Татар әдәби мирасын өйрәнү проблемалары: әдәби чыганакларны барлау, икшерү методы нәтиҗәләре



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕ

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ

Кулъязма хокукында

ӘХМӘТҖАНОВ Марсел Ибраһим улы

ТАТАР ӘДӘБИ МИРАСЫН ӨЙРӘНҮ ПРОБЛЕМАЛАРЫ: ӘДӘБИ ЧЫГАНАКЛАРНЫ БАРЛАУ, ТИКШЕРҮ МЕТОДЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ

10. 01. 02. — Русия Федерациясе халыклары әдэбияты

Филология фәннәре докторы исемле фәнни дәрәҗәгә лаек булуны дәгъвә итеп язылган

ДИССЕРТАЦИЯ

КАЗАН — 1997


АКАДЕМИЯ НАУК РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ИНСТИТУТ ЯЗЫКА, ЛИТЕРАТУРЫ И ИСКУССТВА имени ГАЛИМДЖАНА ИБРАГИМОВА

На правах рукописи АХМЕТЗЯНОВ Марсел Ибрагимович

ПРОБЛЕМЫ ИССЛЕДОВАНИЯ ТАТАРСКОГО ЛИТЕРАТУРНОГО НАСЛЕДИЯ: ИСТОЧНИКОВЕДЕНИЕ, МЕТОДЫ, РЕЗУЛЬТАТЫ

10. 01. 02. — Литература народов Российской Федерации (татарская литература)

ДИССЕРТАЦИЯ

на соискание ученой степени доктора филологических наук

КАЗАНЬ — 1997

 

3 ДИССЕРТАЦИЯНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

ХЕЗМӘТКӘ ГОМУМИ ХАРАКТЕРИСТИКА ............ ……………. 5 -10

К Е Р Е Ш .................................. . …………………………. ……………… 11-14

1-Б Ү Л Е К. ТАТАР КУЛЪЯЗМА КИТАБЫ ҺӘМ БҮГЕНГЕ

ӘДӘБИЯТ БЕЛЕМЕНЕҢ КАЙБЕР АЙТУАЛЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ ………... 15-138

1. ТАТАР КУЛЪЯЗМА КИТАБЫНЫҢ ТУПЛАНУ ҺӘМ ӨЙРӘНЕЛҮ ТАРИХЫННАН ...................... . ………………….. 15-31

2. ӘДӘБИ МИРАСНЫ ФАЛЬСИФИКАЦИЯЛЭҮГӘ КАРШЫ КӨРӘШТӘ АРХЕОГРАФИЯ ҺӘМ ТЕКСТОЛОГИЯ . ………………….. 32-81

а) «Шан кызы дастаны» ыгы—зыгысы ……………………. 32-58

б) «Бараҗ дастаны» борынгымы? ......... ……………….. 58-63

в) «Җәгфэр тарихы»..................... …………………………63-81


3. АРХЕОГРАФИЯ, ТЕКСТОЛОГИЯ ЯКТЫЛЫГЫНДА ХИСАМЕТДИН МӨСЛИМИНЕҢ «ТӘВАРИХЕ БОЛГАРИЯ» ӘСӘРЕ .... ………………. 82-105

4. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫН АЧЫКЛАУДА ШӘЖӘРӘЛӘР………………………………………………………………105-138 Мөхәммәдьяр ...................... . …. ……………………. 106-118

Шагыйрь Мәүла. Колый нәсел— шәҗәрәсенә карата…………… 118-127 Тажетдин ЯлчыголовныҢ шәҗәрәсе хакында ……………………… 127-138

П-Б Ү Л Е К. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КУЛЪЯЗМА

КИТАПЛАРДА УРТА ГАСЫРЛАРДАН КИЛГӘН КЕЧЕ ЖАНРЛАРЫ ….. …….. 139-260

1. БОРЫНГЫ ТӨРКИ ЫРЫМНАР СИСТЕМАСЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ЯЗМЫШЫ ............................ . 141-153

Ырым —тзтар халкылягҗ дин тарихы

чыганакляры ......................... . 143—145

Төрки—татар ырымнары— тарихи чыганак ...... 145—146

«Каһәрнамә» догасы ................... …….. 147-150

Бәхет дәүләт догасы ................... …… …….. 150-153

2. «ПИРНАМӘ»ЛӘР......................... ………. 153-160

3. ВАСЫЯТЬНАМӘЛӘР......................... ….. 160~172

4. КУЛЪЯЗМАДАГЫ ӘДӘБИ ТАБЫШМАКЛАР ТУРЫНДА ……………………………………... ………………………………173-175

5. КИТАП ХАТИМӘЛӘРЕ (АХЫРЛАРЫ)............ ……………… 175-180


4

6. ХАТ КАЛЫПЛАРЫ......................... ………………180-198

7. ТАТАР ЕЛЪЯЗМАЛАРЫ ...................... …………….. 194-214

8. ТАТАР КУЛЪЯЗМА КАЛЕҢДАРЕ ............... ……………….. 214-260

III -Б Ү Л Е К. КУЛЪЯЗМА КИТАПЛАРДАГЫ ТАТАР

ӘДӘБИ ДАСТАННАРЫ ............. . 261-334

«таҺир белӘн зӨҺрӘ» дастаны ............. . ………… 267-282

«тҮлӘк белӘн сусылу» дастаны ............... 282-288

«хурлуга белӘн Һэмра» дастаны ............. . 288-293

«тҮр углы» дастаны ........................ 293-301

«лӘйлӘ белӘн мӘҖнҮн хикӘяте»............... 301-308

«илдан белӘн гӨлдан» дастаны ............... 308-311

«каҺарман катил» дастаны .................. 311-321

«искӘндӘр зӨлкарнаин ҺӘм хатын падишаҺ хикӘяте».................................... 322-328

«кыйссаи авык»........................... 328-334

IV-Б Ү Л Е К. ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫНА ЯҢА ИСЕМНӘР

ШАГЫЙРЬ ШӘРИФ ХАҖИТАРХАНИ................ 336-339

ШАГЫЙРЬ ГАБДЕССӘЛАМ ...................... . 339-345

ЯХЪЯ БИНЕ СӘФӘРГАЛИ ИҖАТЫ ................ 345-348

ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ФИКЕР ИЯСЕ КОЛ МӘХӘММӘД ИҖАТ МИРАСЫ ..................................... 348-379

ШАГЫЙРЬ ӘХМӘТҖАН ТУБЫЛИ ................ . 379-394

ЙОМГАК.................................. 395-399

ХЕЗМӘТТӘ КУЛЛАНЫЛГАН КЫСКАРТМАЛАР....... 399

ХЕЗМӘТ АВТОРЫНЫҢ АРХЕОГРАФИЯГӘ ҺӘМ ТЕКСТОЛОГИЯГӘ КАРАГАН, БАСЫЛЫП ЧЫККАН ХЕЗМӘТЛӘРЕНЕҢ КЫСКАЧА ИСЕМЛЕГЕ ........................... 400-418

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ ...........................

УРЫС ТЕЛЕНДӘГЕ ӘДӘБИЯТ ................ . 419-429

ТАТАР ТЕЛЕНДӘГЕ ӘДӘБИЯТ ................ . 430-440

ТӨРКИ ТЕЛЛӘРДӘГЕ ӘДӘБИЯТ ................ 441-444

СҮЗЛЕКЛӘР ............................... ………………………….     445


5 ХЕЗМӘТКӘ ГОМУМИ ХАРАКТЕРИСТИКА

Теманын актуальлеге. Татар әдәбияты тарихын өйрәнү һәм тикшерү проблемалары һзрвакыт актуаль булып кала бирз, чөнки аның тарихы барлык дзверлзр буенча да канәгатьләнерлек дәрәҗәдә тигез ачылган дип әйтә алмыйбыз. Мондый күренеш аеруча XX гасыр башына кадәр булган здәбиятка хас. Әлеге ихтыяҗның үтзлмәвенз күп төрле иҗтимагый һәм сәяси вазгыятьләр сәбәп булып торды. Без аларның барысына да тукталуны бурыч ктеп куймыйча, фәкагь әдәбият тарихын тирзнрак өйрәнүгә ярдәм иткән яңа чыганаклар ачу, аларны текстологик эшкәртү һзм анализ ясау юнәлешенә генә игътибарыбызны юнзлттек,

Мәгълүм булганча, әдәбият тарихын бер система итеп карау өчен бай чыганакларга таянып эш итү кирәк. Татар әдәбияты тарихына күз салсаң, хәтта ки анын, XIX гасырга караган чоры да җитәрлек дәрәҗәдә ачылмавы күзгә ташлана. Әлбзттз, XIX гасырның икенче яртысы чагыштырмача яхшырак өйрзнелгән: лзкин беренче яртысын тулы рзвештзүуз алдына китерү хәзергә мөмкнн түгел әле. Моның үз специфик яклары бар. Беренчедән, ул дәвердә иҗат иткән әдип һәм галимнәрнең язма мнрасларының кечкенә генә бер өлеше матбугатта басылып чыгып, зур елеше фәкать кулъязмаларда калды. Бик күп каләм осталарының мираслары бөтенләй нәшер ителмичә югалдылар, яки автограф хәлендә үзлзренең тикшерекүчеләреы көтеп яталар. Шул сәбзптзн археографик юл белән эзлзп табып, тикшереп, анализлап — фәнни әйләнешкә яңа чыганаклар кертү, татар здәбият белемендә һәрвакыт актзгаль булып кала бирә.


6

1972-1994 еллар дәвамында системалы рәвештә археографик экспедицияләр юлы белән Татарстанның 700 дән артык торак пунктында авторга 5000 чамасы кулъязма китаплар,

^

докз^ментлар, шәжәрәләр тупларга мөмкин булды. Алар якьшча тасвирланып, Галимҗаы Пбраһимов ксемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать иыституты, Күлъязмалар һәм текстология бүлегендәге Мкрасханәнең 38, 39, 99 һ. б. коллекцкяләренә куелдылар. Җыелган кулъязма китапларга төзелгән беренчел тасвирламәләрнең күләме 22 басма табак тәшкил итә, Уздьиэылган археографик экспедицияләр һәм аеруча әһәмиятле археографнк табышлар хакьшда вакытлы матбугат битләрендә, халык алдында укылган лекцияләрдә, докладларда һәм төрле күргәзмәләрдә информацияләр бирелде. Аерым археографик табышлар кигезекдә, текстологик эш башкарылып, фәнни җыәнтыкларда, журналларда мәкаләләр басылып чыктылар.

Хезмәтнен максаты һәм куелган проблемалары. Диссертациянең максат^т-^Э^^-^ӘЭ^ елар дәвамында алып барылган археографик экспедицияләр вакытында табылган һәм татар матур әдәбияты мирасына кагылышлы материаллар белән фәнни җәмәгатьчелекне таныштырып, аны фәнни әйләнешкә кертү. Бу максатка ирешү юлында түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү бурычы куелды:

1. Борынгы татар әдипләре тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрнең таралышы, яшәеше һзм снстема буларак чагылышын билгеләү, Археография һәм текстология фәныәренең татар әдәбияты истәлекләренең паспортларын билгеләү ысулы икәнен раслау;

2. Археографик материаллар системасының аерым әсәр-

г/ ләре|н|$ язылу маьссатларын ачуга ачкыч икәнен бәян итү;


7

3. Татар шәҗәрөләре системасы, башка төр чыганаклар белән берлектә, борынгы шагыйрь вә яззтчыл8гмбызның тормышын өйрәнүгә чыганаклар икәнен иебатлау;

4. Татар кулъязмалары битләрендә моңа кадәр терле урыннарга сибелеп, әһәмиятләре күренмәгән, яки өлеш^фчә генә мәгълүм булган яңа әдәби жанрларкы ачу;

5. Татар әдәбиятында әдәби халык дастаннары жанры барлыгын билгеләү.

6. Әдәбиятыбыз тарихында билгесез, яки аз билгеле булган шагыйрьләрнең мирасларык әйләнешкә кертү;

7. Бу мәсьәләләрне чишү өчен йөзләгән текстларны кулъязмалардан билгеләп алып, аларны хәзерге графикага күчерү, сүзлекчәләр һәм искәрмәләр аша текстологик зшләү;

8. Борынгы язма чыганак текстларын тарих белән, башка тарихн чыганаклар белән тыгыз бәйләнештә әйрәнү методикасы зшләү;

9. Яңа әдәби ядкарьләрне башка кардәш әдәбиятлардагы версияләре белән бәйләнештә һәм чагыштырып өйрәнү методикасын мисалларда күрсәтү.

Хезмәтнен методологик нигезе. Язылган монографиянең методологик нигезе җәмгыятьнең диалектик үсеше турындагы өйрәтүләргә таянып эшләнде. Шулай ук, мирасны өйрәнгәндә тарихилык, объективлык принципларына таянып эш йөртелде һәм гомумкешелек кыйммәтләре булган әдәби стандартларга йөз тотылды.

Хезмәтне язганда кулланылган төп анализ методларыннан чагыштырма — тарихи, типологик һәм текетологик тасвирлау принциплары файдаланылды.

Конкрет мәсьәләләрне чишкәндә археография, текстология


8

һәм әдәбият белеме буенча танылгак фәнни-теоретик прпнцппларга таянып эш ителде. ______ —^

Матернал һәм чыганаклар. Хезмәтне язгандахнәшер ителгән

^ ^ -™,

иске татар, терек, азәрбайҗан, үзбәк^ уйгур, казак. 7төрекмән. башкорт, урыс телләрендәге^-чыганаклар һэм ХҮИ-ХХ гасыр татар кулъязмалары, ХШ-ХХ гасыр татар эпиграфикасы текстлары һ. б. файдаланылды.

Хезмәтнен фәнни ян. алыгы. Тәкъднм ителә торган хезмзт диссертантның оза. к еллар дәвамында археографик экспедицияләр юлы белән туплап эшкәрткән, ачкан язма әдәби чыганаклар нигезендә язылды. Өлешчә. ярдәмче чыганаклар буларак, башка археографлар тарафыннан табылган ядкарьләр

с) •?М''

ргурьшда да искә алынды. Әлбәттә, гарәп графикасында 800

> елдан артык узган дәвер эчендә төрле куллар белән күчерелгән,

физик яктан бик нык таушалган кулъязмаларны табып,

арулап,» текстологик яктан эшләү күп хезмэт сорый торган

7 шөгыль. Алар өстендә эшләү, шулай ук, күп вакыт та таләп

итә. Диссертациядә файдаланылган ядкарь текетлары автор

7 тарафыннан беренче мәртәбә фәнни әйләнешкә кертелделәр. Еш кына татар ядкарьләренең версияләрен башка кардәш төрки халыкларның милли варнантлары белән чагышгырып анализларга туры килде. Татар версияләренев беренчел чыганакларын ачыклау тәҗрибәләре ясалды. Яңа табылган әдәби ядкарьләр татар әдәбиятының урта гасыр төрки-мөселман дөньясы әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә яшәгәнлеген янә дә бер мәртәбә раслады. Фәннн әйләнешкә кертелгән әдәбият ядкарьләренең татар тарихындагы әһә ^миятле проблемаларга мөнәсәбәттә язылулары мәсьәләге конкрет каралды.

Хезмәтнен. теоретик һэм практик әһәмияте. Фәнни әйлә-


9

нешкә беренче мәртәбә кертелгән дистәләрчә текстлар татар әдәбиятының борынгы дәверләрдзн бирле килгән жанрлар системасын тулырак итеп күзалларга, аның чыганаклар база сының байлыгын бәяләргә мөмкинлек бирде. Алар татар әдәбиятының борынгы, урта гасыр һәм яңа замандагы конкрет үрнәкләрен тәшкил итәләр, башка мәдәни дөньялар белән бәйләнешләрен ачалар. Хезмәт кулъязма китап битләрендә әле моңа кадәр мәгълүм булмаган югары идеялы һәм сәнгатьчә эшләнешле ядкарьләрнең сакланганлыгын күрсәтте. Шунлыктан алар әдәби мирасыбыз хәзинәләрен баетып аның рухи кулътурасын көчәйтүгә хезмәт итәрләр.

Язылгак хезмәт татар филологиясе буенча белгечләр хәзерләүче югары уку йортларында, мәктәпләрдә уку әсбабы. дәреслек хезмәтек үти ала. Татар әдәбияты тарихын, әдәби баглаяышларны өйрәнүчеләргә файдалы кулланма була ала. Шулай ук татар археографиясе белән кызыксынучыларга куллакма итеп тәкъдим итәргә мәмкин.

Хезмәттә кертелгән мӘсьӘлӘлӘргӘ (Ьәнни жәмәгатьчелек мөЕәеәбәте. Хезмәт язылу чорында, аның эшләнгән өлешләре хакында Тел, әдәбият һәм сәнгать ннститутында уздырыла торган ел йомгаклары конференцияләрендә, Фрунзе шәһәрендә 1988 елда уздырылган Бөтенсоюз тюркологик коыференциядә һ. б. урыннарда докладлар рәвешендә икформадияләр бирелде.

Днссертациядә күтәрелгән проблемалар буенча Казанда монографня һәм текстологик яктан эшләнгән ике җыентык дөнья күрде. Темага бәйләнешле рәвештә фәнни җыентык-

ларда, журналларда һәм газеталарда 400 дән артык мәкаләләр

\/И басылды. Басылган китаплар буенча реепублика үтгбугатында

биш уңай рецензия чыкты.


10

Диссертапиянек структурасы. Хезмәт керет, дүрт йүлек һәм йомтактан гыйбарәт Ахырда хезмәт темаеы йуенча файдаланътлган әдәбият һәм диссертант тарафыннан зш процеееы нәтиҗәләрен чагылдыруга багышлап язылтан мәкаяәләр исемлеге китерелә.


11 К Е Р Е Ш

Археографиягәу ягъни татар әдәбияты тарихын чыганак-

V

ларга баетуга, мирасны өйрәнүгә багышланган бу хезмәт. бер

ьсепгенең 30 елдан артыкка сузылган археографик һәм

я; I текстологик эшчәнлегенә бер йомгакдыр . Нигездә Татар-

станнын Аксубай, Азнакай. Алабуга. Апас. Арча. Баулы. Балтач. Буа. Биектау, Зеленодол. Кайбыч. Кама Тамагы. Кукмара. Лениногорск, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Мөслим. Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спасс, Тәтеш, ^кай, Теләче, Чирмешән. Ютазы, Әгерҗе? Әлмәт, Өтнә төбәкләрендәге берничә йөз татар авылларында һәм Казан. Чистай, Буа. Әлмәт, Лениногорск шәһәрләрендә археографик эзләнү эшләре алып барылды. Әүвәлге СССР дәүләтенең күп төбәкләрендә яшәгән милләттәшләребез белән озак еллар дәвамында йөзләгән хатлар алышырга туры килде. Шулай ук аерым кешеләрнең археографик материаллар белән кызыксынып, иткән ярдәмнәре күп булды. Экспедицияләрдән жыеп кяйтылган кулъязмалар, документлар, шәҗәрәләр хакынла ел саен матбугат битләрендә татар һәм сирәгрәк урыс телләрендә хисап мәкаләләр басылды. Басма материаллар белән танышу халыкның кулъязмаларга карата кызыксынуын көчәйтте. Табылган археографик материаллар телевизор эк:раннары аша? шулай ук. Казан. Мәскү. Ленинград (Петербург) шәһәрләрендә оештырылган күргәзмәләрдә күрсәтелеп киң җәмәгатьчелек

Хезмәт авторының археографик эшчәнлеге 1967-1972 7 /^ елларда һәвәскәрлек дэрәҗәсендә барып. 1972 елдан башлар даими планлы экспедицияләр рәвешендә дәвам итә.


12 ' игътибарына җиткерелделәр. Археографик экспедицияләр

нәтиҗәсендә: ГабЫмҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгатъ институты Мирасханәсендә 7000 нән артык кулъязма китап. 300 дән артык шәҗәрз, 1000 нән артык төрле документлар, хатлар тупланды.

Экспедицияләрдә табылган кулъязмаларда ачылган билгесез әдәбимәдәни ядкарьләр буенча лингвистик, текстологик һәм тарихи анализлар эшләп берничә йөз мәкалә, һәм шәҗәрәләр өйрәнүгә багышланган монографик хезмәт басылып чыкты . Татар укымышлылары, галимнәре, шагыйрь-әдипләре татар, гарәп, фарсы телләрендә ижат иткәынәр, һәм гарәп, фарсы. төрек, чыгытай телләрендә иҗат ителгән ядкарьләрне оркгиналь телендә укыганнар. Ул дәвердз татар халкының әдәбияты дигән төшенчәгә башка телләрдә иҗат ителгән әсәрләр дә кергән. Татар, яки иске татар телендә язылган кулъязмалар, бу күп телле мәселман әдәбиятының җирле милли йөзен тәшкил иткән. Татарның гарәп имлясы нигезендә язылган әдәбияты белән тәрбияләнгән укымышлысын бер дә милли чикләнгәнлектә гаепләргә урын булмаган. Ул шушы мөселман әдәбияты аша гарәп, фарсы, һинд, гыйбрани, юнанн» төрки цивилизацияләр тзтдырган мәгънәви кыйммәтләр белән

таныша алган.  . ^ ^

~ %13-& XVII -XVIII ^гасыр башларында татар укучысы төрек

Ахметзянов М. Татарские шеджере, — Казань: ТКЙ, 1991. — 151 б.; Төш юрау китабы. — Казан: Татарстан газетажурналлар нәшрияты, 1991. 44 б.; Татар шәҗәрәләре, — Казан: ТКН, 1995. — 127 б.


13

/

китаплары аша Көнбатыш Аурупа һәм Америка мәдәнияте белән шактый гына күләмдә танышырга өлгерә.

Археографик материал — татар халкының мәдәки яктан күп яклы бәйләнешләрдә яшәгәнлеген күрсәткән иң ышанычлы чыганаклар. Бездә озак еллар дәвамында татар әдәбкятының урыс әдәбияты белән бәйләкешләре тарихи дәрес

яктыртылмады, бу мәсьәләдә кайбер вакыйгалар артык

,м күпертеп, бер яклы гына күрсәтелде. Аерым алганда Казан

император университетының XIX гасырда татар әдәбиятына йогынтысы, татар әдәбиятын укыту өчен урыс уку йортлары укытучылары төзеп бастырган әдәби хрестоматияләр генә өйрәнәлде. Ләкин археографик матерналларны туплау һәм өйрәнү бу урыс-татар әдәби-мәдәни бәйләнешләренең XVIIXVIII гасырларда ук булганлыгын конкрет материалларда ачалар. Алар бу монографияне язганда файдаланылды.

Тупланган кулъязмалар арасында Әбүгалисинаның, Фәрдетдин Гаттарның, Җәлалетдин Руминың, Җегъманинең, әлХәриринең, Мәслихетдин Сәгъдңнең, Галишер Нәваиның, Физулиның, Баба Мәшрәбнең, Мәхәммәд Чәләбинең, Хаҗи Хәлфәнең, Хувәйдәнең, Мөхәммәтҗан Гандәлибнең, һ. б. әсәрләре язылган кулъязмалар табылды, Аларның кайберләре турында аерым басылып чыккан мәкаләләрдә искә алынды .

Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән бу хезмәт нигездә

Ахметзянов М. Неизвестные списки произведений Алишера Навои//Әдәби мирас: Эзләнүләр. — Казан, 1981. — Б. 98-100: Әхмәтҗанов М. И. Татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә чыганак буларак кулъязма китап//Китапка хатгб. — Казан: ТКН, 1994. — Б. 46-60.


14

Татарстан Фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһкмов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Кулъязмалар һәм тексология Мкрасханәеенең бай һәм зур хәзинасе нигезендә язылды. Әлеге Мирасханәдә бу хезмәткә керми калган меңнәрчә кулъязма әсәрләр еаклаыалар. Алар буенча да хезмәтләр язылыр. Автор төрле фәнни оешмаларда. шәһәрләрдә сакланучы дистәләрчә мең татар кулъязма китапларының хәзинәлзрек барлауны максат итеп куймады. Бу эш — бер кеше башына мөмкин дә түгел.

Хезмәт дүрт бүлектән тора:

Аның беренче бүлегендә татар кулъязма китабының тарихи язмышы археография һәм текстология фәннәре принципларының әдәбиятыбыз тарихын ейрәнүгә бирә ада торган мөмкннлекләре тәҗрибәсе мисалларын өйрәнү карала;

Икенче бүлектә татар кулъязмалары битләрендэ әдәби жанрлар буларак ткешенчә игътибар ителмәгән ядкарьләрне тикшерүгә урын бирелә;

Өченче бүлектә татар әдәби дастаннарының автор тарафыннан ачылган кулъязма версияләре анализлана;

Дүртенче бүлек исемнзре, иҗатлары яда мәгълүм булган шагыйрьләрне һәм аларның әсәрләрен өйрәнүгә багышлана.

Бу материалларны фәнни әйләнешкә кертү өчен аларны, әлбәттә, экспедицияләргә йөреп эзләп табарга, иске борынгы текстларны укырга, билгеләргә, әдәби процесста урыннарын ачыкларга кирәк иде, әлеге эш уз чиратыида күп вакыт һәм җитди зур хезмәт таләп нтте.


15 1-В Ү Л Е К

ТАТАР КУЛЪЯЗМА КИТАБЫ ҺӘМ БҮГЕНГЕ ӘДӘБИЯТ БЕЛЕМЕНЕҢ КАЙБЕР АКТУАЛЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

1. ТАТАР КУЪЯЗМА КИТАБЫНЬЩ ТУПЛАНУ КӘМ ӨЙРӘНЕЛҮ ТАРИХЫННАН

Татар кулъязма китаплары белән кызыксыну Русиядә XVIII гасырның беренче чирегеннән башланган. Бу эшкә башлап керешүчеләр дә татар халкының үз арасыннан чыккан кешеләр була.

XVIII гасырның беренче чирегендә (1722 ел) Йосыф Ишбулатов исемле укымышлы Болгар шәһәре җимерекләре арасындагы Х111-Х1\Г гасыр мөселман кабер ташларын беренче булып укып. күчереп алып. урыс теленә тәржемә итә. Бу галимнең шулай ук фарсы телендәге «Дербеыт-намә» әсәре кулъязмасын табып алып, аны урыс теленә тәрҗемә итүе дә мәгълүм .

Оренбургта яшәгән урыс тарихчысы Петр Рычков (17121777) кулъязма тарихи китаплар белән кызыксынган. аларның мәгълүматларын үзенең хезмәтендә файдаланган. XVIII гасырның беренче чирегендә швед галиме Ф. И. Табберт-Страленберг Әбелгази Баһадир ханның» Шәҗәрә-и төрек'* әсәренең кулъязмасын татарлар> арасында табып. русчага тәрҗемә иттерә.

Баскаков Н. А. Введение в изучения тюркских языкое. М.: изд-бо, <4Высшая школа». 1969. — Б. 24.


16

һәм аны немец, француз телләрендә бастырып чыгара .

XIX гасыр башына кергәч, татар кулъязмалары белән кызыкеыну, аларны туплау һәм өйрәнү эшенә Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834;, Ибраһим Хальфин (1778-1829), Хөсәен Әмирханов (1816-1893). Шиһабетдин Мэрҗани (18181889), Хөсәен Фәезханов (1828-1866), Галимҗан Баруди (18571921), Ризаэтдин Фәхретдинов (1858-1936), Нигъмәтулла Кармышев (1825-1903) һ. б. язучылар. галимнәр, дин эшлеклеләре керешәләр. Урыс галимнәреннән бу өлкәдә хезмәт күрсәткән К. Фукс (1776-1846), И. Н. Березин (1818-1996),

гу>г< 5 с. **#

А. Казембек (1802-1870), В. Вельяминов-Зернов (1830-1904), Н. Ильминский (1822-1891) һ. б. исемнәре мәгълүм.

Исемнәре китерелгән галимнәрнең барысыда кзтлъязма кятапларны эзләп тапканнар, туплаганнар, һәм еш кына борынгы язма истәлекләрне текстологик яктан эшләл, бастырып та чыгарганнар.

XX гасырга кергәч тә татар кулъязма китапларьтн эзләу. туплау эшендә йөргән галимнәр аз булмый.

Күренекле татар археографларыннан бу дәвердә Сәйед Вахиди (1887-1938), Вәли Зәбиров, Фазыл Туйкин (1887-1938), Сабир Алимов (1871-1938), Гали Рәхим (1892-1943), Миркасыйм Госманов (1934); Альберт Фатхи (1937-1992), Җәвад АлмазС1916-1979), Шакир Абилов<1915). Фазыл Фәсиев ( 1925), Җәүдәт Миңнуллин, Рафаэль Шәйхиев һ. б. исемнәрен агарга мөмкин. Алар арасында академик Миркасыйм Госмановның эшчәнлеге аерылып т^ра. Ул үзе, археограф буларак, бер

Баскаков Н. А. Введение в изучения тюркских языков. — М.: Изд-во «Высшая школа». 1969. — Б. 24.


17

төркем яшъләрне дә шушы эшкә җәлеп итә алды. Икенчедән ул текстолог буларак теоретик-практик текстология буенча эш җәелдереп җибәрде. Бу юнәлештәге хезмәтләреннән аның

^

тарафыннан хәзерләп чыгарылган Габделҗаббар Кандалый, Мифтахетдин Акмулла әсәрләренең басмаларын һ. б. күрсәтергә мемкин . М. Госманов, мирас хатирәләреы чыгарганда, төгәллек, ачыклык, фәннилек принципларын саклауны яклый һәм үзе дә шул таләпләрдән чигенми. Галимнең археографик эшчәнлеге бүген дә дәвам итә. Аның ззләнүләре нәтиҗәсендә соңгы вакытларда гына Кәнчыгыш Төркестандагы татар диас-

порасы мәдәнняте вәкилләре эшчәнлеген чагылдырган хезмәте

7 дөнья күрде». Бу хезмәттә тарихчы Корбангали Халитов,

мәгърнфәтче Габдлтлла Бубн һ. б. турында кыйммәтле мәгълүматлар белән такышырга мөмкин. Галимнең янә табышларыннан аның Ирандагы китапханәләрнең берсендә сакланган, Болгар нленнән чыккан, Таҗетдин Болгари исемле табибның 1220 елда күчерелгән әсәренең кулъязмасын (күчермәне) Казанга кайтаруын искә алырга кирәк0,

Академик М. Госманов шәкертләреннән археограф Раяф Мәрданов археография һә?й текстологнягә ныклап керә бара. Ул

Кандалый Г. Шигырьләр һәм поэмалар. — Казан. 1988,

558 б»; Акмулла. Шигырьләр. — Казан. 1981; О подлинности и достоверкости истлрического источника. -Изд-во. Кзак. университета, 1991, 131 с. и др.

-1

* Госманов М, Ябылмагак кптап, яки чзчелгән орлыклар. Казан, 1996,204 б.

о

Ерак тәгәцәгән бер энҗе эзеннән//Мәдәни җомга. — 1997.

7 март.


18

борыкгы мкрас хаткрәләрен ззлзп табып, аларны текстологик эшкәртеп, бүгенге укучыга җиткерү юнәлешендә матур хезмәтләр күрсәтте . Аның соңгы табы табышларыннан берсе XVII гасыр шагыйре Мәүла Колыйның билгесез поэмасы кулъяз-

г»

масы булдаГ,

Яшь археограф галимнәрдән Фәрит Яхинның да кызыклы табышлары бар. Аның тарафыннан XVII гасыр башында яшәгән һ-әмдәми исемле татар шагыйренең «Нәсыйхат-нәма» әсзре табылып, анализланды .

Археографик экспедицияләрнең табышлары татар текетологиясенең үсешенә этәргеч булды. Әдәбиятчы-текстолог галимнәр борынгы мирас хатирәләрен эшләп, укучылар файдаланырлык хәлгә җиткереп бастырып чыгара башладылар. Профессор Хатиб Госман, әдәбият белгече Зәйнәп Максудова, филология фәннәре докторы Хатип Миңнегулов, әдәбият галимнәре Әнвәр Шәрипов, Мәсгуд Гайнетдинов, Зөфәр Рәмиев, Җәмил Зәйнуллин, Шәйхи Садретдиновларның текстологик эшчәнлеген яшь белгечләр Нәҗип Исмәгыйлев, Әнисә Алиева, Фәрит Яхин, Зөфәр Мөхәммәтшин, Рамиль Исламов һ. б. дәвам иттерәләр.

Бүгенге көндә татар археографиясе һәм текстологиясе үзәкләре булып Казан шәһәренең гыйльми оешмалары санала.

Сибгатуллин Бубый Г. Татар дөньясы. — Казан: «Заман» нәшрияты, 1995. — 92 б. һ. б.

Мәрданов Р. Гасый җафи Мәүла Колый сүзли, дуслар... //КУ. — 199,6. — N 10. — Б. 160-171.

Яхин Ф. Ь. әмдәминең «Нәсыйхат-намә» әсәре//Әдәбият чыганаклары һәм текстология. — Казан, 1992. — Б. 13-24.


19

л п я #\тг п г»ч г»!гч *•€ о г» г» тт

с;

 

тгп. тч тттзлплп тг *• % «ТӘ ТЧГ «47» ттт -ггттлт»— ТГлтттутт ^Х<1. и ЛЛГАХ СОААО А_/. 1;Х--Л ЛХ^УЦЩ^'^ 1/АсН±АЛ

университеты һәм Татарстан реепубликасы Фәннәр аьсадемиясенең Галнмҗан Ибраһнмов исемендәге Тел, әдәбкят һәм

ч

сәнгать институты каршыларында берләшкәннәр. Шуңа бапле рәвеШтә кулъязма китапларыбыз да Казанда ныгездә ике урында тупланганнар. Моннак тыш борынгы кулъязмалар җыю белән Казанда Татарстан миллн китапханәсе, Милли мәдәни

үзәк, Татарстанның берләштерелгәы дәүләт музее, Татарстан-

11

нын, Үзәк дәүләт архивы да беркадәр шөгыльләнеп киләлзр. Казан гыйльми үзәкләрендә бүгенге көнгә чама белән 25 меңләп татар кулъязма кн,таплары саь;лана. Хәзергә аларның шаьгтый зур өлеше тасвирланмаган хәлдә кала бирә. Рәсми урыннарга тупланган кулъязма китап, доументларкың барысының бер хезмәттә түплану тарнхын ачып бетерү мөмкин түгел. Шунлыктан без алдыбызга Галимҗан Ибраһимов исемендәге Институт Мирасханәсендәге коллекщшгә генә киңерәк тукталырга булдык. Әлбәттә, әлеге Мирасханәнең дә кулъязмалар хисабы зур — 7 мен, берәмлектән артык . Моның өстенә 300 дән артык шәҗәрз кулъязмалары һәм 1000 нән артык документларны да кушсаң, Мирасханәнең археографик мирасы 9 мең чамасы булыр. Моның кадәр мираены колачлау бер кешенең кулыкнан килерлек түгел, ни өчен дисәц, кулъязма мирасны фронталь өйрәнү әле башлангыч хәлендә генә.

Ахметзянов М,И. Итоги археографнческих экспедиций. проведенных сотрудниками 1ШЛ11 нм. Галимджана Ибрагимова КФАН СССР, в 1968-1987 гт. //Материалы Всесоюзного рабочего совещания по проблемам зосточной археографии. Ленинград 1-4 марта. 1988 г. — М., 1990. — Б. 34-43.


20

Казандагы Галимҗаы Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 1939 елны оешып, шул вакыттан бирле язма ашрасыбызны туплау урыныка әйләнеп китә. Ләкин анда бу эш 1968 елларга кадәр акрын бара.

1968 елдан башлап Институтта археографик экспедицияләр юлы белән кулъязма китаплар туплау җакланып китә. Әгәр 1968 елга кадәр тупланган кулъязма китапларньщ саны акда 83 булса, 1968 елда аңа 16, 1969 елда 38 һәм Сәет Вахиди семьясыннан яңадан 111 кулъязма килеп өстәлә, Археографик экспедицияләр вакытында Мөнир Юсупов, Камиль Дәүләтшин, Шакир Абилов, Фазыл Фасеев, Ләйлә Мәхмүтова, Дөррия Рамазанова, Тәнзилә Хәйретдинова, Нигъмәт Ваһапов, Мәсгуд Гайнетдинов, Әнвәр Шәрипов, Марсель Әхмәтҗанов, Нил Юзиев, Рафис Әхмәтов, Рәшит Ягъфәров, Нәҗип Исмәгыйлов, Фәркт Яхххн. Заһир Шәйхисламов, Зөфәр Мөхәммәтшин, Дамир Исхаков, Равил Әмирханов, Илбарис Надиров һ. б. төрле экспедицияләр вакытында кулъязма китаплар туплауда катнаштылар. Бүгенге кәндә Мирасханәдз 2000 нен артык берәмлек гарәп графикасындагы басма һәм ташбасма китаплар бар. Әлбәттә, бер өлеш кулъязмалар Институтта аерьш хезмәткәрләренең шәхси архивларында саклана әле.

Кулъязма китапларыбызны туплау бүгенге көндә дә дәвам итә, ел саен яңадан яңалары табылып тора.

Археографик экепедицияләр вакытыда кулъязмалар тупланмаларының борынгыдан кнлгәннәре белән очрашырга туры килде, Алар турында аерым тукталмыйча булмый.

Еш кына китап очраклы рәвештә берәр язу таныган


21

кешегә килеп керә һәм анын. шәфкате белән саклана. Гарәп графикасын таныган уртача укымышлы әби-бабаларыбыз кулъязма китапларны узләренең «*Коръән»яәре белән берлектә, аерым букчаларда еакладылар. Чиста гына баш яулыкларына төрелгән китаплар мәрхүм әби-бабайлар истәлеге булып татар йортларында әле дә сакланалар, Кайбер кешеләрдә аларның саны шактый зур Ьулып китаи шкафларында, хәтта капчыкларда саклануын күрергә туры кнлә. Мәсәлән, Түнтәр авылыньщ атаклы мөдәррксе Ишмехәммәт бине Динмехәммәт китапханәсенең зур бер өлеше шул авылның Мәгъсүм ага Хөсәенов ( г -1978) тарафыннан сакланып калган. ^л коллекциядән ХУП-Х1Х гасырларда күчерелгән 40 тан артык кулъязма аерып алынды.

Икенче бер зур кулъязмалар коллекциясе 1973 елда Татарстанның хәзерге Әтнә төбәг^нә караган Яңа Мәнгәр авылында яшәгән Фатиха Хәсбиуллина (1903-1992) тарафыннан 1973 елда тапшырылды. Бу коллекция Яңа Мәнгәр имамы Арсаевтан калган булып, анда 70 тән артык кулъязма китап бар иде, Фатиха Хәсбиуллиыа биргән коллекциядә XVIII гасырда татар араеында гөеп зткь!лган «Таһяр белән Зөһрә» дастанының билгесез версиясе табылды .

Шагыйрь һәм «Коръән» тәфсире язган казанлы Садыйк Иманколый (1870-1932) гаиласендә 1980 елларда аның китапханәсеяең бер влеше5 кулъязмалар саклана яде. Ләкин, аның язмышы хэзерге көндә билгесез.

Казан шәһәре элек-электән татар мәдәни үзәге булганга,

Әхмәтжанов М. «Таһир белән Зөһрэ» дастаны // КУ. — 1987. — N 4. — Б. 179-186.


I

 


22

куп зыялыларыбызның гомере, хәяты монда узган. эзләре калган.

Казанда яшәүче Наҗия Ильясова (1919 елда туган) үзенең бабасы Шиһабетдин Мәржани һәм әтисе Таһир Ильяеидан (1881-1933) калган зур гына бер китап коллекциясен 1982 елда Мирасханәгә бүләк итте. Хәзинәнең төп өлешен (1200 ләп китап) алар 1937 елларда Казан университеты фәнни китапханәсенә тапшырганнар.

Шулай ук Казанда атаклы галим, педагог һәм журналиет Әхмәтһади Максуди (1868-1941) балалары Фатыйма Хаджаева һәм Баһрамия Сәйфуллина 1989 елда әтиләреннән калган зур гына кулъязма һәм басма китаплар коллекциясен ф. б. -бсог!» бүләк иттеләр. Алар арасында ХП1-ХУП гасырлардан калган кулъязма китаплар да бар. Ул китаплар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтындагы Мирасханәдә сакланалар.

1984 елда Казан шәһәрендә яшәгән Рабига Замаяова (1896 -1991) үзендә бабаларыннан калган кзтлъязма китаплар коллекциясен бүләк итте. Бу коллекциядә XVIII гасыр һәм XIX гасыр башы татар әдәбиятына карагак истәлекләр сакланган. Алар арасында. XVIII гасырда күчерелгән легендар «Каһарман» романы, XIX гасырның беренче яртысында күчерелген зур күләмле «Хикаятьнамә», «Локгү^ан Хзким китабы», Ишнняз бине Ширнияз (....... -1791) хикәяләреннән

торгак җыентык һ. б. кыйммәтле әсәрләр бар.

Казанда сәүдәгәр Апанаевларда да бай кулъязмалар коллекциясе була, ләкин ул 1919 елда тар-мар китерелә. Галимнзр кулына бу коллекциядән **Кәлилә вә Димнә» тәржемәсе генә килеп керде.


23

Казанда Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889), Галимҗан

— ?        5

Баруди (1857-1921), Сөләйман Аетовлар (1862-.... .) кулларында кулъязмалардан торган бай китапханәләр булган. Алар хакында матбугатта кайбер хәбәрләр басылып чыкты.

Казан шәһәрендә иске күлъязма татар китапларын туплап

_ ^

Г. Ираһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшырган Миңкур Галиәкберов (1909-1986), Мөнирә Курмашева (1919), Зөбәрҗәт Гарифуллина (1928), Габделхәбир Яруллин (1907-1994), Мөхәммәт Хәмитов (1903-1983), Әхмәт Булатов (1901-1928) исемнәре кхтирамга лаек.

Иске әдәбиятыбыз белгече Зәйнәп Максудова (1897-1980), китап сөюче Мәһҗан Шәфигуллин (1888-1975) коллекцияләре зурлыклары белән аерылып торалар. Аларның беренчесе Татарстан дәүләт музеенда, нкенчесе Г. Ибраһимов исемендәге Институт Мирасханәсендә саклана. Зэйнәп Максудова коллекциясендз XVI гасыр ахыры татар прозаигы Нух әсәреяең, XV гасыр терки шагыйре Лотфиның «Гөл вә Науруз» дастаны кебек утз сирәк кулъязмалар һ. б. бар.

Ахметзянов М. И. Фонс Шкгабутдина Марджани в Институте языка, литературы и истории им. Г. Ибрагимова // Марджани: ученый, мыслитель, просветитель,Казан|> ТК#, 1990. Б. 180-186.

'?

Фәтхи А. Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары. Икенче бүлек. — Казан, 1962. Б. 6-11.

2

С. Аетов китапханәсеннэк кайбер кулъязмалар Казакда Татарстан дәүләт щ^зее фондларында саклана (мәсәлен, «Искәндәр-намә» дастаны кулъязмасы) : Сабиров X. Музей хәзинәләре //Татарстан яшьләре. 1971. 12 январь,N 6.


24

Казанкан читтә дә бай кулъязма коллекцияларе булганлыгы мәгълүм. XIX гасырда Кышкар мәдрәсәсе мәдәррисе Исмәгыйль Кышкарыйньщ{ 1804-1888) бай китапханәсе булып, аның китапханәсеннзн чыккан Габденнасыйр Курсави (17761812) автографлары соңгы елларда Касыйм шәһәрендә табылды .

Алабуга төбәге Сарсаз авылыннан Мирза ага Тарханов, Азнакай төбәге Сарлы авылынан Таҗелбәнат Дәүләтгәрәева кебек милләттәшләребез бик кадерле кулъязма китап коллекцияләре туплап, киләчәк буыннарга бай мирасыбызныҗ өлгеләрен саклап калдылар.

Кулъязма китап коллекциялзрек 1970-1990 елларда татар Фатҗ^ зиратларындагы күмү әсбаблары саклана торган сарайларга, мәчет чормаларына китереп кую очраклары еш булды. Археографлар андый урынардак да күп кенә хззинәләр таптылар.

Әлбәттә. монда искә алынган исемнәр кулъязмалар туплауга ярдәм итүчеләрнең йөздән берен дә тәшкил итми, мирасыбызны саклауда бөтен халкыбыз булышты.

Кулъязма китапларны кайларда, кемнәр, кайчан күчергәнкәр соң? Бу сорауга бүгенге көндә шактый тулы җавап бирергә мөмкин. Аларның иң зур күпчелеген татар каллиграфлары һәм шәкертләре күчергән.

Гыйниятуллина Лжсаж. Өйрәнер хәзинәләр бар әле... //

Шәһри Казан. — 1991. — 14 декабрь.


-^ 25 >

XVI—XVIII гасырлар^дадини эзәрлекләү сәбәпле кулъязма

<-ч» китапларның күбесендә күчерүчеләрнең, исемнәре күрсәтел-

мәгән иде. Күпчелек очракта Урта Азия, Кырым, Төркиядән килгән кулъязмаларның күчерүчеләре һәм күчерелү вакытлары күрсәтелгән була.

Кулъязма китап коллекцияләребездә урта гасырларда Идел буе, яки Урал мәдәни үзәкләрендә күчерелгән ядкарьләркең барлыгы-юклыгы анык түгел. Башка мөселман илләрендә урта гасырларда күчерелгән китап үрнәкләре алай ук сирәк күренеш түгел.

Шиһабетдин Мәрҗани, Ркзаэтдин бияе Фәхертдин кебек күренекле тарихчыларның әсәрләре чыганаклары араеында кайбер Х1^-Х^1 гасыр документларының асыл нөсхәләре булуы мәгълүм. Ләкин алар бик еирәк.

Әлбәттә, татарның үз дәүләтчелеге сакланып, дини-мәдәнн оешмалары эзәрлекләнмәгән булса, андый ядкарьләр сакланган да булыр иде. Татар халкында язу. кнтап, белем акың тарихының иң кара елларында — ХҮ1-Х^Ш гасырларда да сакланган. 1552 елдан соңгы гасырлардагы кәгазь истәлекләр юкка чыкса да, колониаль властьлар татар4 халкының барлык

язма истәлекләрен юкка чыгара алмаганнар. XIII нче гасырдан

\

бирле куела килгән каберташлары саклангавнар. Гәрчә аларны хурлап чиркәү бусагаларына, идәннаренз. фундаментларына

салсалар да. тәпләреннен балталар беләй чапсалар да ташъ-

\

язмалар калган., х '\

X

Алтын Урда, Казак ханлыгы дәверләр^ндә язылып куелган каберташ язмалар^ шул чорлардан калтан чын тарнхлар

хезмәтен үтиләр. Авыр милликолониаль изү дәверләре булган

•Ч гасырларда да андый язулы ташбилгеләр куелган.


26

Мәсәлән: 1650-1720 еллар арасында гына да 60 лап таш куелганлыгы мәгълүм. Ташларның кайберләрендә аларны язып куйган осталарның исемнәре дә күрсәтелгән. Мәсәлән: Тиләш угълы Дуемәт, 1659 ел (Татарстан, Әгерҗе р. Салагыш авылында); Дәвиш Хафиз, 1657 ел (Татарстан, Минзәлә р. Бикбау авылы); Аккуҗад, 1689 ел (Минзәлә-р. Бикбау авылы); Килмвхәммәд бине Ишман 1680-1690 еллар . Әлбәттә. бу кешеләр ташларга язып кына гомер уздырмаганнардыр, кулъязма китаплар да калдырганнардыр дип уйларга нигез бар.

XVIII гасырда яшәгән китап кучерүчеләребез хакында тагын да кызыклырак мәгълүматлар сакланган. Татаретанның Арча төбәге, Түбән Оры авылының иске зиратындагы Габдерәззак бине Алма абызның кабер ташында, бу кешенең үз гомерендә 90 «Коръән» күчереп язганлыгы белән мәшһүр икәнлеге искәртелә. Мәрхүм XVIII гасыр урталарында яшәгәя.

Чиләбе өлкәсендәге Әлмән авылында яшәгән Габденнасыйр исемле кеше, 95 яшьләргә җитеп. 1841 елда үлгән. Аның бер китабындагы искәрмәдә үз гомерендә 223 том китап күчереп язган каллиграф булуы языча».

XIX гасырга кергәндә татар халкының күренекле кешеләре китап багу эшен киңәйтәләр, китап күчереп язуга ихтыяж кимергә тиеш кебек тоела. Ләкин археографик экспедицияләр дәвамында тупланган матерналлар бездә әле китап күчереп язуның көчле традициясе барлыгын, дәвам итүен раслыйлар.

Өхмәтҗанов М. Тарихи чыганаклар^ уМинзәлә. — 1993. — 5 гыйнвар.

Ризаэтдин бине Фәхертдин. Асар. 4 җөзьә. — Оренбург, 1904. — Б. 406.


27

XIX гасыр башларыннан ук Габдерәхим Утыз Имәнинең (1754-1834) күчереп язган үз әсәрләре һәм китаплары шактый сакланган. Аның матур почерк белән пөхтә итеп язган китаплары бүген дә галимнәрне соклаждыра, Шагыйрьнең тәэеире б,еләв китап күчерү хезмәттаә аның улы Әхмәтҗан бине Габдерәхнм дә керешә . Аларның кулъязмалары Казанда Университет каршындагы фәнни китапханәдә һәм Галимҗан Ибраһимов иеемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инетитуты кулъязмалар бүлегендә сакланалар (39 коллекция, 1 тасвир. 45, 46, 18Й, 447, 476, 480 сак. бер. Һ. 6.).

Оста каллиграфлардан Гали Мәхмүдев (1824-1891) исеме татар әдәбняты һәм сәнгате тарихында яхшы мәгълүм. Археографик экспедицияләр дәвамында ( 197*2-19941 ХУП-Х1Х гасырларда яшәгән күп татар китап күчерүчеләренең хезмәтләре табылды. Әлбәттә, безнең көннәргэ кадәр сакланып калган, матур итеп күчереп язылган китапларның, күбегенең баш һәм ахырлары юк, шунлыктан күп әсәрләрнең күчермәларен һәм күчергән төбәкләрен билгеләү авыр, Ләкин кулъязманың татар күчермәсе икәнлеген һәм татар тәбәгенда күчерелү фактын билгеләү кыен түгел. Кулъязманын кәгазе һәм язу үзенчәлекчәре бу эштә шактый ышанычлы ярдәмчеләр булып хезмәт итәләр. Урта Азиядә татарлар тарафыннан күчерелгән китаяларны, әгәр соңгы битләре булмаса, кем хезмәте икәнен ачыклау кыенрак мәсьәлә инде,

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Кулъязмалар бүлеге Мирасханәсендә эшкәртелгән кулъязмалар арасында XVII—XVIII гасырларда

Мирасханә, — 39 кол, — 1 тасвир. — 133 эш һ,б.


28

яшзгәк каллиграфларның байтак хезмәтләре бар. Аларның бер өлешен бу урында атап үтү, фарыз эштер (39 коллекция тәртибе буенча) :

N 275. Хәлид бине Әхмәт тарафыннан 1682 елда күчерелгаң «Мәкасик-әл-хаҗ» («Хаҗ йоласы»);

N 233. Гатаулла бине Мөхәммәд әл-Болгари тарафыннан 1801 елда күчерелгән гарәп теле грамматикасы;

N 231. Мелла Габделхаликъ бине Мостафа тарафыннан 1774 елда күчерелгән шәригать китабы;

N 133. Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әл-Болгари, әс-Самари. әт Тубыли тарафыннан күчерелгән Г. Утыз Имәни әсәрләре җыентыгы;

N 5085. Йосыф бине Мөхәммәтвәли әл-Казани тарафыннан 1884 елда күчерелгән Физули шигырьләре;

N 2783. Мөхәммәтсадыйк бине Мәннанколый әл-Кәчеви тарафыннан 1837 елда күчерелгән дини әсәр;

N 2822. Мөхәммәтвафа бине мелла Гыйсмәтулла әл-Морасави тарафыннан Чистай шәһәренең Мөхәммәтзакир бине Габделваһаб Камалов мәдрәсәсендә 1865 елда күчерелгән «Гайнелгыйлем» китабы;

N 5036. Низаметдин бине мелла Гайнетдин әл-Ташсувый тарафыннан 1846 елда күчерелгән мәҗмуга;

N 3114. Мелла Хөснулла бине Гатаулла бине мелла Хөсәен әт-Талкыши тарафыннан 1820 елда күчерелгән дини фәлсәфә китабы;

N 3098. Мехәммәт бине Гыйльметдин, Төпле авылында 1898 елда Физули шигыръләре җыентыгын күчерә һ. б.

Кулъязмаларны күчерүчеләр үзләренен исемнәре янына мәдрәсә остазларынын, авыларының исемнәрен дә куйганнар


29 һәм ел тарихларын да күрсәткәннәр.

Басма китап культурасы үсә башлау, каллиграфларыбызның катнашыннан башка бармаган. Кулъязма һәм басма китап арасында күпер булып торган ташбасма китаплар XX гасыр башына кадәр басылып киләләр.

Ташбасма (литографкк ысул белән басылгак китап) китап оста каллиграфның хезмәте, механик юл белән күбәйтеп бастырыла.

Каллиграфларны ул вакытларда хәттатлар дкп йерткәннәр.

Татар хәттатлары ташбасма китаплар, шәҗәрәләр, шамаилләр, төрле сурәттәге докуздектлар, мөрәҗәгатьләр язып калдырганнар. Безнең кулыбызда күп кенә хәттатларның хезмәтләре бар. ләкин без аларның күбесенең тормыш юлларын белмибез.

XIX гасыр татар хәттатларыннан иң мәгълүме Гали Мәхмүдев, аның хакында фәндә тулы гына мәгълүмат тупланган, ләкин аның иҗаты җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүм түгел, чөнки Гали Мәхмүдевның шәхси архивы Казанда 1908 елда булган көчле янгын вакытында һәлак була. Археографик ззләнүләр барышында һәм архив материалары арасында Гали Мәхмүдевның кулы белән язылып басылган матур шамаил үрнәкләре барлыгы ачыкланды.

ч

XIX гасыр урталарында яшәгән икенче бер татар каллиграфы Лотфулла бине мелла Гатаулла әл-Әлмәтинең әсәрләре үзләренең нәфислеге һәм күркәмлеге белән хәтердә калырлык. Аның тарафыннан ташбасма ысулы белән 1861 елда басылган «Диване Риза-и» исемле шигырьләр җыентыгы бар\ Бу

Мирасханә, 45 кол» — 2 эш.


җыентыкта татар шагыйре Һибәтулла Салиховның «Тәндә жаным» исемле зеэре дә кертелгән. **Аллаһе Тәгаләнең матур исемнзре»нз багышланган икенче кнтабы, үзенә күрә бер сәнгать әезре урнәге буларак гүзәл. Хәттатның бу хезмәте 1865 елда дөкья күрә . Лотфулла бкне Гатаулла зл-Әлмзтинең

п

1861 елда Казанда «Мәүлед китабы» бастырганы да мзгълүм*1. Фәнни әдәбиятта әлеге хәттатның Европа һәм Азия картасын

сызуы хакында да хәбәр бар°.

1880 елларда хәттат буларак Каюм Насыйри, Ибраһим Абдуллин, Мөхәммәтҗан Хуҗасәйетов, Госман-Нури әл-Кырыми. Габделҗзффар-Табделхак әл-Бөгелмәви. әл-Урманаи (1840-1865) исемнәре китапларда, шзҗзрзлзрдэ» шамаилләрдә күренәләр.

XX гасырга кергзч, Кыям карый Зөлфокаров, Фарук Кулиев-Казани, Нургали бине Мехәммәт зл-Морасави, Габдерахман Җәдид Казани, Мөхәммәт Идриси кебек хәттатларның хезмәтлзре сакланып калган. Димәк, татар каллиграфия сәнгатенең бер юнәлеше әле XX гасыр башында да яши булып чыга. XX гасырга кергәч, төрле социаль тетрәнүләр аша үскән җзмгыятьтә татар каллиграфия сзнгатенә дә авыр сынаулар кичерергз туры килә. 1927 елны гарәп графикасыннан көчләп латинга һәм 1939 елны урыс язуына күчерү, халкыбыз тарихында кара эзләр калдырды. Ләкин татар халкы XX гасырның 70 -80 елларына кадәр диярлек кулъязма китаптан

Мирасханә. — 45 кол. — 6 эш.» Мәүлед шәриф. — М. Яхин басмаханәсе, 1861. 90 б.

«•>

Рәхимкулоза М. Татарча география дереслекләре тарихыннан//Совет мзктәбе,1974, — N 5. — Б. 55.


~ « **

О I

аерылмады: борынгы кулъязма китапларны саклау белән беррәттән «Бәдәвам», «Кисекбаш», «Тәкый гаҗәп», «Ярты алма» кебек әсәрләрне, дини догаларны. мөнәҗәт бәетләрне һ. б. теркәгән кулъязма китаплар күчерүне дәвам итте. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдзбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә шундый әсәрләрне эченә алган дистәләрчә XX гасыр уртасында язылган китаплар саклана. Андый кулъязмалар татар халкы яшәгән һәр төбәктә, авылда, шәһәрдә табыла тора. Кайбер очракларда зуррак күләмдәге әсәрләрнең күчерелүенә дә шаһит булырга туры килде, Мәсәлән, Татарстанның Азнакай төбәге, Балтач авылында «Йосыф китабы»ның 1976-1977 елларда эшләнгән каллиграфик күчермәсе очрады һ. б. Мирасханәдә Ризаэтдин бине Фәхретдиннең 1968 елда Сәфәргали Гомәр улы Тукаев тарафыннак Сембер вилаяте, Иске Кулаткы авылында күчерелгән «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр» исемле кнтабының күчермәсе бар .

Мондый күчермәләр табылу татар халкында кулъязма китап традициясенең бик тирәннән килүенә дәлил,

Югарыда тасвирланган һәм бәян ителгән күзәтүләр татар кулъязма китабының фаҗигалы һәм бай тарихы барлыгын раслыйлар. Аларны халыкның тарихыннан аерып караз^ мөмкин түгел. Милли әдзби язма мирасыбызны дәгъвәләүчеләр һәм аны фальснфикацняләргә маташучылар татар кулъязма китабының нәкъ менз шушы сыйфатларын күз алдына да китермиләр.

1 Мирасханә. — Ризаэтдин бине Фәхертдин фонды (Ы 125). — 2 тасвир. — 23 эш.


32

2. ӘДӘБИ МИРАСНЫ ФАЛЬСИФИКАЦИЯГЭ КАРШЫ КӨРӘШТӘ АРХЕОГРАФИЯ ЬӘМ ТЕКСТОЛОГИЯ

а) «Шан кызы дастаны» ыгы-зыгысы. Татар әдэбият белемендә археография һәм текстология юнәлеше үсүнең мөһим әһәмиятле нәтиҗэләре бар, Соңгы еларда бер төркем кешеләр, әүвәлгедән бирле тарихыбызны һәм әдәби хәзинәләребезне бозып аңлатучыларның варислары буларак, мирас фальсификацияләүнең яңа баскычына менделәр.

Әүвәлге фальсификаторлар татарның сәяси һәм этник тарихын бозып аңлатып, әдәбиятына төрле гаепләр, ярлыклар өеп калдырдылар: борынгы һәм урта гасыр әдәбияты ядкарьләрен ханнар-феодаллар эдэбияты, Әхмәт Йәсәви, Сөләйман Бакыргани, Кол Галиләрне суфыйлар, мистиклар, карагруһ шагыйрьләр дип бәяләделәр. Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый, Һ. аСалихов, Ш. Мәрҗанилар мирасы да каргыш белән тамгаланды.

Инде5 XX гасыр башында үсеп киткэн татар әдәбияты, панисламизм? пантюркизмнарда гаепләнде, һәм соңрак «контрреволюцион буржуаз идеология мирасы» дип бэяләнде.

Хәтта ки? Һ. ади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан һ. б, иҗатларында да криминал күреп, татар иҗат интеллигенциясе гел законнан тыш хәлгэ куелып киленде.

Бу бер халыкның рухи мирасын империячел көчләр тарафыннан координацияләнеп киленгән милли сэясәт системасының, XX гасырга кергәч, тагын да азып киткән бер чагылышы иде.

Татар зыялыларының 1956 елдан соңгы дәвердә эдәби мирасыбызны халыкка кайтару юлында көрәпше туктатмыйча,


33

мирае хаткрәләребезне баскычлап-баскычлап тоталитар зиндан базларынан тартып алу чоры башланды.

1956 елларда Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, М. Галәү, Ф. Бурнаш, Ш. Бабич, Ш. Госманов, Г. Нигъмәти, Г. Гали һ. б. иҗат мираслары кайтарылды.

Бу елдан соң борынгы кулъязма мирасыбызны туплау эше җанланып китте.

> 1986 елдан соң Ризаэтдин бине Фәхретдин, Н. Атласов, Г. Исхакый, С. Максуди, Й. Акчура, З. Вәлиди кебек чит илләргә киткән, яки Гулаг лагерьларында һәлак булган зыялыларыбьш мирасы тирәсендә көрәш барды. Аның ничек барганын Гаяз Исхакый мирасын кайтармас өчек кайбер органнарның һәм аларның коралына әйләнгән зыялыларның көрәшендә күрергә

1

мөмкин .

ч

Әдәби-мәдәни мирасларыбызның әсирлектә яткан тәп өлешен кайтару мөмкинлеге туу белән, аңа каршы кәрәшнең яңа стадиясе башланды. Әлбәттә, бу стадияне бик яңа дип тә булмас иде, чөнки әдәби мирасыбызны 1930-1940 елларда ук фальсификацияләп — Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Мифтахетдин Акщтлла, Габделрәхим Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, һ. ибәт^глла Салихов, Гали Чокрый һ. б дистәләгән татар язучыларын, әдипләрен, шагыйрьләрен дәгъвалап, яңа бер милли әдәбият ясарга маташучылар, эшләүчеләр күбәйде, һәм арта бара. Бу принцип әдәбият яшәү канунын белмәү, анъщ һәр халыкның тарихында билгеле бер үсеш дәрәҗәсенә

Өхмәтҗанов М. Үткәнгә кире кайтъш//Мирас. ~ 1993. —

N 2. — Б. 3-4; Мәхмүтов Ь>1>№^. Мирас өчен көрәш тарихыннан//Мирас. — 1993. — N 7. — Б, 36-51.


җиткәч кекз әлгерә торгак ихтыяж продукты ккәкек аңламаудан килә.

Татар халкын ваклап, аннан яңа халыклар ясау сәясәте Русиянең милли политикасының бер демагогик чагылышы. Инде 1917 елга бер милләт булып берләшкән татарларны, шул

,!

ук еллардан, ваклауның яңа перспектив планы төзелде. Милли җөмһүрият төзегәндә татарлар компактлы утырган төбәкләр аңа кертелми калдырылды. Элекке Уфа губернасындагы төбәктә татар халкының төп компоненты булып яшәп килгән өлешен Татарстаннан махсус аерып калдырдылар һ. б.

1986 еллардак Татарстандагы татарларны бүлгәләп алардан «килмешәк татар», автохтон «керәшен», «болгар54 халыклары ясауга омтылышлар ясалды һәм ул процесс әлегәчә дәвам итә. Моның өчен этник тарих белгече булмаган, тарихтан башка тармакта фәнни дәрәҗәләре булган, этник процессларын күз алдына китерә дә алмаган кешеләр китапларын заказ буенча язып чыгарып торалар. Соңгы елларда бозылган тарихлар гына түгел, ялган кушып әвәләнгән «борынгы болгар әдәбияты энҗеләре» дә пәйда булдылар. Әлеге «знже» фалыпивкаларны матбугатта пропагандалау бара.

Нинди җирлектә тудылар соң ул «болгар халкының энҗеләре»? Әлбәттә, әдәбият энҗеләре алар халык тарихының аерылгысыз өлешен тәшкил итәләр. Ләкнн «болгар халкының энҗеләре» исеме астында яңа тәкъдим — ителгән. *4Шан кызы дастаны», «Бараҗ дастаны*», Җәгъфәр тарихы» кебек язмаларның килеп чыгышы XX гасыр башы татар сектанты Гайнан Вәиси карашларының эволюциясе белән бәйле икәнлеге күренә.

Моның асылын аңлау өчен Гайнан Вәиси хәрәкәте тарихы


35

белән кыскача гына танышып үтү кирәк. Бу хәрәкәт идеясы белән кызыксыну 1987 елдан соң көчәя башлады. Шул елдан башлап хәзерге Татарстаның Зеленодол төбәге Мулла Иле авылыннан чыккан Баһаветдин ишан баласы Гайнан Вәисине идеаллаштырырга омтылган язмалар Татарстан матбугатында шактый еш күренделәр1. Гайнан Вәиси 1905-1913 елларда татар халкын болгар һәм татарлар ясап сугыштыру фәлсәфәсе тарату белән шөгыльләнгән кеше иде»

Әлеге сектантның эшчәнлеге, заманында Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд яңа «Кисекбаш» исемле поэмасында да сатира объекты буларак телләргә кергән. Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан да Гайнан ишан белән мөридләренә мәсхәрәле карый иде'«'.

1917-1920 елларда болыпевиклар, үзләренә массалар арасында таяныч кирәк булганга, вәисичеләрне коралландыралар, аларны татар халкына каршы куялар. Вәиси «божи полык» каһарманнары Урта Азиядә кардәш төрки халыкларның азатлыкка булган теләген бастыручылар белән бер көч буларак чыгыш ясыйлар. Ләкин инде властька ныгып алгач, большевикларга мондый согозниклар кирәк булмый һәм алар

вәеиче мөридләр *'полк»ын тараталар, аларны эзәрлеклиләр.

Нурутдинов Ф. Кто он, сказочный див?//Вечерняя Казань. -1987»7 апреля; Ваисова X, Ваисов и его движенне//Вечерняя Казань. -1990,-5 января; Литвин А. Шәрәфетдинов Д. Өзелгән дога. Сәрдәр Гайнан Вәйсевнең һәлак булзтына 28 февральдә 75 ел тула//Татарстан хәбәрләре. — 1993. — 27 февраль һ. б.

Әмирхан Фатих. Әсзрләр. Дүрт томда. 4 том. — Казан, 1986, — 244 б.


36

Большевикларның власте илдә ныгый барган саен, алар үзләренә кулай булган идеологик тәрбия уздыра башлыйлар. Шушы юлда аларның Русия халыкларын идеологик коралсызландыру фикерләре өлгерә. Болыпевиклар зур авантюризмга тотыналар. Татарстандагы һәм аннан читтә калган татарларны милләт буларак таркату сәясәте туа. Ул сәясәт идеологлары Татарстандагы татарларны — болгарлар, ә калганнарның аларга этник катнашы юк дигән фикер уздыралар. Шушы нигездә Идел буе халыкларының — татарларның, чувашларның, мариларның, удмуртларнын, барысыкың да тарихлары бозылды, алар араеына үзара яшертен дошманлык орлыгы чәчелде.

Әлеге сәясәтнең кискен борылыш елы 1944 елда башланып, аңа баганалы юл 1946 елда татар халкы этногенезын чишүгә багышланган фәнни конференциядә салынды . Бу конференциядән соң татарларның болгар икәнлекләреы «раслый» торган мәкаләләр, еоңырак зур монографияләр чыга башлады. Әлбәттә, чыккан идеологик коньюктур әдәбият халыкның психикасына тәэсир итми калмады, Бер өлеш зыялы татарлар үзләренең болгар икәнлекләренә ышана башладылар. Шул ук вакытта этник тарихлары бозылып аңлатылган чувашлар да болгарлыкка дәгъвәләрен белдерәләр иде, Чабаксарда да чувашның фальсификацияләнгән тарихлары, ялган халык баллада-

п

лары басылып чыкты^.

Шундый шартларда 80 еллар уртасында нәселләрен болгар

Происхождение казанских татар. Материалы сессии... — Казань, 1948. — 158 б.

Г1

История Чувашской АССР. Том первый. — Чебоксары, 1966. — 258 б; Палнай. — Шупашкар, 1973. — 230 б. һ. б.


37

дип санаучы, ләкин аны берничек тә иебатлый алмаган татарлар. Казанда Вәиси мәридләре белән берләшеп — «Болгар әл-җәдид» клубы тезеделәр. Аның белән музей хезмәткәре Фәрһат Нурутдинов җитәкчелек итә иде, . «Болгар әл-жәдид» клубы башта татар тарихын әйрәнү

(^ сылтавы белән ачылса да, тиз арада бу халыкка каршы кара ягу, милләт исеменә пычрак ату урынына әйжәнеп китте, Алар клуб әгъзалары арасында һәм аннан читтә, татар этнонимына каршы пропаганда җәеп җибәрделәр. **Хезмәт ияләренең» теләге белән татар этнонимын болгарга алыштыру турында хатлар язып, имзалар җыеп чыгардылар . Ләкин татар халкы мондый дипломлы һәм дипломсыз флюгерларга матбугат аша кискен рәвештә «Без —татар» дип каршы төште (бу хакта 1990 -1991 еллардагы татар матбугатында күп мәкаләләр басылды).

1990 етшъщ 8-9 июнь көннәрендә үзлврен яңа миллэткэ санап йөргән кичәге татарлар — «Булгар милли конгреесы» җыены уздырып, миллн каршылык чыгару юлында тагын бер

7 адым ясадылар».

н «Булгар әл-җәдидм кллтбы әгъзалары тырышлыгы белән 1990 елның апрелендә «булгарлар» өчен 40 мең тираж белән «Болгар иле» исемендә урыс теленд^ 1 % битлек газета чыгарыла башлый (Оренбург шәһәрендә).

1 Ахметшнн Х<Д.? рабочий КамАЗ, Письмо трудящихся города Набережные Челны/ 'Болгар иле,1990, — апреля; Кто навязал яам имя «татары»?/ /Боягар иле. — 1990. — апреля.

п __

Первый еъвзд булгар^Веч. Казань. — 1990, — 7 игоня; Мингалиев И. Бәхәстән чнтләшү//Социалистик Татарстан, — 1990, -19 июнь.


38

Шушы газета битләрендә борынгы болгарларга нисбәтләнгән, кайдак алынгакы томаннар эченә яшерелгән «Бараҗ дастаны' % «Шан кызы дастаны», «Җәгъфәр тарихы» кебек әсәрләр һәм алар хакында язмалар бирелә башлады, Газетада Рәшит Булгари (Кадыйров), Х. Д. Ахметшин, Фаргат Булгари (Нурутдинов) кебек «яңа пешкән милләт» аталары татар тарихы, әдәбияты, исеме тирзсендә сүз куерта башладылар. Берникди әхлакый нормаларга, законга сыймаган рәвештә татарны «булгар», татар телен, әдәбиятын — «булгар теле, әдәбияты» дип нормага кергән законлы терминыар рәвешендә эшкә җиктеләр . Әлеге яшьләрнең Гайнан ншан Вәиси варислары икәнлеге бу газета сәхифәләре аша кабат күренде. 1989 елда әлеге яңа «булгарлар» Казанда, үзләреыең рухи аталары булган Гайнан ишанга яңа кабер ташы да куйдылар.

«Булгар әл-җәдид» клубы лидерлары үз идеологияләрен булдыру юлында газеталарында һәм башка урыннарда шактый күп материаллар бастырдылар. Алар арасында иң мөһимнәреннән «Бараҗ дастаны», «Шан кызы дастаны», «Җәгъфәр тарихы» дип аталган зур күләмле әсәрләр булдылар.

Бу әсәрләрдән «Шан кызы дастакы» урыс телендә машинкада басылган хәлдә кулларга таратылды. Бер үк вакытта аны

о

Киевта да пропагандалый башладылар». Киев газеталарыннан

1 Булгари Р. Слово к читателю; Аль-Булгари. Любовь неистрибима; Вулгари Ф. Неугасимый свет поззкк Галк // Болгар иле. — 1990, — апреля,

2Цивирко Н. «Башту» поэмасының иясе-якташыбыз//Ватаным Татарстан. -1992. -22 апрель (Кпева чыга торган «Бечерний Ккев» газетасының 1992 ел 20 март,56 саныккан күчермә).


күрёп Татарстан матбугаты да «Шан кызы дастаны»н пропагакдалауга -кереште1. Әлеге «энҗе» шул вакытларда, кемнәрнеңдер шщсле тырышлыгы белән Истанбулда төрекчә һәм урысча оригинал телшдә яхшы кәгазьдә, ялтыравык тышлыклар белән

2

басылып та чыкты . Төрек җәмәгатьчелегенең бу басмага менәеәбәте нинди булгандыр, билгесез. Кайбер хәбәрләр төрек укучыларының аңа илтифатсызлыгы хакында сөйлиләр.

•&

Татар матбугаты битләрендә «дастан» хакында, белгечләр тарафыннан аның бер фальсификация икәнлеген күрсәткән

*?

мәкаләләр басылды . Аларда «Шан кызы дастаны» һәм аның авторы турындагы мәгълүматларныц бер уйдырма икәнлеге күрсәтелде. Ул уйдырма дастанның археография, текстология фәннәре җәһәтеннән бер тәнкыйтьне дә күтәрмәслек икәнлеге ачылды. Шуңа да карамастан бу начар үрнәккә ияреп ялган

\ /  '  ' '' '

язарга маташучылар янә дә күренә...

Бүгенге көндә татар тарихчылары мондый фальсификацняләр белән көрәшмәгәнлектән, әдәбият белеме галимнәренә

шушы эшне үз өсләренә алырга туры килә.,

I Уйдырма дастаннар?тарихлартатар халкының үзаңын бутау,

Марат 3, Гасырларны кичкән дастан//Татарстан хәбәрләре. — 1992. -15 апрель; Кулъязмалар янмый, дастаннар югалмый // КУ. — 1992, — N 5. — Б. 189.

'2 '

Мика^ль-Башту Ибн Шамс Тебир. Сказание о дочери Шана 882 г. Редактор: Фаргат Г. Х. Нурутдинов, Перевод Авидан Айдын. — Истанбул: Типография «Аджар». — 1991. — 419 б.

Й

Әхмәтҗанов М. Кәлҗемәме, кәләвәме?//Шәһри Казан. — 1921, — 27 апрель: Юзиев Н. Олы ачышмы, әллә... // Ватаным Татарстан. — 1993. — 7 май һәм 12 май саннары.


40

аны заманыбызның мөһим мәсъәләләреннән читкә тарту максатыннан язылалар, Шунлыктан алар белән көрәш халкыбызнъщ яшәеше ечен көрәшнед бер юнәлеше һәм бу тема өстёндә зшләү татар әдәбият белемеыең замана ихтыяҗы белән туган таләбе.

Шушы ихтыяҗны үтәү йезеннән «Шан кызы дастаны» китабының Төркиядә басылган басмасы бүенча конкрет тәнкыйди анализ ясау зарурлыгы көн тзртибенә килеп басты.

Әлеге басмага «Слово редактора к читателю» исемле керешне Фәрһат Нурутдинов язган. Керештә «Шан кызы даетаны» авторы Микаиль—Баштуның тәфсилле тәрҗемәи хәле бәян нтелә. Тәрҗемәи хәлгә нигез итеп икенче бер укдырма «Җәгъфәр тарихы» материаллары алынган. Микаиль-Баштуның тормышын тасвирлауга багышланган язмага фәннн тәнкыйть шлтлай ук «Шан кызы дастаны»на да конкрет тәнкыйть хезмәтен үти, Фәрһат Нурутдинов үзенең язмасын түбәндәге юллар белән башлый:

«Пронзведение, которое мы предлагаем вниманню любознательного читателя, принадлежит перу выдающегося булгарского поэта Миканля-Башту (ок. 835 — ок. 900 г.) -

Он происходил нз знатного булгарского рода Синдж (в булгарском произношении — Синтяу, или Тинтяу или Тимтяу), Его дальный предок — инднйский купец Синдж — обосновался в Хорезме, откуда потомок Синджа — уже мусульманин Габдулла Тебир перебрался в хазарский город Семендер. Сын Тебира Шамс переселился в украинскую ставку царя черных (западных) болгар, Айдара — город Башту (совремеяный Киев), где в 825 г. обратил е яслам и Айдзра, и часть черно-болгарской знати. Он основал е Киеве пещерный дервишеский скит, который позднее


41

преобразовали в Киево-Печерскую лавру» (1Х бит).

Әлбәттә, 9 гасырда Хазар дәүләтенә хорезмлылар килү дә бәхәе уятмый. Әлеге Нинд еәүдәгәре тибы «Шан кызы

' >,

даетаны»нда Ибн-Фадлан сәяхәтнамәсендә язылган, болгарлар тарафыннан Алмыш вакытында асып үтерелгән **еиндиец»

, V.               1

вакыигасыннан фаидаланып сурәтләнгәне ачыла,

Ләкин инде: «Сык Тебира Шамс переселился в украинскую ставку царя (западных) болгар, Андара — город Башту (современный Киев)», дигән җемләдән башлап тарнх бозу башлана. Бу мәсьәләгә карата сораулар туа.

1. Бу дәвердә (9 гасыр) «Украина» дигән топоним кайдан килгән?

2 «Кара болгарлар» патшасы Айдар һәм аның башкалаеы Башту (Киев) м тарихи чыганакларга ничек сыя? һ. б.

Урга гасыр тарих чыганакларында Х-Х1 гасырларда **Кара болгарлар» улкәсе турында хәбәр бар. Византия императоры Константин Багрянородныйның (908-959» «Империя белән

С*

идарә итү» исемле кххтабында. мондый бер фраза саклана».

«Знай, что так называемая Черная Булгария может воевать с хазарамн». Кара болгарлар географик яктан кайда урнашкан була соң? Урыс елъязмасында моны ачыклаучы бе}> деталь бар. Киев князе Пгорь 944 елда Византиягә су юлы белән походка баргаяда каңлыйлар (печенеглар) җирләре аша үтә. Шул ва^сытта болгарлар да искә алына: «Также болгары послали

Ковалевский А. П. Книга Ахмеда Ибн Фадлана о его путешествии на Волгу в 921-922 гг. — Харьков, 19Ь6. — Б. 137.

л

Баг-рянороднын К. Об управлении империен. М.: «Наука», 1989. — Б. 53.


42 весть, говоря: «Идут русские и наняли с собой печенегов».

Кара болгарлар турында тугызынчы гасырдан калган чыганаклар мәгълүм тугел. Ул дәвердә Киев шәһәре нинди халәттә булгая, анда мөселман мәхәлләләре 1гаян шшгән, шулай ук Кневның кара болгарларга мөнәсәбәте ничек? Бу хакта урыс елъязмасында кайбер хәбәрләр сакланган, аларны кыскартып татарчага тәрҗемә итеп утик:

«Тарих 858 елда Византия императоры Дунай бүендагы

г»

болгар-славяныар җирләрен буйсындыра».

«Тарих 862 елда варяг князъләре славян җирләрендә ныгьш калалар. Киевта Аскольд һәм Дир дигән варяглар хөкем сөрә.

«Тарих 869 елда бөтен Дунай Болгариясе христианлыкка

««з

күчә .

«Тарих 882 елда Киевта Аскольд һәм Дирны варяг Олег үтерә дә, үзе идарә итә башлый». һ. б.

Китерелгән мәгъ туматлар Киев һәм анын тирәсендә кара болгарларның, мөселманнарның һәм Айдар патшаның дәүләте булу мөмкннлеген тзтлаем инкярь итәләр.

Киев шәһәренвң Башт1т дип аталуы мөмкинлегенә карата да кайбер тарихи хә^әрләр саклашан. «Пе-весть временых лет» чыганагының тарих 852 елга караган хәбәрендә каланы Кий, Щек, Хорев исемле әч бертуган салган дигзн легенда китерелә .

Повееть временных лет. Часть первая. — М. -Л., 1950. — Б. 230-231.

г* __

Повесть временных лет. Часть первая. Текст и перевод. -

М. -Л., 1950. Б. 214.

3 — Шунда ук, — Б, 21 о.

4 Шунда ук. — Б. 216.

5 ИГумда угс, — Б, ПО».


43

анда бер дә Башту дигән атама искә алынжый.

Тарихта Киев шәһәренев, 37Ь елда һ. уннарның башкаласы $зтларак Кыянугард исеме белән агалуы мәгълүм . Ул чакны Нуннарның Кыян исемле этнонимнары булгак (аның Куян булуы да мөмкин). Шунлыктан Нуннар салган шәһәрнең исеме һаман да бер терлерәк рәвештә сакланган һәм хәзер дә саклануын дәвам итә.

«Шан кызы дастаны»ндагы керештә — 825 елда кара болгарлар патшасы Айдарның ислам кабул иту кыйссасы Хиеаметдин Мөслиминең «Тәварлхе Болгарня» кптабындагы легендар Айдар ханның ислам кабул итүе турындагы әкияттән тарихлашты-

%

рылган сюжет», Бөтен яктан төрле мәҗүси ышанулар һәм христианлык чолгап алынган жирдә, ягъни Киевта УШ-1Х гасырларда ислам тарату мөмкинлегенә бер дә җирлек күренми.

Киевта дәрвишләр сектасы 825 елдан сон оештырылып, аның *4Кнево-Пет1ерская лавра»га әйләнү факты да бер көлке хикәя. Дәрвишлек ислам дине көчле тамыр жәйгән. традициясе булган жәмгыятьтә. ижтимагый кризиг башланган дәверләрдә генә була торган күренеш. Гадәттә дәрвишләр хәр^кәте суфыйчылык идеологиясенең чагылышы булып гора. Исламда

суфыйлык хәрәкәте VII-X гасырларда формалаша башлый0, Бу хәрәкәт килеп чыгу өчен 825 елда Киевта нинди шартлар

Вельтман А. Атилла и Русь IV и V века, Свод исторических и народных преданий. — М., 1858. — Б. 97.

*•> _

«* Борынгы татар адәбияты. — Казан, 1963. — Б. 452-453.

Н . м. _                 -

Тримингэм Дж. С. Суфийские ордены в Исламе. Перевод с английского под редакцией и с преднсловием О. Ф. Акимушкина — М., «Наука», 1989. — Б,4.


44 булды икән. Микаиль-Вашту, әгәр ул суфый булса, ү^енең

әсәрен бер дә татар халык әкиятләре сериясеннән язмас иде. Ортодаксаль суфыйлар өчен албасты, шүрәле, дию, аждаһа, җеннәр белән тулы әкиятләр кирәкми, аларның язганнаръшда Аллаһе Тәгаләнен, рәхмәтенә, дидарына ирешү төп максат булып тора.

«Шан кызы дастаны» авторының биографкяее түбәндәгечә дәвам ителә;

«Сын Шамса Микаиль служил секретарем сына Айдара — Габдуллы Джильки и одяовременнозанималея мнссионерской деятельностью, Около 8€>5 г., он начал писать поэму «Шан кызы дастаны» — «Сказание о дочерн Шана» — по мотивам старобулгарского героического эпоса «Шан кызы дастаны». В 8ь4 г. черные (западные) болгары были разбиты хазарами. В 870 г, Микаиль ушел за Джильки и частью черных (западных) болгар в Волго—Камье. Здесь, в 865 г. Джильки провозгласил исламское Булгарское царство. Микаиль стал советником Джильки (865 882), а затем — и его сыновей — царей Бат Угора (882-895) и Алмуша Джафара (895-925). Пп месту своего рождения — Киеву — он стал ыазываться **Башту» («Киевлянин») «.

Әле бәян ителгән текстта мөселман әмир-Джильки, ПделКама буйларында 865 елда Ислам дәүләте булган Болгар патшалыгын игълан итә. Мокда «Дастан» авторы биографияеен язучы бер дә дәүләтләрнең ничек оешу процессын белмәгән кешегә ошый,

Ибн Фадлан сәяхәтнахасв хвбәрләренэ караганда ИделУрал буйларында бер дә традицпяле дәүләт игълан ителгәнлеге күренми. Анда мөселманлыкның ни ләрәҗәдә булганын Алмышның сүзләреннөн дә аңлап бүла: (Алмыш сүзе:) «Но ведь


45

отед зяой был неверным, и я ке хочу упоминатъ его имени ка минбаре, и я также (был неверным), — и я не хочу, чтобы упоминалоеь мое имя, так как тот. кто дал мне имя, был неверным. Однако, как имя моего господина, повелителя правоверных?» Я сказал: «Джафар». Он сказал: «Подобает ли, чтобы я назвался его именем?» Я сказал: «Да». Он сказал: « (Итак,) я уже дал себе имя Джафар, а имя своему отцу Абдаллах, так что дай распоряжение об этом хатибу». Я сделал это, и он (хатиб) стал провозглашать от его имени хутбу: «О, Аллах! Сохрани раба твоего Джафара ибн-Абдаллаха, повелителя (эмира) булгар, клиента повелителя правоверных».

Ибн Фадлан мэгълүматы Фәрһат Нурутдинов язган «биография»нең логикасы юклыгын күрсәтә.

Гарәп дөньясында Алмыш үз исеме белән мәгълүм, кабул итеп алган мөселман (Җәгъфәр) исеме белән искә алынмый, X гасыр башында яшәгән атаклы гарәп географы Ибн Дастай\

п I

хезмәтендә дә ул «Алмыш» дип атала». \ Ибн Фадлан язмаларында бер дә Фәрһат Нурзттдинов

язганча 865 елларда Идел Кама буйларында мөселманлык

таралу файдасына хәбәрләр юк.

Инде Ф. Нурутдинов тарафыннан «болгар шагыйре» дип

саналган Микаиль-Баштуның улы Габдулла-Башту (Ф. Нурут-

динов язганча атаклы болгар шагыйре Һәм дипломаты) Ибн

Ковалевский А. П. Книга Ахмеда Ибн Фадлана о его щ^тешествни на Волгу в 921-922 гг. — Харьков, 1956. Б. 133.

п

* Известия о хазарах, буртасах, болгарах, мадьярах, славянах о русских Абу Али Ахмед бен Омар Ибн-Даста. — СП (б), 1869. — Б. 22.


46

Фадлан тарафыннан «Габдулла бине Башту әл-Хазари» дип йөртелә . А. П. Ковалевский үзенең Пбн Фадлан сәяхәтнамәеенә язган фәнни хезмәтендә аны Хазар дәүләтеннән чыккан

г» __

политик змигрант дип атый», Димәк. Башту фэкать антропонимга кайтып кала, аның Киев беләь бер дә бәйләнеше юк. Габдулла бине Башту хазар саналган. анъщ атасының хазарлыгыяда да шебһә була алмый инде.

Фәрһат Нурутдинов язуынча^Микаиль-Башту бөек мәгърифэтче була. Ул гомум төрки телне эдәби төркп тел итеп күтәра, Лвкин герки әдәби тел һәм аның поэзнясе инде VIII гасырда ук җитлекгән булган, Проф. Р,Рәхмәти Арат \ГШ-Х111 гасырлардан уйгургарда төрки телдә язган Арпынчур Тегин, Кюль Тархан, Сынгку Сели Тут5тнга. Ки-ки, Колыма Кейши. Пратья Шири. Асыг Тудзты, Чисуя Тудун һ. б. и^емле шагыйрь-

^?

ләрнең әсәрләре үрнәкләре сакланып калганлыгын ачкан». Бу шагыйрьлзрнеа әсәрләре борынгы кулъязмаларда, төрки уйгур телендә язылганнар, Боларга өстәп татар археографиясе нәтиҗәләре хакында искә төшереп үтми мөмкин түгел. Бездә «Кыйссаи Йосыф» кулъязмалары 200 дән артык күчермәдә табылса да. аларның иң искесе хэзергә XVIII гасырның соңгы чирегенә карый. Шул ук вакыгта Казая ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьярның **Нуры содур» поэмасы кулъязмалары

Ковалевский А. П. Книга Ахмеда Р1бн Фадлана.., — Б. 121, һәм 197-а.

г*

Шунда ук, — Б, 15.

*>

« Т:/гушева Л. Ю. Древнне уйгурские стихи//Советская тюркология,-1970. ЫЭ. -Б. 102-106; Тугушева Л. Ю, Древне-уйгурская поэзия'/Советская тюркология,1970. N4, — Б. 101-107.


47

унбер данәдә генә мәгълүм булеа да, араларында 1600 елда күчерелгән ике нөсхә дә бар, кулъязма китаплардз МнкаильБашту иеемле шагыйрьгә нисбәтләрлек бер шигъри юл да курсәтергә мймкин тугел.

. **Шан кызы даетаны» басмасы редакторы Микаилъ-Баштуньт 882 елда узенен иң әһәмиятле «Шан кызы дастаны» исемяе әеэреы төгәлләце ди, аннан мәктәпләр ачтырта. болгар алфавиты төдетә, ио-лам днне тараттыра, 895-898 елларда Болгар җирендә халык санын алу уздырта. Ф. Нурутдинов ул мәгълуматларны шулай ук тенденциозлык белән тулган «Җәгъфәр тарихы» китабыннан алган*. Бу фактлар ислам дине керә башлаган җирдә, терле кабиләләр арагында мөмкин эшме соң? Бү фикерләрне аначогияләрдә тикшереп карыйк, Ибн Фадлан язмаларына караганда, Алмыш идарэ иткән зкирдә 921-922 еллараа бер дә ислам тамыр җәйгәнгә ошамый. Чәнки ачда акыллы, хәрәкәтчән кешелэрне «бү Тәңрегә хезмәт итәргә тиеш кеше», — дип. кеше корбан ителү фактын — мәжусилек дип бәяләмичә булмый. Тарих 895-8М8 ечлардя Болгарда халык саны алдыру турындагы суз дә Нбн Фадлан тасвирлаган ыруглык-кабиләчелек белән яшәгән халыкта була алмый» Чөнки IX гасырда Болгар мөселман двүләте булу турында бер тарихи хәбәр дә табарга мөмкин тугел.

Джагфар тарихы. Том первый. Оренбург. 1993. — Б. 48,

2 Әлеге *Җәгъфәр тарихы» м^гълүматлары буенча тарих

895-898 елларда Болгар патшалыгында 320 мең кеше яшәгән булып чыга. IX гасырда 320 мед халкы булган дәуләт бик зур һәм куатле дәүләт булып, бөтен дөньяга мәгълүм булган булыр иде, гик аны белмиләр генә.


48

Фәрһат Нурутдинов немецларга хас педантлык белән язган Микаиль-Башту Аиографиясендә аны 900 елда миссионерлык белән йөргәндә «Чулман (Кама) елгасында батьш үлде», — дип белдерә: «Около 9дО г. Микаиль отправился в евою последнюю миесщонерекую поезцку и утонул вп время бури на речке Чулман (Каме). Легенда гласит. что жившие на берегу язычники увидели его тело в серебряном сиянии и назвали Каму **Нукрат-Идел» — «Серебряной рекой». Вождь язычников велел повесить тело Микаиля на дерево и сказал при этом: **О, великий шаман! Мы вешаем тебя на дереве для того, чтобы ты возродился в нашей земле вновь!» Эти язычники в память о Микаиле стали называть свой род Тинтяу, приняли ислам и поздняе вошчи в состав булгарского народа, пришедший на службу булгарскому царю Алмушу в 923 г,» (1Х-Х бб.).

Кама (Чулман) буендагы халыкның мйселманлык дәрәжәсен 123Ъ елда Болгар дәүләтенә килгән венгр миссионерлары түбәндәгечә тасвирлыйлар.

«В одном большом городе той же областн, из которого выходят по слухам. пятъдееят тысяч бойцов; брат нашел одну

Микаильнең батып үлгән җире «*Җәгъфәр тарихы»нда... утонул в Агидели возле Яр Чаллов» (Шунда ук: Том первый. Оренбург, 1998,Б. 49.) дип күрсә-^елә. *'Яр Чаллы» дип урыс калькасы белән сөйләү әлеге кала үзгартелеп корыла башлагач, 1970 елларда гына таралды. Аңарчы халык гел Чаллы дип кенэ сөйли. яза иде. Тарихи чыганаклардан 1549 елгы бер документга да «Чаллыев перевоз» дип кечә языла, **Яр»ы юк, Бу хакта: М. Әхмәтжанов. йсеме магур кемнәр куйган // Татарстан хәбәрләре. 1994. — 15 декабрь.


49

венгерскую женщияу, которая выдана была замуж в те края из етраны, которую он искал.

Она указала брату пути, по которым ему нало игти, ут-

верждая. что через две дневки он, без сомнения, может найти

• тех венгров» которых ищет. Так и случилось. Ибо нашел он их

близ болыной реки Этиль (в данном случае — Ак Идель т. е.

7 р. Белая).... язык у них совершенно тхенгерекий: и они его пони-

маад и г»н их, Они — язычники, яе имеют яикакого понятия о

боге, но не поччтают и идолов, и живут, как звери,,»« .

Ф. Нурутдиновның Каманы бу очракта «Нукрат-Идель» -

*4>ребряной рекой» дип % исемләве бер бутатчыклык. Кама беркаотан да «Нократ Иделе»' дип аталмаган. Заманында Урыс краевгдлары «Нократ» гидронимын гарәп сүзе дин уйлап, аны

*Акемеш» дип тэрҗемә итүләре бер хата гипотеза гына. булды. Глрәп телендә көмешяе — «физзә» дип әйтәләр. Нократ иделе (Вятка елгасы) бз^енда беркайчан ла гарәпләр яшәмагән дә. Нократ исеме әлеге елга буенцагы халыкларның теленнән кергән сүз икәнлеге расланды инде», Ул гидроним соцрак, төньякта Бөек Новгород шәһәре кутәрелгәч кенә, аның ушкуйниклары Вятка елгаеы буенгча йөри башла_т>ач кушылган,

Болгар теленең бер варисы бужгая чуваш телендә пә көмешне «Нократ» дип атамыйлар — «кемел» дип атыйлар .

Иззетия венгерских миссионеров о монголо-гатарах и

Восточной Ьч:>^пе (_ХП1 в.) //Сборник документов тю истории СССР. Чаеть I. 1Х-ХШ вв» — М., 1970. Б. 229.

* I

Әхмәтҗанов М. Нократ иделе/-Офык. 1991,N 4. -

Б. 44-45.

*•? Русскг>-чзтвашский словарь. — М., 1971, — В, 702.


50

Мари халкы да Вятка елгаеы «Наукрад Вич»1 дип, Нократка якын суз белән атый,

ФьНурутдинов Нократ елгасы буенда яшәгән мәжуснләр

ч

Микаиль чыккан Синтяу (Тинтияу, Тимтяү) ыруы «этнонимын» үзләренә этноним итеп алганнар дигән фикер уткәрэ. Бу очракта әлеге фикергә нигез бучып XVIII гасырда Татарстанның Зеленодол районы, Мулла Иле авылындагы кабер ташына язылган шәҗәрәдәге «Тәмти Хатаи әл Болгари» исемен фальсификацияләү тормыймм дигән шөбһә уяна, (Казак халкы арасында гарәпчә Шәмси антропонимын «Тәмти» дип атау очраклары мәгълүм.)

Инде «Микаиль-Башту»ның улы Габдулла бине Баштуның 931 елда «Кисекбаш» поэмасын иҗат итүе хакындагы Ф. Нурутдинов фәлсәфәсенә игътибар итик (X б.).

«КисекбапГ* поэмаеы лингвистик яктан әйрәнелеп, бу хакта фәнни хезмәт басылып чыкты, Поэма текеты татар кулъязмалары битләрендә еш очрый һәм ул күп мәртәбәләр ба~ еылган. Аның тәрек әдәбиятында да булуы мәгълүм. Ул әсәрне тикшерүчеләр, аны Мәүләнә Шәмсе Таразн^ядына Гали исемле шагыйрь язганын әйтәләр, Ул поэма баштан ук:

Башла Гали, еүзи бисмилла илә,

Тырышалым көне-төн Алла илә. Строфасы белән башланып, беткән чакта, ахырда:

«Мәуләнә Шәмсе Тарази ядынә

Син тигергел гаҗизлар морадына4* — дигән юллар белән тәмамлана.

Ахметгалиева Я. С. Исследование тюрко-язычного памятника «Кисекбаш китабьГ, — М.: «Наука». 1979. — 189 б,


51

«Кисекбаш» әсәренең теле Х1Ү-ХУ гасыр татар әдәби теленнан аерылмый Я. С. Ахметгалиева аны ХШ-ХР/ гасыр итеп

хЛ

таньги .

^

Фәрһат Нурутдинов «Шан кызы дастаны», «Бараж дастаны»« «Җәгъфәр тарихы» кеоек ««табылдык» эсэрләренең, телен — төрки геле — болгар теле, ди. Үзең. әлеге әсәрләрне оригиналда укып карамагач. анын тәрки икәнен каяя белү мемкин соң, Ихтимал '*дастан» авторлары Идел бзгенда болгарлардан калгаы кабер-ташларның теле бүгенге чуваш теленә дә якын бзтлганын белмәгәннәр ахры,

**Шан кызы дастаны»ның әдәбият ядкаре буларак, жанр ягыяа килгәндә, ул бернинди кысага да сыймьш. Аны әгәр суфый шагыйрь-мөселман язса, андый эеэр булмас иде Бетен татар халык ижаты мотнвлары — Шүрәле» Албасты, Алып, Сак-Сок, Чәк-Чәк кебекләр меселман шагыйренең феодаль дәвердә язылган әеәренә кертелү мәмкинтгеге юк, Феодализм даверендәге меселман классик әдәбиятында бары Ислам цивилизациясендә (гарәп. иран, һинд) яшәгән» традицион темаларга гына язалар, Борынгы төрки (мәгълүм) шагыйрьләр

Йосыф Баласагуни, Әхмәт Йүгнәки, Әхмәт Йәсәвн, Селэйман и

Бакырганшй', Кол Гали кебекләр фәкать «Коюъзн*' сюжетла-

рына һәм әклак темадарына язганнар. Фэкать Алтын ^рда цәверендэ генэ Иранның матур эдәб^^ят-ы йогынтысында татарда романтик сюжетчы ярым тарихи шәхесләргә багышланган поэтик эсәрчәр деньяга туа» «Шян кы?ы дастаны»ның жанр чгыннан феодаль дәвер әдабиятына сыймаганын. осснанизм

Ахметгалиева Я. С. Исследование тюркоязычного и&мягника «Кисекбаш китады». 'Наука», 1979, — Б, 119


52

күренеше икәнен фнлология фәннәре докторы Ныл Юзиев күптән күрсатте инде .

Кыскача гына «дасталяың» эчтәлегенә тукталып үтү кирәк булыр.

1 будек. «Деяния Алпов и джинов» дип атала. Беренче булекч-э «Как всевышний еоздал алнов» дип исемләнгән, һәм анда **Татар халык иҗаты антологиясенә» кертелган «Болгар каласының корьогуы пфында» Сәйед Вахиди тарафыннан 1920 епларда язып алынган сюжет кабатлана. Легенданың бер атеист кеше тарафыннан чыгарылуы ярылып ята, Анда еүз Тәнренең беренче булып кешел^рдән дә алда алыпларны, диюләрне бар итүе хакьгада языла:

В давние времена,

Когда на Земле

Не было еще людей

Создал Всевышний Тангра алпов днвов.

Первый создал

Старших алпов:

Солвце и Луну

И некоторых других.

От старших алпов

Родились средние дивы -

Стало атгпов много

гж ^

Из-за гесноты возникли споры .

Юзиев Н. Олы ачышмы, әллә...,// Ватаяым Татарстан. — 1993. — 7, 12 май.

Микаиль-Башту. Ибн Шамс Тебир. Сказание о дочери шана. 882 г. — Истанбул: **Аджар», 1991, — Б. 5.


63

Ислам миссионеры мондый мәжүеилек пропагандасы алып барыр дип кем ышансын* Алланын җир йөзен яратуы турындагы «Коръән» версиясенә каршы килә бу әкият,

2 булекчә. «Как всевышний создал людей?» тубәндәгечә баШлана:

Тогда наказал их Всевышний -

Сделал так, чтобы из последних алпов

Могли рождаться только смертные люди,

Так появились они на Земле .

Первые люди

Родились от. Куропатки.

Держал ее отец

Взаперти за строптивость.

Поручил ее охрану

Солнцу и Луне^

Ведь не захотела она -

Подчиниться отцовской воле.

И выйти замуж

За могучего Алпа Албаетыя

Только от него хотела детей.

Дастанның бүлекчәләрендә шундый Албасты — алып, Шурале — алып, Солнце — алып, Луна — алып, «Кдгропатка' % **Лиса» кебек татарча-урысча исемнәр, образлар тирәсендә сүз бара. Тик менә антропонимнарны тәрҗемәдэ һәм тәрҗемә итмичә бирүдәге принципсызлык гаҗәпләндерә. Гомумән, антропонимнар тәрҗемә ителми торган лексика рәтенә кертелә.

Микаиль-Башту Ибн Шамс Тебир. Сказание о дочери Шана. 882,Истанбул: «Аджар», 1991. Б. 7-11.


54

3 булекчә. *4Как хотели алпы погубить людей». Анда

(

Чулман утравында диюләрнең биек таш стеналар корулары. Албасты алыпның Куропатка-алъш нәселен кырып бетерергә теләве манзаралары тасвирлана, Дастанның образлар системасына фарсыдан кергән дию образы болгарларга никадәр якын

$

булгандыр, билгесез. Ислам кабут: иткән «падиша» даирэсе белән мәҗүси болгарларның эстетик карашларына фарсыдан һәм гарәптән кергән дию, шайтан, тулпар кебек атамалар нәрсагә кирэк булыр икән. Аларны аңлау өчен бөтен гарәпфарсы рухи мирасын белү кирәк бит.

4 булекчә. «Отом, как Албастый продал свою дзтшу шайтану». IX гасырда мөселманнарда Мефистофельләр ясарга иртәрәктер кебек.

Шайтан укрыл Албастыя

В гчубинах земли,

Сделал его

Повелителем подземного мира Тама.

За это продал алп

Свою душу Дьяволу.

Стал джином — йорегом,

Назвалея Тама — Тарханом,

Заскочил в подземелье Албастыя

Конь Тулпар,

Когда однажды

Нагонял его Шурале . Борынгы замандагы Шурәле дә ат белән шулай шаярып,

Микаилъ-Башту Ибн Шамс Тебир, Сказание о дочерии Шана. — Б. 27.


55

аңа атланып йереп, тиргә батканчы куды микәнни? Бу әкият XX гасырның башында гына татар арасында киң таралган һәм телләрдә сөйләнгән булган, аны хәзер дә хәтерлиләр әле.

5 нче бүлеКчәнен: исеме «Как аждаха с людьми воевал». Әйе, бу сюжет татар әкиятләрендә бик еш кабатлана. Ләкин ул темалар безгә шактый соң фарсы хикәятләре һәм кыйссалары аша кергән бит, Ник, дигәндә, Урта Идел зонасындагы башка халыклар фольклорына дию. аждаһа, Сак-Сок образлары, йә татардан кергән. яки бөтенләй юк~. Татардан кергән алынма сүзләр аларда актив фольклор образлары буларак кулланылмыйлар. «Как Лаиш на север ходил** исемле бүлекчә дә мәңгелек суы эзләү темасына багышланган татар легендасына ошый. «Как Гали наказал алпа Куян» бүлекчәее Мөхәммәд гюшамбәрнең кияве Гали хәлифә образына охшаш. Мәжүси дөньяга Гали образы килеп керү бүгенге заман фантазиясе аша гына булуы ихтимал.

Моның шикелле персонажлар гал^ер^ясв «Шан кызы дастаны^нда шактый озынга китә, *

Әсәрдәге сюжет алыпларның алышына бару тәртибендә «Манас*пка ошатып эшләнгән. Анла вакыйгалар Чулман, Идел буйларыннан Җидееуга, Коман, ТЧфанга хәтле киңлекләргә таралып бара. Монда инде һуннар тарихыннан элементлар кертелә (11. 12 бүлектылар). Ләкин бу мәгълүматларны төркиләр

Ахм^тьянов РТ. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. — М, 1981. — Б, 14, 22, 23; Гордеев Ф. И. Этимологический словаръ марийского языка. -ЙошкарОла 1978. Т. 1. А-Б.; Йошкар-Ола. 1983. Т. 2. В-Д: Русских П. М.. Рз7секо-удмуртский словарь, — М,т Центриздат, 1931.


56

әле УШ-ХТ гасырларда бетенләй белмәгәннәр. Алар бары тик кытай язма чыганакларында гына сакланып калганнар.

• Дастанның беренче бүлеге Газан һәм аның улы Булюмарның һуннарны көбатышка алып китүе хакындагы 12 бүлекчә фелән бетә.

«Шан кызы дастаны»ның икенче бүлеге «Дорога к дому Шан-Албана» дип атала (133 б,) « Бүлек һуннарның аварлар белән сугышы турындагы хикәя белән башланып китә, Мондый тарихи мәгълүматлар борынгы Кытай, Византия язма чыганакларында гына бар, һуннар дәверен төрки тарихчыларның берсе дә белми. бер чыганак та аларга мәгълүм түгел. Бу дастанда татар язма әдәбияты образы булган Бараҗ аждаһа образы (14о б.) күренә, шулай ук «Акбүре» әкияте мотнвлары, бәҗәнәкләр» кыргызлар, башкорт далалары (169 б), Тимер Капу (Дербент), Гайс-я» румлылар һ. б. тарихи реалийтар килеп тула, Икенче бүлек тарих бүлегенэ ошап калган, Мпндя инде ис. -чам дине тарихы да килеп керә.

«Шан кызы дастанының» еченче бүлеге «Битва е йорегами» дип исемләягән (257 <х). Дин кабул итү һ. б.

4 бүлек. «Братья находят свое счастье» дип иеемләнә (335 б.), Бүлектә ислам кабул итү һәм болгарларның Идел (Атил) буена күченеп килүләре тарихи тасвирлана. Болгарда, Идел буенда, Кубрат (Күрбат) ханның нәселе идарә итә. анда Джильки (Шилки — М. Ә.) Айдар улы иларәсе, дастанны Ми~ каиль-Башту язуын хәбәр итү белән әсәр тәмамлана (405 б.).

Дастанның материалы аның «Җагъфәр тарихы», «Бараҗ дастаны» авторы тарафыннан язылуын күрсәтә. Ул тулаем татар ривалть, легендаларын. дастаннарын. Ибн Фадлан һәм


57

Византия тарихчыларының текстларьш бер җепкә бәйләп фальсификацияләүгә корылган.

«Шан кызы дастаньГ' язмышына карата профессор Нил Юзиев фикеренә* кушылырга мөмкин. Ул: ^Дересен әйткәндә, **Щан кызы даетаны»нъщ байтак **леше сәнгатьчә мавыктыру көченә ия. Аның сюжеты да» образлары ца кызыклы һэм узенчәтгекле.,,, Әгәр дә Фәрһат Нурутдинов аны IX гасырда язылган әсәр дип тугел, ә борынгы мифологиягә нигезләнеп үзе һәм аның командасы иждт иткән әсәр дил гәкъдим итсә, ул мистификация рәвешендә тугел, ә XX гасырда язылган әсэр булып бәяләнер нде. Ф. Нурутдинов һәм аның командасы әсәрне һаман яжган кыршавыннан, мистификация орбитасыннан чыгарырга теләмиләр — «орынгы ядкарь дип тәкъдим итүләрен дәвам итәләр. Татарның әдәби ялганы әнә шулай дөнья күләмендә күз буып сәяхәт итә» '.

Моның шикелле әдәби-тарихи яцкарьләр ясау турында башка язма әдәбият тарихларында аналогияләр бармы соц? Бар икән. Тарихта инглиз, француз, немец, урыс, чех әдәбиятларында XVIII гасырның икенче яртысында һәм XIX гасырның беренче яртысында «Оссианизм» дип атачган бер мавыгу булып ала. Аны беренче булып Шотландия фольклорчысы Джеймс Макферсон (1736-1796) башлап жибәрә. Үл Твньяк Шотландиядә XVIII гасыр ахырында югалып барган борыты кельтлар фольклор материалларынан файдаланып, безнең эраның III гасырында Шотландиянең көнбатышында «яшәгән» Фингал исемле корольнең улы Осеиан бард язган әсәрләр дип (16 поэма һ. б.)

Юзиев Н^Ц. Олы ачышмы, әллә... //Ватаным Татарстан. ~ 1993,12 май.


58

«*

1760 елда Эдинбург шәһәрендә инглиз телендә бер китап чыгара1, Аның артыннан Оссиан поэмаларъш табучы тагын да бернйчә «филолог» табыла. «Оссиан бард» мирасы француз, яемец әдәбиятына көчле тәэсир ясый, Алар аркылы Оссиан ёсәрләре зфьгс әдәбиятъша да килеп керәләр. Урыс юристы И. А. Третьяков (1735-1776) Руссиядә аның белән кызыксынучыларның беренчесе була. Урыс мәгърифәтчеләрегшагыйрьләре Н. И. Новнков, М. Н. Муравьев, М. М. Херасков, А. М. Кутузов, П. КХЛъвов, А. И. Дмитриев, Н. М. Карамзин һ. б. бик күпләр Оссиан әсәрләре белән мавыкканнар, Шушы мавыгулар нәтиҗәсе буларак 1797 елда Н. М. Карамзинның Германиядә француз телендә чыккан бер журяалдагы информациясе кызыклы. Аннан өзек китереп узабыз;

**Вы может быть удивитесь более, если узнаете, что два года тому назад открыли в наших архивах отрывок поэмы под названием: **Песнь Пгоревых воинов» которую можно сравнить

с лучшими Оссиановскими поэмами и которая написана в XII

«з столетии,

Күренә ки» Оссиаы бард чире бик яшәүчән булып, урыс әдәбиятыннан соң ике йөз ел узгач, Казанга да күчеп, тарала

башлады.

^

б) «Барждастаны» борынгымы? «Бараҗ дастаны» исемле икенче бер тенденциоз әсәрнең матбугатка килеп чыгышы да шушы Фәрһат Нурутдинов эшчәнлеге белән бәйле. Ул үзенең

Левин Ю. Д. Оссиан в русской литературе. Конец XVIII — первая треть XIX века. ~ Л.: «Наука»« 1980. Б. 8-9.

г* __

Цявловский М. Пушкин и «Слово о полку Игореве» // Новый мир, — 1938. Май. — В. 206-261.


69

әлеге исемдәге хезмәтен анасының тугаяы булган Ибраһим

Нигъмәтуллин «Язмаларына» таянып матбугатка хәзерли һәм «Болгар иле» газетасында бастырып «XVI гасырдан калган болгар эпосы» дип тэкъдим итә . Әлеге 4*даетан»да оригиналь чыганак булырлык берни дә юк. Ныгездә ул «Дәфтәре Чингизнамә», Х. Мөслиминең «Тәварихе Болгария» әсәрләре һәм «Казан шәһәре салыну» турындагы татар легендаларын кушып

*?

ясалганА. Әлбәттә, аңа тарихилык төсмере бирү өчен чынбарлыкта татар телендә һәм язма чыганакларында булган тарихи ономастика материаллары кушылган: Бүләр, Кашан, КараИдел, Шулай ук борынгылаштыру максатыннан 1025 елларда Болгарда идарә иткән, тарихи шәхес булган — әмир Ибраһим

3

исеме кертелгән . Ләкин Башту, Балын, Җир, Кара-Җир кебек атамалар татардагы бер чыганакта да мәгълүм түгел.

«Бараҗ дастаны» авторлары гидронимнар, гомуми, тарихилингвистик ономастикадан, шыр надан икәнлекләрен күрсәтәләр, Эш шунда ки, Идел—Кама болгары теле чуваш теленә кард-эш тел. Аның шулай икәнен Х111-Х1У гасырлардан калган болгар кабер ташлары язмалары күрсәтә, Шулай ук Дунай болгарларының телен дә татар теленә. төрки телгә якын дип әйтеп

Барадж дастаны. Сказание о Барадже// Болгар иле, — 1990, — Апрель.

лһ. әоә китабе фасыл дастан нәселе Чингиз хан вә һәм Аксак Тимер нәселеннән бәян идәр. — Казан, 1882, — Б. 13; Татар халык ижаты, Риваятьләр һэм легендалар. ~ Казан. 1987. — Б. 46-55.

Й

Фахрутдинов Р. Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. — М.: Изд-во. «Наз^ка», 1984, — Б, 62.


60

булмый. Болгарларның һәр ике төркеменең телләрен фәкать Алтай телләре кардәшлегенә генә кертеп карарга мөмкин,

. Әлеге «'XVI гасыр дастаны» текстында китерелгән КараИдель (Волга), Саин-Идель (Ока), Арсу (Казанка) гидронимнарының XI гаеырларда, яки XVI гасырда да булуы өлешчә генә дөрес. Дөреслеге тик Кара-Идель атамасына гына карый. Ләкин Х1-ХН гасырларда Кара Идель и^емле * атама була алмый, ул фәкатъ, татарлар дәверендә, XIII гасырның икенче яртысыннан гына телләргә керергә мемкин, XVIII гасыр ахырында язылган «Тәварихе Болгария» әсәрендә Кара Идел гидронимы бар. Урта гасыр татар географик төшенчәсе буенча Агыйдел елгасы Иделнең башы булып саналган, Кама елгасының Агыйделгә кушылганчы булган югары ягьт гына Чулман дип аталган, аннан түбәнге өлеше Агыйделнең дәвамы еаналган. Волга елгасының хазерге Кама еуы белән кушылганчы булган югары ягын Кара Идел дип атаганнар.

Казанка елгасы буендагы Арча шәһәренең исемен ар (удмуртлардан^ этнонимыннан ясалган дип уйлап, топонимнан ясалган **Арсу» гидроыимы һичкайчан гамәлдә булмаган, Арча топонимы борыыгыдан ук бер лексик берәмлек булып, шактый киң географик киңлектә билгеле. Мәсәлән, Кыргызетанда — Арча-Башы бозлыгы, Арча-Башы елгасы, Арчагул авылы, Арча-Булак авылы, Арча-Даван үткеле. Арчалы үткеле, Арчалы исемен йөрткән алты елга атамасы, Арчалы исемле ике авыл исеме, Арчалы үзәне,, Арчалы Суу елгасы. Арчалы-Төр елгасы һ. б., Белоруссиядә Орша шәһәре — кебек гидронимнар

Словарь географических названий Кнргизской СССР. Фрунзе: Илим, 1988. — Б. 27-28.


61 һәм топонимнар мәгълүм.

«Арча» атамасының этимологиясенә килгәндә аны куак — артыш (можжевельник) мәгънәсен аңлата дигән караш яши, Урыс писцовая кнәгәләрендә «Казанка елгаеы» хәзерге исеме белән гене мәгълүм (XVI гасырдан]Г. Югыйсә, урыслар килеп елгага татар гидронимы такмаслар иде. «Арсу» бүгенге көндә кайбер журналистларның «Бараҗ дастаны» белән һушлары киткәннән соң язган мәкаләлерндә күренгәли башлады.

«Бараҗ даетаны»ндагы искә алынган гидронимнарны Урта Иделдә болгарлар нәселеннән саналган һәм болгар теленең беркадәр варислары булган чувашлар ничек атыйлар соң? Чөнки алар телендә традицион болгар топонимнары һәм гидронимнары кимрәк узгәрешләр белән булса да сакланырга тиеш бит.

Чагыштырма анализ «Бараҗ дастаны» гидронимнарының тарихи дөреслектән ерак икәнлеген күрсәтә, мәсәлән;

«Баоаж дастаны» Чуваш телендә урыс телендә Кара-Идель  Атал  Волга

Саин-Идель Ока   Ока Арсу   ?   Казанка

Әлеге гидронимнардан Оканың бик борынгылыгын, Волга/ Атылның да борынгылыкта бәхәс тудырмавы мәгълүм. Ләкин «Кара Идел» гидронимының фәкать татар теле XIV гасырда

Гарипова Ф. Г. Исследования по гидрономии Татарстана, — М., 1991. — Б, 135

Татар теленен аңлатмалы еузлеге — Казан, 1977. — Б. 74,

п _ __    __

~ Гарипова Ф,Г. Шунда ук. — Б, 14.

?

Чувашско—руеский словарь. — М., 1961,


62

өстенлек алгач кына таралганлыгын, нигезләп була.

Инде бүгенге Татарстанкың уртасыннан агып узучы Кама елгасының «Шан кызы дастаны», «Бараҗ дастаны» һ. б. «табыл дык» әеәрләрдә язылганча урта гасырларда «Чулман» дип аталуы тарихына да тукталу кирәк. Татар телендә Чулман атамасы Каманың, Агыйдел елгасына кушылганчы булган югары өлешенә генә карый. Чувашлар да Каманың түбәнге өлешен «Шура Атал» дип атыйлар, Ул да бары — татар гидронимының калькасы булса кирәк. «Бараҗ дастаны» авторлары тарихны фальсификацияләүдә үзләре файдаланган «Сказание о царстве Казанском» исемле урыс әдәбияты истәлеге авторы — Глазатыйдан да уздырып җибәргәннәр*, анда да Арсу гидронимы күренми. «Бараҗ дастаны»нда борынгы болгарларньщ, хазарларның, урысларкың үзара мөнәсәбәтлзре тарихи, мәкерле үтерешләр, җен, убыр, шүрәлеләр тормышлары тасвирлана. Бараҗ аждаһаның биләмәләре күрсәтелә. Әлеге фактлар әсәрдә борынгы татар һәм башка халыклар дастаннарындагы сюжет кору закончалыкларын белмичә, төрле кара ышануларның «каһарманлык» дастаны элементы белән буталуын күрсәтә. Димәк, ул, безнең заманның халыкм&ольклоры закончалыкларын аннан-моннан гына эләктереп, борынгы «дастан» ясаучы наданрак кемсәләре тарафыннан әвәләнгән. Борынгы каһарманлык дастаннарында шүрәле, убыр шикелле әкият персонажлары һ. б. катнашмый. Ул элементлар катнашса, дастан әкияткә әйләнә бара. Андый образлар кертү фәкать XX йөздә генә мөмкин эш.

1 Чувашско-русский словарь. — М., 1961. — Б. 598.

2 Сказание о царстве Казанском. — М. 1959.


63

Гомумән алганда «Бараҗ дастаны» да татар фольклорын, «Дәфтәре Чингизнамә», «Тәварихе Болгария»« «Сказаяие о царстве Казакском» кебек әеәрләрне фалъспфккацияләү һәм бүгенге татар гидронимнары, топонимнарын тарихилык төсмере бирү өчен генә кушып ясалган әсзг>, Бу «дастак» да «Җәгъфәр тарпхы» белән бик нык бәйләнгән, уч да «Шан кызы даетаны» кебек укыр өчен кызыклы, ләкин борынгьтлаштырып күрсәтелүг белән бер зарарлы зсәр дип бәяләнергә тирш,

в) «Жагъфәр тарихы» Өле тәфтишләнгән ике дастанның да эчтәлекләре һәм аларяың дөньяга чыгулары «Җәгъфәр тарихы» исемле өченче бер әсәр белән бзйләнгән. Аларның әченчесенең дә табылуы тарихлатэы Ф. Нурутпинов сөйләгән легенда буенча гына мәгълүм, Әлеге легенда XVII гасырда «яшәгзн»дип саналган Бахши Иман исемле «болгар» тарихчысыннан «калган» «Джагфар тарихы» басмасыниан алына, Бу басма «Булгар әл-җәдид», клубының Оренбургта урнашкан ниндидер шикле «Редакция вестника «Булгария» нәгпрпяты тарафыняак басылган. Ул нәшриятта әлеге кл\тбның «Ботхгар иле» исемле 2-3 сан чыгып калган газеталары да кырык мең тираж белан басылып килде, «Джагфар тарихы»нъщ беренче томында Ф. Нурутдиновнын «Несколько слов о своде» игемле кереше бирелгән (5-6 битлэр). Бу керештә «Шан кызы дастаны», «Бараҗ дастаны», «Җәгъфзр таркхы» псемендәге өч әсәрнең табылу тарихы бәян ителә. Андагы легендага караганда әлеге

3 Бахши Иман. Джагфартарихы. Том первый. Свод булгарских летописей 1680 года. — Оренбург, 1993. — 393 б.: Том второй. — Оренбург, 1994. — 154 б. (Ике том да урыс телендә язылган һәм басыла. — М. Ә.).


64 язмаларның табылу тарихы түбәндәгечә тасвирлана.

Әлеге өченче әсәрнең авторы Бахши Иман, чыгышы белән «башкорт болгары». Ул 1680 елда болгар азатлык хәрәкәтенең юлбашчысы Сәйед Җәгъфәрнең секретаре булган. Алар Башкортостанда яшәгәннәр, Сәйед Җәгъфәр кулында Гази-Бараҗ исемле кешенең 1229--1246 еларда язылган «Гази-Бараҗ тарихы», Мөхәммәд Әмкн исемле тарихчының «Праведный путь или благочестивые деяния булгарских шейхов» исемле 1483 елда язылган хезмәте, Мехәммәдьяр Бу-юрганның 1551 елда язылган «Казан тарихы' % Иш-Мөхәммәднең 1605 елда язылган «Шәех-Гали китабы» исемле тарихлар һ. б. булып, алар нигезендә Сәйед Җәгъфәр үзенең секретарена болгар тарихы язарга кушкан, имеш. Фәрһат Нурутдиновның язуына караганда. Бахши Иман бу бурычны 1680 елда бик шәп итеп башкарып чыккан. Шуннан соң бу яңа язылган тарихның бер — XIX гасырдагы күчермәсе, Казагыстанның Петропавловск (Кызыл Яр) шәһәре *»болгары» Ибраһим Мехәммәткәрим улы Нигъмәтуллин (1916-1941) кулына килеп керә. И. М. -К. Нигъмәтуллнн 1939 елда аны ^борынгы болгар» теленнән урыс теленә тәрҗемә итеп чыга? Ул аны тәрҗемә итеп бетерү беләы, НКВД чекистлары килеп җитеп, Бахши Иманның гарәп хәрефләре белән борынгы болгар телекдә язылган китабын «алып китәләр». Урыс телендә язылган тәрҗемәгә «хөрмәтләре» зур булу сәбәпле, алар аңа тнмнләр. Бу кешеФәрһат Нурутдиновның анасы Рәшидз абыстайның бертзтган абыйсы була. Шулай итеп егерме өч яшендәге егет бөек Болгаркың борынгы тарихларын. әдәбият истәлекләрен «саклап» кала. Шуннан соңгы елларда П. М. Нигъмәтуллин Герман сугышы фронтында һәлак була, анын, язмалары анасы Латыйфада (14-15 дәфтәрдә)


65

алар 1976 елда Ф. Нурутдинов кулына эләгәләр. Ләкин бу дәфтәрләр дә Ф. Нурутдинов дачасында сакланып, аннан урланганнар. Алардан Ф. Нурутдинов тарафыннан яртылаш кына күчерелгән «Җәгъфәр тарихы», «Шан кызы дастаны' % «Бараҗ дастаны» кебек кенә сәхифәләр калган.

4

Мондый әкиятләргә фәнни эш белән шөгыльләнгән кешеләрне-археографларны, текстологларны ышандыру мөмкиндер, дип уйламыйм. Югарыда без татарда борынгы әсәрләрнең бердәнбер нөсхәдә калу очрагын археографик материал нигезендә инкярь иттек инде.

Инде хәзер, 1916 елда туып, бер төрле филологик, тарихи белемнәрдә хәзерлек күрмәгән Ибраһим Нигъмәтуллинның 1939 елда, кыска гына вакытта, зур күләмле, XIX гасырның ниндидер катлаулы гарәп почеркы белән, инде мең ел злек болгарлар сөйләшкән, аңлашылмаган телдәге хезмәтые укып, төшенеп, урысча тәрҗемә итүен/берничек тә ышанып булмый. Шулай ук борынгы һәм урта гасырлардагы болгарлар гына кулланган тарихи реалийлар (этнонимнар, топонимнар, гидронимнар-антропонимнар, мифологик, астрономик) һ. б. атамалар, хронология бирелеше дә — кеше ышанмаслык бер саташу. Моның мисалын татар әдәбияты ядкарьләрен эшкәртү тәҗрибәсеннән күрергә мөмкин. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләп чыккан бер болгарчының ике ел дәвамында XVIII гасыр кулъязмасындагы текетны 63 бит (машинкада басылгач) күлэмдә эшләп биргәнлеге архив документлары ярдәмендә раслана ала.

Инде хәзер «Җәгъфәр тарихы», «Бараҗ дастаны», «Шан кызы дастаны» кебек әсәрләркең кулъязмалары никадәр күләмдә булганлыгын санап чыгарыйк.


66

«Җәгъфәр тарихы»ның 1-11 томнары 550 бит чамасы. һ. әр биттә уртача 43 юл, һәр юлда 60 билге. Димәк, бер басма биттә 2400 дән артык билге туры килә.

Кулъязмада һәр биткә уртача 750 билге салганда 550 битлек басма китап (**Бараҗ тарихы») 1700 битлек кулъязма тәшкил итә.

Боларга «Шан кызы дастаны' % «Бараҗ дастакы» кебек (419-?) = X битле китапларны да кушсаңДягъни Фәрһат Нурутдиное дачасында «юкка чыккан» сәхифәләрне) әлеге болгар мирасы 3000 биттән дә ким булмаган кулъязма булырга тңеш була. Мондый күләмдәге есәрне Ибраһим Нигъмәтуллин 1939 елда түгел, 1929 елдак башлаган булса да күчереп бетерә алмас иде. Чөнки полеография, филологик һәм тарихи зрудкция буенча аның хәзерлеге, катырак әйткәндә, надан дәрәҗәдә булган. Ә инде борынгы болгарлар дәверендәге хронологияне (әле ислам кабул иткәнче булган даталар да күп) григориан стиленә, шул хәтле Европа фәне тәгәллеге белән кем күчерде икән соң?

Ибраһим Нигъмәтуллин дәверендә 1916 елда туган татарларга. югары филологик белем бирерлек (мөселман эрудициясе турында сүз бара) мөмкинлек 1926-1927 елларда һич булмаган.

«Җәгъфәр тарихы» һ. б. кулъязмаларны катлы-катлы югалтуны НКВДга гына сылтау, карт төлкенең койрыгы беләы себереп, эзен югалтып йөрүенә ошый.

«Җәгъфәр тарихы»ның чыганакларына килгәндә аның авторына үзенекеннән башка бер тарихи чыганак та юк. башкалар бар да ялган тарих калдырганнар, борынгы болгарлар гына бөтен дөньяда иң таралган, иң мәгълүм халык. Ул автор өчен урта гасырлардан калган карталар да, нумизматнка,


•л'--. '.;;;'Г:.;.. /. •'• '. '. • '•» ••''''•' ': « .» 67; •.

эпиграфика, археология, шәҗәрәләр материалы да, язма әдәби -фәнни ядкарьләр дә дөрес түгел. Гомумән, урыс елъязмалары да алар уенча яртылаш кына дөрес булып чыга. Андый зур тарихлар XIX гасырга кадәр килеп җкткәч, алар турындагы хәбәрләр татар укымышлыларына, мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗанигә, Каюм Насыйрига, Ризаэтдин Фәхретдиневкә, Гайнетдин Әхмәровка, Морад Рәмзигә, Ь. ади Атласовка, Галимҗан Барудига, Сәйед Вахидига һ. б. мәгълүм булыр иде. Инде фальсификациянең башы Баһаветдин Вәисевтән (1819-1893) башланган дияргә була, ул үзен болгар ханнары

1

нәселеннән дип игълан иткән дип языла .

Моңа нигез булып аның туган авылы Мулла Илендә (Татарстан, Зеленодол төбәге) сакланган нәсел шәҗәрәсе хезмәт иткән булса кирәк. Ул шәҗәрә фәндә «Шәех би шәҗәрәсе» дип мәгълүм. Аның Мулла Илендә XVIII гасырда кабер ташына язылган варианты һәм берничә нөсхәдә кәгазьгә төшерелгән текстлары билгеле. «Шәех би шәҗәрәсе»нә беренче тарихи анализ ясаган кеше тарих фәннәре докторы Миркасыйм

п

Госманов булды . Аның хезмәтендә әлеге шәҗәрәнең 1758 елгы кулъязмасы буенча алынган тексты китерелә. Текстның үзәк чылбыры түбәндәгечә бәян ителә. Ул Баһаветдин Вәисев бабасыннан борынгыга таба языла: Вәис, аның атасы Ишмөхәмәт хафиз, аның атасы Ишбулат, аның атасы Айтуган, аның атасы Ирҗиймас, аның атасы Теләш, аның атасы Йалмыш, аның

Алишев С. Взгляд из сегодняшнего дня // Веч. Казань. — 1990. — 5 января.

Усманов М. А. Татарские исторические источники XVIIXVIII вв. ~ Изд-во Казанского ункверситета, 1972. — Б. 180,


68

лЧл

атасы Сәед-Әхмәт, аның атасы Шәйдәк, анъщ атасы СәвдГали, аның атасы Шәехби, аның атасы Тәмти Хатаи әл-Болгари. Шәҗәрәдә төп баба Тәмти иеемле кеше, Хатай (Кытай)

«,

ыруыннан булып, Болгар олысында яшәгәнлеге аңлашыла. Хатап (Катай) кабиләсе — татар җенесеннән, Болгарларның кабилә ыру этнонимнары арасында катайларның булуы мәгълүм түгел, шунлыктан Баһаветдин ишаннын да болгар ханнары нәселеннән бзтлуны дӘгъеӘ итүе бер дә ннгезле түгел.

Әлеге шәҗәрәдә кыпчак теленә хас булган «ш» лаштыру күренеше чагылган Шәйдәк антропонимы да, Ишмөхәммәт, Ишбулат, Теләш, Йалмащ кебек кеше исемнәре дә нәселнең татарлыгын (аеруча Нугай урдасы татарлары гасырыяда) раслый.

Мнркасыйм Госманов Тәмти Хатаи нәселенең Тау ягына күчү чорын XIV йөз ахыры дип билгели. Аның белән бу фикердә килешми мөмкнн түгел.

Баһаветдиннең башка тарихи язмалары мәгълүм түгел, ләкин аның, заманыкда, ике шигырьләр китабы басылган булган. Ул әсәрләре әдәбият тарихчылары тарафыннан өйрәнелә . Б. Вәисевнең иҗатында үзенең болгарлыгына басым ясаган, болгар тарихы темалары күренми. Ихтимал аның бу эше сүз пропагандасы аша баргандыр. Югыйсә, аның мөридләрен Казан арты авылларындат әлеге ишанның карашларын пропагандалап йөргәндә, кыйнап җибәрә торган булалар. Халык арасында киң теләктәшлек таба алмаган Баһаветдин ишан сектасы 1882 елда жандармерия тарафыннан тар-мар

Татар әдәбиятьт тарихы, Алты томда, 2 том. XIX йөз татар әдәбияты. — Казан, 1985. — Б. 473-483.


69

китерелә, аңа иярүчеләрнең активлары Себергә еереләләр . Баһаветдин Вәисевне Казанда психик авырулар йортына ябалар һәм ул шунда үлә. Шул вакыттан сещ хәрәкәт 1905 елга хәтле сүрелеп кала.

« 1905 елдан соң сәяси ирекләр чыккач, Баһаветдин Вәисев карашларын аның улы Гайнан Бәисев (1878-1918) пропагандалый башлый. Атасының ейрәтүләре нигезендә сектантлар оешмасы тәзи. Бу кеше Казанда үз йортында атасының фантазиясен яңартып, аңа хөррият мөмкинлекләре биргән карашларын кушып җибәрә. Әлеге яңа ишан үз фикерләренә колак салган адәмнәргә көне-төне вәгазь укый. Аның артыннан 1905 елның көзеннән 1908 елның язына кадәр мөркд булып йөргән Казак сәүдәгәре Габдулла Килдишев, яңа ишанның бушбугазлыгын. надан һәм амбицияле бер кеше булуын төшенеп аңа иярүен ташлый. Габдулла Килдишев Гайнан Вәиеевнең кемлеген һәм аның нәрсәгә өндәгәнен фаш итеп «Гайнан Вәисев тозагы» (Казан. 1908, 93 б.) исемле китап язып бастыра. Бу китапта Вәисиләр хәрәкәтенең бернинди азатлык хәрәкәте булмаганлыгы. Гайнан Вәисевнең интригак һзм тупас бер адәм булганлыгы ачыла. Хәрәкәтнең бер нинди нәзари нигезе булмый. Аларның бер демагог булулары хакында Габдулла Килдишев китабының III бүлеге «Вәисиләрнең тәгълиматы нидән гыйбарәт»тәк бер өзек китерәбез; «Вәисиләрнең кулларында үвләренең мәзһәбен дә мәсләкләрен өйрәтерлек итеп язылган бер китап, мәҗмуга, йәхуд мөгаен, бер программалары юктыр. Тәгълиматлары фәкать агыздан

Алишев С. Взгляд из сегодняшнего дня // Вечерняя, Казань, — 1990. — 5 января.


70

агызга нәкыль итү тарикы илз генәдер. Шул сәбәпдин бунларның алдаулы тәгъдиматлары кеннәк көн үзгәреп, заманның башкаруы илә һаман яңара бара дияргә мөмкиы.

Бән вәисиләр компаниясена катнашкандан соңра һәр көн еәүдәмездән бушанып, кибет япкач, Яңа Бистәгә Гапнан Вәисевнең ханәсигә барып, мәҗлесенә дәвам итә идем. һ. әр көк кич сәгать 12 ләргә кадәр, хәтта бәгъзе вакытларда еәгать 3 вә 4 ләргә кадәр месәхабәдә була торган идем. Гайнакныд ушбу вакытларда биргән мәгънәсез «тәгълиматлары» з^шбулардан гыйбарәт була торган иде».

1. Әгәр дә сез, хөкүмәт тарафыннак бәгъзе бер мәхкямәләргә чакырылеаңыз, повесткәләрне кабул итмәңез, повесткәгэ имза кылмаңыз. «Без граждански власт тарафыннан килгән язуларкы кабул ктмимез, Әгәр дэ бездә йомышыңыз булса, безнең кәнсәләрнямезгә мөрәҗэгать кылыңыз. Кирәк булган җавабыңызны шунда, безнең духовный атамыз Сәрдар Вәисевдән алырсыңыз», — диеңез,

2. Әгәр дә фаразан сезгә тугъры килсә, яичек булса бер мәхкәмгә барырга, ул вакытта анда баргач, бүркеңезне салмаңыз, һ. зм дә кергәч әч мәртәбә кычкырып тәкбир әйтеңез. Соңра: «Бу нинди мәхкямә? Сезләр, кемнәрсез? Ни эшлисез? Сез кайсы диндә, вә кайсы мәзһәбдән, вә ^сайсы сословиядәнеез?» — дип, хакнмләрдән сораңыз да, соңра бик кычкырып, гайрәт илә ушбу җавабларны биреңез:

*»Йа ни татаркн, ни крәстиянин. ни раскульник. нк идул-

Нәкыль итү — тапшыру. Тарикы — ысулы, юлы. Мәсәхабәдә -фикер алышуда.


71

паклунник, далсе ат татар такуе различия, как нибу ат зимлэ, и как агун ат вадзтйу, ни земишивуйемсз, ни эвчум разными ат них, умум, думум убщагу ни имием. Мижду сабую ыетаруврфски убшества меселман. ваисевски бужи пулк. Йа вира ви-рую мехәммәдәнски. рилигия ханифк агзамаски, сиктә әһле валҗамзгать сөнпитски, абряд как есть мөхзммәдзыски, әлмисакдан бпрле меселман, к павикиюшчи түлкү адна духауный, вирхауный власт началства, а ни граждански власт», — диеп.

3. Биргән җавапларыңызга карамыйча сезләрые хөкем итә башласалар, «Без, ни падвидумствинный граждански власт началства, ви ни имеети права, безгә хөкем итәргә», — днеп, прутист биреңез, пруткетларыңызга да илтифат кылмасалар, үл вакытта үзләренз курыкмаенча бик каты торыңыз. Сезгә һичбер бер эш эшли алмаслар. (Сүгү өчен дә сүзләре һәр каюсы тәгълимдер. Мәсәлән, буның әчен зт!пбу сүзлзрне өйрәтеләдер:

«Ви антихристичесьси, рилнгийузный разбзткнирсн, пракләтә ви, анафим пракләтә, тыйсәчзкратнә праклзтә, анафим пракләтә, ви бләдек ви еск»«}»

4. «Безгә иярмзгән, мөселман исемендз йөргзн кеше-

лзрнең һәммәсине без — татар — дип атыймыз. Татар мзҗүс

с. дигзн сүз. Хосуйк Мангулнядзге татарлар атзшпзрзстлзр,

безләр татар исеме илэ исемләнгән кешелзрне мөселман димимез. бзлки динсезлзр һәм крәшенләр димез». (11-14 бб.). Кнтерелгән ^зек тулаем «Болгар әл-җздид» клубының кредосы булып тора, Шулай ук пу әзектән Фзрһат Нурутдинов һзм аның клубының татар халкына карата, сукыр дошманлыклары

Атзшизрзстлзр — утка табынучылар.


72

«Татар-денеез дигән еүз ул», «Мы будем булгарами» дип язылган сүзләренең чыганагы да шул Гайнан Вәисев варисларыныкы икәнлеген имзаларыянан танып була иде.

Г. Кильдишев*китабы Гайнан Вәисевтә бер төрле дә тарих юклыгын күреәтә, аларның программалары да гел еүгенүдән торган.

1920 еллар ахырында Казанда Академик үзәк эзләнүләре вакытында да вәисячеләрдә бернинди тарихи документларкың юклыгы күренә .

Димәк, «Җәгъфәр тарихы» әсәренең табылу тарихы бик шөбһәле, аңа кадәр мондый әсәр булу файдасына бер археографик материал да күренмй. Гайнан Вәисев варислары арасын-

4

да туган бу хезмәттә, бүгенге заманда борынгыга карата туган уйдырма ята, Ул фикер буенча **әлмисактан бирле борынгы, көчле мәдәни болгар халкы** булган һәм хәзер дә яшәп килә. Бүгенге татарлар алар килмешәкләр, болгарларны изүчеләр дип игълан ителә:

«Пусть, наконец, упадет траурный флаг «алам» и закончитея страшная эпөха расистско-шовинистческой дискримияации

г^

булгар в России и Татарстаке»«, «Б»^рынгы әдәби җәүһәр» выеескасы артына яшеренеп дошманлык фикерен чәчкән Бахши Иманның «Җәгъфәр тарихы** яидән гыйбарәт соң? Кыскача шуңа ^кталып үтү кирак булыр. «Җвгъфәр тарихы»ның ике томнан торганы башта күрсәтелде инде.

М. В. Потомки булгар (о жителях поселка «Янгы Булгар») //Красная Татария. — 1927. — 11 июня.

Булгары и мировая цивилизация//Бахши Иман. Джах1фар тарихы. Том первый. Оренбург, 1993. — Б. 347.


73

Аныа береңче. томы Ф. Нурутдиновнын, кереш сүзе белән ачыла5-6 бб. Гази-Барадж тарихы. Летопись Гази-Бараджа — 7-186 бб., Гази Баба. Жизаеописаыие Гази-Бараджа (1262 год)

*

186-188 66. Мохаммед-Амин. Праведный путь или благочестивые деяния булгарских шейхов. 1483 г,189-200 бб.

Мохаммедьяр Ву-юрган. Книга Бу-юргана. 1551 г. — 201295 бб. Иш-Мохаммед. Книга Шейх-Гали. 1605 год. — 296-308 66., Отрывки текстов летописей свода. — 303-323 бб., Булгары и мировая цивилизация. — 324-347 бб. (Соңгысы 1979 елда Ф. Нурутдинов тарафыннан язылган). Краткий словарь средневековых булгарских географ!шеских названий и терминов (Ф. Нурутдинов тарафыннан язылган). Краткий словарь средневековых булгарских географических названий и терминов встречающихся в «Джагфар тарихы» — 348-387 66, Исторические карты? составленные И. М. -К. Нигъматуллинным на основе данных «Джагфар тарихы** и генеалогическое древо подготовленное Ф. Г. -Х. Нурутдиновым (вкладыш) — 388-393 бб.

«Җәгъфәр тарихы'*ның икенче томы өч кисәктән гыйбарәт. Ул урыс телендә язылган, 350 данә тираж белән чыккан. Аның эчтәлеге түбәндәгечә:

Часть I. История Булгара (С древнейших времен до начала XIII в.) — 7-57 66.

Бу кисәктә янә дүрт бүлек бар.

Глава 1.  Начала булгарской истории

Жизнь и суеверие древнейших людей. Мифология предков булгар. Расселение булгар

Гдава 2. Эпоха древнебулгарского царства Идель Попытка Иделя завоевать юг Азии Войны Иделя с Персией и Грецией


74

Гуннский период истории Булгарии Идель в период раздробленности

Глава 3. Булгарское государство в Кара-Булгарский период (ҮП-середина IX в.)

Булгария и хазары

Булгария в правлении царя Айдара

Перенос столицы Булгарии из Киева в город Болгар

Глава 4. Булгарское государство периода 1 эмирата (8651236 гг.)

Борьба Булгарии и Хазарской орды за гегемонию в Восточной Европе

Воцарение и политика Алмыша Джафара

Прибытия Великого посольства

Реформы Алмыша

Усиление феодальной эксплуатации в правление «слабых царей»

Булгария в правлении Талиба «Время правлений трех братьев»

Начало борьбы Масгутовичей с Ашрафидами

Борьба царя Адама и его сына Шамгуна с натиском кочевников на Булгарию

Везирство эмира Колына

Феодальная реакция в правлении. Анбала и переход власти к Отяку

Булгарня в начале правления Габдуллы Чельбира

Попытка Чельбира пробиться на Ближний Восток и в Индию

Усиление власти Чельбира внутри Булгара и в Северо —Восточыой Руси


76

Первое столкковение булгар с монголами Чкнгиз-хана,

Борьба Булгарии с монголо-татарекими нашествиями и натиском восточнорусских феодалов

Глава 5. Культура Булгарии цериода 1 эмирата

Часть II. Книга о национальных праздыиках Булгар58-108 бб.

От мифа — к празднику. Нардуган. Науруз. Сорен. Сабантуй» Шиллык. Чачак байрамы. Субаш. Джиен. Яңгыр боткасы. Чумар (Самар) боткасы. Каз өмәсе. Каз канатларын сыдыру өмәсе.!

Часть III. Статьи и заметки:,

Чельбир и Болгария

Кул Гали — о Газане и о своих плаваниях

Кул Гали — о Башгу и Барысе

О Казани

Булгария и монголы ч

Календарь булгар

Метрология булгар

Словарь булгарских слов

^

Важнейшие символы и гербы родов, городов и губерний булгар

Кул Гали о событиях 1183 года

Булгарский летописец о Шах-Гали

Письмо Кул-Ашрафа турецкому султану Сулейману Кануни

Күренә ки, ике китапта никадәр тарихлар, проблемалар күтәрелә. Боларның бөтенесенә карата фәнни карашның зур өлеше матбугат битләрендә чыккан мәкаләләрдә һәм бу


76

хезмәттә чагылды . Алардан чыгып караганда «Җәгъфәр тарихы» әсәренең бүгенге фәнни казанышларга ябышкан паразкт бөҗәк белән бер икәне күренә. Монда фальсификациянең бүгенге журналистлар файдалана торган ыеулы, ярты хакыйкать өстенә өелгән булек— бүлек ялганнар тасвирлана — «Җәгъфәр тарихы»ның һәр битендәге ялганны аерып күрсәтү өчен дистәләрчә кәгазь битләре тутырырга мөмкин булыр иде. Бу эш татар халкының тарихы, мәдәкияты өстендә зшли торган галимнәрнең игътибарларын төп эштән аерып, аларны шушы мәгънәсезлек белән шөгылъләыергә мәҗбүр итү өчен эшләнгән әйбергә ошый. Әлеге китаплардагы Кол Гали һ. б. турындагы ялганнар]й матбугат битләрендә күрсәтелсә дә, аннан тагы да берничә анализ мисалы китерү кирәк булыр. «Җәгъфәр тарнхы»нын. беренче томындагы Казан ханлыгы оешу дәверендәге сәхифәдән (233 б. }-

«В 1436 году, воспользовавшись расколом Кыпчака и ногайцев ка стороны хана Улуг— Мохаммеда, Кичи-Ахмеда и Саид-Ахмеда, эмир Ябык-Мохаммед отправил свонх послов к Улуг-Мохаммеду и получил от него грамоту с признанием независимости Булгара в обмен на выплаты дани ногайцам и тюркеким ханам и содержание тюркских ханов с нх мүрзами на время их службы Булгару для высокой связи эмиров Булгара с добрыми тюркекими землями. Общая сумма дани не'превышала прежние лостоянные выплаты татарам, весьма

ААхметзянов М. По поводу одной публикации... //Независимость. — 1993. — N 4 (6); Ахметзянов М. Турусы на колесах, или о ноеых фальсифнкациях в истории татарского народа //Идел. — N 5. — Б. 53-56.


77

еноеные, и Ябык-Мохаммед с радпстью согласился на эти условия выхода Булгара из под влияния Кыпчака».

Тарих авторы монда 1436 елда Идел буенда барган тарихи вакыйгаларны үз белдегенчә үзгәртеп боза. Алтын Урданы Кыпчак һәм нүгайлар итетт карап, аларны Олуг-Мөхәммәд хан,

*

Кече Әхмат (дөресе Кече-Мехәммәд ! һәж Сәйед-Әхмәд ханнар тирәсенә тарката. Бу вакытта Нугай урдаеы урыннары Күк Урда дип атала» С^әйед— Әхмәд Еүк Урда ханьс була, Кече Мөхәммәд 1433-1459 өлларда хан пулып Сарайда идара итә. Олуг-Мөхәммәднең 1436 елда Болгарга бәйсезлек бирү турында ярлык язып йерерлек вакыты булмый. Гому-шән» Болгар шәһәрендә 1431 елны Федор Пестрый һөҗүменнән еоң, җимерелгән хәлдә, бәйсезлек игълан итерлек берәр әһамиятле көч калу мәмкинлеге юк. Эчкеле Хәсән Болгар олысы солтаны булып саналса да. Яңа Казанда (Яңа Болгар) идарә итеп, шунда үлгән Ябык-Мөхәммәд исемле идарәченең Болгарда пулган, йә булмаса дөньяда барлыгы турында да тарихта йер еүз дә юк, Гомумән, Болгар олысында бу вакытта күпчелек татарлар һәм алардан кала угор телле бисермәннәр ген^ яшәгвн. Болгар нсеме, шуч шәһәр халкына нисбәттә кулланылган, яки Болгар олысы солтанын **болгарский князь» дип атаганнар.

Урыеларның 13дО, 1395, 1411 еллардагы һөҗүмнәре вакытында Болгар, Җүкәтау, Кирмәнчек шәһәрләрендв татарлар һәм соңгы икесендә бисермәннәр дә булуы елъязмаларда ачык язылган « Бисерменнәрнең бүген^е удмуртларның бер этник

төркеме икәнлеге берәугә да сер түгел. Бәйсезлек игълан

Источники по истории Татарстана (ХУ1-ХУ111 вв.). — Казань, 1993. — Б. 8-10.


78

итәрлек болгарлар бу дәвердә хәзерге Чабаксар тирәсендә дә

X калганга ошамыи.

Болгар шәһәрендәге солтаннар берсе дә болгар нәселеянән түгелләр, алар Чынгыз баласы — Җүҗи токымыннак гына куела алганнар, Урыс елъязмаларын тулаем инкяр итү бер нигезсез фикер. Аларда, тулаем булмаса да, тарих чагыла һәм мәгълүматлары гарәп, фарсы. төрки тарихи чыганаклары белән ярашалар һәм бер~берсен тутыралар.

«Җәгъфәр тарихы»ның бишенче бүлеге «Булгар е правление Ябык-Мохаммеда и Габделъ-Мумина»дан бер езек. Бу өзектәге админиетратив урта гасыр терминнарын никадәр тупас фальсификацияләү ятканы күренә:

237 б. «Овладев городом Габдель-Мумин отпустил из него Якуба с сыном Гали-бея Айдаром в Серкач к Касиму и пригласил отца прибыть к нему. Ябык-Мохаммед въехал в Казань н произвел назначение хана Махмудтека улугбеком Казанского иля. Мирским властям всех стран объявил о восстановлении единства Булгарской Державы под высокок властью сеидэмиров Ашрафидов и велели офнциально сноситься с сеидами через их мирских слуг — казанских и черемшанских улугбеков. Секдовы дворы были устроены в Казанн, Әчке-Казане, КорымЧаллах и Уфе, а Казань получила право управляться собственным Магистратом. Этот Магистрат получил название «Тюмэн», нбо в баликах Казанн было тогда 10 тысяч дворов. Вся держава была поделена на восемь губерний (клей, вилаетов), из которых только Казанская управлялась улугбеками из наемных ханов, а остальные -улугбеками из местных беков. Но как раз у казакского улугбека-хана прав было меныне, чем у других улугбеков. В Казакп ему выделялся на время его


службы лишь маленький двор в Югары Кермане, который позднее был немного расширен, а в иле — несколько аулов Ханской части Казанского вилаета, Хан мог судить лишь в Ханской части Казанского иля.

Прочая часть Казанского иля называлась Тарханной и

4

управлялась иналами округов — Казанекого, Джурийского, Алатского, Лаишевского и Субашекого или Джебельстанского — из тарханов. Во главе Джурийского округа, центром которого был вначале балик Старые Джури, а потом — Новые Джури, ставились потомки тархана Султан — Мамета, во главе Казанского потомки тархана Кураиш бия, во главе Алатскоглпотомки тархана Арслана, во главе Джебельстанского-потомки Талкыша начиная с его сына тархана Даниля. во главе Лаишевского потомки Алтынбека...

Кроме Казанского иля в Державе было еще семь следующих губерний: Арский иль, Нукратский иль, Чаллы-Черемш&нский или Чулманский иль, Симбирский иль, Иштякский иль, Агидельский иль и Башкортский иль,

Улугбеками Арского иля были потомки Абдаллаха ибн Башту. Вначале их владения располагались в верховьях Хонтурчи и на Болыпом Черемшане, и еын Абдаллаха — Буляр и его сын Салман уже владели этим округом с центром в КюльБалике...»

Бу сәхифәләр Болгарның һәм Казан ханлыгының XV гасыр урталарындагы чын һәм ялган ханнары, андагы хыялый административ бүленешләр, идарә системасы, династияләр шәҗәрэләре белән чуарланган, Татар тарихыннан сакланып калган шәҗәрәлар, ярлыклар» кабер ташлары, җирле риваять легендалар һәм, ниһаять, урыс тарихи елъязмалары, татар


80

шагыйрьләре — Максуди, Мөхәммәдьяр Мәхмүд хаҗи углы, Шәриф Хаҗйтархани (Кол Шәриф), Касыйм Ибраһим углы, Садыйк әсәрләре һ. б. чыганаклар алда китерелгән өзектәге хәбәрләрнен; түпас бер фальсификация икәнлеген күрсәтәләр.

Фальсифякаторлар Казан ханлыгындагы 1437-1445 еллардагы аерым фактларны шәхесләрнең исемнәрен (Гали би, Олуг Мөхәммәд, Якуб, Касыйм, Мәхмүдәк) кертеп, алар тирәсендә уйдырмалар өелә башлый. Тарихта булган шәхееләрне кертеп, әсәргә тарихилык төсе кертелә.

Казан ханлыгындагы хан властен ирке чикләнгән бер хаким итеп, аларны мифик Болгар идарәчеләре итеп раслатуның бер хаҗәте дә булмаган. Казан ханлыгын Сарайда хан булган Хәсән Солтан, Габдулла хан, Олуг Мөхәммәдләр оештыралар, анда бикләр биге утырмаган,

Гомумән, Казан ханлыгы оешкан дәвердә анда олыс биге дәрәҗәсен алган ханнар, Җүҗи нәселеняән булган солтаннар, хакимлек итә. Болгар һәм Казанда бернинди чыганаклар белән дә расланмаган «әшрәфиләр» династиясенв урын булмый. Фәнни архивларда саклаяучы сәйедләр шәҗәрәләре дә, аларның хан ихтыярындагы кешеләр икәнлеген генә күрсәтәләр. Бүләр улы Сәлмән дигән шәҗәрэ дә юк. Алтын Урдага 1330 елда Мәмлүкләр дәүләтеянән җибәрелгән миссионерлар арасыңда Сәлман фарси, Әнәс сәхабә, Әбүзәр Гаффари һ. б. килгән дини нәселләр гражданлык властена ия булмаганнар. Билэрнең Бүләр атамасына күчешен дә **Җәгъфәр тарихы» нигезендә аңлатып булмый. Монгол чыганакларында болгар җирен Билерман дип атыйлар. Кайбер шәжәрәләрдәге «Бүләр хан»ның тарихтагы конкрет кайсы хан булганлыгы мәгълүм

түгел.


81

Казан ханлыгын адмннистратив яктан округларга бүлү дә бер фальсификадия. Тарихи чыганаклар дәүләтнең Алат, Гәреч, Арча 3 Җөри, Нугай юлларына, аларның исә үз чиратында I олысларга буленехпен хәбәр итәләр, Тау ягы «Җәбәлстан» тер* I * миңы, борынгы чыганакларда күренми, ул атама XIX гасырда гына тамәлгә кергән булырга ошый. XVII гасыр татар чыганагында ул «Тау ягы» дип, татарча аталган. Тау ягын «Субаш» дип атау исә фальсифнкацияне баш-аягы белән тоттыра торган термин. Субаш дип елга башланган авылны атыйлар. Ихтимал Субашта тарих авторлары чуваш этнонимының элгәресен күрергә телиләрдер. Ө чуваш этнонимы Субаштан түгел, суастан ясалган (марича: еуас — татар, суасла мари — чуваш), Олыслар белән Казан ханлыгында биләр (бикләр), морзалар идарә иткәи, анда иналлар булуга ышану әчен документлар кирдк. Казан ханлыгында ил исеме белән ясалган авыллар аның җирләренә Нугай урдаеыннан чыккан татар ырулары утыруы белзн бәйле булса кирәк. Болгар телендә исә авыл сүзенә адекват термин «Йал» булган.

Казан ханлыгыкда Христиан Бвропасындагы кебек магистратлар, округлар булмаган. Аның административ идарә сруктураеы да 1286 елга кадәр булган Бххлерман дәүләтендәгечә (ягъни Биләр дәүләте) тугел, ^ Алгын Урда дәүләтенең эчке тезелешенчә барган.

«Җәгъфәр тарихы»ннан кнтерелгән бер өзектә генә тарихи беренче кул чыганакларга туры килмәгәв никадәр тарих бозу бар. Аның һәрбер кызыл юлдан торган абзацларыкыа фальшивка икәнен исбатларга мөмкин, Ченкн алар жәгълүм тарихи чыганакларны бозу, үзгәрту нәтиҗәсендә язылганнар.

82

3. АРХЕОГРАФИЯ, ТЕКСТОЛОГИЯ ЯКТЫЛЫГЫНДА

ХИСАМЕТДИН МӨСЛИМИНЕН

«ТӘВАРИХЕ БОЛГАРИЯ» ӘСӘРЕ

Татар язма культурасының бер ядкаре булган «Тәварихе Болгария»' әсәре, узган гасырнын беренче яртысыннан бирле

*

зыялы жәмәгатьчелегебезнең игътибарын үзенә җәлеп итеп килә. Бу игътибарның төп билгесе булып, әсәрнең дистәләрчә кулъязма нөсхәләрдә саклануы, таралуы дип уйларга һәм күрсәтергә тулы нигез бар.

XIX гасырның икенче яртысында аңа инде урыс тарихчысы С. Шпилевский һәм бераз соңрак татар тарихчысы

2 *

Ш. Мәрҗани һ. б. игътибар итәләр. Беренчесе бу әсәргә чын тарихи чыганак лип якын килсә, икенчесе аның тарих икәнлеген инкярь итеп чыга. Тарихчы галимнәрнең капмакаршы фикерле бәяләренә дә карамастан. «Тәварихе Болгария»

з __ әсәренә карата укучының игътиоары кимемәде. Казан оасма-

ханәләрендә аның 1870, 1887, 1902 елларда өч мәртәбә басылып чыгуы, укылуы, татар китап репертуарында әсәрнең саклануы хакында сөйли.

Шпилевский С. М. Древние города и другие булгаро— татарские памятники в Казанской губернии. — Казань. 1877. — Б. 91-100.

Мәржани Ш|*Ьлйеҗаш|,, Мөетефадел—әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан. 1897,Ң. 206-224.

3

Китапның түлы исеме: Рисалә-и тәварихе Болгария фи

е

зикри Мәүләна хәзрәти Аксак Тимер вә хәрабе шәпр» Болгар.

^.

Казан, 1870. — 40 б.


 

83

Нинди максат белән язылган соң бу әсәр һәм ул нинди проблемалар күтәрә? Озак еллар дәвамында «Тәварихе Болгария»гә карата бәядә әдәбият белгечләребез Ш. Мәрҗани

\

дәрәҗәсенә кадәр дә күтәрелә алмадылар, аның материалына сукырларча иярү генә булды, Шулай ук Татарстан тарихчылары да аңа карата бернинди тәнкыйди якын килү мөнәсәбәте күрсәтмәделәр. Моны безнең гасырның 40-60 еллардачыккан фәнни басмалар мисалында күрергә мөмкин, Билгеле бу өлкәдә «Тәварихе Болгария»нең текстологик яктан эшләнгән фәнни-тәнкыйди тексты булмазг да торгынлыкка сәбәпче булгандыр.

1927 елда татар графикасы өстән кушып, мәҗбүри рәвештә латин (яңалиф) язуына алыштырылганнан соң да ул дәвердәге татар укучылары «Тәварихе Болгария» китапларын үзләренең кадерле «Коръән тәфсире», «Мөхәммәдия», «Кыйссаи Йосыф», «Ьәфтияк», «Ясин», «Бәдәвам» китаплары белән бергә саклыйлар, укыйлар, һәм үзләре төзегән авыл тарихларына тарихи чыганак итеп файдаланалар. Бу китап шулай итеп, чыганак буларак кимчелекле булса да, 1927 елдан соң бөтен яктан фәннән, язма мирастан, мәхрүм ителгән татар халкының тарихи, иҗтимагый һәм дини-фәлсәфи аңын саклауга ярдәм иткән китапларның берсе булды. Шул әсәргә карап халкыбыз үзенең әлмисактан бирле мөселман икәнлегенә инанды, тоталитар режимның иң караңгы елларында да иманын ташламады. «Тәварихе Болгария»нең Ш. Мәрҗани күр^-сәткән әсасле кимчелекләренә карамастан, әсәр сакланды. Ул

Материалы по истории Татарии. Выпуск 1. Казань,!948. — Б. 100-161; Борынгы татар әдәбияты. -Казан,Б. 444-446 һ. б.


84

вакытларда «Тәварихе Болгария»гә карата яшәп килгән каршылыклы карашлар әсәрнең жанры ачык билгеләнмәгәнлектән һәм халык алдында куелган проблемалары ачылмаганлыктан гына тудылар.

*

«Тәварихе Болгария» әсәрен Ш. Мәрҗанидән соң фәнни тикшеренү объекты итеп өйрәнү 1960 еллар ахырында гына башланды. Бу эшкә башлап керешүче тарихчы галим Миркасыйм Госманов булды. Аның тарафыннан әсәр тарихи чыганак буларак тәфсилле һәм әтрафлы өйрәнелеп, әсәрнең кайсы жанрга керүе ачыкланды . Бу тикшерүченең хезмәте «Тәварихе Болгария» әсәре тарихмы-юкмы? дигән сорауга ачык җавап бирде. Әсәр — тарих түгел, ә бәлки, әдәби-тарихи жанрга мөнәсәбәтле — дигән нәтиҗәгә киленде».

Ләкин бу хезмәттә дә «Тәварихе Болгария» әсәрендә нинди проблемалар күтәрелгән, ул ни эчен язылган, дигән сораулар җавапсыз калды. Хәер, аларны ачу тикшерүче тарафыннан максат итеп куелмаган да иде.

Үзенең структур төзелеше һәм исеменә уелган дәгъвасе белән «Тәварихе Болгария» әсәре беренче карашта тарихны тупас фальсификацияли. Ләкин, бу әле аңа карата әйтелгән соңгы хакыйкый фикер дигән сүз түгел.

«Тәварихе Болгариямнең кайсы дәвердә һәм аның нинди максат белән язылу сәбәбе киная белән «Икълимәләргә, ягъни географик урыннарга күзәтү ясалган бүлегендә ачыла. Әсәрдә тасвир ителгән географик тарихи мохит, яңа дәвергә,

Усманов М. А, Татарские исторические источники XVIIXVIII вв. — Казань, 1972. — Б. 134-158.

п

« Шунда ук. — Б. 156 ел.


85

XVIII йөзгә тәңгәл килә. Автор үзенең Русия империясе составындагы җирдә яшәгәнлеген сиздереп тора. Ул Себер, Кытай якларын, — Балтик буен, Европаны тасвирлаганда топономик атамаларны күбрәк урыс телендәге тәгъбирләр белән бирә. Мәсәлән: Пекин, Лена елгасы, Архан кальгасы, Кытай диңгезе, Рим, Латыйш кальгасы, Киев кальгасы, Волга елгасы, Ока елгасы һ. б, Идел-Урал, Көнбатыш Себер географиясенә караган гидронимнар һәм топонимнар татар телендәге атамалар белән бирелгән.

Мөслими үзенең әсәрен Ташбилге авылында, тарих һиҗриянең 992 елында, сычкан елында яздым, — дисә дә (бу руми ел белән 1584 елга туры килә), аның сюжетындагы ХУН-ХУШ гасырларга караган тарихи фактлар (мәсәлән. Идрис хафизның Өфе йортыннан кыйнап җибәрелүе, 1584 елда әле исән булган Касыйм бине Ибраһимны үлде дип раслау, XVIII гасырда гомере узган Надир шаһны Аксак Тимер белән бәйләү, 1791 елда үлгән татар язучысы һәм педагогы Ирнияз (Ишнияз) бине Ширниязны «Тәварихе Болгария» әсәре язылганчы ук (1584) үлде дип искә алу, ниһаять, бу әсәрнең фәкать XIX гасырның 30 елларыннан гына кулъязмалары мәгълүм булу һ. б. аның 1796 еллардан да иртә язылмавы ягын куәтлиләр.

«Тәварихы Болгария» әсәренең нинди максат белән язылганлыгына тәфтишкә керешү өчен тагын да бер өстәмә сорауга җавап бирми китеп булмый.

XVIII гасырда яшәгән татарлар, тарихларын шул кадәр буталчык рәвештә, мантыйкка сыймаган хронологик дәвердә күз алдына китерделәр микәнни соң? — дигән сорау туа. Шул сорауга җавап эзләп карыйк. Татар галимнәре кулында XVIII гасырда ук Әбелгазый Баһадир ханның, «Шөҗврән терек»,


 

86

Кадыйр Гали бинең «Җамигъ әт-тәварих», «Дербентнамә», «Угызнамә», Адәм галәйһи әссәлам, Чынгыз, фарсы, төрек солтаннарының шәҗәрәләре; татар биләренең, тарханнарының

*

зур шәҗәрәләре, елъязмалар, «Дәфтәре Чингизнамә» һәм дастаннар, ярлыклар, документлар булу бу халыкның тарихтан нык хәбәрдар булуы хакында сөйлиләр. Урыс тарихчыларыннан Петр Рычков һәм Карл Фуксның да әсәрләре әлеге фикергә куәт хасил итәләр, һәм әлеге тарихчыларның 1817 елга хәтле хезмәтләре басылса да, «Тәварихе Болгария»не авторларның искә алмаулары, Мөслими хезмәтенең соң төгәлләнүе һәм бүтән максатны күз алдында тотып язылуын күрсәтә. Мөслиминең замандашлары бу тарихның нәрсә икәнен һәм ни өчен язылганын яхшы аңлаганнар. Шунлыктан ул әсәрне тарихи тәнкыйтькә дә дучар итмәгәннәр диярлек. «Тәварихе Болгария» әсәренең максаты XVIII гасыр ахыры XIX гасыр башында зур галим һәм шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни һ. б. борчыган көчләп чукындыру, мөфтилек оешу, Шәригать, Коръән кушкан сөннәт фарызларның үтәлешенә мөнәсәбәтне ачыклау була. Әлбәттә, Мөслими үзенең хезмәтен патша самодержавиясе ялчысы булган Мөхәммәдҗан әлБорындыкый кебек мөфтиләрнең күзенә чалынмаслык итеп эшләгән. Без түбәндә аның хезмәтендә күтәрелгән төп проблемаларга тукталып үтәрбез. Аларны ачу өчен татар тарихының кяферләр игосы астына кергәннән соң башыннан кичергән җәберләре чылбырыннан агяһ булу кирәк.

1 Рычков П. И. Опыт Казанской истории древних и средних времен. — СП (б), 1768: Фукс К. Краткая история города Казани. — Казань, 1817.


87 т>

1552 елның 2 октябрендә бәйсез татар дәү ләвенең башкаласы Казан тәре йөртүчеләр һәм аларга кушылган мөртәдләр тарафыннан алына. Казан алыну белән бөтен татар дәүләте, мәдәнияте дә та$-мар китерелә, куллары мөселман канына каткан кяферләр мәетләрдән калган малны талап йөриләр. Көчсезләр, картлар, толлар, ятим балалар,гарипләр җәберләнә, йортларыннан салкын һавага куып чыгарыла, чукындырабыз дип аларны төрмәләргә салалар, салкын елга, күлләргә куып кертәләр. Урыс дәүләтенең бу вәхшилеген бер Иван Грозныйга гына аударып, аның белән Казанны таларга килгән 150 меңлек армиясен күләгәдә калдыру гаделлек булмас. Чөнки бу гаскәргә керүчеләрне Казанның байлыкларын тартып алабыз дип чакырган булалар. Яулап алучылар халыкның культура хәзинәләренә, диненә каршы да рәхимсез көрәш җәелдерәләр: сарайлар, мәчетләр, зиратлар, изге урыннар җимерелә, китапларны җыеп яндыралар. Шуннан соң мөселманнарны көчләп чукындыру башлана. Чукынырга теләмәгәннәрне Бөек Новгород, Вологда шәһәрләре тирәсендәге монастырьларга-төрмәләргә ябып куялар. Чукынудан баш тартканнарын тереләй бәкеләргә батырып үтерәләр. Бу вакыйгаларны урыс тарихчылары үзләре язып барганнар .

Мондый көчләү процессы Пугачев җитәкчелегендәге баш күтәрүләргә хәтле дәвам итә. Пугачев хәрәкәтеннән, татар һәм башкорт мөселманнарының чын милли-азатлык сугышларыннан куркып, Русия хөкүмәте кайбер сәяси ташламаларга барырга мәҗбүр була, шул исәптән мөселманнарны физик юл

История Татарии в материалах и документах. М., 1937. — Б. 145-146.


88

белән көчләп христиан ясау фикереннән дә тукталып торалар. Ләкин инде XVIII гасыр ахырына рәсми христиан саналган «керәшен» татарларының шактый күп санлы төркеме барлыкка килгән була. Бу төркем массалары исә, беренче уңайлык чы-

гуга, мөселман диненә күчәргә хәзер булалар. (Тагы йөз елдан соң, 1880 елларда һәм 1905-1917 еллар арасында керәшен саналган татарларның зур күпчелеге ислам диненә кире кайталар.)

XVIII гасырның ахырына мөселман татарларда дини белем бик йомшара. Мәчетләр тотарга ярамагач, күп фарыз эшләр үтәлми киленә. Җомга һәм гаед намазлары укуларга мөмкинлек булмагач, халык инде ал арны үтәүне авырсына башлый. Моның бик ачык мисалын Габдерәхим Утыз Имәни хакында язып алынган бер тарихи риваятьтән күрергә мөмкин:

...»Габдерәхим хәзрәтне Тимәш авылына имам итеп чакыралар. Ул анда барса, мәчеткә өйлә намазына да йөрүче булмый. Шуннан соң, Габдерәхим хәзрәт мәчеттән чыга да, кешеләрне күзәтә башлый. Авыл ирләре якындагы кабакка йөри торган булалар. Гадерәхим хәзрәт шунда бер Ибрай дигән кешенең кабакка таба барганын күрә дә, аны үз янына чакыра. Аңа әйтә: «Әйдә, Ибрай, минем белән өйлә намазын укырга кер!» — ди. Тегесе: «И. Хәзрәт, тәһарәтем юк бит минем», — ди. Габдерәхим аңа: «Әйдә, тәһарәтсез генә укырсың!» — ди. Шулай итеп Габдерәхнм хәзрәт Ибрай белән, тәһарәтсез, өйлә намазын укыйлар. Әкренләп хәзрәт бөтен Тимәш халкын мәчеткә туплап, тәһарәтсез гене намаз укыта башлый. Аның дошманнары Мөфтигә шикаять язалар: «Габдерәхим хәзрәт халыкны тәһарәтсез генә намаз укырга өйрәтә», — дип. Хәзер Мөфти бер яшь кешегә указ тоттырып, хат язып, Габдерәхим


89

хәзрәтне алыштырырга җибәрә. Теге кеше килә, Габдерәхим хәзрәт аны кабул итә, язуларын укый да әйтә: «Менә хәзрәт, халыкны мәчеткә йөрергә мин өйрәттем, тәһарәт алырга син өйрәт инде алайсагдип, үзенең урынын указлы имамга бирә,

Мөселманнар яшәгән авыл-шәһәрләрдә тәртипле эшләп килгән мәдрәсәләр булмагач, халык арасында дини тәгълиматтан,аның йолаларын аңлаудан мәгълүмат кими, наданлык көчәя. Яңа ачылган мәдрәсәләрдә укыту өчен хәзерлекле хәлфәләр булмый, кем ничек, нәрсә белсә, шулай укыта.

XVIII гасырның икенче яртысында яшәгән шагыйрь, табиб, дин белгече Яхъя бине Сәфәргали әл-Бәрәзәви, әлБолгари хәзрәтләре дә Бохарага барып укып яхшы гына гыйлемлек алган була. Ул үзе Татарстанның хәзерге Арча төбәге, Шекә авылында яшәгән. Аның 1797-1798 елларда язган калын гына бер куъязма китабы саклана . Шул китапта урнаштырылган бер фәлсәфи-дидактик поэмасында ул мәдрәсәләрдә белем бирү, укыту сыйфатының артка калуына борчылып яза! Шундый ук фикерләр XIX йөз башы татар шагыйре Кол Мөхәммә\/ бине Солтанбик әл-Ушмави әсәрләрендә дә

?

очрый». Коммунистлар (большевиклар) партиясе динне каты кысып, 1927-1990 еллар арасында, татар Мөселманнарны һ. б. диннәреннән биздерү сәясәте нинди нәтиҗәгә китергәне хәзер мәгъүм инде; ХУШ гасыр ахыры, XIX йөз башында да шуңа охшаш хәл булган.

Татарстан Фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Мирасханә. — 39 кол. — 54 эш.

2

Шунда ук: 39 кол. 1 Тасвир. — 960 зш.


90

Пугачев күтәрелеше бастырылгач, дини хөррият бирелсә дә, колониаль администрация ул «хөррият»нең дилбегәсен үз кулында тота: Оренбург мөселман дини идарәсе оештырып, аның мөфтие итеп үзенә турылыклы кешене билгели. Киләчәктә шул ялчы агент аркылы мөселманнарны империя колы ясарга карар бирә. һ. әрбер мулла үзенең вазифасын башкару өчен мөфтидән указ алырга тиеш була. Әлбәттә, мөселманнар бу дини идарәнең ни икәнен шундук сизеп алалар һәм татар җәмәгатьчелегендә моңа каршы хәрәкәт башлана, әсәрләр языла. Килеп туган яңа сәяси вәзгыять шартларында татар ислам руханилары ике лагерга бүленәләр: указлы муллалар, һәм мөфтигә буйсынырга теләмәгән — указсыз муллалар төркемнәре барлыкка килә.

«Тәварихе Болгария» авторы мөфтилек оештыру һәм аның башына надан руханилар билгеләүдә, указлы муллалар лагерында татар мөселманнар өчен куркыныч күрә, динне бозу дип кабул итә. Бу кризистан чыгу юлын ул Урта Азия мөселманнары ярдәме белән генә мөмкин дип саный. Урта Азия мөселманнарының куәтен ул җыелма образ Миртимер мисалында күрсәтә. Миртимер (Аксак Тимер) образы мөселманлыкның төп сакчысы символы итеп тасвирлана. Аңа каршы булган Рум солтаны — Мәһди образы аша Хисаметдин Мөслими Русия империясенең мөфтиен күз алдында тота. Мәһди исеме бу очракта үзе генә дә гыйсъянчы, исламга каршы дигән мәгънә төсмере ала.

Мәһди (мөфти) образы оппонентларны гаепләүдә мөселман дөньясы өчен хас булган ысуллар аша күрсәтелә, тасвирлана. Мәсәлән: «Тәварихе Болгария»дә Истанбул солтаны Мәһди һәм аның яраннары пәччәбазлык (гомосексуализм) белән шөгыль-


91

ләнәләр, — дип бәян кылына. Әлеге теманың тамыры феодализм дәвере төрек әдәбиятының классик әсәре «Кыйссаи Сәйед Баттал газый» романына барып тоташа. Ул әсәрдә дә Ислам диненең сафлыгы һәм даны, аны тарату өчен көрәшүче Сәйед Баттал газый пәччәбазлык белән шөгыльләнүче Румдагы Милатия каласы солтаны Миһри Йайыл һәм аның бикләрен һәлак итә. Андый шәригатькә сыймаган эшләр белән мөселманнар түгел» кяферлар шөгыльләнә, дигән фикер үткәрелә .

«Тәварихе Болгария»дә дә мондый эш белән шул ук Румның башкаласы Истанбулдагы Мәһди солтан һәм аның егерме биге шөгыльләнгән итеп сурәтләнә, Аларны җәзага тартуны бу юлы — Алла тарафыннан миссия йөкләнгән Сәйед Баттал газый ролен, шулай ук Алла кушуы буенча пәччәбазлыкны һәм кяферлекне юк итүче Аксак Тимер (Минтимер) башкара. Аксак Тимер үзе йөргән башка урыннарда мондый гадәткә тап булмый, хәтта аны танымаган Өндрәй (Тафтазан) каласы биген сугышып җиңсә дә, гафу итә, аны кяфер санамый. Ул бик Миртимергә туп-туры: «Син юлбасар» сиңа галимнәр, китаплар кирәкми, юк сүз сөйлисең**, — дип әйтсә дә, аны җәзага тартмый.

«Тәварихе Болгариямдәге Мәһди солтан, аның бикләре образын тасвирлаганда» автор Русия империясе тарафыннан татар халкын күзәтеп, хәбәр җиткереп һәм халыкны авызлыкта тоту өчен куелган мөфтине» аның казыйларын күз алдында тота. А ларның бәтчәләрендә, мөфтигә буйсындырылган указлы муллаларның йөзләрен танырга мөмкин.

Миртимерне Владимир шәһәренә җибәреп, анда аны

Өл—җилд әл-әүвәл миннә мөнакыйб газават солтан Сәйед Баттал кафирә каттал газый. — Казан, елы юк. — 2. — 59 б.


92

туктатып, Мөслими, бераз әсәрнең максатына ачыклык кертә. Миртимер христиан дияенә каршы җибәрелмәгән, ул мөселманнарның иманнарын саклап, аларны «пәччәбазлар һәм бетчәләр» тарафыннан уздырылган гөнаһлы эшләрдән аралау, коткару өчен җибәрелгән, дигән фикер уздыра. Русияяең мөфтилек оештыруын «сәяси проституция» дип бәяли һәм бу гөнаһлы эштән бары Төркестан (Урта Азия) мөселманнары ярдәме белән генә котылырга мөмкин дип нәтиҗә ясала. Мөслими Болгар вилаятендәге мөселманлык һәм аның изге урыннарын Урта Азия мөселманнары өчен дә мөһим дигән сәяси, алдан күрүчелек фикере уздыра. Шунлыктан әсәрдә язылганча, Миртимердән аларның күбесен зиярәт иттерә.

Шул вакытта Болгар вилаятендәге суфый каберләренең Әхмәт Ясәви шәкертләренеке икәнлеген дә күрсәтә. Әсәрдә суфыйлар һәм аларның мөридләренең чын ислам тарафдарлары булуга акцент ясала. Археографик экспедицияләр вакытында Әхмәт Ясәвидән алып Х1Х-ХХ гасырларгача язылып киленгән суфыйлар силсилвләре табылдылар . Бу силсилә төргәкләре битләрендә Урта Азия суфыйларына, аларның си лсиләл әренә ХУШ-ХХ гасырларда яшәгән татар суфый лары һәм аларның пирләре исемнәре дә китереп ялгана. Силсиләләрдә татар суфыйларының иң әүвәлгесе итеп ХУШ йөзнең беренче яртыеынада яшәгән галим-филолог һәм дин

Татарстан Фәннәр академиясе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мрасханәсе: 99 кол. 1 тасвир. 3, 23, 222 һ. б. эш. (Силсилә—суфыйларның остазлары белән рухи бәйләнешче чылбырын күрсәткән документ, үзенә күрә бер шәҗәрә.)


93

эщлеклесе Гобәйдулла Болгари (Мансур Борындыкый) исеме күрсәтелгән. Әлбәттә, Идел-Урал буйларында Гобәйдулла Болгарыйга хәтле үк суфыйлар булган, тик хәзергә татарда суфыйлык хәрәкәте бик аз өйрәнелгән.

. Татар суфыйлары рәтенә XV гасыр шагыйре Исмәгыйльне (Өмми Камал), XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдьярны, XVII гасыр шагыйре Мәүлә Колыйны, XVIII гасыр шагыйре Габдине һ. б. кертергә мөмкин. XVIII гасырда татар суфыйларының эшчәнлегенә караган мәгълүматлар Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» исемле 1796 елда язылган әсәрендә дә бер. Ул әсәрдә язылган Идрис Хафиз, Шәех Хәбибулла кебек тарихи шәхесләр «Тәварихе Болгария»гә дә килеп керәләр. Шунлыктан бу ике әсәр арасында ниндидер бер эчке бәйләнеш барлыгы сизелә. Бу ике хезмәтнең дә авторлары мөселман татарларда килеп туган проблемаларны бәян кылалар, һәм аларның иманнарын ныгытырлык мәгълүматлар тәкъдим итәләр. «Тәварихе Болгария» әсәрендә нинди проблемалар барлыгы түбәндәгечә күрсәтелер:

1. Әсәрнең авторы XVIII гасыр ахырындагы татар мөселманнарның балалары Болгар дәүләтендә Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабалары заманында ук (ягъни VII нче гасырның беренче чирегендә) ирекле рәвештә ислам динен кабул иттеләр, — дип яза. Моңа дәлил итеп Айдар ханның кызы Туйбикәне терелткән өч сәхабаның миссионерлык эшен китерә. Әлеге сәхабалардан икесе кире Мәдинә шәһәренә кайтып киткәч, өченчесе — Зөбәер бине Җәгъдә ислам таратуда эшли. Аның өйрәтүләреннән Болгар җирендә мөселманлык кабз^л итүчеләр һиҗри 195 милады 881 елга кадәр яшәп, дин таратканнар, аларны табигыйннар диеп атаганнар. Әлеге табигыйннарның 33 е


94

Болгар шәһәреннән, Әй буе башкортларыннан €> кеше килеп сәхабадан ислам кабул итәләр һ. б. Шунысы кызыклы, бу табигыйннарның үзләренәкараганда аталары күптән мөселман булганга охшый. Мәсәлән Кадерлекол Өмидлекол углы, Ишбулат Шәмгун улы, Байбакты Әмир углы, Котлыбай Дәүләтбай углы, Аеткол Зәет углы Һ. б. Моңа тагын башкортларның Ибн Фадлан килгән вакытта да, әле мөселманлыкны танымыйча, фаллоска табынуын өстәсәң, сәхаба һәм табигыйннарның чынбарлыкта яшәүләренә зур шөбһә уяна,

«Тәварихе Болгария» дә санап үтелгән табигыйннарның исемнәренә этимологик һәм морфологик анализ ясасаң, аларның абсолют күпчелеге татар-мөселманнар арасында таралган ярым татар, ярым гарәп һәм фарсыдан кергән исемнәр икәне күренә. Мондый тип исемнәр ХУП-ХУШ йөзләрдә татар халкы арасында популяр булганнар.

Әлбәттә, эш мондагы шөбһәле тарихтагы фактларда түгел, ә төп акцент төркиләрнең шактый борыннан, тыныч юл белән, ислам динен кабул итүләренә юнәлтелә. Урта гасыр кешесенең аңында яңа һәм иске диннәр арасындагы каршылыклы карашларны кичү зур психологик җиңү булган. Шунлыктан «Тәварихе Болгария» авторы ислам кабул итүне алдынгы мәдәниятларга юлга чыгу дип саный. Колонизатор миссионерларның мөселманнарны көчләп чукындыруына каршы автор «безнең иманымыз сез килгәнче күп йөз еллар элек калыплашкан инде», — дигән фикер үткәрә. Димәк, Мәел иминең әсәре басып алучыларга каршы юнәлдерелгән публицистик-полемик әсәр. XVIIIXIX гасырда бу фикерне бүтәнчә белдерү мөмкин дә булмаган.

II. Проблемаларның икенчесе, мөселман татарларның тарихи ватаннарын һәм аңа хокукларын раслауга юнәлтелә.


95

Русиянең дөньяви һәм рухани феодаллары Идел-Урал буйларын кан коеп яулап алгач, җирле халыкларның җирләрен тартып алып, ул җирләрне үзләренең боярларына, воеводла-

\

рына, чиркәү-монастырьларга бүлеп биргәннәр. Илен-динен сатып, колонизаторларга хезмәткә күчкән кайбер татар морзалары, тарханнары да майлы калҗадан коры калмаганнар. «Тәварихе Болгария» авторы бу яулап алынган җирләр барысы да безнең изгеләребез, табигыйннарыбыз күмелгән урыннар дип халыкның ватанга һәм җиргә хокукын яклап чыга, тарихи ватанның чикләрен билгели, Көнбатышта ул җирләр Зөя елгасы бассейнын, ә көнчыгышта Тубыл каласын эченә ала. Төньякта Шушма. Нократ, Туймы, Бур елгалары бассейннарыннан алып көньякта Сарайчыкка хәтле Җаек елгасы буйлары кертелә. Моның чикләре ХУ-ХУП гасырларда яшәгән Бөек Нугай урдасы территориясенә туры килә. Автор XVIII гасыр татар мөселманнары бабаларының кайсы кавемнәрдән формалашуын да киная белән генә итеп санап үтә. Шушы зур географик киңлектәге табигыйннарның каберләре таралышын билгели һәм исемнәрен атый. Аларның үзәкләре итеп Казан, Өфе, Алатыр, Сенбер, Сарытау, Саричин, Тубыл калаларын күрсәтә, Мөслиминең XVIII гасырдагы зуррак татар авыллары исемнәрен дә әсәренә кертүе кызыклы. Табигыйннар белән бәйле рәвештә административ бүленеш зуррак елгалар буенча күрсәтелә:

Беренче, авторның Идел елгасын Вулгы Иделе дип атавы тарихи хронологик жәһәттән күп нәрсәләр сөйли. Идел ярына урнашкан Болгар шәһәренә зур игътибар биреп тә, Бүләр шәһәренә артык тукталмавы да күп сораулар уята. Бүләргә

Шл

караганда Тубылгы атавы һәм Кадеш шәһәренә әһәмиятлерәк


98

урын бирелү дз кызыклы.

Икенче Урал тауларының көньяк көнбатышыннан килгән башкорт кабиләсеннән чыккан табигыйннар. Әй елгасы буеннан килгән дип' саналалар» Табигыйннар дип, Зөбәер бине Җәгъдә сәхабадан иманга кергән кешеләр саналган.

Өченче, Өфе Иделенең Агыйделгә кушылган җиреннән нугай ханы Байчура ханның кешеләреннән чыккан табигыйннар. Шулай ук нугайлардан Дим елгасы буеннан килгән табигыйннар да бар. Бу урында бер Тирмә исемле генә авыл искә алына. Дүртенче, Урал буендагы Сәрмәеән» Карамасан елгалары буйларыннан килгән табигыйннар санала, Анда да авыллар искә алынмый.

Бишенче, Ык елгасы буеннан килгән табигыйннар күрсәтелә. Ык елгасы буендагы Тугаш хан авылыннан чыккан табигыйннар башкорт һәм башка таифәдән чыккан кешеләрне ислам әһле кылалар.

Алтынчы. Минзәлә елгасы буендагы болгари табигыйннар санала. Минзәлә суыннан ерак түгел,Ыкнъщ Агыйделгә койган җирендә Дәвеш хан белән Кәләл хан табигыйннан булганнар. Бу фактлар бүгенге көнгә кадәр сакланган кайбер эпитафик истәлекләр белән бәйле. Мәсәлән, Минзәлә төбәгенә караган Бикбау авылыннан «$—4 км. җирдә 1657 һәм 1689 еларда Нократ татарларыннан булган Бикбау Йосыф улы һәм Сөлек Бикбау улы (аталы-уллы) кабер ташлары тарихлары бу очракта кызыклы, аларның беренчесен Дәвеш хафиз исемле кеше язып

1

куйган .

1 Әхмәтҗанов М. Тарихи чыганаклар//Идел. ~ 1994. N 2. Б. 64-65,


97

Бу ике таш Мәел ими язган Ык елгасы тамагында урнашканнар. Әсәрдә шул каберләр истә тотыла, күрәсең. Минзәлә елгасы буенда Дусем авылы искә алына. Бу авыл бүгенге көндә Сарман төбәгенә* карый. Мөслими язуы буенча бу тирәләрдә башкорт һәм мишәр Таифәләре яшәгән. Автор өчен сословие бүленеше ыру-кабилә бүленешенә тәңгәл булып чыга. Бу мәсьәлә аерым өйрәнелә һәм ул хакта матбугатка чыккан фикерләр бар инде.

Җиденче. Агыйделкең төньягыннан аңа койган Туймы елгасы буе табигыйннары санала. Туймы елгасы тамагында Алабуга (Садум) шәһәре искә алына. Аны Искәндәр Зелкар-

*

наин салган дигән риваять китерелә. Алабугадан ерак түгел Мәләкәс, Субай, Шәңгәлче авыллары санала.

Сигезенче. Зәй елгасы буе табигыйннары санала.

Тугызынчы. Кичү елгасы буе табигыйннары санала.

Унынчы. Агыйделгә (хәзер аның бу өлеше Кама дип йөртелә) койган Чушмә (Щушма) елгасы тамагындагы табигыйннар санала. Алар Тубылгы атау каласыннан булалар.

Унберенче. Чирмешән елгалары буенда табигыйннарның күп күмелгән булулары языла, ләкин аларның исемнәре саналмый.

Уникенче. Нократ елгасына койган Шушма суы буендагы табигыпннар санала. Анда нигездә бүгенге Татарстанның Балтач төбәгендәге Балтач, Салавыч, Смәел авыллары белән бәйле табигыйннар атала.

Унөченче Казан суы буендагы Курса, Кәче, Әйшә (Гайшә) авылларында булган табигыйннар санала. Шунысы игътибарга лаек, хәзерге халыкта Әйшә һәм Кече авылларындагы табигыйннарның каберләрен, иске зиратларында сакланган


98 XVI—XVII гасыр кабер ташлары белән бәйләү тенденциясе бар.

Ундүртенче. Зөя суы буендагы Әҗем, Күккүз, Мулла иле. Тәтеш, Шырдан, Бикшит авылларындагы табигыйннар санала, Соңгы ике авылның табигыйннарының мишәр Таифәсеннән икәнлеге күрсәтелә.

4

Югарыда китерелгән табигыйннар бүленешенә күз төшерсәң, шул күренә: «Тәварихе Болгария» авторының иң яхшы белгән урыннары бүгенге Татарстан Җөмһүрлегенә караган

й

елглар һәм авыллар була. Китерелгән ундүрт бассейнның унбере шулар, Калган өчесе Урал буена карый, Икенче төркемгә кергән елгалар буенда авыл атамасы да бер генә,

Гомумән алганда, бу бүлекләрдә искә алынган географик нокталарның барысы да татарларның таралып яшәгән урыннарын тәшкил итәләр һәм әүвәлге Нугай урдасының тарихи мәйданын эченә алалар, Бу Нугай (татар) дәүләтенең идарәчеләре итеп Идегәй токымнарыннан булган әмирләр, морзалар түгел, ә Алтын Урда идарәчеләренең титулы — Ханнар дип күрсәтелә,

Ш. Мөфтилек оешып, дин эшләре Идел—Урал өлкәсендә урыс кулына кергәч, аларга оппозиция булып, XII гасырда Хорезмда яшәгән атаклы төрки шагыйре Әхмәт Ясәви тарафыннан нигезләнгән Нәкышбәнди суфыйлары идеологиясе тарафдарлары кала.

Суфыйларның төзеп калдырган силсиләләреннән күренгәнчә Әхмәт Ясәви Мөхәммәд пәйгамбәр нәселе белән бәйләнгән, Бу факт аның өйрәтүләренең рәсми ислам өйрәтүләренә каршы килмәгәнлеген күрсәтә, Ьәрбер суфыйның яклаучысы пире була. «Суфый» исеме алу өчен остаз пиреңнең бәхиллеген (ижазәтен) алу фарыз була. Суфизм— исламның бик хәрәкәтчән,


99

конспирациягә ия булган, аерым мәчет биналарының булуы шарт булмаган яшәүчән формасы. Ул күчмә тормыш белән яшәгән төркиләр өчен универсаль дин булган. Х1Ү-ХУШ гасырларда нугай атамасы белән мәгълүм булган күчмә татарларда суфыйчылык төп дини идеология булмадымы икән дип уйларга тулы нигез бар. Хәзерге Башкортостан һәм Татарстанның күп өлешендә Нәкышбәнди тарафдарлары нык тамыр җәйгән булган. Казан шәһәренцә, үзләрен «җәзбә» дип атаган суфый һәм аларның мөридләренең хилькага, ишанга йөрүләре әле 1970 елларда да барлыгы мәгълүм иде. Казанның татар бистәләренең сүтелүе һәм өлкән буыннарның сүнүе сәбәпле, бу «җәзбә»ләр 1980 елларда тәмам беттеләр шикелле. Суфыйларның хилькага җыелып Аллага гыйбадәт кылу рәвешен Казанның камчылы ишаны (Хуҗаев) мисалында, XX гасыр башларында, Габдулла Тукай да күреп чыккан . XVIII гасыр ахырында язылган Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» китабында да Казанда «җәзбә»ләрнең булуы хакында язылган».

Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганый һ. б. суфый шагыйрьләрнең хикмәтләре («Бакырган китабы»ндагы шагыйрьләр күздә тотыла) белән һәм Суфый Аллаяр әсәрләре аркылы бу караш татар дөньясына киң тарала. Әмма сәйедләр йогынтысы сферасында булган татар мишәрләрдә суфыйлыкның язмышы билгесез.

Идел-Урал буе нугай татарлары һәм татар мишәрләрнең консолидациясе нәтиҗәсендә татар милләте — Алтын-Урда

Бәхтияров В. Тукай турында кайбер истәлекләр //Тукай турында истәлекләр. Казан, 1986. — Б. 82. * Рисаләи Газизә. — Казан, 1910. — 128 б.


00

дәүләтенең утрак һәм күчмә кавемнәренең варисы буларак барлыкка килде, һәм XIX гасырда татар милләтенең ике этник төркеме өчен дә кабул ителгән шәкелдә ислам йолаларын үтәү ныгыды, суфыйлык татар арасында бетүгә йөз тотты.. Татар арасында еуфыйлыкның үсә баруын һәм бетүгә йөз тотуын аларның «Силсилә» исемле документларыннан күрергә мөмкин. Бу документ һәм татар зиратларында сакланучы зур ишаннарның каберташ язмалары, кулъязма китап битләрендәге мәрсияләр — суфыйлык тарихы өчен алыштыргысыз чыганаклар булып хезмәт итәләр. Урта Азия һәм Госманлы Төркиясе аркылы еуфый дәрвишләрнең идеологиясе камилләшә барган. Кулъязмаларда һәрбер һөнәрнең яклаучы пирләре күрсәтелә. Мәсәлән: елкычылар пире, бакырчылар пире, алтынчылар пире һ. б..

Хисаметдин Мөслиминең әлеге «Тәварихе Болгария»сендә күп кенә суфыйларның исемнәре санап үтелә. Аларның арасыннан аеруча Идрис хафизга зур урын бирелгән. Аның турындагы истәлек татар халкында бай фантазияләргә уралып бүген дә яши әле. Әлбәттә,аның турында аннан-моннан ишетелгән имеш —мимешләргә таянып язылган һәм басылган язмалар Идрис ха-

2

физ турында буталчык информацияләрне генә тәшкил итәләр . Шунысы кызык, Мөслими Суфый Аллаяр турында бер сүз

Татарстан Фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Мирасхакә: 39 кол. N 5165, 1992, 5993 һ. б. эш.

2 Гариф Н. Хәлфә бабай //Ватаным Татарстан. — 1993. — 30 март; Гариф Н. Хәлфә бабай // Мирас. — 1994. — N 2. — Б. 109-111.


101

дә язмый. Гомумән алганда, «Тәварихе Болгария» әсәре күп фантазиясе булуга карамастан, татардагы суфыйлык тарихына карата, якынча булса да, кызыклы чыганак булып хезмәт итә ала.

. Әсәрдәге суфыйлар мотивы — Әхмәт Ясәви шәкертләренең махсус куелган мөфти, казыйлар һәм указлы муллалардан өстенлеген раслау өчен уздырыла.

IV. Мөслими христиан миссионерларының башбаштаклыклары чорында ислам таләпләреннән чигенергә туры килгән бидгатьлекләрдән (ягъни кимчелекләрдән) арынуны катгый таләп итеп чыга.

Динне кысу, мәчетләрне-мәдрәсәләрне җимерү дәверендә мөселман мәхәлләләрендә җомга һәм гаед намазларын мәхәлләнең барлык әһле белән уздыру кыен эшкә әйләнә. Озак еллар дәвамында исламның бу фарызларын үтәми килү, халыкта аларга карата инертлык тәрбияли.

Болгар дәвереннән бирле «Болгар вилаятендә ясигъ намазы уку фарызмы, юкмы?» — дигән бәхәс өстенә, ястү намазын уку вакыты, җомга һәм гаед намазларын үтәү турында бәхәсләр кабынып китә. Кайбер кеше бездә Мисыр түгел,дип, җомга, гаед уку, җомганың сөннәт азанын укымау турында бәхәсләр кыздырган. «Тәварихе Болгария» авторы моңа каршы чыгып «Тимерташ» (?) китабыннан, Багдад имамы Әбү Йосыфтан (ул Имам Ьарун әр-Рәшит хәлифә идарә иткән, 786-809 елларда яшәгән) әлеге фарызларны үтәргә тиешлек турында фәтвалар таба. Әлеге авторлар булгандырмы, юкмы, анысы безнең өчен анык түгел. Эш шунда ки, Хисаметдин Мөслими бидгатьләрне ислам белгечләре авторитетлары белән төзәтергә омтыла. Менә «Тәварихе Болгариямдә Әбү Йосыфтан китерелгән фәт-


102

китерелгән фәтваның татарчасы: «Әй, минем шәригем, ни өчен бу турыда минем фәтвамны сорыйсың? Имам Әгъзам мәзһәбе буенча синең фәтваң җитә. Әмма инде Имам Шафигый сүзе,

\

Алланың рәхмәте төшсен үзенә, ястү намазы турында, һәм Хаҗаҗ бине Йосыф фәтвасы, җомга намазының сөннәт азаны турында — минем мәзһәбемнең сүзләре. Синең Болгар җирендә шушы фәтвалар белән гамәл итәргә тиешләр. Туры юлга ияргән бәндәләреңә Алланың рәхмәте яусын». «Тәварихе Болгария» авторының бу мәсьәләләрдәге фикерләре Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан язылган «Назүрәтелхак» әсәрендә күтәрелгән проблемаларның куелышын хәтерләтә. Ул җомга уку өчен: имамнан башка өч кеше булу җитә, — дигән фикерне уздыра. Бу фәтва гаед намазлары өчен яраклы була. Ястү намазын уку вакыты: кояш баеп, бер сәгать үткәч укыла, — дип хәл ителә. Җомганың сөннәт азанын үтәү тиеш, фарыз эш. — дип раслана.

Урта гасырларда мондый бәхәсләр мөселманны мөселманга өстерүгә кулай булганнар. Урта гасырларда Касыйм ханы

ц#

Шаһ Гали, аның сәвде Казан дәүләтенә походка бару өчен үз кул астындагы халыкны шундый коткы белән агулаганнар булса кирәк. Аксак Тимер дә, Болгарда исламга ревизия белән шөгыльләнәләр дип, Идел буе шәһәрләрен җимереп бетерә. Аның бу агрессив асылын Хисаметдин Мөслими «Алла җәзасы» дип бәяли һәм динне бозулар китсә, шундый җәза киләчәк дип, узган тарих фаҗигасы белән татар мөселманнарны искәртә. Әлбәттә, «Тәварихе Болгария»дә тасвирланган Миртимер, Әмир Тимердән нык аерыла. Әсәрнең бер бүлегендә автор үзе дә Аксак Тимергә карата Әндрәй (Тафтазан) каласы ханы авызыннан «Син карак, сиңа гыйлем, дәрес кирәки»,дип әйттерә.


103

V. «Тәварихе Болгария» әсәре белән танышып чыккач, аның тарих түгеллегенә инансак та, авторның фактларны үзенең максатыңа яраштырып, аларга фантазия кушуы икенче мәсьәлә. Хәзер инде аның тарих түгеллеге раслангач, әсәр авторының нинди мәгълүматларга ия булганын да ачыкларга кирәк. Аларны түбәндәге төркемнәргә аерып күрсәтергә мөмкин:

1. Автор Болгар җирендә мөселманлыкның тыныч юл белән бик борында кабул ителгәнен белгән. Ләкин төгәл кай вакытны ислам керә башлавын билгели алмаган. Ул Болгар дәүләте вакытындагы әмирләрнең1 берсенең дә исемнәрен белми.

2. Мөслимы Чыңгыз империясе төзелүен, аның нәселләре шәҗәрәсен яхшы белә, шулай ук Дәшти Кыпчак татар дәүләтен һәм аның идарәчеләрен (мәсәлән, Бирдебәк хан исеме телгә алына), дәүләтнең биләгән мәйданын да белгән.

2. Нугай урдасы тарихын да белгән.

4. Аксак Тимернең тормышын һәм аның вәхши походларының тарихыннан да хәбәрдар булган (Дәшти Кыпчакка, Болгар, Төрек йортларына. Кавказга Һ. 6.).

5. Алтын Урда дәверендәге Сарайчык, Тубылгытау, Болгар Болгар, Бүләр, Кашан, Казан шәһәрләренең исемнәрен, урыннарын яхшы белгән.

6. Татар мөселманнар арасында еуфыйлыкның бик ерактан килгән тарихын белә.

7. Байчура исеме астында татарларны XIV гасырның икенче яртысында Урта Идел һәм Урал буйларына алып килгән Бикчура ханның шәҗәрәсен, аның үзенең Аксак Тимер явы килгәндә Болгар җирендә һәлак булганы да авторга мәгълүм була.

8. Татар тарихында ХГУ-ХУШ гасырларда күренгән тарихи


104

шәхесләрдән Мөхәммәт Тафтазанины, Касыйм бине Ибраһимны, Идрис хафизны, Ишмөхәммәт бине Тукмөхәммәтне, Ишнияз бине Ширниязны белә. Тик үзенең әсәре тарих булмагач,

\

аларның кайберләренең исемнәрен бераз үзгәртеп бирә,

«9. Төркиядә кофе эчүне тыю турындагы Солтан Морад IV нең XVIII гасыр законын белеп, аны үзе теләгәнчә файдалана һ. б.

Югарыдагы фактлардан күренгәнчә «Тәварихе Болгария» авторы бер дә алай надан кеше булмаган. тарихны ул үз кирәгенә фон итеп кенә файдалана, дигән нәтиҗә соралып тора.

VI. Иң соңгы фикер, «Тәварихе Болгариямнең авторы турында. Анда язып үткәнчә әсәрнең авторы үзен Хисаметдин бине Шәрәфетдин Мөслими дип тәкъдим итә, әсәрнең язылу вакыты борынлылаштырыла, ә вакыйгалар һәм проблемалар XVIII гасырның ахыры белән тәмамлана. Бу фактлар авторның эзәрлекләнүдән куркып псевдоним астында язганын күрсәтергә җитәрлек.

Хисаметдин — диннең кылычы. Шәрәфетдин -диннең хөрмәтлесе, Мөслими — мөселманнар тарафдары дип тәрҗемә ителә. Бу исемнәргә әсәрнең кемнәргә һәм ни өчен атап язылуы фикере салынган. Аннан соң авторның «Болгар тарихы»' дип тәкъдим иткән риваятьләре бара.

«Тәварихе Болгария»дә күтәрелгән проблемалар һәм файдаланылган тарихи фактларның байтагы икенче бер татар язучысы Таҗетдин бине Ялчыголның «Тарихнамәи Болгар» (кулъязмада) һәм «Рисаләи Газизә» исемле әсәрләрендә кабатланалар. Соңгы ике әсәр дә XVIII гасыр ахырында язылганнар.

Асылов Д. Шакшы гадәт капкыны//Ватаным Татарстан. — 1993. — 21 апрель.


105

Мөслиминең бигрәк тә Ык, Минзәлә, Зәй төбәген яхшы белүен искә алсаң һәм Әйдән табигыйннар күрсәтүен дә санасаң, аның күп кенә параметрлар буенча Таҗетдин бине Ялчыгол әлИштәки, әл-Болгарига туры килгәнлегенә игътибар итәрбез. Таҗетдин Ялчыгол да үзен Әй буеннан чыккан «башкорт» итеп күрсәтә, ләкин үзе җир алу льготалары кызыктырган «ватанына» бер дә кайтмый, Имәнле авылында үлеп кала. «Тарихнамәи Болгар» авторының үзенең дә узган тормышы бик серле. Шунлыктан ул, үзенең иҗатының башлангыч чорында псевдонимнар куеп язуы белән гаҗәпләндерми.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫН АЧЫКЛАУДА ШӘҖӘРӘЛӘР

Татар әдәбиятының специфик тарихын өйрәнү юлында нәсел шәҗәрәләре дә ярдәмче чыганаклар хезмәтен үти алалар.

Билгеле бз^лганча, татар халкының үз дәүләтчелеге бетерелгәннән соң биш гасырга якын вакыт үткән. Урыс хөкүмәте үз дәүләтендә татар кулътурасын өйрәнү юлында бер тырышлык, та күрсәтмәде. Татарның күренекле кешеләре, әдипләре турында эчке эшләр органнары мәгълүматлар туплап торсалар да, аларның безгә файдасы булмады.

Русия архивларындагы татарга кагылышлы материаллар даими юкка чыгарылып киленәләр, тупланмыйлар. Шунлык-

г

тан татарның әдәбиязма мирасы каты эзәрлекләүләр нәтиҗә-

•Чч

сендә системалы рәвештә таләф була килгән. Әдәбиятыбызның борынгыдан алып XX гасыр башынача килгән хәзинәләренең күпчелегенең кулъязмалары, фәкать XVIII—XIX йөзләрдәге күчермәләрдә калганнар. Борынгы, яки урта гасыр татар авторларының тормышлары турында язма чыганаклар бик аз


106

санда гына мәгълүм. Шушы бушлыкны тутыру җәһәтеннән татар шәҗәрәләре һәм аларны өйрәнеп ~ тикшерү методы галимнәргә кайбер мөмкин булмас кебек саналган сорауларга

*

беркадәр җавап бирә ала кебек.

Татарның борынгы каләм осталарының тәрҗемәи хәлләре бөтенләй билгесез булып кала килде. Икенчеләренең тормышлары турында әллә ни кадәр бай легендалар сакланган һәм аларның хакыйкатькә ни кадәр якын булуын ачыклау сорала. Татар шәҗәрәләре текстлары, кайбер борынгыдан урыс телендә калган документлар, археографик материаллар, эпиграфика язмалары — шушы сорауларга җавап эзләгәндә ышанычлы чыганаклар булып торалар.

Түбәндә без шәҗәрәләр һәм аларга анализ ясау методы аша әдәби мирасыбызда зур урын тоткан XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдьяр, ХУП гасыр шагыйре Мәүла Колый, иҗаты XIX йөз башында киң танылган язучы Таҗетдин Ялчыголның тәрҗемәи хәлләрен һәм иҗатларының кайбер якларын ачыклау тәҗрибәсенә тукталырбыз.

МӨХӘММӘДЬЯР

Казак ханлыгында иҗат итеп яшәгән шагыйрь Мөхәммәдьярның барлыгы һәм иҗаты турындагы хәбәр беренче мәртәбә XIX гасырның урталарында урыс филологы И. Н. Березин тарафынан языла. Ул вакытта бу шагыйрьнең «Төхфәи мэрдан» поэмасының кулъязмасы табылып тасвирлана. Ләкин урыс галименең бу ачышы татар халкына килеп җитми, ә башкалар аның белән йөз ел дәвамында к ызыксынмый лар.


107

Шагыйрь Мөхәммәдьяр һәм аның иҗаты хакында икенче сүзне татар галиме һәм күренекле драматург Нәкый Исәнбәт әйтте. Ул 1940 елда иске кулъязма китаптан Мөхәммәдьярның «Нуры содур» исемле поэмасының тексты табылуын һәм бу әсәр хакында үзенең фикерләрен бәян итте .

Мөхәммәдьяр әсәрләре шушы табышлардан соң антолгияләргә кертелде һәм аның әдәби мирасы фәнни хезмәткәрләр тарафыннан өйрәнелә башлады». Шагыйрь мирасын барлауга һәм өйрәнүгә бу гасырның илленче елларында филология фәннәре кандидаты Шакир Абилов кереште. Ул Мөхәммәдьяр поэмаларының яңа кулъяамаларын тапты һәм алар нигезендә шагыйрьнең беренче мәртәбә китабын тезеп бастырды0. Шуннан соңгы дәвердә шагыйрьнең әсәрләреннән өзекләр мәктәп дәреслекләренә, югары уку йортлары программаларына кертелде. Аның иҗаты буенча мәкаләләр күренә, кандидатлык диссертацияләре языла башлады.

Исәнбәт Н. Казан ханлыгы чоры әдәбиятынан Мөхәммәдьяр Мәхмүд углы әсәрләре/ /СӘ. — 1941. — N 4. — Б. 68-79.

п

Мөхәммәдьяр. Биографик белешмә һәм поэмаларыннан өзекләр//Татар поэзиясе антологиясе. Казан. 1956. — Б. 55-57; Абилов Ш. Мөхәммәдьяр иҗаты//Борынгы татар әдәбияты. Казан, 1963. — Б. 356-412; Абилов Ш. Творчество татарского поэта Мухамедьяра (XVI века) : Автореферат диссертация на соискании ученой степени кан ди дата филологических наук. — Казань, 1960. — 16 б. һ. б.

л

Мөхәммәдьяр. Төхфәи мэрдан. Нуры содур. Поэмалар. Казан. 1966. — 148 б.; Мөхәммәдьяр. Нуры содур. — Казан: ТКН, 1997. — 33 б.


108

1960 еллардан башлап уздырыла килгән археографик экспедицияләр барышында төрле төбәкләрдә Мөхәммәдьярның әсәрләре кулъязмалары табылу турында хәбәрләр күренә килә.

1962 елның җәендә Казан университеты доценты Н. Г. Юзиев җитәкчелегендәге студентларның археографик экспедициясе вакытын да, Пермь өлкәсе, Барда төбәге, Каен авылында Мөхәммәдьярның 1600 елда күчереп язылган «Төхфәи мэрдан» поэмасы кулъязмасы табылды .

һәвәскәр археограф һәм шагыйрь Дамир Гарифуллин соңгы

елларда Татарстанның Сарман төбәгендә, «Нуры содур» поэма-

<? сының күчермәсе табылуы хакында язып чыкты». Шушы

табышлар һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә шагыйрьнең иҗатыннан безгә кадәр мирас булып калган,алда искә алынган,ике поэмасы һәм «Нәсыйхәт» исемле Шигыре барлыгы ачыкланды.

Шагыйрьнең исеме Мөхәммәдьяр (яки Ярмөхәммәд) Мәхмүт хаҗи улы икәнлеге, аның Казанда һиҗри 946, милади 1540 елда «Төхфәи мэрдан», һиҗри 948 милади 1542 елда «Нуры содур» поэмаларын иҗат иткәнлеге беленде. Ул бу вакытларда Казанда Мөхәммәд Әмин хан каберендә мөҗәвир (кабер сакчысы) булып торган, Сәхиб Гәрәй ханны хөрмәт иткән. Ул дини гаиләдә үсеп, карашлары буенча суфыйчы шагыйрьләр рәтенә кергән. Мөхәммәдьяр әсәрләре кулъязмаларыннан «Төхфәи мэрдан»3, «Нуры содур»,8 данә күчермәләрдә мәгълүм. Шушы табышлардан соң шагыйрь иҗатына соңгы елларда

Юзиев Н. Фәтхи А. Уралда сакланган кыйммәтле хәзинәләр/ /СӘ. 1963. N 12. Б. 117-124.

2

Гарифуллин Д. Кулъязманың яңа нөсхәсе//Ватаным Татарстан. 1992. 17 апрель.


 

109 күренекле яңалыклар өстәлмәде кебек, һәр хәлдә матбугатта

Мөхәммәдьяр иҗатына карата Э. Фазылов кебек әдәбиятчыларның шагыйрь иҗатын «иң иске чыгытай әдәбияты үрнәкләре» дигән яңалыгын һәм Уфада Крупская исемдәге китапханәдә элек сакланган (хәзер югалган) Мөхәммәдьяр әсәре кулъязмасыннан фотокүчермәсе табылу фактын телгә алырга

1

мөмкин .

Боларга өстәп шушы хезмәт авторының 1978 елда Татарстанның Әгерҗе төбәге Акхуҗа авылында «Нуры содур» поэмасының 15,8 х21 см. зурлыктагы биш кәгазьле кулъязма фрагментын (андагы текст 1966 елда чыккан басманың 111-116 битләрен тәшкил итә, шигъри 282 юлдан гыйбарәт» ләкин басмада булмаган строфалар да бар) һәм 1994 елның җәендә Татарстанның Әтнә төбәге, Олы Мәнгәр авылында әлеге әсәрнең XVII—

я

XVIII йөзләргә караган янә бер кулъязмасы табылуын өстәргә кирәк (бу нөсхәдә 750 ике юллык бәет бар), Олы Мәгәр кулъязмасының соңгы битләре югалса да, ул иң зур күләмле күчермә санала.

Моңа кадәр Мөхәммәдьярга бәйләнешле хезмәтләрдә

Әсәрнең фотокүчермәсе Татарстан республикасы Ф,А. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсендә саклана. Әргаш Фазылов бу табыш хакында «Дидактическая поэма Махмуда Мухаммедьяра «Нур-и Садур» из рукописной коллекции Башкирии» исемле мәкалә бастыра (Письменные памятники Башкирии. — Уфа, 1982. — Б. 163-172), һәМ Франциядә доклад сөйли.

2 1-

Мирасханә. — 39 кол, — о995 эш.

3

Мирасханә. — 39 кол. — 5996 эш.


110 шагыйрьнең гел иҗат үзенчәлекләре өйрәнелде, аның дөньяга

карашлары анализланды. Әдәбият фәнебездә Мөхәммәдьярның тормышына кагылышлы материаллар, тарихи чыганаклар юкмы икән дип Эзләнүче, проблема куючы күренмәде. Хәлбуки Казан ханлыгы тарихына кагылышлы күп санлы тарихи чыганаклар, мәсәлән, урыс тарихи елъязмалары, башка халыкларның сәяхәтчеләр трафыннан калдырылган язмалар, Нз^гай урдасы белән тарихи багланыш документлары, татар шәҗәрәләре, татар эпиграфикасы, татар фольклоры, шулай ук төрле телләрдә басылган тарихи хезмәтләр булса да, алар татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә файдалы булса да, ныклап игътибарга алынмадылар. Ал арның һәркайеыннан әдәбият тарихыбызны баетырлык мәгълүматлар табарга мөмкин иде. Мәсәлән, Зәки Вә ли динең Кол Шәриф әсәре кулъязмасын анализлауга багышланган хезмәтендә Сафа Гәрәй ханның да каләм остасы (шагыйрь) булуы хакында хәбәр бар . Нигъмәт Куратның «Казан ханлыгы» исемле тарихи хезмәтендә Мөхәммәд Әмин ханның фарсы телендә язган шигырьләре булуы, Сәмәркандда идарә иткән Шәйбани ханның Казанга Голам Шади исемле компо-

Г1

зитор һәм сазда уйнаучыны җибәрүе хакында мәгълүмат бар».

Шагыйрь Мөхәммәдьярның тормышына кагылылы мәгълүматлар бер дә калмадымы икәнни соң? Тарихи чыганаклар,

Туган З. В. Казан ханлыгында ислам төрек мәдәнияты//

(

Ислам мираслары институты журналы. 1963. III җилдән аерым басма. — Истанбул. 1965. Б. 175-209.

о

^Акдес Нимет Курат. Казан ханлыгы (1437-155б) //Анкара университетиси. Дил вә тарих,география факультеси дерги^и. 1954. Жилт XII. — Сайы 3-4. — Б. 242.


111 аның әсәрләрендәге аерым мәгълүматларга күбрәк игътибар

белән карау, моңа уңай җавап бирәләр.

Шагыйрьнең «Нуры содур» поэмасында Сәхиб Гәрәйгә игътибар итүе, айың бу хан заманында ук Казанда булуы һәм бу образда дәүләт тотрыклыгы, куәте идеалы күрергә теләүдән килә. Мөхәммәдьяр фәлсәфә шагыйре, аны Казан ханлыгының сәяси хәле борчыган. 1966 елгы басмада төшерелгән Сәхиб Гәрәй хан хакындагы строфа Нәкый Исәнбәт кулъязмасында һәм поэманың Олы Мәнгәр нөсхәсендә дә бар:

Бән (и), олуг солтан, мәгаззим Сәхиб Гәрәй хан, Рисаләт берлә ул хан ибне хан. Падишаһдыр, йир йезүндә намыдыр, Дәүләт вә икъбаль сәгадәт бәхтийар. Тәкәллим эчрә ул садыйк кәбир Төкәл гакыл эчрә ул хөршидә нур...

Димәк, Мөхәммәдьяр әсәрләрен өйрәнгәндә аның карашларын анык төшенү өчен бу яңа кулъязмалардагы мәгълүматлар да һичшиксез искә алынырга тиеш. Югыйсә, Тукайны Чистарткан» кебек Мөхәммәдьярны да «заказлы» кысага салып тәкъдим итсәк, бу юлы тарихны һаман да бозу гына булачак.

Казан ханлыгының үзендә язылып, сакланып калган документлар саны хәзергә бер кулның биш бармагына да җитми.

Намыдыр — исемедер. Икъбаль сәгадәт — бәхет. Бәхтийар — бәхет иясе. Тәкәллим — сүз. Садыйк кәбир — олы дус. Хөршидә — кояшка.


ми

Ләкин шул чордагы Нугай урдасы татарлары тарафыннан язылган дистәләрчә документлар безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Урыс елъязмалары белән берлектә, Нугай урдасыннан Мәскүгә язылган 4 рәсми хатларда, Казан дәүләтенең идарәчеләре, андагы күренекле кешеләр турында күп мәгълүматлар бар. Әлбәттә, шагыйрь Мөхәммәдьяр да Казанның мәгълүм, укымышлы кешеләреннән булган. Аның Мөхәммәд Әмин дербәсендә мөҗәвирлек итүе, аңа күп кешеләр белән аралашырга, сәяси белем тәҗрибәсе тупларга ярдәм иткән. Ул монда Мәскәү хәле белән, урыслар белән дә таныш булган. Шул вакытларда Казанда булган урыс әсирләрен, илчеләрен күрү аңа урыс телен өйрәнергә дә кызыксыну уяткан дип уйларга нигез бар, чөнки татар укымышлы ларының һәркайсы телләр өйрәнүгә һәвәс булганнар. Мәскәү тарафыннан бертуктаусыз дәвам иткән агрессив сәясәт алымнары да татар укымышлыеының урыс теленә игътибарын үстергән. МәскәүКазан мөнәсәбәтләренең сәяси активлашуы да тел өйрәнүгә этәргеч биргән. Фәлсәфәче шагыйрь өчен бу дәвердә урыс телен белү дәүләт язмышы белән бәйләнгәнлектән, мөһим була. Чөнки Казан хөкүмәтенә Мәскәүгә илчеләр җибәреп, сөйләшүләр алып барганда үзенең ышанычлы тәрҗемәчеләре кирәк санала.

Нугай урдасы идарәчесе, Сөембикәнең атасы Йосыф морза, 1549 елның июнендә Иван Грозныйга хат җибәргән булган. Хатында ул Мәскәүгә әсир төшкән татарларны кайтаруны үтенә .

Юсупов Б. Г. О роде князей Юсуповых, собрание жизнеописание их грамот и писем к ним Росийских государей. Часть II. — СП (б)., 1867. — Б. 21-22.


113 Шул хаттагы бер фраза кызыклы:

«... Да прошу у тебя: из Казани попал толмачъ, Магмедяром зовут, и ты бы его к нам прислал...»

Бу тылмач ни өчен Мәскәудә кулга алынды икән? Билгеле, ул гади тәрҗемәче генә булмагандыр, күренекле, укымышлы кеше булган. Шунысы кызыклы, Мәскәү хөкүмәте бу елларда Казан белән хисаплашмау, аңа карата үзенең агрессив амбициясен көчәйтү белән мәшгуль була. Казанның дәүләтне идарә итәрлек катлавын системалы юк итүгә керешә. Казанда серле шартларда Сафа Гәрәй хан һәлак була. Шаһ Гали хан Казан тәхетенә куелгач, 1551 елның октябрендә үзенә оппозициядә булган Казан бикләрен (70 кеше) үтертә. Бу арада Шаһ Гали хан, халыкны котырта дигән сылтау белән (Боерган) сәйеднең башын чаптыра. Янә 1552 елның 6 мартында Шаһ Гали кулы белән Мәскәү тагын 84 дәрәҗәле казанлыны алдап башкала-

п

дан чыгара һәм тоткын итеп Мәскәүгә озаттыра . 1553 елда

Мәскүдә тоткынлыкта утырган татар илчесе Аднаш Хафиз

з төрмәдә үзенең китап язуын теркәп калдыра .

Бу очраклар «тылмач» Мөхәммәдьярның да 1549 елда шуңа охшаш сәбәпләр белән тоткын ителүен дәлиллиләр.

Казаннан илчелеккә тылмач булып барган Мөхәммәдьяр

Юсупов Б. Г. О роде князей Юсуповых, собрание жизнеописание их грамот и писем к ним Российских государей. Часть II. — СП (б)., 1867. — Б. 21-22.

2 Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. М., 1991. Б. 139, 140, 124.

Наджиб Э. Н. Историко-сравнительный словарь тюркских языков XIV века. Книга 1. — М., 1972. — Б. 68.


114 шул ук исемдәге шагыйрь булган дип уйларга тулы нигез бар.

Йосыф морза гади бер тылмач өчен сүз куертмас иде. Ул аның кемлеген белгән, Мөхәммәдьярның әсәрләре язылган кулъязмаларның табылу гебграфиясенә күз салсаң, алар хәзерге Татарстанның күбрәк Көнчыгыш төбәкләрендә табылалар: Татарстанның Актаныш, Сарман» Әгерже, Әтнә төбәкләре һәм Пермь өлкәсенең Барда төбәге. Бу төбәкләр җирләренең (Әтнә төбәгеннән башкасы) ХЛ»-ХУ1 гасырларда татарларның Нугай урдасы карамагында булганнар.

Иван Грозный хөкүмәте Йосыф морзага язган хатында Мөхәммәдьярның 1549 елның җәендә Муром шәһәрендә урыслар тарафыннан үтерелүен хәбәр иткән . Шагыйрь шәхесенә мөнәсәбәттә Ык буендагы Баулы Туймазы төбәкләрендә табылган Шәех Дирбеш нәсел шәҗәрәсе күчермәләре әдәбият фәне өчен кызыклы . Ул нәселнең Баулы төбәгеАкбаш, Төмбарлы авылларында һәм Туймазы шәһәре янындагы Иске Турай авылында табылган шәҗәрәләре бар, Боларның яхшырак сакланганы Иске Турай авылына бәйлесе. Аның борынгы өлешене тулысынча күчереп үтәбез (Мирасханә— 99 кол. 1 тасв. — 109 эш).

«Төп бабаларымыз төркестанлыдыр. Сәлимән фарсига барып тереләдер.

Миркамал бине Булач бине Миралай бине Йармөхәммәд бине хаҗи Әхмәд бине Исә (н) димер шәйех бине Аста суфый хаҗи Хәлим бине Баҗа шәйех бине Әбел шәйех бине Сиграҗ бине Сасык бине Сабыр бине Сафи бине хаҗи Йулавыҗ бине

Шәех Дирбеш шәҗәрәсенең кулъязмалары/. /Мирасханә. 99 кол. — 1 тас. — 33, 35, 109, 193 эш.

Мөхәммәдьяр һәм аның чоры. — Казан, 1997. Б. 5.


115 мәшһүдер...»

Бу нәселнең Миркамалдан соңгы буыннар тәртибенең бер рәте түбәндәгечә дәвам итә.

*

«Миркамалдан: беренче углы Нугай, икенче углы Шәйех Дирбеш, өченче углы Таңатмыш... Шәйех Дирбешнең унике углы бар. Унынчы углы Байсуба, углы Миртамә, аның углы Йәрмәк, Йәрмәк углы Бигәш, углы Йосыф, Йосыф углы Айыт, Айыт углы Иштуган, Иштуган углы Габделма... Баулыда торалар».

Бу шәҗәрәдә 26 буын санала. Шәҗәрә тәртибе XIX гасырда туктаган. Бүген инде аңа . тагын 4-6 буын өстәргә мөмкин булыр иде. Мисаллардан күренгәнчә, нәсел Мөхәммәд пәйгамбәр заманында беренче булып фарсылардан мөселман булган кеше — Сәлимән фарси дигән тарихи шәхескә ялгана . Нәселнең Сәлимән фарсидан соңгы буыннары каядыр Бохара ягына килеп Төркестанда яшәгәннәр: үтә дини бер нәсел чылбырын тәшкил итәләр, — шәйехләр, суфыйлар, соңыннан муллалар. Сәлимән фарси нәселләреннән саналган, аны бабалары итеп күрсәткән шәҗәрә текстлары Татарстанның Тау ягында да бар: Апае районына караган Кошман һәм Чирмешән авылларында таралган бер атаклы дини нәсел үзенең чыгышын Урал буеннан чыккан итеп тасвирлый. Иске Турай авылыннан алынган текстта Миркамалның 44углы Нугай» исемле дип күрсәтелә, бу, әлбәттә, кеше исемедер, ләкин мондый исем Идел-Урал буенда фәкать Нугай урдасы дәверендә, ХҮ-ХУ1

Әлбәттә, Сәлиман Фарсиның исеме суфыйлык силсиләсе аша гына ялганып, аның нәсел шәҗәрәсенә механик рәвештә генә теркәлүе мөмкин.


116 гасырларда таралыш ала.

Безнең өчен Сәлимән Фарси нәселеннән саналган Йармөхәммәднең кайсы дәвердә яшәгәнен билгеләү дә мөһим. Шәжәрәдәге соңгы буыннарны да исәпләп карасак, 18 буын чамасы буын XVI гасырдан XX гасыр ахырына кадәр алышынган була, димәк, Йармөхәммәд һәм аның атасының яшәү дәвере XVI гасырның беренче яртысына туры килә. Текстта Йармөхәммәднең атасы хаҗи Әхмәт исемле булуы язылган... Мөхәммәдьяр поэмасында үзенең исемен Йармөхәммәд дип тә, Мөхәммәдйар дип тә атый. ә атасының исемен поэмада Мәхмүд хаҗи дип атый. Мәхмүд исеменең шәҗәрәләрнең йөзәр ел дәвамында телдән әйтелүен исәпкә алсак, Әхмәдкә әйләнү ихтималы юк түгел. Шулай ук татарда исемнәрнең рифмалашу закончалыгын исәпкә алсак, Мөхәммәд исеме Әхмәд белән чиратлаша. Исем кушу йолалары тәртибеннән Мәхмүд бик үк Мөхәммәд исеме белән чиратлашмый. Мөхәммәд тә, Әхмәт тә «мактаулы» дигән мәгънәгә ияләр.

Мөхәммәдьярның суфыйчылык карашлары шагыйре икәне фәнни әдәбиятта да ачыла. Суфыйчылык, ягъни «Нәкышбәнди тарикасы» татар арасында күптәннән килә. Кама аръягы районнарындагы татар зиратларында Х\ГШ-Х1Х гасырларда еуфыйларның җитәкчеләре булган ишаннарга куелган кабер ташлары шактый еш очрый. Чистай зиратында «Әл-шәйех эл—тәрикаи әл-Нәкышбәндия, вә әл-имам әл-Хәнәфия-и Фәхертдин бине Корбангали» 1899 елның июлендә үлгән; шундый ук шәйех (ишан) Мөхәммәдзакир бине Габделваһаб 1310 ел һиҗри, 1898 ел румида үлгән; Урсай авылы зиратында «зиннәтел-шәйех әлимам өл—суфый, мөридел—хелифөтө котбел—котаб өл-жшйех ел—


117 Эстзрлбаши, әл-Нәкышбәнди-Шәмсетдин бине Нугайбик»

1828 елда күмелгән һ. б.

Суфыйлыкның киң таралашын археографик экспедицияләр

\

вакытында табылган суфый силсиләләре дә күрсәтә. Андагы мәгълүматлар буенча Нәкышбәнди ишаннары аеруча Ык, Чирмешән елгалары буйларындагы авылларда күренәләр (әлТакталачыки, әл-Кизләви, әл-Пәрәви, әл-Чалбыви, әл-Әлмәти

*

һ. б.). Шунлыктан шагыйрьнең әсәрләре суфыйчылык таралган төбәкләрдә күбрәк сакланган да.

Йомгаклап әйткәндә, Шәйех Дирбеш шәҗәрәсе текстлары таралган урыннар Мөхәммәдьярның суфыйлык фәлсәфәсе таралган төбәкләр белән тәңгәл килә.

Шәех Дирбеш нәселе белән янәшә Казан ханнарыннан, Сәхиб Гәрәйдән тарханлык ярлыгы алган Кайкы би нәселләре Ык буенагы Ярмәкәй авылында яшәгәннәр». Казан ханлыгы чорындагы Мәхәммәд Әмин һәм Сафа Гәрәй ханнардан ярлык-

3

лар алган тархан токымнары-Нәдер нәселләре дә Ык буе төбәкләрендә (Баулы, Әлмәт, Зәй, Азнакай һ. б. төбәкләр) яшиләр. Гомумән, Ык буенда Казан ханлыгы белән бәйле Сәйман, Кара бик, Шәйех би нәселләренең шәҗәрәләре дә

«

мәгълүм. Шунлыктан суфый имамнар нәселе булган шәйех

Галимҗан. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты: Мирасханә. — 99 кол. — NN 3, 23, 103, 142, 222 эш һ. б.

Юсупов Г. В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. — М., — Л., 1960. ~ Б. 25.

2

Усманов М. А. Татарские исторические источники XVIXVIII вв. Казан, 1972. — Б. 187.


118 Дирбеш шәҗәрәсен Мөхәммәдьяр (Ярмөхәммәд) Мәхмүд

углыныкы дип карый алабыз.

Инде шагыйрьнең әсәрләре Татарстанның көнчыгыш төбәкләрендә күберәк табылу,

шагыйрьнең Нугай урдасы идарәчеләре белән бәйлелеге, суфый имамнар шәҗәрәсендә конкрет урында исеме булу һәм бу шәҗәрә кәсел-шәҗәрәләре белән янәшә Казан ханлыгының тарханнары, бикләре булган Кара бик, Кайкы би, Нәдер морза. Сәйман тархан һ. б. шәҗәрәләрендәге күрсәтелгән нәселләрнең яшәве, шагыйр. Мөхәммәдьяр нәселнең Ык буенда сакланып калуы хакында сөйлиләр.

ШАГЫЙРЬ МӘҮЛӘ КОЛЫЙ НӘСЕЛ-П1ӘЖӘРӘСЕНӘ КАРАТА

Мәүлә Колый иҗатының әдәбият тарихына керүенә, шагыйрьнең кулъязмаларын беренче эзләп табучы язучы педагог Фазыл Туйкә сәбәпче булды. Моннан соң аның иҗатын әдәбиятчы галимнәр Габдерахман Сәгъди, Хәй Хисмәтуллин, ШакирАбилов, Камиль Дәүләтшин, Гайсә Хөсәенов, Раиф Мәрданов һәм Гомәр Саттаров һ. б. өйрәнеп хезмәтләр


119

яздылар . Шагыйрьнең иҗат мирасы,таыылып, ул 1940 елларда ук урта мәктәп дәреслекләренә һәм татар поэзиясе антологияләренә кертелеп өйрәнелә башлады*.

*

Матабугатта басылган хезмәтләрдә Мәүла Колыйның мирасы буенча күп кенә кызыклы фикерләр әйтелде.

Сәгъди Г. Беренче дәвер татар әдәбиятыннан яңа материаллар (Мәүлә Колый) // Мәгариф. — 1927. — N 4. — Б. 64-72; Абилов Ш. Шагыйрьнең исеме Мәүла Колыймы әллә Меллаголмы // СӘ. — 1958. — N 11. — Б. 107-110; Хисмәтуллин X. Шагыйрь Мәүла Колый иҗаты//Борынгы татар әдәбияты. — Казан, 1963. Б. 480-503; Саттаров Гомәр. Шагыйрьнең исеме кем?//КУ. 1966. N 1, -Б. 135-139; Дәүләтшин К. С. Мәүла Колый хикмәтләренең поэтикасы һәм тел үзенчәлекләре // Татар теле һәм әдәбияты. Бишенче китап. — Казан, 1976. — Б. 203-214; Хусаинов Г. Б. Новонайденные рукописны хикметы Мавля Кулия/уПисьменные памятники Башкирии (историкофилологические исследования). Уфа,1982. -Б. 152-162; Абилов Ш. Дәүләтшин К. С. Мәүла Колый иҗаты//Татар әдәбияты тарихы. Урта гасырлар дәвере. Казан, 1984. — Б. 366-385 һ. б.

*> ^^

Җәләй Л. Байков С. Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия. — Казан. 1940. Б. 8-21; Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1956. — Б. 69-74; Мэвла Колый. Татарский поэт. Вторая половина XVII века. Хикметы/Щоэзия народов СССР 1У-ХҮШ веков. — М., 1972. — Б. 490-492; Мәүла Колый Татар поэзиясе антологиясе. 1 китап. Казан, 1992. Б. 179-187; Мәүла Колый (XVII йөзнең икенче яртысы) //Миңнегулов X. Садретдинов Ш. Урта гасыр XIX йөз татар әдәбияты-Казан: Мәгариф, 1994. — Б. 152-159.


120

Шагыйрь иҗаты белән шөгыльләнгән барлык авторлар да бердәм рәвештә аның суфый шагыйрь булуын күрсәтәләр. Бу факт шагыйрьнең биографиясен ачу өчен мөһим чыганаклар-

*

ның берсе булып санала. Икенче әһәмиятле факт шигырьләрнең һиҗри: «Сиксән сигез ирде тарих ди көн мең дә»,дип язылу вакытын белдерү (руми белән 1677-1678 елга туры килә). Шигырьләрнең язылу урыны: «Әйтелде Шәһре Болгар кәндләрендә», — дип күрсәтелә. Бу сүзләрдән Мәүлә Колыйның хикмәтләре Шәһре Болгар тирәсендәге авылларның берсендә язылуы аңлашыла.

Шагыйрьнең ижатын өйрәнүчеләр хикмәтләрдә аның остазы Мелла Мамай турында язуына игътибар итәләр. Мәүла Колый аның туган җире Казан шәһәре икәнлеген* Урта Азиядә суфыйлар остазларыннан белем алганлыгын яза .

Мелла Мамай Балым хуҗа эстанәсен һәм Шәһре Болгарда ике эстанә төзеткән кеше була . Мәүла Колый хикмәтләрендә

2

Мелла Мамайның 1677 елдан элек үлгән булуы аңлашыла . Шул ук хикмәттә шагыйрь үзенә: «Гасыйм җани Меллагол кол сүзли, дуслар», — дип дәшә. Йомгаклап әйткәндә Мәүла Колый иҗатын һәм тормышын өйрәнүче галимнәр аның хикмәтләрендәге күп мөһим фактларга игътибар иткәннәр.

Фәни фикер әлбәттә, бер урында тормый. Татар әдәбияты тарихчылары да үз өлкәләрендә туктаусыз эзләнәләр. Мирас

Абилов Ш. Шагыйрьнең исеме Мәүла Колыймы, әллә Меллаголмы... Б. 108.

2

Хикмәте Хәким (4 нче хикмәт) //Борынгы татар әдәбияты. — Казан, 1963. — Б. 490. 3 Шунда ук, — Б. 490.


121

тирәнлегенә үтәләр. Шунлыктан күп төрле сорауларга җаваплар табыла һәм бер үк вакытта яңалары куела тора. Шундый сораулар исәбеннән татар әдәбияты тарихында: Мәүла Колый тормышына һәм* иҗатына карата бер дә яңа чыганаклар калмадымы икәнни соң? — дигәне бар.

4

Әлеге сорау ихтыяҗыннан безнең тарафтан кайбер тарихи документлар өйрәнелде. Өйрәнү нәтиҗәләре турында 1986 елда матбугатта фәнни мәкалә басылды . Ул мәкаләдә без беренче мәртәбә Мәүла Колый хикмәтләрендә искә алынган Балынгуз (Балым хуҗа) каберенең борынгы Биләр шәһәре урнашкан мәйданда булганлыгына игътибар иттек. Шагыйрьнең остазы саналган мелла Мамайның 1670 елның 4 сентябрендә Хәсән Айбулат улы Карачуриның Степан Разин белән берлектә Казан татарларына баш күтәрергә өндәп язылган хатында искә алынганын билгеләдек, әлеге документта мелла Мамай белән бер рәттән Икшәй мелла, Ханыш морза, Мәскәү морза исемнәре дә телгә алына*». Санап үтелгән тарихи шәхесләргә кагылышлы документлар Мәүла Колый тормышына да бәйле булырга тиеш бит. Менә шундый бер документ «Выпись на пашенную землю стрельцам Булярского городка Е Чистопольском уезде

Я

1206-1699 г. По указу царя Петра Алексеевича», — дип атала .

Әхмәтҗанов М. Мәүла Колый кем ул?//Совет мәктәбе. — 1986. — N 10. — Б. 17-19.

2

Крестьянская война по предводительством Степана Разина. Сборник документов. Том II (август 1970-январь 1971) Часть 1. — М., 1957. — Б. 52 (38 документ).

Мельников С. Акты исторические и юридические. -Казань, 1959. — Б. 179 (М 61 — документ).


122 Анда әүвәлге Болгар дәүләте башкаласы булган Биләр (Бүләр)

шәһәре хәрабәләре урынында урнашкан татарларны куып җибәреп» ал арның йорт-җир ләрен тартып алып, урыс стрелец: ларына бирү турында сүз бара.

*

Бу документта Биләр шәһәре хәрабәләре янына күчеп килүчеләрнең кайсы елда һәм нинди авыллардан чыккан булу тарихлары тасвирлана. Әлеге тарихи чыганак мәгълүматларына караганда, Сафа Гәрәй хан заманында ( 15 24-15 49) Биләр шәһәрендә үлгән «Балынгозя» исемле патшага дөрбә корылган. Ул дөрбәне сакларга аның янында кешеләр торырга тиеш була. Бу тәртип Казан урыс кулына кергәнче дә, кергәч тә шулай дәвам итеп килгән. 1678 елда «Балынгозя» дөрбәсен караптәрбияләп торучы Чыты авылының Барямгоска (Бәйрәмхуҗага) һәм аның иптәшләре үлеп беткән булалар1.

Тарихтан 1678 елда Казан өязенең морзалары һәм казаклы татарлары — Каныш морза князь Яушев җитәкчелегендә, патша администрациясенә Биләрдәге үлеп беткән татарлар урынына Казан өязендәге төрле авыллардан мөселманнар күчеп утыруны сорап гариза бирәләр һәм ул урынга Бермелейка Кулаев (Бәйрәмгали Колыев) үз иптәшләре белән күчеп нигез коралар. Күчеп утыручылардан Бәйрәмгали Колыев һәм аның эңесе Кадрәк — Чыты авылыннан, Нугай юлындагы Кәкре Күл авылыннан Иштуган Янсарин үзенең энесе белән, Осиняк (Әшнәк) авылыннан Ижбулат Ишмәтов, Кече Укмас авылыннан Теләнче Василов исемле кешеләр булалар. Бу кешеләр дәүләткә акчалата һәм икмәкләтә яртылаш ясак түләгән булганнар. Алар шулай ук Чирмешән, Майна, Ямбакты елгалары буйларында да

2

Мельников С. Акты... Б. 180.


123

җирләр биләгәннәр. Биләрдәге Балым хуҗа эстанәсенә татарларны утырту теләге Казан артының атаклы нәселе Яушевлар белән бәйле булса кирәк. Бу нәселдән Каныш (Ханыш) морза исеме Хәсән Карачурин белән Степан Разин хатында 1670 елда искә алына.

Каныш морза бине Ишкәй морза бине Бигеш би Яушев 1648 елда әүвәлдә аталары биләгән Ашыт елгасы буе җирләренә яңадан Казан воеводасыннан язу алган . Зур җир биләүченең һәм аның замандашлары Мәскәү морза, Икшей мелла. Мамай мелла кебекләрнең кешеләрне туган нигезләреннән калмыклар хәтәре белән тулы Биләр туфрагына күчертү өчен абруйлары да, матди хәзинәләре дә җитәрлек булган. Алар бу изге эшне мөселман мәдәнияте үзәкләрен саклап калу ниятеннән, белеп эшләгәннәр һәм алданрак өлгерергә тырышканнар. Биләрдә мөселманнар яшәгән торак пункт булу Урта Азия һәм мөселман Көнчыгышына бару юлында бер станция ролен дә үтәгән. XVI гасырның икенче яртысында өзелгән икътисадын, мәдәни татар — Урта Азия бәйләнешләре инде XVII гасрының беренче яртысында җайга салына башлаган: Юныс Оруви, Мамай мелла кебек анда укып кайтканы мәгмхүм булган шәхесләрне беләбез. Бу елларда Йосыф Касыймов җитәкләгән Русия илчелеге дә Урта Азиягә салына башлаган юллардан үткән (1675 ел).

Биләрдә татарларның ныгый баруы патша хөкүмәтенә ошамый. Моның ишеурта гасыр мөселман мәдәни мәркәзенең татарларны оештыру үзәге булып китүендә христиан дәүләте

Источники по истории Татарстана (ХУ1-Х\ТШ). — Казань, 1993. — Б. 11-12.


124 үзенә куркыныч күргән. Шунлыктан бу төбәктән татарларны

куып таратып, анда урыс хәрби үзәге оештыру планына керешәләр. Хәлбуки инде XVII гасырның икенче яртысында, биг-

*

рәк тә азагында, Урта Идел өчен тышкы куркыныч булырлык көчләр булмый, урыс колониаль империясенең чиге меңнәрчә чакрым көньяктарак Җаек елгасы һәм Каспий диңгезе буйларыннан узган.

Бу планның нәтиҗәсендә Биләрдәге татар үзәген 1699 елгы, патша Петр Алексеевич указы белән бетерү законлаштырыла . Ләкин инде бу урыннан татарларны куу эше шактый күп-

V

тән башланганга ошый. Анда яшәүче татарлар үзләренең Чирмешән, Майна, Ямбакты елгалары буйларындагы җирләренә таралган булганнар һәм үз биләмәләрендә яшәп калганнар. Кама аръягы һәм Ык елгалары буйларындагы төбәкләрдә уздырылган археографик экспедицияләр дәвамында халык кулында сакланган күп кенә нәсел шәҗәрәләре тупланды. Аларда нәселләрнең Казан, Зөя, Алатырь, Төмән, Хан Кирмән шәһәрләре тирәләреннән килүләре конкрет күрсәтелә.

Шагыйрь Мәүла Колый,, зур укымышлы суфый-галим, Биләр татарларының җитәкчесе, аның да нәсел шәҗәрәсе булуы бәхәссез. Әлбәттә суфый, имамнар нәселдән нәселгә халыкның дини эшләрен җитәкләп барганнар. Шушы сәбәптән аларның нәсел шәҗәрәләре сакланырга өмет зур һәм алар Биләрдән ерак булмган Чирмешән,Шушма, Зәй, Ык буйларын — да табылырга тиеш иде кебек. Безнең экспедицияләр вакытында әлеге регионда табылган «Бимкә суфый шәҗәрәсе» текстлары игъти-

Мельников С. Акты исторические и юридические. Казань. — 1859. — Б. 179.


125

барны җәлеп итте. Әлеге шәҗәрәнең иске кулъязма китапларда XVIII гасырның икенче яртысында һәм XIX гасырның беренче чирегендә язылган үрнәкләре берничә данәдә табылды1.

\

Бимкә суфый шәҗәрәсе Ризаэтдин бине Фәхертдингәдә мәгълүм а булып, аның турында «Асар» китабында кайбер мәгълүматлар бар . Андагы нәсел шәҗәрәсенең вәкиле Сарабиккол авылы кешесе Әлмөхәммәт бине Нурмө/хәммәт бине Дусай бине Бимкә суфый 1197 Һиҗри, 1783 руми елда зур күләмдә «КөЪестани» китабын күчереп язган булган. Билгеле булганча Сарабиккол авылы Шушма елгасы буенда (Лениногорск төбәге). Биләрдән ерак түгел.

Әлмөхәммәттән алып саный башласак, аның бабасы Бимкә суфый каядыр 1640 елларда туган кеше булып чыга. Кулъязма шәҗәрәләргә килгәндә, икесе XVIII йөзнең соңгы чирегенә карыйлар. Аларның 5870 шифры белән сакланучы нөсхәсе баерак. һәр шәҗәрәдә дә текст Бимкә суфыйдан гына башлана. Аның Корыч, Дусай, Чикә, Әкә исемле дүрт улы булып, бу нәселдән күп кенә дин эшлеклеләре чыккан. Аның бер чылбырыннан өзек китерәбез:

Бимкә суфый ->Чикә ^Сөләйман -» Сөлүк -* Колшәриф -»

Сәгыйд^Ишмөхәммәт. Нәсел XVIII гасыр ахырына җиде буын

з тәшкил иткән .

«Татар әдәбияты тарихымның беренче томында Бимкә

1Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Кулъязмалар һәм текстология бүлеге. Мирасханә. 39 кол. 445 эш. -Б. 52-а; 5870 эш. Б. 287~289-а.

2Ризаэтдин бине Фәхертдин. Асар. 2,..,-Оренбург,1901. -Б. 73.

8 Мирасханә. — 39 кол. ~ 5870 эш. -Б. 287-288.


суфыйның (анда аны Бимәк суфый дип язалар) 1698 елда хәзерге Татарстанның Минзәлә төбәге Шыгай авылында Насретдин Рабгузиның «Кыйссасел әнбия» исемле атаклы әсәрен күчереп

I ^

язуы турында хәбәр бар . Димәк» ул 1698 дә исән була.

Мәүла Колый хикмәтләренең чагыштырмача бер тирәдә урнашкан Кизләү, Зәй-Каратай, Камай (Бакалы р.) авылларында кулъязмалары табылу һәм Бимкә суфый шәҗәрәсенең дә шушы ук төбәкләрдә таралуы,суфыйлык ләкабе — барысы да шагыйрь Мәүла Колый шәхесенә туры киләләр. Монда Мәүла колый исеме белән Бимкә суфый атамасын бер беренә бәйли торган чылбыр булып Биләр шәһәрендә 1677-1678 елларда Балым хуҗа каберендә сакчы булып торган Бәйрәмгали Колыен исеме тора. Татарда XVII--XVIII гасырларда (хәтта аннан да күп гасырлар элек) исемнәрне кыскарту гадәти бер хәл булган.

Мәсәлән, Акмөхәммәтне — Акман, Акмәт, Ишбулатны — Бутай,Иштуганны — Ишәй, Кадермөхәммәтне — Кадрәк, Туймөхәммәтне — Туйкә, КилмөхәммәтнеКилкә һ. б. Шуңа таянып Бимкәне дә Бәйрәмгалидән кыскартылган исем дип әйтергә нигез җитәрлек. Моннан тыш Мәүла Колый телендә мишәр диалектизимнары барлыгына игътибар итсәң, академик Гайсә Хөсәеновның Мәүла Колый милләтен «башкорт» дип яздырырга тырышуы ХУИ-ХУШ гасыр «паспоргы» киртәләренә сыйма-

V

ганлыгы аңлашыла».

А Татар әдәбияты тарихы. 1т. Урта гасырлар дәвере. Казан. 1984, Б. 827,

т

Хусаинов Г. Б. Новонайденные рукописные хикметы Мавля Кулуя//Письменные памятникн Башкирии (Историко — филологическке исследования. Уфа, 1982. — Б. 161.


 

 


У

 


127 Югарыда бәян ителгәннәрдән күренгәнчә шәҗәре, борынгы

документлар, археографик материаллар шагыйрь Мәүла Колыйның шәхесен ачыкларга шактый зур материал бирәләр.

Мәүла Колый хакында бәян ителгән әлеге фикерләр фәндә

таныла да башлады дияргә мөмкин «Татар поэзиясе антология**^

\» сенең 1992 еда чыккан басмасында шагыйрьнең тәрҗемаи хале

турындагы белешмәдә бу хезмәтнең авторы фикерләре файдаланылган .

ТАҖЕТДИН ЯЛЧЫГОЛОВНЫҢ ШӘҖӘРӘСЕ ХАКЫНДА

Татар язучысы, галиме һәм шагыйрь Таҗетдин Ялчыголовның (1768-1838) тормышын һәм каләм мирасын өйрәнү юлында соңгы елларда әдәбиятчыларыбызның эшчәнлеге сизелерлек артты. Кыр археографик экспедицияләре вакытында аның әсәрләренең дистәләрчә кулъязмалары табылды, алар инде фәнни китапханәләрдә сакланалар. Таҗетдин Ялчыголовның мирасын өйрәнү юлында соңгы елларда әдәбиятчы Мәсгут Гайнетдинов нәтиҗәле генә эшләп килде. Ул заманында Таҗетдин Ялчыголов яшәгән авылларны йөреп, аның әсәрләренең кулъязмаларын тапты, аның «Рисал^и Газизә», «Ьәфтияк тәфсире», «Тарихнамә-и Болгар» әсәрләрен һәм шигырьләрен өйрәнеп,аларны текстологик хәзерләп, мәкаләләр язды. Аның зур гына хезмәтеннән бер өлеше «Татар әдәбияты тарихы»на да кереп китте .

Татар поэзиясе антологиясе. 1 китап. -Казан, 1992. -Б. 179.

2

Татар әдәбияты тарихы. 1 том. Урта гасырлар дәвере. — Казан, 1984. — Б. 443-452.


128

Ләкин бу очракта сүз Таҗетдин Ялчыголовның «Тарих-

/' намә-и Болгар» исеме белән мәгълүм булган шәҗәрәсе хакыда

гына барыр. Аның әсәре күберәк үзенең нәсел тарихын бәян

V

итүгә багышланган.

«Тарихнамә-и Болгар» әсәре белән беренче мәртәбә 1810 елларда ук татар галиме Ибраһим Хәлфин кызыксына башлаган. Петербургтагы М. Е. Салтыков — Щедрин исемендәге китапханәнең сирәк китаплар бүлегендә «Тарихнамә-и Болгар»

«2

кулъязмасының Ибраһим Хәлфин кулыннан үткән Күчермәсе саклана (ТНС 3291-6, 93-а битләр). Безнең хезмәттә дә аның тексты файдаланылыр. 1960-1970 нче елларда Таҗетдин Ялчыголовның бу хезмәтен, текстологик яктан унлап күчермәсе нигезендә, академик Миркасыйм Госманов өйрәнде . Аның хезмәте нәтиҗәсендә «Тарихнамә-и Болгар» әсәрендәге күрсәтелгән чыганакларның һич берсенең реаль эчтәлеге юклыгы күренде. Шулай ук бу әсәрнең телен тикшерүгә багышланган хезмәтләр дә барлыкка килде. Татар теле тарихчысы, галим

2

Ф. С. Фасеевның бу өлкәдә кызыклы фәнни мәкаләсе басылды . Аның мәкаләсендә Таҗетдин Ялчыголовның бу әсәрен тикшерүгә өлеш керткән галимнәргә кыскача бәя бирелә. Ф. С. Фасеевның мәкаләсе тирән төпченү, һәм М^А. Госманов хезмәтендә каралган аспектларны күреп, нәтиҗәләр ясавы белән кызыклы, «Тарихнамә-и Болгар»ның мәгълүм булган

Усманов М. А. Татарские исторические источники ХУП — ХУШ вв. — Изд-во казанского университета, 1972. -Б. 158-166.

2

Фасеев Ф. С. «Тарих намэ-и Булгар» Тажетдина Ялчигулова //Сб.: Историко-лингвистический анализ старописъменных памятников. — Казань, 1983. — Б. 140-159.


129

барлык кулъязмалары буенча лингвистик хезмәт Уфадагы башкорт телчесе Иш Мөхәммәт Галәветдинен тарафыннан башкарылды . Телче кеше төгәл булырга тиеш инде, Ләкин аның хезмәтенең исемендә үк «Тарихнамә-и Болгар»* авторының фамилиясен «Ялсыгулов» дип язуы бөтен китапка карата бер лингвистик шөбһә уята. Таҗетдин бине Ялчыгол үзен Яхшыкол улы дип күрсәтсә дә «Ялсыгол» дип бер урында да атамаган. Аның шулай икәне И. Галәветдинов китабының 29 битендә рәсеме күрсәтелгән мөһердән дә күреп була, Дамир Гарифуллин тарафыннан Сарман авылында табылган әлеге мөһердә «Таҗетдин Ялчыгол углы» дип ап-ачык язылган.

Хезмәтнең максаты 'башка булганлыктан бу урында мәсьәләнең тарихына тирән тукталып тормастан Таҗетдин Ялчыголовның шәҗәрәсенә яңадан бер кыска анализ ясау кирәклеге сорала. Татар галимнәреннән М. Госмановның да, М. Гайнетдиновның да, Ф. Фасеевның да күзәтүләренә караганда Таҗетдиннең нәсел тарихы бик томанлы язылган һәм андагы фактлар шәҗәрәнең дөреслегенә шөбһә уяталар. Ләкин шуңа да карамастан, Таҗетдин Ялчыголовның «Тарихнамә-и Болгар» дагы шәҗәрәсенә нигезләнеп зур нәштиҗәләр чыгару дәвам итә. Казан галимнәре арасында бу шәҗәрәнең дөреслегенә ышанучылар хәзер юк дияргә мөмкин. Ләкин Уфадагы башкорт әдәбиятчылары һәм телчеләре аңа суга батучы саламга ябышкан кебек ябышып яталар. Хәтта академик, филология фәннәре докторы Гайсә Хөсәйенов та Таҗетдин Ялчыголовның

Галяутдинов И. Г. «Тарихнама-и Булгар» Тажетдина Ялеыгулова. — уфа, 1990. — 238 б.


130 Кол Гали нәселеннән булган башкорт икәнлегенә инанып яза .

Бу шулаймы? Аңа карата фикер әйтү өчен Таҗетдин Ялчыголовның шәҗәрәсеннән бер сәхифә китерик. Аның тексты Р. Г. Кузеев чыгарган «Башкирские шежере» китабыннан алынды . Китапта транскрипция белән бирелгән текстның фото-

.;

копиядә баш өлеше юк, күренми, текстны транскрипцияләгәндә бозганны күрмәсеннәр өчен шулай эшләнгәнгә ошый. Чөнки төп нөсхәдә «өчен» дип язылган сүзне «өсөн» дип язып кую башкортлаштыру өчен файдалы күренә. Текст: XXIV, Шежере башкир племени Айле//»Миргали гыйлем тәхсил өсөн Хаварезмгә килде. Үргәнечдә утыз йыл мөдәррис улды һәм анда вафат улды. Аның углы Мйршәриф Үргәнечдән Хивага килде. Алтмыш йыл имам, мөдәррис улды. Хивада вафат улды. Аның углы Мирсәйед галим һәм фазыйл адәм ирде. Бик күп фәнгә хашийә итде. Ахыр гомерендә Саҗаүеңдә дидеки күйдә «Фараиз» мәтненә шәрех язды. Аның углы Нурсәйед ханлык дәгъүасы кыйлды. Үргәнеч, вә Хиваны, вә Коңратны алды. Айларда йегерме өч йыл ханлык кыйлды. Ахыр кызыл башлар, Надир шаһ оругындан, килеб, Нурсәйедне үлтерделәр, шәһәрне талаб китделәр. Нурсәйеднең бер калмык хатыны бар иде, хамилә (йөкле) иде. Шул хатын мәһләкәдән качыб төрекмәнгә килде. Төрекмән хатыны булды, хәмлендән Сәйдәш атлы угыл тугды. Бу Сәйдәш газим, баһадир хунириз (кансыз) улды, хәрамилек әйләде: каракалбак вә кыргыз ханының кызын угырлаб качыб, Мийач дәрьясына килде. Әй суының башында бер түбә бардыр. Ул Сәйдәш ханның йортыдыр. Анда мәкам

Хөсәйенов Г. Быуаттар тауышы. — Өфе, 1984. — Б. ЗЗ.

2

Башкирские шежере. — Уфа, 1960. — Б. 168-172.


131 тотды. Бу Сәйдәшдән ике угыл тугды: бери Тыныш, бери

Коттаймас. Икесе бер анадан...

... Безгә төб баба Тынышдыр. Бу Тыныш дан ике угыл тугды: бере Көди, бери Кошчы. Бу ике угылдан күб халайыклар, йәйелде. Хисабын Аллаһе Тәгалә белер... Безгә төб баба Көдидер. Мәзкур бәян улмыш бабаларның гомере мәгълүм дәгелдер. Баба Көдидән Яныш тугды. Гомер мөддәте мәгълүм дәгелдер. Әй дәриасында тереклек әиләде, әмма Әй дәриасында гарык улмышдыр (суга батып үде).

Бу Янышдан Бәбеш тугмышдыр. Ул һәм Әй дәриасында тереклек әиләде. Мөддәте гомере мәгълүм дәгелдер. Бәбешдән Үлмәс хаҗи тугды. Хаҗә китдекендә Әчтерханда вафат улмышдыр. Гомере туксан йылдыр. Үлмәсдән Габдерахман хаҗи тугмышдыр. Габдерахман хаҗи Җилем суында тереклек әйләмешдер... Габдерахман хаҗидан Җалынбай мелла тугды. Ул Җалынбай мелла Әй буйында Кыйгы дидеке дәрйа буенда мөдәррис улмышдыр... Җалынбайдан Котлыбулат тугмышдыр. Ул һәм Ардаш дәриасында мәкам тотмышдыр. Анда ике угыл тугмыш: Җийанчура, вә бери Җийангол, безгә баба-Җийанчурадыр. Бу һәм Әй буйында мәкам тотмышдыр. Мөддәте гомере нәмәгълүм.

Җийанчурадан Янтимер тугмышдыр. Ул һәм Әй буенда тереклек әйләмешдер. Янтимердән Мәмбәткол тугмыш. Ул һәм Арша илә Әй арасында мәкам тотмыш... Мәмбәткол дан мелла Ялчыгол тугмыш. Әй дәриасында тереклек кылыб, гомере ахырында хаҗ таләб кылып, углы Таҗетдин илә Әчтерхан йортында тормыш, Андан Дагыстанә вармышлар. Анда Дияребәкерә варыб, углы Таҗетдин мелланы Бәкердә куйыб килде, үзе хаҗел мөслимин илә хаҗә китде.


132 Бән фәкыйрь Таҗетдин, атам Ялчыголны ундүрт йыл

көтдем... Атамыз Ялчыголга әҗәл зәхмәте ирешде. Сон дидеке

Л ауылга йитдекмездә дөнйадан үтде, алтмыш биш йәшендә,

рәҗәб айында, җәүзәнең 26 нчы йәүмендә, тарихе һиҗрәтнең 1200 нче йылында, куй йылында.

Мелла Таҗетдин мелла Ялчыголдан ту мыш бер фәкыйрь...» Шушындый хәбәрдән чыгып караганда укучыда сораулар туа. Шәҗәрәдәге Миргалине Уфа галимнәре «Кыйссаи Йосыф» авторы ~ Кол Гали белән бер үк кеше булган дип хисаплыйлар. Аны Әй буе башкорты дип саныйлар. Бу мөмкинме соң? Чөнки Әй буенда башкортлардан тыш, Нугай урдасы татарлары да яшәгән булган, Таҗетдин Ялчыголов Әй буеннан киткән нугай татарларын Кубанда очрата.

Шәҗәрәдә, Миргалинеҗ оныгының улы Нурсәйеднең хан булуы, Коңрат, Үргәнеч, Хива шәһәрләрен алуы турында языла. Миргали, «Кыйссаи Йосыф» авторы булган дип санасак, XII гасырның соңгы чиреге һәм XIII гасырның 40 еллары тирәсендә яшәгән. Аның токымы Нурсәйед, буыннар исәбе белән санаганда, XIV гасырның беренче чирегендә яшәгән булып чыга. Бу вакытта Хаварезм өлкәсендә сугышлар булмый һәм Коңрат шәһәре хакында да хәбәрләр юк. Шулай булгач, салынмаган шәһәрне ничек яулап алып була инде.

Мираглидән соң, аның оныгының улы Нурсәйед, әле Урта Азиягә XVI гасырларда гына килеп чыккан калмыклардан,Х^ гасыр башларында тумаган калмыкның тумаган кызын ала.

Димәк, хронология, территориаль пространство ягыннан да бер берсенә ябышмаган фактларны механик кушып Кол Галине, яки Таҗетдин Ялчыголовны башкорт ясау бер көлке генә.

Бу хезмәтнең алдагы өлешендә Мөслиминең «Тәварихе


133

Болгария» әсәрен чыганак буларак анализлаганда без Мөслим И белән Таҗетдин Ялчыголов бер үк автор түгелме икән дигән сорауга тукталдык. Тарихи фактларны бозып тәкъдим итү ягыннан алар бер'үк авторга ошыйлар да.

. «Өйле шәҗәрәсе»ндә Таҗетдин үзен башкорт дип атамый да. Ә «болгарлык иштәкмен» ди . Инде «Өйле» кулъязмасын калдырып Таҗетдин Ялчыголовның Петербургтагы М. Е. Салтыков-Щедрин китапханәсендә сакланучы шәҗәрә текстына тукталып үтик:

«... Баба Тукый тарих Ниҗринең тукызынчы сәнәсендә вөҗүдә килде, углы Айдар хан.

Айдар хан Шәһре Болгар тәхетенә кичте

Зәбир бине Җәгъдә һәр икәкүсе Мәдинәйә китеп, вә хәзрәти Хантал Болгарда калды (Мәдинә шәһәреннән ислам дине таратырга чыккан сөхабәләр — М. Ә.). Баякы, хастадан сихәтләнмеш хан кызыны никах әйләйүб, беничә дәверләр

**

'Кичерәкәеп, газин (соңыннан) вафат әйләде. (

т т * •

56 нчы баба Айдар хандин Сәйед хан тугып. Әмма Айдар хан илә Сәйед хан һәр икесе Болгарда йөз йыл ханлык сөрделәр, вә андин Солтанморат хан тугып вә ул дәхи илле йыл ханлык кылды, вә андин 57 нче баба Сәйед хандин Әмирхан тугып, вә ул дәхи илле йыл ханлык кылды. 59 нчы баба Сәлим хан тугды, кырык йыл хан улды. 60 нчы баба Сәлим хандин Илһам хан тугды, вә аның заманында Җингиз хан хоруҗ

Башкирские шежере. — Б. 169.


134 әйләйүб (килеп чыгып) Илһам хан аңа вармакла бәйгать вирде

(барып буйсынды), вә халайыкара тамга салдырмак Җиңгиз хандин калмышдыр.

61 нче баба Илһам хандин Габдулла хан тугъга, илле йыл ханлык сөрмешдер. Нам вә нишаны (исме һәм билгесе) Аксак

^

Тимер мәзкурнең (югарыда әйтелгән) заманында Болгари харап әйләйүб, Габдулла ханның кандүсене (үзен) үлтерде. Бу Габдулла ханныд дәхи ике углы калмышдыр, бере Галим бик вә бере Алтын бикдер ки.

Галимбик заманында нәселе хан мөнкатыйг улынып (бетеп), ләкин безим бабамыз Галим бикдер. Мәзкүр (югарыда әйтелгән) Галим бик горбәтлекләр чикеп (читтә йөреп), әмма зиядә галим ка.... да Болгар нәхияләрендән Кашан нам кечекчә кальгада имам вә мөдәррис улып дормышдыр.

63 нче баба Галим бикдән баба Мирхаҗи тугып, ул дәхи Кашанда утыз сәнә тереклек идеп вә соңра нәһре Зәй (Зәй елгасы) кашындагы Бараҗ диян вә Йабуз Әҗим ханда имам улмакла Зәй нәһре тамагында улмышдыр.

64 нче баба Мирхаҗидан баба Кол Гали тугмышдыр, вә мәзкүр Хаварезмә китеп, анда кырык биш сәнә мөдәррис улып тормышында, әмма Хытай диярендән Туси нам кемсә Хаварезма Ибн Хаҗиби үлтермәкчүн гаскәр лә килеп, хәттан Хаварезмны харап, ибн Хаҗиби кател әйләде (үлтерде). Мән бәгъде кателдән калган кемсәләр, дөньяның икенче тарафына чыгып, бер шәһәр бина итмәклә, исемене Үргәнеҗ куйдылар. Ләкин Кол Гали шул мәһлакәдә качып кыргыз халкына варды, вә дәхи шу илә качып атасы йорты Зәй тамагына качып килде, вә өч сәнә... Зәй тамагында дәхи бер аждаһа пәйда улынмак илә Зәй тамагының халайыкы ушал (шул) аждаһадин качып


135

нәһре Чирмешән үзәринә бер шәһәр бина, вә исме Бүләр куйдылар. Кол Гали Бүләрдә вафат идеп мәдүфүндер (күмелгәндер) вә Аксак Тимернең мәһлакәсе соңында гомри ахры улмышдыр...» һ. б.

, И. Галәветдинов тарафыннан текстологик эшкәртелеп һәм урысчага тәрҗемә ителеп басылган текст И. Халфин текстыннан шактый нык аерыла. Сорау туа: бик кыска гына вакыт эчендә Таҗетдин Ялчыгол ОЕ үзенең шәҗәрәсен шул кадәр төрле версияләрдә яздымы икән соң?

Безнең карамакта атаклы Идегәй бинең ничә йөз еллар дәвамында Идел буеның уртасында да, тамагында да, буенда да бер үк рәвештә язылган шәҗәрә текстлары бар.

Аларның беренчесе XVII гасыр татар әдәби публицистик ядкаре «Дастане Чингизнамә» китабына теркәлгән .

Икенче текст: XIX гасыр урыс тарихчысы Небольсин тара-

__ п

фыннан Түбән Иделдә язып алынган*'.

Өченче версия: XVIII гасырда Мәскәүдә урыс теленә тәрҗемә ителгән тексттан князь Б. Юсупов нәшер иткәне .

Дүртенче версия: XIX гасырның уртасындагы татар кулъязмасында теркәлгән .

Ъ. әзә китабе фасыл дастан нәсшг Чингиз хан вә һәм Аксак Тимер нәселеннән бәйан идәр тарих йиде йөз йылында.

Казан, 1882. — Б. 41-42.

2 Небольсин П. И. Очерки Волжского низовья, — б. м. и б. г.

Б. 198.

й

Юсупов Б. Г. О роде князей Юсуповых. Том. 2. СП (б), 1867. Б. 343-347.

4 Идел, — 1991. ~ N 10-11. — Б. 65.


136 Идегәй шәҗәрәсе текстларында зур аермалар күренми,

бәлки алар бер берсен тутыралар гына. Таҗетдин Ялчыголов үзенең шәҗәрәсен ни өчен шундый уйдырмаларга урап язган соң?

Моңа җавап табу эчен ул яшәгән дәвернең катлаулы сәяси

*

иҗтимагый вазгыятен һәм Хисаметдин Мөслиминең шул елларда күренә башлаган «Тәварихе Болгария» әсәренең язылу тенденциясен белү кирәк. Шулар белән таныш булган белгеч кеше генә Таҗетдин Ялчыголовның узганын яшерү өчен легендар шәҗәрә төзегәнен сиземли алыр.

Авторның чит җирләрдә озак йөреп, үз шәхесенең чыгышын буташтырып язган «Тарихнамә-и Болгар» әсәре, татар халкының 1778-1774 еларда милли-дини изүгә каршы алып барган кораллы көрәштә катнашучы гаиләсеннән түгелме икән дигән фикер уята. Бу фикер яңа түгел, аңа күпләр үзлегеннән килгән инде. Без шул фикергә тулаем кушылабыз гына. Таҗетдин Ялчыголовның замандашларыннан Габдерәхим Утыз Имәнинең дә 1797 елга кадәрге тормышы караңгылык эчендә кала бирә.

«Тарихнамә-и Болгар» әсәрендә түбәндәге фикерләр ята.

1. Болгар — бик борынгы дәүләт җире;

2. Ул мөселман дәүләте буларак формалашкан;

3. Аның ханнары нәселен Таҗетдин Ялчыголов дәвам итә;

4. Аның төрле көчле дошманнары аждаһалар бар, ләкин явызлык мәңгелек түгел, ул гаиб булырга тиеш.

Мондый идеяләр XVIII гасырның 60 нчы елларында булып узган Мулла Морад хәрәкәте өчен хас булган. Ул хәрәкәт «болгарчылык» байрагы астында барган. Мулла Морад хәрәкәтенең тарихчылар язуы буенча шигаре «Аллаһдан Болгар


137 иленә яңарырга вәхи (хәбәр) килгән**, — дигән фикер була.

Әүвәлге мөселман дәүләтен торгызу кирәк булгач, аның идарәчеләре дә кирәк була бит. Таҗетдин Ялчыголовның «Тарих-

\

намә-и Болгар» әсәре нәкъ шул ихтыяҗга җавап йөзеннән язылган дигән фикергә китерә. Бу яктан караганда ул Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихе Болгария» әсәре белән аваздаш. Мөслими әсәре дә, Болгар вилаятенең халкы элми/сактан бирле мөселман, алар христианнар агентурасы булган мөнафикъ мөфтигә хезмәт итәргә тиеш түгел, ә бәлки әүвәлгечә мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш, дигән фикер уздырган. Бу ике әсәрнең дә турыдан туры максатлары ачык күрсәтелгән булса, аларны бик тиз җыйнап алган булырлар иде. XVIII гасыр ахыры һәм XIX гасыр башы татар җәмгыяте өчен аларның, тарихи әсәрләр буларак, әһәмияте булмаган. Тарих Таҗетдин Ялчыголовка да, Хисаметдин Мөслимигә дә алдавыч фон буларак кирәк була. Ул дәвердә бу тарихи язмалар дөресме, юкмы дип сораучы булдымы икән, ихтимал булмагандыр.

«Тарихнама-и Болгар» чын тарихи әсәр булса, анда Х-Х1 гасырлардагы болгар әмирләре Шилки, Алмыш (Җәгъфәр), Әхмәт, Талиб, Мөэмин, Шәмгун, Мөхәммәт, Ибраһим кебек болгар әмирләренең исемнәре булыр иде, ләкин алар анда юк.

Таҗетдин Ялчыголов тарафыннан бабалары исәбенә кертелгән Габдулла хан. Галим бик, Алтын бикләр ярым тарихи, легендар кешеләр, аларның нәселе Чынгыз ханга барып тоташа. Ярым легендар Бәбеш, Үлмәс хажи, Габдерахман хаҗи кебек бабалар Биләр шәһәреннән Тау ягына күчеп утырган Инсан бик нәселенең шәҗәрә чылбырын тәшкил итәләр;

«Ул Инсандин бер угыл тугды, Сөләйман куйды. Сөләйман углы Кадрә, углы Нурдәүләт, углы Нурхәсән углы Нурәбдөл,


138 Нурәбдәл углы Котыш. Котыш углы Мактым, Мактым углы

Игәнәй, Игәнәй углы Мөхәммәт, Мөхәммәт углы Хуҗамөхәммәт, Хуҗамөхәммәт углы Тәүкил, Тәүкил углы Җантай, Җантай углы Бибеш (Бәбеш), Бибеш углы Үлмәс, Үлмәс углы мелла Габдерахман, мелла Габдерахман углы Габделгазиз...»,

Әлеге шәҗәрәдә Бибеш/Бәбеш/ исеме XVII гасыр орфографик нормасында язылган. Таҗетдиннең 'Тарихнамә-и Болгар»ында инде ул XIX—XX гасырдагы нормада языла. Ике шәҗәрәдәге өч буын исемнәренең рәттән тәңгәллеге, шулай ук «һ. әзә китабе фасыл дастан...» китабындагы Габдулла хан, Галимбик, Алтынбик сюжетларының кабатлануы, Таҗетдин Ялчыголовның үз нәселе шәҗәрәсен төзегәндә әлеге XVII гасыр татар язма чыганагыннан нык файдалануына дәлил булып тора. Бу фактлардан чыгып «Тарихнамә-и Болгар»ның борынгы өлешен уйдырма дип раслый алабыз. Шуның белән бергә Таҗетдин Ялчыголовның да, Кол Галинең дә бернинди башкортка мөнәсәбәте булмаганлыгы ачыла.

Йомгаклап әйткәндә, Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Таҗетдин Ялчыголов кебек шагыйрь һәм язучыларның тормышларын ачыклау өчен татар шәҗәрәләре җитди чыганак булып хезмәт итәләр.

*Ьәзә китабе фасыл дастан...» — Казан, 1882. — Б. 33-34.


139 II — Б Ү Л Е К

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КУЛЪЯЗМА КИТАПЛАРЫНДА УРТА ГАСЫРЛАРДАН КИЛГӘН КЕЧЕ ЖАНРЛАР

Иске кулъязма китап битләрендә һәм документларда XX гасыр башына тикле яшәп килгән кече күләмдәге әдәби жанрлар бар. Аларның бер ишеләре бүгенге көндә шактый дәрәҗәдә мәгълүм инде, кайберләре исә жанр буларак бөтенләй өйрәнелмәгәннәр. Искә алынган кече жанрны тәшкил иткән әдәби ядкарьләр арасында васыятьнамәләр, ырымнар, китап хатимәләре, хат язу калыплары, пирнамәләр, төрле төрки догалар, табышмаклар» елъязмалар һ. б. бар. Бу исемлектә әлеге кече жанрларны аралап бетердек дигән сүз түгел. Кулъязма мирасыбыз эченә керә барган саен без аның серләрен танып белүдә тирәнгәрәк карарбыз.

Татар әдәбияты тарихын өйрәнүчеләрдән Г. Рәхим һәм Г. Газиз беренче булып кече жарларның кайберләрен — догалыкларны, төш тәгъбирләрен, йолдызнамәләрне, вәкаегънамәләрне өйрәнә башлаучылар булдылар1. Аларның карашы буенча борынгы догалыклар, төш тәгъбирләре, йолдызнамәләр, жанрлар буларак үсештә ике стадияне үткәннәр. Беренче (борынгы)

Г Ы стадиядә төркитатар шаманнарг иҗат иткән догалыклар, төш

^*^ юраулар, чалпулар кергән. Ләкин бу төрки догалар системасы

Г. Рәхим,Г. Газиз тарафыннан бөтенләй каралмый. Алар нигездә икенче стадиягә, ягъни гарәп телендәге догалыкларга, гарәп,

Г. Рәхим, Г. Газиз. Татар әдәбияты тарихы. Беренче җилд.

. \

Борынгы дәвер ^ Татарстан җөмһүриятенең дәүләт нәшрияты, — 1922. — Б. 65-73.


140

фарсы, төрек теләреннән кергән йолдызнамәләргә, тәгъбирнамәләргә игътибар итәләр. Бу төр догалыклар рәтенә кергән «Догаи Сәйфи»« «Догаи гаҗәибел-истигъфар», «Догаи җәннәтеләсмаи», «Шәрех догаи каранҗә»,»Миһер шәриф», «Догаи иман», «Догаи шәриф», «Бизгәк өчен догалар», «Догаи кадәхелнур», «Догаиисме Әгъзам», «Догаи әл-әнгам», «Догаи мәрҗан» һ. б. китап булып басылганнар. Әлеге догалыкларның кайберләрендә иллюстрация чарасы буларак төрле хикәятләр булуга да игътибар ителә. Шундый догалыкларның берсендә «Ләйлә белән Мәҗнүн» хикәятенең татар әдәбиятында әлегә мәгълүм булмаган версиясе урнаштырылган булган.

Гомумән алганда Г. Рәхим, Г. Газизнең догалыкларга, тәгъбирнамәләргә, йолдызнамәләргә әдәбият жанрлары итеп караулары бик нигезле. Бу жанрга безнең тарафтан кертеп өйрәнелгән чыганаклар ал арның хезмәтләрендә бик гомуми рәвештә генә искә алынып үтелә, алардан иллюстрацияләр китерелми.

Кече жанрлар дип аталган әдәби ләүхәләрнең күбесе язма әдәбият барлыкка килгәнче формалашканнар. Алар төрки ырукабиләләр арасында туып, шомарып, җәмгыятьнең эволюциясе белән бәйле рәвештә үсә, үзгәрә килгәннәр,

Мәсәлән, кулъязмаларда, эпиграфик истәлекләрдә сакланып калган васыятьнамә текстларын гына карыйк. Алар безгә ислам дине рухы белән сугарылган хәлдә килеп җиткәннәр.

Ләкин васыятьнамә мирас бүлү мәсьәләсе белән бәйле доку-

V мент. Мирас мәсьәләсе кешеләр арасында ислам, носрани, будда

диннәренә караганда да борынгырак мәсьәлә. Шунлыктан төркиләр арасында Тәңре диненә табынган чакта ук мирас мөнәсәбәтенә бәйле, язылмаган васыятьнамәләр булган. Алар бүгенге татар язма васыятьнамәләре чылбырының башы булганнар.


141 Төркиләр дәүләтләр төз$й яши башлагач, аларның рухи

мирасына караган кече жанрлар яңа оешкан җәмгыять мәнфәгатьләренә яраклаштырылган. Кече жанрлар тагын да камилләшеп киткәннәр. Шулай ук аларда^ ислам динен кабул итүнең тәэсире дә ачык күренә. Мәсәлән, язма табышмаклар сюжетында инде ислам дәүләтләре географиясе, гарәп алфавитының куфи язуыннан соң килгән үрнәкләренең үзенчәлекләре, оҗмах, кылыч тоткан егетләр, орфография таләпләре һәм башка мотивлар чагылалар.

Кече жанр үрнәкләре кулъязма китапларда — мәҗмугаларда, аларның буш битләренә, теркәлеп киленгәннәр. Алардан бары тик төрки ырымнар системасының гына аерым җыентыклар рәвешендә йөргәнлеге мәгълүм. Бу хакта аерым жанрларга багланган сәхифәләрдә бәян ителер.

I. БОРЫНГЫ ТӨРКИ ЫРЫМНАР СИСТЕМАСЫ ЬӘМ АЛАРНЫҢ ЯЗМЫШЫ

Борынгы төрки дәверләрдән бирле килгән кече әдәби жанрның иң бай төркемен ырым догалары тәшкил итәләр. Алар бүгенге көннәргә кадәр язма һәм авыз әдәбияты үрнәкләре буларак татар халкының барлык этник төркемнәрендә дә сакланганнар. Авыз иҗаты үрнәкләре булганнарының зур бер көлтәсе . **Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары» (Казан,1980, 33-40 бб.) китабына кертелгәннәр. Татар фольклорын өйрәнүче Каюм Насыйри, И. М. Софийский, Ь. арун Юсупов, Риф Мөхәммәтҗанов у Марсель Бакиров» Флера Баязитова һ. б. галимнәрнең хезмәтләрендә ырым жанрына игътибар ителенә. Ләкин алар татар ырымнарын фольклор системасына кертеп өйрәнәләр.


142 Татар кулъязма китабы борынгы ырым үрнәкләренең

ХУШ-Х1Х гасырларда ук булган текстларын саклаган. Бу хакта фәнни әдәбиятта мәгълүматлар чыкты инде .

Соңгы елларда ырымнар теркәлгән иске кулъязма китаплар һәм ырым җыентыклары тагы да табылдылар. Аларга фәнни тасвирлар язылып Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы кулъязмалар бүлеге Мирасханәсе 39 коллекциядә NN 5001, 5002, 5003, 5004, 5005, 5006, 5121, 5422 һ. б. шифрлары белән сакланалар.

Ырым текстларына һәм кулъязмаларга анализ, аларның татар халык китабында саклануының сәбәбен ача. Ырымнар искедән бирле килеп, борынгы телебез үзенчәлекләрен саклап, халыкның тормышында мөһим урын тотканнар. Халык табиблары алар ярдәмендә төрле чир~сырхауларны дәвалаганнар. Алар турында татар риваятьләрендә кыыклы мәгълүматлар бу көннәргә кадәр сакланып калганнар. Мондый тип ырымнар татар теленең инандыру юлы белән дәвалау өлкәсендә көчле позициягә ия булганлыгын күрсәтәләр. Гипноз белән дәвалаучылар бүгенге көндә дә сүзнең бөек куәтеннән киң файдаланалар бит. Төрки татар телендәге дәва ырымнарын XIX гасыр уртасынан гарәптән кергән «Коръән» кәлимәләре кысрыклап

Ахметзянов М. И. Из опыта анализа лексики древних татарских заговоров//Сб.: Татарская лексика в семантико-грамматическом аспекте. — Казань, 1988. — Б. 98-107; Ахметзянов М. И. Тексты татарских языческих заклинаний//Сб.: Формирование татарского литературного языка. -Казань, 1989. -Б. 56-61; Төш юрау китабы. — Казан, 1991. — Б. 33-40 һ. б.


143

чыгара . Гарәпчә догалыкларда инде татар телендәге чир исемнәре генә сакланган. Мәсәлән: «Баш агрыкы өчен», «Сул колак агрыкы өчен», «Уң колак агрыкы өчен»« Сул күз агрыкы өчен» һ. б.

Борынгы дәва ырымнары күз тигәннән, төрле бозулардан, еларнан саклану өчен, киек аулау, бал корты тотуларда кулланылганнар.

Язма ырым текстлары Татарстанның төрле һәм Башкортостанда татарлар яшәгән районнардан табылдылар. Аларны чагыштырып карасаң, типологик яктан, тел ягыннан, образлар системасы ноктасыннан караганда бер үк халыкның борынгыдан килгән мирасы икәнлеге раслана. Бу хәзинәнең башка төрки халыкларда сакланган милли вариантларын өйрәнү өчен дә әһәмияте зур. Алар аркылы тарихи кардәшлек ачыла. Ырымнар дин тарихы, тарихи этнография һәм этник тарихка карата да чыганаклар хезмәтен үтиләр.

Ырымнар — татар халкының, дин тарихы чыганаклары. Татар халкының дин тарихы бгенге көнгә кадәр язылмаган. Хәлбуки, бу тарих әдәбият үткән юлны өйрәнүгә дә ярдәм итәр иде. Бездә ислам диненә каршы юнәлдерелгән хезмәтләр баеылгалап торды, ә объектив фәнни мирасыбыз барланмаган килеш кала бирә. Дин тарихын язу өчен беренче чиратта язма чыганаклар кирәк. Татарда ислам тарихы буенча нинди чыганаклар барлыгы мәсьәләсе дә әлегә бик зәгыйфь хәлдә. Әлбәттә, бу өлкәдә булган бай әдәби язма мирас бар. Мирасханәбездә кулъязма «Коръән»нәр, шәригать, мантыйк, фәлсәфә, тәфсирләр, шәрехләр, рисаләләр, бәдәр сугышчылары исемлекләре, фараиз

Мираеханә; 39 коллекция, N 3426, N 5122 эш Һ. б.


-I Я Җ *

1*44

кулъязма һәм басма китаплар бар, алар нигездә соңгы елларда тупландылар.

Инде исламга кадзр булган теркиләр диненә кагылышлы чыганакларга килсәк, алар бик аз. Алар нигездә ырымнар,унн~ ке еллык календарь системалары,каргышлар, теләкләр. чалпуалар һәм кайбер кара ышанулар, йолаларга кайтып калалар .

Тәңре дине системасын югарыда саналып киткән чыганаклар археологик материаллар белән һәм шулай ук кытай, төрки, иран, юнан, рум, славян телләрендәге тарихи чыга наклар белән бәйләнештә өйрәнгәндә мөһим фәнни ачышларга юлыгырга мөмкин.

Татарның язма ырымнар системасы урта гасырларда Көнчыгыш Европага ислам һәм христиан диннәре таралганчы, бу региондагы кавем-кабиләләрнең илаһи ышануларының типологик яктан бер-берсенә якын булганлыгын күрсәтәләр. Мәсәлән, татар һәм рус чыганакларыннан мисаллар:

Татаур дәва ырымы .. мисалы*. «Йите диңгезнең артында бер кара козгын бар. Борны көмеш, тырнакы алтын. Аны кайчан кеше бозса, бу фәләнне анда бозсын! Яман хәстә кит!»

з Урыс аучылары ырымы үрнәге «VI. Заговор охотника на

у ток и гусей.

Төш юрау китабы. (Текстларны эзләп табып, текстологик эшләп, китапны төзүче М. И. Әхмәтҗанов). -Казан, 1991. Б. 46.

л

Ахметзянов М. И. Из опыта анализа лексики древних татарских заговоров... — Б. 104.

2

Васильев М. Материале по фольклору//Труды обществв изучения Татарстана. Том первьга. — Казань, 1903. — Б. 87.


145 На море, на океане, на острове на Буяне, на зеленой осоке

сидит птица, всем птицам старшая и болыпая, а держит она грамоту неписанную, и велит она всем птицам слетаться на (такие-то) озера' и болота и велит всем птицам сидеть от утра до вечера, от утренней зари до вечера. от ночи да полуночи. Заговариваю я, раб (такой-то), уток, гусей и всякую птицу ведомую и неведомую сидеть и не сходить по мой приход. Мое крепкое слово во веки не нарушимо».

Татар аучылары ырымыннан бер өзек : «Төлкеләргә ау корып куйганда әйтелгән... Чүргәнчек үрелеп-чурылып ничек киләдер, һәр төрле төлкеләр шулай килсеннәр. Әгәр төлкеләр бу фәлән йиргә кклмәсә, бу төлкеләрнең йирүгә, ултырган йирүнә, баскан йирүнә именә бетерсең!,».

Китерелгән мисалларда типологик якынлык, хәтта стиль якынлыгы да бик сизелеп тора. Татар кулъязмаларында «Баш авыруыннан», «Бүсер ырымы», «Йөрәк авыруыннан», «Кан агуны туктатудан», «Күз тиюдән», «Теш авыртуыннан», «Эч авыртуыннан», «Җен кагылудан» һ. б. төрле зәхмәтләрдән ырымнар бар.

Җыйнап әйткәндә, төрки-татар ырымнар системасы исламгача булган төрки җәмгыять халкының үзен төрле явыз көчләрдән саклау, Тәңренең рәхмәтен казанып бәхетле, уңышлы эшләр өмет итү белән сугарылган.

Төрки-татар ырымнары — тарихи чыганак. Татар халкының әлеге мирасы бик кызыклы тарихи фактларны ача. А ларның кайберләренә тукталып үтик. Текстларда еш кына Алтын би-

Ахметзянов М. И. Тексты татарских языческих заклинаний... — Б. 58.


146

бикәҗ, Алтын кораганлар образлары тасвирлана. Әлеге образлар җансыз сыннарга карыйлар. Кораганлар, ягъни үлгәннәр дигән сүз, ә хәзерге урыс, украин телләрендәге курган дигән сүз борынгы төрки кабер дигән мәгънәгә ия. Алтын бикәҗ — ягъни курчак була инде. Борынгы төрки татарларда, һәм

соңгарак себер татарларында әле XX гасыр башына кадәр курчакларга табыну булган. Күпчелек гади халыкта курчаклар киездән әвәләнгән. Бу курчаклар чирләрне дәвалау ритуалының кирәкле әсбаплары булганнар.

Ырымнарда борынгы төрки Алла — Үмәк исеме сакланган. Үмәк кыргыз халкындагы борынгы ышануларда мәгълүм. Аның исме борынгы скифлар Алласы У майга охшаш.

Борынгы төркиләрнең кояш турындагы төшенчәләре дә фантастик түгел. Аларча кояш диңгез эченә тешеп баеган һәм диңгез төбеннән чыккан булып саналган. Ырымнарда борынгы ант-ритуал сүзе «җир кәссг» сакланган. Аның тарихи әһәмия-

тен XVI гасыр урыс миниатюрасындагы ант ритуалы күренеш — ләреннән аңлап була .

Ырым текстларының искиткеч бай, образлы матур тел белән язылганлыгы игътибарны җәлеп итә.

Әлбәттә, ырым текстларының тарихи әһәмияте бәян ителгәннәр белән генә чикләнми. Бу юнәлештә бик тирән эзләнүләр алып бару кирәк булачак.

Ырым әдәбияты гаять кызыклы һәм бай. Менә шулардай «Каһәрнамә», «Бәхет теләү», «Чалпу», догаларына тукталып үтәрбез.

Әхмәтҗанов М. Нәрсә ул «Җир кәсе»?//Татарстан, 1992. — N 7-8. — Б. 72-73.


147

«Каһәрнамэ» догасы. Бу дога адәм балаларыннан чир куу, дәвалау өчен файдаланылган. Гәрчә ул борынгы гарәп Алласының исеме белән аталса да, анда төрки-татарларның ерак гасырлардан килгән мәҗүси традициясе сакланган.

Әлеге догадан күренгәнчә, чир — адәм балаларының бә-

*

дәннәренә кереп урнашкан явыз рух ул. Ул явыз рухны усал Алла Каһәр көче-куәте белән куып чыгаруга ышаныч булган. Халык хәтерендә бу ышанулар бүгенге көнгә кадәр саклана әле. 1977-1978 елларда Татарстанның Әгерҗе районында археографик экспедиция вакытында моңа мөнәсәбәтле берничә риваять язып алырга туры килде. Риваятьләргә күрә, чир кеше, эт кыяфәтләренә кереп күчеп йөри икән. Бу ышану ХҮИ-ХУШ гасырларда урыс халкы арасында да таралган булган. Бу дәвердән калган урыс графика сәнгате әсәрләрендә чирнең эт кыяфәтенә кереп чабып йөргәнен тасвирлаган күренешләр бар. Чирләрнең шулай хәрәкәте турындагы ышануларның төбе бик тирән тарихка китә. Аны безгә урыстан, яки урыска татардан кергән дип кенә раслап булмый. Бәлкем ул борынгы төрки-дин системасының бер кисәгедер. Бездә ул теманың өйрәнелгәне юк.

«Каһәрнамә» борынгы мәҗүси ырымнарның берсе, чир куу ырымы. Аны мәгънәсез бер хорафат истәлеге дип кенә бәяләп булмый. Бүгенге заман медиклары да авыруларны еш кына инандыру юлы белән, сүз белән дәвалыйлар. «Каһәрнамә» борынгы татар табибларының дәвалау чаралары турында бер әсәр ул.

«Каһәрнамә»нең теле искиткеч бай образлы сөйләм үрнәге булып тора. Анда татар халкының ерак гасырлар эчендә мәңгегә югалып калган бай әдәби-фольклор әсәрләренең сурәт


148 чаралары сакланган. «Каһәрнамә» дәге һәр юл борынгыларның

бер тарихи образы, мифологик сюжеты хакында сөйли.

Кыскасы, «Каһәрнамә» догасы тарих, әдәбият, тел фоль-

v

клор, медицина, дин тарихы, этнография фәннәре өчен чыганак булып хезмәт итә.

Әсәрнең тексты ХУН-ХҮШ гасырлардан калган кулъязма ырым җыентыгыннан алынды. Җыентык 10x15 см зурлыктагы 8 кәгазьдән гыйбарәт, кулъязманың 7-а — 8-а битләренә кара тушь белән язылган. Кулъязма 1980 елларда Казанда табылды һәм бүгенге көндә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Мирасханәдә 39 коллекция, N 5006 эш булып саклана.

««Каһәрнамэ». Каһәрнамә бу торыр дийү:

Фәригә каһәр кылайгыл тисәң, бу газимәтне өч йулы укып. анлин соң өргел, барчасы синдән киткәй. Әгәр үзеңә зәхмәт тигерсә, укып дәм биргел. барчасы сәндин качгай. Ләйәкем һәлак булгай. Дога-и каһәрнамә бу торыр.

Биемиллаһи әр-рахмани әр-рәхим. Газимәт галәйкем. Йад йүфриләр, Ак атлыглар,

Фәригә — пәригә.

Кылайгыл — кыл.

Газимәтне — ниятне.

Дәм — сулыш.

Ләйәкем — яки.

Йад йүфриләр -дошман-пәриләр.


149 Алла бер» — гаһлыклар,

Алтын садаклыклар. Көмеш көрсилекләр, Нәргис күзликләр, Кяфур җаҗлыклар, Каләм кашлыглар, Сәлдүс (?) түшәклегләр, Йәшел фаршин тунлыглар, Гыйбер-гыйбрәтлегләр, Дашдан куышлыклар, Төрлег-төрлег тунлыглар, Бүрек алтынлыглар, Йылан камчылыглар. Болыт менгәнләр, Көлгә очкайлар, Тагълар ашкайлар, Дәрьйа кичкәйләр. Күлдә сулагайлар.


Гаһлыклар

 


ант итүчеләр.

 


Садаклыклар — ук савыты ияләре.

Көрсилекләр — урынды^клылар.

Нәргис — гөлнең бер төре.

Кяфур — хуш ис бирә торган камфара мае.

Сәлдүс — ?

Фаршин — палас.

Гыйбер — гыйбрәтлигләрмисал итеп сөйләрлек хәлләр

Дашдан — таштан.

Сулаганнар — яшәгәннәр.


;

 


150

Җәмзнләрдә тешкәйләр, Үгүз йирләрдә ултырганлар,

Чәч-чишмәлекләрдә бу Адәм угълы вә кызының йите

« ин. -. мәтдә (?) урын тотучы.

Афәт оргучылар агыза йөкләдем Сөбхане газыйм ярлыкы берлән сезләрне күргәле, вә күчүргәле, вә китергәле келәдем.

Әй мәлгуньлар, итләре-бән үтләре, тәнләре, өч йөз алтмыш тамырлары, түрт йөз кырык сүйәкләре арасындин бу зәхмәт тигүргәнләр күчгил вә киткел.

Әй мәлгуньлар, битараф шәркыйа угыр...

ЗГ

вә ля куәте Аллаһу әл-гадюме әл-газыйм .

Әй туар котлуг фәриләр, вә әй сансыз җарикләр, бу адәм углы-кызыга белмәйен килеп, сезләр аңламайын төшеп, сезләр дийүмүсезләр Бихак хакы хөрмәте, Сөбхан хакы хөрмәте, йөз ун түрт сүрәлек «Коръән» хакы хөрмәте, вә Җәбраил, вә Микаил-вә Исрафил, вә Газраил хакы кирү бәйан.

Бәхет дәүләт догасы. Татар телендәге борынгы догаларның сирәк кенә булса да матбугатта басылз^ очраклары да мәгълүм. Шундыйларның берсе «Бәхет-дәүләт» догасы. Ул догалык 1870 елда Казан университеты басмаханәсендә Түбән Масра (Арча р.) авылы кешесе Вәли Ишмөхәммәд улы харәҗәте белән басылган


 


х

 


һәм бөтен галәмне бар итүче кз^әтле Аллаһ.

Җәмәкләрдә — Ямән илендә.

Үгүз — (үзгә?) — башка.

Итләре бән үтләре — итләре белән үтләре.

Шәркыйа — көнчыгышка.

Фәриләр — пәриләр.

Җарикләр — җәрәхәт ясаучылар.


151 Күләме 8 бит.

Догалык татар теленең гаять нәфис үзенчәлекләренә ия. Аның образлы сөйләме күп каләм осталары өчен үрнәк булып тора алырлык.

Текст кыскартылып бирелә. Аның баштагы өлеше кыйм-

я

мәт. соңыннан дини кәлимәләрне кабатлауга кайтып кала. Бу әсәрнең дә исламгача булган йолаларыбыз белән бәйләнеше бар. Димәк, улмәх-җүси ырымнар системасында урын биләп тора.

«Бәхет-дәүдәт*\ яки» Догаи бәхетнамә». Бисмиллаһи-әрРахмани әр-рәхим. Өлхәмдүлиллаһи раббел-галәмин вә әе-еалават вә әл-ислам. Әгәр бер кем ирсәнең бәхет вә дәүләте китмеш вә чнкмеш булса, бу «Догаи бәхетнамә»не җомга кән кич камил тәһарәт берлән, вә ихлас берлән укыса, дәрхаль (шул ук вакытта) бәхет вә дәүләте йәнә килгәй вә һәркем бу «Бәхетнамә»не үзе берлән сакласа, падишаһ вә әммарәиләр (хөкем сөрүчеләр) кашында хөрмәтлик булгай вә һәркем «Бәхетнамә»не үзе берлән сакласа халайыклар күзенә һәм кадерле вә мәхәббәтле күренгәй, вә һәр кеше бу «Догаи бәхетнамә»не үзе берлә орыш вә сугышка керсә, ук вә кылыч, вә гайре сугыш коралы аңа кяр (тәэсир) кылмайа. Ходай тәгалә иманында кыла, ләкин арыйг (ару) вә пакь игътикад (ышану) илә үлә, вә һәркем бу «Догаи бәхетнамә»не укыса, йә үзе берлә сакласа, ихлас илә үлә вә мондин гайре һәм хасиятләре (файдалары) күптер, һәр ничек гафил (абайламый калучы) улынмайа (булмагыз),

Догаи бәхет вә сәгадәгнамә ушбудыр. Бисмиллаһи әрРахмани әр-рәхим. Әссәламү галәйкем. йа бәхет-дәүләт!

Әйү вә хуш кил, йа бәхет-дәүләт!

Моңлуг мән (белән) кил, йа бәхет-дәүләт,


152 Кән вә кояш тик туга кил гел, ка бәхет-дәүләт,

Йагъмур тик йага кил гел, йа бәхет-дәүләт. Кар тик йага килгел, йа бәхет-дәүләт, Кыш тик кышлау килгел, йа бәхет-дәүләт, Сәгадәт кабалый ала кил, йа бәхет-дәүләт,

«

Сүйнечлек берлә кил, йә бәхет-дәүләт,

Нигъмәт капугын ача кил, йа бәхет-дәүләт.

Рәхмәт нурын сачә кил, йә бәхет-дәүләт,

Аллаһу Кадыйр Собхан хакы өчен килгел,

йа бәхет-дәүләт!

Кәлямулла, Иңҗил хакы өчен килгел,

йа бәхет-дәүләт!'

Зәбур аятьләре хакыйчүн килгел,

йа бәхет-дәүләт,

Оруйәт аятьләре (?) хакыйчүн килгел,

йа бәхет-дәүләт!

Рәҗәб, Шәгъбән, Рамазан шәриф хакыйчүн килгел,

йа бәхет-дәүләт!

Йир-күк гарше, вә көрси ләүхә вә кәлям хаклары

өчен килгел, йа бәхет-дәүләт!

Кәлямулла — Коръән.

Инҗил — Гайсә пәйгамбәргә күктән иңгән дини китап (Евангилие). Ул китап Исламда күктән иңгән дүрт китапның берсе дип таныла («Коръән», «Зәбур», «Тәүрат», «Инҗил»).

Зәбур — Давыт пәйгамбәргә Аллаһу тәгаләдән иңгән дини китап, борынгы еврей телендә язылган.

Рәҗәб, Шәгъбән, Рамазан — мөселманнар өчен изге айлар.

Гарше — каршысы.


153

Чалпу ырымы үрнәге. Татар этнографиясендә «Чалпу тәгәрәтеп (ягъни имләп) күмү» дигән борынгы ышану бар. Әгәр кеше нинди дә булса җирдә егылып берәр әгъзасын авырттырса, зәхмәт тимәсен дип ырымлап язу язып шул урынга күмәләр. Кулъязмадагы ырым шундый бер очрак өчен язылган

*

трафаретны тәшкил итә. Текст:

«Алты юлның чатында этләр өреп киләдер. Кара тутлы кара төлке чалпулар. Качан чалпуса, фәлән бине фәләндән чалпулар, андан чалпуса.

Йиде юлның чатына аюлар улап киләдер. Кызыл тутлы, кызыл төлке чалпулар. Качан чалпуласа, фәлән бине фәләндән андан чалпулар, андак чалпуса.

Тукыз юлның чатында аюлар акрып киләдер. Күк тутлы, күк төлке чалпулар, качан чалпуса фәлән бине фәләндән чалпулар, андан чалпуса».

Текст Казанда табылган иске кулъязма фрагментыннан алынды. Ул XIX гасыр ахырларында язылган. Кулъязма Институт Мирасханәсендә саклана (39 коллекция, N 5121 эш берәмлеге).

2. «ПИРНАМЭ»ЛӘР

Урта гасырларда татар халкы арасында суфыйлык идеологиясе нык тамыр җәя. Әхмәт Ясәви эшчәнлеге һәм иҗаты аркылы суфыйлык фикерләре төрки кавемнәр арасында киң тарала. Суфыйлык карашлары гадәттә рәсми дәүләт идарәсе хакимнәренең золымына» халыкның чиктән тыш ярлылануына протест йөзеннән туган бер тәгълимат булып тора.

Суфыйлыкның халык массаларын кызыктырган фәлсәфәсен таҗик фәлсәфә галиме А. Корбанмамадов түбәндәгечә күрә:


 

 


154

«Решительно выступая против таких пороков феодализма как алчность и сластолюбие, лицемерие и обман, разврат и лесть, пьянство и хвастовство, измена и недоверие, тщеславие и

*

злословие, завистъ и властолюбие, богатство и роскошь, войны и 'распри, суфизм выдвинул иные требования, исходящие из самой гущи народной: мягкость и скромность, наставление и сочувствие. терпение и соглаеие, милость и искренность, бедность и служенпе, привязанность и радость. великодушие и благородство, щедрость и верность, робость и благосклонность,

«1

честность и сердечность, споконствие и степенность и т. д..

Мондагы фикерләр . безнең заман өчен дә мөһим булып торалар әле. Моннан тыш суфыйлык тәгълиматы татарларга

исламның катлаулы системасын гамәл итүдә куллану өчен

^ гадирәк булуы белән җәлеп иткән.

Караханилар, Хорезм, Алтын Урда дәүләтләре чорындагы күчмә мөселман татарлар өчен мәхәллә һәм җомга намазларын үтәү, мәчетләргә йөрү мөмкинлеге чикләнгән була. Аз санлы ыру яки кабилә бүген монда, иртәгә анда күчеп гомер иткән. Шул ук вакытта татарга җеназа, никах укырга һәм исламның кайбер таләпләрен үтәр өчен, гел хәрәкәттәге суфыйлардан да кулай мулла булмый. Күчмә татарлар арасындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләр дә суфыйлар өчен бәрәкәтле шартлар тәэмин иткән, ал ар дан артык зур мөселман галимлеген сорамаган. Халыкның ислам динен үзләштерүе дә бик үзенчәлекле булган. Гади халык юмартлыкка, эчкерсезлеккә, кече күңеллелеккә кешенең асыл сыйфатлары дип караган. Ходай коллары булып


 


О « « |Г*

 


*» А

 


Эстетическая доктрина суфизма. -


155 саналган гидай суфыйлар халыкта абруйлы булганнар. Шушы

сыйфатларны зурлаган «Ибраһим-Әдһәм», «Ярты алма»,

^ «Мәрьям ана» сюжетларына язылган хикәятдастаннар, Әхмәт

Ясәви хикмәтләре һ. б. гади халыкның күңеленә хуш килгән. Гәрчә суфыйлык тарикасы татарда XX гасырга чаклы яшәсә

«

дә, бездә аның системасы өйрәнелмәде, читкә тибәрелеп килде. Суфый шагыйрьләребез Мәүла Колый, Габди, Шәмсетдин Зәки, Һибәтулла Салиховларның мираслары, **Силсилә»ләр, «Пирнамә»ләр һ. б. борынгы бабаларыбызның рухи дөньясын ачуга файдалы ачкычлардан саналалар. Әлбәттә, бу бай мирас система буларак өйрәнгәндә генә асылларын аңлап булыр.

«Пирнамә»ләр турында татар филологиясендә сүз чыкканы юк әле. Ләкин алар табылып торалар. Бүгенге көндә татар «Пирнамә»ләре күпмедер, әлегә аны әйтү кыен. Казанда Галимҗан Ибраһимов исемедәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтындагы Мирасханәдә аларның Татарстанның өч төбәгеннән табылган күчермәләре бар: Казаннан, Азнакай һәм Апае төбәкләреннән «Пирнамә»ләрнең һәр татар төбәгендә дә булу мөмкинлегенә шөбһәләнмәскә була.

Пир — нәрсәне аңлата торган сүз соң ул. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче томында (Казан, 1979, 516 б.) «пир» мәгънәсе төрлечә аңлатылган. Аны ПӘРИ белән дә синоним дип, пир-карт кеше. ПИР — шәйх, дип тә аңлатканнар.

Хәлбуки пир образы дастаннарда изге карт образы буларак ачыла. Мәсәлән. ХУШ гасырдан калган «Таһир белән Зөһрә» дастанында мондый юллар бар .

Әхмәтҗанов М. «Таһир белән Зөһрә» дастаны //КУ. -

1987. — N 4. ~ Б. 182.


156

«Йоклады ирсә, бер ак сакаллыйг кем крсә. Зөһрәнең кулыйга бер гөл бирде, нәкый үзе гаиб булды. Кыз уйганды. Зөһрә әйтте:

Ак сакаллыйг пир килде, һай. Кулымга бер гөл бирде

' ~  I

һай, ...»

Бу мисалдан «пир»нең изге бер кеше икәнлеге ачыла.

Китаби, ягъни әдәби, дастаннарда гына тугел, халыкның ышануларында да «пир»ләр мөһим образ булып торалар. Аның халыкның дини ышану ларын дагы урыны татар мәкальләрендә дә чагылыш таба: «Мин укыймын пирегә, пире укый кирегә», «Тәңрегә ышанган, пиргә биргән» Егерменче гасырда татарда «пир» турындагы төшенчә онытылып «Пәри» исемле мифик образ белән бутала башлаган.

Нәрсәне, кемне аңлата соң ул пир? Аның мәгънәсен бездә урта гасырлардан бирле күчерелеп киленгән «Пирнамә» исемле язмалар ачып бирәләр. Пирнамәләрнең эчтәлекләре гомумән уртак, ләкин һәрбер «Пирнамә»нең үзенең аермалары бар. Мөгаен бу борынгы тулы «Пирнамә»нең әкренләп кыскартылып күчерә барудан килә торган үзенчәлек, йә булмаса суфыйлар идеологик багажының озак вакытлар телләрдә йөреп, төрле вакытларда, төрле урыннарда язуда беркетелү сәбәпле булган күренешләрдер.

Түбәндә «Пирнамә»ләрнең төзелеш структурасын мисалларда күзәтергә мөмкин;

а) Татарстанның Азнакай төбәге Митрәй авылы кулъязмасы (Мирасханә, 89 кол., 5166 эш. 12-а. б бит.)

«Игенчеләр пире — атамыз Адәм галәйһис-сәлам.

Галимнәр пире — Мәүла Җәлал,

вә йылкычылар пире — Йылкы ата,


157

вә сыгырчылар пире — Зәңки баба,

вә куйчылар пире — Чупан ата. Рәхмәтуллаһи галәйһи, вә тәвәчеләр пире -Вәйселкарани Рәхмәтуллаһи галәйһи. Чолыкчылар вә кортлар пире — Шәйех Зәнбур ата, вә сәүдәгәрләр пире-Шәйех Гаттар Рәхмәтуллаһи галәйһи,

«

вә тегермәнчеләр пире -Хәзрәте Мәрьйәм ана Разиуллаһы ганһе.

Итекчеләр пире — Мөхәммәд бине Әхмәд Рәхматуллаһи галәйһи,

вә күнчеләр пире — Гали ата Рәхмәтуллаһи галәйһи.

Бүзчеләр пире — Давыд пәйгамбәр галәйһие-сәлам.

Бизгәк пире — Бәхшй хуҗа Рәхматуллаһи.

вә йылан пире — хәзрәте Суфый Хәмид Рәхмәтуллаһи галәйһи.

Йылан чакканны күргән заманда: Йа. хәзрәте Суфый Хәмид, тиб мәрд (ирлек, егетлек — М. Ә.) эстәгәндә, теләп, йирдин өч кат илә тупрак алып улагай, хәзрәте Суфый Хәмидтән мәдәд (ярдәм) йитешеп һич зыйан булмагай.

Ушбу әйтелгән пирләрнең һәрберенә зикер итеп (искә алып), өчәр тиен акча биреп, тәкбир әйтмәк кирәк.

Йәнә бүзчеләр пире — Шиш галәйһис-сәлам.

Итекчеләр пире — Идрис галәйһис-сәлам.

Йылкычылар пире — Йылкы ата.

Сәүдәгәрләр пире — хәзрәте Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһис-сәлам,

Аршын берлән үлчәп сатучылар пире — Имам Әгъзам.

Мизан берлән үлчәп сатучылар пире — хәзрәте Шәйех Гаттар.

Күн — сәхтийан сатучылар пире — Пәһлүан Мәхмүд.


158 Буйаучылар пире — ... һ. б».

б) Татарстанның Тау ягы төбәгеннән чыккан бер «Пирнамә» (Мирасханә 39 кол., 5992 эш, 1 бит.) «Давыд галәйһис-сәлам — тимерчеләр пире. Баба Микһаш Идрис — итекчеләр пире.

я

галәйһис-сәлам — бүзчеләр пире. Сәйедваккас — укчылар пире.. Җәнки шәйех — чолыкчылар пире Мелла Руми Җәлалетдин — галимнәр пире. Халид бине.... — сөнгечеләр пире. Гаттар Вәли — сәвдә пире. Гайсә галәйһис-сәлам — буяучылар пире. Сә лиман фариси — сач хәтнә (кисүче — М. Ә) пире. Локман хаким — тегүчеләр пире.

... кәнд Гали ата Рәхмәтуллаһи галәйһи — күз пире. Хәзрәте Мәрьйәм — вә тегермән пире. Хәзрәте Суфый Хәмид Рәхмәтуллаһи галия — вә йылан пире, вә йылан серләрен.

Бахти хуҗа — бизгәк пире».

в) Казанда табылган «Пирнамә** (Мирасханә, 39 кол., 5993 эш, 1 бит.).

«Йылкылар пире, йылкычылар атасы, сыгырлар пире — Зәнки бабага,

Куйлар пире — Чупан атага,

Галимнәр пире — Мәвләви Җәлалетдин атага,

Корт пире — Забур атага,

Бизгәкләр пире — Бәхет атага,

Йавыз эшнең нафигы (файдасыМ. Ә.) өчен Герьйа хуҗага,

Пирләр пире — Сөләйман галәйһис-сәлам.


159 Тәндә ага торган җәрәхәт өчен — Хуҗа Котбетдингә,

һ. әр ни тисә Хуҗа Әхмәткә (Әхмәт Ясәвигә — М. Ә. } дога кылмак кирәк, йәнә йөз салават, биш йөз «Колһу Аллаһ», кырык «Әлһәм», илти..., йөз «Фатиха» — боларны укып, ушбу шәйехләргә багышладым. Сәүдәгәрләр пире — Шәйех Гаттар

вәли Рәхмәтуллаһи галәйһигә, тегермәннәр пире -* хәзрәте Мәрьйәм ана Разыйуллаһы ганһегә»*.

Китерелгән текстлардан күренгәнчә, ал ар бер-берсенә охшаш булсалар да, үзенчәлекләр бар. Пирләрнең кем булганлыгы бу язмаларда шактый тулы ачыла. Исемнәре аталган пирләр: Мәүла Җәлал (Җәлалетдин Руми), Хуҗа Әхмәт, Шәйех Гаттар, Вәйселкарани, Давыд пәйгамбәр, Сөләйман, Җәңки ата, Зәңки ата, Адәм. Шиш, хәзрәте Мәрьйәм ана, Мөхәммәд, Гали ата һ. б. Ислам диненең һәм суфыйлар тарикасының юлбашчылары, шагыйрьләре, изгеләре икәне мәгълүм. Бу тарихи шәхесләрнең образлары суфыйлар тарикасындагы аерым һөнәр ияләренең яклаучылары, химаячеләре (покровители) дип аңларга була. Димәк, бакырчының күнченең, тегермәнченең, сәүдәгәрнең, чәчтарашның һ. б. үз һөнәре, кәсебе буенча яклаучылары була. Бу система рәсми ислам өйрәтүләренә туры килми һәм шуның белән кызыклы да. Күчмә мөселман татарларга әүвәлге тәңре дине системасыннан исламга кергәндә суфыйларның изгеләре системасы якынрак булганга охшый. Чөнки пирләр татарларда югалып бетмәгән, борынгыдан калган су иясе, йорт иясе, мал иясе кебек образларга шактый якын торалар. Татар ырымнарындагы,

Су анасы — Сылубикә,

Су атасы Сөләйман, — кебек әйтемнәр дә әлеге фикер файдасына сөйлиләр. Ияләр дә һәрберсе үз өлкәсен яклаучы,


160 пирләр дз яклаучы булып чыга.

Пирнамәләрдәге образлар системасына кергән исемнәр урта гасыр татар әдәбиятын да, ырымнар да, мәкаль — әйтемнәрдә очрыйлар. Шунлыктан урта гасыр татар әдәбияты текстологиясе өстендә эшләгәндә «Пирнамә» ядкарьләрен белү кирәкле

*

элемент булып тора. Шулай ук «Пирнамә»ләр, татарда таралган суфыйлар «Силсилә»ләре — халкыбызның дин тарихын өйрәнү ечен кыйммәтле чыганаклар саналалар. «Пирнамә»ләр татар әдәбияты жанрларының берсе буларак, тупланып өйрәнелергә тиешле.

3. ВАСЫЯТЬНАМӘЛӘР

һәрбер мәдәни халык жәмгыятъ эчендәге үзара мөнәсәбәтләрне уртак килешү, кабул ителгән төрле кануннар аша хәл итә. Шәхеснең дәүләт, җәмгыять, үз гаиләсе мөнәсәбәтләрен көйләгән һәм барлык җәмгыять тарафыннан танылган тәртипләре була.

Татар халкында да андый уртак килешүләр, тәртипләр күп булган. Шу ларның берсе мал ияләренең үзләреннән соңгы дәгъвәчеләргә тигез итеп бүлеп биргән мөлкәт язуы — васыятьнамә була.

Татарда васыятьнамәләр башка халыклардагы кебек борынгыдан килгән ыру нәсел традицияләренә нигезләнә. Борынгы чорларда аны ыру кануннары буенча хәл иткәннәр* Ислам динен кабул иткәч, аңа элементлар да өстәлгән.

Васыятьнамә тексты үрнәкләре татарда XVII гасырдан сакланып калган: Галикәй Аталык (1639), Кишбикә бикәч васыятьнамәләре, 1749 елда язылган Каныш васыятьнамәсе


161 мәгълүм һ. б..

Х1Х-ХХ гасыр башларында язылган васыятьнамә текстлары да бик мөһим. Алар тел һәм тарих чыганаклары буларак та кадерле. Бүгенге замандашларыбызга ата-бабаларыбызның яхшы гадәтләре гыйбрәт булырга тиеш.

Татар васыятьнамәләрен әдәби жанр буларак аерым тик-

п

шерүне әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов яңартып җибәрде».

Васыятьнамә татар тормышында берничә йөз еллар дәвамында яшәп ныклы традициягә кереп киткән.

Коммунистик дәвердәге кысулар нәтиҗәсендә язма васыятьнамәләр яшәүден тукталган булса да телдән васыять әйтү соңгы елларга хәтле дәвам итә. Шунлыктан аның язма рәвештәге өлгәләре белән халкыбызны таныштыру фарыз эштер. Аларны тормышыбыз гамәлләренә әйләнерлек, һәркем белерлек итү кирәк. Васыятьнамә язмалары традиңион культурабызның матур гадәте. Алар җәмгыятьнең тынычлыгына, ныклыгына һәм законга хезмәт итәләр.

Безнең эзләнүләребез нәтиҗәсендә берничә васыятьнамә үрнәге табылды. Текстлар гарәб әлифбасында аерым кәгазьләргә

Вельяминов-Зернов В. В. Исследования о касимовских ңарях и ңаревичах. III т. — СП (б), 1866. -Б. 232-240, 262-265, 449-452; Фасеев Ф. С. Старо-татарекая деловая письменность ХУШ века. Казань, 1982. -Б. 152-156; Фәхретдинов Р. Асар. Оренбург, 1904. Б. 280-283; Әхмәтҗанов М. Мирас документы //Иман нуры. 1997; — Апрель. Б. 25-27 һ. б.

Шәрипов Ә. М* XVIII йөз әдәбиятының кайбер жанрлары (сәяхәтнамә һәм васыятьнамә}// Татар теле һәм әдәбияты. Алтынчы китап. — Казан, 1977. — Б. 98-106.


162 һәм кулъязма җыентыкларга, каберташларга язылганнар.

XIX гасырда «васыятьнамә» исеме белән төрле мөрәҗәгатьләр, листовкалар да таралганнар.

Аерым битләргә язылган васыятьнамә үрнәкләренең бер ишесе сәяси мөрәҗәгатьләрдән гыйбарәт. Алар арасында заман ахыры җитү, Оренбург губернаторы Сухтелинның татар егетләрен медицина уку йортларына укырга керергә өндәп язган, мөфти Тәвкилевнен урыс телен өйрәнергә өндәп язган васыятьнамә текстлары һ. б. бар . Алар тарихи документлар буларак әһәмиятле.

Шәхси васыятьнамәләрдән Хәбибулла бине Яхья Күкчәвинең 1860 елда шигырь белән язган әсәре кызыклы. Истәлек теркәлгән җыентыкны Мирасханәгә язучы Мөхәммәт Мәһдиев бүләк иткән иде. Ул хәзер Кулъязмалар бүлеге Мирасханәсенең 39 коллекциясендә 3430 эш берәмлеге булып саклана. Васыятьнамәнең авторына ул вакытта 70 яшь була. Аның әсәреннән бер өзек:

«Моның бәгъдәндә язылды гарыздан, Васыять әйләюб ваҗиб фарыздан

Балаларым, укыңызлар сабакны, Галим булып тотыңызлар таякны!

Надан калсаң үкенерсең, әй угълан, Таләп кыл һәм җәһәт кыл, калма надан!

Мирасханә 39 кол., N 2501, 3025 эш. Бәгъдәндә — соңрак. Гарыздан — аңлатудан.


163 Таләптә һәм җәһәттә булса кяһил,

Диделәр, бу кешеләр улды җаһил».

Тарих һәм әдәбият өчен кулларында зур матди байлыклар туплаган кешеләрнең васыятьнамәләре бик кызыклы. Татар-

4

мөселманнар арасыннан күтәрелгән байлык ияләре һәрчак җәмгыять файдасына байлыкларыннан өлеш чыгара килгәннәр. Мисалга Оренбург татар миллионерлары Хөсәеновлар булган малларыннан мәктәп-мәдрәсәләр тоту өчен биш йөз мең сум акча васыять иткәннәр.

Гади татар игенчеләре төзеп калдырган васыятьнамә үрнәкләре дә Мирасханәдә саклануга алынды. Мисалга, 1978 елгы археографик экспедиция вакытында Татарстанның Алабуга районы Песәй авылында Габдерахман ага Сәлимгәрәевтан алынган, Баһаветдин исемле игенче вафатыннан соң, 1847 нче елда төзелгән язма шундыйларның берсе. Бу документ үз дәверенең саф татар телендә язылган. Аның эчтәлеге буенча авылдагы татар агаеның милке ниләрдән гыйбрәт булганлыгы, ал арның матди кадере ачыла. Моннан тыш анда мирас бүлү тәртибе дә гаҗәп кызык. Әлеге документ әдәбият тарихыбыз өчен дә мөһим чыганак. Язучы ларыбыз аңа карап татар тормышын объектив дөрес чагылдырган тарихи әсәрләрен тудырырлар.

Документ имән каерысыннан ясалган кара белән 21,8 х 34,6 см зурлыктагы ике куш биткә язылган, сирәк кенә урыннарда төзәтмәләре күренә. Язу беркадәр уңа төшкән.

Баһаветдин язмасы мәрхүмнең үзе тарафыннан язылмаган. Аны мәрхүмнең вафатыннан соң, Песәй иленең абруйлы

Кяһил — ялкау. Җаһил — налан.


164

кешеләре катнашында язганнар. Ихтимал бу өлкәдә археографик табышлар артса, әлеге документның жанрын тагы да төгәлрәк билгеләп булыр, әмма ки, алар васыятьнамәләр төркеменә карыйлар. Документның төп нөсхәсе Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Мирасханәдә 38 коллекциядә саклана:

**1847 елда, мартның 4 нче көнендә вафат булынмыш мәрхүм Баһаветдин Габделвахид углындан калган нәрсәләрне языштык, хазир шәһидләр хозурында, үз арамызда мәслихәт кылышып языштык. Әткәсе Габделвахид һәм хәләл җефете Бибигафифә тарафыннан вәли әткәсе Ягкуб Әмир углы берлә мәрхүм Баһаветдиндан -калган варислар: әүвәл бер углы Нуретдин, вә канә ике бала — әүвәл Гыйлмениса вә канә Мәдехелниса-хазирдә күрелгән балалар, моннан гайре мәгълүм булмады. Мондин түбән исемнәре берлә йад кыламыз:

Әүвәл бер түрт почмаклы өй, түбәсе кабык берлә япкан, түрт пыяла тәрәзәле вә һәм миче берлә, вә канә өй эчендә аш пешерә торган чуен казан берлән — хакы кырык, вә канә бер кызыл туры алаша, яше ундүрттә, узган хакы егерме биш сум. Вә канә бер кара мөгезсез (сыгыр), кызыл үгез бозаулы — хакы утыз сум. Вә канә бер бакыр комган — хакы бш сум. Вә канә бер кыска тире тун хакы йите сум. Вә канә бер кызыл тана, ике яшь — хакы унбиш сум. Вә канә бер иңе читсы эчле җилән — хакы йите сум. Вә канә бер яң,ы күк илтер бүрек — хакы түрт сум илле тиен. Вә канә бер күк бия, яше алтыда — хакы утыз

Хозурында — каршысында.

Вәли әткәсе — опекун, яклаучы әткәсе.

Вә канә — тагы, янә.


165 сум. Вә канә бер тире толып тун — хакы ун сум. Вә канә бер

тире иске тун — хакы бер сум. Вә канә бер пулусатай иңе озын камзул — хакы ун сум. Вә канә бер укалы түбәтәй — хакы өч сум илле тиен. Вә канә бер олуг киез — хакы өч сум илле тиен. Вә, канә бер сука тимере, шабаласы (тишекле тимер соскыч) берлән — хакы өч сум илле тиен, вә янә бер йир тырмасы — утыз биш тиен. Вә канә бер тимер чүмеч — хакы кырык тиен. Янә бер кызыл табак — ун тиен, Вә канә ике җамаяк, кашыклар берлән — кырык тиен. Вә канә ике чуен таба — хакы йитмеш тиен. Вә канә ике олуг тарелка — хакы утыз тиен. Вә канә бер кыл иләк — хакы кырык тиен. Вә канә бер сүс дилбегә... аркалыкы берлән, вә янә бер чыбыркы — хакы йитмеш тиен. Вә канә бер пар агач ал тәгәрмәч... — хакы ике сум. Вә канә иске ал тәгәрмәч — хакы бер сум... Бер утын чанасы — бер сум. Бер мичкә — хакы илле тиен. Вә канә бер күк тун-чикмән — хакы биш сум. Вә канә бер йил чалгы — хакы ике сум.

Бары суммасы ике йөз дә ун сум илле тиен. Вә канә Баһаветдин мәрхүмнең аласы: бабасы Ягкубта унтүрт сум, вә канә акча аласы калган Бәзәкә авылының Һибәт кияүдә бер тәнкә, өч сум илле тиен. Баһаветдин мәрхүмнең калган нәрсәләр суммасы вә һәм акча аласы бары буладыр ике йөз егерме сигез сум, вә канә Баһаветдин мәрхүмнең калган кешегә бирәсе — бары суммасы йите сум. Ушбу бирәсе акчаны, ушбу югарыда язылган нәрсәләрдән, кырык ике сумлык нәрсә ушбу ларына хисап кылып биргәч, калды нәрсә суммасы; суммадан куйдык йите сум. Хәләл җефете Бибигафифә мәрхүм туплаган... ДӘГЪЕӘ кылып алды, мәслихәт берлән нәрсәләрдән кырык ике сумлык нәрсә. Ушбуларны янә хисап кылып биргәч, калды нәрсә суммасы — бер йөз дә йитмеш ту кыз сум. Ушбу нәрсәне чут


 

• ..;; : Л •'. '. ' « . •;•.» /; ':•••. 166

итеп, тиешле булды хәләл җефете, Бибигафифәгә тәрикә (үлгән кешедән калган мал) малы сигездән бер өлешкә, егерме ике сум, вә канә ушбу суммадан тиешле булды, әткәсе Габделвахидкә, алтыдан бер өлешкә егерме алты сум. Ушбу язылган нәрсәләрдән калды, Сумма — бер йөз дә утыз сум: бер углына,

*

ике кызга түбәндә иеемләре берлә яд кылыныр: Нуретдингә — алтмыш биш сум, вә канә ике кызга алтмыш биш сум. Моның бәгъдендә мәслихәт берлә солыхлашып куелды падишаһ хәзрәтләренә Баһаветдиннең ясагын түләргә. Баһаветдиндән калган акчасы һәм мунчаласы берлә — суммасы кырык түрт сум, әткәсе Габделвахид кулына вә канә Баһаветдин мәрхүмдәй калган биш арба суккан' арыш вә канә унике арба сукмаган солы — ушбу ашлыкларны сугыш, яхшы, гаделлек илә тиешле санча шаһидләр хозурында өләшеп алыш булдык. Ашамага вә һәм чәчәр өчен моннан түбән көн элгәре бер-беремез илән һичбер дәгъвәмез вә низагымыз булмаслык шарт кылып ушбу юкарыда язылган нәрсәләрдән кешегә бирәсе тугърысына куелды:

Әткәсе Габделвахид кулына бер күк тула чикмән — хакы биш сум, вә канә бер йил чалгысы — ике сум, бары йите сум.

Вә канә куелды Бибигафифәгә тулмаган мәһәр тугърысына әүвәл бер кара мөгезсез сыгыр, кызыл үгез бозавы берлә — хакы утыз сум. Вә канә бер бакыр яңа комган — хакы биш сум. Вә канә бер кыска тун — йите сум. Бары суммасы — кырык ике сум. Вә канә шулук Бибигафифәгә тәрикә (үлгән кешедән калган мирас) тугърысына әүвәл бер пуласатай озын камзул — хакы ун сум. Вә канә бер тимер чүмеч — кырык тиен. Бер кызыл табак ун тиен. Вә канә ике җамаяк, кашыклар берлән — кырык тиен, йәнә ике таба — хакы йитмеш тиен. Вә канә ике


167

таш тарилкә — хакы утыз тиен, Вә канә бер кыл иләге — хакы кырык тиен. Вә канә бер мичкә — хакы илле тиен.

Вә канә әткәсе Габделвахидның тәрикәсенә куелды. Әүвәл бер кызыл ике»яшәр тана — хакы унбиш сум. Вә канә бер канки читсы эчле җилән — хакы йите сум, янә яңы илтер

4

бүрек хакы түрт сум илле тиен. Ягкуб атасыннан аласы акчаны алмакчы булды — тугыз сум егерме тиен — бары егерме ике сум. Бары суммасы егерме алты сум илле тиен.

Вә канә Нуретдиннең тәрикәсенә тиешле булды түрт почмаклы, түрт пыяла тәрәзәле өй. аш казаны берлә — хакы кырык сум.

Вә канә бер кызыл туры алаша — хакы егерме биш сум. Суммасы алтмыш биш сум.

Вә канә кызлар Гыйльмениса берлә Мәдхелнисага тәрикәләренә тиешле булган нәрсәләр: әүвәл бер күк бия, яше алтыда

хакы утыз сум. Вә канә бер иске тире тун — хакы бер сум, вә канә бер укалы түбәтәй — хакы өч сум илле тиен. Бер олуг киез — хакы өч сум илле тиен. Вә канә бер сука тимере шабаласы берлә — хакы өч сум илле тиен, вә канә бер йир тырмасы

хакы утыз биш тиен. Вә канә бер пар яңы ал тәгәрмәч — хакы ике сум. Вә канә ике иске ал тәгәрмәч — хакы бер сум. Вә канә бер утын чанасы — хакы бер сум. Вә канә бабасы Ягкубтагы аласы акчаны алмакчы булды — түрт сум сиксән тиен. Вә канә Бәзәкәнең Ьибәт кияүдә аласы акчасы өч сум илле тиен. Бар суммасы алтмыш биш сум. Вә канә Алла теләсә алдагы җәй көне сачкан арыш уҗымыны урган вакытта хатыны Бибигафифә вә һәм балаларга бергә ашарга имән төбендә бер төн җир урып алыр, тигезләп өләшеп ашарлар. Юкарыда язылган Нуретдингә бер кызыл туры алаша — хакы


168

егерме биш сум. Ушбу туры алашага алыштык, бабасы Габделвахид берлә бер җирән ике яшәр байтал тай берлән ушбу юкарыда язылган нәрсәләрне без варислар үз аралай мәслихәтләшеп дәгъвәи вә низагымыз юклыгына инангулык өчен мин Габделвахид Малик углы кулым куйдым ушбу нәрсәләрне

4

мәслихәтләшеп Бибигафифә тарафындан, әткәсе вәли булып куелган нәрсәләр алып, мин Ягкуб Әмир углы гуваһлар хозурында үз кулым берлән тамгам»««7$^ салдым. Юкарыда язылган варислар Нуретдин, Гыйльмениса, Мәдехелнисалар тарафыннан вәли булып нәрсәләрне алып, яхшы сакламак булып мин Габделвахид Малик углы кулым куйдым, ушбу мәҗлестә хазир гуаһ булып авыл выборы Тимеркәй Корбангали углы тамгам салдым — ^^1—

Ушбу мәҗлестә хазир гуаһ булып Алабуга мещаны мин Фазулла Монасиб углы язгач, кулым куйдым. Ушбу мәҗлестә хазир гуаһ булып мин Миңлебай Исхак углы тамгам — ^ «• v салдым. Габдулла Йөзкәй углы гуаһ булып тамгам «ф салдым. Мин Мөхәммәдәмин Габид углы гуаһ булып тамгам (-^> салдым. Мин Хәсәен Бәкер углы тамгам———* салдым. Мөхәммәдвәли Габдехалик углы тамгам — ( \^ салдым. Җиһанша Нәдерша зтглы тамгам — <—[ салдым. Хөсәен Вәлид углы тамгам — С---—1 салдым. Ушбу мәслихәт мәҗлесендә хәзир булып Песәй авылының Сафиулла Чураш углы юкарыда

язылган варислар үтенече илән языап кулым куйдым .

ЭпиграсЬик васыятьнамәләр. Кулъязма васыятьнамәләр халык тормышына шулкадәр керәләр ки, аларны хәтта ки каберташларга да яза башлыйлар. Безгә Казан һәм Казан

Текст Мирасханәдә 38 коллекциядә саклана.


169

артындагы татар зиратларын өйрәнеп, андагы эпиграфика текстларына игътибар итәргә туры килде. XIX гасырның урталарыннан үсеп кткән эпиграфик поэзия үрнәкләренең, васыятьнамә, канатлы сүзләрнең ташъязмаларда еш очравына игътибар иттек. Казандагы Яңа Бистә, Казан артындагы Олы Мәнгәр. Түбән Оры, Тәмте Мәтәкйә, Буа татар зиратлары һәм башка

л ^ урыншарда аеруча кызыклы үрнәкләр табылды:

Кабер ташларына язылган васыятьнамә үрнәкләре:

N 1 Нәсихәтем булыр әүләдләремә, Дәхи ихванларым әхбәбләремә. Ки мәгърүр улмаңыз дөнья малыйна, Бакыңызлар атаңызның халинә! Ничә җәһелдә малны җәмигъ иттем, Сезә куйдым, бары кәфендә киттем. Безнең»Коръән» укырга хәлемез юк, Тасдыйк һәм кыйлырга юлымыз юк. Уян-буян бакып дога көтәрмез, Хәер-ихсан дәхи өмид итәрмез!

Җария -сәдака алдырасыз Атаңызчүн мәсҗед һәм салдырасыз.

Әтнә районы, Олы Мәнгәр, зираты, 1846 ел.

Әүләдләремә — нәселемә. Әхбәбләремә — ир туганнарыма. Уян-буян — тирә-як.


N 2.

 


N 3.

N 4.

N 5.

 


170 Васыятем будыр, и зәүҗ гакыл,

Кәрәм илә безә даим дога кыл! Безем каберемезә гяһ-гяһ киләсез,

*

Ки без дин гыйбрәт алубән китәрсез! Тасдыйк һәм Бирергә... Уян-буян бакыб дога көтәрмез, Хәер-ихсан дәхи өмид итәрмез. Безә «Коръән» укып багышлаясыз. Гомер тиз үтәрен сагышлаясыз. Фәкыйрьне догада кыйлыңыз яд, Тасдыйклә рухымны кылыңыз шат.

Казан, Яңа Бистә татар зираты, XIX г. Мәдәмәгә җан тәндәдер, Бел, форсатта, бу көн синдәдер,

Буа, татар зираты, 1912 ел. Галәмәтдин морадым бер догадыр, Бу көн бәңа исә, таңда сәңадыр.

Буа, татар зираты, 1912 ел.

Бактың исә минем кабрем ташына, Гыйбрәт алгыл, төшәр һәр кем башына! Буа, татар зираты, 1906 ел.


 


Зәүҗ — пар, тиң. Кәрәм — юмартлык. Безә — безгә. Даим — өзлексез. Гяһ-гяһ — вакыт-вакыт. Тасдыйк — раслау. Мәдәмәгә — чынлыгында.


I / I

N 6. Бу көн вәгъдәм тәмам улды, Иреште әмре раббани. Ки тәслим әйләдем, хакка Әманәт иделән җанни!

Буа, татар зираты, 1916 ел.

*

N 7. Әҗәл килде җиләктәй яшь чагымда. Вакытсыз таш куелды баш ягымда!

Буа татар зираты, 1912.

N 8.  Әҗәл угы тиде яшьли башыма,

Вакытсыз таш утыртылды баш очыма.

Буа татар зираты, 1957 ел.

N 9.  Васыятем будыр әүләдләремә,

Дәхи ихванларыма әхбәбләремә.

Кәрәм идүб, догада идеңез яд,

Тасдыйклә кыйлыңыз рухымны шад.

Килеп «Коръян» укып, һибә идәсез,

Кәндин гыйбрәт алубән кидәсез.

Уян-буян бакып дога көтәрмез

Хәер-ихсан дәхи өмид итәрмез.

Саба районы, Тәмте

Мәтәскә авылы зираты, 1842 ел.

N 10. Карәм әйләб дога илән идеңез яд,

Тасдыйкләп рухымны кылыңыз шад! Бу кабер хәлләрен сагышлаясыз,

Һ. ибә идәсез — бүләк итәсез. Кәнди — бу урыннан мәгънәсендә. Хәер-ихсан — булышлык.


172

Безгә «Коръән» укып багышлаясыз! Безем «Коръән» укырга хәлемез юк, Хәер-ихсан кылырга малымыз юк,

Әгерҗе районы, Мордыби авылы зираты, 1881 ел.

N 11. Кили, хаиф, үлемне ядең иткел,

Китәр мәнзилең истигъдад иткел

Белер һәр адәм углы булса уйгаг

Ватанның аслысыдыр икән тумаг.

Әгерҗе районы, Тирсә авылы зираты, 190 5 ел.

N 12. Тормадың син, ташлап киттең Тәңреңә

Гомерлеккә яд кар итеп таш куябыз кабереңә.

Санкт-Петербург, Волково зираты татар каберлеге, 1970.

N 13. Галәмәтдин морадым бер догадыр, Бу көн бәңа икән йәрин сиңадыр!

Әтнә районы, Олы Мәнгәр авылы зираты, 1899 ел.

N 14. Кәрәм әй ләп догада идеңез яд,

ч?/ Тастръгакан рухымны кылыңыз шад!

Бу кабер хәлләрен сагышлаясыз, Безгә «Коръән» укып багышлаясыз!

Тирсә, 1907 ел.

Хаиф — куркучы.

Мәнзилнең — урының.

Истигъдад — зирәклек белән төшен.


173

_^4. КУЛЪЯЗМАЛАРДАГЫ ӘДӘБИ ТАБЫШМАКЛАР ТУРЫНДА

Борынгы кулъязма битләрендә бик борынгыдан килгән ислам йолалары*, гарәп язуы элементлары, ел фасыллары белән бәңле булган, борынгы төрки тел элементларында язылган әдәби табышмаклар очрыйлар. Гарәп-фарсы әдәбиятларыннан кергән хикәяләрдә табышмак сюжеты еш файдаланыла. Язма табышмаклар сакланган кулъязма китаплар XVIII йөз ахырларына, XIX гасырга карыйлар. Татарның фольклор булып йөргән табышмаклары болардан теленең сафлыгы һәм шигырь ритмикасы ягыннан шактый нык аерыла. Татар табышмакларын өйрәнүче Хуҗи Мәхмүтен хезмәтендә борынгы кулъязмалардан алынган табышмаклар булуы хакында язылса да, алар бөтен татар табышмаклар системасында гына каралалар . Без исә аларны аерым шагыйрьләр тарафыннан урта гасыларда тудырылган әдәби табышмаклар (шигырьләр) рәтеннән карауны яклыйбыз. Урта гасыр төрек, чыгытай әдәбиятларындагы гомуми материалларны өйрәнеп кулъязма китаплардагы борынгы шигъри табышмакларның язмамирасыбыздагы урынын тагы да ачарга мөмкин. Әлбәттә,бу проблеманы зуррак күләмдә фактик материал нигезендә өйрәнү тиеш.

Кулъязма китаплардагы табышмак текстларыннан мисаллар.

Ул нәдер кем, зәррә-зәррә кан ирер.

Тәмам аның мивәсе җиндан ирер,

Мәхмүтов X. Кечкенә булса да төш кенә. -Казан, 1980. -Б. 30.

Зәррә-зэррә — тамчы-тамчы. Мивәсе — җимеше. Җиндан — чыннан.


174 Агъзы бердер, теле ике, жаны юк.

Аны белмәй күп кеше хәйран ирер.

я я т

Ул нәдөр кем, бер йыгач яратты хак,

Ул йыгачта тәмам унике ботак.

Ул ботакларда утызар яфрак,

Ул яфракның эче кара, тышы ак.

Мирасханә, 39 кол. 2833 санлы кулъязманың 40-а битеннән, күчерелү вакыты 1886 ел (Лениногорск районы) Сарабиккол авылында.

Ул нәдер кем синдә вар, бәндәдә вар, адәм дә юк, Җөмләдә вар, җиһанда вар, галәмдә юк. Бер-ике, өчдән зийәдә улмады, Дүртесе һичбер урында күренмәде.

• • •

Шамны күрән, өчесине күрделәр,

Мисры күрән һичберен күрмәделәр,

Бу шигырьне белгән адәм гаклы кямилдән улыр,

Аңламас пусәдин хайван адәми агяһ улыр.

Мирасханә, 39 кол. 3026 санлы кулъязма, 117-а бит,

3. Хак тәгаләм чөн яратмыш биш йимеш, Ул йимешләр бер-берини күрмәмеш.

Зийәдә — артык.

Пусәдән — үбештән.

Агяһ булыр — хәбәрдар булыр.


Икиси аның төн йөзини күрмәмеш, Өчиси аның көн йөзини күрмәмеш.

Мираеханә, 39 кол. 3719 санлы кулъязма, 1 1 бит. Кулъязма Тубыл ягыннан табылган.

* 4. Әй хода, кодрәтеңдин бар жирү бар, Бер кодыхта ике әлван суы бар. Үзгә сулар, утка тигсә юк булыр, Бу нә судыр, утка тигсә нур булыр.

Касыйм шәһәреннән табылган иске кулъязмадан. Татарстан дәүләт музеенда.

5Китап хатимәләре (ахырлары)

Татар әдәбиятының борынгыдан килгән кече жанрларыннан берсе — кулъязма китап хатимәләре, ягъни күчерүчеләр тарафыннан иҗат ителеп күчереп, яки төгәлләнгән әсәргә өстәлгән кечкенә шигырьләрдән тора.

Хатимәләрнең безгә хәтле җиткән иң борынгы үрнәге Рабгузи тарафыннан 1311 елда язылган «Кыйссас-әл-әнбия» китабына язылганы булса кирәк. Аның зур тырышлык куеп һәм күтәренке күңел белән язылган хатимәсе чиксез талантлы әдибнең шатлыгын һәм киләчәккә өметен гәүдәләндерә. Шуннан соңгы татар китап күчерүчеләре хатимәләр язуны бер традиция итеп кабул күрәләр. Алардан үрнәкләр: 1. Ошбу китап иясе, Яшел чапан киясе.

Кодыхта — савытта. Әлван — эчемлек.


176 Хак тәгалә теләсә,

Оҗмаһ эчрә керәсе, Хур кызларын кочасы, Мөны язган шат улсын Ике җиһанда шат улсын.

1785 елны күчерелгән куъязма 1979 елны Азнакай р. Сарлы авылында табылды.


2.

 


Ушбуны бән язмадым, язды каләм, Ушбуның ардынча чук-чук сәлам. Моны яздым ядкарь улмак өчен, Укыганнар бер дога кыйлмак өчен. Яза-яза йәшилә тулды күзем, Инде ниләр язаем бетте сүзем.

XIX гасыр кулъязмасы. Мирасханә, 39 кол.

Тәмам булды китап әлһәмдү лиллаһ, Нәмам улды китап әлһәмдү лиллаһ. Бителде бу Габидулла гарибдән, Өмид идүб догалар һәр карибдән. Укыяни, дыңлаяни, язгани. Фазлың илә ярлыкагыл я Гани.


 


V Нәмам улды — мәшәкатем буды. Бителде — язылды. Карибдән — кардәштән. Фазлың — өстенлегең. Ярлыкагыл — кичер. Гани — Алла.


4.

 


177 Әгәр кушсаң Габидкә лафыз — Аллаһ,

Белүрсең кем ирер, ки битек агяһ

Бу дөнья малына син кылма рәгъбәт,

Галимлектә табылыр барча дәүләт.

1842 елда Габдулла бине Муса тарафыннан язылган. Кулъязма 1979 елда Азнакай р. Митрәй авылында табылды. Мирасханә, кол. 39.

Моны язганда кыш ирде, Каләмнәрем камыш ирде, Эчем тулы сагыш: ирде, Шафигым син сәламәт кыл.

Моны яздым тәрәзәмнең төбендә, Ходай урын бирсен җәннәт түрендә. Моны яздым ядкарь улмак өчен, Укыганнар бер дога кылмак өчен.


Яза-яза яшь илә тулды күзем,

Имде ниләр язаем, бетте сүзем.

Моны яздым тәрәзәмнең төбендә,

Күзем яшьле улып, җомга көнендә.

Азнакай р. Мәсгыд авылында 1902 елда күчерелгән кулъязмадан.

Лафыз — сүз. Кем ирере — кемлеген. Агяһ — хәбәрдар. Рәгъбәт — омтылыш.


178

 


Әй каләм килеш, Килмәсәң корыш!

Саба р. Шекше авылында 1885 елда

язылган кулъязмадан Мирасханә, кол. 39

Кулъязма N 2687, 39 бит.


7.

 


Гәр хата булса, каләм берлән сияһы, Фәкыйрь язгучының күптер гөнаһы. Гәр хата булса, дөзәтмәй китмәңезләр, Буны нигә язган дип, гаеп итмәңезләр. Хата-хата, хатасын орма йөзгә Хатадин хали ирмәс, хакдин үзгә. Каләм юндым, хат битедем, ушбудыр хатым. Ушбуны язгучы, Габденасыйрдыр атым. Ушбуны мин язмадым, язды каләм. Ушбуның ардынча, чук-чук сәлам. Каләм белгән бу кешеләр гөлчәчәк, Каләмсез кешеләр сыгырдыр һәм ишәк.

Мирасханә, кол. 39. Кулъязма N 2687. Саба р. Шекше авылыннан.

Каләм тартсаң, каләм изгегә тартыр,

Каләм тарткан кешенең зиһне артыр.

Мирасханә, кол. 39. Кулъязма N 2686, 1 бит. Саба р. Шекше авылыннан.


 


Сияһ — язу карасы.

/

хатасыз булмас.


179

8. Ушбуны бән язмадым, язды каләм, Ушбуны укучыга чук-чук сәлам.

Мирасханә, кол. 39. Кулъязма N 2857, 37 б. Лениногорск р. Кирлегәч авылыннан.

9. Каләм әйде: тагын әзрәк язасы, Абыстайның күңелене аласы.

Мирасханә, кол. 39. Кулъязма N 2822,

тышлыкта. Лениногорск р. Югары

Чыршылы авылыннан.

10. Каләмле кеше кайда барса — сөчүк торыр, Каләмсез кеше кайда барса, кечүк торыр,

Хат битегән гүрдә ятыр хурзар,

Үзе үләр, хаты калыр ядкарь.

-& Каләм ирер ике дөъя дәүләте,

Каләм ирер ахирәтнең мөлкәте. Каләм юндым, хат битедем, Ушбудыр хатым. Моны язган шәкирт — Мозаффардыр атым. Каләм үгрән, каләм изгегә тартыр, Каләм берлән кайда барсаң, Гыйззәтең артыр.

Сөчүк — татлы, кадерле. Хурзар — кадерсез. Гыйззәтең — кадерең.


180 Каләмле кеше — кайда барса карчыга,

Каләмсез кеше — кайда барса карга.

Мирасханә, Ә9 коллекция.

Кулъязма китаплар ахырына теркәлгән мондый хатимәләрне тагын дистәләрчә истәлекләрдән китерергә мөмкин. Бу факт аның күп гасыр аша кичә килгән традиция икәнен күрсәтә. Шунлыктан аны урта гасыр төрки-татар әдәбиятыннан калган бер кече жанр икәнен таныйбыз.

6. Хат калыплары

Хат — кешелек дөньясында бик борынгыдан ук килеп чыккан аралашу чарасы. Борынгы заманнарда, язу булмаганда, хат урынына төрле предметлар җибәрә торган булганнар. Антик дәвердә яшәгән грек-тарихчысы Геродот скифларның иранлыларга хат урынына кош,тычкан, бака һәм уклар җибәрүләрен яза .

Татар халкында кошлар канатына хат язып җибәрү, күгәрченнәр аркылы хат алмашу һ. б. булуы мәгълүм.

Ничә дәүләтләр төзү безнең эрага кадәр үк язу куллану, ерак җирләргә сәүдә белән йөрү, башка илләр белән аралашу ихтыяҗы төрки җәмгыятьтә хат язу традициясе барлыкка китергән. Хат язуның стильләре калыплашкан.

Урта гасырларда татар дәүләт эшлеклеләре язган мәктүбләрдән, Казан ханлыгын оештыручы булган, Олуг Мөхәммәд ханның 1428 елда төрек солтаны Морад II гә язган хаты сакланып калган. Ул хатны Төркиядәге Истамбул шәһәре, Төпкапу музее фондларыннан тарихчы Акдес Нигъмәт Курат табып,

Геродот. История в девяти книгах. — Л., «Наука», 1972. — Б. 219.


 

181 1937 елда бастырып чыгарган булган. Аның табышы хакында

урыс телендә фәнни мәкалә һәм Олуг Мөхәммәд ханның хаты транскрипциясе, текстның урыс теленә тәрҗемәсе белән Петербург галиме Т. И. фолтанов таныштырды . Хатның текстыннан бер өзек:

« «Арамызда бу бер кисәк Улак кяферне китәрергә ничек мәслихәт итеп эстэгин? Корыдин, судин базаргян уртак

йөрепйарлы мескин тереклик кылсынлар. Бәс, Сезләр исән

-\ түгеллекне (ягъни авырганлыкны — М. Ә.) «.

Дәүләтләр җимерелгәч, татарда хат язышу, дуслар, туганнар һәм аларның урыс дәүләте чиновниклары арасындагы аралашу даирәсе белән чикләнгән.

Соңырак дәверләрдә хат язышу^ йортларыннан китеп, читтә укучы шәкертләр тарафыннан камилләш терелгән, Алар бу өлкәдә үзенә күрә иҗади талантларын чарлаганнар. Мәдрәсәдә оешып уку. анда телнең актив кулланылышы, хат стильләренең камилләшүенә сәбәп булган.

Солдат хезмәтендәгеләр дә хат текстларының яхшыруына, аларның тәмле тел белән язылуына өлеш керткәннәр.

Хат традициясе татар әдәбиятында XIV гасырдан бирле яши. Аның иң әүвәлге мәгълүм өлгеләре булып Алтын Урда дәверендә иҗат иткән шагыйрь Хәрәзминең «Мәхәббәтнамә»

«

әсәре санала булса кирәк (1354 ел). Харәзминең бу әсәре назым белән язылган мәхәббәт хатларын хәтерләтә. ХУ1-ХУП

Султанов Т. И. Письмо золотоордынского хана УлугМухаммеда турецкому султану Мураду-П//Тюркологический сборник. — 1973, — М., «Наука», 1975. — Б. 53-61, 282-283. * Борынгы татар әдәбияты. — Казан» 1963. — Б. 197-208.


гасырларда татар халкы башыннан кичкән фаҗигале хәл лар язма мираска кагылып үткәнлектән, ул дәвердән хат үрнәкләре әлегә мәгълүм түгел.

ХУШ—XIX 4 гасырларда татар шагыйрьләреннән калган шигырьләр арасында хат рәвешендә язылганнары бар. Бу

4

очраклылык түгел, бәлки, татар әдәбиятында Харәзмиләрдән бирле килгән традициянең дәвамы булып тора. Мисал өчен ХУШ гасырда язылган бер шигырьдән өзек :

Гыйшык ул дым сәүмәкдин

Гөл йөзеңне күргәле.

Күзләрең үзбәкенә, һай,

Бәндин сәлам айгале.

Кулъязма китапларда Габдессәлам (1700-1762), Габделҗаббар Кандалый (1797-1860), Шәмсетдин Зәки (1825-1865) кебек шагыйрьләр каләме белән язылган әсәр үрнәкләре археографик эзләнүләребез вакытында табылып, кайберләре инде басылып та чыкты*. Шигырь белән хат язу үрнәге шулай ук

5

Мифтахетдин Акмулла мирасында яхшы мәгълүм .

Иске кулъязма битләрендә мәгълүм шагыйрьләрнең шигъри хатларыннан тыш аерым шәхесләр тарафыннан

Татар әдәбияты тарихыннан студентларның практик дәресләре өчен уку материалы. — Казан, 1967. — Б. 6.

п

Әхмәтҗанов М. Г. Кандалыйның яңа табылган әсәрләре //КУ. — 1984. — N 9. — Б. 185-187; Әхмәтҗанов М. Экспедиция тавышларыннан. Шәмсетдин Зәки әсәренең билгесез кулъязмасы// Әдәбият чыганаклары һәм текстология. — Казан, 1992. — Б. 9-12.

<П ___

° Акмулла. Шигырьләр. Казан, 1981. -Б. 93-104, 147-150.


183

язылган үрнәкләр дә очръШ . Шундый хатларның хәзерге Азнакай районы Митрәй авылында яшәгән Шәһидулла Һибәтулла улы (1860-1936) тарафыннан 1885 елда язылган ике

*

үрнәге табылып текстологик эшләнгән иде. Бу хатларда читтә укыган татар шәкертенең эчке халәте чагыла, Шигъри хатта алда китерелгән хатимәләр белән дә уртаклыклар, охшашлыклар күренә. Мондый шигъри хатларны да әдәбиятыбызның ерактан килгән бер традициясе дип карау дөрестер. Шәһидулла Һибәтулла УЛЫ хатлары:

Сәлам кылды гариб бәндә атага,

Дәхи Кагъбә—и шәриф тик анага.

Дога берлә яд кылыңыз безләри,

Әһле бәйтемез берлән яд кыламын сезләрни.

Каләм юндым, хат битедем, ушбудыр хатым,

Моны язган Шәһидулладыр атым.

Гәр түгел, әйтүбән керсәң юла,

Канда варсаң Хак сиңа юлдаш ула.

Ул кешегә Хак назыйр кошы булыр.

Ул кешенең ваем эше хуш булыр.

Бик күптер бу хатымның хатасы,

һич юктыр арасында сафасы.

Андый хатлардан Фәхрелбәнат Сөләймания һәм Бибиасмә исемле кызларның 1870 еллар чамасында язылган татар телендәге шигър хатлары һ. б. табылды. (Мирасханә, 39 кол. 5737, 5924 эшләр).

Гариб бәндә — иленнән аерылган кеше.

Назыйр — күрүче.

Сабасы — кайгысызы. кәесЪлеее.


V 184 Төзәтүбән укыдың бу хатымны.

Аның чүн беләсез фәһем азымны. Хатасыны төзәтмәй китмәңезләр, Догаңыздин фәрамуш итмәңезләр, Ходаем җәзасын сезләргә Бирсен. Догаңыз савабын безгә дә вирсен. Насыйп итсен ходаем иманымызны, Холяс улсын тәмугъдин жанымызны. Хак Тәгалә гомереңези кылсын озын. Сезә-безә бирсен җәннәттә урын. Илаһи кыл тәрхим бәндәләригә, Хосусән бән кеби шәрмәндәләргә. Рәсүл әйде: «Дога кылса, Өчен ата-анасыйга, Пәйгамбәрләр догасы тик Өммәт өчен икесе дә».

2-хат тексты

Эл хат нисфел-мөлякат . Хәмед улсын ходаем зөлжәлалә, Дәхи улсын рәсүл зөлкамәлә.

Хат күрешүнең — яртысы.

Кыл тәрхим — рәхмәтеңне кыл.

Хәмед улсын — мактау булсын.

Фәрамуш — оныту.

Зөлҗәлалә — Аллага.

Зөлкамәлә — Мөхәммәд пәйгамбәр Л^,


185 Ки мондин соң сәлам улсын атама,

Дәхи мөшфика, мөгазиз анама. Гали әт-тәгаен атамадыр сәламем, Кабул итсен ходаем Зөлҗәлалем, Анамадыр сәламләрем Ьәмишә, Ходаем әйләсен рәхмәттә пишә. Сәламемдер дәхи Карибләремә, Гали тйхассыс ирер һәм Садыйкага. Бу фәкыйрьдән сәлам улды ки сезгә, Хәер илә дога кыйлың ки безгә. Иребдер мән сезнең догага мохтаҗ. Басма кылырсың арага идеб хаҗ. Иребдер мән явызларның явызы, Ирер дога явызларның хәбибе. Мөдам итсен ки дәүләтең ходаем, Инаныңлар, ки касд итеп сораем. Кабул кылса иде догамны Алла.

Мөшфика — шәфкатьле.

Мөгазиз — газиз.

Ьәмишә — һәрчак.

Пишә — эш, шөгыль.

Карибләремә — якыннарыма.

Гали тәхассыс — зур үзенчәлек.

Садыйкага — эчкерсезгә.

Хәбибе — сөеклесе.

Мөдам — өзлексез.

Касд — ният.

Тәзәррыг илә — түбәнчелек белән.


186

Тәзәррыг илә сораем бән Балла.

Ходаем кылсайде сезләргә гыйззәт.

Ки әйләйүб сезә мәскәнен җәннәт.

Сеаль улса ки безнең халемездән,

Бәян улсын сезә әхвалемездән.

Бәнем халем бүгендәдер сәламәт,

Өй, әткәем, кыла күрмә догабәд.

Сезә яздым бу хатымны көйләбүк,

Эчемдәге серемне бән сөйләбүк.

Ки кылмаңыз явыз доганы безгә,

Хода вирер әҗрене ки сезгә.

Ки сезләрдин дога улса безә бәд.

Лаек нрмәс безә һәм асла җәннәт.

Идә күрсәнә бу фәкыйрьгә шәфкать

Бу мескингә хода вирсәйде җәннәт.

Моны язган кешене беләсең,

Ки гайнга раббыны кушасың .

Археографик экспедицияләр барышында Х1Х-ХХ гасырларда язылган татарча оригиналь хат текстлары үрнәкләре дә тупланды. XIX гасырда татарлар арасында укый-яза белүчеләрнең саны тагы да артуы, халыкның иҗади потенциясен дә күтәрде. Хат язуның борынгы бай традицияләре татар халкы

Мирасханә, 39 кол., 5540 эш. Бән — мин. Гыйззәт — хөрмәт. Мәскәнен — урынын. Сөәаль — сорау.

Бәян улсын — билгеле булсын. Догабәд — бәддога.


187 арасында киң рәвештә тарала. Билгеле, шундый шартларда

халык арасында хат язу трафаретлары да туа. Алар ярым назым, ярым нәсер рәвешендә язылганнар. Шулай калыплашкан хат трафаретларының төрле формалары бар Ул формаларңы рәсми хатлар, гаилә хатлары, мәхәббәт хатлары төркем нәренә аерып карарга мөмкин. Алар арасында иң кызыклылары мәхәббәт хатлары.

Мәхәббәт хатлары татар әдәбятыньщ кече жанрларының мөһимен тәшкил итәләр. Искиткеч бай афоризмнар, метафролар, каламбур рифмалар ярдәмендә язылган мәхәббәт хатларында гүзәл кыз һәм кайнар мәхәббәт тасвирлана. Без монда матурлык эстетикасы буенча да зур һәм бай материалга таянып фикер йөртә алабыз.

Хат язу үрнәкләре татар әдәбиятында XX гасыр башында да киң файдаланыла. XX гасыр башында хат язу калыплары аерым китаплар рәвешендә басылып чыгалар . Шуңа күрә аларның материалын тарихи үсештә анализлап, мөстәкыйль бер әдәби жанр итеп өйрәнү кирәк.

Түбәндә XIX гасыр урталарынннан калган кулъязма китаптан хат язу үрнәге текстологик хәзерләп китерелә.

Кулъязма үзе 1983 елгы археографик экспедиция вакытында Татарстанның Арча районы, Яңа Ашыт авылында Шакиров Зиннурдан алынды. (Мирасханә, 89 кол., 5126 эш).

N 1 Хат.

п

Әссәләмүгаләйкем, вә галә мән ләдәйкем!

Бәширов К. Хат язмак ысулы. Казан, 1918. ~ 28 б. һ. б. Әссәләмүгаләйкем вә галә мән ләдәйкем — сәлам сезгә һәм сезнең янда булучыларга.


188 Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле, вә бәлягатьле,вә фәсахатле,

вә шәрәфәтле у лып торган газиз җан тик күргән былбылым, кара кашым, сандугачым, матурым. Әй җаным, кояш тик көнне йактырткан-балкыткан, ай тик төнне йактырткан нурым, бәгърем, җаным, ике күзем, әй сандугачым, кара кашым, әй күземнең нуры тик күргән җаным вә зифа буйың зифа күрдем, гашыйк булдым, бихуш булдым. Ьич ни хәл итәргә белмимен. Аллаһе тәгаля мине сиңа гашыйк кылды, Аллаһе тәгаля үзе мине сиңа насыйп итсә иде. Сине табар идем, кичә — көндез синең зарыйлыгың илә Аллаһе тәгаләдән телимен. Аллаһе тәгаля кавыштырсын иде. Амин: Йа муҗиб Алладин. Сәлам яздым сезләргә, кабул итсәңез безләргә! Бу хатларны кабул итсәңез, Алла разый булсын сезләргә. Әлхәм укыр карлыгач, тәсбих әйтер сандугач^ дөнья малы һич кирәкмәс, син җанкаем булмагач. Бу хатымны кабул итеп ала күр, миңа бер кош теледәй хат яза күр!

Ике дә кашың арасы, әлифләмнәр язасың, йар исмен барасы... аласы, әткәңә, — бирсә ярасы.

Ушбуны язгучының исеме фәлән атлыдыр, агъзы шикәрбалдан татлыдыр, алдым каләм, яздым сәлам, син җанкайга чыдый алмагач.

N 2 хат. Әл-хат нисфел — мөлякат.

Бәлягаьле — оста телле.

Фәсахәтле — тәмле телле.

Мөҗиб — җавап бирүче.

Әлхәм укыр — «Коръән»нең әлхәм сүрәсен укыр.

Әл-хат инсафел мөлякат — хат күрешүнең яртысы.


189 Әссәлемүгаләйкем вә галә мән ләдәйкем!

Сез ки фәсахәт былбыли, вә камалят дөлделе,әй җанымның җаны, бәгъремнең парәсе, ике күземнең карасы, тәнемнең ру-

\

хы, оҗмах хуры, изге исемле, гакыллы, ширин сүзле, камыш бармаклы, көмеш тырнаклы, алтын иякле, көмеш сөякле, дөхтәрләрнең изгесе, егетләрнең көзгесе, сәрвәрле заман вә тәхсиле калям, җанымның җанына бик күп сәлам.

Сәлам яздым сиңа җаный ошатып.

Төп бу тулган эчләремне бушатып.

Сәлам яздым сиңа, җаным, бәгърем парәсе,

Кабул әйләсәнче күзем карасы.

Сәлам яздым сиңа җаный гүзәлем,

Синең өчен өзеләдер үзәгем.

Сәлам яздым сиңа җегет түрәсе.

Синең зифа буең кайдин күрәсе.

Сәлам яздым язган белән кылма

мөлламәт ки, булсын без фәкыйръләрдин бер галәмәт.

Сәлам яздым, сиңа җаный, зифа буй,

зифа буйыңны бәнем куйныма куй.

Сәлам яздым сиңа җаный утырып,

I

ике күземне йәш илән тутырып....

N 3 хат.

Сез ки гыйззәтле, вә хөрмәтле улан җан тик улан күрекле

Дөхтәрләрнең — кызларның Сәрвәрле заман — дәрәҗәле заман. Тәхсиле калям — «Коръән» өйрәнү дәвере.


190 әткәмез һәм раушанә ак сүекле әнкәмезгә без ки углыңыз

Мөхәммәдкамал илән Әхмәтҗандин...

Нуаллаһи әл-мөстаган Әесәламү/таләйкем вә галә мән ләдәйкем! Сез ки гыйз-

и

зәтле вә хөрмәтле улан, җан тик күрүче әткәмез хәзрәтләринә бик саргаеп, бик сагынып бик күп догаи сәламләребезне ирсал вә тәблигъ әйләдем, вә Аллаһ ушандык сүнекле мөшфика әнкәмезгә...

N 4 хат,

Ьуаллаһи әл-барк

Сез ки гыйззәтле ЕӘ хөрмәтле, олугъ мәртәбә иясе газиз әткәйемез илән газиз әнкәйемезгә мәзкүр углың Гомәрдән бик сагынып, бик саргайып, бик күптин күп сәламләремезне ирсал вә тәблигъ әйләдем, вә газиз... укучы әбийемезгә сагынып бик саргайып күптин күп сәламләремезне ирсал вә тәблигъ әйләдем.

N Б хат.

Әл-хат нисфел мөлякат

Өй фәсахәт былбылы, сез ки фәхриҗиһан, сәрвәре заман, дин тоткасы, гыйбадәт ийәсе, ике күземнең нуры. оҗмах хуры.

Раушанә — нур иясе.

һ. уаллаһе әл-мөстәган — Алладан ярдәм көтүче зат.

Ушандык — шулай ук.

Мөшфика — шәфкатьле.

Нуаллаһи әл-бари — юктан бар итүче Алла.

Фәхриҗиһан — хөрмәтле дөнья.

Сәювәюе — ләюәжәле кешесе.


191 бал-шикәр иренле, инҗү дешле, сөчих сүзле, тәмле телле,

камыш бармаклы, көмеш тырнаклы, камил гакыллы, зифа буйлы, талчыбыктан зифа буйлы, кара кашлы, кара күзле, түгәрәк йөзле, ганҗә агызлы, нечкә билле, алтын иякле, асыл сөякле, ахак йөрәкле. Ай, җанашым, кара кашым, карлыгачым, алма битем, тәти кошым, син алтын битем, гөл йөзем, һәр кич көндезем, сән тәгать пәлләшәсендә, хәйрат әндшпәсендә кулым оргучысән, вә хак әл-хамилә Гали исемен әй газизем вә сахибе тәмийеземсән газиз җанашымның чыннан вә чыннан илтифатыңызны үтенеп, сезләрнең җанәбе галийәләремезне хәйер фатихаларымызны китабәт кылып, сезләрнен хәйер фатихаларыңызны үтенеп, бик сагынып, бер күреп сөйләшергә зар булып, һәр кичәдән вә көндезендә син җанашымның гыйшкы илән бәгърем көйеп, нурлы йөзем саргайып, ашамактан-эчмәктән мәхрүм булып, камил гакылларымдин мәхрүм булып бихуш булып, хәйер догаи сәламләребезне күндереп, зинһар, һәрничек булса да гайеп кылмайсызлар. Җаным җиһанымның әрвахы, җисемемнең шавкысы, җәннәт хуры нәбийеңез иш, һич тә йук сиңа тиңдәш. Өй җанымсән, кайсы багының гөлесән? Кайу чар багының былбылы сән? Кайу

Сөчих — татлы.

Тәгатьбуйсыну.

Пәлләшәсендә — үлчәү тәлинкәсендә.

Хәйрат — хәер.

Әндишәсендә — борчылуда.

Хак әл-хамилә Гали ~ хаклыкны өскә күтәрүче Гали.

Сахибе тәмийеземсән — аралый белүчемсән.

Китабәт кылып — язып.


 

йыгачның шәҗәре сән? Вә бу синеа матур, гүзәл сыйфатыңны һич мөмкин дәгел телемездә фикер идеп вә күңелемездә фикер идеп бетермәккә һич мөмкин дәгел, телемез илән тәкрар кылмак һич мөмкин дәгел. Ак кәгазьгә дәфтәр кылып бетермәгә, һич . мөмкин дәгел, гәрчә агачлар каләм улса да, җир йөзендәге дәрйалар кара улса да, адәмиләр вә пәриләр йазгучы улса да, һич төкәтеп бетерә алмаган лар, вә кинә мөмкин кадәренчә гайепкә бойурмасаңыз, үзем эчүмдәге серемне син газиз сылу җанкайыма мәгълүм кылмак өчен бер-ике хәреф кенә улса да бер кош теледәй намә йазып җибәргән идем, һәр ничек улса да гайепкә бойурмаңыз. Хак тәбарәкә вә тәгаляне бер дип белмәй, үзеңезне зур күреп, без фәкыйрь әл-хакыйръне хур күреп, газраил кеби тәкәбберлек кылып, перпуайлык кылмайсән. Әчтерханларның чиясен, ачы була, — диләр, — пешмәсә, бу кадәр...

К, Бәшировнын «Хат язмак ысулы» китабының

10 битеннән бер ҮРНӘК Бер дустыңдай икенче дуска хат

Мохиб садыйкым вә рәфыйк сәдакат шигарем Биктимер Затыңызга махсусә сәлам идеп, кәеф галиләреңези истифсар ндәрем. Вә ул тарафта бези сөаль идән зәват кәра. мә махсуса сәлам әйдеп кәндем бу көндә сәламәт булуымны бедерәмен.

Соңра 1907 сәнә 5 нче декабре тарихлы мөбарәк хатыгыз 1907 сәнә 15 иче декабердэ кулымыза иреште. Бик мәмнүн уллык. Илтифатыңыза тәшэккер идәрем. Бу тарафта һавалар бик гүзәл улып, җөмлә әһали һаваның гүзәл вә сафлыгыннан


193 исткфадәгә һәкәс вз гайрәт итмәкдәдер. Ушбу хатымыз дәст га-

лиеңезә ирешдектә латифә бер хат күндермәкеңезне риҗа идәрем. 12 февраль, 1908 сәнә. Бакый дустыңыз Камил Бәширов. (Хәзергә телгә тәрҗемәсе:)

. «Сөекле дустым һәм мәрхәмәт иясе иптәшем. Биктимер әфәнде!.. Сезгә күп сәламнәр юллап, яхшы кәефләр үтенәм. Сезнең тарафтан безнең халемезне сораган юмарт затыгызга аерым сәлам күндереп, үземнең бу көндә сәламәт икәнемне белдерәм.

Соңра 1907 ел, 5 нче декабрь тарихлы көтеп алынган хатыгыз, 1907 ел 15 нче декабрьдә кулыбызга килеп иреште. Бик шат булдык. Илтифатыгызга бик куандык. Безнең якларда һавалар торышы бик гүзәл булып һәм аның сафлыгыннан файдаланырга теләгән кешеләр күңеленә хуш килде. Бу хатыбыз хөрмәтле затыгызга барып җиткәч, безгә бер матур хат язуыгызны үтенәмен.

12 февраль, 1908 ел, Мэнгедек ДУСТЫГЫЗ Камил БӘШИРОВ.

Игътибарыгызга тәкъдим ителгән әлеге хат язу үрнәкләре татар халкы арасында дуслык элемтәләрен саклауга, нечкә хиссият тойгылары тәрбияләүгә өйрәткән. Шушы традиция үзенә бер милли төс алып, хәзерге көнгәчә татарлар язган хатларның өслүбләрендә күренә. Әүвәлге нәзәкатьле сүзләр, трафарет җөмләрнең бүгенге көндә дә хатларыбызда яшәве борынгы традициянең тирән тамырларын күрсәтә торган билгеләрдер.


194 7. Татар_ елъязмалары

Кулъязма китап битләрендә, форзацларында, еш кына төрле характердагы хронологик материаллар очрый. Алар дагы информациянең эчтәлеге бик чуар: анда тарихи вакыйгалар.

*

һава хәлләре, аерым кешеләрнең туу даталары, сезонлы хуҗалык эшләренә керешү, бәйрәмнәр һәм, ниһаять, аерым кешенең эрудициясенә бәйле мәгълүматларның хронологияләре теркәлгән. Бу дәүләтчелек сакланганда туган гадәтнең, татар халкы ятлар кул астына эләккәч тә, дәвам иткәнлеге билгесе. Фәндә аларны елъязмалар дип атыйлар. Соңгы елларда елъязмаларны тарихи чыганак' сыйфатында тарихчы Миркасыйм Госманов өйрәнгән иде . Галим аны «Дәфтәре Чингизнамә» дастанының бер бүлеге буларак тикшерде.

Безнең максат исә елъязмаларны әдәбиятның кече жанры итеп карауга омтылудан гыйбарәт. Бу фикер юкка гына килеп тумады. Әлеге хезмәттә дә «Дәфтәре Чингизнамә» әсәре — матур әдәбиятның күбрәк тарихи жанрына нисбәт ителә.

Татар әдәбияты тарихчылары Гали Рәхим һәм Газиз Гобәйдуллиннар да тарихи елъязмаларны тикшергәндә шуңа якын

2 гч

нәтиҗәгә килгәннәр . Бу авторларның хезмәтендә шактый санда вакаегънамәләрнең кулъязмаларына күзәтү ясала. Бу күзәтүләрнең нәтиҗәсе буларак татар халкы кулында артык зур булмаган, әмма күчермәләр рәвешендә шактый күп таралган бер елъязма барлыгы ачыклана. Аның иске күчермәләре

Усманов М. А. Татарекие исторические источники XVIIXVIII вв. — Казань, 1972. Б, 116-122.

2

Гали Р., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы. Феодализм дәвере. Икенче басма. — Казан. 1925. Б. 104-118.


 

195 күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм На-

сыйри, Гайнетдин Әхмәров һәм башкаларның китапханәләрендә сакланган.

Соңырак елъязмаларны күренекле галим һәм язучы Мөхәммәт Гали өйрәнә. Ул да елъязмаларны татар әдәбияты жанр-

Ы !

лар 'системасында тикшерә .

Миркасыйм Госмановтан соң елъязмаларга филологик анализ тәҗрибәсен телче галим Вахит Хаков эшләде. Аның карамагында Татарстанның Саба төбәгендә, Өтернәс авылында табылган елъязманың бер кулъязма нөсхәсе булып, аңа тел тарихы материалы буларак күзәтү эшләнгән, текстларның транскрипиясе һәм факсимилисе бирелгән».

Елъязмалар һәм вакаегънамәләргә багышланган әлеге хезмәтләрдә мәгълүм текстлар, аларның кулъязма нөсхәләре арасындагы аермалар, текстларның барлыкка килү тарихлары хакында фикерләр, елъязмаларда саналган тарихи вакыйгаларның хронологиясе, археографик табышлар, лингвистик тикшерү тәҗрибәләре тасвирлана.

Татар галимнәренең бу кызыклы хезмәтләрен әдәбият тарихыбызны язганда тагын да киңәйтеп һәм яңа табышлар исәбе^-нә тулыландырып дәвам итәргә кирәк. Алдагы авторларның файдаланган чыганакларыннан күренгәнчә, XVIII гасырның беренче чирегенә хәтле килгән елъязма беркадәр генә

Гали М. Пугачев хәрәкәте турында кайбер әдәби материаллар // Совет әдәбияты. — 1948. — N 9. — Б. 98-107.

о

* О татарских летописях и их языке//Структура и история татарского языка. — Казань: Пзд~во Казанского университета, 1982. — Б. 100-109.


196 текстологик аермалар белән соңгырак дәвердә дәвам ителгән

елъязмаларның әүвәлге бүлеге, нигезе булып урын алган. Әлеге иске текст нигездә ХҮП-ХУШ гасырларның тарихи вакыйгаларын дөрес чагылдыра. Аны төзүченең кулында шактый гына тарихи вакыйгалар теркәп калдырылган төрле кулъязма документлар булуын ышанып әйтергә мөмкин. Борынгы елъязма текстының безгә кадәр сакланганы «Дәфтәре Чингизнамә» җыентыгының бер бүлеген тәшкил итә.

«Дәфтәре Чингизнамә» җыентыгы структурасын тәшкил иткән дастаннар, шәҗәрәләр һәм елъязмалар тарихи әдәбият комплексы — әдәбият тарихында файдаланылды инде.

Елъязмалар жанрының үзенчәлеге шунда ки, алар 1552 елдан килгән татар-урыс бәйләнешләрен үз исемнәре белән атап күрсәтәләр һәм әдәби багланышлар контактының иң ачык эргәсен тәшкил итәләр. Елъязмаларда иҗтимагый, сәяси, икътисад ый, географик-табигый контакт нокталары бик мөһим. Билгеле, аларда саналган вакыйгалар, бәян ителгән хикәятләр дә ул дәверләрдәге язмаларда һичшиксез булган, тик аларның бик азы гына безгә кадәр килеп җиткән. Аларның үрнәкләре итеп «Акай явы». «Пугачев кыйссасы» кебек мәгълүм әсәрләрне күрсәтергә мөмкин.

XVII гасырда татар халкының дине белән бергә әдәбияты, фәне, теле, фольклоры да каты кысулар астында үскән. Казан алынганнан бирле туктаусыз милли—колониаль изү астында яшәү. дәүләтнең урыс булмаган халыкларга каршы геноцид сәясәте уздыруы татарның күп рухи казанышларының югалуына китергән. Бары XVII гасырның соңгы чирегендә генә татар мәдәни тормышында яңарышка омтылыш билгеләре сизелә башлый.


197 Шуның бер чагылышы булып елъязмалар алып баруга

халыкның игътибары үсүе тора. Моның шулай икәнлеген аларның эчтәлегеннән үк күренә. Елъязмаларда XVII гасырга

*

хәтле булган дәвер бик аз чагыла. Анда нигездә ике факт — Аксак Тимернең һәм Иван Грозныйның татар халкының хәтерендә» авызлыкларының чиктән ашуы сәбәпле, якынча булса да алар теркәлеп калган.

Калган ләүхәләр ХУП-ХҮТН гасырларда булып узган тарихи вакыйгаларны сөйлиләр. Шунысы игътибарга лаек XVIIXVIII гасырларда теркәлгән ләүхәләр нигездә иҗтимагый социаль вакыйгаларны язып калдырганнар.

XVIII гасырда елъязмаларда тар община, табигать һәм гаилә хроникалары күренә башлый. XIX гасырга кергәч, хроникаларда әлеге тема өстенлек ала.

XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында яңадан иҗтимагый тормыш темасы өстенлек ала һәм фәнни ачышлар, сәүдәгә, техникага кагылышлы мәгълүматлар өстәлә.

Кемнәр төзегән соң бу елъязмаларны. Әлбәттә, XIX гасыр ахырындагы кайбер хроникаларны төзүчеләрнең исемнәре мәгълүм булса, аннан әүвәлгеләреннән бары гаилә хроникаларының төзүче яки язучыларын белергә була, ә инде күчереп язучыларга килгәндә анысы авторлыкка карамый.

ХҮ1-ХҮШ гасырларда төзелгән елъязмаларның эчтәлегеннән чыгып караганда, аларны төзүчеләр дәүләт хезмәтендә йөргән казаклы татарлар була. Төрле хәрби походлар, сугышлар аларның тормышындагы мөһим вакыйгалар булганнар. Халыкның кораллы кузгалышларында, милли хәрәкәтләрдә алар төп көч булган. Игенчеләргә һава хәлләре тәҗрибәсен алдан исәпкә алу өчен табигать күренешләрен, исәпсез-сансыз


дәүләт салымнарын, вакытсыз суык яки җылынулар, су басулар, бураннар, көчле яңгырлар һ. б. белү әһәмиятле була. Имамнарга кешеләрнең туган-үлгән елларын, нәселләрне

«

белү, хокукый мәсьәләләргә бәйле рәвештә гаилә хроникларын булдыру хаҗәт булган.

Хроникалардагы текстларда искә алынган фактларның артында татар башыннан кичкән вакыйгалар: Болгар, Казан шәһәрләре һаләкәте, Казан ханнары, Явыз Аксак Тимер һәм Иван Грозный, Калталы -Җуан (Иван Калита), кенәз Метри, Җангали батыр, Сәйед Җәгъфәр хан, Раҗин (Разин), Петр, Алексей, Михаил, Пугачев һ. б. Бу вакыйгалар һәм шәхесләр хакында татарда күп хикәяләр, җырлар, бәетләр, риваятьләр булганлыгына бер дә шөбһә юк. Кызганычка каршы, безгә аларның бик азы гына килеп җиткән. Сакланганнарыннан иң тулысы «Акай явы хакында», «Пугачев хакында»гы хикәяләрне күрсәтергә мөмкин. Болар авыз иҗатына, фольклорга карамыйлар. Әлеге хикәяләрнең сюжетлары башлыча авторга гына мәгълүм булып, аның тарафыннан язуга беркетелә. Язу аркасында ул тарала алса да аның фольклор сыйфаты юк, ул телләрдә йөрми, ал арны күп халык та белми, вариантлары да юк, сюжетлары да катлаулы, исемнәре җирле атамалар булып, узган тарихи вакыйгаларны, чынбарлыкны чагылдыралар. Татар елъязмалары тарихи әдәбиятның кыска, ләкин шактый зур хронологик чорны эченә алган дөньяви әсәрләрен тәшкил итәләр. Халык күңелендә аларга ихтыяҗ зур булып, аларның күчермәләре шактый күп булырга ошый. Елъязмалар күчермәләренең якынча булса да исәбен белмәү, аларны махсус өйрәнмәү, әдәбиятыбызда аларның тоткан урынын билгеләргә комачаулап килде. Археографик экспедицияләр вакытында


199

аларның яңа үрнәкләрен табу материалга яңача карарга мөмкинлек тудыра.

N 1. «Дәфтәре Чингизнамә» әсәренең 1819 елгы басмасындагы елъязма. Тарих (йите йөздә ирде) дөресрәге сигез йөздә Аксак Тимер Габдулла ханнан Болгар шәһәрен алды. Бу

*

Габдулла ханның ике углы бар иде: бере Алтын бик, вә бере Галим бик. Ул бөлектән соң килеп Казан (кайбер китапта Кашан язылмыштыр) дәрйасы өстендә кала ясап, шәһәр кордылар. Халык йөз дә дүрт ел анда торганнан соң, ул урынны яратмыйча күчеп, Казан суы тамагында шәһәр төзеп, йөз илле сигез ел анда булдылар. Соңыннан мөселман ханнарының нәселе монда киселеп, Казан шәһәрендә хан булмады. Ул заманда Шыгале хан урыс кулында тоткын иде. Мөселманнар барып аны китереп, Казан шәһәрендә ханлыкка күтәреп, шушы Шыгале хан Казанда утыз өч ел ханлык сөрде. Андин соң урыс көчләнеп, Калталы Җуан гаскәре берлә Казан шәһәрен алырга килде, җиде елгача орыш-сугыш кылып, мөселманнарны ала алмады. Әмма урыс Казан шәһәрен алмастан борын Зөя суының тамагында кала сугып, тубын, малын вә коралын, вә азыгын анда куйды. Ахры барыбер Шыгале хан яшерен хыянәт кылып урыс ханы белән берләште, дарыларга су койдырып Казан шәһәрен урыска бирде. Әмма мөселманнар бу хыянәттән хәбәрсез булып күп кешеләр һәлак булып кырылдылар. Ул кырылыштан соң урыс ханы тарих тугыз йөз атмыш бердә, тычкан елында гакърәб йолдызының икенче көнендә, якшәмбе көн, вә милади илә тарих мең дә биш йөз илле икедә Казан шәһәрен алып, вилаятьне биләде.

Инде Казан шәһәрендә йорт биләгән ханнарның исем-адлары болардыр:


200 Әүвәл Габдулла ханның углы Алтын бик, андин соң Мәхмүд

хан, андин Мәмтәк хан, соңра Хәлил хан, соңра Ибраһим хан андин Илһам хан, вә андин Мөхәммәт-Әмин хан, вә андин соң

\

Мамык хан, вә андин соң Габделлатыйф хан. вә соңра СахибГәрәй хан, андин соң Сафа-Гәрәй хан,вә андин Гали хан, андин соң Үтәш хан, вә соңра Ядгәр хан.

Әмма Ядгәр хан заманы тугыз йөз илле йитедә (1550) көн тотылды. Мондин соң Шыгале хан, аның соңында урыс ханы Казанны алды.

Янә тарих мең дә унда (1602) «олуг ачлык булды;

вә тарих мең унҗидедә (тавык елы) кенәз Митри явы булды (1609);

тарих мең егерме дүрттә (тау ш кан елы,, ягъни куян елы — М. Ә,) Җанали явы булды (1613);

андин тарих мең илледә (елан елы) Ирийка чирүве булды (1643);

тарих мең илле өченче (куй елында } кенәз Михаил хан булды (1645); ч

тарих мең алтмыш бишенче (елкы елы, ягъни ат елы) үләт булды (1655);

тарих мең җитмеш беренче (барыс) елында урыс белән башкорт явы булды (1661);

вә тарих мең җщтмеш тугызынчы (эт) елында Плид казак урыс берлә яу булды (1669);

Тарих мең сиксән тугшзда (бичин, ягъни маймыл елы-М. Ә.), (1678). асманда бер якты йолдыз пәйда булып, көннән көн як-

Җәя эчендә һиҗри едларның хәзерге хисапка туры килешеп актор үзе кисаплап куйды (М. Ә.).


201

тылыгы артты, тәмам кырык көнгәчә торды, вә көн инеш (көнбатыш) тарафыннан туып, көнчыгыш тарафын/китеп, төрле төсле, ягъни күкле, яшелле, кызыллы йолдытиде. Барча җиһан халкы олы-кече; урыс вә мөэмин бу йолдызны әшкарә (ачык) v күреп, әмма күргән адәмнәр таң вә гаҗәпкә Еаҗошг^ калдылар, с/ бу ни төрлен уншандыр (билгедер) дип еглашыр иделәр;

вә тарих мең туксан бердә (эт елы ирде) урыс тәхетендә ике хан — бере Иван, вә берсе Петр адлы, ханлыкка утырып, агалы вә энеле икесе бер дәвердә, вә бер заманда тәхет биләп утырдылар (1680). Болар икесе дә Алексей хан угылларыдыр;

андин шул тарих мең туксан беренче (эт) елында, шул ике хан утырган заманны, башкорт халкы арасында бер мөселман, әүлияләр кәрамәте (могъҗизасы) үзендә күрелеп, пәйда булып, халыкны ислам диненә өндәп йөрде вә исме Сәйед-Җәгъфәрдер. Ахыры бар халаек вә башкорт халыклары аны ханга санамыйча ташлап, боерыгынча йөрмәделәр, вә гыймазлык (яшерен) белән урысны сөеп вә урыска кайтып килделәр. Ахырында кайсылары кырылып, вә кайсылары әсир төшеп, вә кайсылары мәртә» булдылар (дин алыштырдылар — М. Ә.)

тарих мең йөз дә алтынчы ел иде (1695) урыс Азауны (Азов шәһәрен) алды, әмма унсигез елдан соң кире мөселманнар алдылар:

вә янә тарих мең йөз дә унтугыз иде (1708), башкорт явы булып, Сидор Аристов дигән урыс башлап, баш булып йөрде. Ахыры бар башкорт Казан халкы арасына килеп, халыкны үзләренә багындырдылар, вә күп илләрне, монастырьларны яндырып, күп урыс, марҗа вә кызларын әсир кылып. Казак халкы башкорт берлә постылар. Казаннан чирү чыгып, татарларга Ишбулат мулланы баш иттеләр. Урыс чирүвенә Роман


202 Инаныч Лимкав дигәнне баш итеп. Әмма урыс чирүве Нугай

юлы, Солтангали дигән илдә торды, башкорт берлә каршы сугыштылар, вә янә Йүри юлы, Баландыш дигән илдә Маманов җанарал торып сугыш кылды. Әмма Казан халкы күп-күп вә угыл-кызы әсир булып, татарлар дәхи шулай ук әсир иттеләр. Зур бөлгенлекләр булып, ахыры Бархуанский дигән баяр падишаһның хөкеме белән килеп туктатты:

андин соң тарих мең йөз дә утыз бишенче (куян) елында иде (1723) падишаһ Кызылбаш өлкәсенә барып өч каласын, ягъни Сулакны, Бакуны вә Гиләнне, Измирне алды, Тәммәт».

N 2. Татарстанның. Саба төбәге Өтернае авылыннан 1973 елда табылган елъязмалардан өзекләр. Кулъязма такта тышлы китап рәвешендә, XIX гасырның 20 елларында зәңгәрсу һәм саргылт ак кәгазьләргә языла башлаган. Баштагы битләрендә фарсы, урыс, гарәби календарьларны берләштереп төзелгән календарь бирелгән, аннан соң елъязма 1870 елларга кадәр языла килгән, бүсер, авыз бозылганны дәвалау ысуллары өйрәтелгән. Авылның нәселләре беркадәр язылган һәм дини эчтәлекле зур гына әсәр бар. Китапның баш-ахыры юк. Ул бүгенге көндә Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Мирасханәсендә саклана (Шәҗәрәләр коллекциясе — 99, 1тасвир, 215 нче эш).

 

 

2. > Өтернәс авылы елъязмасы «Баб бәйан тарих

Тарих гарәбия тукыз йөз илле йитедә ирде. көн тотылды (1&БО ел — М. Ә.).

Йәнә тукыз й»з илле тукызынчы ел. сычкан елы ирде,

Постылар — качтылаю.


203 гакрәбнең икенче көне ирде, Казан шәһәрен урыс алды (1552

елның 2 нче октябре).

Йәнә тарих ту кыз йөз йитмеш йитедә ирде, хан Шыгале дөньядин бардың Барые елы ирде (1570 елга туры килә. ләкин аның үлеме 1567 елның 20 апрелендә дип санала — М. Ә.).

^

Йәнә тарих мең дә унда ирде, олуг ачлык булды (1602 елга туры килә — М. Ә.).

Йәнә тарих мең дә ун йитидә ирде, Митри ягы булды (1609 елга туры килә, 1607-1610 елларда ялган Дмитрий II нче һәм поляклар белән сугышлар тарихы турында сүз бара — М. Ә.).

Йәнә тарих мең дә егерме түрттә ирде, Йанали ягы булды (1613 елга туры килә, 1609-1619 елларда Җангали җитәкчелегендәге татар халкы милли-колониаль изүгә каршы кораллы көрәш алып бара — М. Ә.).

Тарих мең дә илле икедә Әсамга чирү барды, калмакга (1645 нче елга туры килә, 1640 елларда калмыклар Иделнең түбәнге агымына килеп чыгалар. Шунлыктан аларга каршы татар гаскәрләре җибәрелгән булган — М. Ә.).

Йәнә тарих мең дә илле өчдә кнәз Әләкси Михайла углы падишаһ булды, халаек елады (1645 нче елга туры килә. Алексей Романов 1645-1676 елларда идарә итә. — М. Ә.).

Йәнә тарих мең дә алтмыш бишенче ел. Халаек эчендә мур булды (үләт эпидемиясе, 1655 елга туры килә. — М. Ә.).

Тарих мең дә йитмеш бердә ирде, пашкурт ягы булды (1661 елга туры килә, 1661-1665 елларда Уралда һәм Көнбатыш Себердә татарларның урыс хөкүмәте гаскәрләренә каршы кораллы каршылык күрсәтүе була. — М. Ә.).

Йәнә тарих мең дә йитмеш тукызда Дун казагы купты, йау башлады, Хаҗи Тарханны алды. Бер ел дошман бзтлды.


204

каршы Казан йиренә (1669 елга туры килә, 1668-1669 нчы елларда Степан Разин җитәкчелегендәге Дон казаклары баш күтәреп, Хаҗи Тарханны алалар. Иран, Азәрбайҗан җирләрен талап йөриләр. -*М. Ә.).

Йәнә тарих мең дә туксан икедә ирде, Сәйед-Җәгъфәр ягы булды (1681 елга туры килә, 1681-1683 елларда Уралда СәйедҖәгъфәр җитәкчелегендә татар-башкорт кузгалышы була. М. Ә.).

Тарих мең дә йөз дә йитидә ирде. Азауны урыс алды (1696 елга туры килә, шул елның 18 июлендә Петр армиясе Азак шәһәрен Кырым ханлыгы кулыннан басып ала. — М. Ә.).

Йәнә тарих мең дә йөз дә сигездә ирде, Камыйш дигән суның буенда казау булды, күп халаек кырылды (1697 елга туры килә. — М. Ә.).

Тарих мең дә бер йөз дә алтмыш икедә Пугач булган (1749 елга туры килә. Пугачев хәрәкәте 1773-1775 елларда була. М. Ә.).

Сәнәи 1810 елда әүвәл кар дикәбернең унынчы көнендә сиһшәнбе көн кич ирде. Шул кар торды. 1810 сәнә елда фибралның егерме икенче көнендә ягъмур яга башлады, Ун көнгә тикле ягъды, йылы булды, сулар ташыды һәм гөрләвекләр акты, кар сай ирде, бетә язды, тегермәннәр суга керде, йәнә суытты мартның бишенче көнендә. Шул ук елда синтәбернең йитенче көнендә кар ягъды, ашлыкларны йиргә яткырды. Бәгъзе агачлар һәм... берлән екылды.

Сәнәи 1812 елда франсус Мәскәүне алды. Сугыш күп улды. Өч елда биш йөзгә егерме сигез кеше салдат алды.

Сәнәи 1818 елда, июнкең әүвәл көнендә бик олуг йил чыгып агачларны сындырды. Йәнә бик куәтле булды. Бәгъзе


205

өйләрне су алды. Ягъни Байлар урны (баклар Сабасы? — М. Ә.) шулук елда, шулук июннең алтынчы көнендә Шаһимәрдан (Шәмәрдән ст. — М. Ә.) буенда ягъмур ягып ундүрт тегермәнне су алды.

Сәнәи 1826 елда елы булды, һәм бик яхшы булды, кар бик сай, кырпак кына булды.

Сәнәи 1827 елда гыйнварның әүвәл көнендә кач манганчы

^ и (ягъни урысның крещение көне — М. Ә.) елы буды.

Сәнәи 1826 елда нуябердә ай тотылды.

Сәнәи 1827 елда апрельнең унбишендә кояш тотылды.

Сәнәи 1828 елда ел бик суык булды.

Сәнәи 1829 елда кар сай булды... яхшы булды.

Сәнәи 1832 елда апрельнең ун сигезенче көнендә чәчүгә...

Сәнәи 1845 елда гыйнварның әүвәл көнендә бик елы булды һәм мыш (тычкан — М. Ә.) бик бәйләнде. Урысның кач манган көнендә мыш тәнгерәде һәм унберенче көнне кояшлы, елы булды, тәрәзәләр бик кипте, язгы кеби. Шул ук елда урыс маена чаклы аяз, елы булды. Урысның маеның бишенче, алтынчы көн бик буран булды. Чабтар бия колынлады.

Сәнәи 1845 елда, апрельнең әүвәл көнендә, йәнә икенче көнендә тегермән суга керде. Шулук елда мартның унбишендә меңгә йите кеше салдат алды. Исмәгыйльнең Сиддукы китте.

Сәнәи 1846 елда гыйнварның әүвәл көнендә азрак катыртып тимер суык булды. Икенче көн аяз булды. Кач мангучы (көн — М. Ә.) һәм суык булды. Кач манган көндә кояш .... чыкканда ике ягы салават күпере кеби булды. Янә тугыз сәгатьне суккан көн (көн озынлыгы 9 сәгать булгач — М. Ә.) бик кояшлы булды. Өченче көн ягъмур ягъды гыйнварның унтукызынчы көнендә. Янә фибралның әүвәл көниндә буран булды, бер


206 айгача. Янә шулук елда кыр казы китте, уналтыны суккан

көн. Янә орлыкны сачтек май башы берлән, бүтән ашлыкны сачә башладык, уналтыны суккан көн. Шулук елда зөлхиҗҗәнең сигезенче к^ән сәхәр вакытында бер тавыш булды. Шулук елда дикәбернең уникенче көн ягъмур ягъды. Янә дикәбернең егерме сигезендә суык була башлады... дүрт көнгәчә, бишенче көн ел башы булды... һ. б.

* * *

Сәнәи 1861 елда априлнен әүвәл көнендә Бибигалимәне ярәштек. Пүкәлгә (Пүкәл Саба төбәгендәге авыл — М. Ә.).

Сәнәи 1861 елда июннең 4 көнендә тугды Кәлимулла кызы Бибиҗәмал. Якшәмбе көн, 1862 елда гыйнварның 28 көнендә, тугды Гайсә кызы Бибизаһидә.

Сәнәи 1863 елда, июннең әүвәлгесендә тугды Гали кызы

л

Маһижәмал һ. б.

N 3. Шыгай авылы имамы Борһанетдин бине мелла Шәриф (1179/1766-1242/1827) язган елъязмадан.

950 — тарихында көн тотылды.

959 — гакрәбнең икенче көн. Казан шәһәрен рус алды.

977 — Шыгай хан дөньядин үтте. барыс елы иде. 1010 — олуг ачлык улды. 1017 — Митри ягы улды. 1024 — Янали ягы улды.

1052 — Сахрага (Самарага) чирү булды.

1053 — кенәз Әликси Михайлович хан улды (падишаһ).

1065 — халык «расында мур улды.

1071 — башкорт җанге (сугыш — Ы. Ә.) улды.


207

1070 — Рачин җзнге улды һәм Казан җәкге улды. Тау халкында һәлаклек улды.

1092 — Сәйед ягы улды (Сәйед Җәгъфәр,). 1105 — рус падишаһы Азауга варды. 1110 — Азауны алды.

4

1119 — Приль ягы улды. Казан халкына һәлаклек улды.

1155 — мәсҗедләр бозылды, эт елы иде.

1188 — Пугачев явы улды.

1735 — Акай, Килмәк явы улды.

1773 — яңы яу, ягъни соңгы Пугачев явы улды.

Ушбу яңа яуның кышында бән Борһанетдин мелла Шәриф углы йиде яшем тулып сигезә чыкмыш идем, әнкәм кәгъбәм бу илә әйтәдер иде.

1114 тарихында падишаһ урманга кермәктән мәнегъ итте.

(1703 ел).

1119 да җомга көн кояш тотылды. (1708 ел). 1147 дә Котлымәт (Котлыг Мөхәммәт булса кирәк. — М. Ә.)

мирза явы улды. (1737 ел). 1155 дә мәсҗедләр харап ителде. (1742 ел). *

Бу елъязмалар Ризаэтдин бине Фәхретдиннең «Асар» китабының бишенче кисәгендә (Оренбург, 1904; 248-249 битләр) басылып чыккан булган. Әлеге басмадагы сәхифә дә Өтернәс елъязмасына якын тора, ләкин анда өстәмә хәбәрләр дә бар.

Кызыклы гына нәтиҗә: хәзерге Татарстан биләгән төбәктә бердәй тарихи елъязма яшәгәнлеге күренә, бу елъязма бер үк вакытта тарихи аңның чагылышы да. Аның килеп чыгышы, әлбәттә, бер уртак чыганакка да барып тоташадыр. Ләкин безнеңчә елъязманың уртаклык сәбәбе татарларның уртак эш-


208 ләре белән бәйле. Елъязманың эчтәлегеннән күренгәнчә XVII

гасырда татар халкы Тау ягы һәм Казан өлкәләренәхәрби административ берәмлекләргә бүленгән. Берәмлекнең төбендә

*

гаскәри йөзлекләргә (сотняларга) бүленеш ята. Тарихи чыганакларда һәм борынгыдан алган җырларда йөзлекләр (сотнялар), йөз башлары (сотниклар) турындагы мәгълүматлар сакланган:

Тау өстендә өч чыпчык,

Кунарга куак тапмыйдыр.

Сутник улы Сөләйман

Уйнарга иптәш тапмыйдыр .

Сотняларда хезмәт ңткән халык «казак» исеме белән йөртелгән сословиега караган. Татар казаклары хезмәте хакында да фольклор әсәрләре калган*.

Тау ягында Зөя өязе казаклары XVII гасырда «Князь Ишеевы сотни», «Князь Бекбулатовы сотни» кебек сотняларга бүле-

5

неп Хезмәт иткәннәр . Шуңа охшаш бүленеш Казан артында да булган.

Елъязмаларда шушы казаклы татарларның урыс хөкүмәте боерыгы буенча йөргән походлары чылбыры күренә. Өтернәс елъязмасындагы «тарих мең дә йөз дә сигездә ирде, Камыйш дигән суның буенда казау булды, күп халаек кырылды» дигән

Материалы по татарской диалектология 4. — Казань, 1978. — Б. 32.

Материалы по татарской диалектология 3. — Казань. — 1974. — Б. 213.

° Документы по истории Казанского края из архивохранилищ Татарской АССР. — Изд-во Казанского университета. 1990. — Б. 143.


 

209 хәбәр бар. (1697 елга туры килә. — М. Ә.) Тарихта 1697 елның

17 июнендә Каеьшшевка елгасы буенда Князь Борис Голицын белән калмык ханы Аюканың хәрби килешүгә ирешүләре

*

хакында хәбәр бар. Урыс князе Аюканы төрки халыкларга һөҗүм итәргә мәҗбүр итә1.

Татар кулъязмалары арасында шушы елъязмада искә алынган Акай, Пугачев хәрәкәтләре хакында кызыклы тарихи-әдә-

п

би язмалар сакланып калган». Шушы материалар нигезендә ХУ1-ХУШ гасырлардагы искә алынган башка тарихлар хакында да язма истәлекләр булган һәм елъязмалар шул истәлекләрнең исемнәрен тәшкил итәләр, дип фикер йөртергә нигез бар.

Елъязмадагы:

1070 — Рачин җәнге улды һәм Казан җәнгә улды. Тау халкында һәлаклек улды, — дигән фраза гына күпме информация саклый.

Степан Разин хәрәкәтендә татар халкы актив катнашкан. С. Разинның Хәсән Карачурин белән берлектә 1670 елның сентябрендә Казан өязе халкына өндәп язган хаты0 шушы хакта сөйли. Бу чордагы тарихи документларда, ул чактагы татармишәрләрнең үзәкләре булган Алатырь һәм Курмыш калаларында күп санлы сотнялар җыелган. Казан өязеннән Разинга каршы көрәшү өчен гаскәр тупланганлыгы хәбәр ителә . Баш

История Татарии в материалах и документах. — М., 1937. — Б. 484.

2 Шул ук китап. — Б. 402-406, 24-38-41.

Крестьянскоая война под предводительством Степана Разина. Сборннк документов. Том. II, часть 1. — М.,1957. — М. Б2. Шул ук китаптагы NN 17, 26, 27 документлар.


210 күтәрүчеләр 1670 елкың сентябрь башында уңышка ирешәләр,

ләкин октябрь ае кергәч, патша гаскәрләре Зөя буенда разинчыларны тар-мар китерәләр. Татар елъязмасы шушы вакыйгалардан хәбәр бирә . Елъязма урыс тарихи чыганакларында булмаган — Казан өчен сугыш хакындагы хәбәрне дә саклаган, без аны инкярь итә алмыйбыз.

Татар әдәбиятында кече жанрга нисбәтләнгән елъязмалар әдәбиятыбыз тарихы өчен дә хезмәт итәләр.

Елъязмаларның күп очракта тарихны Казан алынудан башлавы да мөһим, бу вакыйгадан соң татар халкының этник төркемнәре яңа нигездә берләшә, шунлыктан тарихка Шаһ Гали (Шыгале. Шыгай) хан темасы да килеп кергән, Шаһ Гали темасы беренче чиратта аның кул астында булган йомышлы татарлар өчен мөһим була. Йомышлы татарлар тарихи мирасы

__ _           л

буларак, Шаһ Гали образы «Казан бәетемнә дә килеп керә*. Ул анда шактый уңай герой итеп күрсәтелгән.

Митри ягы — ягъни ялган Дмитрийлар хәрәкәтендә йомышлы татарлар актив катнашалар һәм Урусов дигән татар морзасының ялган дмитрий икенчене 1610 елның декабрендә чабып үтерүе хакында да чыганак бар°.

Җан Гали күтерелеше һәм Самара ягына гаскәр бару

История СССР, т. 1. С древнейших времен до конңа XVIII

века. — ОГИЗ: Государственное издательство политической литературы, 1947,Б. 466.

2

Татар халык иҗаты. Бәетләр. — Казан, 1983. — Б» 26.

История СССР, т. 1. С древнейших времен до конңа XVIII века. — ОГИЗ: Госзтдарственное издательство политической литературы, 1947, — Б. 389 һ. б.


211 татарларның язмышына тигән өлеш. Елъязмада ХУП—XVIII

гасырларга мөнәсәбәтле хәбәрләрнең барысында да татар халкының турыдан туры катнашы бар.

«

Йомгаклап әйткәндә елъязмалар халыкның тарихи, кадерле хәтере, шуның белән бергә мавыктыргыч әдәбият энҗеләрен тәшкил итәләр.

N 4. Нигъмәтулла Мәүлекәй улы язган Митрәй елъязмасы сәхифәләре (1199/1785-1834 еллар).

// Сәнәи 1773 нче елда Пугачев явы чыкты.

Сәнәи 1735 мең дә йите йөз дә утыз биштә... (бу урын ертылган ихтимал Акай явы хәбәре язылган булса кирәк -М. Ә.).

Сәнәи 1792 елда дикәбернең егерме түртенче көнендә авылга урыс пулкы килде.

Сәнәи 1795 мең дә йите йөз дә туксан биштә перепись чыкты......  нче елда тәмам булып, ясак яңа реестр берлән

түләнә башлады.

Сәнәи 1797 еда Павел Петрович падишаһ булып тәхеткә ултырды.

... Җам акчасы бер елга кырык сигез тиен, муставай — егерме биш тиен. мөгаҗҗи акчасы йәнә биш тиен, су акчасы... Ясак курмавай ярты елга өч сум, янә ярты елга җам акчасы егерме түрт тиен, йәнә унике тиен бер акча муставайярты елга, йәнә ярты елга унике тиен бер акча — мөгаҗҗи, йәнә ярты елга ике тиен бер акча — су акчасы.

Сәнәи 1817 еда, үктәбернең уникенче көнендә ирде. Рахман... угъланлары өчен өч душка өчесенә биш:әр тиен акча -


212 егерме ике тиен акча бирдем.... затырга бирдем — өч душка

ике сум акча, — бер сум сиксән тиен. Йәнә өч душка душ башына утыз өчәр тиен акча — туксан тугыз тиен. Йәнә эстаршиналар кенәуага дип җыеп акча алдылар.

Йәнә душ башына, күпер өчен дип, эстаршина җыеп алды

1

егермешәр тиен — өч душка алтмыш тиен булды. Йәнә бишәр тиен акча, ясак илтергә дип. Рәфикъ сутник ңыеп алды, унөч тиен акча өй башына җыйдык Әндри түрәгә. Йәнә тукыз сум бирелде — Әндри җыенына. Йәнә шулук сәнәи 1817 елның ... ярым ясагына вә һәм курмавыйларына бирелде душ башына түртәр сум өчәр тиен акча. Йәнә ясак җыйган ратникка (?)... булды бер сум егерме тиен акча. Йәнә шулук елның ахры ясакына бирелде бер душка түртәр сум уникешәр тиен акча. Йәнә җыеп бирдек ясак илтергә бер душка бишәр тиен акча. Йәнә икенче мәртәбә җыйдык һәр душка бишәр тиен акча.

« \лЛ/

Йәнә ясак куна килгән Таҗи казакка җыйдык атышар тиен акча. Йәнә шул ук ясак өчен һәр душка унбишәр тиен акча.

Сәнәи 1823 елның әүвәл ясакына курмавый берлән, ям берлән һәр душка... душ башына өчәр сум сиксән бишәр тиен акча.

Шәмсениса (1783) сиксән өченче елда дөньяга килде:

Углым Фәйрузшаһ туксан түртенче елда дөньяга килде.

Кызым Фәр... гали сәнәи 1810 елда дөньяга килде.

Углым Әхмәтшаһ сәнәи 1813 елда дөньяга килде.

Йәнә шулук сәнәи 1813 елда һәр душка унар тиен күпер өчен дип, Рафикъ йәнә икешәр тиен акча җыеп алды рипурт өчен дип.

Сәнәи 1799 апрель 8 көнендә Әдһәм мулла вафат булды.

Сәнәи 1806 елда Хәбибулла Әдһәм углы вафат булды


213 апрельнең 15 көнендә.

Сәнәи 1815 елда Гали Өйүб углы вафат булды. Сәнәи 1825 елда Әйүб углы мелла Баязид вафат булды. Бәйрәкә авылының Искәндәр агайга әүвәл бирдем ун кадак балавыз, хакы утыз биш тиен, дәхи бер кәзә тиресе

4

бирдем, бирдем, ике сум алтмыш тиен. Йәнә ике сарык тәкәсе тиресе бирдем, ике сум алтмыш тиен. Йәнә ике сыгыр тиресе бирдем, тугыз сум ярым. Йәнә бирдем алты кадак балавыз, утызар тиен. Йәнә бирдем бер башмак тиресе, йөз алтмыш тиен. Йәнә бирдем ике бәрән тиресе сиксән тиен, йәнә бирдем ике сум акча, йәнә бирдем бер тәкә.

18... елда онның поты егерме тиен, 1834 нче елда онның поты йөз егерме тиен булды. Алты чана печән унике сум булды.

18... нче елында ясак сигез сум кәгазь акча, йәнә уналты тәнкә, йәнә бер сум унсигез тиен баьсыр акча.

Бу язмалар Нигъмәтулла Мәүлекәй улы исемле кеше тарафыннан XVIII гасыр ахырында төзелгән кулъязма календарь битләрендә язылганнар. Асыл нөсхә Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Кулъязмалар бүлеге Мирасханәсендә саклана (39 кол., 1 тасвир, 2337 эш бар.).

Митрәй елъязмасы татар игенчесенең XVIII гасыр ахыры, XIX гасырның беренче чирегендә нинди катлаулы налог-яеаклар белән буып алынганлыгын күрсәтә: җам ясагы, муставай, душ. су, мөгаҗҗи. төрле салымнар, урыс түрәләренә аерым түләнгән ришвәт ясаклары, татарларны изүнең Россия өчен үзмаксатка әйләнгәнлеген күрсәтә. Ясакны илтә бару өчен генә дә халыктан салым алганнар.


Ясак күләмнәре, әйбер бәяләре хакындагы мәгълүматлар күпкырлы әһәмияткә ия.

һәр төбәктә табылган елъязмаларның үз үзенчәлекләре бар. Митрәи елъязмасының да үзенчәлеге аның башка документларда кабатланмаган мәгълүматларга ия булуында.

«

8. Татар кулъязма календаре

Календарь күп халыкларның тормышында мөһим урын биләгән, күп гасырлар кичә килгән белемнәр системасы. Әлеге системалар мирасы бүгенге көндә мәдәни халыкларның галимнәре тарафыннан өйрәнелә киленә. Еш кына бу системалар төрле халыкларның ел фасыллары белән бәйле булган йолалары һәм гадәтләренә мөнәсәбәтле рәвештә тикшерелә. Дөнья халыкларының календарь системасы буенча бай әдәбият бар. Алардан күренгәнчә җир йөзендәге халыкларның күп төрле милли календарьлар яши. Календарь кешегә үзенең яшәеше һәм хезмәт процессын тәртипкә салу өчен кирәк.

Татар халкы тарихын өйрәнү өчен алар мәһим фәнни чыганаклар урынын билиләр. Бу халыкның мәдәни мирасын тикшерүчеләр (фольклорчылар, әдәбиятчылар, этнографлар һ. б.)

хезмәтләреннән күренгәнчә, борынгы татарлар арасында берничә төрле календарь системасы кулланылышта булган .

Әлеге календарьларның иң борынгысы унике еллык хайван

Исәнбәт Нәкый. Татар халык мәкальләре. 1-111 тт. ~ Казан: ТКН. 1959-1967; Татары Среднего Поволжья и Приуралья. — М.: «Наука», 1967; Беркутов В. М. Народный календарь и метрология булгаро-татар. — Казань: ТКИ, 1987; Мәхмүтов Х. Ш. Ел тәүлеге — 12 ай. — Казан: ТКН, 1991.


215

исемнәре белзк аталган календарь. Акыд тарихы күп мең елларга сузыла. Әлеге календарь системасы гаять зур географик киңлекләрдә таралып яшәүче зур тарихлы, мәдәниятле халыкларга (төркиләргә, монголларга, кытайларга, кореялыларга, японнарга, кхмерларга Һ. 6.) мәгълүм һәм әлегәчә аларда кулланылышта йөри. Бу календарьның тәэсире соңгы елларда урыс мәдәниятында да күренә. Урыс телендәге матбугатта хайван исемнәре белән аталган календарьның яңа ел бәйрәмнәренә, алар белән бәйле ышануларга багышланган мәкаләләр дә шактый еш күренә башлады . Татар матбугаты да үз милли календаребез барлыгын инкарь кылып, урыс телендәге

п

материалларны тәрҗемә итеп басып чыгаруга кереш те*. Файдаланылган чыганаклар япон, кытай календарьларына карый. Әлбәтә, басылган мәкалә авторлары татарның борынгы календарь системасын күрсәтмәделәр. Бу системаны 1917 елдан соң беренче мәртәбә кыскартып телчеләр һәм

1 Дроздов А. Советы из легенды//Комсомосльская правда.

1986. 31. Декабря, N 297; Сысоев И. Под знаком змеи/' Веч. Казань. — 1988. — 20 декабря, N 291; Барахта Б. Год лошади//Правда, 1989. — 30 декабря, N 364 һ. б.

гь

* Елларың имин булсын, буат//Ялкын, 1984. — N 1.

Б. 30; Юлбарыс чираты//Социалистик Татарстан. — 1986. — 1 январь; Владимирова О. Куян елын ничек каршыларга // Социалистик Татарстан. — 1986. — 30 декабрь; Сысоев И. Елан елы//Социалистик Татарстан. — 1987. -16 декабрь; Муланурова Роза. Сарык белән Кәҗә // Социалистик Татарстан. — 1990. — 30 декабрь һ. б.


215

исемнәре белән аталган календарь. Аның тарихы күп мең елларга сузыла. Әлеге календарь системасы гаять зур географик киңлекләрдә таралып яшәүче зур тарихлы, мәдәниятле халыкларга (төркиләргә, монголларга, кытайларга, кореялыларга, японнарга, кхмерларга һ. б.) мәгълүм һәм әлегәчә алар да

*

кулланылышта йөри. Бу календарьның тәэсире соңгы елларда урыс мәдәниятында да күренә. Урыс телендәге матбугатта хайван исемнәре белән аталган календарьның яңа ел бәйрәмнәренә, алар белән бәйле ышануларга багышланган мәкаләләр дә шактый еш күренә башлады . Татар матбугаты да үз милли календаребез барлыгын инкарь кылып, урыс телендәге

п

материалларны тәрҗемә итеп басып чыгаруга кереште*1, Файдаланылган чыганаклар япон, кытай календарьларына карый. Әлбәтә, басылган мәкалә авторлары татарның борынгы календарь системасын күрсәтмәделәр. Бу системаны 1917 елдан соң беренче мәртәбә кыскартып телчеләр һәм

Дроздов А. Советы из легенды/. /Комсомосльская иранда.

1986. 31. Декабря, N 297; Сысоев И. Под знаком змеи// Веч. Казань. — 1988. — 20 декабря, N 291; Баракта Б. Год лошади//Правда, 1989. — 30 декабря, N 364 һ. б.

Елларың имин булсын, буат//Ялкын, 1984. — N 1.

Б. 30; Юлбарыс чираты//Социалистик Татарстан. — 1986. — 1 январь; Владимирова О. Куян елын ничек каршыларга // Социалистик Татарстан. — 1986. — 30 декабрь; Сысоев И. Елан елы//Социалистик Татарстан. — 1987. — 16 декабрь; Муланурова Роза. Сарык белән Кәҗә // Социалистик Татарстан. — 1990. — 30 декабрь һ. б.


216

этнографлар бастырып чыгарды . Басылган текст нигездә ел

исемнәре һәм аларга тәңгәл килгән милади еллар таблицасыннан гыйбарәт булды, һәр ел белән булган фаллар системасы төшерелеп калдырылды.

Хайван исемнәре белән аталган унике еллык борынгы календарь системасы фәкать 1991 елда гына хәзерге татар гра-

2

фикасында беренче мәртәбә басылып чыкты . Әлеге басма,

2

Фатих Халиди тарафыннан чыгарылган текст һәм Татарстанның Азнакай төбәге Митрәй авылыннан табылган кулъязма нөсхә буенча эшләнде4.

Унике еллык календарь һәм аның фалнамәсе урта гасыр татар әдәбиятының кыйммәтле бер истәлеге. Бу истәлек Тәңре диненә ышанган төрки бабаларыбыздан калган телебез шикеле үк борынгы заманның мәдәни бәйләнешләре эзләрен узенә сеңдерә килгән ядкарь. Ул борынгы ырым догалары кебек үк әдәбиятыбызның һәм мәдәниятыбызның чишмә башын

Татарча-русча сүзлек. М.: Изд-во «Сов. энциклопедия», 1996. — Б. 805; Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М.:

Изд-во «Наука' % 1967. — Б. 317-321. о

Әхмәтҗанов М. Унике еллык хайван календаре фалнамәсе ^ ^Шәһри Казан. 1991. — 26 февраль; Төш юрау китабы. — Казан: Татарстан газета-журнал нәшр., 1991. — Б. 22-25.

3

Халиди Фатих 25 еллык адресный календарь. — Казан, 1898, — Б. 129.

Кулъязма, мәкалә авторы тарафыннан археографик экспедиция вакытында табылды һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә саклана (39 кол., 5165 эш).


217 тәшкил итә һәм ничә мең еллар буе килгән Азия халыклары

белән булган рухи-мәдәни бәйләнешләребезнең дәлиле хезмәтен үти. Андый истәлекләрдә борынгы кешенең эш һәм тормыш тәҗрибәсе салынган. Әлбәттә, әлеге календарь системасы борынгы чорларда тагын да баерак эчтәлекле булган. Соңгы

4

елларда басылып чыккан хезмәтләрдә хайван исемнәре белән йөртелгән борынгы календарьның күп кенә Азия халыкларында тулы бер система рәвешендә яшәгәнлеге ачыла .

Азия халыкларында (монголлар, тибетлылар, кытайлар, японнар, кореялылар һ. б.) унике еллык календарь биш ңикл кабатланып, алтмыш елдан торган гасыр тәшкил итә. Бу гасырны борынгы төркиләр бу ат дип атаганнар, ә унике еллык календарь мөҗәл дип аталган. Буатның үзенчәлекләре хакында кызыклы күзәтүләр язылган»«. Алтмыш еллык циклның башы соңгы мәртәбә 1984 елдан башланды. БЗТ ел «күк тычкан» елы дип атала. Кайбер тикшерүчеләр «Мөҗәл»дә «маймыл елы» дигән исем бар, ул төрки сүз түгел, шуңа «Мөҗәл» безгә читтән кергән дигән фикер әйтәләр. Ләкин борынгы татар кулъязма календаренда маймылны төрки теленчә «бичин» дип атаганнар. Маймыл дип йөри башлау урыс телендәге чыганаклардан тәрҗемә аша гына кереп киткән.

Идел буе татарларының календарь тарихын беренчеләрдән

Цыбульский В. В. Лунно-солнечный календарь Восточной Азии с переводом на даты европейского календаря (с 1 по 2019 г. н. э.). — М., 1987. — Б. 382; Календаръные обычаи и обряды народов Восточной Азии. Годовой цикл. — М., 1989. — Б. 359 һ. б

2

Елларың имин булсын, буат//Ялкын,-Ч984. — N 1.


218

булып заманында күренекле тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани

өйрәнә башлады . Мәрҗани хәзрәтләре үз хезмәтендә, 17 гасыр ахырындагы документларга таянып, татар календаре буенча (Татарстанда) Олуг Кавал авылы имамы Мелла Сәлимҗан бине Дустмөхәммәт исемле кешенең тарихи язмаларын нәшер иткән

а

Һ. б.

Бу заманда Казанда күренекле галим В. М. Беркутов та татар календарь буенча мөһим эш башкарды. Аның тарафыннан татар календаре тарихы беренче мәртәбә махсус проблема

2

буларак өйрәнелде . Галим хезмәтләрендә дә «Мөҗәл» хакында тарихи мәгълүматлар бар.

Татар календаре хакында академик Әбрар Кәримуллинның мәкаләләре дә мөһим. Аларда беренче мәртәбә татарда кулъ-

^?

язма календарьлар булуы хакында языла . Галим татарча беренче басма календарьның 1841 елда мәгърифәтче Рәхмәтулла Әмирханов тарафыннан төзелеп бастырылуын яза. Мәкаләләрдә шулай ук календарь төзеп чыгаручылардан — 1851 елда Хәмидуллин, 1851 елда Салих Мохсин улы, 1854 елда Рәхимҗан Яхин,1855 елда Амашев, 1856 елда Максудов, 1871 елдан Каюм Насыйри исемнәре атала. Әлбәттә, бу исемлек

Мәржани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. II т. — Казан, 1990. Б. 8-9.

П

Беркутов В. М. Народный календарь и метрология булгаро-татар. — Казань: ТКН, 1987. — Б. 93; Беркутов В. М. Бизмәннәрдә вакыт. — Казан: ТКН, 1992. — Б,78»

Кәримуллин Ә. 90 түгел, ә 120 ел//Совет әдәбияты. — 1961. — N3. — Б. 85-86; Кәримуллин Ә. Б. Беренче басма календарь//Социалистик Татарстан. — 1981. — 30 январь.


219

моның белән генә төгәлләнми, дәвам ителә. Максат кулъязма

календарьларны өйрәнү булганлыктан басмалар турындагы фикерләргә артык тукталуның хажәте юк.

?

Алда китерелгән фактлар күрсәткәнчә, 1841 елдан соң татар каледаре бастырып чыгару интенсив рәвештә арта барган. Әгәр электән бай календарь традицияләре булмаса., татарлар шуның кадәр күп төрле календарьлар чыгара алырлар иде микән соң? Каюм Насыйри 1871-1899 еллар дәвамында 24 мәртәбә календарь чыгара, Шәрәфетдин Шәһидуллин 1900 — 1917 еллар арасында 20 ләп календарь бастыра, Минһаҗ Кадермәти тарафыннан 1911-1917 еллар арасында биш календарь нәшер ителә һ. б.

Әлбәттә, басма календарьлар күренә башлаганчы татар халкы үзенең хуҗалык һәм дини хаҗәтләрен үтәү өчен кулъязма календарьлардан файдаланган. Кулъязма календарьны гадәттә математика, астрономия фәннәре белән махсус шөгыльләнгән кешеләр төзегәннәр. Аларны төзү татар галименә катлаулы белемнәргә ия булуны таләп иткән.

Татар кулъязма календарьлары барлыгын белсәләр дә, әлегә кадәр алар эченә кереп эшләүче кешеләр күренмәде диярлек. Археограф Альберт Фәтхиен кенә ал арның эченә беренче кереп эшли башлаучы галим булды . Аның тырышлыгы белән Казан университеты фәнни китапханәсендә 20 дән артык кулъязма календарь барлыгы ачылды (әлбәттә, бу коллекция бүгенге

А. Фәтхиев тарафыннан күренекле татар язучысы Фатих Халиди төзегән (1900-1907 еллар өчен) унлап календарь тасвирланган: Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары. Беренче бүлек. — Казан, 1960. — Б. 49-55.


220

көндә дә үсә бара.

Кулъязма календарьлар нигездә XVIII гасының икенче яртысыннан алып сакланып калганнар. Археографик экспедицияләр вакъггында татар халкы яшәгән күп төбәкләрдән аларның төрле елларга караган нөсхәләре табылды: иң соңгы нөсхәләре XIX гасырның 90 нчы елларына карый. Аларның саны күпмегә җитүен әлегә әйтергә кыен, чөнки Татарстан Фәннәр Академиясендәге Мирасханәдә һәм шулай ук Казан университетының Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә тасвирланмаган археографик материал арасында әле ачылмаган кулъязмалар күп. Татарстан Фәннәр Академиясе Мирсханәсенең 39 коллекциясендә тулы булмаган мәгълүматлар буенча түбәндәге кулъязма календарьлар саклана; N 375 — (1847 елда Габделвәли бине Зәбир Хәлфин төзегән); N 514 — Ьижри 1160 елда Саена авылында (хәзерге Балтач төбәге) Йосыф бине Әрфән төзегән; N 521—1834 елда мелла Мөхәммәтжан әл-Биләри мәдрәсәсендә Низаметдин бине мелла Мөстәкыйм бине Габдерахман төзегән; N 596 — XVIII гасыр соңгы чирегендә төзелгән; N 979; N 981; N 987 — 1817 елда Бәрәскә авылындагы Габдерәхим бине Бикчәнтәй мәдрәсәсендә төзелгән; N 1535 — 1844 елда Зеленодоль төбәге, Чирүче иле авылында төзелгән; N 2337 — (1773-1799 еллар өчен төзелгән Азнакай төбәге Митрәй авылы); N 2735 — Габдерәшит бине Әлмөхәммәт төзегән, Лениногорск төбәге Иске Иштирәк авылында 1981 ел июнендә табылды; N 3205 -1768-1776 еллар өчен төзелгән календарь (кулъязма җыентыкның 42-56 битләрендә) 1983 елгы археографик экспедиция вакытында табылды; N 3299-1984 елгы археографик экспедиция вакытында табылды; N 3369 — җыентык эчендә; N 3594Кече Урыссу авылында


221 табылды; N 3774 — XIX гасырда Казанда төзелгән, 1987 елда

табылды; N 3800 — XVIII гасырда язылган, Сәрдә авылында табылды; N 3899 — 1870 елда төзелгән календарь, 1987 елда табылды; N5116; N5163Азнакай төбәге Балтач авылында 1979 елгы археографик экспедиция вакытында табылды;

и

N 5164 — Әтнә төбәге Олы Мәнгәр авылында 1994 елның археографик экспедициясе вакытында табылды, Закировлар гаиләсе тапшырды; N 5165 — 1979 елгы археографик экспедиция барышында Азнакай төбәге Митрәй авылында Мисбах исемле кешедән алынды; N 5166 — Лениногорск төбәге. Иске Шөгер мәчете имамы Исхак хәзрәттән 1982 елгы археографик экспедиция вакытында алынды; N 5167 — 1982 елгы археографик экспедиция барышында Лениногорск төбәге Сарабиккол авылында Динмөхәммәтова Оркыядан; N 5168 — 1994 елда, археографик. экспедиция дәверендә Әтнә төбәге Олы Мәнгәр авылында Закировлар гаиләсе бүләк итте; N 5169 — 1982 елдагы археографик экспедиция барышында Лениногорск төбәге Сарабиккол авылында Хәтиф Мостафин бүләк итте һ. б. Укучылар игътибарына Татарстан Фәннәр Академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә соңгы еллардагы археографик экспедициялдәр вакытында тупланган кулъязма китаплар арасыннан ачыкланган календарьлардан 24 берәмлекне тәкъдим иттек. Әлбәттә, бу Мирасханәдә аларның саны моның белән генә чикләнми, алар тагы да бар. Бу факт татар календареның XVIII гасырның икенче яртысыннан бирле сакланып калган бай мирасы барлыгына дәлил. Календарьның табылу географиясенә килгәндә, алар кулланылмаган татар авылы юктыр. Монда искә алынган кулъязмаларның күпчелеге Азнакай,


222 Әтнә, Лениногорск, Казан, Балтач, Зеленодол төбәкләреннән

алынды. Санап үтелгән төбәкләр хезмәт авторы тарафыннан археографик яктан күбрәк тикшерлделәр. Тупланган археографик табышлар, билгеле инде Казандагы Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә сакланалар. Татарстанның

4

башка төбәкләреннән табылган кулъязмалар Казан университетының фәнни китапханәсенә тупланган, шулай ук аерым кешеләр кулында да шактый. Ләкин без файдаланган материал татар кулъязма календареның гомуми эчтәлеге нидән гыйбарәт булганлыгын тулаем күрсәтергә җитәрлек. Календарьларыбыз күп төрле, һәм аларны төзүчеләрнең дә саны күп булган. Аларның эчтәлекләре хакында' фикер йөртү өчен түбәндә кайбер календарьлардан текст үрнәкләре китерәбез. Текст гарәп язуыннан күчерелеп хәзерге татар графикасында, искәрмәләр белән бирелә.

39-коллекция, 5165 кулъязмадан Хайван исемнәре белән аталган унике еллык календарь системасы (1-3 б.).

«Өүвәл ел башы сычкан (тычкан), сыгыр (сыер), барыйс, тушкан (куян), ләү (аждаһа), елан, елкы (ат), куй, бичин (маймыл), тавык, эт, дуңгыз.

Унике елның хасиләт хисабы бу торыр,

Әгәр сычкан елы килсә, ул ел изгелек булгай, такы сүкәллекләр (бозулар) булгай. Сүкәлләр сихәт тапкай. Ул ел ягъмур күп булгай. Көз игене карванлык өчен очсыз. Ул ел сычкая күп игенләргә зәхмәт биргәй. Такы әман Гшмешлек булгай. Ул ел угыл-кыз тугса, зирәк, гакыллы вә... булгай. Вә Аллаһе Әгълям бәлсаваб.


223

Әгәр сыгыр елы килсә, ул ел сүкәл күп, такы йимеш аз

булгай. Ул ел угыл-кыз тугса, уйнагучы-көлгүче булгай. Кешеләргә андыйн тигәй. Вә Аллаһе Әгълям бәлсавап.

Әгәр барыңе елы килсә, ул ел кыш тизлек килгәй, ел сувык булып, дөнья терек кичкәй. Барча йирләрдә кыш катыйг булгай, заһидләр, казыйлар үлгәй, ашлыйк күп булгай, очсызлык булгай. Ул ел угыл-кыз тугса күреклүк булгай, — тимешләр. Вә Аллаһе...

Әгәр» тушкан елы килсә, ул ел нигъмәтләр күп булгай, сүкәллекләр күп булгай, илләр, такы ул ел заһидлар, казыйлар мелла-мөшәехләр күп үлгәй. Кыш хуш кичкәй, Барча халыклар башында орыш-кереш булгай,чирик (гаскәр) атлангай. Ул ел угыл-кыз тугса гакылданилык булгай, — тимешләр. Вә Аллаһе...

Әгәр, ләү елгы килсә, ул ел ягъмур булгай, такы хатынларга сүкәллек тигәй, соңгы хәтәр булгай, угланлардин имгәк күргәй. Ул елны угыл-кыз тугса. гакылсыз, әдәбсез булгай,тимешләр. Вә Аллаһе...

Әгәр. елан елы килсә, дәлил кыйлыр кем, сувык булып туар кырылган, үләт кергәй, игенләр күп булгай, ул ел, угыл

кыз тугса бикләр катында тормакны сүгәле тимешләр. Вә Аллаһе...

Әгәр, елкы елы килсә, дәлил кыйлырлар кем, ул ел орыш

-керещ булгай, такы сувык булгай, такы туар күп һәлак булгай. Нигъмәтләр, такы пгенләргә сувык дин зәхмәт тигәй. Такы кыш терик килгәй. Олуглар күп үлгәй. Ул ел угыл-кыз тугса. йаманлык булгай. Такы бикләргә хермәтлеклек булгай. Вә Аллаһе...

Әгәр, куй елы килсә, дәлил тикәр, иген күп булгай,


... ••• . '•-. '. •-;•. ' : ' 224 ..

макты (вакыт?) сувык булгай, мөэминләр (хәерле) эшләргә

хирыйс булгайлар. Такы кыш хуш кичкәй. Ул ел угыл тугса ярдәмлек (ле) булгай, вә ли дошман лары күп булгай, — тимешләр. Вә Аллаһе...

Әгәр, пичин (бичин, маймыл) елы килсә, дәлил кыйлыр-

*

лар кем, ул ел ягъмурсыз, сувсыз булгай, туар кырылгай, төбләп зәхмәтләр күргәй. Соңы яхшы булгай. Хатынларның хатере... угланларга сүкәллек тигәй. Ул ел угыл-кыз тугса олуглар саг булгай, ярдәмлек (ле) булгай, — тимешләр. Вә Аллаһе...

Әгәр, тавык елы килсә, дәлил кыйлыр кем, ул ел иген оччыз (очсыз) булгай, вә ли йирдә ашлык аз булгай. Ул ел туаркара оччыз. Ул ел угыл-кыз тугса яхшы кеше булгай, — тимешләр. Вә Аллаһе...

Әгәр, эт елы килсә, дәлил кыйлыр: ул ел тәгам аз булгай, такы базаркянлык әсламы күп булгай, туар-караларга зыян тигәй. Такы хатын лар арасында сүкәллек булгай. Ул ел угылкыз тугса котлуг булгай. Вә Аллаһе...

Әгәр, дуңгыз елы килсә, угланларга сүкәллек тигәй, һәм соң хуш нигъмәтләр күп булгай. Кыш катыйг булгай. Бикләргә куркынычлык булгай. Ул ел угыл-кыз тугса ярдәмлек булгай, — тимешләр».

Әлеге календарь системасы язма чыганакларга караганда XIV гасырда Алтын Урданың актларында кулланылган. Ярлыкларда язылу вакытын белдергәндә, хайван исемнәре

Текст бу кулъязма буенча беренче мәртәбә басыла. Аның 1991 елда «Төш юрау китабы»ндагы варианттан кайбер стилистик аермалары бар.


белән аталган ел да күрсәтелә . Мәсәлән, Тимер—Котлыг ярлыгы һиҗри 800, барыйс елында, Туктамыш хан ярлыгы һиҗри 795, тавык елында язылган һ. б.

ХГУ-ХУ1 гасыр татар ханнары ярлыкларын тикшерүче тарихчы Миркасыйм Госманов текстларда унике еллык календарьх-ның һәрбер елының исемнәре очравына игътибар итә. Галим тарафыннан бу системаның кытайныкы белән тәңгәл килеп бетмәгәнлеге, оригиналь икәнлеге әйтелә. Миркасыйм Госманов ярлыклардагы мәгълүматларга таянып унике еллык хайван исемнәре белән аталган календарьның уйгурларныкы белән тәңгәллеген яза.

Кайбер хезмәтләрдә борынгы болгарларда да унике еллык календарь булган дип языла. Әлбәттә, булган. Ләкин Дунай болгарларының «Именник болгарских царей» дип аталган тарихи чыганакларындагы ел исемнәре андый гомумтөрки календарьдан аерыла^. Мәсәлән, анда ел исемнәренең атамалары түбәндәгечә: сомор (1), шегор (2), вере (3), дванш (4), дилом (5), дилан (б), морен (7), кучы (8), тохтол (10), етх (11), дохс (12). Этногенезлары Идел болгарлары белән бәйләнгән чу аш лар да 12 еллык календарь кулланылуы мәгълүм түгел. Дунай болгарларында сакланган ел исемнәре һәм Идел болгарларыннан


калган к

 

гУберташ язмаларының теле0, һәм, ниһаять, бүгенге


 


Усманов М. А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIVXVI вв. — Казань, 1979. Б. 257-367, һ. б.

2

Беркутов В. М Ыародный календарь и метрология булгаро-татар. — Казань: ТКИ, 1987. — Б. 10.

0 Хакимзянов Ф. С. Язык эпитафий волжских булгар. М: Изд-во «Наука», 1978. — Б. 205.


226

бүгенге чуаш теле материалы, татар халкында сакланган

унике еллык календарьның болгар мирасы түгеллеген сөйлиләр. 12 еллык календарьның татарларда практик кулланышын XVII гасыр татар эпиграфик язмалары да күрсәтәләр. Мәсәлән, Татарстанның Әгерҗе төбәге Салагыш авылы зиратында «дуңгыз елында» (1659), Менделеев төбәге Песәй авылы зиратында «елкы елында» (1678 елда) куелды дип язылган

2

кабер ташлары мәгълүм . Әлеге календарь системасы атамаларын татар фольклоры үрнәкләрендә дә табарга мөмкин.

Хайван исемле 12 еллык календарьның татар арасында озак яшәгәнлегенә тагын бер дәлил — Азнакай төбәге Балтач авылында табылган язма истәлектә саклана0. Аның рәвеше һәм эчтәлеге түбәндә тулы килеш китерелә:

Сычкан

 

1876

 

Сыгыр

 

1877

 

Барыйс

 

1878

 

Тушкай

 

1879

 

Ләү

 

1880

 

Йылан

 

1881

 

Йылкы

 

1882

 

Куй

 

1883

 

Пичин

 

1884

 

Тавык

 

1885

 

Эт

 

1885

 

Дуңгыз

 

1887

 

Сычкан

 

1888

 

Сыгыр

 

1889

 

Барыйс

 

1890

 

Тушкай

 

1891

 

Ләу

 

1892

 

Йылан

 

1893

 

Йылкы

 

1894

 

Куй

 

1895

 

Пичин

 

1896

 

Тавык

 

1897

 

Эт

 

1898

 

Дунгыз

 

1899

 

Сычкан

 

19?0

 

Сыгыр

 

1901

 

Барыйс

 

1902

 

Тушкан

 

1903

 

Унике еллык календарь Идел һәм Урал буйларына XIII гасырда татарлар килү вакытында таралган. Аның аерылмас

Чувашско-русский словарь,М: Гос. изд-во иностр. и национ. словарей, 1961. Б. 630.

ъ

Ахметзянов М. И. О лексике татарских эпитафий XVIIXVIII вв. //Историко-лингвистичеекий анализ старописьменных памятников. Казан/1983. Б. 75-76.

Татарстан Фәннәр Академиясе. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсе, кол. 39, 1 тасвир, N 5163, 1 б.


227

өлеше булган фалнамәсе халкыбызның узган рухи мирасында бай бер өлкәне тәшкил итә. Бу өлкәгә төрле фал ачулар, төш юраулар, йолдызнамәләр, кыяфәтнамәләр һ. б. керә. Унике еллык календарьдагы фалнамәләр төрки дөньяда әүвәлдә төзек бер система тәшкил иткәнәр. Аның тулы үрнәген татар халкы

4

арасында танылган «Мәлхәмә» исемле зур шигъри китап тәшкил итә. Татарда ул китапның укылуы XVI гасырның беренче яртысында ук мәгълүм, «Мәлхәмә» китабы Казанда беренче мәртәбә 1891 елда басылып чыккан. Шигырь белән язылган әлеге китапның күләме 182 бит тәшкил итә. Анда һәр айга карата 14 тән 25 кә кадәр шигъри фаллар язылган. Аның авторы Искәндәр паша углы булган (16-17 бб.). Шул автор китабының март аена багышланган бүлегеннән унынчы фасылны китерәбез (84 б.);

«Унынчы Фасыл күк кызардыгындадыр

Сәви мәшрикъ ула гәр ошбу нишан, Хәйерлә илләр иминлек берзаман.

Нигъмәт уладыр очсыз нә хәди вар, Адәми юлык фәрихдыр һәр дияр.

Сәви — туры. Мәшрикъ — көнчыгыш. Нишан — билге. Нигъмәт — ашлык. Нә хәди — ни хәтле. Юлык — юлыга. Фәрихдыр — шаттыр. Ьәр дияр — һәр тирә.


228 Нәрех әйү ула вә мескин ул хуш,

Ай соңы улса пидердер, дыңла уш. Падишаһлардин рәгыять ушна, Түбәләр гаделе, залим ләр буш на, Мәгъриб әтрафе кызарса әй пиша Кыш каты ула зимстан улша. Кар үкеш ула бу ел. чук ула боз, Удыничун ула һәр удә нәшүз. Бер олы бәк гасый ула шаһына, Кемсә бакмая рәгыять аһына. Чук ула бу ел вилаятьтә фәсад, Җәвер-үкеш ула халаек наморад. Ул сәгадәтсез кешедән бихисап, Мәмләкәт ула харап, андар харап».

Нәрех — бәя.

Рәгыять ушна — халыкка илтифатсызлык.

Залимләр бушна — усаллар, тәкәббер.

Мәгъриб әтрафе — көнбатышта.

Зимстан улша — кыш фасылы буенча.

Удынчүн — утын өчен.

Үдә — өйдә.

Гасый — фетнәче.

Чук ула — күп була.

Вилаятьтә — дәүләттә.

Фәсад — бозыклык.

Җәвер-үкеш — күп көчләү.

Наморад — бәхетсез.

Сәгадәтсез — бәхетсез.

Бихисап — хисапсыз.


229

Югарыда искә алынган хайван исемнәре системасына нигезләнгән, фалнамә белән бәйләнгән календарьдан тыш татар кулъязмалары арасында тагы гарәби ай (камәрия), гарәби кояш (шәмсия), фарси (кояш), руми (кояш) — төрекнеке, нөсрани (кояш), юнани (кояш), календарьларының кулланылышта йөр-

л

тәненә дәлилләр күренә. Шунысы кызык, нәсрани календаре системасы татар арасына XVIII гасырда ук мәгълүм, XVIII гасыр башларына кадәр татар кулъязмаларында һиҗри һәм гарәби ай (һиҗри) һәм кояш календарьларын куллану күзәтелә. XVIII гасырның, икенче яртысында тагын григориан системасындагы календарь куллану да өстәлә. Татар халкында гарәби кояш календаре, нигездә популяр булып, анда ай туу фазалары белән дә бәйләнгән күп ышанулар булган. Шуларны тасвирлаган дефектлы текст Олы Мәнгәрдә 1994 елны табылган кулъязмада бар, Бу календарь ышанулары борынгыдан килгән әдәбиятның бер өлешен тәшкил итәләр. Кулъязма бүгенге көндә Татарстан ФА Мирасханәсендә саклана: 39 кол., 5164 эш берәмлеге, аннан үрнәк:

«Әсәд утыз бер көн булыр. Әсәднең унбишенә йәй уртасы булыр. Андин соң Сөнбелә инәр. Сөнбелә утыз бер көн булыр. Сөнбеләнең унбишенә кош аерылыр. Куба йил булыр. Үрдәк анда очар, анасындин аерылыр. Йәй туксаны анда төкәнер. Андин соң Мизан инәр, утыз көн булыр. Көн берлә төн анда тиңләнер. Мизан үтсә, көн кыскарыр, төн озайу башлар, Болан анда йылышыр. Җәүзәдә тугучылар Мизан берлә Җәүзә арасы сигез ай булыр. Болан сигез ай йөк күтәрер, Андин соң Гакърәб инәр. Гакърәб утыз көн булыр. Гакърәбдә бер тигез кар

Куба йил — көчле, зур җил.


230 йагар, куба йил булыр. Биш-ун көнгә барыр. Йук ирсә, боз

тудар. Андик соң Кавәс инәр. Кавәс егерме тугыз көн булыр. Көз туксаны анда төкәнер. Андин соң Җәди инәр. Җәди егерме тугыз көн булыр. Кыш туксанының башы булыр, ун икесенә көнгә тәфавет (аерма) булыр. Кыш челләсе инәр. Андин соң

<!

Дәлү утыз көн булыр. Дәлүнең уникесенә айу әйләнер, кантар авар. Кантар димәкемез кыш уртасы булыр. Андин соң Хут инәр. Хут утыз көн булыр. Хут ингәч дәрйалар төбендә балыклар кузгалыр. Хутның биш йә икесенә кыш челләсе төкәнер. Хутның унбишенә Бала Науруз чыгар. Андин йитедә Шешәк Науруз чыгар. Андин йитедә Карт Науруз чыгар. Андин соң Хәмәл инәр. Йолдыз тәхвйл (үзгәрү), булыр. Вә Аллаһе Әгълам шөкер, йолдызы җөмлә әхваль эчендә әхкями (хөкемнәр.

«V

карарлар — М. Ә.) « торыр:

... баг берлә орышурда. кальга ачарда, ат барыштырырда, угыл өчен түрәгә барыр да, вәгъдә-ант кылу йирдә, сәфәргә чыгарда, кеше кулыш кылырда, андагъ түрәләрдән үзен алырда, кыз-хатын кылырда вә тагы һәр нә мондагъ эшләрне кылырда шөкер йолдызыйга каршы тормак, әлбәттә, яхшы ирмәс. Нәсех (бәхетсезлек) әсәре (билгесе) булгай, йәнә йолдыз тикмә бер ай эчендә өч әверелер; айның берендә, унберендә, егерме берендә мәшрикъта (көнчыгышта) тугар. Ул көн гыймарәт кылмак (төзергә) кирәкмәс. Камәр (ай) мәгъриб таб& (көнбатышка) сәфәр кылмак мөбарәк булгай. Айның икесендә, уникесендә, егермесендә кушлыкта тугар. Ул көн падишаһлардин хаҗәт кылмак, аларның дидарларын (йөзен) күрмәк яхшы

Текст эчендәге аңлатмалы сүзләр хезмәт авторы тарафыннан куелды. — М. Ө.


231

торыр, тагы җыймаг кылмак кирәкмәс: угчан булса — күзсез

булгай. Айның өчендә, унөчендә җәнүбта (көньякта) тугар. Ул

көн гаурәт (хатын) алмак уртак булгай, базаргянлик (сәүдә-

\^/

гәрлек) кылмак куҗай торыр. Тагы үзлә/вакытында сувга кермәкез, йан торыр. Айның түртендә, унтүртендә, егерме түртендә җәнүб берлә мәгърибтә тугар. Ул көн олуглардин хаҗәт кылмак изге булгай, вә көн тугышына сәфәр кылмак кирәкмәс, такын яңа тун кимәк, икенде вакытында сувга кермәк яхшы ирмәс (ярамас). Айның бишендә, унбишендә, егерме бишендә мәгърибтә тугар. Ул шималь сары (төньякка) сәфәр кылса яхшы торыр, җыймаг кылса рәнеҗ (авыру). Айның алтысында, уналтысында, егерме алтысында мәгъриб берлә шималь арасында тугар (туар). Ул көн падишаһларга бармак вә алар дин хаҗәт кылмак, уртак булмак, базаргянлик кылмак яхшы ирмәс. Айның йитесендә, унйитесендә, егерме йитесендә шималь (дә) тугар. Ул көн гаурәт (хатын) алса икесенең арасында аермалык вакаег булыр, базаргянлик кылмак яхшы ирмәс (түгел), хәтәр булыр, солтанлар ишегенә кермәкдин сакланмак кирәк. Әгәр никах кылса, талак вакаег булгай (аерылыр). Айның сигезендә, унсигезендә, егерме сигезендә шималь берлә шәрекъ арасында тугар. Ул көн олуглар кашыйга, бармак кирәкмәс, падишаһлардин сакланмак кирәк, һәр ни төрлек эш кылмак кирәкмәс. Айның тугызында, унтугызында, егерме тугызында йир астында тугар. Ул көн сувдин кичмәк, мал күммәк, гыймарәт кылмак кирәкмәс, ат атланып чыкмак, кеше берлә күреш мәк яхшы ирмәс, Айның унында, егерме берендә, утызында күктә тугар. Ул көн баш зәхмәтләр арасын-

*

да булгай, биек йир дин сакланмак кирәк, сәфәр чыкса күлүк ләренең (күлмәкләренең) аркасы бозык булгай».


232 Олы Мәнг&р авылында. 1994 елда табылган икенче

календарьдан: 39 кол., 5168 эш, 4-а бит.

''Хәмәлнең (мартның — М. Ә.) алты иңәсенә унбер сәгать тәмам сукгай, уникегә киткәй: Хәмәлнең алты көне калгач, уңике сәгать тәмам сукгай, унөчкә киткәй. Сәвернең (апрельнең — М. Ә.) ун көнене алгай унөч сәгать тәмам сукгай. унтурткә киткәй. Сәвернең ике көне калгай унтүрт сәгать тәмам сукгай, унбишкә киткәй, Җәузәнең (май — М. Ә.) уналты көнен алгай унбиш сәгать тәмам сукгай» уналтыга кергәй* Сәрәтанның ике көнен алгай, уналты сәгать тәмам сукгай, ун йитегә киткәй, Сәрәтанның унбере калгай ун йите сәгать тәмам сукгай, янә уналтыга кайтгай, Әсәднең йите көнен алгай, уналты сәгать тәмам сукгай, йәнә унбишкә канткай. Әсәднең алты көне калгай унбиш сәгать тәмам сукгай йәнә унтурткә кайткай. Сөнбеләнең унике көнен алгай унтурт сәгать тәмам сукгай. Йәнә унөчкә кайтгай, Сөнбеләнең бер көне калгай унөч сәгать тәмам сукгай, йәнә уникегә кайтгай, Мизанның унйите көнен алгай унике сәгать тәмам сукгай, йәнә унбергә кайтгай. Гакърәбнең биш көнен алгай унбер сәгать тәмам сукгай, йәнә ун... Гакърәбнең йите көне калгай, ун сәгать тәмам сукгай, йәнә тукызга кайткай. Йәнә Кавәснең ун көне калгай тукыз сәгать тәмам сукгай. Йәнә сигезгә тәмам кайткай. Кавәснең ахыр көнендә сигез сәгать тәмам сукгай, йәнә йитегә кайтгай. Җәдинең унтукыз көнен алгай йите сәгать, йәнә сигезгә киткәй, вә Дәлунең тукыз көнен алгай тәмам сигез сәгать сукгай, йәнә тукызга киткй. Вә Дәлунең бер көне калгай тукыз сәгать тәмам сукгай, унга киткәй. Хутның ... көне калгай, Хәмәлнең алты көнен алгай унбер сәгать тәмам сукгай, уникегә киткәй».

233

 

 

и

 

1189 сәнә

 

Кавәс (29 көн)

 

«Һи»

 

= Рамазан (30 көн) ныҗ 2 «Вау».

 

Җәди (29 көн)

 

«Зи»

 

= Шәүвәл (29 көн) нең 1 «Зи».

 

Дәлү (30 көн)

 

* «Әлиф» = Зөлкагъдә (30 көн) неҗ 1 «Әлиф».

 

Хут (30 көн)

 

«Җим»

 

— Зөлхиҗҗә (29 көн неҗ) 1 «Җим».

 

Хәмәл (31 көн)

 

«Дал»

 

= Мөхәррәм (30 көн) неҗ «һи».

 

Сәвер (31 көн)

 

«Бау»

 

= Сәфәр (29 көн) неҗ 3 «Әлиф».

 

Җәүза (32 көн)

 

«Зи»

 

= Рабигы әл-әүвәл (30 көн) неҗ 1 «Дал».

 

Сәрәтан (31 көн)

 

«Би»

 

= Рабигы әл-ахры (29 кән) ның 7 «Әлиф»

 

Әсәд (31 көн)

 

«Җим»

 

= Җөмади вл-әүвәл (30 көн) неҗ 9 «Дал».

 

Сөнбелә (29 көн)

 

«һи»

 

= Җөмади әл-ахры (29 көн) ныҗ 10 «Зи».

 

Мизан (30 көн)

 

«Вав»

 

= Рәҗәб (30 көн) неҗ 12 «Җим».

 

Гакърөб (30 көн)

 

«Әлиф»

 

= Шәгъбан (29 көн) ныҗ 12 «һи».

 

 

 

Тарих

 

мәсихия 1775 сәнә»

 

Биредә гарәптән кергән кояш календаре белән һиҗри елның айлар туры килеш календарь таблицасы китерелгән. Мәгълүматлар 1189 һиҗри, 1775 ел милади елга нисбәтле.

Китерелгән таблицадагы ай исеме янындагы сан һәм хәрефләрнең мәгънәләре түбәндәгечә аңлатыла. Кояш елындагы Кавәс ае (ноябрь) 29 көннән тора. Аның башланган 1 көне рамазан аеның 2 сенә туры килә. Соңгысы утыз көн тәшкил итә. Таблицадагы ай исемнәре шушы тәртиптә бара. Ай исемнәре янына куелган гарәби хәрефләр атнаның көн тәртипләрен белдерәләр: Әлиф (1) — якәшәмбе, Би (2) — дүшәмбе. Җим (3) -сишәмбе, Дал (4) — чәршәмбе, Ь. и (5) — пәнҗе|шәмбе, Вау (6) — җомга, Зи (7) — шимбә (әлеге тәңгәллекләр 39 кол. N 3205 эшнең 42 битендә күрсәтелгәннәр).

Югарыдагы Кавәс ае исеме янындагы «һи» хәрефе, аның беренче көне пәнҗешәмбе икәнен һәм ул көннең рамазанда


234

2 сенә «Вау» — җомга көнгә туры килүен күрсәтә. Шушы юл

белән руми кояш елындагы һәр айның беренче көне атнаның кайсы көненә туры килүен һәм Камәрия (ай) ел айларының кайсы көненә туры килүен ача.

Олы Мәнгәр календаренда шундый таблицалар һиҗри 1190, ... 1196, 1197, 1198, 1199 еллар өчен төзелгән.

Моннан тыш календарьда гарәби кояш елы көннәренә туры килгән христиан бәйрәмнәрен күрсәткән таблица да бирелгән: '

Тарих

 

руашя хисабыдыр болгари сәнәи

 

Хәмәлнең

 

уналтынчы көне

 

Март

 

Әүвәл бәһар

 

Сәвернең

 

уналтынчы көне

 

Апрель

 

Бишенче көн Йомырка бәйрәме д ирләр.

 

Җәүзәнең

 

алтынчы көне

 

Май

 

Тукызынчы көндә Сары Салтак Микулай.

 

Сәрәтажның

 

унөченче көне

 

Июнь

 

 

 

Әсәднең

 

уникенче көне

 

Июль

 

Егерменче көндә Ильин.

 

Сөнбеләнең

 

уникенче көне

 

Август

 

Әүвәл көнендә Әүвәл Спасе, йитенче көндә Урта Спасе

 

Мизанның

 

уникенче көне

 

Сентябрь

 

Ун көнендә симән көне булыр.

 

Гакърәбнең

 

уникенче көне

 

Октябрь

 

Ул көндә Покров (пукрау) булыр.

 

Кавәснең

 

унөченче көне

 

Ноябрь

 

 

 

Җәдинең

 

унтүртенче көне

 

Декабрь

 

Икенче көне, Микулай.

 

Дәлүнең

 

унтүртенче көне

 

Гыйнвар

 

Ул көнне Василий алтысында Хршцения (Крещение).

 

 

 


Бәһар — яз. Йомырка бәйрәме -


Пасха, урысның апрель аенда


уздырыла торган бәйрәме.

Сары Салтак Микулай — язгы Николай бәйрәме 22 майга туры килә.


235

Бу хисабны белмәк кирәк.

Мөселман елы һиҗрия булса да ай исемнәре кояш елы буенча алына. Кояш елы календаре (Урта Иделдә һәм Урал буенда) румия хисабы күренекле вакыйгаларны аңлату өчен кулайрак булган, камәрия айлары гел артка кала килгәнгә даими урыс бәйрәмнәрен билгеләү өчен уңай булмаган. Бу таблица татар халкының мәсихия календарен һәм христиан дине бәйрәмнәрен яхшы белүен күрсәтә.

Гарәби кояш календаре әле XIX гасырда да кулъязмалар күчереп төгәлләнү вакытын билгеләгәндә һ. б. очракларда кулланылган. Мисал: Мең дә ике йөз дә ун бишенче елда Дәлүнең екерме тукызынчы йәүмендә, маһи Рамазан аеның икенче көнендә сишәмбе көн зәвалдә вә исме катәбә, зәгыйфь бәндә Әлмөхәммәт бине Нурмөхәммәт...

(Мирасханә, 39 кол., 2898 санлы кулъязма, 58 бит).

Әлеге календарь системасы татар халкына практик эш өчен уңай булган. Табигать үзенчәлекләрен белергә даими хисап әсбабын башкарган.

Моңа мисал йөзеннән алда искә алып кителгән Митрәй авылы календареннан берничә сәхифә китерәбез (39 кол., 5165 санлы кулъязманың 3 нче бите).

«Сәрәтан йолдызының (ягъни искечә июнь аеның — М. Ә.) алты көне кала челләгә керер, кырык көн торыр».

(Татар «җәй челләсе» дип җәйге эссе көннәрне атыйлар. Хәзерге хисап буенча, җәйге хисап буенча челлә башы июльнең 9-10 көннәренә туры килә. — М. Ә.).

Кыш челләсе Җәди йолдызының (ягъни искечә декабрь аеның) алты көне кала челләгә керер, кырык көн торыр (хәзерге исәп белән январьның 9 ы — М. Ә.).


236

Сәрәтанның 29 көнендә урысның Питрау көне булыр (хәзерге исәп белән 12 июльгә туры килә — Петров день. — М. Ә).

Әсәднең 8 көнендә Казански булыр (хәзерге хисап белән 21 июль көнне, урыслар ышануынча 1579 елда Казанда «Казан-ская икона богоматери» пәйда булган. — М. Ә.).

4

Кыш көнендә декабрь, ягъни . Җәдинең уналтынчы көнендә файда керер (31 декабрьдә көн озая башлый. — М. Ә.).

Сәрәтанның 16 көнендә файда керер... Җәй көнендә (хәзерге хисап белән 29 июньгә туры килә, төн озая башлый. — М. Ә.).

ХУШ гасырның икенче яртысында язылып, Митрәй авылыннан табылган кулъязма календарь гарәби һиҗри ай һәм руми (сирияни) кояш календаре белән чагыштырмалы рәвештә

төзелгән. Бу очракта татарда сирияни календарь системасының

^/ да гамәлдә булганы күренә. Бу ул һиҗри 1199-1213 елларга

(хәзергәчә 1785-1799 еллар) хисапланып эшләнгән. Анда еллар һиҗри һәм руми тәртибенчә языла. Ниҗри айның беренче көне атнаның кайсы көненә туры килүе ай исеме астына куелган гарәп хәрефләре белән күрсәтелә. Бу очракта гарәп хәрефләре санны аңлаталар: әлиф—1, би-2, җим-3, дал-4, һи—5, вау-6, зи-7. Әлеге саннар атнаның көн исемнәрен аңлаталар.

Руми (сирияни) айларның һиҗри айларның 1 көненә кайсы көне туры килүе аерым графада күрсәтелә. Руми ай астындагы хәрефләр ул көннең атнаның кайсы көненә туры килүен аңлаталар.

Түбәндә Митрәй календаренең бер битенең таблицасы китерелә (Мирасханәдә 39 коллекция, 2337 эш берәмлегенең 4 битеннән). Бу таблицада китерелгән руми (сирияни) айлар түбәндәге тәртиптә бара:

ел башы Азәр — март. Нисан — апрель. Айяр — май. Хәзиран


237

июнь. Тәммуз — июль. Аб — августИлиүл — сентябрь. Тәшрин әүвәл — октябрь. Тәшрине сани — ноябрь. Канун әүвәл

декабрь. Канун сани — январь. Шөбат — февраль. Әлеге система кояш календарена нигезләнә.

Румия

 

1204 гарәбня

 

Руми

 

 

 

1203 гарәбня

 

Румия 1202 гарәбия

 

Тәтрнне әүвәл. Би.

 

Мөхәррәм, 21 Җим.

 

Тәшрине әүвәл. олиф

 

11

 

Мөхәррәм һи

 

Тәшрине сани.  30 Би.

 

Мөхәррәм Әлиф.

 

Тәшрине сани. һи,

 

Сәфәр 22 Дал.

 

Тәшрнне Саии. Дал.

 

12

 

Сәфәр Зи.

 

 

 

Сәфәр Җим.

 

Канун әүвәл. Зн.

 

РзЬпхы 23 әл-әүвәл Бау.

 

Канун әүвәл. Бау.

 

13

 

Рабигы әл-әүвәл Әлиф.

 

Канун әүвәл, 1 Әлиф.

 

Рабигы әл-әүвәл.

Дая.

 

Канун сани.

Җим

 

Рабнпа 24 элахыры. Зн.

 

Канун сани. Би.

 

12

 

Рабигы ел ахыры Җим.

 

Канун саны 4 Зи.

 

Рабихы әл-ахыры Вау.

 

Шөбат Вау.

 

Җөмадн 26 әл-әүвәл Би.

 

Шөбат һи.

 

16

 

Җөмадн зл-әүвәл Дал.

 

Шөбат Җим. 4

 

Җөмздн әл-әүвәл Зи.

 

1790 ел Азәр. Бау.

 

*Л!\ & Л&ЗЦЗьп

26 әл-ахыры

ЭҖнм

 

1789 ел Азәр. һи.

 

14

 

*Я\вмадн әл-ахҗры Вау.

 

1788 ел Дзәр. 3

Дал.

 

Җөагади әл-ахыры

 

Ннсан, Зи.

 

Рәҗәб 26 һи.

 

Нисан. Әлиф.

 

16

 

Рәҗәб.

Зи.

 

Нисан. Зи.  &

 

Рәҗәб. Зҗпм.

 

Апяр.

Дал»

 

Шәгъбан. 26 Вау.

 

Апяр.

л\им.

 

16

 

Шәгъбан. Би.

 

Ажяр Би.

 

Шәгъбан һи.

 

Хәзнран. Зн.

 

Рамазан. 23 'Әлиф.

 

Хәзиран. Вау».

 

13

 

Рамазан.

Җим.

 

Хәзер ан. һи.  18

 

Рамазан. Вау.

 

Тәммуз. Би.

 

Шәүвәл. 23 ЗВ^пм.

 

Тәммуз. Әлиф.

 

13

 

Шәүвәл, һи.

 

Тәммуз. Зи.  7

 

Шәүвәл. Әлиф.

 

Аб. һи.

 

Зөлкагьдә Дал.

 

Аб, Дал.

 

20

 

Зөлкагъдә Вау.

 

Аб.

Җим. 9

 

Зөлкагъдә Би.

 

Зөлхиҗә Илнүл. Бау.  Зи.

 

Зөлхиҗҗә. Әлиф.

 

Илиүл. Вау.  10

 

Зөлхиҗҗә Дал.

 

Митрәй календаренда тагы түбәндәге сәхифәләр әһәмиятле. Алар да таблицалар рәвешендә язылганнар, һәр айга бер бит багышланган. Таблица өстендә айның исеме, ада христиан календаренда тәңгәл килгән ай һәм кайсы ел фасылына туры килеше күрсәтелгән. Таблицаның сул кырыенда көн тәртибен


238

күрсәткән графа. Ул графаның көн саннары 1 дән башлана, ай ничә көннән килсә, ул санга чаклы көн саннары сугылып төшә, мәсәлән: 1-29, 1-30, 1-32 гә кадәр була. Урта урында мәгълүм көннәрдә була торган вакыйгалар язылып төшә.

*

Мәсәлән, Хәмәл аеның «6 сында «Сәгать дөп-дөрес — 12», 9 ашла «Мөбарәк көн» һ. б.

Бу очракта борынгыларның — һәм мөселман, һәм нәсарани булсын ышануы буенча, көннәр «мөбарәк» һәм «мәхзур» («бәхетсез», ягъни һәр төрле эшләр үтәүдән тыелу) көннәре булалар, Материалда урынны артык биләмәсенгә таблицадагы буш көннәр графалары төшерелеп, әһәмиятле информацияле көннәр генә алынды:

«Хәмәл Маһи Азәр, ягъни март, әүвәл бәһар

1.

2.

3. Май бунда булды.

4. Нәсех көндер.

6. Сәгать дөп-дөрес — 12.

8. Шәриф Зөһрә.

9. Мөбарәк көн.

11. Науруз солтаны. Төрекләр «Карт науруз» дирләр.

Әүвәл бәһар — яз башы.

Май — христиан бәйрәме «масленница».

Нәсех — тыюлык.

Зөһрә — Венера планетасы.

Мөбарәк — бәхетле, уңышлы.


239 13. Шәбан руз 12.

19. Сәнәи 1770 елда сыгырлар Чагыл башына чыктылар.

21. Сәвер өсте бәһар.

23. Шәбан руз 13'.

26.. Благовещение бәйрәме,ягъни Гайсә рәхемгә төшкән көн».

(Бу таблицаның поляларында март (Хәмәл) аенда хупланган яки тыелган эшләр турында мәгълүматлар бар, ләкин текстның кырыйлары ертылып югалганга аларны тулы килеш китереп булмый, шулай да түбәндәге фразалардан кайбер фикерләр аңлап була — М. Ә.) :

«... йимәк, кан алдырмак ... һәм дару итмәк са -... гынак, йимәк бик изге ирмәс».

Әлеге ел башы (март) ае көннәренә туры килгән хәбәрләр язмаларыннан күренгәнчә, татар мәгърифәтчеләре үз хезмәтләрендә календарь бәйрәмнәре, көн озынлыкларын күрсәтүне мөһим мәгълүматлардан санаганнар.

«Сәвер Маһи Нисан, ягъни апрель, уст бәһар

1. Чыбык атнасының башы. Монда булыр олуг көн. 3. Чыбык атнасы башы.. 4. Монда булыр олуг көн. маһи Нисан-апрелъ.

Шәбан руз 12 — көн озынлыгы 12 сәгать. Сәвер өсте бәһар — апрель алдындагы яз. Рәхемгә — бәхетеезлеккә. Изге ирмәс — яхшы түгел. Уст бәһар — яз уртасы.


240

. Уст бәһар*

. Шәб — 10, руз — 14.

. Сәнәи 1779 елда олуг суык монда чыкты.

. Сәнәи 1787 елда урыс хисабы берлә ошбу көндә бозлар

акты.. Сәнәи 1775 елда олуг көн монда булды, ягъни нәсари сабан

туй өсте. 1.... җәүлә ахры бәһар. Сәнәи 1782 елда сабан монда төште.

23. Сәнәи 1786 елда монда сабанга төштеләр. Урысның олы көне дирләр, кызыл йомыртка.

24. Шәб — 9, вә руз — 15».

(Текст кырындагы язмалар — М. Ә.)

«... егерменче көненә кадур яуган ягъмур... кыч катрә ягъмур дин һәргиз ният бет... ула. Бу айның унберенче көнен-дин унсигезенче көненә варанча йиде көнләр ягар ягъмур (н) и нисан дирләр».

Сәвәр (апрель) ае утыз көннән гыйбарәт. Апрель аендагы нисан яңгыры шифалы дип санала. Аны хәзергә татар телендә ләйсән ЯҢГЫРЫ диләр, яңача исәп белән 25 апрельдән 1 майга кадәр бара.

Нәсари — христиан. Ахры бәһар — яз ахыры. Шәб — төн. Руз — көн. Ягъмур — яңгыр. Катрә — тамчы, һәргиз — һәрвакыт.


241

«Җәүзә

Маһи Айяр, ягъни май, ахыр бәһар. 6. Микулай бәйрәме. Шәб — 8, вә руз — 16. 9. Мөбарәк көндер, һәр ни эшләр изгедер. 11. Агачлар япрак ярган вакыттыр, үләнгә туар туйган чак.

19. Тулыг Өлкәр. Мәүлүд Ильяси.

20. Соум нәсари көне (христиан уразасы көне — М. Ә.).

21. Гаиде нәсари — Симет. Ул йитә маһи, ягъни Сәрәтан, ул тәбастан.

22. Имтизаҗ фасылин. 24. Шәб — 7, руз — 17.

Вә дәхи мәгълүм ула кем, сал шәмсинең утыз ике елы тәмам булганда, сал камәринең утыз өч елы тәмам улыр».

«Сәрәтан Маһи Хәзиран, ягъни июнь ул табэстан

2. Соум нәсари — 30 көн.

3. Симет (Симек) вә яфрак бәйрәме. Нәсари мәхзур Муса гал әйһиссә лам.

4. Сәрәтан.

Җәүзә — (май) ае 31 көннән тора.

Симет (Симек) — христианнарның Пасха бәйрәмнәреннән соң җиденче пәнҗешәмбедә уздырыла торган зур бәйрәм. Аны җәйне каршылау бәйреме дип саныйлар. Имтизаҗ — ярашу. Сал шәмси — кояш елы. Сал камәри — ай елы. Табэстан — җәй. Мәхзур — тыела.


242

8. 1786 да.

11. Симет бәйрәме. Бунда бер тарафта арыш баш чыкарыр.. Әүвәл бостан. Физәваль йәк кадәм .

2

Тәхвил афтаб Сәрәтан .

21. Өүвәл мордад маһи°, ягъни Әсәд уст бостан, ңаиде нәсари. 23. Каен җиләк булды.

25. Бу тугрыда каты сукага төштеләр.

26. Татар хисабы илә челлә керә.

е/ ә/ 28. Гаид/несари, Питрау көне.

30.... Вафаты Сөләйман галәйһиесәлам». Сәрәтан ае утыз көннән гыйбарәт.

«Әсәд Маһи Тәммуз, ягъни июль, уст табэстан.

6. Шәб — 8, Руз — 16. Бу тугрыда, шәфәкъ югаладыр дип гыйшаэны үтәтерләр .

Көн кыскаруга беренче адым.» Сәрәтан кояш яктысында әйләнә.

я

Әувәл мордад маһи — фарсы кояш елының бишенче аеның беренче көне, яңача 23 июль.

Кояш баегач кызыллык беткәннән соңгы вакыт, ясигъ намазы үтәлә.

Әсәд — июль.

Уст бостан — җәй уртасы.

Гаиде нәсари — христианнарның уразадан чыгу бәйрәме.

Челлә — бу очракта җәй көне була торган эссе көннәр.

Питрау көне — Петров день, яңача 12 июльгә туры килә.

Уст табэстан — җәй уртасы.


243

8. Пракуфи кәяе, челлә керер.. Вакты гаид бете Шәфәкъ фә һазә эл—ләйләтә.. Нәсари причистай көне дирләр,... Монда печәнгә төштеләр.

20. Ильин көн.

22. Янә сөнбелә — ахыр табэстан. Шәб — 9, руз — 15.

23. Гаед Гозаер галәйһиссәлам». Әсәд ае утыз бер көннән килә.

«Сөнбелә Маһи Аб, ягъни август — ахыр табэстан.

1.... әүвәл соум Мәрьям, унбиш көн.

4. Ахыр әрбәгы хазир итмәк кирәк. Муса г-м.

6. Спасе.

12. Вафат Мәрьям г-м. Спасе ахры. 23. Әүвәл миһер җай, ягъни Мизан. Шәб — 11, руз — 13'

Пракуфи көне -Прокопий көне, яңача 21 июльгә туры килә, христиан бәйрәме.

Вакты гаид — намазның вакытка бәйлелеге.

Шәфәкъ фи һазә эл-ләйләтә — бу шәфәкъ кызыллыгы караңгылыкта бетә.

Ильин көн — христиан изгесе көне, 2 август.

Ахыр табэстан — җәй ахыры.

Әүвәл соум Мәрьям — Мәрьям уразасының башы.

Ахыр әрбәгы — калган ундүрт көне.

Спасе — яңача 14 август.

Миһер — кояш урны.


244

«Мизан

Маһи Илиул, ягъни сентябрь, әүвәл...

1. Симән көне дирләр.

8. Шәб вә руз -'12. Миляд Мәрьям г-м.

13.. Мәүлүд Гайсә г-м.

14. Гаид нәсари — гаид солеб дирләр. 21. Павел Петрович туган көн. 23. Әүвәл Абан маһи, ягъни Гакърәб уст Казан. 25. Уст хариф. Шәб — 13, руз — 11. Мәүлүд ән-Нәби г-м. 27. Интикаль Сәеделмөрсәлим г-м. 29. Гайде нәсари. Искәндәр Руми фәтех әйләде». Мизан ае утыз көннән тора.

«Гакърәб

Маһи Тәшрин, ягъни үкгәбер миһербан. 1. Мәхзур Муса г-м. Пукрау.

3. Код си шәриф Бәйтелмөкаддәс эчендә ни кадәр кандилләр вар улыр исә, бу кичә Аллаһе Тәгаләнең кодрәтендин.

Симән көне — яңача 14 сентябрь. Миляд — туган көн, яңача 27 сентябрь. Мәүлүд — туган. • Гаид — бәйрәм.

Уст хариф — көз уртасы.

г-м — галәйһиссәлам сүзенең кыскартмасы. Интикаль — үлем. Мәхзур — тыелган. Пукрау — Покров день, 14 октябрь.

Кодси шәриф Бәйтелмөкаддәс — Изге Иерусалим шәһәренең мәчете.


245

10. Шәб — 14, руз — 10. Кәбәш Исмәгыйль г-мгә килде,

корбан өчен.

22. Оүвәл Азәр маһи, ягъни Кавәс, ахыр Мизан. 24. 3 — караңгы төшә. 26,. Касыйм көне дирләр. Шәб — 15, руз — 9.

29. Кошлар кышлауга китте.

30. К... лар тизләнде».

Гакърәб ае 31 көннән тора.

«Кавәс Маһи Тәшрин сани, ягъни ноябрь ахыры м...

6. Каты сәгатьтер.

7. Сулар чук ула.

8. Михаил дархан белә, ягъни Җабраил бәйрәме булыр. 11. Шәб — 16, руз — 8.

13. Кис (к) ән агач корымая вә һәм черемәя.

14. Закуния соум милади Гайсә г-м, кырык көн раштуагача .

21. Әүвәл ады маһи — Җәди, әүвәл зәмистан.

24. Имтизаҗ фаслын, агачлар япрагыйн дүгә башлар.

Гайсә г-м тууына, рождествога кадәр 40 көн ураза. Каты сәгатьтер-көн кыскалыгы,эшләр килүе булса кирәк. Кәбәш — куй тәкәсе. Чук — күп.

Җабраил бәйрәме — 21 ноябрьгә туры килә. Корымая вә черемәя — кормый һәм череми. Ады маһи — ай исеме. Зәмнстан — кыш. Имтизаҗ — катнашу. Дүгә — коя.


246

26. Сувык суламая.

27. Шәб — 17, руз — 7».

Кавәс ае 27 көннән дип күрсәтелә.

«Җәди

*

Маһи Канун әүвәл, ягъни декабрь, әүвәл замистан. 11» Нәхес көндер. 21. Әүвәл бәһмин маһ, ягъни Дәлү зәмистан.

25. Миляди Гайсә г-м..., ягъни Гайсә г-м вөҗүдә килгән.

26. Татар хисабы берлә челлә керер».

Җәди ае 28 көннән тора дип күрсәтелә.

«Дәлү

Маһи Канун сани, ягъни Дәлү гыйнвар. 1. Вачиливич дирләр. Нәсари ел башы дирләр. Шәб — 16,

руз — 8.

6. Кяферлар качларын суга бырагалар кришиннядин... эчендә бер сәгать бардыр, сулар датлы була дию. Нәсари игътикады үзрә бу көндә... булды дирләр, агызына туфрак. Айның, егерме түртенче көн — кыш челләсе.

Нәхес — бәхетсез.

Бәһмин маһ — карлы ай.

Вөҗүдә килгән — туган, яңача 7 январь. Челлә — кышкы «челлә» турында сүз бара.

ч,

Вачиливич — Василий көне. Яңача 14 январьга туры килә. Бу көнне Гайсәне сөннәткә утыртканнар.

Качларын — муенга асыла торган кечкенә тәреләрен. Бырагалар — ыргыталар, маналар. Игътикады үзрә — ышануынча


247

15. Уст шета, хисабе румия, әүвәл челлә керәчәк. Кыш челләсенең баглы.

16. Хисабе гарәб.

18. Шәб -15, руз — 9.

23,...., ягъни Хут, ахры зәмистан.

28.  ............... кошлар».

Дәлү ае утыз көннән күрсәтелгән.

«Хут Маһи Шөбат, ягъни февраль.

Шәб — 14, руз — 10.

Май 1773 сәнәи.

Мөбарәкдер. Кеше һәр ни эшләр, эшләнер.... Шәб — 13, руз — 11.

1778 елда май (чабу — М. Ә.) бунда булды, якшәмбе көн, ягъни башы.

1 7 79 елда май чабу... »

Бу битнең күп урыннары ертылып-югалып беткән.

Китерелгән календарь гарәпнең кояш системасы календарен тәшкил итә, шулай ук сирияни һәм григориан календарьлары белән чагыштыру уздырыла.

Анда 12 ай исеме атала, аларның ничәшәр көннән гыйбарәт икәнлеге күрсәтелә. Календарьда бер ел дәвамында көн-төн озынлыклары сәгатьләре күрсәтелә. Ьәрбер айдагы көн-төн озынлыклары тулы сәгать белән туры килгән көн

Уст шета — кыш уртасы. Ахры зәмистан — кыш ахыры.


248 аерып күрсәтелә. Көнне — руз, төнне — шәб дигән фарсы сүзләре

белән белдерелә. Шулай ук ел фасыллары да фарсы терминнары — зәмистан — кыш, табэстан — җәй, бәһар — яз, хариф-көз һ. б.

Ел фасыллары белән бәйле кыр эшләре, дини бәйрәмнәр,

4

табигать күренешләре, календарь дәвалау йолаларыннан фактлар санала. Урыс христиан бәйрәмнәренең шактый өлеше аталып һәм аларның мөселман кояш календаре айларының кайсы көннәргә туры килүләре күрсәтелә. Шулай ук аерым тарихи шәхесләрнең туган көннәре искә алына: Гайсә г-м, император Павел I, Муса г-м туган көннәр язылган.

Әлеге кулъязмада XVIII гасырлардагы татар тарихына кагылышлы аерым хәбәрләр дә китерелә: Акай, Пугачев яулары, татар авылларында көч демонстрацияләп йөрүче урыс армиясе полклары һ. б.

Мондый кулъязма календарьлар ул дәвердә күп булган. Аларны төзүчеләр бер-берләрен кабатламаганнар, үз хезмәтләренә башка төр мәгълүматлар да өстәгәннәр. Менә мисалга Татарстанның Лениногорск районы Иске Шөгер авылы мәчетендә табылган, 1842 елда күчерелгән кулъязмадагы ХУШ гасырның соңгы чирегендә төзелгән календарьдан алынган аерым сәхифәләр китерү кызыклы булыр (Мирасханә: 39 кол., N 5166, 70-74 бб.) :

«Болгар вилаятендә майның унбишенче йәүмендә йасигъ намазы гәрҗә (гәрчә) аз заманга табылынса да белмәгә мөшкел улдыгы өчен, ошбу йәүмдән ун көн йитәк каза дию укылыныр.

Йәүмендә — көнендә. Мөшкел — кыен.


249

Тад яктысы беленгән соң, майның егерме бишенче көн иреш-

тектән каза һәм кыйлынмас вакыт булмадыгы сәбәпле. Әмма Питраудин соң, Казанскига кадәрге каза (намазы — М»Ә.) кыйлъшыр, чөнки намаз укырлык кадәрге генә вакыт керер. ^

«

Календарьдан сәхифәләр:

Хнса бы

 

коаш коятх чыгар бата]

 

с Гыйнвар, ягъни Дәлү, ягъни I3

«^  Т^ТЛТТТИТ. ТТГ «1ГГ1Т31*ТвТ

 

1^исаСәгате бы көн

 

Сәгате көн

 

 

 

сәг. дәк

 

охшап.. СӘГ. ДӘК.

 

сәг

 

. дәк.

 

сәг. дәк

 

1

 

 

 

 

 

3

 

69

 

Бәйрәм нәсари, ел башы дирләр

 

1

 

7

 

68

 

16

 

2

 

2

 

 

 

 

 

4

 

0

 

 

 

2

 

8

 

0

 

16

 

0

 

3

 

 

 

 

 

4

 

1

 

 

 

3

 

8

 

2

 

16

 

58

 

4

 

7

 

58

 

4

 

2

 

 

 

4

 

8

 

3

 

15

 

БЗ

 

5

 

7

 

57

 

4

 

3

 

Бәйрәм, кыш. уртасы крещение дҗрлар

 

. 6

 

8

 

6

 

15

 

54

 

6

 

7

 

56

 

4

 

4

 

Кяферләр качларын: суга прагырлар,,

 

6

 

8

 

8

 

16

 

52

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

сәгыйд, мөбарәкдер.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

7

 

гт

 

64

 

4

 

5

 

Бу көн эчендә бер сәгать нардыр.

 

7

 

8

 

10

 

15

 

60

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

җәааыйг эче сулар татлы улыр, шәрех

 

• ас

 

 

 

 

 

 

 

 

 

8

 

7

 

52

 

4

 

6

 

 

 

8

 

8

 

12

 

16

 

48

 

9

 

7

 

51

 

4

 

8

 

 

 

9

 

8

 

16

 

16

 

44

 

10

 

7

 

49

 

4

 

9

 

 

 

10

 

8

 

18

 

16

 

42

 

11

 

7

 

48

 

4

 

11

 

 

 

11

 

8

 

22

 

16

 

34

 

12

 

7

 

47

 

4

 

13

 

 

 

12

 

8

 

26

 

16

 

34

 

13

 

Г7

 

46

 

4

 

16

 

Бафат Әбүбәкер разыжуллаһ. гавКе.

 

13

 

8

 

30

 

15

 

30

 

14

 

7

 

44

 

4

 

16

 

Кыш уртасы «рум хисабы берлә хут.

 

14

 

8

 

32

 

16

 

28

 

16

 

7

 

48

 

4

 

17

 

Казанднн Эрбеткә йөк китәр.

 

15

 

8

 

34

 

16

 

26

 

16

 

7

 

41

 

4

 

19

 

 

 

16

 

8

 

38

 

16

 

22

 

17

 

7

 

40

 

4

 

20

 

 

 

17

 

8

 

40

 

15

 

20

 

18

 

7

 

38

 

4

 

22

 

 

 

13

 

8

 

44

 

16

 

16

 

19

 

7

 

36

 

4

 

24

 

 

 

19

 

8

 

48

 

15

 

12

 

20

 

7

 

34

 

4

 

26

 

 

 

20

 

8

 

62

 

16

 

8

 

21

 

7

 

33

 

4

 

28

 

 

 

21

 

8

 

54

 

15

 

6

 

22

 

7

 

31

 

4

 

29

 

 

 

22

 

8

 

58

 

15

 

2

 

23

 

7

 

29

 

4

 

31

 

 

 

28

 

9

 

2

 

14

 

58

 

24

 

7

 

28

 

4

 

32

 

 

 

24

 

9

 

5

 

14

 

67

 

26

 

7

 

26

 

4

 

34

 

 

 

25

 

9

 

8

 

14

 

62

 

26

 

7

 

24

 

4

 

36

 

 

 

26

 

9

 

12

 

14

 

48

 

27

 

г?

 

22

 

4

 

38

 

 

 

27

 

9

 

16

 

14

 

44

 

28

 

7

 

21

 

4

 

39

 

 

 

28

 

9

 

18

 

14

 

42

 

29

 

7

 

19

 

4

 

43

 

Балыклар су незена калкар.

 

29

 

9

 

22

 

14

 

38

 

30

 

7

 

18

 

4

 

43

 

 

 

30

 

9

 

26

 

14

 

34

 

31

 

7

 

17

 

4

 

46

 

 

 

81

 

9

 

30

 

14

 

30

 


250

 


ЬЫ Т1 ӘЙЯМ СӘ1

 

:ояш кояхг ыгар баткц

 

I      ХИС

) Февраль» ягънж Хут 31 бы

ӘЙЯЗ.

•с

 

асәгате сәгате көн көн

 

Г. ДӘК

 

. СӘГ. ДӘ]

 

I

сәг.

 

дәк. сәг. дәк.

 

1

 

7

 

13

 

4

 

42

 

Маһи февраль көнендә жачзд. йөгерер.

 

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2

 

7

 

12

 

4

 

44

 

*

 

2

 

9

 

34

 

14

 

26

 

3

 

7

 

11

 

4

 

46

 

 

 

3

 

9

 

40

 

14

 

20

 

4

 

7

 

8

 

4

 

48

 

 

 

4

 

9

 

44

 

14

 

16

 

6

 

7

 

6

 

4

 

50

 

 

 

6

 

9

 

48

 

14

 

12

 

6

 

7

 

4

 

4

 

62

 

Растауга йөк китәр.

 

6

 

9

 

62

 

14

 

8

 

7

 

7

 

2

 

4

 

54

 

 

 

7

 

9

 

66

 

14

 

4

 

8

 

7

 

0

 

4

 

56

 

 

 

8

 

10

 

2

 

13

 

58

 

9

 

6

 

68

 

4

 

68

 

Майга керер.

 

9

 

10

 

6

 

13

 

64

 

10

 

6

 

66

 

6

 

0

 

 

 

10

 

10

 

3

 

13

 

62

 

11

 

6

 

64

 

6

 

2

 

 

 

11

 

10

 

14

 

13

 

46

 

12

 

6

 

62

 

6

 

4

 

Эрбеткә прәмәнни китәрләр

 

12

 

10

 

18

 

13

 

42

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Казандпн.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

13

 

6

 

48

 

6

 

6

 

 

 

13

 

10

 

24

 

13

 

36

 

14

 

6

 

46

 

6

 

81

 

 

 

14

 

10

 

24

 

13

 

36

 

16

 

6

 

44

 

6

 

10

 

 

16

 

10

 

20

 

13

 

40

 

16

 

6

 

42

 

5

 

12

 

Бү көндә май чык ар.

 

16

 

10

 

24

 

13

 

34

 

17

 

6

 

38

 

6

 

14

 

Февраль ун йите көнендә майга керер.

 

17

 

10

 

23

 

13

 

32

 

18

 

6

 

36

 

6

 

16

 

Әүвәлеңдә Спасе, чәчү тугрысында

 

18

 

10

 

32

 

13

 

28

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

дгрләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

19

 

6

 

34

 

6

 

18

 

 

 

19

 

10

 

36

 

13

 

24

 

20

 

6

 

32

 

6

 

20

 

 

 

20

 

10

 

40

 

13

 

20

 

21

 

6

 

30

 

6

 

22

 

Май бәйрәме... га бу көндә килер.

 

21

 

10

 

44

 

13

 

16

 

22

 

6

 

26

 

6

 

26

 

 

 

22

 

10

 

46

 

13

 

12

 

23

 

6

 

26

 

6

 

26

 

Нәсаринын, өлкән рузасыдыр әүвәл

 

23

 

10

 

62

 

13

 

8

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

бщщдпуз (предпост).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

24

 

6

 

24

 

6

 

28

 

 

 

24

 

10

 

66

 

13

 

4

 

26

 

6

 

22

 

и*

Ь

 

30

 

Ибтидаи биридггуз (предпост)

 

26

 

11

 

0

 

13

 

0

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

азгте кичә, сигез көндер...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

26

 

6

 

20

 

6

 

32

 

 

 

26

 

11

 

4

 

12

 

66

 

27

 

6

 

20

 

6

 

34

 

 

 

27

 

11

 

3

 

12

 

62

 

 


28 6 18 6 86

 


28 11 2 12 48

 


«Март, ягъни Хәмел 31, яз туксаны март

1. Март әүвәл көнендә румия төрки илә Шешәк науруз. 10. Науруз солтан, төрки илә Карт науруз дирләр.


х

 


Бу айдан башлап кояш чыгу-бату, көн-төн озынлы-


гындагы хисаплар төшерелә. — М. Ә.


251

15. Елан өнендә күз'ачар.

16. Сәверә. 31.

18. Бу көндә Эрбеттән йөк кайтыр.

19. Мартның 19 көнендә шиерчыклар кил ер, тургай лар килер.

22. Екатерина туган 1729.

24. Чана ташлар бәйрәме, Блугавещение көне.

26. Константин Павлович туган көн 1779.

29. Бәйрәм — кызыл йомыртка.

30. Бу айда, хуш, котлугъ нәснәләр йийәләр. Адәмнең табигате хардыр, Әттыйбадыр. Адәмнең буйынында кан галиб идәр. Канә мөтәгалыйк әмранлар чук улыр... вә кан алдырмак, вә татлы тәгамләр йимәк, вә йитмә бер йирдә йимәк нәфкадер. Егет адәмләр тәгамне аз йийәләр вә хәмамга керәләр, әмма сугандай, сарымсакдин вә хәмер, әче нәснәдән бирмәс идәләр».

Йийәләр — ашыйлар.

Нәснәләр — әйбер, ашамлыклар.

Хардыр — чүпледер.

Әттыйбадыр — табиблыдыр.

Буйынында — муенында.

Галиб идәр — күтәрелер.

Мөтәгалыйк — бәйләнешле.

Әмранлар — киңәшләр.

Чук — күп.

Тәгамләр — ризыклар.

Йимәк — ашамлык. I

Нәфкадер — ризыктыр.

Хәммамга — мунчага.

Бирмәс идәләр — сакланалар.


252 «Апрель, ягъни Сәвер

(апрель — 30 көн)

2. Нәсари олуг көн дирләр.

3. Кызыл йомыртка.

6. Хозыр Ильяс камчы селтәр көн дирләр,

8. Кызыл йомыртка бу көндә һәм килер. 11. Апрельнең унбер көненчә яуган, яки унсигез кәненәчә яуган кар-ягъмур «Аб-ниеан»дыр.

16. Җәүзә 31 (көндер — М. Ә.)

17. Апрельнең унйиде — олуг көн дирләр. 21. Бәйрәм: Имин көне дирләр, Хозыр Ильяс көне, орлык чыгарылыр бу көндә.

29. Бу көндә кызыл йомыртка булды, сәнәи 1829 елда.

30. Мәгълүм улына: ел иртә килгәндә, каен агач яфрак ярыр бәгъзе елда».

«Май, ягъни Җәүзә, 32 (көндер — М. Ә.).

5. Бу көндә ясигъ намазы ташланыр, вакыт кермәгән өчен. 9. Микулай бәйрәме.

11. Бу көндә шәфәкъ гаиб булмас. Майның 10 көнендә «Микулай көне» дирләр.

Нәсари — христиан. Йомыртка — йомырка»

Аб-нисан — Нисан суы, шифалы санала. Бәгъзе — кайбер. Сәнаи — елда,

Ясигъ намазы — кояш баеп, ике сәгать үтак какәч укыла торган бишенче (ястү) намаз. Гаиб булмас — батмас.


253

20. Мәүлүд Ильяс, 25 челлә керде. Сәрәтан 30 (көндер-М. Ә.) 18. Агачлар яфрак ярыр, ту арлар үләнгә туяр. 20. Симет бәйрәме.

«,

24. Бу көндә Павел Петрович Казанга килде, бу көндә челлә

• керде.

26. Бу көндә ясигъ намазы казада, кылынмас. 28. Имтизаҗ фаслына.

30. Төп Адәм г-м.

31. Туфан Нух г-м».

« (Ийүн.)... йәй туксаны Сәрәтандин.

5. Төнгә-тәнә ут керде, яфрак бәйрәме, челлә керде,

7. Барда җыен булыр. 10. Каен җиләге пеште. 12. Көн дүнәр кыскага.

16. Кыят бәйрәме, былбыллар туктар сайраудан. 20. Каргучы упсахыС?)

22. Арыш серкәгә ултырган вакыт.

23. Каты сукага төшәрләр.

28. Бәйрәм, Питрау көне дирләр, Питрау челләсе. 29.

29. Июньдә, 29 йәүмендә Питравски дирләр». Июнь 30 көннән күрсәтелә.

Мәүлүд — туган (Хозыр Ильяс). Челлә керде — җәйге кырык эссе көн башланды. Симёт бәйрәме ~ керәшеннәрнең яфрак бәйрәме. Казада — кыен хәлдә укылмыйчв кала. Имтизаҗ фаслына — яз-жәй кушылу вакыты.


254

4. Вафат Гали разый аллаһе ганһе. Макарияга чыккан

вакыт булыр.

6. Кабак атнасы. Бу көндә челлә чыкты, икенче көнендә. 9. Июль 9 йәүмендә Казански бәйрәм.

11. Нәсари һәр чистый көн дирләр.

12. Йәй уртасы.

15. Бу көн ясигъ укылыр.

17. Сөнбелә 31 (көндер — М. Ә.).

20. «Илийә» көне дирләр.

21. Нәсарилар бәйрәме «Инҗил көне» дирләр, бүдәнә ату бәйрәме.

22. «Инҗил көне» дирләр, бакалар кычкырудан туктар. 25. Яңа икмәк дин нан кылырлар».

«...  (Август — М. Ә.)

1. Августның әүвәл көнендә Әүвәл Спасе.

7. Спасе еани.

9. Икенче Спасе, 14 көнендә Өченче Спасе. 13. Вафат Мәрьям ана. 15. Спасе сөлес. 17. Мизан 30 (көндер — М. Ә.) 22. Бу көндә падишаһ тәхеткә менде.

20. Бәйрәм, Александр Павлович туган көн, 1777 сәнәдә 19 көнендә (августның — М. Ә.) эсселекләр кайтмага мәйел кыла башлар».

I/ гәсарилар христиапдйр*

Нан кылырлар — ипи пешерерләр.

Сани — икенче. Сөлес — өченче.


л^» /-

21ӘО

(Сентябрь — М. Ә.). -. 12. Бәге лмә ярминкәсе башланыр. 15. Бу көндә кибет ачылыр Бөгелмәдә»,

«

Бу кулъязманың соңгы бите. ул бик тузган-таушалган, анна*н соңгы сәхифәләр сакланмаган.

XVIII гасырның соңгы чиреге өчен (Ниҗри 1187-1190, милади 1774-1776) төзелгән кулъязма календарьның тагын бер үрнәге: Мирасханә, 39 кол., 3205 эш, 42-46 бб.

Әлеге календарь мөселман һиҗрия айларын, көннәрен, григориан кадендаре мәгълүматлары белән чагыштырып төзелгән. Мисалга Хәмәл — Март ае башы таблицасы:

«Хәмәл

Азәр, ягъни Март, иб бәһар (яз башы). Мартның әүвәл көне Науруз румия, теркиләр Шешәк науруз дирләр.

сия

 

Румия

 

Ф1р-сия

 

Бихн-еабан

 

21

22

 

1

2

 

11 12

 

18 19

 

23

 

3

 

13

 

20

 

24

 

4

 

14

 

21

 

25

 

5

 

15

 

22

 

26

 

6

 

16

 

23

 

27

 

7

 

17

 

24

 

28

 

8

 

18

 

25

 

29

 

9

 

19

 

26

 

Науруз солтаны — Карт науруз. 30

 

10

 

20

 

27

 

1

 

11

 

21

 

28

 

2

 

12

 

г'*>

 

29

 

3

 

13

 

23

 

30

 

4

 

14

 

24

 

31

 

Елан әнендә күзләрен ачар.  5

 

15

 

25

 

1

 

6

 

16

 

26

 

2

 

7

 

17

 

27

 

3

 

Әүвәл ферьяд былбыл.  8

 

18

 

28

 

4

 

9

 

19

 

29

 

5

 

10

 

20

 

30

 

6

 

11

 

21

 

31

 

7 һ. б».

 


Календарьның төрле хәбәрләр хроникасы тел ягыннан бик чуар, татарча, фарсыча җөмләләр чиратлашып торалар. Бу очракта фарсыча мәгълүматлар алынмады,төшереп калдырылды.

Календарьда көн исемнәрен күрсәткән хәрефләрнең кайсы көнңәргә туры килүен белдергән таблица бирелә. Якшәмбе -әлиф,дүшәнбе — би, сишәнбе — җим, чәһаршәнбе — дал, пәнҗешәмбе — һи, җомга — вау, шинбә — зи.

XIX гасырда төзелгән татар кулъязма календарьлары эчтәлек ягыннан тагын да байый төшәләр. Менә Татарстанның Сарабиккол авылында XIX гасырның 70 нче елларында төзелгән кулъязма календарьның материалына күз салыйк. Ул 1982 елда табылган иде. Анда без татар укымышлыларының фарси, гарәби, сирияни, руси, юнани календарь системалары белән таныш булуларын күрербез. Ул истәлек Мирасханәсендә 39 кол., 5167 эш берәмлеге битләрендә (10 бит) саклана. Түбәндә аның таблиңасын (фарсы өлешенә) үзебездән кайбер искәрмәләр төзеп урнаштырабыз:

N Бийунанж Бируси

 

Бисириянж

 

Бигарәбж

 

Бифарси

 

1 . Мартс Март

 

Азар

 

Хәмәл

 

Ф&рвәрдин (21. III. -20. IV)

 

2. Апрель Апрель

 

Нисан

 

Сәвер

 

Ордибвһәшт С21. 1Ү-21. Ү.)

 

3. Майыс Май

 

Ияр

\<3»/

 

Җәүзе

 

Хордарәтә (Хордад,22Д'-22. Ү1)

 

4. Йулинус Июнь

 

Хәриран

 

Сәрәтан

 

Тиремаһи (21/22Л'1-21/22. Ү1).

 

5. Ийуниус Июль

 

Теммуз

 

Эсед

 

М ордармаһи ( м ордад, 23ЛТ11-22Л?ПГ)

 

6. Агустус Август

 

Аб

 

Сөнбелә

 

Шәһривармаһи

(23. УШ-22. ХГ)

 

7. Ситурс Лат. Сентябрь Сейтемь (семь)

 

йлүл

 

Мизан

 

Миһер маһи (23. 1Х-22. Х)

 

9. Норус гр. Ноем Ноябрь брийое ( Тугыз)

 

Тешрнн

 

Гакърәб

 

Абамаһж САбан 23. Х. Х1)

 


257

10. Дикорус Декабрь Канун Җвди Дей маһи Дәй

(лат. 10 ай) _________ еүвәл ____________ (22/23-ХП -20/21. 1)

11. Йанар Гыйнвар Канун Дәлү Бәһмән маһи

еани (2 1. 1 -19. ЕЛ

__ .

12. Филуарие Февраль Шөбат Хут Әфеаҗцар маһж

Әфсәнд (12 ай) ________________________________________ 20. Г1-20ДП.

XIX гасырның соңгы чирегендә Сарабиккол авылы укымыш-лысы Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әл-Әбеви төзегән щглъязма календарь эчтәлек ягыннан үзенең яңалыгы белән, аерылып тора. Ул 1885 елда тәмамланган. Анда көннәр тәртибе таблицалары, төрле хикмәтләр, шагыйрьләр, шигырьләр китерелә. Шулай ук сәгать (вакыт) дөресләү, белү ысулын да тасвир иткән. Кулъязма Мирасханәсендә 39 кол., 5169 эш саны белән саклана, күләме 27 б. Бу галимнең тагын бер кулъязма календаре саклануы да мәгълүм.

Инде бәян ителгән кулъязма календарьларга гомуми бер анализ ясарга кирәк.

Татар халкының бабаларында борын-борыннан календарь системалары яшәп килә. Ул системалар татарларның борынгы чорларда ук Үзәк Азия, Шәрекъ һәм Европа халыклары белән мәдәни-икътисади бәйләнешләрдә булганнарын күрсәтәләр. Иң

йпптлттттл хтгттгят\пя чгтг ЛИТР» Дяртет «•ПТТТЧУГТТАТТТЧЦ. ТТТПЯ тяпяттгят}

«_» •_^ Л~ГЛ. Л~». Л.. *_<•*, *. '«--^•* «• * **-^ |*-^ **•  « * *• -*-*——* «->*. * Ж. ЛЬ»^»Х*^Л Л. V •—— Л-*. -*• Л. *АЛ. Ъ^Л-Л. А Л-ГЛ, Л. Л.,1^ «^ *. М. _^-> «^. «/ А Л. Ъ*. ^^*. у

хайван исемнәренә нигезләнеп корылган алтмыш еллык календарь системасының кайбер кыскарзтлар аша бүгенге көнгә кадәр татарларда саклануы шул хакта сөйли.

Ислам мәдәнияты белән бәйләнешкә керү. татарларны гарәбнең ай һәм кояш, фарсыларның кояш, Сирияләрнең кояш календарьлары белән таныштырган. Соңрак христиан дөньясы белән контактлар милади, юнани-рим календарь системалары белән дә танышлыкка китергән.


258

Календарьда әдәби-мәдәни багланышларның әдәбиятның

башка жанрларында күренмәгән очраклары күзгә ташлана.

Әлбәттә, календарьларны болай гына күчереп гамәлгә кертеп булмый, «аның өчен җәмгыятьнең билгеле бер мәдәни югарылыкка үсеп. андый белемнәргә ихтыяҗы булу кирәк. Кулъязма календарьларга күз салсаң, алар халыкның күп еллык тормыш тәҗрибәсен тәртипкә салганда гына барлыкка килә алуына ышанасың. Иң беренче чиратта бу табигать законнарын өйрәнүдән туа. Икенче очракта күп еллык хуҗалык (игенчелек) эшләрен тәртипкә салу зарурлыгыннан туган. Табигать фәннәреннән белемнәр, хуҗалык тәҗрибәсеннән туган икътисадын таләпләр шулай ук тәртип сораган. Рухи бәйләнешләр, башка мәдәниятлар белән танышу да (ислам, христианлык) белемнәргә бәйле булган. Татарлар календарь системаларын кабул иткәндә астрономия, математика, тарих, табигать, география, астрология, филология белемнәре белән таныш булганнар. Шул таләпләр нигезендә татар арасында астрономия белгечләре булып торган. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗани ХУП-ХУШ гасырларда астрономия һәм математика буенча эшләнгән Юныс бине Иванай, Мелла Фәйзулла Мөндеши, Мелла Хәмзә Бирәзәви һ. б. исемнәрен атый .

Тарихларда Алтын Урдада идарә иткән Җанибәк ханның (1341-1357 елларда хан булып торган) Камалетдин әт-Төрек-мән исемле үз астрономы булуы хакында хәбәр сакланган»«.

Мәрҗани Ш. Местәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989. Б. 232-305 һ. б.

2

Галкин Л. Монеты к новому году//Вокруг света. 1990. -N 12. Б. 41.


269

Моннан тыш татарлар кулында Урта Азия астрономнарының әсәрләре дә кулъязма рәвештә йөргән.

Мәсәлән, Мәхмүд бине Мөхәммәт бине Гомәр әл-Җегъма-ниның «Шәрхе мәляхәзә» («Игътибар белән карауга аңлатма») исемле астрономия фәненә мөнәсәбәтле китабының Һиҗри

1064, милади 1652 елда күчерелгән кулъязмасын 1980 елда Түнтәр авылында һәм 1130/1718 елдагы икенче бер нөсхәсен 1982 елда Яңа Ашыт авылында табылдылар. Алар Мирасха-нәнең 39 коллекциясендә N 2605 һәм N 2809 эш шифрлары белән сакланалар. Бу әсәрләрдә планеталар хәрәкәте, ай, кояш тотылуны билгеләү буенча сызымнар, хисаплаулар китерелә.

Табылган кулъязма календарьларны төзүчеләр XVIII гасырда ук Урта Иделдә кояш чыгу һәм бату, көн-төн озынлыгы турындагы мәгълүматларны шактый төгәл үлчәп чыгарганнар. Әлбәттә, алар астрономия белән кызыксынган кешеләр булганнар һәм нәрсә эшләгәннәрен төшенеп эшләгәннәр. Алар сәгать, дәкыйкә (минут, градус) кебек төшенчәләрне иркен кулланганнар. Айның туу фазаларын өйрәнгәннәр. XVIII гасырдан калган бер кулъязма фрагментында диңгездә яки жирдә үзеңнең координатларыңны билгеләү ысулы күрсәтелә (Мирасханә, 39 кол., N 3111 шифры белән сакланучы төрки-татар телендәге XVIII гасыр кулъязмасы). Әлеге истәлек 1983 елда Татарстанның Аксубай төбәге Карасу авылында табылды.

Математика фәненә кагылышлы әсәрләр дә байтак. Мирас-ханәдә Нижри 700, милади 1300 елда язылган фарсы телендәге математика трактаты саклана (39 кол., N 263 эш). Шулай ук математикага бәйле NN 1818, 2153 һ. б. кулъязмаларны күрсәтергә мөмкин. Төгәл фәннәр — астрономия, математика буенча язылган әсәрләр гарәп, фарсы телләрендә башкарылган.


260

Календарь авторлары үз әсәрләрендәге астрономик хисаплауларны Идел-Урал зонасы үзенчәлекләрен исәпкә алып төзегәннәр. Үз ватаннарын Дәшти Кыпчактан калган админи-

*

стратнв термин — 4*Вилаяте Болгар» — дип атаганнар. Үзләренең кайеы милләткә нисбәтле булуларын тыйнак кына «татар хисабы берлә» дип күрсәткәннәр (Мирасханә, 39 кол., N 2337 эш, 8-а бит, Митрәй авылы кулъязмасы) һ. б.

Китерелгән һәм тасвирланган мәгълүматлар татар халкының XVIII гасырда коточкыч милли-колониаль һәм дини изү шартларына да карамастан борынгыдан килгән-рухи мирасларын нык саклап килүен һәм аны яңа сәяси икътисади шартларда да үстереп килүен күрсәтәләр. Шул ук вакытта бу материал урыс халкы белән, беръяклы булса да, мәдәни багланышларның конкрет мисалларда бик ачык чагылган зур бер өлкәсе булып торган.


Ш-Б ҮЛЕК

КУЛЪЯЗМА КИТАПЛАРДАГЫ ТАТАР ӘДӘБИ ДАСТАННАРЫ

4

Татар әдәбиятында әдәби дастаннар жанры булу турындагы фикер соңгы елларда гына танылып бара. Аңарчы «дастан» — күчмә халыклар өчен генә хас булган фольклор жанры үрнәге дип саналып киленде. Казанда 1990 нчы елда басылып чыккан «Әдәбият белеме сүзлегендә» дә татардагы дастан турындагы билгеләмәнең аныклыгы җитми. Аннан аңлашыл ганча: «Классик фарсы һәм төрки әдәбиятларында аерым романтик поэмалар (мәе., Низаминың «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Искәндәр-намә» әсәрләре) яки зур эпик поэмаларның аерым өзекләре (мәе., Фирдәүсинең «Шаһнамә»сеняән өзек) Д. дип йөртелә. Д. -нар аерым шагыйрьләр һәм башкаручылар тарафыннан буыннан-буынга тапшырып киленгән. Мондый кешеләр төрле халыкта төрлечә — манасчы, акын, ашуг, чичән, җырау, дастанчы һ. б. исемнәр белән атап йөртеләләр».

Әлбәттә, бу билгеләмә күчмә халыкларда яшәгән «дастан» белән язма әдәбиятка ия булган халыкларның дастан жанрын механик кушудан килеп чыккан.

Әүвәлге күчмә халыкларның, мәсәлән: казакъларның, кыргызларның, каракалпакларның, өлешчә үзбәкләрнең дастаннары, һәрберсе, аларны әйтүче чичәннәрнең индивидуаль иҗат

\

җимеше. Нәр дәвернең чичәне берәр борынгы сюжетны үзенең

Әдәбият белеме сүзлеге. — Казан: ТКН, 1990. — Б. 42.


элгәресеннән ишеткән, «борынгыдан калган» үрнәген үз сүзләре белән баетып, аңа үз заманы идеясен сала. Шунлыктан казак, кыргыз, каракалпак, алтай, якут, өлешчә үзбәкләрдә сакланган

и

дастаннар берничә буыннарның өзлексез хезмәте аркасында зур эпик поэмалар дәрәҗәсенә җиткерелеп, эшкәртелеп килгәннәр. Чичән иҗатының бу үзенчәлегенә төрки дастаннарны тикшерүче галим академик В. М. Жирмунский да игътибар иткән. Аерым алганда ул үзбәк акыннары Фазыл һәм Пулкан иҗатлары үрнәге булган «Алпамыш» дастаны турында шуны яза: «Сопоставление вариантов Фазила и Пулкана позволяет восстановить традицию школы и вместе с тем показывает, что индивидуальное мастерство даже такого болыпого народного художника, как Фазил, обычно проявляется не столько в соз-дании новых мотивов, выходящих из рамок этой традиции, сколько в более развернутой, глубокой и яркой интерпретация сюжета, образов, ситуаций как выражения идейно-художе-

1

ственного содержания поэмы .

Төрки халыкларның акыннары әйткән дастаннары бер үк вакытта иске дә яңа да. Алтын Урда һәм Нугай урдасы татар ларында да шундый ук дастаннар чичәннәр тарафыннан әйтелеп киленгән. Нугай урдасы дәверләреннән исемнәре сакланган 7 V Субра җырау (ХИС), Әсән Кайгы (Олуг Мөхәммәд ханның шахыйре), Казтуган җырау (ХУ-), Дусмәмбәт җырау (ХУ-ХҮ1), Чалгнз җырау ( -1560) һ. б. шундый чичәннәр төркемен тәшкил иткәннәр. Мондый чичәннәр ул дәвердә әле утрак лыкка күчеп бетмәгән татарларның төп әдәбиятын ясаганнар.

Жирмунский В. М, Тюркский героический эпос. — Л.: Наука, 1974. — Б. 126.


263

Урта гасыр татар шәһәрләрендә боларга янәшә рәвештә язма әдәбият үсеп килгән. Татарларның утраклыкка күчә бару нисбәтендә чичәннәр иҗатында үзгәрешләр килеп чыккан. Утрак тормыш белән яшәүчеләр татарның борынгыдан килгән специфик милли чичәннәр әдәбиятыннан мөселман халыклары арасында туган сюжетларга нигезләнгән интернациональ әдәбиятка күчә башлыйлар. Идел-Урал буендагы татарларның борынгы чичәннәр әдәбияты сюжетлары, мәсәлән, «Алпамша», «Идегәй», «Чура батыр», «Дутан батыр», «Камыр батыр», «Кузы Күрпәч белән — Баян сылу», «Гөлчәчәк» һ. б. әүвәлге дастан үзенчәлекләрен югалтып, әкияткә әйләнү процессын кичергәннәр. Әлбәттә, мөселман сюжетлары кисәктән генә классик әдәбиятка әйләнеп китә алмаганнар. Аларның халык тарафыннан кабул ителүе өчен төрки сюжетлар белән аваздаш булуы шарт булган. Мөселманлык җирлегендә туган Каһарманнар, Сәйед, Батталлар, Йосыф-Зөләйхалар, Таһир-Зөһрәләр, Ләйлә-Мәҗнүннәр, Хурлуга-һәмраләр, Гүр углы, Сәйфелмөлек һ. б. татарның милли сюжетларын (Алпамша, Чынгыз, Идегәй, Чура батыр, Кузы Күрпәч кебекләрне) акрынлап кысрыклый барганнар. Бу процесс белән янәшә классик мөселман дөньясы сюжетлары татар шагыйрьләре тарафыннан эшкәртелә башлый: «Кыйссаи Әхтәм», «Кисекбаш», «Җөмҗөмә Солтан», «Дастане Бабахан», «Кыйссаселәнбия», «Кыйссаи аждаһа», «Кыйссаи Ибраһим», «Кыйссаи сәкам» кебек әсәрләр шул төрки дастаннар урынына менеп популярлашып киткәннәр.

Татар әдәбияты тарихында язма дастаннарның XII гасырдан бирле килгән традициясе мәгълүм. Билгеле, төрки татарларда аңарчы да дастаннар булган, ләкин безгә кадәр килеп җиткән-

<П1ЧТ ТГТ ТТҮ **^^Т ТТЗГ^ЛЛТТ ЛЯ *• %'*• %'* . П»«1Г

•-*> ^Л. ЛЗ-Л. 1. 1 '


264

алма», «Кыйссаи Йосыф», ' (Дастантс Чыгыо-зшя*^ «Искәндәр-намә», «Каһарман катил» ишеләре санала ала. Соңгырак гасырларда булып үткән тарихи үзгәрешләр нәтиҗәсендә яңа дастан-

*

нар барлыкка килгән. Аеруча XIV гасырда Алтын Урда дәүләтендә исламның тирән тамыр җәюе чорында ислам идеологиясенең халыкта популяр булган төрки дастаннар шәкеленә кертелгән каһарманлык сюжетлары тарала. Татарларның Аксак Тимер һәм Мәскәү хөкүмәтләре белән көрәш дәверендә туган «Идегәй», «Чура батыр» дастаннары ХУ-ХУИ гасырларда телләрдә йөреп, соңрак кулъязма китапларга да килеп керәләр.

Татар кулъязмаларына, теркәлгән дастаннарның күбесенең озак гасырлар аша килү сәбәпле, күчерелә күчерелә авторлары, яки булмаса фарсы-гарәптән кергән сюжетлар булсалар, тәрҗемәчеләре турындагы мәгълүматлар юкка чыга барган. Урта гасырлардагы төрки-татар дөньясында туган «Кобланды», «Алпамша», «Идегәй», «Чура батыр», «Чингизнамә» һ. б. дастаннар — бу кавемнең варисларына барысы өчен дә үз булып, бер уртак хәзинәгә әйләнәләр. Ислам цивилизациясе белән багланышлар ныгыгач, бөтен мөселман дөньясы өчен уртак булган сюжетлар да тарала. Мәсәлән, «Гүр углы» дастаны төрки һәм фарсы телле халыкларның язма әдәбиятлары өчен уртак сюжет булып киткән әсәрнең мисалыдыр.

Археографик экспедицияләр барышында иске кулъязма китап һәм дәфтәр битләрендә борынгыдан күчерелеп киленгән, халыклашкан әдәби дастаннарның дистәләрчә кулъязмалары табылды. Татарстан Фәннәр академиясе Мирасханәсендә, тулы булмаган саннарга караганда, «Кыйссаи Йосыф»ның — 42,

«Җөмҗөмә Солтан»ның — 7, «Кисекбаш китабы»ның — 20,

•\*/ «Бүз егет»нең — 5, «Сәе» Баттал газый»ның — 10, «Каһарман


265

катил»нең — 3, «Кыйссаи Сәйфелмөлек»нең — §, «Кыйссаи

авык»ның — 8 әр данәдә кулъязмалары саклана. Дастан күчермәләренең күплеге аларның халык тарафыннан сөелеп

%

т/ укылган әдәби жанр булганлыгын*^ күрсәткече.

« Татарлар Мәскәү кул астына эләккәч, урыс хөкүмәте алар-ны рухи коллыкка кертү теләге белән көчләп чукындыру сәясәте уздыра башлый. Мәчетләр җимерелү, китаплар яндырылу, галимнәрне үтерү белән ХҮ1-ХУП гасырлар узып китә. Бу гасырларда хисапсыз күп мәдәни, гыйльми кыйммәтләр юк ителә. Халыкның авыр тормышы дәверендә бик күп әдәби дастаннар югала, калганнары да. еш кына өзек-китек рәвешендә сакланып кала. Татар дастаннарының тарихы халыкның этник тарихы белән дә нык бәйләнгән. Чөнки бүгенге татар халкы Алтын Урданың утрак һәм күчмә тормыш алып баручы катлауларыннан оешкан. Татар әдәбияты тарихына борынгы кулъязмалар аша кергән дастаннарны төзелешләре һәм генезисларына карап нигездә ике төркемгә бүләргә мөмкин.

Беренче төркем профессиональ шагыйрьләр, әдипләрнең индивидуаль иҗаты булган әсәрләр. Аларның күбесенең авторлары да мәгълүм түгел. Әлеге бүленешкә XII гасыр төрки шагыйре Сөләйман Бакырганының «Кыйссаи Мәрьям», «Ярты алма». Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Кәрдәҗи Галинең «Кисекбаш», Хатаи Сакайның «Кыйссаи Әхтәм», «Кыямәт-намә», Сайядиның «Дастане Бабахан», Мәҗлесинең «Кыйссаи Сәйфелмөлек», Хөсам Кятибнең «Җөмҗөмә Солтан», шулай ук авторлары билгеле булмаган «Кыйссаи аждаһа», «Кыйссаи

^&1/

Ибраһим», «Сәе© Баттал газый», «Каһарман катил», «Искәндәр

0 Зөлкарнаин» (турындагы сюжетлар), «Ләйлә белән Мәҗнүн»

һ. б. дастаннарны кертергә мөмкин. Бу әсәрләрнең кайбер-


266

I/ Л әренең әһәмиятле текстологик аермалары булган версияләре бар. Шундыйлардан «Кыйссаң Йосыф», «Кисекбаш», «Кыйссаи

Сәйфелмөлек», «Кыйссаи авык». «Каһарман катил» әсәрләрен

V

конкрет күрсәтергә мөмкин. Әлбәттә, саналып кителгән ядкарьләрнең барысына да әлегә текстологик күзәтү ясалмаган. Ләкин бу алдагы елларда мөмкин эш. Дастан әсәрләренең күпчелегенең берничәшәр данәдә кулъязма текстлары табылды, бары шулар өстендә эшләү анык нәтиҗәләргә китерер.

Икенче төркемгә XIV гасырда нигезе салына башлап XVII гасырның беренче яртыларына кадәр күчмә татарларның бүгенге Кама бзгйларыннан алып Арал, Каспий диңгезләренә кадәр һәм Иртыш буйларыннан Кара диңгез ярларына кадәр киң сахраларны биләгән Нугай урдасы дәверендә һәм аның варислары арасында иҗат ителгән әсәрләр керә: «Идегәй». «Чура батыр», «Чингизнамә», «Гайсә углы Амәт». «Дастане Аксак Тимер», «Алпамша», «Таһир белән Зөһрә», «Түләк белән Сусылу» дастаннары һ. б. шушы төркемне тәшкил итәләр. Аларны чагыштырып өйрәнү иң борынгы төрки дастаннарның проза катыш назым белән әйтелгәнлекләрен һәм язып алынганлык-ларын күрсәтәләр. Гел казым белән генә төзелгән, икенче төркемгә кергән дастаннар борынгы була алмый. Алар соңгы

!

заманда аерым шагыйрьнең таланты белән генә драматик поэма хәленә килә алалар. Татар әдәбиятында аның мисалы юк түгел. Фикерләрнең конкретлылыгына ирешү өчен соңгы еллардагы археографик экспедицияләр вакытында табылган кайбер кулъязма текстларга түбәндә анализ ясалыр. Бу текстларның берни-чәсе лингвистик һәм текстологик анализлары белән матбугатта дөнья күрде. Татар кулъязма дастаннары халык китабының сәхифәләрен тәшкил иткән бер жанр.


С-ь Я~* /Т

2о ( •ТАҺИР БЕЛӘН ЗӨЬРӘ» ДАСТАНЫ

Легендар Таһир белән Зөһрәнең фаҗигале мәхәббәтен тасвирлауга багышланган сюжет татар, төрек, үзбәк» уйгур, төрекмән, казакъ әдәбиятларында халык тарафыннан иң сөелеп укылган әсәрләргә нигез булып яткан. Аларның бер ишесендә бу әсәрләр киңрәк таралган һәм элегрәк барлыкка килгәннәр, икенчеләрендә әдәби багланышлар аркылы соңгы гасырларда мәгълүм булып киткәннәр. һ. әр әдәбият вәкиле, һәм дә акыннар, әлеге сюжет аша үз заманының актуаль проблемаларын күтәргән һәм моңа ирешүдә үз милли әдәбиятының традицион ысулларын, тел-сурәтләү чараларын кулланган.

Таһир-Зөһрә мәхәббәте сюжетына язылган әсәрләрнең иң әүвәлгесе «Дастане Бабахан» исеме белән мәшһүр. Дастанның сюжеты әлеге әсәргә нигез булып ятканчы берничә гасырлар буе фольклор әсәре булып, халык дастаны рәвешендә яшәгән һәм шактый киң таралган булган. Аның эволюция һәм таралыш тарихы әлегә җитәрлек өйрәнелмәгән.

Мәсьәләне өйрәнү өчен чыганаклар базасының тарлыгы һәм гомумән әле бу сюжетка язылган әсәрләрнең канәгатьләнерлек дәрәҗәдә өйрәнелмәве киртә булып торды. Соңгы елларда Таһир-Зөһрә сюжетына багышланган татар, үзбәк, башкорт, казакъ текстлары дөнья күрде һәм алар буенча кызыклы фикерләр әйтелде. Шулар белән беррәттән яңа археографик табышлар мәсьәләгә тирәнрәк керергә мөмкинлек бирәләр.

Сайядиның «Дастане Бабахан» әсәре татар әдәбияты тарихында Таһир-Зөһрә сюжетына язылган беренче әдәби әсәр. Аның кайчан язылышы, авторы һәм язылу урыны хакында без әлегә аз беләбез. Бу хакта таянган чыганагыбыз да Сайядиның


268

шул бердәнбер әсәре.

«Дастане Бабахан»ның язылу вакыты һәм авторы турында аны өйрәнүчеләр тарафыннан әйтелгән игътибарга лаек кайбер фикерләр бар.

Үзбәк, уйгур, казакъ әдәбияты тарихчылары аны XVII-

«

XVIII гасырларда Урта Азиядә яшәгән Сәйед Мөхәммәд Сайяди исемле шагыйрь язган дип саныйлар . Ләкин игътибарга лаек, XVII-XVIII гасырларда яшәгән үзбәк шагыйрьләренең әсәрләре күп вариантларда сакланып та, «Дастане Бабахан» ник бер ялгыз әсәр булып калган соң? Аның авторы турында да төпле мәгълүмат бер генә җирле чыганакта да сакланмаган. Автор бер урында да исемен Сәйед Мөхәммәд Сайяди дими, бәлки -Сайяд улы Кылыч, Сайяди, Кол Сайяд, Сайяд дип атый. Сәйед белән Сайяди исеменең бер түгеллеген аңларга тирән гыйлем кирәкмидер дә инде. Әсәрнең язылу вакытын билгеләгәндә китерелгән аргументлар да «Дастане Бабахан» текстында очраган:

**Нәчә мең һәбаи хишемлек Сәгыйть вә Сәйфелмөлек,

2

Мәликә, Бәдигыльҗәмал ул — ике җаннар кани».

Әлеге шигырьдә искә алынган исемнәр урта гасыр татар әдәбияты репертуарын тәшкил иткән әсәрләрдән «Мәликә китабы», «Кыйссаи Сәйфелмөлек» дастаннарында очрыйлар.

1 ^

Абдуллаев В. А. Узбек адабиети тарихи. Иккинчи китаб. — Тошкент, 1967. ™ Б. 37; Уйгур хәликъ егиз иҗадийити. -Алмута, 1983. Б. 117. Гашык~~наме. Алматы, 1979. Б. 12.

г*

* Борынгы татар әдәбияты. — Казан, 1963. Б. 280. Ьәбаи хишимлек — күпме авырлык күргән, газап чиккән. Кани — кайда.


һәм соңгыларының да кайчан язылу вакытлары җитәрлек өйрәнелмәгән. «Дастане Бабахаы»да вакыйгалар татарлар турында, татар илендә, татар шәһәрендә бара. Хәтта ки дастанның төрек версиясендә дә:

«Ьи татарлар, татарлар -

Бер-беренә ук атарлар.

Чаршауда ит төкәнмеш.

Таһир итен саталар», — дигән юллар бар .

XV—XVI гасыр шагыйрьләре Өмми Камал (Исмәгыйль), Мөхәммәдьяр әсәрләрендә дә татар этноннмы Идел буе төрки-татарларның этник һәм социаль термины буларак очрый . Моңа кадәр бер генә Урта Азия язучысы һәм шагыйре дә мөселман (төрки) татарлар иленә бәйле булган хикәятне Сайядига кадәр дә, аннан соң да язганы юк. Татар әдәбиятының бик күп борынгы истәлекләре мәгълүм сәбәпләр аркасында һәлак булганнар. Алардан бары аерым-аерым әсәрләр генә сакланып калганнар. «Дастане Бабахан»да шундый әсәрләрнең берсе. Бу

фикер татар әдәбияты тарихчыларыннан Х. Хисмәтуллин. Ф. Әх-

— — з мәтова. Ф. Урманчеев хезмәтләрендә әүвәл мәртәоә уздырылган .

Урта Азия тикшеренүчеләре «Дастане Бабахан» әсәрен

Таһир илә Зөһрә. Дүртенче тәбгы. Истанбул, 1928. ~Б. 79. <•> Борынгы татар әдәбияты. — Казан, 1963. Б. 341; Мөхәм-

мәдъяр. Төхфәи мәрдән. Нури содур. Казан. 1966. Б. 41.

2

Хисмәтуллин X. Дастане Бабахан//Борынгы татар әдәбияты. -Казан. 1963. -Б. 249-258: Әхмәтова Ф. В. '«Дастаны Бабахан/ /Татар әдәбияты тарихы. 1 том. -Казан, 1984. — Б. 312—321; Урманчеев Ф. И. Героическин эпос татарского народа. — Казань, 1984. — Б. 187-195.


270

Урта Азиядә куп санлы кулъязмаларда таралган дисәләр дә, фәнни әдәбиятта аларяың кайдалыгы мәгълүматларын күрсәтмиләр.

с

Петербург һәм Казан архивларында аның татар халкы вәкилләре тарафыннан эшләнгән биш күчермәсе бар . Дастанның Казанда соңгы елларда табылган бер кулъязмасы әдәбият сөюче Марат Кильдиев кулында саклана.

Шушы саналган фактлар «Дастане Бабахан» әсәренең кайсы регионда язылган һәм беренче чиратта кайсы әдәбиятка хезмәт иткәнлеген ачыклаганда искә алынырга тиешләр, Бу очракта аның Идел буе татарларының әдәби телендә язылганлыгын күрсәтү дә артык булмас. Дастан телендәге есауллар, анакасы кебек сүзләр ХУ1-ХҮШ гасырларда казаклык хезмәтен алып барган татар-мишәрләр эчен хас булганнар. Шунлыктан аның авторы хакында Касыйм ханлыгыннан яки Кырымнан чыккан, ХУП гасырда яшәгән шагыйрь булмадымы икән дигән фикер кала.

Сайядидән соң күп еллар буенча Таһир-Зөһрә темасына яңа әсәр язылуы мәгълүм түгел иде. Ләкин халык телендә аның фольклор вариантлары яшәп килгән. Төрки әдәбиятларда XIX гасырда «Дастане Бабахан*11 сюжеты белән кызыксыну көчәя. Төрекмән әдәбияты классигы Молланепес (1810-1862)

гъ

шул сюжеттан файдаланып «Таһир-Зеһрә» романын иҗат итә*.

Дмитриева Л. В. Описание тюркских рукописей Института востоковедения. Ш. -М., 1980. Б. 139-140; Мирасханә, 39 кол., 1 тасв., 2016 эш.

л _

Молланепес. Зөхре-Тахыр. — Ашгабат: Туркменистан дәвлет неширияты, 1959. — 167 б.


271

Төрекмән дастаннарында сүз гадәттә төрекмән халкын искә алу белән барса, Молланепеснең әлеге романы түбәндәгечә башланып китә:

5

«Равилар андаг роваят кылырлар ким, Татар диен бир улы велаят бар зрди. Онуң Бабахан атлы патышасы бар эрди...». («Хәбәрләр сөйләүчеләрнең хикәяләренә караганда Татар дигән олы бер дәүләт бар иде. Аның Бабахан исемле падишасы бар иде») Төрекмән романында татар иле, татар зтнонимы берничә урында искә алына. Бу факт Молланепесның романы «Дастане Бабахан» әсәре йогынтысында язылганлыгына дәлил булып хезмәт итә.

1850 елда Истанбулда «Мәгариф» нәзараты каршындагы басмаханәдә «Хикәяте Таһир илә Зөһрә» әсәре басылган . Әлеге китап бу сюжетка басылган әсәрләрнең беренчесе булса кирәк. Нигә. дигәндә. Казан, Петербург, Ташкент, Алма-Ата китапханәләрендә «Таһир белән Зөһрә» сюжетына 1882 елдан да әүвәл басылган китап күренми.

1879 елда татар шагыйре Әхмәт Уразаев-Кормаши (1855-1883) «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» исемле сюжетка үз дастанын яза. Автор аны госманлы чыганагыннан файдаланып яздым ди. Аның әсәре алда искә алып кителгән төрек басмасы текстына охшаш булып тора.

Экспедицияләр барышында Әхмәт Уразаев-Кормаши әсәренең басмалардан эшләнгән күчермәләре дә табылды.

Татар шагыйре Әхмәт Уразаев-Кормапш әсәре казакның

Хикәяте Таһир илә Зөһрә. — «Мәгариф» нәзарәте, 1266. {Бу хакта кара: Низаметдинова Л. Китап дөньясына сәяхәт // Шәһри Казан. 1992. 14 апрель.


 

272

Акылбек Сабалов исемле акынын «Таһир-Зөһрә» исемле дастан язарга дәртләндергән . Акылбек Сабалов әсәре 1911 елда Казанда басылып чыккан.

Әхмәт Уразаев-Кормаши әсәре татар һәм башкортлар арасында Таһир-Зеһрә сюжетының тагы да популярлашуына яр-

*

дәм иткән. Башкортостан территориясендә соңгы елларда Таһир -Зөһрә мәхәббәтенә багышланган өч дастан язып алынган*.

Таһир-Зөһрә сюжетының фольклорлап!кан үрнәкләре XIX-XX гасырларда үзбәк һәм уйгур халыклары телләреннән дә язып алынган. Фәнни әдәбиятта дастанның уйгурларда һәм үзбәкләрдә дә дүрт вариантта таралган булуы хакында язалар0. Әхмәт Уразаев-Кормаши әсәре, басылып чыгуларга да карамастан, татар арасында кулъязма рәвешендә дә күчерелеп укылып йөргән. Аның күчермә-кулъязмалары археографик экспедицияләр вакытында табылдылар .

Язылганнардан нәтиҗә чыгарып карасак, XX гасыр башына кадәр татар әдәбияты тарихында Таһир белән Зөһрә мәхәббәте темасына язылган мәгълүм әдәбият истәлекләре бары Сайя-диның «Дастане Бабахан», Әхмәт Уразаев-Кормашиның «Таһир илә Зөһрә» кыйссасы әсәрләре белән чикләнә. Шулар

Гашык-наме. — Алматы, 1979. — Б. 460. ** Башкорт халык иҗады. Эпос. Өсенсе китап. — Өфө, 1982. — Б. 272-279.

Уйгур хәлик егиз иҗадийити. — Алмута, 1983. -Б. 116-119. Узбек халк иҗоди. Куп томлик. Достонлар. -Тошкент, 1974. — Б. 5-48.

Мирасханә, 39 коллекция, 1 тасв., 1861, 2811 эш, 41 фонд.» 1 тасв., 6,63 эш һ. б.


тәэсирендә сюжетның төрекмән һәм казакъ әдәби вариантлары да барлыкка килгән.

Ләкин Таһир белән Зөһрә мәхәббәтенә багышланган әдәби

«

вариантлар барлыкка килгәнче, сюжетның бик искедән килгән фольклор вариантлары да яшәгән. Бу мәсьәләне ачыклауга яңа археографик табышлар ярдәм итә. Соңгы елларда гына дастанның XVIII гасыр ахырында язуга беркетелгән татар әдәби вариантлары табылды. Яңа табылган әсәр 1776-1801 еллар арасында Татарстанның хәзерге Әтнә районына керә торган Бәрәскә авылында Бикчәнтәй бине мелла Ибраһим мәдрәсәсендә язуга беркетелгән. Дастанның бүгенге көндә өч кулъязмасы барлыгы мәгълүм . Әлеге дастан характеры белән «Таһир -Зөһрә»нең фольклорлашкан варианты булса да, татарда ул әдәбият үрнәге буларак укыла башлаган. Чөнки тарихи сәбәпләр аркасында татар дастаны фольклор әсәре булудан XVIII гасырда ук әдәбият сәхифәсенә дә әйләнә. «Таһир белән Зөһрә» дастанының борынгы фольклор вариантыннан калган бер фрагмент Пенза татарлары арасында сакланган һәм 1980 елларда язып алынган булган».

Дастанның үзбәк, уйгур, башкорт, татар вариантларын чагыштырып карасак, ал арның төп чыганагы икегә кала -үзбәк һәм татар варианты. Болардан уйгур варианты үзбәк

Әхмәтҗанов М. И. «Таһир белән Зөһрә» дастаны // КУ. -1987. — N 4. — Б. 179-186; Әхмәтҗанов М. И. «Таһир белән Зөһрә» дастанының тагы да бер билгесез кулъязмасы//Эзләнүләр, уйланулар, табышлар. — Казан: ТКН, 1989. — Б. 67-72. <? Пенза мишәрләренең авыз иҗаты // Нур. — 1991. -

28 февраль.


I

варианты белән якын. Башкорт дастаннары җыентыгына кергән, өч вариатның берсе — Әхмәт Уразаев-Кормаши сюжетының кыскача ирекле кабатланышы. (Теләкәева Р. варианты), икенчесе бик аз гына үзгәртүләр белән кыскартып үзбәк вариантын ирекле кабатлый (Булатов 3. варианты), өченче вариант (Гарифуллин С. варианты) үзбәк һәм Кормаши версияләре белән якын элементларны эченә ала. Шул ук вакытта Гарифуллин С. вариантында XVIII гасыр татар варианты белән генә уртак булган элементлар да бар.

Үзбәк һәм татар дастаны вариантларын чагыштырып караганда аларның икесендә дә уртак сюжет сызыклары, детальләр һәм шул ук вакытта аерымлыклар да күп. Шулай ук бер-берсендә булмаган борынгылык элементлары да шактый. Үзбәк дастанында борынгы чичәннәр стилендә язылган поэтик үрнәкләр соңгырак гасырларда иҗат ителгәннәре белән чиратлашып киләләр. Татар дастанындагы поэтик үрнәкләрдә борынгылык белән бергә ХҮП-ХҮШ гасыр татар поэзиясе өлгеләре сакланганнар. Мәсәлән, XVIII гасыр татар дастаны үрнәгеннән Таһир бәете:

«Күшекендин уя бак һай! Тәрәзәңдин бире бай һай! Мин хуҗам актым-киттүм һай, Син күшкеңне утка як һай... Күшкеңдин төшәен һай, Вилаятлин чыкаең һай,

Йөзең ачгыл күрәен һай,

Күшкеңдин — сараеңнан. Уя бак — ул якка кара.


275

Мин, Таһир дидар күреп калаен Күшкең яны тал имди һай, Чыка талга таян имди һай, Мңн хуҗам актым киттүм һай,

Зөһрә, син хуш кал имди һай!**1.

XVIII гасыр татар поэзиясе үрнәгеннән бер өзек:

«ИЛАЬИ БӘЕТ

Дәрьяның уң ягында Хөсне агач ярым һай. Башында әлһәмде укыр Бер кара күз ярым һай. Юл берлә барыр ирдем һәстә-һәстә ярым һай. Аякларым кабарадыр

у

Күңлем с ... ярым һай».

Үзбәк һәм татар дастаннарындагы борынгы уртаклыкның сәбәпләре каян килә соң? Бу мәсьәләне үзбәк һәм татар халыкларының этник тарихлары ноктасыннан карап чишү кулай күренә. XV гасырның беренче яртысында Идел буендагы татар кабиләләренең бер өлеше Урта Азиягә күчеп китеп анда бүгенге үзбәк халкының тарихында хәлиткеч эз калдырган этник

1 Таһир белән Зөһрә//КУ. — 1987. N 4. Б. 181.

* Габдессәлам. Илаһи бәетләр//КУ. — 1995. N 6. — Б. 161.


2Т6

процесста катнаша . Күрәсең, бу татарлар Алтын Урда әдәби традицияләрен дә үзләре белән Урта Азиягә алып барып таратканнар,

Таһир белән Зөһрә мәхәббәте турындагы сюжет кыпчак халыкларының «Кузы-үрпәч һәм Баян-Сылу» дастанына якын тора. Бу хакта казакъ, татар фольклорчыларның кызыклы

2

күзәтүләре бар . Бу ике дастандагы охшашлык очраклы түгел. Кыпчак төркиләре (татарлар) фольклорында ислам кабул итүгә кадәр туган «Кузы-Күрпәч...» дастаны күбрәк күчмә тормыш алып баручылар рухына туры килә. Болгар җирен һәм соңрак Болгарның утрак хуҗалык ысулын мирас итеп алган татар халкы өчен аның үз әдәби зәвыгына туры килгән әдәби-фоль-клор әсәрләргә ихтыяҗ туа. Моның өстенә ул заманда Алтын Урдада рәсми дин итеп танылган исламның да бу процесста тәэсире булмый калмаган. Менә шундый шартларда XIV гасырда атаклы «Кузы-Күрпәч һәм Баян-Сылу» дастаны нигезендә Таһир белән Зеһпәнең фаҗигале мәхәббәте хакында яңа сюжет туган. Үзбәк һәм татар варинтлары «Кузы-Күрпәч белән Баян-Сылу»дан күп мирас алганнар. Иң беренче якынлык — сюжет схемасында сакланган. Мәсәлән, «Таһир~3өһрә»нең үзбәк фольклор вариантларында төп геройларның аталары Карахан белән

Ахмедов В. Узбекларнинг келиб чикиш тарихындан. -Тошкент, 1962. — 76 б.

2

Бердибаев Р. Казак эпосы (Жанрлык, җәне стадиялык мә-селелер). — Алматы. 1982. — 137 б. (Казак телендә); Урманчеев Ф»И. Героический эпос татарского народа. — Казань, 1984. -Б. 189; Өхмәтова Ф. В. Дастаны Бабахан//Татар әдәбияты тарихы. 1 т. — Казан. 1984. Б. 312-321.


 

276

процесста катнаша . Күрәсең, бу татарлар Алтын Урда әдәби традицияләрен дә үзләре белән Урта Азиягә алып барып таратканнар,

Таһир белән Зөһрә мәхәббәте турындагы сюжет кыпчак халыкларының «Кузы-үрпәч һәм Баян-Сылу» дастанына якын тора. Бу хакта казакъ, татар фольклорчыларның кызыклы күзәтүләре бар*. Бу ике дастандагы охшашлык очраклы түгел. Кыпчак төркиләре (татарлар) фольклорында ислам кабул итүгә кадәр туган «Кузы-Күрпәч...» дастаны күбрәк күчмә тормыш алып баручылар рухына туры килә. Болгар җирен һәм соңрак Болгарның утрак хуҗалык ысулын мирас итеп алган татар халкы өчен аның үз әдәби зәвыгына туры килгән әдәби-фоль-клор әсәрләргә ихтыяҗ туа. Моның өстенә ул заманда Алтын Урдада рәсми дин итеп танылган исламның да бу процесста тәэсире булмый калмаган. Менә шундый шартларда XIV гасырда атаклы «Кузы-Күрпәч һәм Баян-Сылу» дастаны нигезендә Таһир белән Зөһпәнең фаҗигале мәхәббәте хакында яңа сюжет туган. Үзбәк һәм татар варинтлары «Кузы-Күрпәч белән Баян-Сылу»дан күп мирас алганнар. Иң беренче якынлык — сюжет схемасында сакланган. Мәсәлән, «Таһир-3өһрә»нең үзбәк фольклор вариантларында төп геройларның аталары Карахан белән

Ахмедов В. Узбекларнинг келиб чикиш тарихындан. -Тошкент, 1962. — 76 б.

2

Бердибаев Р. Казак эпосы (Жанрлык, җәне стадиялык мә-селелер). — Алматы, 1982. — 137 б. (Казак телендә); Урманчеев Ф. И. Героический эпос татарского народа. — Казань, 1984. -Б. 189; Әхмәтова Ф. В. Дастаны Бабахан//Татар әдәбияты тарихы. 1 т. — Казан, 1984. Б. 312-321.


277 Сарыхан. «Кузы Күрпәч белән Баян-~Сылу»ның себер татарлары

вариантында Карахан белән Ак хан, казакъ вариантында Карабай белән Сарыбай исемнәрендә мәгълүмнәр, һәр ике дастанда да Карахан кызык бирергә башта вәгъдә куеп та, егетнең әтисе яшьли үлү сәбәпле, вәгъдәсен боза. Шуннан соң ярәшелгән кыз

ч

белән егетнең мәхәббәте тирәсендә конфликтлы ситуация тудырыла һәм гашыйкларның фаҗигале үлеме белән тәмамлана.

Менә шушы сәбәпләр аркасында Таһир-Зөһрә сюжеты күчмә казакълар, нугайлар, каракалпаклар, башкортлар арасында XIX гасырга хәтле тарала алмаган. Аларда инде ул күптәннән «Кузы-Күрпәч — Баян-Сылу» дастаны, аның вариантлары рәвешендә яшәп килгән. Себер татарларында Таһир-Зөһрә вариантлары Идел буе татарлары һәм Себердәге бохарлыклар тәэсире аша таралган булса кирәк.

Таһир-Зөһрә дастанының һәрбер милли версиясе ул иҗат ителгән географик тирәлек, халыкның эстетик зәвыклары элементлары, социаль хәле, әдәбият һәм фольклор системасы белән нык бәйләнә.

Шушы билгеләр татар әдәбиятында «Дастане Бабахан» әсәреннән алып Фәтхи Бурнашның атаклы трагедиясенә кадәр үстерелеп киленгән. Сайяди әсәрендә сюжет конкрет халык -татарлар һәм аларның җәмгыять строенда булган күренешләр, ул җәмгыятьтә кешенең тоткан урыны, хокуклары тирәсендә бара. Татарлар илен идарә иткән хөкемдарның чиктән тыш явызлыгы фаш ителә. Сайяди үзенең мәшһүр әсәрендә Бабаханның дәүләтен идеал Багдад падишаһлыгы белән чагыштырып тасвирлый. Багдад падишасы һәм аның кызлары дәрьяда сандыкта агып килгән, алар өчен беркем дә булмаган Таһирны үлемнән коткаралар, аны олы кунак итәләр, патша кызына


278

әйләндерәләр. Бу җәһәттән дастан авторы йомышлы татар булмадымы икән дигән сорау туа. Әсәрнең телендә дә йомышлы татарлар (казаклар) теленә генә хас булган есауллар, анакасы кебек сүзләр дә шушы фикерне куәтлиләр.

•XVIII гасырда язуга беркетелгән татар дастанында милли төсмер тагы да арта төшкән һәм анда куелган проблемалар да инде бүтәнчәрәк яңгырый.

Сюжетның кыскача эчтәлеге болай: Патша үзенең сараенда вәзирләре белән киңәш корып утыра. Бер хезмәтчесе кереп, сөенче,падишаһым,хатының кыз тапты,-ди. Патшаның бер вәзире шунда, — минем хатыным ул тапты, — ди. Патша бу эшкә шатлана, алайса бу балалар бергә булсыннар, бер йортта тәрбияләнсеннәр, — дип хәл итеп куя.

Таһирның әтисе тиздән үлеп китә. Аның урынына икенче вәзир куялар. Бу вәзирнең Карамуч (Карачумак) исемле улы була.

Карамучның әтисе әле үсеп җитмәгән Зөһрәне үз улына ярәштерүгә ирешә. Ләкин бу хакта Таһир белән Зөһрә берни дә белмичә, бергә укып йөриләр.

Шулай берчакны Таһир мәктәптән кайтып килгәндә кузна уйный. Үзенең алтын сагасы белән кузналарга сугып җибәрә. Кузна очып китә. Ул очып барып, бер карт кына хатынның кулындагы чарасын бәреп вата. Теге хатын Таһир хәленнән хәбәрдар булган күрәсең, ачуы килеп: «Таһир, кәләшеңне Кара-мучка ярәшкәнлеккә офтанмый, минем чарамны ник ватасың», — ди. Таһир әле берни дә белмәгән була, ул Зөһрәне үз туганы дип уйлап йөргән була... Әлеге хатыннан: «Зөһрә минем карындашым түгелмени?» — дип сорый. Таһир бу хакта Зөһрәнең даясыннан да сорый. Зөһрә дә шул вакытка кадәр Таһирны


279 бертуганым дип уйлап йөргән була. Хәлләр аныклангач яшьләр

бер-берен сөя башлыйлар, Таһир Зөһрәгә үзләренең тарихын һәм кызның инде Карамучка ярәшелгәнлеген сөйли,

Зөһрә шуннан соң атасыннан су буенда бер сарай салдыра. Хәзер Таһир белән Зөһрә көннәрне шул сарайда уздыра башлыйлар. Карамуч моны күреп атасына әйтә, Зөһрә гел Таһир белән, миңа коры, — ди.

Патшаның ачуы килә. Таһирны Зөһрә яныннан тотып алалар да сандыкка салып дәрьяга агызалар. Зөһрәнең кыркын-нары (хезмәтче, дус кызлары) бу турыда Зөһрәгә килеп әйтәләр,.

Таһир сандык эчендә җырлар әйтеп агып бара. Сандык Зөһрә сарае турында туктый. Зөһрә Таһирның сүзләрен тыңлап тора һәм, — мин синнән башка яр тапсам, пычакка чәнчеләм, -дип шигырь әйтә. Сандык шуннан соң агып китә.

Зөһрә шуннан соң йоклый. Төш күрә, төшендә ак сакаллы бер картның аңа гөл биргәнен күрә. Зөһрә ул гөлне кызларга күрсәтә.

Таһир сандыгы дәрьядан агып барганда бер падиша җиренә (төрекмән) килеп чыга. Бу падишя Таһирга судан чыккач, үз кызын бирә һәм алар бергә яши башлыйлар. Зөһрә гел Таһирны уйлап йөргәндә бер кәрванчыдан аны сагынып үзе чыгарган җырын ишетә. Шуннан соң ул кәрванчыны чакырып сораша, белә, аңа шарт сөйләп бер дөя бирә, Таһирга тапшыр дип. Кәрванчы Таһир янына барып Зөһрә җырын җырлый. Таһир кәрванчыдан хәбәрне белә һәм иленә кайтырга җыена. Төрекмән кызы кайгыра, ләкин, китәм дигәнне тотып булмый дип, — аталары Таһирны җибәрәләр.

Зөһрә Карамучны күрәсе килми, сараенда бикләнеп утыра. Таһир таңда килеп аның тәрәзә төбендә җырлый. Зөһрә аны


280

таный. Гашыйклар кавышалар. Карамуч (Карачумак) бу эшне белеп яңадан атасына әйтә. Вәзир патшага җиткерә. Патша ачуланып Таһирны тотып үтерергә куша. Таһирны кисәкләргә

\

өзгәлән җәзалап үтерәләр, һәр кисәген бер дарга асалар. Зөһрә зар «лап ялан баш, ялан аяк, кулына пычак тотып җәза мәйданына бара Карамучны чәнчеп үтерә һәм үзен дә кадап үтерә. Аларны янәшә күмәләр. Таһир белән Зөһрәнең каберләреннән гөлләр үсеп чыга, бер-берсе белән үрелеп үсәләр. Карамуч кабереннән бер тигәнәк чыгып гөлләр арасына керергә маташа. Шуннан аны кабереннән алып ераграк җиргә күмәләр.

«Таһир-Зөһрә» дастанының XVIII гасыр варианты башкаларыннан ни белән аерыла соң?

Дастанның бу варианты «Дастане Бабахан» кебек зур итеп сәнгатьчә нәфис эшләнмәгән. Монда проза шигырь белән аралашып килә. Проблемаларга басым да үзгәрә. Соңгы әсәрдә инде игътибар үзәге хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе тирәсенә күчә башланганлык күренә. Бу табигый да, татар җәмгыяте элекке, феодализм чоры иҗтимагый мөнәсәбәтләрен ташлап, актив рәвештә капиталистик җәмгыять баскычыннан атлый башлый. XVIII гасыр ахырында чын-чыннан татар тормышында яшәүгә комачаулаган искелекләрне тою, алардан ризасызлык күренә.

Дастан шушы якны күрсәтергә омтылып, Зөһрәнең гаделсезлеккә протестын «яланбаш, яланаяк һәм кулына корал тоткан» килеш күрсәтә, ягъни ул протестын белдергәндә шәригать кушканнарны бер якка ыргыта.

Зөһрә — дастанда саф, тыйнак, йомшак күңелле, ихластан сөя белүче, турылыклы кыз итеп күрсәтелә. Аның эчке кичерешләре дастанда китерелгән бәйетләре аркылы ачыла. Шигырьләре татар фольклоры үрнәкләренә якын торалар. Алар


280

такый. Гашыйклар кавышалар. Карамуч (Карачумак) бу эшне белеп яңадан атасына әйтә. Вәзир патшага җиткерә. Патша ачуланып Таһирны тотып үтерергә куша. Таһирны кисәкләргә

\

өзгәлән җәзалап үтерәләр, һәр кисәген бер дарга асалар. Зөһрә зар «лап ялан баш, ялан аяк, кулына пычак тотып җәза мәйданына бара Карамучны чәнчеп үтерә һәм үзен дә кадап үтерә. Аларны янәшә күмәләр. Таһир белән Зөһрәнең каберләреннән гөлләр үсеп чыга, бер-берсе белән үрелеп үсәләр. Карамуч кабереннән бер тигәнәк чыгып гөлләр арасына керергә маташа. Шуннан аны кабереннән алып ераграк җиргә күмәләр.

«Таһир-Зөһрә» дастанының XVIII гасыр варианты башкаларыннан ни белән аерыла соң?

Дастанның бу варианты «Дастане Бабахан» кебек зур итеп сәнгатьчә нәфис эшләнмәгән. Монда проза шигырь белән аралашып килә. Проблемаларга басым да үзгәрә. Соңгы әсәрдә инде игътибар үзәге хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе тирәсенә күчә башланганлык күренә. Бу табигый да, татар җәмгыяте элекке, феодализм чоры иҗтимагый мөнәсәбәтләрен ташлап, актив рәвештә капиталистик җәмгыять баскычыннан атлый башлый. XVIII гасыр ахырында чын-чыннан татар тормышында яшәүгә комачаулаган искелекләрне тою, алардан ризасызлык күренә.

Дастан шушы якны күрсәтергә омтылып, Зөһрәнең гаделсезлеккә протестын «яланбаш, яланаяк һәм кулына корал тоткан» килеш күрсәтә, ягъни ул протестын белдергәндә шәригать кушканнарны бер якка ыргыта.

Зөһрә — дастанда саф, тыйнак, йомшак күңелле, ихластан сөя белүче, турылыклы кыз итеп күрсәтелә. Аның эчке кичерешләре дастанда китерелгән бәйетләре аркылы ачыла. Шигырьләре татар фольклоры үрнәкләренә якын торалар. Алар


281

аеруча XVIII гасырның беренче яртысында яшәгән татар

шагыйре Габдессәлам әсәрләрен хәтерләтә .

Таһир образына килгәндә, ул безнең алда бер шагыйрь

*

сыман килеп баса. Бөтен күңеле белән Зөһрәне сөя. Аны Зөһрәдән 'үлем куркынычы да аера алмый. Ул ниндидер гайрәтле, көчле батыр итеп күрсәтелми, ләкин юлга чыга башласа,иң әүвәл ук-җәясен ала. Төрекмән кызы белән торганда да, ул аның белән мәҗбүрият аркасында гына торуын, үзенең Зөһрәне оныта алмавын белдерә.

Дастанда калган образлар эпизодик характерда гына бирелгәннәр.

Зөһрәнең атасы — патша, күп уйлап тормый эш итүче һәм соңыннан кылган эшләре өчен үкенүче бер карт буларак хәтердә кала.

Таһир белән Зөһрә арасында илче булып йөргән кәрванчы образы да кызыклы. ХУШ-Х1Х гасырларда кәрван белән ерак Урта Азияләргә йөрү традициясе көчле булган әле. Дастанда кәрванчы һәммә эшләрне булдыра алучы булдыклы кеше рәвешендә тасвирланган.

Таһирны патша кулына тоттыручы Карамуч (Карачумак), бер көчсез әләкче рәвешендә иҗат ителгән. Ул үзе Зөһрә белән дә, Таһир белән дә сөйләшә, аңлаша алмый, фәкать, әләкләргә маһир җан була.

Дастанның бу вариантында Карамуч башка халык вәкиле түгел, бәлки шул ук Таһир-Зөһрәләр яши торган илнең бер вәкиле итеп күрсәтелә, югыйсә, башка милли вариантларда

Габдессәлам. Илаһи бәетләр // КУ. — 1995. — N 6. Б. 169-169.


282 аны кара гарәп, кол гарәп образы итеп чагылдырганнар.

Дастанның тагы бер үзенчәлеге: анда төрекмән патшалыгы белән бәйләнеш күрсәтелә. Бу факт дастан сюжетының нинди-

ъ

дер ерак тарихи бәйләнеше хакында сөйли. Бүтән вариантларда төрекмән (кызы) искә алынмый. Төрекмән кабиләләре Х-Х1 гасырлардан бирле Түбән Идел буйларында яшәгәннәр. Ихтимал, дастанда шул факт белән очрашабыз булса кирәк.

Зөһрәнең төшенә кергән ак сакаллы пир образы башка вариантларда юк.

Дастанның тел-сурәтләү чаралары татар милли теле өчен генә хас булган лексик-берәмлекләргә, тарихи архаизмнарга бай:

Мәсәлән:

Алтын сагасы, кузна, чараг (савыт, ипи чарасы була Һ. 6.), бикәч, карчык, тачин (тәч, нәкъ), карендәш, кыркыннар, дая, сандык, һавадин болыт күчәр, Зөһрәсин салып качар, күшек, тәрәзә, талга таян, пычак, ак сакаллы пир, тәңре, гөл суы, дәрҗә (дәрья) һ. б.

Шушы санап үтелгән фактлар Таһир-Зөһрә дастанының милли үзенчәлекләрен күрсәтәләр.

«ТҮЛӘК БЕЛӘН СУСЫЛУ» ДАСТАНЫНЫҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН КУЛЪЯЗМАЛАРЫ»

«Түләк белән Сусылу» дастаны турындагы беренче хәбәрләр узган гасырның беренче яртысында күренә башлый. Фәнни әдәбиятта бу хакта шактый күп язылган .

Госманов М. К. Каурый каләм эзеннән. — Казан. 1994. -

Б. 230-237.


283 Урал буйларында яшәгән татар һәм башкортлар арасында

бу дастанның бер-берсенә сюжетлары якын булган версияләре XIX гасырда телләрдә һәм кулъязмаларда сакланган булган.

*

Ләкин бу дастанны ул чорларда ук фәкать башкорт фольклоры әсәре итеп кенә күрергә тырышу тенденциясе соңгы вакыткача яшәп килә.

Башкорт фольклорчылары «Түләк белән Сусылу» дастанының унбер вариантын язып алган булганнар. Нигездә алар Оренбург якларындагы төбәкләргә карыйлар.

Татар халкы репертуарында «Түләк белән Сусылу» дастаны исә язма әдәбият истәлеге буларак мәгълүм. Аның татар әдәби телендәге язма текстын беренче мәртәбә татар халык шагыйре Мәҗит Гафури 1910 елда Уфада бастырып чыгара . Ул басманың теле бер дә фольклор теленә ошамый, әдәби телдә язылган. Шул ук вакытта Мәҗит Гафури басмасы шактый борынгы төрки татар сүзләренә һәм гарәп-фарсы алынмаларына бай. Димәк ки, шагыйрь бу дастанны башкорт җырчылары теленнән түгел, ә бәлки иске кулъязма китаплардан алып бастырган.

Совет дәверенә кергәч, татар шагыйре һәм галиме Нәкый Исәнбәт «Түләк белән Сусылу» дастаны кулъязмаларын табып, алар нигезендә «Түләк» исемле драматик поэма иҗат итте. Ләкин Н. Исәнбәт архивында сакланучы «Түләк белән Сусылу» дастаны кулъязмаларының текстологик үзенчәлекләре хакында әлегәчә фикер әйтеп булмый.

1969 елны Казан университеты студентлары катнашында уздырылган археографик экспедиция вакытында тарихчы галим Миркасыйм Госманов Татарстанның Кама Тамагы районы Олы

Заятүлөк берлә Сусылу. — Уфа, 191О. — Б. 24.


284

Кариле авылында «Түләк белән Сусылу» дастанының билгесез бер кулъязма текстын таба. Бу текст соңрак аның текстологик эшкәртүендә берничә мәртәбә басылып чыкты1.

1985 елгы археографик эзләнүләр вакытында «Түләк белән Сусылу» дастанының тагын бер кулъязмасы Казан шәһәрендә табылды. Ул кулъязма Казан шәһәрендә яшәүче пенсионер укытучы Мөнирә Җәләлетдин кызы Курмашевада (кыз фамилиясе Нәҗметдинова) сакланган. Ул 1919 елда Казан шәһәрендә туган. Казан кулъязмасының текстологик һәм филологик

У үзенчәлекләре хакында матбугатта фәнни мәкаләләр басылды».

Яңа табылган текст 1877 еның 4 февралендә мулла Габдел-җаббар Келәнче Тамакыви мәдрәсәсендә Кузы авылыннан килгән шәкерт Мөхәмәтгәрәй бине мелла Шакирҗан тарафыннан күчерелгән0. Текст 16,5 х 20 см зурлыктагы 162 кәгазьдән торган кулъязмада сакланган.

Казанда табылган кулъязманың моңарчы мәгълүм булган татар һәм башкорт текстларыннан ни өстенлеге бар соң?! Төп

Госманов М. Г. Каурый каләм эзенән. — Казан, 1984. -Б. 180-198; Госманов М. Г. Каурый каләм эзеннән. Тулыландырылган икенче басма. — Казан. 1994. — Б. 237-262 һ. б.

9

Ахметзянов М. И. Казанский список дастана «Туляк и Суслу»//Старотатарский литературный язык: исследования и тексты. Казань, 1991,Б. 89-97; Әхмәтҗанов М. Түләк белән Сусылу. Түләк китабы/ҮӘдәби мирас. Дүртенче китап. Казан: ТКН, 1997. — Б. 14-33.

Й

Дастанның кулъязмасы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә саклана: 39 кол., 5011 эш. — Б. 91-а — 101-а.


285

үзенчәлек, кайбер вак текстологик аермалардан тыш, аның ахыры сакланган булуда. Әлегәчә мәгълүм булган бер генә кулъязма текстның да ахыры юк иде. Казан кулъязмасы

*

әүвәлге кулъязмаларда бәхәсле укылышлы булган урыннарны да * ачыкларга ярдәм итә. Мәсәлән, башка кулъязмаларда Түләкнең атасы Моркас би, Моркасык би дип йөртелсә, Казан текстында ул «Мирказый би» дип укыла.

Казан кулъязмасының иң кыйммәтле ягы, ул — дастан текстын татар шәҗәрә материаллары белән бәйли. Аның ахыргы өлешендә Түләкнең улы Габдулла хан атасыннан соң аның урынында ике ел идарә итеп вафат була. Дастанның башында Туктамыш хан исеме телгә алыну, аны Түләкнең атасы итеп күрсәтү, бу хәбәрне бер стилистик ялгыш дип кенә карарга мөмкинлек бирми. Туктамыш хан, Түләк хан, Габдулла хан — Алтын Урдада идарә иткән Җүҗи нәселе шәҗәрәсендәге тарихи исемнәр булып саналалар .

Казан кулъязмасы тексты үзенең башланып китүе белән үк кызыклы: «Хикәйәте алтынчы — Бачман хан берлә Җаҗдар хан. Алтынчы хикәйәтене тәвабигълары берлә Түләк пәһлеван кыйссасы бәйан идәр.

Өүвәл заманда Йайык сулаган Бачман хан дигән бер хан, аның бер Түләк исемле угълы бар ирде...»

«Хикәйәте алтынчы» — дигән фраза үзе генә дә кызыклы. Димәк, «Түләк белән Сусылу» дастаны ниндидер безгә кадәр

НбҮ^.

килеп җитмәгән кызыклы сюжетлар/^ченә алган җыентыктан күчереп алынган булган.

Әхмәтҗанов М. И. Казан ханлыгы тарихынкан//Идел. 1994. — N 11. — Б. 65-66.


 

 


286

Татар текстларында Бачман хан, ә Казан кулъязмасында Түләкне Бачман хан угълы дип атау гомумән, әһәмиятле элемент. Аның әһәмияте Бачман хан (Пачман солтан, хан) исеменең «Дәфтәре Чингизнамә» дастанында да кабатлануда. Моңа тарихчы Миркасыйм Госманов та игътибар итә . Бачман ханның исеме татарның атаклы «Кара бик шәҗәрәсе» текст-

п

ларында да очрый*. Шулай ук Габдулла хан исеме дә «Дәфтәре Чингизнамә» дастанында һәм «Кара бик» шәҗәрәсе текстларының берсендә бар. Ул чыганакларга караганда Бачман хан борын заманнарда Сакмарның Җаек елгасына койган тамагында Актүбә исемле кала корып, хан булып яшәгән. Бу хакта урыс тарихчысы П. Рычков да югалган «татар тарихы»на таянып язып калдырган0.

«Дәфтәре Чингизнамә» исемле XVII гасыр татар әдәбияты истәлегендә Бачман ханның биләмәсе «Ак түбә Пачман ханның йортыдыр ки: Тотай тамагындин Түбән Алмалы атага тикрү ирде», — диеп язылган .

Әлеге хәбәрләр «Түләк белән Сусылу» дастанының татар тарихы белән бәйле, аңа игътибар юнәлткән әдәби әсәр булуы хакында сөйлиләр.

Госманов М. Г. Каурый каләм эзеннән. — Казан, 1994. -Б. 287.

Әхмәтҗанен М. И. Татар халкы оешуда нугайларның катнашы//Идел. ~ 1992. N 3-4. — Б. 58-65.

3

Рычков П. И. История Оренбургская (1730-1750). -


Оренбург, 1896. Б. 69.

4

Б. 86.

 

Әхвали Җингиз хан вә Аксак Тимер. — Казан, 1819.


287 1994 елның җәендә уздырылган археографик экспедиция

барышында Татарстан җөмһүриятенең Әтнә төбәге Олы Мәнгәр авылында яшәүче Закировлар гаиләсе дистәләрчә борынгы кулъязма китаплар тапшырганнар иде . Алар арасында «Түләк беләд Сусылу» дастаны кулъязмасының XVIII гасырның икенче яртысында күчерелгән тексты фрагменты барлыгы ачыкланды. Кулъязма 11 х 17 см. зурлыктагы дүрт кәгазьдән гыйбарәт, 'Кара тушь белән язылган^ Ъәр биттә унбер/юл гарәп әлифендәге язу санала.

Текст дастанның ахыргы өлешенә караган өч фрагменттан тора. Беренче фрагмент — 1--2 бб., икенче фрагмент 3-6 бб., өченче фрагмент соңгы — 7 бит. Олы Мәнгәр кулъязмасы текст теленең борынгылыгы белән аерылып тора. Бу — «Түләк белән Сусылу» дастанының әлегәчә мәгълүм булган иң иске кулъязмасы.

Яңа табылган кулъязма дастанның Казанда табылган күчермәсенең ахыры белән туры килә, ләкин анда кайбер урыннарында аермалар күренә. Олы Мәнгәр тексты Казан кулъязмасының 99 б — 101 б битләренә туры килә.

Казан һәм Олы Мәнгәр кулъязмаларының икесенә дә башкаларда булмаган «урыс йорты» дигән термин килеп керә. Бу бигрәк тә яңа табылган текстта үзенчәлекле: «Андин соң анлар ишетте ирсә, качдылар, урыс йортына керделәр»,дигән җөмлә кызыклы (кызганычка каршы аңа хәтле булган битләр югалган).

Бу җөмлә Кара бик шәҗәрәсендәге Кара бикнең урыс

Әхмәтҗан М. И. Тарихка кечкенә сәяхәт// Татарстан. -1995. — N 1-2. — Б. 102-106.


288 йортына, агалары белән килешмичә китү хәбәрен хәтерләтә.

Инде «Түләк белән Сусылу» дастанының Казан һәм Олы Мәнгәр кулъязмалары буенча кайбер нәтиҗәләр ясыйк.

_ %

Дастан татар халкы бабаларының Х111-ХУ1 гасырларда булган тарихларның элементларын үзендә файдаланган әдәби әсәр, татарлар арасында туган. Академик Миркасыйм Госманен аның җирлеге Нугай урдасы татарлары арасында булган дип дөрес яза.

«Түләк белән Сусылу» әсәренең Урал буенда — татар һәм башкортлар арасында таралган версияләре борынгы татар әдәбиятының таралыш ареалын һәм популярлыгын күрсәткән дәлилләр булып хезмәт итәләр .

«ХУРЛУГА БЕЛӘН ЬӘМРА» ДАСТАНЫ

«Хурлуга белән һәмра» дастанының татар телендә баеылу-баеылмавы хакында матбугатта хәбәрләр юк иде. Дастанның басылу тарихы белән шөгыльләнүчеләр нигездә төрекмән фольклорчылары булдылар. Аларның язуына караганда «Хурлуга белән Ьәмра» дастаны беренче мәртәбә академик В. В. Радлов тарафыннан 1870 һәм 1886 елларда казак һәм уйгур телләрендә

2

язылып алынып, басылып чыккан . Шуннан соң дастанның 1898 елда Казанда литография ысулы белән «һәмра» исемендә

в

казак телендә басылуы хәбәр ителә . Әлеге басманы табып,

Казан һәм Олы Мәнгәрдә табылган дастан текстлары матбугатта бастыру өчен хәзерләнделәр.

Хурлукга и Хемра. Саят и Хемра. Туркменский романический эпос. — М.: Изд-во «Наука», — 1971. Б. 11.

о

Шунда ук. — Б. 11.


289

укып карагач, бу информациядә төгәлсезлекләр барлыгы ачыкланды. Казанда 1898 елда басылып чыккан китапның исеме «Ьәмра» түгел, ә «Кыйссаи Ьәмра Хәсрәү падишаһ» (40 битлек) дип аталган икән. Аның теленә килгәндә, ул татарча катыш казакъ тел элементлары белән язылган. Казан басмасының тел

1

үзенчәлеген тулырак күз алдына китерү аның өчен 39 битеннән

бер өзек китерелер:

Андин соң куанды Ьәмра гариб, Куанды шад булды да күңле тыныб. Касина хезмәтчеләр ияртеб алып Барады Хурлуканы Мисырга алыб. Хөсрәүнең күңле тулды диде. Алтын өй Мисырга киб кунды диде. Хурлуканың алтынлы сарайы минән Бары күркәм Мисырның булды, — диде.

Әлеге текстка аңлатмалар биреп тору артык булыр. Андагы татар әдәби телендәге кашына (каршысына) сүзен касына, куанадыр урынына куалады, иске әдәби телдәге менән (белән) формасын минән итеп алып кына татар әдәби теленнән бөтенләй аерып бетереп булмый.

Әлеге китапның типорафиядә хәреф җыю юлы белән Түбән Курса авылының татары — хаҗи Шәмсетдин бине Хөсәен акчасына басылуын да искә алсаң, дастан татар-казакъ телләре контакт зонасында яшәгән Байчытави, Курмаши, Минзәләви. Юмачыков, Сабирҗан акын кебер; берәр татар авторы тарафыннан язылган ахры. дигән фаразга нигез кала. «Кыйссаи Ьәмра Хөсрәү падишаһ» дастаны Казанда 1898 елдан соң да басылып чыккан. Археографик экспедицияләр вакытында беренче басма


290

тексты белән туры килгән башка бер басманың да фрагменты табылды . Димәк, дастан Казанда кимендә ике рәт басылган булган.

«Хулуга белән Ьәмра» дастаны, белгечләрнең язуына караганда, һиҗри 1326 (1907 руми) — 1914 еллар/Ташкент шәһәрендә ташбасма ысулы белән алты мәртәбә «һәмра» яки «Хурлука» исеме белән янәдә басылган . Төрекмән версиясе фәкать 1941 елда гына нәшер ителә башлый һәм бу елдан соң берничә басмалары дөнья күрә.

Югарыда искә алынган басмалар татар укучысының «Хурлуга һәм һәмра» дастаны белән инде шактый күптән таныш булуын күрсәтәләр. Ләкин, сорау туарга мөмкин, басылып чыкканчыга кадәр дастан кулъязмалары татарда мәгълүм булганмы соң?

Археографик экспедиция материаллары бу четерекле сорауга уңай җавап бирергә мөмкинлек бирделәр.

1978 елгы экспедиция барышында Татарстанның хәзерге Менделеев төбәге Татар Сарсазы авылында яшәгән һәвәскәр археограф Мирза Тарханов белән очрашканда, аннан туфракка уралып, тузып беткән кулъязма битләре алынган иде. Аларны авырлык белән чистартып, битләрен (сакланган кадәресен) тәртипкә китерүдән соң, текстны укып чыгу мөмкин булды. Кулъязма ХУП-ХУШ гасырларда язылган. Аның язулары ХУП гасыр татар эпиграфик истәлекләрен хәтерләтәләр. Текст коңгырт төстәге имән каерысыннан эретелеп алынган кара белән язылган. Кулъязма 325 х 210 мм зурлыктагы алты кәгазьдән

Фрагмент Мирасханәдә саклана.

п

Хурлукга и Хемра. Саят и Хемра... — Б. 15.


291

гыйбарәт, һзр биттә 20-23 юл язу бар.

Әлеге кулъязманың башы-ахыры юк. Аның тексты белән танышкач, битләрендә «Хурлуга белән һәмра» дастаны фрагментлары икәне аңлашылды. Бер битенең кырында «1869 нчы

\

йылда, майның 15 йәумендә Коңгыра илтер бүрек алдым». Коңгыр хәзерге Пермь өлкәсендәге бер шәһәр исеме икәнлеге аңлашыла (урысча Кунгур). Коңгыр шәһәрендә татарлар да яшәгән. Шулай ук татарда Коңгыр кеше исемле буларак та мәгълүм.

Татар кулъязмасындагы текст хәзерләнгәч, аның җитмәгән сәхифәләрен, сюжет бөтенлеген, башка төрки версияләр ярдәмендә реконструкцияләргә мөмкин булды. Соңгы елларда дастанның төрекмән һәм уйгур версияләре кабаттан басылып чыктылар1. Башка төрки дастан текстлары белән чагыштырып караган да, татар версиясенең алар белән күп текстологик уртаклыклары барлыгы һәм аермаларга да ия булуы ачыкланды. Уйгур, төрекмән текстларында сюжет сызыгында охшашлык, персонаж исемнәрендә тәңгәллек, бөтен-бөтен охшаш шигъри урыннар барлыгы күренде. Ләкин аерым шигъри строфалар саны берсендә озын, берсендә кыска итеп бирелгәннәр. Уйгур һәм төрекмән версияләренең прозаик өлешендә вакъшга-сюжет барышы гомумән уртак булса да, тасвирлау, хикәяләү ягыннан бер-берсеннән шактый аерылалар. Бу санап кителгән аермалар, уйгур һәм төрекмән дастаннары версияләре арасында нинди нисбәттә булса, татар һәм төрекмән версияләре чагыш тыр-

Хурлукга и Хемра. Туркменский романический эпос. -М.: Главная редакция восточной литературы, 1971. — Б. 415; Уйгур фольклориниң антологияси. — Алмута: Казакстан ССР «Наука» нәшрияти, 1988. — Б. 141-190.


292

маеыкдагы аермалары шундый ук күләмдә күренә, тик татар тексты алдагы һәр ике милли версиядән үзенең кыскалыгы белән дә аерыла. Татар версиясе үзенең сюжет төзелеше белән төрекмәннекенә якынрак. Дастан текстологик яктан эшләнеп, кереш-тикшеренү мәкаләсе белән бергә матбугатта басты-

*

1

рылды .

Өйрәнелә торган әлеге ядкарь узган гасырларда татар халкы арасында ни дәрәҗәдә популяр булган соң, ул укылганмы? Чөнки бер данәдә сакланган кулъязма һәм басма текстларның тарихлары тирәнлеге укучыларны һәм әдәбиятчы галимнәрне дә кызыксындырырга мөмкин.

Татарстан җөмһүриятенең Фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсе фондларында сакланучы бер кулъязма чыганак,

г»

куелган сорауга уңай җавап табарга нигез бирә'6. Атаклы татар әкиятчесе Минһаҗ Хәмидуллиннан фольклорчы Михайлов 1941 елда «Нурга зарлы кош» әкиятен язып алган булган. Ул әкиятнең сюжеты «Хурлуга һәм һәмра» дастанына бик якын:

Мәхмүт патша төшендә «Нурга зарлы кош» исемле бик матур бер кош күрә. Өч улы булып, ал арның өчесен дә шул кошны эзләргә җибәрә. Озын-озак юллар үткәч әлеге өч егет, өчесе өч якка китеп аерылышалар. Кече малай Мәрһәм (һ. әмра исеменә бик охшаш) «Кайтмас» дигән юл белән китеп, күп авырлыклар күреп,диюләр патшасы Сәхибҗамал яшәгән җиргә

Әхмәтҗанов М. И. «Хурлуга һәм Нәмра» дастанының татар версиясе//Әдәби мирасның яңа катламнары. — Казан, 1990. — Б. 23-42.

^

6 Мирасханә, 41 фонд, 1 тасвир, 24 эш.


293 килеп җитә. Сәхипҗамал тылсымлы кошның кяее була.

Мәрһәм, кыз патша йоклаган чагында әлеге тылсымлы кошны алып, кайтырга чыга. Юлда туганнары белән очраша. Ике агасы Мәрһәм йоңлаган чагында аның аяк-кулларын бәйләп, тирән коега салалар. Үзләре белән «Нурга зарлы кош»ны алып, әтиләренә кайтып, таптык, дип мактаналар. Ләкин шул вакытта Сәхицҗамал йокысыннан уянып Мәрһәм артыннан, аның әтисенә килеп җитә. Мәрһәмне таптырып, аны терелтә. Ялганчылар фаш булалар. Бу сюжет Ьәмраның башыннан кичергәннәре белән туры килә. Ләкин әкияттә шигъри урыннар юк, ул кыскарак.

Димәк, татар халкы фольклор репертуарында «Хурлуга һәм Ьәмра» дастаны борынгыдан ук мәгълүм булып, әкият рәвешендә сөйләнеп йөртелгән.

Бу дастан татар халкына Урта Азия халыклары әдәбиятыннан әдәби бәйләнешләр юлы белән бик күптән кергән булса кирәк. Аның татар версиясе язылган кулъязмасы әлегә мәгълүм булган барлык төрекмән, уйгур, казак язмаларына караганда бик күпкә борынгы. Аны кардәш төрки халыклар белән мәдәни һәм әдәби бәйләнешләр истәлеге итеп карарга мөмкин, чөнки татар версиясендәге аерым шигъри юллар еш кына төрекмән тексты белән тәңгәл киләләр.

«ГҮР УГЛЫ» ДАСТАНЫ

Төрки һ. б. язма әдәбиятларда, фольклорда киң таралган сюжетлардан берсе — Гүр углы турындагы дастан санала. Ул аеруча төрекмән, азәрбайҗан, таҗик, үзбәкләрдә фольклор әсәре, буларак мәгълүм.

«Гүр углы» дастанының бер версиясе узган гасырда атаклы


294

тюрколог В. В. Радлов тарафыннан Көнбатыш Себер татарлары арасында да телдән язып алынган. Әлеге версия татар халык иҗаты материаллары антологиясенә кертелеп, басы лып чыкты . Татар фолькдо/вариантындагы дастан «Күр углы» (ягъни «Сукыр улы») дип бирелә. Аның татар дастаннары арасында

«

тоткан урыны турында филология фәннәре докторы Фатих Урманчеев хезмәтендә фикерләр әйтелә».

«Гүр углы» дастанының татар язма әдәби версияләре хакында әлегә фәндә фикер әйтелгәне юк иде. Гомумән, проблема өйрәнелмәгән әле.

1980 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре Салават Мөхәмәт-нуров Татарстанның Балык Бистәсе төбәгендә фольклор экспедициясе белән йөргәндә бер төргәк гарәп имлясындагы кулъязмалар алып кайткан иде. Алар Мирасханәгә тапшырылып, тасвирланды. Шул кулъязмалар коллекциясеннән ике биткә гарәп хәрефләре белән язылган «Гүр углы» дастаны фрагменты да килеп чыкты. Текст шәмәхә кара белән 14,5 х 21 см зурлыктагы 1920 нче елларда эшләнгән кәгазьгә язылган0.

Кәгазьләрнең беренчесенә 13,14 саннары сугылып, аның бит тәртибе белдерелә, икенче бит исә беренченең дәвамы булып тора, анысында бит саны куелмаган. Икенче биттә дастанның

Татар халык иҗаты. Дастаннар. — Казан: ТКН, 1984. -Б. 89-93.

2

Урманчеев Ф. И. Героический эпос татарского народа. -Казань: ТКИ, 1984. Б. 164-170.

3

Дастанның кулъязмасы Мирасханәдә 39 кол., 1 тасвир, 5013 эш.


295

күчерелеп бетмәгәнлеге күренеп тора, зур гына урын язылмаган.

Фрагменттагы текст хәзерге татар графикасына күчерелде.

Тулы булмаган «Гүр углы» дастаны кыйпылчыгының әлеге дастанның башка милләтләрдәге яшәгән версияләргә мөнәсәбәтен ачыкларга кирәк иде. Моның өчен төрекмән, таҗик, азәрбайҗан милли версияләре белән танышырга туры килде . Ләкин татар кулъязмасындагы текст тел һәм эчтәлеге ягыннан аларга туры килми иде.

Казан шәһәрендә татар телендә берничә мәртәбә нәшер ителгән «Хикәяте Гүр углы солтан» исемле дастан белән кулъязма фрагментны чагыштырып өйрәнү кызыклы нәтиҗәләр күрсәтте. Кулъязма фрагмент әлеге басмага бик якын текст буларак ачылды. Ул 1894 елда басылып чыккан басманың 13-15 битләрендәге текст белән күп урыннарда юлга-юл туры

г> ___

килә'«. «Хикәяте Гүр углы солтан» Петропавел (Казагыстан) шәһәрендә китаплар хәзерләүче Мөхәммәтрәхим Мөхәммәтаәли углы заказы буенча мелла Хәсән Мирбаба углы тарафыннан 1880 елның 28 мартында язылып тәмамланган. Китапханәләрдә дастанның 1889, 1890, 1894, 1895, 1901, 1903, 1911. 1915, 1916 елда чыккан басмалары сакланган.

Гер оглы. Туркменский героический эпос. — М.: Главная редакция восточной литературы, 1983. — 804 б.; Гур углы. Таджикский народный эпос. — М.: Главная редакция восточной литературы, 1987. — 702 б.; Короглу//Азәрбайҗан әдәбияты энҗеләре. — Бакы: Йазычы, 1987. — Б. 273-420.

Хикәяте Гүр углы солтан. Казань: Типо-литография Императорского университета, 1984. — Б. 90.


296

Дастанның татар версиясе төрекмән, таҗик, азәрбайҗан дастаннарыныкыннан нык кына аерылып тора. Мәсәлән, төрекмән дастанында Гүр углының бала чагыннан алып егет булганчыга кадәр гомере» бик тәфсилле бәян ителә һәм аның атының могҗизалы тууы, үсүләре сурәтләнә, Гаваз ханны эзләп табу, аның өчен көрәшләр, Гаваз ханның хыянәте, аның кичерелүе һ. б. тасвирлана.

Таҗик варианты төрекмәннекеннән нык кына аерыла. Анда персонаж исемнәрендә үк төрекмән версиясеннән ераклык күренеп тора, вакыйгалар да башкачарак тасвирлана. Гүр углы — дастанның таҗик версиясе буенча төрекмән ханы Әхмәтҗанның сеңлесе Хилал белән Райхан патша никахыннан туа. Хилал аны, үлгәч, кабердә таба һәм бала кабердән үрмәләп чыга. Аңа илнең аксакалы, кабердә туганга күрә «Гүр углы» дип исем куша.

Таҗик варианты үзенең сюжет төзелеше белән татар дастанына якынрак. Анда да Гүр углы башта Хәсән ханны, аннан соң Гаваз ханны алу өчен көрәшә һ. б.

Азәрбайҗан версиясендә Гүр углы Хәсән ханның елкычысының улы рәвешендә тасвирлана. Анда төрекмән варианты белән уртак эпизодлар да бар. Уртаклык аеруча Гүр углының кыр аты туу, үсү тарихындагы хикәяләрдә күренә.

Төрекмән, татар дастаннарында Җыгалы хан образлары бирелә, азәрбайҗан версиясендә ул Галы дип алынган. Ләкин һәр версиядә дә охшаш образлар, бер үк исемнәр очраса да, аларның дастаннардагы урыннары төрлечә. Димәк, «Гүр углы» дастанының һәр милли версиясе уртаклыкларга һәм аермаларга бай булып, алар бер-берсен кабатламыйлар.

Казанда татар телендә Х1Х-ХХ гасыр башларында күп


297

тапкырлар басылган «Хикәяте Гүр углы солтан» әсәрен дастанның татар милли-әдәби версиясе итеп карарга мөмкин. Әлеге әдәби дастан тел ягыннан фольклор әсәрләреннән нык аерыла,

*

анда күп кенә гарәп-фарсы алынмалары, борынгы төрки лексика үрнәкләре шактый күп очрый. Ләкин «Гүр углы» дастаны иске кулъязма китапларда очрамагач, басманы соңграк дәвердә берәр кешенең иҗади хезмәт җимеше түгелме икән,-дигән шөбһә, аның татар әдәбиятына нисбәтен билгеләргә мөмкинлек бирми иде. Чөнки һәрбер татар телендә басылган әсәрнең милли кыйммәткә катнашы булмый. Дастанның кулъязма хәлендәге фрагментын табу гына аның татар әдәбиятындагы урынын тәгаенләргә аргумент булды.

«Гүр углы» дастанының татарча басмасының кайбер үзенчәлекләренә тукталып үтү кирәк булыр. Төп үзенчәлек татар версиясендә Гүр углының туу, үсү, җитлегү, аның могҗизалы аты тарихлары бик кыска рәвештә бирелүдә:

«Әмма равиан әхбар вә нәкылән асар андаг ривайәт кылырлар кем. Заман заман булганда Җәмбил бил-абад булганда, Җәмбилнең әүвәлге хакиме Агалык хан булды, андыйн Җый-галы хан булды, андыйн соң унбиш йәшендә Тала җагасы башында, кырык егете кашында Гүр углы солтан хаким булды».

Гүр угылыга утыз яшь булганда Хозыр галәйһиссәлам, кырык изге җан һәм унике имам киләләр һәм аны бөтен бәлаләрдән саклаган дога кылалар. Кырык яшенә җиткәндә

Равиан әхбар — хәбәрләр сөйләүчеләр. Нәкылән асар — әсәрләр күчерүчеләр. Абад — шәһәр. Җагасы — яры.


298

Хозыр, кырык изге җан, унике имам аның янына кабаттан киләләр һәм бездән ниләр теләр идең диләр. Гүр углы үзенә озын гомер, дан, даныма зыян килмәсен,дип теләк тели,

ц

ләкин балам бзглсын дими.

' Гүр углы унике хатынга өйләнә, ләкин берсеннән дә баласы булмый. Ул йөз яшенә җиткәндә Исфаһан шәһәреннән Хәсән ханны алып кайтып, аны үзенең улы дип игълан итә, һәм нүкәр егетләренә баш итеп куя.

Көннәрдән бер көнне Гүр углы Хункар хан илендә Булды-рык исемле итченең бер бик чибәр улы бар икән, аның матурлыгын күргән кеше атыннан егылып төшә икән, — дигән хәбәр ишетә. Ул егет Гаваз хан, — исемле була. Гүр углы Гаваз ханны күрәсе, аны үзенең варисы итәсе килә, ләкин күрергә барырга үзенең дәрманы булмый. Ул Хәсән ханны кырык егете белән Гаваз ханны алырга Хункар иленә җибәрә. Егетләргә — Хәсән ханны тыңлап, буйсынып торыгыз, — ди. Хункар дәүләте Гөр-җестан җирендә була. Хәсән хан һәм кырык егет Гөрҗестан-дагы Бәдбәхет тавына килеп җитәләр. Ул таудан Хункарның иксез-чиксез зур башкаласын күреп, каушап калалар. Алар каланың күпләгән капкаларын күреп гаҗиз булалар, Гавазны алу фикереннән ваз кичәләр. Шул вакыт Хәсән хан аларга шелтәле сүзләр әйтә.

Татарстанда табылган дастанның фрагменты шул шелтәле сүзләр белән башлана:

«Җан барыйча, орышыңыз егетләр.

Тигенме сезләргә бикләрнең туны.

Гүр углы бик безне илдин озатты,

Гаваз хан килер дип җаен төзәтте.

Бу йирдә барыңыз кайтмак ирерсез,


299

Шундай кыл дип безгә бирдеме атны.

Без барамыз кандаг Чембил йортыга, Тапмаен Гаваз ханны затыга. Бу җирләргә җан дин кичкән килә ди Үз башыны канҗыгалап атыга.

Кырык егет бошалмай атка мен имуи.

о

Бер нимә булса тәкъдирдән бел им ди. һәр ни дисәм фәрманымны кыл имди, Киң улмаеп бу көн орыш кыл имди. Алла дип ат-җан аямай куең, Игәм әсрар һәр бәладин бел имди. Хәсән хан дир, тапшыр хакка үзеңне Кыямәттәй була торган көн имди. Фәрамуш булмасын имди хатерләр. Корыңызлар сара пәрдә чатырлар. Ак керүгә савыт кигән батырлар, Йа алыңлар, йа үлеңләр егетләр. Йулымызда күзе Гүр углы солтан, Гаваз ханны килтерер дип кырык арыслан. Ук үтмәгәй кирек тиресе бу калкан, Йа үлеңләр, йа алыңлар егетләр», һ. б.

Кулъязма текстның бу юллары 1894 елгы басмадан ничек бирелгәнлеген карап үтик.

Фәрамуш булмасын — онытылмасын. Сара пәрдә — пәрдә корып, сарып.

Ак керүгә савыт кигән — ак түгәрәк көбә күлмәк (кольчуга) кигән.

Кирек тиресе — киргегә тирене тарттырып эшләнгән калкан.


300

«Җан барыйча орыш ыйңлар егетләр, Тигенме сезләргә бикләрнең туны. Гүр углы бик безне илдин озатты, Гаваз килер диеп җаен төзәтте. Бу йирдә барчаңыз кайтмакчы булдың, Шундай кылып безгә бирдеме атны?! Барамыз без ничек Җембил йортыга, Ил-йорт кандай, Гаваз хан ни затыга. Бу йирләргә җан дин кичкән килә ди, Бер башыны канҗыглап атыга. Кырык егет бошанмай атка мен имди, Киңгләл булмай бу көн тел имди, һәр ни дисәм, фәрманымны кыл имди. Аллаһ, — дип ат-җан аямай куең, Игәм (?) әсрар һәр бәладин бел имди. Хәсән хан дир, тапшыр хакка үзеңне, Кыямәттәй була тугун көн имди.

т я т

Фәрамуш булмасын имди хатерләр, Корыңызлар сара пәрдә чатырлар.

Тигенме — тиешме. Атны — исемне. Кандай — нинди. Канҗыглап — кан-яшь түгеп. Бошанмай — пошынмый. Киңгләл — кинәле. Әсрар — сер. Тугун — туган.


Ак керүгә савыт кигән батырлар, Йа алыңлар, йа үлеңләр кырык егетләр, Йулымызда күзе Гүр углы солтан, Гаваз ханны килтерер дип, кырык арыслан. Йамылкан ук үтмәс кирек тиресе калкан. Йа алыңлар, йа үлеңләр кырык егетләр». Китерелгән өзекләр ике чыганакта да бер үк төсле юллардан тора, ләкин аларда лексик аермалар күренә. Шунлыктан бу фрагментларның протографлары бер үк булса да, «Гүр углы» дастаны атаклы «Кыйссаи Йосыф» кебек текстта лексик, морфологик, орфографик үзгәрешләр кичерә килгәнлегенә игътибар юнәлә.

Сюжет тарихына килгәндә «Гүр углы» дастаны һичшиксез угыз төркиләре арасында туган. Татар версиясендә очрый торган Исфаһан. Гөрҗестан географик-топонимик төшенчәләре дә дастанның каядыр төрки-иран контактлары зонасында туганлыгына ишарә итә. Угыз төркиләре инде ерак антик гасырлардан ук Көнчыгыш Европа кыйтгасында яшәгәннәр. Алар ХУ-ХУП гасырлардагы Нугай урдасы татарлары этник тарихында әһәмиятле компонент булганнар. «Гүр углы» дастаны татар әдәбияты тарихына Нугай урдасы татарлары мирасы буларак кергән.

«ЛӘЙЛӘ БЕЛӘН МӘҖНҮН ХИКӘЙӘТЕ»

Мөселман Көнчыгышында, аеруча гарәп, фарсы, төрки теләрендә Р1җат ителгән әсәрләр арасында легендар Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәте тарихы сюжетына багышланган йөзләгән

Йамылкан — атылган.


302

әсәрләр бар. Алар турындагы библиографик әдәбият азәрбайҗан филологлары тарафыннан соңгы елларда баетылды.

«Ләйлә белән Мәҗнүн» дастаны сюжетына язылган әсәрләрнең тарихы VII-VIII гасырлардан ук килә. Гарәп әдәбияты тарихы буенча күп хезмәтләр калдырган академик И. Ю. Крач-ковский да әлеге темага багышлап, бай чыганаклар базасына нигезләнеп, зур хезмәт язган . Бу хезмәттән күренгәнчә Мәҗнүн турындагы тарихи хәбәрләр тарихның 889 нчы елында вафат булган гарәп әдәбиятчысы Ибн Котайбәнең «Китабе әш-шигырь» (Шигырьләр китабы») һәм руми тарихның 967 елында үлгән әдәбиятчы Әбел-Фараҗ әл-Исфаһаниның «Китабе әл-агани» («Җырлар китабы») исемле язма чыганаклардан алынганнар». Алардан аңлашылганча Мәҗнүн образында XV гасырда яшәгән гарәп шагыйре Кайс Ибн-Мөләүвәх прототибы чагыла. Икенче бер совет тарихчысы И. М. Филыптинекий хезмәтендә

я

шундый ук фикер әйтелә . Кайс Ибн-Мөләүвәх Бәни-Әмир исемле гарәп кабиләсендә туган, 700 нче еллар тирәсендә үлгән. Аның хакындагы борынгы гарәп риваяте проза белән урыс телендә дә басылып чыккан . Кызганычка каршы татар

Ранняя история повести о Маджнуне и Лейле в арабской литературе//Академик Игнатий Юлианович Крачковский. Из-бранные сочинения. ~М»-Л.: Изд-во АН СССР, 1956. -Б. 588-632.

Ранняя историч повести... — Б. 589.

2

Фильштинский И. М. Словесное искусство арабов в древности и раннем средневековье. — М.: Главная редакция восточной литературы, 1977. — Б. 228.

Сказание о Маджнуне из племени Бени Амир. — М.: Художественная литература, 1976. — 85 б.


303

әдәбияты тарихында да эз калдырган «Ләйлә белән Мәҗнүн»

мәхәббәте сюжеты буенча хезмәтләр юк диярлек. Озак еллар дәвамында татар укучылары бу сюжетка багышланган әсәр-

\ _

ләрдән бары Низами Ганҗәвинең (1138-1209) «Ләйлә белән Мәҗнүн» поэмасының 1950 елда шагыйрь Мәхмүд Максуд тәржемәсе белән генә таныша алдылар .

Соңгы елларда уздырылган археографик экспедицияләр табышлары «Ләйлә белән Мәҗнүн» сюжетының искедән килгән татар версияләре барлыгын күрсәттеләр .

Әлеге ачышлар нәтиҗәсендә «Ләйлә белән Мәҗнүн» сюжетының бездәге тарихына да ачыклык керә төште. XVIII-XIX гасырларда Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәтен бәян иткән хикәят күчермәләр прозада язылган һәм аларның Низами Ганжәви. Физули. Нәваи әсәрләре сюжетлары белән бәйләнешләре сизелми. Татар версиясе кыска, анда бары Зәед остаз, Ләйлә, Мәҗнүн, кызчыгаз, хезмәтче персонажлары гына бар, сюжет корылышы бик гади һәм кыска.

Татар әдәбияты тарихчылары Г. Рәхим һәм Г. Газиз хезмәтендә Ләйлә-Мәҗнүн сюжетына язылган тагы да бер прозаик хикәйәт барлыгы искә алына0. Ләкин ул версия кулъязмадагы хикәйәне кабатламый.

~Ганҗәви Низами. Ләйлә белән Мәҗнүн,-ТатгосиздатЛ950.

2

Әхмәтҗанов М., Гайнетдинов М. Ләйлә белән Мәҗнүн кыйссасының татарча варианты // КУ. — 1979. — N6. — Б. 170-171.

д

Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы. Беренче җилд. Борынгы дәвер. — Казан: Татарстан җөмһүриятенең дәүләт нәшрияты, 1922. — Б. 71-72.


304

Матбугатка чыгарылган беренче борынгы милли версия кулъязмасы 1973 елда Татарстанның Әтнә төбәге Түбән Көек авылында табылган иде. Аннан соң аның икенче тулырак күчермәсе 1984 елда Казан шәһәрендә Рабига ханым Заманова тапшырган кулъязмалар коллекциясеннән ачыкланды. Әлеге

*

күчермә XIX гасырның башларына карый. Татар версиясенең әлеге ике кулъязмасы Мирасханәдә сакланалар .

Милли версиянең өченче кулъязмасы борынгы әдәбият белгече Нәҗип Исмәгыйлев тарафыннан табылып, текстологик яктан эшкәртелеп бастырылды .

Хикәятнең дүртенче кулъязмасы тарих фәннәре кандидады Җәүдәт Миңнуллин тарафынан табылды.

Х1Х-ХХ гасырның башына кадәр «Ләйлә белән Мәҗнүн» сюжетына багышланган өч татар авторының китаплар язуы мәгълүм иде.

Аларның беренчесен XIX гасырның беренче яртысында Татарстанның хәзерге Биектау төбәге Өмбе авылы имамы Габделгафур Динмөхәммәд углы язган булган, ләкин кулъяз-

3

маның язмышы билгесез . Татар язучысы Фатих Халиди 1902 елда «Мәшһүр гашыйк — мәгъшук Ләйлә илә Мәҗнүн хикәясе» китабын бастырган. Өченче бер язучы Г. Рәшидинең 1917 елда «Ләйлә вә Мәҗнүн хикәйәсе» китабы басылган.

Мирасханә, 39 кол., 1 тасвир. 5014, 5015 эш.

9

Исмәгыйлен Н. Ф. «Ләйлә белән Мәҗнүн» сюжетының татарча прозаик версиясе. Әдәби мирас: эзләнүләр, табышлар. — Казан, 1991. Б. 5-14.

Әхмәтҗанов М. И., Гайнетдинов М. В. Ләйлә белән Мәҗнүн... — Б. 170.


305

Археографын экспедицияләр барышында тагын да Ләйлә-

Мәҗнүн сюжетына язылган исемсез әсәрләрнең кулъязмалары табылдылар.

*

Татарстанның Азнакай төбәгендә 1979 елны уздырылган экспедиция вакытында табылган фарсы телендәге бер кулъязманың 41 б битендә Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәтенә багышланган иске татар телендәге шигырь сакланган .

Фәндә исеме һәм иҗаты мәгълүм булмаган XIX гасыр уртасыннан иҗат эшенә керешкән Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әл-Әбеви, әс-Самари, әт-Тубыли исемле шагыйрьнең «Ләйлә белән Мәҗнүн хикәйәте» ңсемле шигъри әсәренең кулъязмасы

1982 елда Татарстанның Лениногорск төбәге Сарабиккол (Әби)

<? авылында табылды». Ул шагыйрьнең әсәре дә кыска гына,

3

бары 58 юлдан гыйбарәт . Анда да сюжет гади генә. Шигырьнең авторы әсәрендә күбрәк Мәҗнүннең мәхәббәтен тасвирлый. Шигырь берникадәр иске татар хикәяте белән аваздаш. Ләкин анда Мәҗнүн белән Ләйләнең Багдадта яшәүләре, Мәҗнүннең исеме Кайс булуы хакында яңа хәбәрләр дә бар. Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әсәренең дә чыганагы Низами Ганҗәви, Галишер Нәваи кебек шагыйрьләр поэмаларыннан алынмаган, ниндидер башка чыганак белән бәйле. Ул шигырь түбәндәгечә башлана:

«Багдад эчендә булып мәшһүр хәбәр, Ләйлә илә Мәҗнүннең гыйшкы мәгәр.

Мирасханә. 39 кол., 1 тасвир, 3164 эш.

Кулъязма Мирасханәдә саклана: 39 кол., 1 тасвир,

6058 эш.

3 КУ. — 1997. — N 1. — Б. 151-153.


306

Бер мөгаллим бар иде анда олы, Ки мөселман, ки әдәпле ди холы (холыклы)... Ләйлә вә Мәҗнүн дәхи анда мәгәр, Гыңлм укырды бер берендән бихбәр. Йите ел кичте улар анда иде, Кани ул гашыйк-мәгъшук канда иде. Чөнки ирде Мәҗнүн ул — котлы дәм Тулды күзе яшилә, күңленә гамь...»

Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әл-Әбеви әсәренең үз үзенчәлеге бар. Анда төп каһарман Мәҗнүнгә иң күп урын бирелә. Ләйлә исә Мәҗнүн образын ачуда фон булып кына хезмәт итә.

Татар укучылары бу • сюжетка багышланган әсәрләрдән азәрбайҗан шагыйре Физулинең (1498-1556) дастаны белән дә таныш булганлыгы ачыкланды. Шагыйрь әсәренең ташбасма китабы табылды.

Фольклорчы галимнәр төзеп чыгарган «Татар халык иҗаты. Дастаннар» томында «Ләйлә белән Мәҗнүн» исемендәге зур күләмле бер дастан бирелгән*. Искәрмәләргә караганда аның тексты бер ташбасма китаптан алынган. Әлеге басма дастан тексты белән Фатих Халиди бастырган текстны чагыштырып карасаң, аларның бер үк әсәр икәнлеге аңлашыла. Димәк, Фатих Халиди үзенә хәтле булган зур күләмле «Ләйлә белән Мәҗнүн» дастанының телен татарчага якынайтып бастырган. Аның чыгарган тексты да башка классик дастаннардагы кебек проза катыш поэзия стилендә бирелгән. Ф. Халиди чыгарган дастан Низами Ганҗәви, Нәвай, Физули

Татар халык иҗаты. Дастанар. — Казан: ТКН, — 1984. -Б. 174-203.


307

поэмалары сюжетыннан аерылып тора, аларны кабатламый. Аның кереш өлеше дә «Таһир-Зөһрә» дастанындагы кебек баласыз дәүләтле кешенең ходайдан ялварып, балалы булу тарихы белән башланып китә.

. Археографик табышларга һәм әүвәлге басма текстларга югарыда уздырылган анализ «Ләйлә белән Мәҗнүн» мәхәббәте сюжетының татар әдәбиятында шактый ук популяр булуын күрсәтә. Шулай ук XVIII гасыр кулъязмасында сакланган «Ләйлә белән Мәжнүн хикәйәте» дастаны да ХУШ-Х1Х гасыр татар укучысына яхшы таныш булган. Аның Татарстанның төрле урыннарында табылган дүрт күчермәсе шул хакта сөйли. Әлеге мәгълүм булган дүрт кулъязманың текстлары бер-берсенә бик якыннар. Димәк, алар ниндидер бер борынгы уртак чыганактан таралганнар

XVIII гасырдан калган дастан-хикәятнең сюжеты кыска һәм гади. Аның төп каһарманнары Ләйлә белән Мәҗнүн легендар чыгышлы булсалар да, татарның үзе кебек тыйнак һәм сабыр итеп сурәтләнгәннәр. Татар дастанындагы Мәҗнүн Ләйләгә мәхәббәте бик тирән булса да, үз эченә бикләнеп газапланган гашыйк итеп күрсәтелә. Шунысы кызык, дастанның әлеге татар версиясендә гашыйкларны беркем дә эзәрлекләми, аларның арасына керүче кешеләр дә күрсәтелми.

Хикәяттән Мәҗнүннең Ләйләгә гашыйк булганлыгын, алар яшәгән җирдә бар кешенең дә, хәтта бала-чаганың да моны белүе аңлашыла. Мәҗнүннең хисләре акылын җуярлык дәрәҗәдә көчле булса да, ул ярына барып ярату сүзләре сөйләми, үзенең мәхәббәт газапларын күрсәтми генә җәфа чигә, ялгызлыкка омтыла. Мондый карашлар кырыс иҗтимагый шартларда инде берничә йөз ел яшәгән татар халкы егетләренә


308

яшә!/ нормасы дип тәкъдим ителгән. Чөнки ир-егеткә XVII-XVIII гасырдагы кырыс реаль тормыш хатын-кыз артыннан әрсезләнеп йөрерлек урын калдырмаган. Дастан Мәҗнүн образында суфый идеалын тасвирлый.

. Татар Ләйләсе шактый кыю, иркен яшәүче, мәхәббәтенә тугры актив кыз итеп тасвирлана. Бу яклары белән ул гарәпләр, Низами Ләйләләреннән өстен күренә. Ул сөйгәненә тыйнак омтыла, үзенең хисләрен ялкынланып мул итеп белдерми. Ләкин аның сөюе тирән, назы татлы, ул Мәҗнүнне сүзсез дә аңлый, аны күрү өчен бер ялгызы далаларга чыгып йөри.

Хикәйәтнең татар версиясендә тагын телгә алып китәрлек Зәед остаз образы бар. Ләйлә дә, Мәҗнүн дә Зәеднең шәкертләре. Остаз аларның хисләренә кагылмый, ләкин аның шәкертләренә мөнәсәбәте изге була. Шуңа күрә гашыйклар һәлак булгач, Зәед ал арга хәер-фатиха юллап бакый ахирәттә дә бергә итеп күрә. Димәк, Ләйле белән Мәҗнүннең бер берсенә мәхәббәтләре кабынуга остазлары Зәед салган игелек-изгелек орлыгы була.

Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәте темасына язылган татар хикәяте борынгы дастанның яңарак дәвер татар тормышына яраклаштырылган версиясе булып санала ала.

«ИЛДАН БЕЛӘН ГӨЛДАН» — ДАСТАНЫ

Татар әдәбияты тарихында аз мәгълүм булган әсәрләрдән «Илдан белән Гөлдан» дастаны сакланган. Ул Себер якларында иҗат ителеп, аның вариантлары барлыгы мәгълүм түгел. Әлеге дастан 1930-1940 еллар арасында табылганга ошый. Аның машинкада басылган бер тексты Муса Җәлил


 

309

архивында сакланган . Шагыйрь аны үзенең «Алтынчәч» драматик поэмасын язганда файдаланган. «Алтынчәч»тә «Илдан белән Гелдан»ның рухы бөркелеп тора. Муса Җәлилгә үз әсәрен язганда Себер дастаны өлге булып хезмәт иткән. 1940 елларда беренче мәртәбә «Татар поэзиясе антологиясе» төзелә башлагач, дастанны анда тәкъдим итүче дә Муса Җәлил булуы ихтимал, чөнки 1941 елда басылып чыгарга тиешле бу китапка «Илдан белән Гөл дан» дастаны да кертелгән булган. Әдәбият галиме Хәсән Хәйринең шәхси архивында әлеге «Татар поэзиясе анто-логиясе»нең тулы булмаган корректурасы табыды. Корректурада дастанның баш өлеше сакланмаган, басылган өлеше аның 337-348 битләрен тәшкил итә.

Заманында Муса Җәлил файдаланган «Илдан белән Гөлдан» тексты, кереш мәкалә язылып, матбугатка чыгарылды^.

Дастанның кыскача эчтәлеге түбәндәгечә:

Алтай тауларында күп гаскәрләргә ия булган Чынгыз хан торган. Ул магуллар ханы булган. Аның заманында Силанга (Себер) якларына Сурай (Ишем) елгасы буйлап Ишем хан килә, Сурай елгасы буендагы магулларны куып Тора (кала) сала. Ишемнең Ансам, Иртешәк исемле уллары, Баырба исемле кыз баласы үсә. Ишем үлгәч, аның урынына Ансам исемле улы хан булып утыра. Яңа хан халыкны бик җәберләп идарә иткән.

Шул заманнарда Улан батыр нәселеннән булган аучылар эргәсендә Илдан исемле ир бала туа. Илданнар күршесендә

Мирасханә, 10 ф. 5 5 тасвир, 31 эш.

Әхмәтҗанен М. И. Илдан белән Гөлдан дастаны хакында. Илдан белән Гөлдан (Дастан) //Әдәби мирас. Икенче китап. -Казан: ТКН, 1992. Б. 44-69.


310

Самай дигән кешенең Гөлдан исемле матур кызы да үсеп килә. Илдан белән Гөлдан бер берсен сөешәләр. Көннәрдән бер көндә Илдан ауга чыгып ктә. Ул югында ыру яшәгән җиргә Ансам хан килеп чыга. Гөлданның матурлыгына кызыгып аны үзе белән көчләп алып китә. Кызның атасы Самай карт кызын бирмәскә тырышып, якласа да, аңа комачаулый алмый. Гөлдан хан сараеннан качып йортына кайта, Илдан белән күрешә. Гөлданны эзләп ханның таркыны (тарханы) килеп җитә. Илдан таркынны үтерә һәм үзенең ыруы белән магул җиренә качып китә. Шуннан соң Илдан белән Ансам хан арасында көрәш башлана. Ансам хан Илданны мәкер белән һәлак итәргә план кора. Ләкин Ансам үзе һәлак була. Аның урынына энесе Ир-тешәк хан булып кала. Ул да Илданнан җиңелә. Илдан белән Гөлдан бергә булып, Кызыл Ту рада хуҗа булып, яшиләр. Ләкин алар Чаңгы би дигән икенче бер мәкерле хан кулыннан бер-бер артлы һәлак булалар. Чаңгы бинең үзен Иртешәк хан килеп куып җибәрә.

«Илдан белән Гөлдан» үзенең төзлеш структурасы ягыннан типик татар дастаннарына ошый, проза катыш поэзиядән гыйбарәт. Ул Себер киңлекләрендә язылса да андагы «Кызлар убасы», «Унике кыз» турындагы Идел буе татарлары легендалары белән уртаклык тәшкил иткән урыннар бар.

«Илдан белән Гөлдан»татар әдәби дастаннарының Себердә иҗат ителгән милли бер ядкаре, аның Себер якларында соңгы гасырларда яшәгән талантлы бер чичәннең каләм мирасы икәнлеге мәгълүм булды.

«Илдан белән Гөлдан», сюжет материалына караганда, тарих темасына якын тора. Андагы Алтай тауларында торган Чынгыз хан гаскәре, Төмән, Бараба, Чаңгы тура, Кызыл тура


311

кебек шәһәрләр килеп чыгышы тарихлары дастаның ышандыру көчен куәтлиләр. Илдан, Ансам хан, Иртешәк, Чаңгы би, Ишем хан образлары тирәсендә үстерелгән вакыйгалар динами-

4

каеы да урта гасырларда яшәгән төрки кавем-кабиләләр арасындагы мөнәсәбәтләрне реалистик дәрәҗәдә тасвирлыйлар. Аларның көрәшләре мисалында Себердәге төрки кабиләләрнең халык булып оешу процессындагы күренешләр чагыла.

Дастанның сюжетындагы тарихи ономастика, борынгы лексика һәм диалектизм үрнәкләре әсәрнең типик Себер әсәре буларак үзенчәлекләрен тәшкил итәләр. Мәсәлән, андагы Алтай, Силан (Себер), Сурай (Ишем) ? Чаңгы тура (Төмән), Баырапа (Бар-бара даласы), чаң (уен коралы) һ. б. лексик берәмлекләр шуның мисаллары. Ләкин шулай да «Илдан белән Гөлдан» нигезендә татар әдәби телендә язылган,укучыга җиңел аңлаешлы әсәрдер.

«КАЬАРМАН КАТИЛ» ДАСТАНЫ

Якын Көнчыгыш. УртаАзия һәм Кавказ халыклары арасында киң таралып, сөелеп укылган дастан-кыйссалардан «Каһарман Катил» аерым урын тота. Бу дастан татар укучысына шулай ук урта гасырлардан бирле мәгълүм була.

Әдәбият тарихчылары бу дастанны Х1-ХП гасырларда Иранда, борынгы дәверләрдән калган «Каһарман-намә» дастаны

Ч»ГУГЛ^ !

нигезендәҮдигән фикердә торалар . Әлбәттә, бу генетик бәйләнешне борынгы фарсы язма истәлекләрен өйрәнеп ачыкларга мөмюя булыр. Әлеге дастан-кыйссаяың татар әдәбиятына һәм

История всемирной литературы. Том второй. — М.: Изд-во «Наука», 1984. — Б. 266.


312

гомумән төркиләр дөньясына кайчан килеп керүен фәндә влегә өздереп әйткән фикер юк. «Каһарман Катил» төрки-татарлар арасында ни өчен нык таралып, шөһрәт алган соң? Бу сорауга кыйсса белән танышып чыккач, аның рухы — төркиләр тормышына якын булудан икән, — дигән җавап табыла. Әсәр

*

сюжетында төрки этнографиясе, мифологиясе, административ-хәрби төзелеше,фольклоры белән туры килгән фактлар мул тасвирлана. Бу тәңгәллекләрне төркиләрнең борынгы фарсылар белән меңнәрчә еллар дәвамында янәшә яшәвеннән килә дип кенә бәяләргә мөмкин. Мәсәлән, бүгенге көндә инде борынгы язма текстлар рәвешендә генә сакланып калган төрки ырым нарындагы образлардан диюләр, пәриләр, «җадау»лар (ягъни сихыр белән бозучылар), сәмругъ кош, арысланнар, аждаһалар, алтын башлы кара еланнар, алтын мөгезле кыр кәҗәләре (илекләр) һ. б. ''Каһарман Катил» дастанында бик еш очрыйлар.

Төрки дастанның сюжетлары борынгы төрки зәргарьлек сәнгатендә дә киң урын алуы хакында сәнгать белгечләре язып чыкканнар.

Бу хакта урыс галиме М. П. Грязновның «Древнейшие памятники героического эпоса народов Южной Сибири» исемле бай эчтәлекле фәнни мәкаләсендә дә бәян ителә .

Мәкаләдә Санкт-Петербургтагы Эрмитажда саклана торган борынгы төрки сәнгатенең ювелир үрнәкләре сурәтләре китерелә. Бу алтын вә көмештән эшләнгән сурәтләрдә тасвирланган батырларның өч көн, өч төн сугышлары, билдән алып көрәшләре, агачка атын бәйләп куйган батырның йоклап ятуы һәм

Археологический сборник. Выпуск 3. Л.: Изд-во госуд. Эрмитажа, 1961. Б. 7-13.


313

ул йоклагач, аның янына килгән дошман җасусы Һ. 6. күренешләр әйтерсең лә, «Каһарман Катил» дастаны вакыйгаларын җанландыралар.

Алтын аеллардагы, тәлинкәләрдәге, борынгы таш сыннардагы образлар төрки дастанның каһарманнары икәне инде расланган.

«Каһарман Катил» дастанында китерелгән төрле географик атамалар да теркиләр яшәгән урыннарга һәм аларның күрешләренә мөнәсәбәтле: мохит диңгезе (океан), Ьиһатия далалары (Дәшти Кыпчак далалары), Чин (Кытай), һиндстан. Фарсы, Туран, Төркеетан, Иран, Гомман, Җәйхун (Аму-дәрья елгасы), Ирәм багы, Каф тавы һ. б. географик атамалар төрки дастаннары, әкиятләрендә еш искә алыналар.

Төркиләрнең чатырларда яшәүләре, күчеп хәрәкәт итүләре, төрки гадәте буенча сугышны ике якның батырлары белән көрәштән башлау — әсәрнең милли колоритын тәэмин итүче, аны төрки укучының үз малы кебек итеп кабул иттергән үзенчәлекләрен тәшкил итәләр.

Кыйссада Кәрдән Кешан гаярның гаять оста рәвештә думбрада уйнавы, һ. инд гаскәрләре арасында думбра уйнаучы аерым төркемнәрнең уеннары, сугыш барабаннары искә алыну, кылыч, калкан, гөрзиләр — бар да төрки мохитның элементларын (гонсырларын) тәшкил итәләр.

Шунлыктан «Каһарман намә» (ягъни «Каһарман Катил») дастаны төркиләр ижатын тәшкил итә дип ышанып әйтергә мөмкин.

Дәшти Кыпчак далаларында Җаектан алып хәзерге Молдавия җирләренә кадәр Х1-Х11 гасырларда угыз һәм кыпчаклар тарафыннан ир һәм сирәгрәк хатын—кызларны тасвирлаган


314

гүзәл скульптура үрнәкләре куелган. Бу таш сыннар мәһабәт пәһлуанарны-батырларны, гүзәл хатын-кызларны тасвирлыйлар. Угыз-кыпчак телләре йогынтысы аша урыслар аларны

%

«болван** дигән термин белән атаганнар.

* Бүгенге көндә бу «болван»нарның куелу сәбәбе хакында төрле фаразлар яши. «Каһарман Катил» дастаны бу очракта таш сыннарның серләрен ачуга ачкыч бирә кебек. Дастанда батырларны еш кына «пәһлуан» дип атыйлар. Уйгур, үзбәк һәм башка төркиләрдә пәһлуанны — палван дип кенә йөртәләр. Димәк, урысның болван термины пәһлуанны аңлатуы ачыла дип санарга мөмкин. «Каһарман Катил»да пәһлуан егетләр, кызлар, аларның үзара көрәше мотивлары Кара диңгез буенда яшәгән төркиләр турындагы тарихи мәгълүматларда антик дәвердән бирле тасвирланып килә. Безнең дәвердән биш гасыр элек яшәгән грек тарихчысы Геродот Кара Диңгезнең төньягында, ягъни скифлар, сарматлар, төркиләр яшәгән урыннарда, сугышчы хатын-кызлар, ягъни амазонкалар булуы турында

яза . Төрки дастаннардан «Кырык кыз» да Гөлсем һәм аның

<? кырык сугышчы кызлары», «Алпамша» да Сандугач, Алтынчәч

һ. б. ерак тарихлар аша буыннан буынга килгән батыр кызлар образларын тәшкил итәләр.

Шунлыктан Дәшти Кыпчак далаларындагы таш сыннарны төркиләрнең каһарманлык дастаннары образлары истәлекләре дип санарга тулы нигез бар.

Фарсылар белән төркиләрнең телләре, фольклорлары, поэзияләре бик нык бер-беренә керешкән. Төркиләр Фирдәүси,

Геродот. Исория в девяти книгах. — Л., 1972, — Б. 214. 2 Героический эпос народов СССР. Т 2. — М., 1973. Б. 111.


315

Гаттар, Сәгъди кебек фарсы шагыйрьләре әсәрләрен гасырлар

буе кабатлап, үз телләренә кат-кат тәрҗемә итеп килгәннәр. Үз чиратында Фирдәүси үзенең атаклы «Шаһнамә»сен язганда төрки дастаннардан илһам алып эшләгән. Фарсыларның, иң яраткан каһарман образы Рөстәм, төркинең Арыслан образына туры килә.

Классик фарсы әдәбияты XX гасыр башына кадәр региондагы уйгур, төрек, азәрбайҗан, әрмән, грузин, төрекмән, үзбәк, таҗик, татар әдәбиятларына күп йөз еллар дәвамында көчле тәэсир ясап килгән.

Фарсы язма әдәбияты саклап калган «Каһарман-намә^дә башка халыкларга рухи ләззәт бучып кергән ядкарьләрнең берсе. Әсәрнең фарсыдан тыш әдәбиятлардагы версияләре хакында әлегә җитәрлек мәгълүмат юк. Ләкин аның ХУШ гасырда грузия теленә «Караманиани» исеме белән тәрҗемә ителүе, 1328-1910 елда Ташкент шәһәрендә ташбасма рәвешендә «Каһарман Катил» исеме астында үзбәк версиясе басылуы мәгълүм. Китапны басма өчен Гаделгыйсьян мелла Мөхәммәт-сәетхан язган. Моннан тыш үзбәк фольклорында «Каһрамон» исемендә бер әкият тә бар икән. Ул әкияттә Каһарманның искиткеч батырлыгы, шул Каһарман шәһәренең падишасына икенче мәмләкәт башлыгы — Забун шаһ, диюләр золымыннан котылырга ярдәм сорап хат язгач. Каһарман ул ил халкына ярдәм итә. Явыз Саңги диюне эзәрлекләп Сәмругъ кош ярдәмендә Зольмәт иленә барып аңа җәзасын бирә һ. б, .

Ташкент шәһәрендә ташбасма китап рәвешендә басылган

Каһрамон/ /Зумрад вә Киммәт. Узбек халк иҗоди. Күп томлык. -Тошкент, 1988. — Б. 25-33.


316

«Каһарман Катил» романы Урта Азия регионына хас булган үзенчәлекләргә ия. Аның кереш өлешендә үк Чыңгыз хан нәселенә барып тоташкан Чагатай нәселе ханнары тарихлары

IV

романның сюжетына бик табигый рәвештә үрелеп биреләләр. Шушы үзенчәлекләр әсәрнең үзбәк версиясен тәшкил итәләр. Ул басманың үзенчәлекләре, башка милли версияләр белән уртаклыклары махсус өйрәнелүгә лаек.

«Каһарман дастаны» — «Каһарман хикәяте», «Каһарман», «Каһарман китабы», «Каһарман Катил» исеме белән мәгълүм булып кулъязма һәм басма рәвештә татар халкы арасында узган гасырларда ук таралган. Бу әсәрнең милли версияләре турында әдәбият тарихыбызда бер фикер дә әйтелгәне юк әле.

Татар халкы угыз, кыпчак,, татар, болгар кавем-кабиләләренең кушылуы нәтиҗәсендә XIV гасырда ныклы тарихи берлек булып формалашып китә. Шул дәвердә аның әдәби тел нормалары, нык үскән әдәбияты — поэзиясе, шәһәр культурасы һ. б. барлыкка килә. Әлбәттә, татар әдәбияты иң беренче чиратта — Хорезм төркиләре һәм уйгурларның әдәби традицияләренә таянып үсә.

Татар әдәбияты XIV гасырда фарсы әдәбиятының көчле йогынтысын кичерә: Фирдәүси, Фәрдетдин Гаттар, Шәех

. ^

Сәгъди, Җәлалетдин Руми һ. б. «Фарсы шагыйрьләренең әсәрләре XIV нче гасырдан XX нче гасыр башларына кадәре туктаусыз татар әдәби теленә (аны «төрки тел» дип, бүгенге көндә бик гомуми булып киткән искергән термин белән дә атау очраклары бар) тәрҗемә итеп киленә. Соңгы тәрҗемәләрдән Шәех Сәгъдинең 550 еллар дәвамында татар теленә төрле шагыйрьләр тарафыннан кабат—кабат тәрҗемә ителеп киленгән «Гөлстан» әсәрен күрсәтергә мөмкин: «Гөлстан» тәрҗемәсе Петроград,


817

1915. Бу өлешчә тәрҗемә Мөхәммәт Сәетәхмәт Җәлил

тарафыннан эшләнгән булган һ. б.

«Каһарман Катил»нең татар әдәбиятына күптән кергән

*

булуына бик әһәмиятле дәлилләр бар.

• Атаклы төрек сәяхәтчесе һәм язучы Өвлия Чәләби 1641-1642 һәм 1666-1667 елларда ике мәртәбә Кырым. Дәшти Кыпчак далаларында булып бик мөһим хәбәрләр язып калдырган. Менә аның урыс теленә тәрҗемә ителгән китабыннан ике өзек: «По поводу древних гробниц города Сарая. Отметим. во-первых, что почитаемые гробницы членов общины Мухаммеда. и прочих пророков находятся, вне города. в стороне кыблы. Среди них прежде всего назовем древнюю гробницу Хушенг-шаха, находящуюся к югу от города. В земляном холмике. в отдале-нии от реки Волги. Ее почитают, говоря, что Хушенг-шах был пророком мусульманского населения этой страны и наряду с этим — других мусульман. Все муСульмане хешдек-татары так-же почитают ее и поклоняются ей. Со всех четырех сторон она обнесена высокой стеной, точно крепость. Длина самой могилы — 70 шагов. В том конце, где голова. поставлен вертикальне столб, который едва обхватят три человека. В том конце, где ноги — колонка из белого мрамора. На этой колонке имеется своеобразная надпись, словно печать, и древним письмом изло-жены все обстоятельства жизни (покойного) : «Я был падиша-хом, который правил 40 лет? благоденствовал 500 лет и первым водрузил корону себе на голову».

Челеби Эвлия. Книга путешествия (Извлечения из сочи-нения турецкого путешественника ХУП века). Выпуск 2. — М., 1979. Б. 140-141.


318

«А во времена Чингис-хана во всех концах Дешт-и Кыпчак

\/ — то есть степи Хейхат имелось 170 крупных городов. Ныне

среди их руик разбивают свои етоянки и кочуют калмыцкие

шахи-Тайша шах и Мончак шах с двумястами тысячами

кочевых стойбищ. Все упомянутые города разрушил могучий

Тимур-хан».

Бу ике өзектә китерелгән фактларның '^Каһарман Катил» кыйссасындагы вакыйгаларга туры дан-туры катнашы бар. Чөнки, Ьушәң шаһ — әсәрнең төп геройларының берсе, вакыйгалар аның образы тирәсендә җәелдерелеп бирелә, Кыйссадагы географик атама һиһатиянеңДәшти Кыпчак иле икәнлеге ачыла.

Әлеге фактлар «Каһарман Катил» әсәренең Алтын Урда дәверендә үк татар әдәбиятына кереп, халыкның күңелен биләгәнлегенә дәлилдер. Моннан тыш XVIII гасыр ахырында Казан шәһәрендә күчерелгән кулъязма версиядә Ьушәң шаһның Дәшти Кыпчак падишаһы икәнлеге язылган (4 а бит).

Шулай ук һушәң шаһның бер гаскәре башлыгы Давыт Болгари — Шәһре Болгарның солтаны була (әлеге кулъязманың 18 бите).

Бу фактлар «Каһарман Катил» кыйссасының XIV гасырда ук татар җирле үзенчәлекләрен кертеп эшләнгән бер милли версиясе булганлыгы ачыла. Кулъязма версиянең телендә угыз теле элементлары көчлелеге күзгә ташлана.

Югарыда күрсәтелгән кызыклы фактлардан тыш, XVIII гасырдан калган кулъязма версиянең 1914, 1918 елларда Казанда басылып чыккан тексттан кызыклы аермалары шактый күп.

Мәсәлән» Раи Нинд кызы Сәрви Хораман кулъязма версия

1 Шунда ук. — Б. 143.


319 буенча, Каһарман чатырына аны үтерү өчен киле, һәм йоклаган

батырның сылулыгын күреп аңа гашыйк була. Басма текстта бу маҗара башкачарак тасвирлана. Көрдән Кешанның Мохит диңгезенә бару һәм Азрык җадауны тотып кайту тарихында да аермалар җитәрлек һушәң шаһ кул астындагы бикләр, шаһлар исемлеге дә кулъязма версиядә тулырак һәм кызыклырак һ. б. «Каһарман Катил» дастаны татар халкы арасында ни дәрәҗәдә таралган соң? Бу сорауга соңгы елларда уздырылган археогра-фик экспедицияләр нәтиҗәләре шактый тулы җавап бирергә мөмкинлек бирәләр.

1984 елда романның беренче тулы кулъязмасы табылды. Аны 1ъазан шәһәрендә яшәүче хөрмәтле Сания Кәримова һәм Рабига Замановалар саклаганнар.

Алар тапшырган кулъязма китаплар коллекциясендә моннан тыш та ХУ1П-Х1Х гасырларда күчерелгән әдәби ядкарьләребез бар иде. Китаплардагы аерым язмаларга караганда, алар XIX гасыр башында Казанның мәгълүм нәселләреннән — Зама-новлар китапханәсендә сакланганнар:

«Ушбу китап «Каһарман китабы», Заманов ыруының Исмәгыйль бабаларыннан ук калган, ләкабе Исмай Заманов диелүр. Моны укырга сорап алган кеше сахибе сораганда кайтарып бирүгә таяр булсын. Анда-монда кеше алган иде дип әйтерлек булмасын. Аның өчен бер заманны берәү укырга дип алып, кайтарып бирми йөртте, утыз елдан зиядәрәк торгандыр.

Ләкабе — кушаматы, Сахибе — иясе. Таяр — хәзер. Зиядәрәк — артыграк.


Ахырында варисларына, 12 сум тәнкә биреп, көмешкә, кире иясенә кайтарып алынды. Аллаһе Тәгалә хәерле-бәхетле. Тәүфикълы озын гомерләрдән мөяссәр кылып, укып, хозурын белергә насыйп итсен. Амин...»

Кулъязма соры күн (катыргы) тышлыкта, форматы 19x29,8 см. зурлыкта, яшькелт төстәге 270 калын кәгазьдә, кара тушь белән язылган. Ул бүгенге көндә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсендә, 39 коллекциядә, 3497 сан белән саклана. Шулай ук дастанның тагын бер шактый тулы күчермәсе соңгы елларда Казанда табылды. Анысы алегә тасвирланмаган: кулъязма 1861 елда Казанда күчерелгән, күчереп язучы Мөхәммәтсадыйк бине Мөхәммәтҗан бине Мөхәммәтәмин бине Гобәйдулла бине Йосыф бине Кадир бине Бикмәмәт исемле кеше була.

Моннан тыш дастаның тулы сакланмаган җиде күчермәсе Казан университеты археографлары тарафыннан табылып, алар Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең Көнчыгыш кулъязмалары бүлегендә Т 141. Т 518, Т 646, Т 741, Т 762, Т 2262 шифрлары белән сакланалар.

«Каһарман Катил»ның XVIII гасырда эшләнгән бер кулъязмасы Татарстан Республикасының берләштерелгән музееның әдәбият фрндында Л 3027 шифры белән саклана.

Әлеге күчермәләрнең барчасы да татар күчерүчеләре тарафыннан эшләнгән» Әлбәттә, бу исемлекне үсмәс дип әйтергә иртәрәктер әле. Тагы да яңа табышларга тап булуга өмет юк түгел.

Мөяссәр — җиңел.


321

Каһарман турында зур күләмле дастаннан тыш, татар

халкы арасында бу темага язылган хикәяләр дә күчерелеп йөртелгән: 1973 елда Татарстан Республикасы бүгенге Әтнә

«

төбәгенә караган Олы Мәкгәр авылында табылган кечкенә күләмле (11 X 15 Ст. 10 бкт) кулъязма хикәя фрагментында Каһарман-ның Икъвальзәррә исемле дию белән көрәше тасвирлана .

Югарыда тасвирланган мәгълүматлардан чыгып «Каһарман Катил» дастаны сюжетының әдәби мирасыбызда ныклы урыны бз^луын күрәбез. Ул яратылып укылган әсәр булып, халкыбызга әһлакый-зстетик тәрбия зәвыклары биргән.

Бу әсәр татар егетләрен дөньяның төрле мәкерләре белән таныштыра, уяу тәвәккәл булырга өйрәтә. Егетлекнең асыл сыйфатларын тәрбияли.

«Каһарман Катил» дастаны Казанда типографияләрдә дә басылган. Аның теле җиңеләйтелеп 1914, 1918 нче елларда Казанда басылган басмалары, кулъязма версияләрдән беркадәр аерымлыклары булса да, мавыгып укырлык әсәр булып

п

тора*.

Бу соңгы басма белән бүгенге татар укучысы да таныш-тырылды*.

Мнрасханә, 39 коллекция, N 6026 эш.

2

Кыйссаи пәһлуан Каһарман Катил. Саф татар телендә, һәркемгә алып укырга бик кызыклы. — Матбага-и Кәримия, Казанда, 1914. — 115 б.; Кыйссаи пәһлуан Каһарман Катил. Матбагаи Кәримия, Казан, 1918. — 87 б.

3 Каһарман Катил//Идел. — 1995. — N2-10.


«ИСКӘНДӘР ЗӨЛКАРНАИН ЬӘМ ХАТЫН ПАДИШАЬ ХИКӘЙӘТЕ»

*

Татар әдәбиятында инде гасырлар буена кабатланып килгән, күп ластан-хикәйәтләргә. әкиятләргә нигез булып торган Искәндәр Зөлкарнаин турындагы сюжетлар бар. Ул сюжетлар безгә урта гасырларда яшәгән фарсы-тәрәп шагыйрьләре һәм әдипләренең әсәрләре йогынтысында кергәннәр.

Безнең чорларгача урта гасырлардан Искәндәр Зөлкарнаин турында әсәрләр теркәлгән кулъязмалар калмаса да. тарихи чыганакларда ал арның булуына дәлилләр табарга мөмкин.

Кайбер тарихи хәбәрләр Искәндәр Зөлкарнаин турындагы хикәя сюжетларының Болгар дәүләте халкы өчен дә мәгълүм булуын фараз итәргә нигез бирәләр. Тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдинов Тверь елъязмасындагы бер кызыклы фактка игътибар итә:

1220 елны урыс князьләре тарафыннан алынган болгар шәһәре Ошельны Александр Македонский корган икән дигән хәбәр теркәлгән . Билгеле, бу хәбәрне урыслар болгарларның үзләреннән ишеткән булгандыр.

Урыс елъязмаларында урта гасырларда татарлар белән мөнәсәбәт темасына багышланган мәгълүматлар шактый.

Шулар арасында 1380 елда Мамай мирзаны тасвирлап ясалган миниатюра кызыклы. Анда Куликов сугышы алдыннан Мамай үзенең чатырында яраннарына китап укып утырган итеп сурәтләнгән. Рәсемгә искәрмәдә: Мамай — Александр

Фахрутдинов Р. Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. — М.: Изд-во «Наука». 1984. — Б. 90.


323 Македонский (Искәндәр Зөлкарнаин) хакында искә төшереп

1 «

утыра, — диеп язылган . Бу чыганактан күренгәнчә, хәтта урыс тарихчылары да Алтын Урда әдәбиятында Искәндәр Зөлкар-

*

наин хакында язылган конкрет әсәрнең исемен атамасалар да, татарларның Александр Македонский (Искәндәр Зөлкарнаин) хакындагы тарихлардан хәбәрдар булуы аңлашыла.

Искәндәр Зөлкарнаин хакындагы мөселман дөньясындагы мәгълүм булган хәбәрләрнең төп чыганагы фарсы тарихчысы Табари әсәрләре булган. Табариның мәгълүматлары соңырак бөек фарсы шагыйре Әбелкасыйм Фирдәүсинең «Шаһнамә» әсәрендә файдаланылган. «Шаһнамә» әсәре нигезендә исә фарсы -азәрбайҗан шагыйре Низами Ганҗәви (1147-1209), төрки шагыйрь Галишер Нәваи (1441-1501) Искәндәр Зөлкарнаин яулап алулары, аның тормышы хакында шигъри романнар язганнар*.

Йәнә бер Әхмәди исемле (1329-1412) төрки шагыйрьнең «Искән дәрнамә»исемле әсәр язганлыгы мәгълүм. Аны төрек шагыйре дип санасалар да, ул Алтын Урданың Азак шәһәрендә яшәгән дигән сүзләр дә йөри. Ихтимал, 1360-1380 елларда Азак һәм Кырымда хөкем сөргән Мамай мирза Әхмәди әсәре белән таныш булгандыр да. Әхмәдинең «Искәндәрнамә»се татар кулъязмалары арасында да очрый. Ләкин ул әлегә өйрәнелмәгән.

Проф. Арциховский. Древнерусские миниатюры как исторический источник. Издание МГУ, 1944. — Б. 144.

2

Кәнчәви Низами. Искәндәрнамә. — Бакы: Азәрб. ССР Елмләр академиясы нәшр., 1967. — Б. 278; Навои Алишер. Стена Искандера. — Ташкент, 1968. — 414 б.


Татар матбагачылары кулъязма китапларда йөргән Искәндәр Зөлкарнаин тормышыннан алынган хикәйәтләрне дә бастырып чыгарганнар. Мәсәлән, 1882 елда Казанда «Гхәзә

*

китабе Искәндәр газыйның Диләфрүз җадауны кател әйләгә-нен»ң кыйссасыдыр» исемле хикәйәт басылган. 1902 елда «Вакыйган Искәндәрия» исемле хикәйәте басылган. Аларда Искәндәрнең хикмәтле тууы, маҗаралары әкияти рәвештә бәян ителә. Искәндәр Зөлкарнаин образының татар язучысы Фатих Халиди хикәйәтл әрендә чагылышы хакында бер фәнни мәкаләдә бәян ителде .

Татар кулъязмалары . битләрендә Искәндәр Зөлкарнаингә багышланган сюжетлардан берсе Таҗетдин бине Ялчыголның «Тарихнамәи Болгар» әсәрендә сакланган. Бу әсәр турында фән-

л __ _

ни хезмәтләрдә шактый язылды инде»6. Таҗетдин бине Ялчыголның әлеге язмасында Искәндәр Зөлкарнаиннең Сократ хәким белән Зольмәт иленә барганда, Болгарда булуы хакында хәбәр бар. Әлеге исеме телгә алынган татар язучысы бу мәгълүмат тирәсенә үзеннән дә кушып, аны зурайтып «тарих» ясап җибәрә. Ләкин аның «Искәндәр Зөлкарнаин Болгарга килде», -дигән хәбәре үзенеке түгел. Ул аны 1Х-Х гасырларда яшәгән тарихчы Табари әсәреннән алган. Табари Искәндәр Зөлкар-\/ наинның Болгарда булуы, зольмәт (мәңгелек караңгылык)

Мөхәммәтшин З. Г. Ф. Халидинең «Мең дә бер сәхәр» әсәрендә Искәндәр Зөлкарнаен образына караган мотивлар // Әдәбият чыганакларын барлаганда. — Казан, 1994, — Б. 39-44.

2

Усманов М. А. Татарские исторические источники... -Б. 158-166; Галяутдинов И. Г. «Тарих-и Булгар» Таҗетдина Ялсыгулова. — Уфа, 1990. — Б. 124-1Ә 7.


325 илендә йөрүләре хакында озын гына тарихи хикәйәт язган1.

Таҗетдин бине Ялчыгол дәверендә Табари тарихы татар арасында гомумән кызыксынып укылган әсәр булган. Татар язучысы аның исемен үзенчә үзгәртеп Тәбриз әл-Иунани дип алган. Ләкин Тәбриз әл-Иунани исемле авторның булганлыгы билгесез. Инде аның төп чыганагы фарсы тарихчысы Әбү-Җәгъфар әт-Табариның (923 елда үлгән) «Пәйгамбәрләр һәм шаһлар тарихы исемле әсәренең икенче томыннан алынганы мәгълүм булды.

Татар әдәбияты тарихында соңгы елларда гына Искәндәр Зөлкарнаин турында тагы да бер борынгы хикәйәт барлыгы ачылды. Ул хикәйәтнең сюжетын бер борынгы гыйбрәтле дастан дип карарга мөмкин. Антик һәм урта гасыр язучылары, тарихчылары бөтен җир йөзен яулап алырга чыккан җиһангир Александр Македонскийның батырлык юлларын тасвирлап күп язып калдырганнар. Аның тормыш юлын тасвирлауга багышланган аноним әсәрләр төрле телләрдә таралган. Урта гасырларда төрки-татар телендә «Искәндәрнамә» кебек зур күләмле дастан да шул циклга карый. Ләкин соңгырак дәверләрдә татар

укымышлылары тарафыннан язылган әсәрләрдә акцент аның

л»н<т батырлыгыннан бигрәк, дәүләт эшлеклесе буларак сыйфатлауса-

ачуга юнәлдерелә. Бу аның интернациональ сюжет аша, көннең актуаль проблемасына игътибарны юнәлтү өчен файдаланылган. Шушы җәһәттән татар телендә язылып, соңгы елларда ачылган Искәндәр Зөлкарнаин хакындагы хикәйәт кызыклы.

Кыйссаи сәфәр Искәндәр маган Хозыр вә Илйас галәйһис-сәлам әли әл-зольмат//Тәрҗемәи Табари. Эл—җилд әссани. -Б. 57-67.


Ул «Искәндәр Зөлкарнаин һәм хатын падишаһ хикәйәте», -дип исемләнә. Әлеге әсәр Болгар шәһәре төбәгенә караган Иске Рәҗәп авылында табылган бер иске кулъязма китапның 22-

%

24 а битләрендә гарәп әлифендә язылган. Аны күчереп язган Хөсәен бине Хәмит исемле шәкерт — Канал авылындагы мелла Габдеш мәдрәсәсендә укыган. Бу авыл хәзерге Татарстанның Биектау төбәгендә Олы Кавал, дип йөртелә Хөсәен бине Хәмитнең остазы Габдеш бине Габдессәлам бине Исмәгыйль әл-Бол-гари, әл-Мәмдәли 1817 елда хаҗдан кайтышлый Саратов шәһәре якынында үлеп калган. Габдеш хәзрәт эшчәнлеге Шиһабетдин Мәрҗанигә яхшы таныш була. Ул хәзрәт — укымышлы, ачык фикерле, зур абруйлы мөддәррис булган. Хөсәен бине Хәмит күчереп калдырган Искәндәр Зөлкарнаин хакындагы хикәйәтнең аның тарафыннан язылу ихтималы да бар. Хикәйәтнең кыскача эчтәлеге түбәндәгечә бәян ителә: Искәндәр Зөлкарнаин үзенә ясак түләүчеләрнең хисабын алып утырганда, бер хатын-кыз женесеннән булган патшаның ясак түләмәгәненә игътибар итә. Ул аңа ясак түләүне таләп итеп хат яза. Хатын патшаның исеме нинди булуы язылмаган, билгесез. Искәндәргә ул — ясак түләмим, җиңсәң алырсың, -ди. Җиһангир патшаның моңа ачуы чыгып сугышка хәзерләнә башлый. Анасының сабыр ит, дигән сүзләренә дә карамый, гаскәре белән хатын патша шәһәренә җитеп туктый, Хатын патшаның шәһәрен күрү өчен, илче кыяфәтенә төренеп, шәһәргә керә, патша белән күрешә. Патшада Искәндәрнең рәсеме була. Ул Искәндәрне танып ала. Бер аулак бүлмәдә, сандыктан рәсемне чыгарып Искәндәргә күрсәтеп әйтә, син илче түгел, син патша, — ди. Искәндәргә үзенең үтерелмәгәненә куанып, ясак сорамам, — дигән вәгъдә биреп, кайтып китәргә туры килә.


327

Ләкин аның күңелендә кер саклана һәм ул хатын патшадан үч алырга карар кыла. Барлык дөньядан ялчылар, эшчеләр җыйнап хатын патшаның шәһәренә диңгездән канал казып су ташкыны юнәлтә, Ясак түләмәгән хөкемдар һәм аның каласы суга гарык булып һәлак булалар.

Хөсәен бине Хәмит күчереп калдырган хикәйәттә Искәндәр патша каһарман булудан бигрәк, мәкерле, тискәре, авантюрист, куркак итеп сурәтләнгән. Аның образында Русиядә Екатерина II гә кадәр хакимлек иткән урыс патшаларының сыйфатлары күрсәтелә. Монда бигрәк тә император Петр I нең 1711 нче елда Төркиягә каршы оештырылган сугыш авантюрасы һ. б. агрессияләренә киная күренә. Ул сугышта Петр I чак кына үзе әсирлеккә төшмичә кала.

«Искәндәр Зөлкарнаин һәм хатын падишаһ хикәйәте» кереш мәкалә язылып һәм текстологик яктан эшләнеп басылып чыкты .

XVIII гасырдан калган татар хикәйәт дастаны сюжеты оригиналмы, әллә берәр әсәрдән файдаланып язылганмы? Бу соауга җавап әлегә юк иде. Моңа охшаш сюжетның XVI йөз башында Мисырда яшәгән төрки шагыйрь Шәриф Гамидинең «Шаһнамә»сендә барлыгы әдәбиятчы галим Рамил Исламов

5

тарафыннан бәян ителә . Шунысы әһәмиятле ки, төркичә

Өхмәтҗанов М. Эспедиция табышларыннан. I. Искәндәр Зөлкарнаин хакында XVIII гасыр хикәяте... //Әдәбият чыганаклары һәм текстология. Казан. 1992. — Б. 4-8.

2

Исламов Р. Ф. Тюркское «Шахнаме» (историко-типологиче-ский анализ). Автореферат диссертации на соискание ученой степени кандидата филологических наук. -Казань, 1992. — БЛЗ


328

«Шаһнамә»дә дә Искәндәр бу очракта тискәре образ итеп тасвирлана. Аның тормышыннан алып язылган XVIII гасыр татар хикәйәте Шәриф Гами1и әсәреннән алынган дип әйтеп булмый. Чөнки 'Шәриф Гамиди иҗатының татар дөньясына килеп җитүе шөбһәле,

«Искәндәр Зөлкарнаин белән хатын падишаһ хикәйәте»

5*

Иң әүвәл фарсы тарихчысы Әбү-Җәгъфәр әт-Табариның «Пәйгамбәрләр һәм шаһлар тарихы» дигән күптомлык әсәрендә күренә . Табари хикәйәте татар версиясеннән күп озын. Анда хатын патшаның исеме дә күрсәтелә. — Кайдафә, — дип исемләнгән. Татар хикәйәте Табари әсәренең кыскартып бирелгән версиясе дип карала ала.

• Татар әдәбияты тарихында бу популяр, образның күп йөз еллар дәвамында саклануы аның дөнья әдәбияты белән мәңгелек бәйләнеше билгесе.

«КЫЙССАИ АВЫК»

Татар кулъязма китаплары битләрендә очрый торган әсәрләрнең берсе «Кыйееаи авык» әсәредер. Кулъязма текстларда ул «Авык китабы», «Дастане киек», «Китабе авык» исемнәрендә

йөртелә. Тулы булмаган мәгълүматлар буенча Мирасханәдә бу

/*»>1 даста!нның биш кулъязмасы саклана: 39 кол., NN 1301, 1931,

5016, 5017, 5018 эш берәмлекләре. Дастанның кулъязмалары Петербург архивларында булуы хакында да хәбәрләр бар .

«Кыйссаи авык»ның гсулъязмалары таралышы географиясе

Тәрҗеман Табари. Әл-җилд әс-сани. — Б. 42-46. * Дмтриева Л. В. Описание тюркских рукописей Института востоковедения III. — М.: Изд-во «Наука», 1980. Б. 134-148.


329

шактый киң. Ул Татарстан җөмһүриятеннән алып Мордовиядәге татар авылларына кадәрге җирләрдә укылып, күчерелеп мәгълүм була.

Әлеге әсәрнең күләме төрле кулъязмаларда төрлечә. Ул 60 юлдан алып 152 юлга кадәр җитә. Иң тулы тексты 1985 нче елда ук эшләнеп,ул вакытта төзелеп ята торган «Татар поэзиясе антологиясе» редакциясенә тапшырылган иде. Ул басма фәкать 1992 елда гына нәшер ителде . Әсәрнең Мордовия җөмһүрияте Темников төбәгендә табылган тулы бер тексты әдәбият галиме

п

Фәрит Яхин тарафыннан табылып, матбугатка чыгарылды*.

Әсәрнең мәгълүм булган кулъязма текстлары нигездә XVII гасыр ахыры XIX йөзнең беренче яртысында күчерелгәнәр.

41Кыйссаи авык»ның кыскача эчтәлеге түбәндәгечә бәян ителә:

Мөхәммәд пәйгамбәр ялгызы гына дала юлыннан бара. Аңа каршы кырык сугышчысы белән кяфер биге килә. Алар тере киек тотып, уңышлы аудан кайталар. Авыклары — кыр кәҗәсе. Кәҗә Мөхәммәдкә, коткар! — дип ялвара, үзенең ике кечкенә баласы булуын сөйли. Мөхәммәд кяфер бигеннән авык-ны (кыр кәҗәсен) үзенә сатып бирүен сорый, аның кечкенә

балалары бар, алар хакына сат дип үтенә. Кяфер биге, син аның

3/ балалары барын каян белдең? — ди. Мөхәммд, биккә, хайваннар

телен аңлавын әйтә. Кяфер аңа ышанмый, шулай да ул Мөхәммәд белән шарт куеп, сөйләшә. Шарт буенча кәҗә икенде

Татар поэзиясе антологиясе. 1 китап. — Казан: ТКН. 1992. — Б. 94-97.

«Кыйссаи-Авык» әсәре. — Әдәби Мирас. Беренче китап. -Казан: ТКН. 1991. Б. 9-16.


330

намазына кадәр балаларын имезеп кире килергә, ә Мөхәммәд кяферләр кулында тоснак булып калырга килешәләр. Әгәр авык вакытында килмәсә, Мөхәммәд үтерелергә тиеш була.

Авык балаларын имезергә китә, ә кяферләр аның килә торган юлына тозак куялар, кыр кәҗәсен дә, Мөхәммәдие дә үтерергә ниятлиләр.

Кәҗә балаларын имезеп, кире килгән чакта тозакка төшә. Кяферләр вакыт сузып, икенде җитәргә күпме вакыт калды икән дип күләгәне үлчәп, шатланышып торалар. Ләкин Аллаһу Тәгалә кяферләрнең мәкерен күреп, Җабраил фәрештәне җибәрә. Ул аңа авыкны тозактан коткарып, Мөхәммд катына китереп куярга куша. Мөхәммәд исән кала, могҗизадан әсәрләнгән кяферләр ислам дине кабул итәләр.

Татар әдәбияты тарихында «Кыйссаи авык» Х1У-ХҮ нче йөзләрдә язылган әсәр дигән фикер бар . Әдәбиятчы галим Фәрит Яхин аны XII гасырда язылган, дип фараз итә, әсәрне болгар-кыпчак-угыз җирлегендә туган дип саный.

Аның язылуы турындагы карашлар әсәрнең теле борынгылыгыннан чыгып әйтелә. Әлбәттә анда, «Кыйссаи Йосыф»тагы кебек «имди» рефрены кабатланган текст күчермәләре дә бар, борынгы лексик берәмлекләр дә шактый. Ләкин бу фикер «Кыйссаи авык» әсәренең идеясы, фикер сөреше белән дә ныгытылырга тиеш. Шулай ук башка кардәш әдәбиятлардагы милли версияләренең дә текстлары, сюжетлары белән чагыштырылып карау булырга тиеш. Әсәрнең әлегә азәрбайҗан, үзбәк, уйгур версияләре барлыгы ачык түгел. Петербург шәһәрендә

Татар әдәбияты тарихы. 1. Урта гасырлар дәвере. — Казан: ТКН, 1984. — Б. 119.


331

сакланучы «Дастане киек» исеме белән мәгълүм версия кулъязмасы да татарныкы дип билгеләнгән. Ләкин ядкарьнең төрек версиясе мәгълүм булу «Кыйссаи авык»ның татар әдәбиятында

I

кайчан тарала башлаганлыгын ачарга ярдәм итә.

• Төркиядә 1303 Ьиҗри елда (1896 милади) Истанбул шәһәрендә басылган «Мәүлед шәриф» китабында (25-29 б.) «Дастане киек» әсәре басылган. Ул «Кыйссаи авык» сюжетының тулырак варианты булып карала ала (күләме 188 юл). Төрек вариантындагы идея Мөхәммәд пәйгамбәрнең могҗизаларын күрсәтүгә юнәл телгән. Анда Мөхәммәд пәйгамбәр үз сәхабәләре арасында тасвирлана. Аның могҗизалары сәбәбеннән кяферләр шулай ук ислам кабул итәләр.

Төрек версиясе тексты түбәндәгечә башланып китә:

«Йәнә башладым сүзә Аллаһ дийү, Әүвәлендә фазыллә биемиллаһ дийү. Башладым бер могҗиза уш гөл кеби, Шәрек идәйем бу мәхәл былбыл кеби. Мостафаның могҗизатын сөйлийем, Дигәйрәйсән бән сәңа шәрех әйләйем. Күзенә кылды Тәңренең пәйгамбәре, Йарадылмышың һәм улдыр сәрвәре. Эл и шәт им ди идәймсз бер могҗизат, Ул рәсүл — һашими, ул пакь зат. Мәсҗедендә бер көн ул дин сәрвәре,

Фазыллә — өстенлек илә. Мәхәл — урын. Дигәйрәйсән — дип әйтерсең. Сәрвәре — пагы, чистасы.


332

Зан намазын кылды ул дин рахбәре. Сөйкәнеб утырмыш иде мәҗрәббинә, Вәгазъ-пәнд идәр иде әсхабинә. Ул Мөхәммәд — айе бәңзәрди йөзи, Йәрин ул хакдин диләйшер бәзи. Җөмлә әсхабе дәхи анда, булә, Сөхбәт идәр ди рәсүл анлар илә. Күрдикү каршыдан кырык атлы килүр, Куәт илә, гайәт һәйбәтле килүр, Та кырык мәсҗедиги килдегез, Чөнки мәсҗид капусына ирдигез. Мостафаның анда дилин белдигез, Кавәс атдән ашагы индигез, Кердегез мәсҗедә, Бирдегез сәлам,

Зан — ачык булмаган.

Рәһбәре — юлбашчысы.

Мөҗрәббинә — сыналган урынына.

Пәнд — үгет.

Әсхәбине — иярченнәренә.

Айә бәңзәрди — айга тиңдәш иде.

Йәрин — киләчәктә.

Диләйшер бези — безнең өчен Алладан сорар.

Сөхбәт идәрди — әңгәмә итте.

Рәсүл — пәйгамбәр (Мөхәммәд).

Капусына — капкасына.

Мостафаның — Мөхәммәд пәйгамбәрнең.

Кавәсе атдән — җәядән, аттан.


833 Саф-саф улыб тордыгыз һәм битәмам.

Дидеңез кем, күстәрең Мөхәммәди -Ул безем динемезә батыйл, ди ди.

%

Кем ул кем, бунларә батыйл ди ди, -Халык эчендә буйлә дәгъвә әйләде. Әйдең аңа: бу сүзи сөйләмәсен! Сөйләр ирсә — бу арада тормасын! Гомәр әйдер: йа, рәсүл, бән торгайым, Сөррә илә җөмләсен йугурайым, Гали әйдер: йа, рәсүл, бән торгайым, Зөлфокар илә камусин кырайым. Ула кем, хөкемемә фәрман улалаз, Могҗизат күреб мөселман улалаз. Рәсүл әйдүр: ни дорыр дикәңез Килсүн, утырсун икәү бикеңез. Анлар әйдер: без килеп утырмаймыз, Дәхи бердәм йаныңызда тормаймыз. Безә пәйгамбәрлегең әй лә гайан, Гәр йугыйсә сүзең эчендә йал (г) ан, Идәр икән бунлар анда маҗара,

Күстәрең — күрсәт.

Батыйл — ялган.

Сөррә — арба кендеге, чукмар.

Җөмләсен — барысын да.

Йугурайым — юк итәм.

Зөлфокар ~ ике яклы үткен кылыч.

Гайан — ачык хат.

Биттәмам — тәмам.


334

Бакды, күрде ул Мөхәммәд, и йара: Бер кийекҗек баглы анда бер йата, Кем күрубән анда калды гыйбратә,

*

Тасма илә баглы айагы башы,

Иллә сил кеби күзи йәши.

Рәсүл әйдер: сүзен кийек сөйләсен,

Бәнем пәйгамбәрлегем шәрех әйләсен...»

Моннан соң вакыйгалар агышы татар вариантына якын рәвештә үстерелә.

Төрек текстында Мөхәммәдиең миссионерлыгы, ислам тарату тарихы тасвирлана, татар вариантында хәл башкача. Анда Мөхәммәд ялгыз, яклаучысыз. Кяферләр менә-менә аның башын кисеп алырга торалар. Мөхәмәднең бу хәле Русия татарының хәленә охшаш күренә. Русиядә ХУП—XVIII гасырларда мөселманлыкка каршы барган шәфкатьсез тәре походы татарлар өчен тигезсез көрәш мәйданына әйләнә. Бу — мәдәният өчен, милли бәйсезлек өчен көрәшнең 1552 елдан соңгы иң хәтәр еллары була. Татар укымышлыеы бу елларда халкына рухи корал коя. Ул аңа: син фәкать гаделлек юлы белән генә котыла аласың, сатылу юлы белән түгел, дип киңәш бирә. «Кыйссаи авык» татар әдәбиятының әһәмиятле үрнәкләренең берсе.

Төрек һәм татар текстының чагыштырмасыннан ук күренгәнчә «Кыйссаи авык»ның татар версиясе соңырак барлыкка килгән, яки булмаса иске версия нигезендә яңадан эшләнгән. Әсәрнең татар версияләрендәге текстологик аермаларның күплеге, аның шактый вакытлар буе күчерелеп йөртелү сәбәпле булган.

Сил кеби — ташкын кебек.


335 IV — Б Ү Л Е К

ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫНА ЯҢА ИСЕМНӘР

«

1960 еллардан соң башланып киткән һәм шактый интенсив

*

рәвештә уздырыла киленгән археографик экспедицияләр барышында татар әдәбияты тарихына яңа билгесез мираслар өстәлде. Шулай ук элек иҗатлары һәм исемнәре мәгълүм булган Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганын, Кол Гали, Насретдин Рабгузый, Мәхмүд Сарай, Хисам Кятиб, Хатаи Сакай һ. б. дистәләгән милли әдәбиятыбызның вәкилләре әсәрләренең яңа кулъязма нөсхәләренә ия булдык. Исемнәре мәгълүм булган, яки табылган ядкарьләрнең кулъязмлары ХУИ-Х1Х гасырларда күчерелгән текстларны тәшкил итәләр. Мәгълүм авторларның бөтенләй билгесез әсәрләре табылу очраклары да бар. Соңгы еллардагы археографик экспедицияләр нәтиҗәсендә, исемнәре фәнгә яңа мәгълүм булган авторлардан Атнаш хафиз (1554), Нух (1599), Габди (1679-1709 дан соң) 2 Габдессәлам (1700-1762 елдан соң) 3, Кол Мөхәммәд (ХУЩ-Х1Х) 4.

Наджип Э. Н. Историко-сравнительный словарь тюркских языков XIV века. — М.: Гл. редакция восточной литературы, 1979. — Б. 68.

Абилов Ш. Поэзиябез тарихына яңа исем//КУ. — 1978. -N 10. — Б. 141-147.

2

Әхмәтҗанов М. И. Шагыйрь Габдессәлам//КУ. 1995. — N 6. — Б. 157-169.

Кол Мөхәммәд//Татар поэзиясе антологиясе. 1 китап. -Казан: ТКН, 1992. — Б. 238-240.


336 Яхъя бине Сәфәргали (1758-1838) 1, Әхмәтҗан Тубыли (1823-

1890 елдан соң) һ. б. мәгълүм булды. Аларның кайберләренең тормышларын һәм иҗатларын өйрәнү юлында беренче тәҗрибәләр ясалды. Яңа мәгълүм булган ядкарьләр татар әдәбиятында барган иҗади процессларны тулырак күз алдына китерергә ярдәм итәләр. Аның тарихында булган Кол Гали, Сәйф Сарай, Лотфи, Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый кебек зур шагыйрьләрнең үз чорлаында, бердәнбер, очраклы шәхесләр булмыйча, зур әдәбиятның классиклары икәнлекләре тагын да ачыла төшәләр.

ШАГЫЙРЬ ШӘРИФ ХАҖИТАРХАНЫ

\

Чит ил галимнәре белән бәйләнешләр үсү татар әдәбияты тарихын өйрәнү^-дә яңа мөмкинлекләр ачты. Аерым алганда Төркиядә яшәүче галимнәрнең хезмәтләре һәм анда сакланучы әдәбият ядкарьләре белән танышу мөмкинлеге туды.

Татар әдәбияты тарихында Казан ханлыгы дәверендә яшәгән һәм иҗат иткән Кол Шәриф исемле шагыйрьнең исеме һәм

2

аның кайбер тезмә әсәрләре мәгълүм . Әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов аның XX гасыр башына кадәр Казанда басылып килгән әсәрләрен беренчеләрдән булып текстологик өйрәнү эшен башлап җибәрде.

Тарихта шагыйрь Кол Шәриф белән Казанда зур дәүләт

Әхмәтҗанов М. И. Яхъя бине Сәфәргали иҗаты//Шәһри Казан. — 1995. — 26 май.

2

Абилов Ш. Ш. Әдәби мохит һәм ядкарьләр//Татар әдәбияты тарихы. Урта гасырлар дәвере. Беренче том. — Казан: ТКН, 1984. — Б. 294.


337 эшлеклесе 1552 елның 2 октябрендә үз ватанының бәйсезлеге

өчен көрәштә соңгы тамчы канына кадәр көрәшеп һәлак булган.

Әдәбият белгечләре Төркиядә яшәгән галим Нигъмәт Курат хезмәтенә таянып. Казан ханлыгында Сөембикә дәверендә, Мөхәммәдшәриф исемле шагыйрь булуы турында да язалар. Бу җәһәттән икенче бер тарихчы һәм әдәбият галиме Зәки Вәлиди Тоганның төрек телендә 1963 елда басылган «Казан ханлыгында Ислам төрек мәдәнияты» исемле фәнни хезмәте кызыклы .

Әлеге хезмәттә Әстерханлы шагыйрь Мөхәммәдшәрифнең «Зафәрнамәи вилаяте Казан» исемле әсәре табылу турында хәбәр ителә һәм бераз кыскартып аның тексты китерелә. Бу әсәр искәрмәләр белән, проза өлеше бүгенге татар теленә якынайтып «Идел» журналында дөнья күрде'1. Шәриф Хаҗитархани бу әсәрендә 1550 елның февралендә Казанны талап-җимерү өчен килгән урыс гаскәренең хурлыклы җиңелүгә дучар булуы хакында язган.

Журналда басылган текстка комментарийларда әсәрнең авторы Шәриф Хаҗитархани белән Казанда 1552 елның 2 октябрендә һәлак булган Кол Шәриф сәйеднең бер үк кеше булуы турында сүз барды. Бу фикер нәрсәгә таянып уздырылды соң?

Татар әдәбияты тарихында әсәрләре һәм исеме саклаган шагыйрь Кол Шәриф — суфыйлар тәрикатендә торган. Аның

Тоган З. В. Казан ханлыгында ислам төрек культуру // Ислам теткиклери институтусу дергиси, җ. Ш (1963) тен айыри басим, Итанбул, 1965, — Б. 179-204. (Төрек телендә).

г»

* Хаҗитархани Шәриф. Казан вилаятенең җиңүе//Идел. -1995. — N 1, — Б. 12-16.


338

Суфыйлыгы, сакланып калган шигырьләрендә дә күренә .

Атаклы урыс тарихчысы М. Худяков Казандагы Кол Шәрифне Мансур сәйед улы дип атый2.

%

Урыс елъязмаларында Мансур сәйеднең Әстерханнан булуы һәм аның 1546 елда Сафа Гәрәй хан белән берлектә Казаннан китүе хакында хәбәрлар бар. Кол Шәриф Казанның баш имамы һәм дипломаты да була, мәдрәсә тотып шәкертләр укыта. Аның шәкертләре белән берлектә, илбасарларга каршы корал тотып көрәшеп һәлак булган урыны да хан сарае янындагы Кол Шәриф мәчете янында була. «Зафәрнамә...» авторы үз әсәре астына Шәриф Хаҗитархани дип имза куя. Имзадагы ике исем дә Казандагы Кол Шәриф (әтисе Хаҗитарханнан, сәйед) шәхесенә туры килә. «Зафәрнамә...»дә автор бер урында «Тагын бер капкада пәйгамбәребез нәселеннән Сәйед ата оныгы, мәрхүм һәм мәгъфүр (ярлыканган) сәйеднең улы Кол Мөхәммәд сәйед — ... башлап яшь дәрвишләрне һәм суфыйларны туплап, газа (изге сугыш) атына атландырып, янә сугышка чыныктырып, сугыш киемнәре киеп, кяфергә каршы хәзерләү һәм

«з карауда иде .

Бу мәгълүматлар шулай ук Кол Шәриф шәхесенә туры килә. Аның атасы Мансур сәйед бу чакта үлгән була инде, дәрвишләр башлыгы, ягъни шәкертләре булу да шул фикерне куәтлиләр. Кол Мөхәммәд сәйед шул ук Шәрифнең исемен

Шәрипов Ә. М. Кол Шәриф иҗаты//Аргамак. — 1992. -N 5-6. — Б. 79-80.

2

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. — М.: Инсан, 1991. — Б. 137.

3 Идел. — 1995. -N1. 6. 14.


339

тулырак күрсәтүе генә, димәк, аның тулы исеме Кол Мөхәм-мәд-Шәриф сәйед Мансур сәйед улы Хаҗитархани булып чыга. Суфый татар шагыйрьләрнең һәрберсе үзенең Аллаһка кол-

\

лыгын күрсәтү өчен исемнәренә Кол ләкабе дә өстәгәннәр Кол Әхмәт (Ясәви), Кол Сөләйман (Бакырганын), Кол Гали, Кол Гобәйди, Мәүлә Колый, Кол Мөхәммәд бине Солтанбик һ. б.

Димәк, Төркия архивынан Зәки Вәлиди Тоган тапкан әсәр Кол Шәрифнеке булып чыга.

ШАГЫЙРЬ ГАБДЕССӘЛАМ

XVIII гасыр татар лирика поэзиясе исемнәргә бай түгел. Гасыр башында иҗат иткән Габди, Габдерахман Тайсугани, гасыр ахырында иҗатлары күренә башлаган Габдерәхим Утыз Имәни, Таҗетдин Ялчыгол һ. б. шигъриятендә нигездә әхлак, суфыйчылык, дини-фәлсәфи мотивлар хакимлек итте. Нигъмәтулла бине Бәшир, Хөсәен бине Локман кебек шагыйрьләрдән калган берничә лирик шигырь үрнәге генә XVIII гасыр татар лирик һәм иҗтимагый поэзиясенең йөзен ачып бирергә җитәрлек түгел иде, Археографик эзләнүләр нәтиҗәсендә ачылган Габдессәлам мирасы бу ихтыяҗны тутыруда ярдәм итте .

Габдессәлам бине Уразмөхәммәт (Урай) бине Колмөхәммәт бине Колчура Татарстан җөмһүриятенең хәзерге Әтнә төбәгенә караган Олы Мәнгәр авылында 1700 елда туган. Укып белем алгач, туган җиреннән ерак булмаган Ташкичү авылында (хәзерге Арча төбәге) укыта һәм анда имам була. Ташкичү мәдрә-

Татар әдәбияты тарихы. Урта гасырлар дәвере. — Казан, 1984. — Б. 404-411; Әхмәтҗанов М. Шагыйрь Габдессәлам // КУ, — 1995. — N 6. Б. 157-169 һ. б,


340

сәсендә заманында. 1755 елдагы татар милли азатлык хәрәкәтенең юлбашчысы Батырша Алиев та килеп укый. Габдессәлам белән Батыршаның дуслыгы шул еллардагы уку дәвереннән үк

\

башлана.

• Габдессәлам 1746 елда Ташкичүдән Оренбург янындагы Сәгыйд бистәсенә күчеп китә һәм анда ахун булып хезмәт итә башлый. Аның иҗат зшчәнлеге инде Олы Мәнгәрдә яшәгән дәвердә үк башланган була. Борынгы әдәбият белгече, мәрхүмә Зәйнәп Максудова, Габдессәламнең кулъязма «Коръән» һәм шигырьләрен Петербург фәнни китапханәләренең берсендә күргәнлеген сөйләгән иде.,

Яңа урында Габдессәлам үзенең тирән белеме, гаделлеге, тыйнаклыгы белән мөселманнар арасында зур абруй казана. Ул Сәгыйд бистәсенә күчеп килгәч тә шигырь язуын туктатмый. Монда аның иҗатына Оренбург ягының үзенчәлекләре тәэсир итә. Аның әсәрләрендә Төркестанның сәүда юлы, күчмә казакларның җәйләү алыштырулары, татарларның пыяла тәрәзәле йортлары һ. б. сюжетлар чагылып китә. Барыннан да бигрәк Габдессәлам лирик шагыйрь. Аның мирасын фәкать XIX йөздәге атаклы татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый әсәрләре белән генә чагыштырырга мөмкин. Ләкин Габдессәламнең үз үзенчәлеге бар. Ул Алтын Урда чорындагы татар шагыйрьләре Мәүлә Казый Мөхсин, Мәүлә Исхак, Сәйф Сарай стилендә иҗат итә.

Габдессәламнең шигырьләре үз вакытында татар халкы яшәгән Идел-Җаек буйларында кулъязмалар рәвешендә киң таралганнар. Әлегә аның иҗаты аз өйрәнелгән, шуның белән бергә күп кенә шигырьләрендә авторның исеме дә күрсәтелмәгән. Шулай да кайбер басылып чыккан китапларда билгесез


341

авторларга нисбәтләнгән шигырьләрне стиль, тематика, тел материаллары нигезендә Габдессәламгә нисбәтләргә мөмкин. Әсәрнең авторы күрсәтелмәгән очракларда аны билгеләгәндә, хронологик, географик факторларны һәм социаль мотивларны да исәпкә алу җитә.

Габдессәлам иҗатын, 1746 елларга кадәр, дини, милли колониаль изүнең үзәге булган Казан тирсәсендә башлый. Бу иҗатка иң зур этәргеч борынгы әдәби мирас хәзинәләре нык сакланган Олы Мәнгәр авылында яшәү, уку дәвере шарт булган. Олы Мәнгәр авылының тарихи үзенчәлеге аның Казан җимерелгән елларда да чагыштырмача ким зыян күрүендә, шунлыктан анда мәдәни традицияләр һичбер вакыт өзелмәгән. Соңгы елларда бу авылда эзләнүләр искиткеч күп әдәби мирас хатирәләре сакланган булуын күрсәтте. Анда археографик эзлә-нүлар нәтиҗәсендә 200 берәмлектән артык борынгы кулъязма китаплар. 50 дән артык ХУШ-ХХ гасырга караган язма документлар табылды1. Бу кулъязма китаплар Х1Ү-Х1Х гасырларда күчерелгәннәр. Алар арасында «Кыйссаи Йосыф» дастанының XVIII гасырда күчерелгән кулъязмасы,Мөхәммәдъярның «Нуры содур» поэмасының XVII гасыр күчермәсе, Алтын Урда татар әдәбияты ядкарьләре булган «Җөмҗөмә солтан», «Кыйссаи Ибраһим», «Кыйссаи Сәкам' % «Түләк белән Сусылу», «Кәлилә вә Димнә», «Кисекбаш» әсәрләре кулъязмалары, урта гасыр татар әдәдбиятының иң популяр шагыйрьләре Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани әсәрләренең ХУП-ХУШ йөз кулъязмалары, XVIII гасырдан калган кулъязма календарьлар, XVII гасыр-

Әхмәтҗан М. И. Тарихка кечкенә сәяхәт//Татарстан. -1995. — N 1-2. — Б. 102-106.


342

дан калган фарсы-гарәп телендәге иллюстрацияле «Кешенең әгъзалары һәм гигиенасы» исемле медицина китабы, XIV гасырдан калган гарәп телендәге шәрех китабы һ. б. бар.

Габдессәламнең поэтик таланты нәселдән килә, күрәсең, аның оныгы Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәламов-Каргалый

й

(1782-1826) атаклы татар шагыйре булган.

Туган якларында алган тирән белеме Габдессәламне бөтен Җаек буенда абруен күтәргән.

Сәгыйд (Каргалы) бистәсенә 1745 елда хәзерге Татарстанның Кукмара, Саба районнарына караган авыллардан хәлле сәүдәгәр татарлар күчеп утыралар. Олы сәүдә юлына утырган татар авылы (бистәсе) таза тормыш белән яши башлый. Габдессәламнең Сәгыйдкә килгәч язган «Илаһи бәет»ләреннән инде хөр, таза яшәү тәме сизелә башлый. Башка төбәкләрдә мондый рух өчен социаль нигез бик тар була. Без аның бәетләрендә карындык тәрәзәләр урынына пыяла тәрәзәләр, йорт (киез тирмә түгел), утрак тормыш, сәүдә, сәүдәгәр психологиясен сизеп торабыз. Моның традициясе ерактан килә. Урта Азиягә сәүдә юлын татарлар Оренбург, Сәгыйд бистәсе корылганчы ук күптән таптаганнар. Олы Мәнгәр һәм аның янындагы авылларның сәүдәгәрләре дә ХҮП-ХУШ гасырлардан бирле Урта Азия белән тыгыз элемтәләрдә торганнар. Алар аеруча Өргәнеч-кә йөреп, Олы Мәнгәрдә юл күрсәтүче карган башлары яшәгән. Шушы сәүдә юлы Габдессәлам бәетенә дә килеп керә: «Төркестанның юлына төште томан, Арт ягын бер баскан юрга кунан».

Габдессәлам шәхес буларак милли, дини изүнең Русия империясендәге бөтен авырлыгын күреп яшәгән, ул ~ беренче чиратта дин эшлеклесе түгел, ә бәлки милли азатлык хәрәкәте-


343 кең рухын саклаучы булган. Юкка гына урыс хакимияте акың

Батырша белән бәйләнешенә шик тотмаган. Бер шигырендә ул: Карчыга канат кагар тауны күрсә,

\

Ир егет кылыч алыр яуны күрсә, -

дип. ир-егетнең ватанын, халкын саклаучы булырга тиешлегенә ишарә итә.

Татарстанда 1980 елларда Габдессәламнең XVIII гасырдан калган ике кулъязма җыентыгы табылды. Әлеге җыентыклар Байлар Сабасы һәм Сарлы авылларында уздырылган археогра-фик экспедицияләрдә ачылдылар. Шулай ук аның әсәрләре академик М. Госманов, әдәбият белгече Зәйнәп Максудова, әдәбиятчы Әхнәф Харисов хезмәтләренә дә килеп кергәннәр, димәк, алар кулында да шагыйрь әсәрләренең кулъязма күчермәләре булган.

Габдессәлам дәверендә татар халкында милли бер фольклор жанры булып Х1Х-ХХ гасырларда гына формалашкан бәетләр жанрының әле шигырь-мөнәҗәтләрдән аерылып җитмәгәнлеге күренә. Моны аеруча Меллагол хакындагы «Илаһи бәет» тә сиземләргә мөмкин. Чыннан да татар бәетләре аеруча XIX гасырның икенче яртысында киң булып үсеп китәләр. XIX гасырның беренче яртысында бәетләр күп булса, аларның кулъязма күчермәләре дә күп сакланыр иде, ә бу дәвердән бары әле җыр дип аталган «Француз сугышы», «Җиде кыз», «Зөлхәбирә», «Аккан Оры», «Лашманчы зари» кебек аз санлы бәеткә хисапланган әсәрләр генә мәгълүм. Хәлбүки XIX гасырның беренче яртысыннан сакланган кулъязмалар аннан соңгы ядкарьләрдән күбрәк тә табыла әле.

Габдессәлам шигырьләрендә Шәһре Казан, Болгар вилаяте, Төркестан юлы. Казан юлы кебек тарихи топонимнар аның


344

кайсы әдәбият вәкиле буларак иҗат иткәнен күрсәтәләр.

Үз шигырьләрендә ул исемен -Габдессәлам, Габдеш, Габди рәвешләрендә шигырь ритмикасына, иҗекләр санына яраштырып куллана. Бер шигырендә аның язылу вакытын да — 1757 ел, билгеләп була. Димәк, исем, географик киңлек, хронологик дәвер, иҗтимагый тоткан урыны,татарча язуы, белем амплуасы — Габдессәламнең күренекле һәм замандашларына тәэсирле татар шагыйре икәнлеген раслыйлар. Аның иҗаты борынгы традицияләргә таянып үскәнлектән, бик халыклашкан. Шунлыктан татарларның күчерүчеләре «Кыйссаң Йосыф»ка иҗади өлешләрен керткән кебек, Габдессәлам шигырьләренә дә үзләренчә өстәмәләр, үзгәртүләр керткәннәр. Бу дәверләр өчен үзгәртүләрнең автор өчен дә, укучылар өчен дә принципиаль әһәмияте булмаган. Ул үзенә күрә бер иҗат методы булып, бер генә урта гасыр әдибе дә мондый төзәтүләрдән (башка халыкларның әдәбиятындагы мондый методлар булуы безгә караңгы) имин була алмаган. Ул төзәтүләр аерым сүзләр, юлларга карамыйча, әсәрнең аерым өлешләрен кыскартып, төшереп калдыруга хәтле мөмкин була. Язма ядкарь никадәр соң иҗат ителсә шул кадәр башкалар иҗаты катнашудан азат була. Аннан соң автор иҗатының халыкта резонансы да үзгәртүләргә этәрә. МәсӘхЯән, Габдулла Тукай шигырьләренә ияреп язылып, аңа нисбәтләнгән шигырьләр дә табылып тора.

Габдессәлам үзенең мәхәббәт лирикасы, осталыгы ягыннан чын шагыйрь. Ул фәкать Габделҗаббар Кандалый һәм XIV гасыр татар шагыйрьләре иҗаты белән чагышытырыла ала; анда кешенең эчке кичерешләре, борчулары, шатлыклары өстенлек

итә. Ул үгет-нәсыйхәт, фәлсәфә шагыйре түгел, шуның белән бергә анъщ мирасы халык эстетикасын бүген дә канәгатьлән-


дерүгә хезмәт итәргә мөмкин.

Шагыйрьнең кайсы елны вафат булуы әлегә билгеле түгел, тик аның 1762 елда исән булганлыгын сөйләүче документ барлыгы мәгълүм.

ЯХЪЯ БИНЕ СӘФӘРГАЛИ ИҖАТЫ

(1758-1838)

XVIII гасырның соңгы чирегендә әдәбият мәйданына чыгучылар арасында Яхъя хәзрәт дигән мәшһүр зат та булган. Аның исеме легендаларга уралып яшәгән һәм бу легендаларның бер өлеше безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Яхъя хәзрәт бине Сәфәргали бине Арслан әл-Бәрәзәви 1758 елда хәзерге Татарстан җөмһүрияте, Әтнә төбәгенең Олы Бәрәзә авылында игенче гаиләсендә туган. Аның Оренбург Каргалы-еында укуы хакында хәбәрләр калган. Яхъя хәзрәт исемен татар тарихына беренче кертүче кеше Шиһабетдин Мәрҗани булды. Аның Казан өлкәсе тарихына багышланган хезмәтендә Яхъя хәзрәткә багышланган берничә сәхифәләр бар .

Ул — Кышкарда алтын ясау белән шөгыльләнгән Сәгыйд хәзрәт ( -1813), Күшәрдәй Габбас Яушев (1768-1853), Сәрдәдән Госман хаҗи, Уфа өязеннән музыкант Җәгъфәр ишаннарның ( — 1831) замандашы булган.

Яхъя хәзрәт турында, ул «җеннәр белән кайнаша» дигән легенда тарала. Шиһабетдин Мәрҗани аны үзенә күрә бер фәлсәфә галиме булуын фараз итәрлек күп кенә мәгълүматлар теркәп калдырган. Яхъя хәзрәт, сакланып калган язмаларга караганда, иске татар һәм фарсы телләрендә касыйдәләр

Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар... — 1900. — Б. 243-250.


346

(шигырьләр) язган. Язганнары арасында Аллаһны тану үзенчәлекләре турында фикерләре күренә. Ул шулай ук гипноз һәм табибчылык белән шөгыльләнгән. Яхъя хәзрәт 1838 нче елда Шекә авылында 'үлгән һәм аның кабере, ташындагы язулары мәгълүм. Археографик экспедицияләр вакытында аның кулы белән язылган китапларның күп булуы, ул аларны «җеннәр», «кунаклар» дан «күчерткән» булуы хакында күп сүзләр сакланганлыгы мәгълүм булды.

Тик әлегә Яхъя хәзрәт кулы белән язылган зур гына бер кулъязма китап мәгълүм. Ул китап Татарстан Фәннәр академиясендәге Мирасханәдә, 89 кол., 54 зш шифры белән саклана. Кулъязмадагы кайбер даталар аның 1798 елда язылуын раслыйлар. Анда Яхъя хәзрәтнең «Васыятьнамә» исемле зур гына көйле әсәре бәян ителә.

«Васыятьнамә» иске татар телендә, укыту-методика мәсьәләләренә багышланып язылган. Тарихтан мәгълүм булганча, XVIII гасырның соңгы чирегендә татарларга карата Русия империясе уздырып килгән милли-дини изү сәясәте йомшара. Татарлар үз мәгариф системаларын үстерү өчен элек тә булмаган автономия алалар. Көн тәртибенә шул мәгариф системасын аякка бастыру мәсьәләсе килеп баса.

Яхъя хәзрәт белем нурын кешенең тәмләткече дип югары бәяли:

«Хәрдәлидер безгә бәс гыйлем гыйрфан,

Дәхи сыйххәт ула әгъмалү икан».

(Тәм бирүчедер безгә гыйлем, белем,

Сәламәт ясаучыдыр гамәлне анык белү.) Шагыйрь бу дәвердә галимнәрнең һәртөрле фәннән дә бик аптырауларын, алдашып кына катлаулы ситуацияләрдән


347

чыгуларын яза:

«Замана ичрә галимләр чугалды, Фәнүк мегпккләт һәм шакгъ улды». (Галимнәр бу заманда буталып беттеләр, Фәннең кыенлыгы һәркемгә мәгълүм булды.) «Мөдәррисләр гаҗәиб тәдрис идәрләр. Шәригать гыйльмене тәлбис идәрләр». (Мөдәррисләр гаҗәп рәвештә укытырлар. Шәригать гыйльмен хәйлә һәм алдау итәрләр.) Мәдрәсә җитәкчеләренең бу халәттә бер дә белемнәрен тирәнәйтергә теләкләре юклыгы күренә.

«Аһәм белмешләр аклар мөщкиләти, Мәгариф гыйльмидә юк илтифати Бу халь илә кичеп гомер газизи Мәгариф дә бо ларның юк тәмизи. Бу мөшкиләти халә калмакта болар, Мәгарифдән кире калмакта болар». (Иң әһәмиятлесе, алар авырлыкны белделәр. Мәгариф гыйльмендә игътибарлары юк. Шушы халдә гомерләрен уздырдылар, Мәгарифтә боларның пакьлеге юк. Шушы наданлык хәлендә калдылар болар, Мәгарифтә артта калдылар болар.)

Яхъя хәзрәт укымышлыларны. мөдәррисләрне мәгариф тәге торгынлык, канәгатьлек белән яшәүләрен гаепли: «Мәгарифтә канәгать әйләмешләр, Балигатъне сән^агать әйләмешләр». Яки: «Җәһаләтләрни вә гыйрфан санарлар, Дәхи пшкләрни икан санарлар».


348

(Наданлыкларны фән санарлар,

Тагын шикле әйберне иебатланган санарлар.) «Гакыйдә гыйльменк белмәс тәгаен.

_ \

Дәлаилдән табалмас аңа тимәкен» (Иман гыйльмене ачык белмәс, Аңа адекват җавапны дәлил тапмый.)

Яхъя хәзрәт үз дәверенең иң мөһим проблемасы итеп мәгарифне саный:

«Мәгарифдер гыйлемдәй асыл максат. Мәгариф юк. голүм күбдер ничек сад». (Галимлекнең; асыл максаты мәгариф. Мәгариф юк икән, барлык фәннәр дә «Сад» хәрефе кебек каты булырлар).

Яхъя бине Сәфәргали «Васыятьнамәсендә уку-укыту проблемалары бик тәфсилләп күрсәтелә. Аның фикерләре XVIII гасыр ахыры XIX гасыр башындагы алдынгы татар иҗтимагый фикеренең бер чагылышы. Ул үзенең фикерләрен заманының традиңиясе буенча. назым белән язган. Аның әсәрләрен укыгач. XVIII гасыр ахырында да татар халкында, бүгенге заманда барган кебек, милли укыту системасын камилләштерү иң актуаль проблема саналганы күренә.

Яхъя бине Сәфәргали мирасы Габерәхим Утыз Имәни. Кол Мөхәммәд, Габденасыйр Курсави, Әбелмәныйх Каргалыйлар дәверенең бер кыйммәтле истәлеген тәшкил итә.

ШАГЫЙРЬ ЬӘМ ФИКЕР ИЯСЕ КОЛ МӨХӘММӘДИЕҢ ИҖАТ МИРАСЫ

XVIII гасыр ахырында татар әдәбияты һәм мәдәниятының яңа күтәрелеш дәвере башлана. 1774-1775 елларда крестьяннар


 

 


349

сугышында милли дини һәм колониаль изүгә каршы корал тотып көрәшкән татар халкы үзенә кайбер сәяси-мәдәни ирекләр алуга ирешә.

Татар җәмәгатьчелеге алдында иң беренче чиратта дини һәм уку-укыту эшләрен җайга салу проблемасы торган. Яулап

ч

алучыларга каршы 223 елга сузылган кораллы көрәш татарның халык буларак яшәешен тәэмин иткән һәм Идел-Урал буендагы башка халыкларны да юкка чыгудан коткарып калган.

XVIII йөзнең соңгы чирегендә һәм XIX йөз башларында иҗат мәйданына чыккан татар язучылары һәм фикер ияләре Габдерәхим Утыз Имәни, Таҗетдин бине Ялчыгол, Ишнияз бине Ширнияз, Габденасыйр Курсави, Динмөхәммәт Шырдани, Әбелмәних Каргалый, Яхъя бине Сәфәргали, Кол Мөхәммәд бине Солтанбәк әл-Ушмави, Мәнди Котыш Кыпчаки һ. б. татарның яңа дәвердә дини һәм мәгариф проблемаларын хәл итүдә эш/ләгәннәр, ничек итеп һәм нәрсә укыту тирәсендә бәхәсләр барган.

Кол Мөхәммәд Солтанбик улы әл-Ушмави тормышы һәм иҗаты узучыларыбызга беренче мәртәбә 1981 елда гына мәгълүм булды . Шуннан соң аның иҗаты «Татар әдәбияты тари-хы»н да һәм «Татар поэзиясе антологиясе»ндә искә алынды һәм

*• %

күрсәтелде». Шагыйрьнең әдәби мирасы соңгы елларда узды-

Әхмәтҗанов М. Н. Яңа археографик табышлар: 1. Хикәяте сычкан. 2. Шагыйрь Кол Мөхәммәд әсәрләре//Урта гасыр татар әдәбияты тарихыннан. — Казан, 1981. — Б. 74-84.

9

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 2 том. XIX йөз татар әдәбияты. Казан, 1985. — Б, 69-71. Татар поэзиясе антологиясе. 1 китап. — Казан. 1992. — Б. 238-240.


350

рылган археографик экспедицияләр материаллары нигезендә

мәгълүм булды. Аның поэмалары һәм шигырьләре язылган кулъязмалар 1970-1980 елларда Татарстанның Актаныш, Балтач, Алексеевский, Саба, Кукмара төбәкләрендәге авылларда табылдылар . Бүгенге көндә Кол Мөхәммәдиең татар телендә ике поэма, илледән артык шигырьләр... һәм фарсы телендә

Кол Мөхәммәд әсәрләрен эченә алган кулъязма 1977 елгы археографик экспедиция вакытында Казанда яшәүче пенсионер педагог Миңнур Галиәкбәровтан алынды. Үз чиратында ул, кулъязма җыентыкны Балтач төбәге Алан авылыннан алып килгән булган. Бу табылдык бүгенге көндә Татарстан фәннәр Академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә 39 коллекциядә, 960 нчы эштә саклана. Әлеге җыентыкта дамелла Кол Мәхәммәднең ике поэмасы белән бергә Габдерәхим Утыз Имәнинең «Горбәтнамә» әсәре тексты язылган. Язма 1830 елларда күчерелгән. Соңыннан 1971 елда Кол Мөхәммәд поэмалары кулъязмаларының Актаныш төбәгендә күренекле археограф Альберт Фәтхи тарафыннан табылуы мәгълүм булды.

1979 елда әдәбиятчы Рәфис Әхмәтов Кол Мөхәммәд поэмаларының күчермәләрен Кукмара төбәгеннән тапкан иде.

1981 елгы археографик экспедиция вакытында Кол Мөхәммәдиең 20 ләп шигыре тупланган җыентык Нигъмәтулла Сол-танбеков күчермәсендә Саба төбәгендә табылды. Соңыннан әдәбиятчы Рәфис Әхмәтов Кол Мөхәммәдиең лирик шигырьләре җыентыгын Күлбай-Мораса авылында тапты, кулъязма аның үзендә саклана.


{, — •

351 язылган «Нәсихате шәһре Казан» поэмасы барлыгы билгеле.

Шагыйрьнең тормышы турында мәгълүматлар бары аның әсәрләрендәге фактларда гына сакланган. Бу кеше хакында Ш. Мәрҗани дә, Р. Фәхретдинов тә Каюм Насыйры да һ. б. белмәгәннәр. Кол Мөхәммәдиең поэмаларында аның иҗат урыны, язылу вакыты хакында мәгълүматлар бирелә. Мәсәлән, «Мөһиммәэс-сыйбьян» (Сабыйларның бурычлары») поэмасында:

2

22 . Тарих мең дә сигез йөз дә ун эчендә,

Ки тәэлиф иделептер Морзаларда...

-дигән юллар бар һәм икенче поэмасы — «Тәгърифел-вилдан»да («Балалар турында») бу мәгълүматка тагын да ачыклык өстәлә.

9. Тарих мең дә сигез йөз дә унбиш елда, Бу рисаля чыкарылдый Газан йирендә,

10. Олугы Яз исемле карьясендә,

Ул фәкыйрә — Кол Мөхәммәд дирләр имли,

дигән хәбәрләр бар (мисаллар Миңнур Галиәкберов кулъязмасындагы текстлардан алындылар).

Димәк, шагыйрьнең тормышы Казан (Газан) губернасындагы Олугы Яз һәм Морзалар исемле авылларда 1810-1815

Әлеге поэманың тексты Татарстанның Арча төбәге. Иске Кырлай авылыннан музыка белгече М. Н. Нигъмәтҗанов тарафыннан алып кайтылган кулъязмалар эченнән табылды (Кулъязма хәзер Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязмалар һәм текстология бүлеге каршындагы мирасханәдә саклана: 89 кол.? 2436 эш. 106 -125 б.).

2 «

Бу саннар поэма текстларындагы икеьюллыкларның урнашу тәртибен күрсәтәләр.


352

елларда үткән, иҗат итеп яшәгән, Кайсы төбәкләрдәге авыллар

соң алар? Безнең чагыштырып тикшерүләребез әлеге авылларның Мамадыш төбәгендәге Олыяз (Олуг Яз) һәм Акчишмә (Мор-

*

залар) исемле бер берсенә якын булган авыллар икәнлеген раслады. Бер шигырендә Кол Мехәммәд үзенең исемен «Кол Мөхәммәд бине Солтанбәк әл-Ушмави, әл-Болгари» дип тә язган. Димәк, аның тормышы Мамадыш төбәгендәге авыллар белән бәйләнгән. Бу төбәктәге Ушмы авылларының берсендә XIX гасыр ахырында Кол Мөхәммәдиең нәселеннән Нигъмәтулла Солтанбеков исемле имам булып, ул «Дамелла Кол Мөхәммәдинең шигырьләрен күчереп язган. Аның күчермәсе Байлар Сабасы авылында табылды. Мамадыш төбәгендәге Югары Ушмы авылыннан механизатор Мәсгуть Василов язган хәбәрләргә караганда әлеге Нигъмәтулла Солтанбеков Югары Ушмыда яшәгән һәм анда аның кабер ташы да саклана икән Бу мәгълүматлар Кол Мөхәммәдиең дә Югары Ушмы авылында соңгы гомерен уздырган булуы турында СУЙЛИ.

Хәзер инде Кол Мөхәммәдиең югары белемле ислам укы-мышлысы булганлыгы аңлашыла. Поэмалардагы һәм шигырьләрдәге фикерләр, күзәтүләр шагыйрьнең 1810 елларда ук яше кырыктан да ким булмаганлыгын чамаларге нигез бирә.

Шагыйрьнең кайсы елларга кадәр яшәгәнлеге дә мәгълүм түгел. Ихтимал ул 1830 елларда үлгән булса кирәк. Кол Мөхәммәд стилендә һәм аның белән уртак проблемаларга багышланган әсәрләр язган шагыйрьләрнең күбесе 1830-1840 елларда дөнья куйганнар.

Инде Кол Мөхәммәдиең әсәрләрендә күтәрелгән пробле-

Хат М. И. Әхмәтжановның шәхси архивында саклана.


ЗБЗ

маларга тукталып китик.

Шагйрь яшәгән заман — фәлсәфи әсәрләр тудыру дәвере. Көн тәртибендә 1552 елдан 1800 елларга кадәрге татар тормышындагы, мәгърифәт һәм дин гыйльме өстендәге артталыкны бетерү, халыкны мөселман әхлагы нигезендә тәрбияләү тора.

ч

Чөнки дини һәм милли изү сәбәпле халыкның тормышында, наданлык арта, дини белемнәр какшый, төрле хорафатларга ышану дәвам итә. Патша хөкүмәте тарафыннан оештырылган мөфтилек тә, татарларга ошамый. Бу мәсьәләләр Кол Мөхәммәдиең поэма һәм шигырьләрендә күтәрелә. Шагыйрьнең лирик шигырьләр җыентыгы да бар, ләкин аны тапкан кешеләр бу өлкәгә үзләре күзәтү ясарлар дип көтелә.

«Меһиммәэс-сыйбьян» поэмасы әхлакый-фәлсәфи темаларга багышланган. Кол Мөхәммәд Габденасыйр Курсави карашларына якын торган кеше буларак 4*иҗтиһад мөнкариз», ягъни кеше ихтыярсыз түгеллеген алга сөрә. Кешенең эшкә сәләте, протестка хакы барлыгын искәртә. Кешенең дини таләпләрне үтәп җиткермәсә, аның кяфер түгеллеген дәгъвалый:

13. Гамәл кылмаса да. мөэмин улыр кәс, Гамәл кылмаслык илә — кяфер ирмәс.

14. Дәхи гыйсъян кылурсә мөэмин адәм,

Аны кяфер димән, мөэмин ул һәм.

Поэмада ул заманның төп проблемасы иман мәсьәләсе бик ныклап тәфтишләнә, пәйгамбәрнең Алладан икәнлеге «Коръән» нең Хода каляме булуы раслана. Кыямәт көннәре тасвирлана.

Кәс — кеше. Ирмәс — түгел. Гыйсьян — фетнә.


354

54. Кыямәт хакдыр, тасдыйк кылдым,

Кабул иттем, дамелла, мөэмин улды.

55. Ул көндә васфыйны кылды Мәүлә Булыр ул көндә вилдан, шәйбә.

56. Онытырлар ата-угыл бер-берене, Дәхи угыл ана, кардәш кызыны.

57. Булыр һәркем үзенең хәле берлән

Илаһи — син, ул көндә кылгыл асан.

58. Кара кылма ул көндә йөземезне, Сәламәт кыл ул көндә үземезне.

59. Хода тәкъдиренә мөэмин инанмак,

Хола тәкъдире иләдер һәрни кылмак.

60. Яратыр Хак Тәгалә хәер, шәрне,

Ни кем вардыр җиһанда нафигъ вә зарне.

61. Хода разый ирер ихсанымызга.

Дәгел разый безим гыйсьянымызга.

Тасдыйк кылдым — таныдым.

Васфыйны — сыйфатын.

Мәүлә — Аллаһ.

Вилдан — егет.

Шәйбә — картка.

Хәер, шәрне — хәерле, явызлык.

Нафигъ вә зарны — файдалы вә зарарлыны.

Ихсанымызга — изгелегебезгә.


62. һәр икесе Ходаның тәкъдире илә, Ирадә вә каза, вә гәхкыйк (и) лә.

Поэмада кабер хәлләре, сорау алучы фәрештәләр, оҗмах елгалары, тасврлана. Ислам дине ни икәне аңлатыла.

$

78. Дәхи ислам нидер, мөэмин бәндә.

Аны белмәк лазем, мөслим дигәндә.

79. Булыр ислам дине аты белеңләр, Дин исламә инкыяд кылыңнар.

Пәйгамбәрне танымаган кешеләр өчен шәригать хөкеме дә юк дип саный Кол Мөхәммәд;

104. Имам илә рәсүлне белмәз адәм. Никах юк. зина кылыр мадам.

105. Әгәр хатын алырсә, бел, бозыкдыр.

Зина кылмак илә эше кабихдер.

Кол Мөхәммәд акылның мөмкинлеген инклрь итми, әгәр кеше берәр эшкә нигезле дәлил тапса, ул кеше кяфер булмас, мөэминдер ул ди.

128. Әгәр сабит улырса бер нәрсә, Хәбәр вахидилә ул эш беленсә,

Ихсанымызга — изгелегебезгә. Ирадә вә каза — теләү һәм тыю. Лазем — тиеш. Инкыяд — буйсыну. Мадам — чынбарлыкта Кабихдер — пычрактыр. Сабит — нигезле.


Зоб 129, Имамнардан аңа иҗмаг юк ирсә,

Аңа инкярь кылырса бер кем ирсә.

180. «Кяфер дәгел — мөселман биш ик ул кәс. Хәбәр вәхидә мөнкир кяфер ул мае.

я

Бу фикерләр бик мөһим. Югыйсә, XX гасыр ахырында властьтагы аерым кешеләрнең фикер төрлелегенә сугыш ачкан заманда, Кол Мөхәммәд дамелланың карашларына, сабырлыгына сокланмый мөмкин түгел. Кяферлек ул принципиаль мәсьәләләрдә куела торган аргумент: мәсәлән, иман алыштырганда, шәфкатьсезлек күрсәтеп җан ияләрен рәнҗеткәндә һ. б. Иманның төп мәгънәсен Кол Мөхәммәд түбәндәгечә ача:

143. Гадәләтдер иманның хөкме әй. җан. Тәҗанебдер дәхи җөмлә гөнаһдин. -

Димәк, иманлы кеше гадел һәм барлык гөнаһлы эшләрдән баш тартучы була.

Шагыйрь шуннан соң тыелган эшләрне санап китә. Тыелган гөнаһларның берсе — хыянәт.

Сабит — нигезле.

Вахид — ялгыз.

Иҗмаг — бер сүзгә килү.

Биш ик — шиксез.

Кәс — кеше.

Мөнкир — ышанмаучы.

Гадәләтдер — гаделлектер.

Тәҗанебдер — тыелудыр.

Дәхи — тагы.

Җөмлә — барлык.


357

144. Суэзандин рәҗүгъ улмак һәмишә.

Мөселманга имәс яхшы ишә.

145. Мөселман кардәш узе ки буйлә,

с

Хыянәт кылмаенча имин ула.

л

Тыелган эшләрдән: золым кылу, хөсетлек, нахак сөйләү, сүз белән рәнҗетү, гайбәт сөйләү һ. б.

Мөселман итеп тану өчен кешенең төп әхлак сыйфатларына күрсәтелә:

160. Каю кем тел илә карар идәрсә.

Вәләкин кальбилә тасдыйк идәрсә -

161. Мөселман дип белер моны һәркем. Дәхи мөхбире улыр әхкям ислам.

162. Идекен игътикад кылмаса ул кәс,

Тәмуглыдыр, әһле җәннәтдин имәс.

163. Бу кәс хөкме ирер хөкме мөнафикъ,

Шәригатькә эше ирмәс муафикъ.

Кешегә сукырларча иярүчеләрне — мөкаллидләрне Кол Мөхәммәд иманнары зәгыйфь дип саный. Аның бу сүзендә мантыйк бар. Белеме сай кеше, әлбәттә, юк урындагы каршылыкка да югалып кала.

Мөхбире — хәбәре. Әхкям — хөкем. Кәс — кеше. Игътикад — ышану. Имәс — түгел. Монафикъ — икейөзле.


358

170. Мөкаллиди кеше сүзенә табигъ

Җәмигъ мөэмин бивафый исбат саныйг,

Андый иманы йомшак кешеләр буенча шәригать хөкеме чыгарганда Кол Мөхәммәд түбәндәгечә эш итәргә тәкъдим итә:

*

171. Аның иманы самих дип белеңнәр. Аңа мәтбугъ әхкямене кылыңлар.

\

Кол Мөхәммәдиең жәмгыять төзелеше хакындагы хөкемнәре кызыклы:

176. Фазыйләт Аллаһ әмре илә имәстер.

Вәләкин мәшйәт. мәхәббәт ризасыдыр.

Шагыйрьнең бу фәлсәфи карашы кызыклы. Русия императорының властен Алладан бирелгән, — дип рәсми власть тукып торганда, бу фикернең татарда булуы бик мөһим. Кол Мөхәммәд татар фәлсәфәчеләренең адынгы (прогрессив) вәкилләреннән берсе булып саналырга лаек.

Поэмада иман. кяферлек мәсьәләләреннән тыш тагы инсафлылык мәсьәләсе карала:

Табигъ — иярүче.

Җәмигъ мөэмин — бөтен мөселманнар.

Бивафый — ялганны.

Исбат саныйг — исбатланган саный.

Самих — рөхсәт бирүче.

Мәтбугъ — иярүчеләр.

Әхкямене — хөкеменә.

Фазыйләт — өстенлек.

Мәшйәт — ихтыяр.


359

198. Дәхи инсафе инсан, өч белеңләр:

Бери — мөэмин халис, җәхед кяфер.

199. Ике — сатыр: вә иман, вә кяфер,

Өченче — мөнафикъ вә мөдаһин фаҗир.

а

«Мөһиммәэс — еыйбьян» поэмасы ахырында шагыйрь татар дөньясында булган бөтен әхлак һәм иман мәсьәләләрен берәмтекләп санап чыга да, ахырда бер нәтиҗәгә килә. Бер караганда югарыда каралган һәм чыганактан китерелгән конкрет гамәлләр күптән мөселман динендә булган халыкка артыкны сөйләү була кебек, ләкин XVIII гасыр ахырында мөселманнарның дини эшләрен үз 'контроленә алган самодержавиянең сәясәте, мөселман әхлагына сыймаганын татарның күп фикер ияләре күреп алалар. Бу темага Габдерәхим Утыз Имәни. Таҗетдин Ялчыгол һ. б. нәсер һәм назым белән үз фикерләрен белдерергә нигезләгән әсәрләрен язып чыгалар.

Кол Мөхәммәд тә үзенең поэмасында дәвернең бу контрольдән котылу юлы итеп гыйлем, мәгърифәтне күрә. Укымаган халык — патша куйган мөфтинең «сыйрате мөстәкыйм» юлында түгеллеген аңламаячак дип белдерә.

226. Сәваде әгъзам үзә сабит уланлар -Сыйрате мөстәкыймдә була аллар.

Мөэмин халис — мөселман котыла.

Җәхед, кяфер — ышанмаучы кяфер.

Сатыр — юл.

Мөдаһин — ялганчы.

Фаҗир — азгын ир.

Сәваде әгъзам — олы мәгърифәт.

Сабит — ачык.


360 Нәби безә бер хитабы сызды куйды.

Сыирате мөстәкыйм сезгә бу диде..

228. Йәмин илә шуилә күп сатырлар

Сызып куйды бу дәхи һәм сәбилләр.

229. Бу сәбилләр башида булды шайтан, Бу шайтан һәрбери сайяд инсан.

230. Диерләр бу сәбилә сез кереңләр,

Моңа кереп холяслыкны табың лар.

231. Ни дөрле вәсвәсә, төрле хәбисләр,

Адәм кальбинә салып, алдар анлар.

Кол Мөхәммәд үзенең бу әсәрендә мөселман өчен котылу юлы мәгърифәт юлы буенча гына икәнлеген күрсәтә. Ул туры юл — пәйгамбәрнең мөрәҗәгате, өйрәтүләре. Ләкин пәйгамбәр

Сәваде әгъзам — олы мәгърифәт.

Сабит — ачык.

Сыирате мөстәкыйм — котылу юлы.

Хитабы — мөрәҗәгате.

Йәмин — уң кул.

Сатырлар — язу юллары.

Сәбилләр — юлллар.

Сайяд инсан — кеше аулаучылар.

Холяслыкны — котылуны.

Хәбисләр — пычраклар.

Кальбинә — күңеленә.


361

сызган юллар башына шайтан утыртуны шагыйрь патша тарафыннан татар мөселманнар өстенә куелган мөфтидә күрә. Бәйсез мөселманнар илләрендә моның кебек мәсьәлә — проблема калыкмаган. Алар өчен котылу юлы «Сыйрате мөстәкыйм» -барь-1 иманны тану һәм аның таләпләрен үтәү аркылы булган. Христиан золымына эләккән татар мөселманнар өчен аларның гайре табигый хәле, яңа проблемалар китереп чыгара. Татар мөселман өчен милли-дини кимсетелү, аның иманына да куркыныч салган.

Бер караганда Кол Мөхәммәдиең әлеге поэмасы дини фәлсәфи әсәр буларак прозада язылырга тиеш кебек тоела. Ләкин куелган проблемаларны халыкка җиткерү максатында, шагыйрь аны халыкка якынрак булган назым белән бәян иткән. Фәлсәфи фикерләрне шигырь аша бирү XIX гасырның урталарына кадәр үзенә бер стиль, мода була.

«Мөһиммәэс — сыйбьян» поэмасы халыкны кызыксындырган, шунлыктан аның күчермәләре дә күп булган. Бу әсәр кешене әхлаксызлык нормаларыннан үз-үзен арындыруына ирешүне максат итеп куя.

Кол Мөхәммәдиең икенче поэмасы — «Тәгърифел вилдан» әсәре шулай ук әхлак мәсьәләләренә багышланган. Поэмада бу юлы мөселманлык, иман, шәригать мәсьәләләре түгел, ә кешеләр арасында була торган әхлакый кимчелекләрне төзәтү күздә

тотыла. «Тәгърифел — вилдан» поэмасы бу яктан Габделҗәббар -и»#

Кандалый («Рисаләи-л-иршад» һәм Габдерәхим Утыз Имәнинең «Мөхәммәт-эз-заман» поэмалары белән аваздаш әсәр. Әсәрнең күләме 524 юл тәшкил итә. Аңа кыска кереш язылган. Кереш Аллаһны мактау белән башлана:


362

1. Хәмед сәна ул Халикга Кәрим сөбхан,

Мәхлукат яратты ул кяф вә нундан.

2. Улдыр Рахман вирәчидер камуйә нан

*

Андин гайре рәззак һәргиз улмас имди һ. б.

а

Әсәрнең беренче бүлеге «Дәр бәян сәбәби тәэлиф рисаляти** (Рисалянең төзелү сәбәбе бәяны) дип исемләнә. Аны шагыйрьдән балаларыяшьләр үтенече буенча язылганлыгы аңлашыла: 9. Сөаль кылды бу фәкыйрьдин фәрзандләри, Әткәй безгә үгрәт вал ә дин хөрмәт ләри.

10. Шәригаттә ничек ата-ана хезмәтләри.

Берән-берән безә бәян кылгыл имди.

Шушындый шартлар заманында татар язучысы Таҗетдин Ялчыголның «Рисаля-и Газизә» әсәре язылуга да сәбәп булган. Ул да, үзенең әсәрен, кызы Газизә үтенече буенча язган .

Рисаля-и Газизә. Шәрех «Сөбател — гаҗизин». — Казан, 1910. — Б. 3.

Хәмед сәна — мактау.

Халикга — Аллага.

Кәрим сөбхан — юмарт мактау.

Мәхлукат — тереклек.

Кяф вә нундан — К һәм Н (хәрефләре).

Рахман — Алла.

Вирәчидер — бирүчедер.

Камуйә нан — һәркемгә икмәк.

Гайре — башка.

Рәззак — ашамлык.

һәргиз — һәрвакыт.


363

Габдерәхим Утыз Имәнинең дә бу темага кагылышлы

поэмалар язганлыгы мәгълүм .

Әлеге дәлилләр Кол Мөхәммәд иҗатының XIX гасыр

*

башында татар әдәбиятында актуаль булган проблемалар белән өртелгән булуын күрсәтәләр. Тагы бер факт игътибарга лаек: Кол Мөхәммәт «Тәгърифел — вилдан» поэмасын «Кыйссаи Йосыф» шигъри үлчәвендә язган. Димәк, ул татар әдәбиятының борынгы үрнәкләре белән тыгыз бәйләнешле.

Кол Мөхәммәд укучыларына Ислам дине, Мөхәммәд пәйгамбәр, Алланың җирне яратуы, фәрештәләр, җиргә Алладан иңгән китаплар турында мәгълүмат бирә. Күктән иңгән китаплар парәләр белән пәйгамбәрләргә (мәсәлән, Адәм галәйһиәс-сәламгә ун сәхифә, Шиш пәйгамбәргә илле кәгазь, Идрискә -утыз кәгазь, Ибраһимгаун кәгазь) иңгән. Иңгән китапларның саны 104 булып, аларның дүртесе генә мәгълүм булып калган: Муса пәйгамбәргә»Тәүрат», Гайсә пәйгамбәргә «Инҗил», Дауд пәйгамбәргә «Забур», Мөхәммәдкә «Коръән» китаплары иңгән.

Күктән иңгән китаплар буенча Кол Мөхәммәдиең карашлары кызыклы.

33. Фарыз ирер инанмак бу китапларга, Иңдерде хак җөмләсеке рәсүлләргә.

34. Шәригатьне белдерүлә мөэминләрә һәр бересе Хак Тәгаля сүзи им ди.

Шагыйрь бу сүзләре белән мөселманнан гайре булган -христианлык, яһүди диннәренең теп китапларын дөрес түгел

Габдерәхим Утыз Имәни, эл-Болгари. Шигырьләр, поэмалар. Казан, 1986. — Б. 55-146.


364

дип хурламый. «Коръән»нән кала өч китапны да Алла сүзе дип

игълан итә. Ләкин ул моның белән мөселманарның дин үзенчәлеген инкярь итә торган фикер уздырмый.

* ...

85. Безә гамәл фарыз ирер «Коръән» бу илә,

*

Кыямәтә дигән «Коръән» хөкме кала.

36. Бүтән китап хикмәте мәнсух буйлә,

«Коръән» дин гайре илә гамәл дәгел имди. Бүлектә ~ пәйгамбәрләргә, Мөхәммәдкә, кыямәткә, үлеп-терелмәккә, мәхшәр көненә һ. б. ышанулар кирәклеге бәян ителә.

Кол Мөхәмәд башка диннәрне сүкмәсә да исламга ышануны алга сөрә:

45. Барча динләр батыйлдыр Хак кашында Батыйл динне ташларга кыл барчасын да.

46. Хак дин үзрә бергә улыр мөэмин бәндә, Ислам диненә ихлас куяр белең имди.

Ислам динен мактаганда шагыйрь бер бик кызыклы чагыштыру китерә.

47. Ислам динен беләсезләр әй угланнар, Ислам дине ак кашка күк белең сезләр.

48. Кара атта кашка кеби белең сезләр,

Шул кашкадин таның сезләр аны имди. Поэмада Ислам динен Кол Мхәммәд бик образлы итеп

Мәнсух буйлә — тыела. Батыйлдыр — бозыктыр.


365

51. Йимешләрен һич угры ала алмас.

Ул йыгачи һичбер дошман ега алмас.

52. Никадәри катыг йил суыра алмас,

Шунлаен мәхкәм йыгач дик белең имди.

' Поэманың икенче бүлеге «Фи бәйанел вәләдин» («Балалар бәянында») дип атала. Бүлек түбәндәге фикер белән башланып китә.

55. Ата-ана хакларыны саклаясыз, I/ Ата-анашзгелек бик кыласыз.

56. Ата-ананы һәргиз рәнҗетмәясез

А ларны рәнҗетмәк олуг гөнаһ, белең имди. Бу бүлектә ата—анага хөрмәт, алар белән балалар арасындагы мөгамәлә нормалары бәян ителә. Ата-анага рәнҗетү сүзләре әйтү, андый эшләр кылу — гөнаһ дип бәяләнә. Күрсәтелгән хөрмәтләр поэмада, югары бәяләнә:

61. Ата-ананы разый кылмак әфзаль дорыр. Нәфел руза. нәфел намаздин артык ирер,

62. Хаҗ кылмакдин, җиһад кылмакдин торыр, Ата-ана хакы зур дип белең имди.

Кол Мөхәммәдиең бу бүлектәге өйрәтүләре бүгенге көндә дә бик актуаль яңгырыйлар. Аның тәрбия темасына караган фикерләре, киләчәктә әле озак вакыларга әһәмиятен югалтмас.

Йыгачи — агачны. Мәхкәм — нык. Әфзаль — кадерле. Җиһад — изге сугыш.


366

63. Ата-ана исме илә өндәмәяләр,

Анлара мөхаляф эш кылмаялар.

64. Ата-ана ни боерса эшләялар,

Ихлас илә йөгерешеп йөрең имди.

Бу тәрбияви-әхлакый фикерләр узган гасырда татар әдәбиятының бер үзенчәлеге, реалистик темаларның яна тармагына керә башлавы. Габденасыйр Курсави башлаган реформа хәрәкәтенең әдәбиятта да башланганын күрсәтә.

Кол Мөхәммәдиең ата-ана абруе, исеме белән ышыкланып, аларга каршы килә торган эшләр кылмаска кисәтүе дә озын

гомерле фикер.

^

Бүлектә исәннәрне генә түгел, үлгәнәр хәтерен дә саклау

хакындагы сүзләр булу гыйбрәтле:

67. Ата-ана үлсә, «Коръән» укыясыз,

Хәер-тәсдикъ анлар өчен һәм кыласыз.

68. Каберләрнә зиярәтә һәм варәеез,

Анлар сезиләрә күз тотарлар имди.

Ата-аналарның, остазларның үз урыннарына балалар, шәкертләр калдыруы поэмада хуп эшләрдән күрелә.

69. Үлдең ирсә изге гамәл киселәдер.

Мәгәр изге бала калса, изгелеге вара дорыр.

70. Дәхи гыйлем үгрәтерсә. Талиблары арта калыр,

Монларның нәфгы кабрә доташыр имди.

Кол Мөхәммәд — әсәрендә явызлыкны, явыз фигыльне -ата-ана үлсәләр дә. белеп торырлар, бу эшкә риза булмаслар

Мөхаляф — ярамаган. Нәфгы — файдасы.


367 дип яза, бу эшкә пәйгамбәрнең дә ризасызлыгын белгертә.

Бала ата-анасын рәнҗетсә, аның Хак каршындагы кылган догалары да кабул булмый. Әсәрдә ата-ана ризалыгы Хак

%

ризалыгы белән тиң карала. Автор анда балаларга «Коръән»дәге «Оҗмах аналарыгызның аяк астында» дигән аять сүзе белән фикерне ныгыта.

Кол Мөхәммәд «Тәгърифел — вилдан»ның өченче бүлеген ир-хатын мөнәсәбәтләренә багышлый. Шагыйрь гаилә гармониясен хатын-кызның хезмәтенә мөнәсәбәттә күрә, ир-атның сабыр булуын хуплый:

95. Ирләрнең хакы зурдыр хатынлардә, Ирләр дәхи анларә ихсан идә.

96. Буйларның гакыл юк дип, тәхәммел идә. Хакыйкыйда бар, һәрберсенә кирәк имди.

103. Ни кадәр гыйбадәтләр кыйлурса ул, Ирене рәнҗетүрсә, дөрест дәгил.

104. Рузалары, намазлары кабул дәгил,

Ир ризасында Хак ризасын тапсын имди...

111. Җан вә тәнләрә хезмәт кылмак кирәк, һ. әр тугрыда ризалыкны алмак кирәк.

112. Ир ризасында, Хак ризасын тапмак кирәк.

Гыйбрәтләр илгә китмәсен белең имди. Бу фәлсәфәнең XIX гасырда татар халкын әхлак ягыннан тәрбияләүдә әһәмияте зур була. Татар халкының «'Метрика»

Ихсан — ярдәм итә.

Тәхәммел идә — түзә.


368

дәфтәрләреннән күренгәнчә, аның арасында семья бозу күренешләре бик сирәк булган. Бу фикер Татарстан дәүләт архивында сакланучы күп кенә чыганакларны өйрәнү нәтиҗәсендә

•'«««« ^

гомумиләштерелә.

• Кол Мөхәммәд, ирене хөрмәт иткән хатын-кызда изгелекләр күрә:

121. Каю хатын ирен бер сәгать риза кылыр, Бер ел гыйбадәт савабын аңа бирер.

122. Төнлә уяг. көндез руза тоткан диктер. Шул кадәре бәшарәтләр ула имди.

Әсәрдә хатын-кызның өйдәге кул эше дә мактала:

127. Орчыкның тәсбихе вар ул Җәббарә, Ул тәсбихнең савабы хатынларә.

128. Савап күптер орчык эгүрләгән занларә, Ниятени дөресләрсә белең имди.

Хатын-кызның орчык эрләгәненә саваплар күплеге шактый озын тасврлана:

133. Дәхи Алла вирер ул хатынә саваплар Тәнендә ни кадәр улса төклэри,

134. һәр төгенең санынча артыр нурлары,

Оҗмах эчрә сарай бина улыр имди.

Тормышта хатын-кызның роле турындагы тема шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләрендә дә күтәрелә. Аның

Бәшарәтләр — шатлыклар. Җәббарә — Аллага. Занларә — хатыннарга.


369

«Мәһиммәтез — загйан» поэмасында (ул 1820 елда язылган) «Изге хатыннар бәйаны» исемле бүлек бар . Бүлекнең хәзерге телебезгә юлга юл тәрҗемәсеннән өзек әдәбият галиме Әнвәр

*

Шәрипов эшләнешендә китерелә:

«

ИЗГЕ ХАТЫННАР ТУРЫНДА

/ Әгәр хатынның холкы күңелгә хуш килсә I

Аның бишеннән берсе артык булыр. Димә хатын ике булсын, яки өч Дөнья көтәргә килер үзеңә көч. Әгәр, уңганы очрап, булса ул бер, Чәч-сакалың агартып картайтмас ул. Хатыннан уңмасаң, башканы ал, Әгәр китмәсә, мал бир, бер үзең кал*.

Кол Мөхәммәд әлеге темага XIX гасырда тәфсилле игътибар иткән беренче татар шагыйре һәм фикер иясе булса кирәк. Ләкин, Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләре шигърияте ягыннан Кол Мөхәммәднекеннән камилрәк.

Шушы ук дәвердә Габделжәббар Кандалыйның «Рисаләи -/ иршад» исемле поэмасы язылган. Академик Миркасыйм


Госманов «Рисаләи -Үиршад»ны 1816 еллар тирәсендә язылган

-3

дип саный .

 

-3

аный .

Г. Кандалыйның әлеге поэмасында XIX гасырның беренче

Габдерәхим Утыз Имэни г-ояВолгкрщ. Шигырьләр, поэмалар. — Б. 135-219.

2 Шунда үк. — Б. 219.

Кандалый Габделжәббар. Шигырьләр һәм поэмалар. -Казан, 1988. — Б. 499.


370 чирегендә татар хатынының иҗтимагый хәле нинди һәм ул

нинди булырга тиешлеге языла. Хатын-кыз тәрбиясе семьяны (милләтне) ныгыту һәм җимерүгә бәйле икәне поэмалардан ачык күренә. Г. Кандалыйда да Кол Мөхәммәд шигыренә

в

аваздаш юллар бар:

Никү хатын, ки кыйлдык йад, Ирене әйләдисә шад, һәзаран афәриннәр бад,-Ки ул хатын үзә һәр ан .

«Тәгърифел — вилданының дүртенче бүлеге «Фи бәйаны-әл-әвләд» («Нәсел бәяны») дип бирелгән. Бу бүлек алдагысының дәвамы буларак тәэсир калдыра. Андагы фикерне бу бүлектә хатын-кызның ана буларак тормыштагы урынын күрсәтүгә багышлау дәвам итә. хатын-кызның бала табуы, тәрбияләп-үстерүе бөек эшләрдән хисаплана.

139. Алла Кәрим язар хатынларә күп саваплар, Үз ирендин бала тапса ул хатыннар.

140. Йите кат күктә никадәр фәрештә бар,

Шул кадәр фәрештәләр гыйбадәтен табар имди.

Бишенче бүлек остазлар хакы турында. Биредә сүз мәдрәсәләрдә укучы гакертләрнең остазларына карата мөнәсәбәте ни

Кандалый Габделҗәббар. Шигырьләр һәм поэмалар. -Б. 271.

НикҮ — яхшы. Һәзаран — меңнәрчә. Афәриннәр — мактя\глар. Бад — булсын.


371

рәвешле булырга тиешлеге бәян ителә. Автор шәкертләр остазларын хөрмәт итәргә тиешләр дигән фикер уздыра. XVIII ахырында яңа мәдрәсәләр ачуга күп мөмкинлекләр тугач, укучы шәкертләр1 саны да нык арта. Мәдрәсәләрдә инде күп традицияләр онытылгач, шәкерт — остаз арасындагы мөгамәлә нинди булырга тиешлеге мәсьәләсе күтәрелә. Бүлек түбәндәге юллар белән башлана:

159. Остазларның хакы зурдыр талиб үзрә, Ваҗиб ирер гая кылмак телемезә.

160. Тәкърим-тәгъзим кыла талиб әдәб үзрә,

Алдында һәм артында булса имди.

Кол Мөхәммәд шәкертләрдин остазларын хөрмәтләүне таләп итә:

163. Ултырмакда. йөремәкдә — барчасын да, Сүзләмәкдә, ашамакда камусында,

164. Остазындин узмаялар һич берендә, Ата-анадин остаз зур белсен имди.

Талибләрнең барлык белемнәренә остазлар сәбәпчелеге поэмада кабат-кабат күрсәтелә:

167. Аның өчен остаз илә Хак нә белде,

Надан ирде, остазындин гыйлем алды.

168. Фарыз, ваҗиб остазындин ул үгрәнди.

Иман — ислам барын андин бел ди имли.

Ваҗиб — тиеш. Гая кылмак — тыешу. Тәкърим-тәгъзим — зурлау, хөрмәтләү. Камусында — барсында.


372

Кол Мөхәммәд шәкертләрнең (Талибләрнең) остаз рөхсәтеннән

башка йөрүләрен гаепли, алардан югары менеп утырмагыз, дип өйрәтеп, әдәп сакларга өнди. Әгәр шәкертләр остазның гаебен күрсәләр, аны кичерергә тиешләр дип яза. Талиб һәр эштә остаз ризасын алырга тиеш дигән фикер уздырыла. Остазын хурлаган, мин остазымнан күп беләм, дигән шәкертләрне гаепли.

187. Хода фәиз вирде бәңа бу илһам дип, Остазының хатасыны белдем диер,

188. Мөкаллид — ул, бән бу йирдә мөстәдил дип, Остазына күп тагнә кылыр им ди.

*

Алтынчы бүлектә «Фи бәйане талибе замана» («Замана шәкертләре баянында»), 195 нче икеъюллыктан башлана.

Бу бүлектә бүгенге көндә татар мәгарифе тарихында әлегә ачык мәгълүм булмаган хәлләр бәян ителә. Шәкертләрнең остазларга хөрмәтсезлек күренешләре XIX гасырның беренче чирегендә шактый таралган булган, күрәсең. Курсада Габдена-сыйр Курсави мәдрәсәсендә шундый бер чуалу хакында томанлы гына сүзләр саклана. Ихтимал, бу — тормышта — көнкүрештә яңарышлар көчәеп китеп. Кол Мөхәммәдиең аларны кабул итә алмау бәяседер:

197. Шәригатьне карамыйлар горур улып. Галимнәрне хур күрәләр ходбан улып.

Фәиз — юмарт. Мөкаллид — иярүче. Мөстәдил — исбатлаучы. Тагнә — сүгү. Ходбан — тәкәббер.


373 198. Йөрделәр бәгъзесе шайтан булып,

Адәм дин булган шайтан болар им ди.

Поэмага Габдерәхим Утыз Имәни заманында куерып киткән чәйгә мөнәсәбәт проблемасы да килеп керә. Габдерәхим Утыз Имәни чәй эчүне хуп күреп шигырь язган:

Чәй эчән коллар алырлар. Хәүзы Кәүсәрдин нәсиб. Рәнге гөлгин, хубе руйан. Рәнгинә булмыш кариб.

Хәзерге телгә тәрҗемәсе:

Чәй эчкән кешеләр алырлар Кәүсәр күленнән өлеш. Төсе ал-гөл, гүзәл йөзле кызлар Төсенә бик якын .

Чәй эчүне Габделҗәббар Кандалый да мактап, яклап

2

шигырьләр язган .

Мөхәммәдшәриф Габдерәшид углы (? — 1834) исемле шагыйрьнең дә «Чәй бәете» чәйгә мактау җырлый. Археогра-фик экспедицияләр уздырганда табылган кулъязмаларда чәй, самовар хакында матур фикерләр белән тулы шигырьләр табылды:

Габдерәхим Утыз Имәни. Күрсәтелгән хезмәт... -Б. 51-160.

« Кандалый Габделҗәббар. Күрсәтелгән хезмәт... — Б. 84-87 Бәгъзе — кайсы беосе.


374

САМАВЫР

Самавыр савыты дидектер, Мисалы сайраян кошдыр.

*

Килеп ултырса сөфрәгә, Кунакның күңле бик хушдыр.

Самавыр алтыдыр шарты,

Эче гәүһәр, тышы балкый,

Бу чәйләрне бән эчмәсәм, I

Бәнем күңелләрем ярты.

Бу чәй — хикмәт, йокы ача, Чәй эчмәсәм йокы баса. Бу ни хикмәт, бу ни гаҗәп, Чәй зчмәсәм хәлем начар.

1981 елда Татарстанның Саба төбәге, Шекше авылында Хәсәнша Әхмәтшиннан

алынган кулъязмадан. 1895 елда күчерелгән.

Яки менә XVIII гасыр ахырында күчерелгән тексттан бер строфа:

Самавыр савыты делкешдер, Мисалы сайраган кошдыр. Килеп ултырса сөфрәгә Кунакның күңлё бик хушдыр.

1983 елда Татарстанның Арча төбәге,

Шурабаш авылы Гарипова Зөһрәдән алынган кулъязма (Мирасханә, 39 кол.,1 тасвир, 3205

эш).

Сөфрәгә — табынга.


375 Кол Мәхәммәд исә чзй, самоварын хзрамнан санаган.

201. Телдә «Коръән», башта чалма, өстә чапан, Самавырын, чаен, касә-чай хурдан.

«

202. Тәхсил кайда талиб, ахыр заман,

Монлардин бик ихтираз кирәк имди.

Китерелгән мисаллар татар җәмгыятендә XIX гасыр башында каршылыклы фикерләр булуы хакында да сөйлиләр, Чәй эчүгә мөнәсәбәтле фикерләр төрлелеге борынгырак дәвердән үк килгәнгә ошый. XVIII гасыр татар язучысы, каһарман Батырша Алиевның язмаларында инде 1756 елда татар авылларында чәйнең дәрәҗәле эчемлек икәне күренә.

«Тәгърифел-вилдан»ның җиденче, соңгы бүлеге «Фи бәйан васыятә талибан» («Шәкертләргә васыять бәякында») дип атала.

Кол Мөхәммәд дамелланың васыять бәяны, аның инде яше шактый олы яшьтәге остаз булганлыгын күрсәтә. Бу дидактик поэманың шундый васыять белән төгәлләнүе, аның эчтәлектә бирелүе дип күрелә.

Бүлек талибләргә (шәкертләргә) мөрәҗәгать белән башлана.

207. Өй талибләр, гомер үтәр, гафил улмаң, Форсат барда укымай надан калмаң!

208. Тәхсил куеп. гыйлемлекдин коруг калмаң.

Гыйлем шәрәф, аны бик белең имди.

Шагыйрь шәкертләрне тәкъвә, тыйнак булырга, хәрам-нардан, начар эшләрдән тыелырга өнди.

Тәхсил — тырышлык, белем алу.

Ихтираз — саклану.

Гафил улмаң — хәбәрсез булма.


376

Л/п


Имәни иҗатында да бәян ителгән тема. Аның «Әбйате төрки фи фазыиләте гыйлем» исемле шигыре шул темага багышлана: Гыйлем-гамәл өчен кирәк хәзинә ул, Гыйлемсез гамәл зәгыйфь булыр.

 

Гыйлем ул җиргә күктән иңде, ^ Дин пәйгамбәргә ачык булсын

Ул — гыйлемне сөйләү — Алла сүзе ул, Аның белән беленер хәлял һәм харам.

(Өзекләр әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов тәрҗемәсендә биреләләр).

Бу күренешләр Кол Мөхәммәдиең татар әдәбиятында XIX

<•/ гасыр өчен мөһим булган иң актуаль темалар өстендә эшләй-

гәнлеген күрсәтәләр. ^

Кол Мөхәммәл васыятендә яңадан да остазларга мөнәсәбәт

мәсьәләсен күтәрә,

215. Остазның хөрмәтене саклаялар,

Остазына дошманлыкый кылмаялар.

216. Надан дию хәкарәте кылмаялар,

Чөнки сине золамәтдин чыкарыр имди.

218. Кани сиңа, юк йиргә лаф оран,

Фикер кылсаң, андин күп син надан имди.

Остаз темасы Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләрендә дә бирелә. Мәсәлән, «Мөһиммәт — эз-заман» әсәрендәге юллар шуның мисалы:

Габдерәхим Утыз Имәни. Күрсәтелгән хезмәт... — Б. 157


 

 


377

v ГУтпгплтятпткгст тг-оттртгтл**»;

 

Олугъларның кечеккеңә файдасы бар, Нәчек йыйгач төбенә яумады кар.


 


Үзең килсәң алардин дөньяга соң, Олугъларның хатасын уйлагыл уң .

Кол Мөхәммәд остазларны хөрмәтләү буенча борынгы язма мираслардан мисаллар тәкъдим итә. Билгеле булганча бөек мөселман юристы Имам Әгъзамның да остазы булган.

227. Имам Әгъзам остазы Хаммад ирде,

Ул Хаммадның белмәдекен Имам белде.

228. Остазыны надан дию лаф ормады,

Остаз дию тәгъзим — тәкрим кылды имди.

229. Замана талибенә карар ирсәң, v/ Күбе аның җәдәл илә гыйбрәт алсын,

230. Бер сүзни хатринә алган күрсәң,

Бәндин гайре буны белмәс диюр имди.

Шәкертләр арасындагы «мин беләмлек» дәгъвасе чирен шагыйрь шактый тулы тасвирлый. Әлеге җитешсезлекне тәнкыйтьләү ул вакытта кирәк һәм хәзер дә мөһим проблема. Ихтимал мондый сыйфатларның күренүе наданлыктан белем бакчасына керә башлаган Талибләргә хас күрәсең.

Зирәк мәгърифәтче Кол Мөхәммәд мондый тискәре сыйфатлардан өстен булып кала һәм үзенең чын остаз икәнен күрсәтә.

Габдерәхим Утыз Имәни. Күрсәтелгән хезмәт... — Б. 125. Җәдәл илә — бәхәсләшеп.


378 Поэма түбәндәге строфалар белән тәмамлана:

259. Разый улдым кыйеъмәтеңә йа, Раббем,

Бәнем ризкымны ким итмәс һич кемсәнә,

*

260. Бәнем ризкымны ким итмәс һич кемсәнә. Хак эшенә бәндә дәхел кылмас имди.

261. Бу фәкыйри дидареңлә мөшәррәф кыл,

Ул нарыңны бу фәкыйрьдән һәм ерак кыл.

262. Мәркәби бәнем дәхи пырак кыл, Таҗы дәхи башыма киюр имди.

Күренә ки, шагыйрь Кол Мөхәммәд XIX гасыр башы татар әдәбияты һәм җәмгыяте проблемаларына үзенең ике әсәрен багышлаган. Аның дини үгет-нәсихәт һәм лирик шигырьлә-ренендә дә шушы рух күзәтел». Шагыйрьнең бөтен иҗат мирасына хәзергә анализ ясау мөмкин бу ямаганлыктан, һәм аның кече әсәрләре әле текстологик яктан эшләнмәгәнлектән,

v аның шигырьләренә бәя бирүне хәзергә калдырып торабыз.

л/ •— — л/ Кол Мөхәммәд пэмаларында күтәрелгән проблемалар бер

үк вакытта диярлек Габдерәхим Утыз Имәни, Яхья бине

Сәфәргали әл-Бәрәзәви, Габделҗәббар Кандалый поэмаларында

\ да күтәрелә. Проблемалар сайлаганда бу шагыйрьләр аларны

Кыйсмәтеңә ~ өлешемә.

Дәхел кылмас — катнашмас.

Дидареңлә — йөзеңә.

Мөшәррәф — хөрмәтле.

Нарыңны — утыңны.

Мәркәби — атланып йөри торган ат.

Пырак — фантастик ат.


379

бер-берсенең тәэсире белән эш иткәннәр дигән нәтиҗә чыгарырга ярамый. Ул проблемалар тормыш ихтыяҗыннан туганнар һәм һәр укымышлы татар аларны бердәй дәрәҗәдә тойган.

*

Татар әдәбияты тарихында XIX йөз башы турында сүз барганда фикер күбрәк Габдерәхим Утыз Имәни, Габденасыйр Курсави, Габделҗәббар Кандалый әсәрләре тирәсендә генә бара. Кол Мөхәммәдиең поэтик-фәлсәфи мирасы бу даирәне тагы да бер шактый каләм хезмәте калдырган исем белән баетырга мөмкинлек бирә.

Кол Мөхәммәд мирасы белән танышу соңгы еллардагы археографик экспедиңиялә. р нәтиҗәсендә һәм мәшәкатьле текстологик хезмәт барышында мәгълүм булды.

ШАГЫЙРЬ ӘХМӘТҖАН ТУБЬТЛИ

Иҗат эшчәнлеге XIX гасыр уртасыннан ук башланып 1890 елларга кадәр дәвам иткән шагыйрь Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әл-Әбеви, әс-Самари, әл-Болгари, әт-Тубыли хакында сөйләү өчен чыганаклар юк иде.

Соңгы елларда уздырылган археографик экспедиция йомгаклары нәтиҗәсендә инде исеме һәм мирасы югалу чигенә килеп җиткән бу талантның иҗат эшчәнлеге турында сүз алып барырга мөмкин булды.

Әхмәтҗан бине Шәмсетдиннең кулъязма бер китабын 1978 елда филология фәннәре кандидаты Әнвәр Шәрипов хәзерге Татарстан җөмһүриятенең Лениногорск төбәгенә караган Сара-биккол авылыннан табып алып, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсенә тапшыра. Зур күләмле бу кулъязма китапта ислам дине мәсьә-


380

ләләренә караган прозаик әсәрләр һәм Әхмәтҗан бине Шәмсетдиннең улы Мөхәммәтҗанга Тубыл (Тобольск) шәһәре төрмә-

1

сеннән язылган васыятьнамәсе язылган .

1982 елгы археографик экспедиция вакытында Сарабиккол авылында Хөснетдинов Хәтиф (1909 елда туган) агада Әхмәтҗан Тубылинын 209 кәгазьдән торган зур кулъязма җыентыгы табылды^. Бу җыентыкта шагыйрьнең дистәләрчә шигырьләре, шигъри хатлары, поэма, мәрсия һ. б. әсәрләре бар. Андагы шигырьләрдә авторның тормыш сәхифәләрен ача торган күп мәгълүматлар очрый.

Шул ук елда Сарабикколда, Әхмәтҗан Тубыли тарафыннан

2

1885 елда төзелгән күләмле генә кулъязма календарь табылды . 1984 елда Лениногорск шәһәрендә яшәүче Галимҗан Әхмәтҗанов Әхмәтҗан Тубылиның Себердән язган бер хатын тапшырды . Менә шул кулъязмаларда сакланган мәгълүматларның беркадәресен тәртип белән искә алып үтик. Телләрдә сөйләнгән хәбәрләр буенча Әхмәтҗан бине Шәмсетдин шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәнинең кияве, Тубыл шәһәренә төрмәгә җибәрелгән. Бу хәл булганмы? Әлеге сорауга аның Тубылдан дусларына һәм улы Мөхәммәтҗанга язган хатында җавап табарга була. Хат тексты:

«Хөрмәтле вә гыйззәтле Камалетдин абзыйга һәм нурдидәң

Татарстан Фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Мирасханә. 39 кол., 1 тасвир, 444 эш.

у

Мирасханә, 39 кол., 1 тасвир, 6058 эш.

з

Мирасханә, 39 кол., 1 тасвир, 5169 эш.

Мирасханә, 39 кол., 1 тасвир, 6058 эш. Нурдидәң, — күө нурың.


381

Мөхәммәтҗанга бигаять сагынып, сәламләремнең гөзидәсен»й

әбилаг идәм һәм кадерле вә хөрмәтле талибем Җамалетдинга һәм күземнең нуры углың адаш Әхмәтҗанга сәламләремнең

\

халисене күндердем. Үзем сәламәтмен, хәйер догаларыңызда һәмишә догада уласыз, Хак сөбханә вә Тәгалә, Сезне, газиз балаларыңыз илән афәт дөньяви вә ахириләрдән имин вә мәхфуз әйләсен, вә ахры дәмдә хөсне хатимә илә Мөшәррәф вә Мөкәррәм әйдәсен... Хөрмәтлеләрем» үтенәмен сезләрдин, бәнем бу хатымны углым Мөхәммәтҗанга тапшыреаңъшла, Аллаһу Тәгалә разый улсын сезләрдин, һәрвакыт сезне мәшәкатькә саламын, зинһар рәнҗи күрмәңез, хезмәтеңез сәдәкайә язылсын, һәнүз безне онытмайсыз, Аллаһу Тәгалә җәннәт илә түләнсен, амин... 79 нчы елны, апрельнең 15 ендә язылды Тубылдан. һичбер хәүфләнмәңез, мондагы губира (н) скуй ахунд мелла Габделбакый шәриф безнең өчен чук ригаять идәчедүр һәм начальниклар катында сүзе өстен, кадре зур һәм бәне гаять

Гөзидәсене — хөрмәт, түбәнчелек белән»

Өбилаг идәм — җибәрәм,

Талибем — укучым.

Халисене — сафын.

Мәхфуз — сакланган,

Ахры дәмдә — соңгы сулышта.

Хөсне хатимә — матур язмыш.

Мөшәррәф — хөрмәтле.

Мөкәррәм — кадерле.

һәнүз — һәрвакыт.

Ригаять — кайгырту, олылау.

Идәчедүр — итүчедер,


382 йакын дуст күрәдер, яхшы утырганым өчен эсматрителнең

рапорты буйынча губира (н) ски сәвитникнең элемә хвальный лист бирде, эшкатулкамда тотамын. Аныңчүн һичбер сигез ел

эчендә замечаниядә улганым юк, үз динемезне мөстәкыйль тотканымыз өчен. Урысның хвальный листындан безгә ахирәт эчен һич файда юк, мәгәр «дөньяви сафама хаҗәт», — диеп блакатны элемә вирелде. Чөнки халикы Гайсә улып үз диненең кадрине белеп камилләсе бийлә идәләр «Тапшырдым Аллаһу Тәгаләгә».

Хаттан күренгәнчә, Әхмәтҗан Тубы ли 1879 елның 15 апрелендә төрмәдә тугызынчы ел утыра булып чыга. Димәк, аны 1871 елны утыртканнар. Бу вакытка кадәр инде аның улы Мө-хәмәтҗан туган була. Аның ничә яшьтә икәнен тәгаенләү кыен.

Тоткынны губерна ахуны мелла Габделбакый белеп, аңа ярдәм итеп һәм хәлен җиңеләйтеп торган.

Әхмәтҗан Тубыли Сарабикколдагы баласының кайда, кемдә калганын белмәгәнме, яки булмаса аңа гаиләсе белән хат алышу тыелган булгангамы, никтер хатны үзенең дусларына язган.

Шагыйрьнең Габдерәхим Утыз Имәнинең улы Әхмәтҗан үлеменә карата язган мәрсиясендә дә кызыклы мәгълүматлар бар. Билгеле булганча Әхмәтҗан бине Габдерәхим Утыз Имәни — шагыйрь булган. Аның турында беренче хәбәр бирүче кеше,

Эсматрителнең — смотрительнең. Элемә — кулыма. Хвальный — похвальный. Лист — язу. Халикы — Алласы.


383

борынгы әдәбият белгече Сәгыйтъ Исәнбаев булды1. Ләкин ул

шагыйрьнең гомер дәверен күрсәтми. Әхмәтҗан бине Шәмсетдин язган мәрсиядә исә аның үлгән елы күрсәтелгән:

«Тзварихдә вафаты мең сигез йөз

Кырык тукызынчы йыл, июньди йолдыз.

Тәмам иттем сүземне и агалар.

Ки сезләрдин өмидемдер догалар.

Белерсеңез язанның наме Әхмәт,

Зам идүб ләфзы җанны чикте зәхмәт.

Дәхи Шәмсетдин ирүр һәм атасы,

2

Гафу идең әгәр булса хатасы».

Әхмәтҗан бине Габдерәхимнең үлгән вакытында бик яшь булмаганлыгы аңлашыла. Мәрсия авторы аны үзенең хөрмәтле остазы итеп тасвирлый. Моннан чыгып. Әхмәтҗан Тубылиның Габдерәхим Утыз Имәни кызына түгел, ә бәлки Әхмәтҗан бине Габдерәхим кызына өйләнгән булса кирәк дигән фараз куярга була.

Сарабикколда табылган зур күләмле җыентыкның 21 битендәге шигырьдә Әхмәтҗан Тубы ли үзенә 55 яшь тулган кеше итеп саный. «Мәрсия»дән соң килгән шигъри хатлары ахырында үзе турында:

«Йазылан тарихдыр мең сигез йөз йылы йитмеш сигез, гыйнварди йолдыз.

Исәнбаев С. 19 нчы йөз әдәбияты тарихына бер материал //Татар теле һәм әдәбияты. Казан: ТКН, 1959. — Б. 296-303.

е\ __

« Мирасханә, 89 кол.. 1 тасв.. 6058 эш. — Б. 34. Зам идүб — кушып. Ләфзы — сүзне.


384 Йазубән өчендә итде тәскин.

Буны мәнзум идән Болгари мескин. Дәхи мәхбүс улырда кылды тәмам,

*

Хибес эчрә бәләдидер Тубыл нам. Йазалем кәнди худ канидыр дийарын. Белен, Болгар ватан, аелын вә йирин, Губернасы Самар, Бөгелмә өязе, Әбидер карьясе Мәүлид нази. Намы Әхмәт зам идүб лафзы җанны, Атасы Шәмсетдиндер, куймыш җиһанны. Ая дустлар сезә юктыр бүләгем, Биһишт вирсүн сезә будыр теләгем».

Мирасханә, 39 кол., 1 тасвир. 6058 эш. — Б. 38 б — 39 а.

ч Йолдыз — ай. Тәскин — тынычландыру. Мәнзум идән — тезгән. Мәхбүс — тоткын. Хибес эчрә — ябылу җирендә.

Бәләдидер — өлкәсе, иледер.

/ Нам — исем.

Кәнди — авылы.

Худ — үзе.

Кани — кайсы.

Дийарин — иле-җирен.

Мәүлид нази — туган җире.

Намы — исеме.

Биһишт — жәннат.


385 Бу адрес буенча күрсәтелгән урын — бүгенге кәндә Сара-

биккол авылы дип атала (Татарстан җөһүрияте).

«Мөнҗәтел — гариб Әхмәтҗан...» әсәрендә үзенең тоткын

*

булуыннан зарлана:

«Бу мескин гариб дәхи мөнәҗәт идәр Йа Шафигым кыйлгыл шәфәгать. Чүбән өммәт эчендә бәдтәринмен, Нә гыйльмем варт нә гаклым-кәмтәринмен. Әлем баглы, гариб әсир колыңмын, Мәдәд синдин ирүсә былбылыңмын. Улыпмән җафи мөҗрим өммәтеңнән, Әмид вармән кәрамлә шәфагатеңнән. Зира шәфкатең ирер хасс гаммә, Әмәрмән чук шуныңчүн сән шәфагыйн .

Әхмәтҗан Тубыли Тубыл якларындагы Кызыбай, Ишәй, Карагай, Кырйатан дигән татар авылларында була. Аңа Ишәй

Мирасханә, 89 кол,. 1 тасвир, 6058 эш. — Б. 58.

Шафигым — шәфкатьле Аллам.

Чүбән өммәт — мөселманлык тарафдары.

Бәдтәринмен -бәхетсезмен.

Кәмтәринмен — кимсетелгәнмен.

Мәдәд синдин ирүрсә — синнән ярдәм булса.

Мөҗрим — җинаятьче.

Кәрамлә — юмартлык белән.

Зира — чөнки.

Хасс — бер әйбер өчен тәгаенләнгән.

Гаммә — халык массасына.

Чук — күп.


386

иленең Гавазбакый бине Мөхәммәди асыйм әт-Тубыли исемле

кешесе күп ярдәм иткән, шуңа ул аны «Мәдехнамә»сендә сәхи-

Ъ -1 v/ юмррт дип атый .

ч

Үзенең Мөнәҗәтендә ул Чистаи мөдәррисе Мөхәммәдзакир Камаловны (1818-1893) хөрмәт белән искә ала:

Дәхи бер галим вә фазыйл галәмдә. Ватан тотмыш ки ул Чистаи илендә. Тәвабигъ Казан-Болгар дияре. Аның дәресе ирер һәр фәндә җари. Шәриф намы Мөхәммәд-Закир ирер, Ки холкы исеменә муафикъ ирер. Мөдәррис, гыйльмү заһир һәм бәтыйнда Ничә талиб, ничә яран катында.

Шигырьдән Әхмәтҗан Тубылиның М-3. Камалов белән танышлыгы, аңа табынуы аңлашыла. Димәк, ул Чистаи, М-3. Камалов мәдрәсәсендә укыган булса кирәк һәм үзе дә нәкыш-бәндиләр тарикатендә торган суфый булган.

Бу озын мөнәҗәтен шагыйрь 1879 елда язган, ул түбәндәгечә тәмамлана:

Мирасханә, 39 кол., 1 тасвир, 6058 эш. — Б. 58.

Га

« Шунда ук. — Б, 59» Шәфагыйн — шәфкатеңә. Фазыйль — нур чәчүче. Тәвабигъ — буйсынучы. Батыйнда — нәселдән килә торган. Талиб — шәкерт. Яран — табынучылар.


«Аныңчүн йаздыгым җай тарик иде, Дәхи гомерем биш ундан артык иде. Күзем йәшле улыб нуры түгелмеш,

*

Бәдән сулмыш, йегет вактым төкәнмеш. Халә белдем, бу гомрем чук үтебдер, Төшеп тешләр, бетеп, куәт китебдер. Халә мөмкин йазарга улдыкында, Дибан йаздым, бу күзләр күрдекендә,

л *•

V Бих$ме (д Аллаһ бу назми кыйлдым итмәм.

</

Ки гаунеңлә дәхи кыйл фазыйль әнгам. Газыймдыр фазлың иллә кәримә, Васыгдыр рәхмәтең күн йа рәхимә. Мөдаим эшләрем җөмлү хатадыр, Дәвам сәндин гафу фазыйлв^гатадыр. Хаталарым дөрестләр әйлә, бәхеш ит,

Җай тарик — уңайлы юл.

Дибан — ңыентык, ктап. V Бихаме^мактаудан башка.

Гаунеңлә — ярдәмең белән.

Әнгам — ләззәт, нигхмәт.

Газыймдыр — бөектер.

Кәримә — юмарт.

Васыгдыр — киңдер.

Рәхимә — рәхимле Аллаһу.

Мөдаим — һәрвакыт.

Җөрмү — гөнаһлы. V Гатадыр — бүдәк итүдер.

Бәхеш — бүләк.


388 Дәхи тасхих идәне фазлу бәхеш ит.

Йазардә мистарым һәм улмады бер,

Шуныңчүн сатриләр кәҗ улды ирер.

Кыилам таэлиф назмым вактын әгълам,

Белеп дога кылсалар әһле ислам.

Биһиҗрәт туксан алты бең ике йөз,

Язылды кич эчендә, дәхи көндез.

Би-милади тарихи мең сигез йөз,

Сәнәи йитмеш тукыз, саратан ки йолдыз.

Убруҗының йитесендә кыйлдым тәмам

Хибес эчрә бәләдидүр Тубыл нам ...

Бу өзек шагыйрьнең яшен ачыклауга ярдәм итә. Ул яшен бу урында «биш ундан», ягъни илледән узган дип күрсәтә. Икенче бер шигырендә инде ул яшен «илле биштән узган ди (Ул шигыре Сарабиккол җыентының 20 а-21 б битендә урнашкан).

Мирасханә, 39 кол., 1 тасвир, 5 эш берәмлеге, 61 б. Тасхих — бүләк.

Мистарым — язганда язуларны бер тигез юлда итеп баручы сызыклы кәгазем. Сатриләр — юллар. Кәҗ — кәкре. Таэлиф — белдерәм. Әгълам — дөньяга. Саратан ки йолдыз — июнь аенда. Убруҗның — ?

Хибес зчрә — тоткынлыкта, төрмәдә. Бәләдидер — өлкәседер. Нам — исемле.


 

389

Әлеге шигырь белән янәшәдә аның 1878 елның январенда

язылган шигъри хатын да чагыштырсак, Әхмәтҗан Тубыли каядыр 1823 елда туган кеше булып чыга.

\

Шагыйрь төрмәдә утырганда үзенең танышларына шигырь белән хатлар язган. Менә ал арның кайбер л әренең адресатлары һәм Әхмәтҗанга төрмәгә шигырь белән хат язучыларның исемнәре:

Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әс-Самари, Әбевинең Казан өлкәсе, Бакырчы авылының Шаһиәхмәт Бакырчига язган хаты (105 6-106 а бит.);

Әхмәтҗан Тубылига дамелла Зәйнулла бине Хәбибулла ән-Нәкышбәнди язган хат (106 б бит);

Карагай авылының Бәшир хәзрәтнең зинданга язган шигъри хаты (107 а бит).

Шагыйрьнең кызы — Хөсникамал бинтү Әхмәтжанның Себер якларында 1886 елның 23 сентябрендә үлүе уңае белән язылган мәрсиясе тәэсирле язылган {118 а — 1196 бит,).... «Мөйәсәр итди безгә бер балачык, . Күзи нурлу иде һәм йөзү ачык. Бәңа юлдаш иде һәм чук мөләйем, Бихәмде Аллаһ безгә вирде ходайым. Дибән шатлык шәрабен әйләдем нуш, Кичә-көндез гизәрдем һәм халим хуш. Дәхи йук ирди һич хәсрәтем һич, Шуныңчүн шат йөрердем иртә вә кич.

Мөйәсәр итди — мөмкин итте. Чук — күп. Нуш — ләззәт.


390 Бала ирер, күңелләрнең зыйасы,

Бала ирер һәммә дәртнең дәвасы. Кочагында йатыр кән гел кеби ул, Тотар навяһ кара тупрак, сары йул. Кочагы буш, ана бихуш улыр ул. Күренмәс һич бакар һәм сагы сул. Ки нагяһ улды бер көн ул рәнжүр. Мәрыйз парә-парә әйләде зур. Көнә-көндин зийадә улды рәнҗүр, Әлемдән салмадым назәр вә мәнзүр. Белерсең — Мәрварел-жднандыр исме, Җаны очып, күмелде синә җисме. Бу күзләр күрмәде туйанча йөзен, Сәвәр идем, атасы сәвәрди үзен.

Зыйасы — яктысы.

Кән гөл — өзелгән гөл.

Нагяһ — көтелмәгәндә.

Бихуш — хушсыз.

Сагы — уң ягы.

Рәнҗүр — авырыр.

Мәрыйз — чир.

Парә — кисәк.

Зийадә — бик тә.

Әлемдән — кулымнан.

Назәр вә мәнзүр — карап һәм тәрбияләп.

МәрвәрелҖәнандыр — йөрәк энҗеседер,

Синә — кабергә (Әх. Тубылиның тәрҗемәсе).

Сәвәр идем — сөяр идем.


391

Күңелем хуш иде Мәрвәр-җананым,

Синенла шголы иде бу җиһаным», Әхмәтҗан Тубыли җыентыгында Габдерәхим Утыз Имәни

*

нең хатыны Хәмидәгә багышланган мәрсиясе һәм Гаоденасыйр Куроавига эпиграммасы да китерелә.

Җыентыкта Зәйнулла бине Хәбибулла ән-Нәкышбәнди әл-Аккужавиның 1873 елны. Хут йолдызында (февраль аенда; язган шигыренең 1889 елның, җәүзә йолдызының 21 көнендә (май аенда) Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әл-Болгари тарафыннан Ишәй авылында (Тубыл янындагы татар авылы) күчереп язган тексты сакланган (167 6-179 б бит.).

Ташлы авылыннан (Бөгелмә өязе) Сәгьдетдин Сираҗетдин углына 1880 елның кавәс йолдызының 21 нче көнендә (ноябрьдә) язган шигъри хаты Әхмәтҗан бине Шәмсетдиннең биографиясенә бәйле фактлары һәм поэтик эшләнеше белән кызыклы (171а~172б бит.).

Шагыйрьнең Тубыл төрмәсеннән Сәфәргали хаҗига язган хаты анын газаплы күңленең көзгеседәй ялтырый: «Бән йырак йирдин килеб улдым газыйб,

Кардәшем, әшнә, дустым юк һәм кариб.

Йулдашым йук, кулдашым йуктыр бәңа,

Тәгъвыйз итдем, вир морадым и хоза!

Йибәребсән безләре бер хуш ккта6т

Җиһаным — дөньям.

Газыйб газап чигүче.

Кариб — кардәш.

Бәңа — миңа.

ТәгъвыГш итдем — хакын түләвем.


392

Мәгълүмдер фарсый дели мөстәтаб.

Хордә язмыш хатыны ничек идүб, Аз күрер бу күзләрем нуры кимеб. Тордыгым мәнзил караңгыдыр тарик, Йахтысы юк пәнҗәрәсе бары йек.

Шул сәбәбле сезләргә кире бирәм, Җәй көнендә яхты уланда алам. Илтимас лә ул вакыт дәхи сорам, Мәрхәмәтлә вирсәңез сахиб кәрам».

Китерелгән кадәр мәгълүматлар нигезендә Әхмәтҗан Тубылиның яңа мәгълүм булган шигырьләр җыентыгын XIX гасыр татар әдәбияты тарихына керерлек бай сәхифәле мирас дип карый алабыз. Безгә мәгълүм булган хәтлесе генә дә, шагыйрьнең бер гаепсезгә 15 еллап Тубыл төрмәсендә җәфа чигеп, иҗат эше белән шөгыльләнүе хакында сөйли. Җыентыкта аның соңгы яшәү урыны итеп 1889 елда Ишәй авылы күрсәтелә (170 б бит). Бу авыл Тубыл шәһәре янында булып, юкка чыкканга ошый.

Мирасханә, 39 кол.. 1 тасвир, 6058 эш. — Б. 61 6-62 а.

Мөстәтаб — яхшы күрелә.

Хордә — кечкенә, вак.

Хатыны — язуын.

Мәнзил — урын.

Пәнҗәрәсе — тәрәзәсе.

Йек — бер.

Илтимаслә — үтенеп.

Дәхи — тагын.

Сахиб кәрам — юмартлык иясе.


393 Шагыйрьнең 1973 елда табылган кулъязма китабында

1890 елда язылган васыятьнамәсе бар. Ул анда барлык милкен улы Мөхәммәтшанга васыять иткән, Аның шушы елдан соңгы язмышы әлегә кйраңгы.

Яңа табылган шигырь кулъязмасының күләме зур. Әлегә ул ныклап өйрәнелеп житмәгән. Әхмәтжан Тубыли мирасы ныклап өйрәнелүгә лаек. Аның шигырьләре, поэмалары гына түгел, шагыйрь жыентыгына кергән башка авторларның поэзия үрнәкләре дә фән өчен мөһим. Анда шактый кызыклы исемнәр бар. Мәсәлән, 1870 елның 28 августында үлгән Мөхәммәтгалим бине мелла Әхмәтҗанның йортының диварына язып

«

калдырган ике шигыре генә ни тора (139 б бит).

Шигырь һәм поэмалардан тыш Сарабикколдан чыккан татар шагыйренең дини-фәлсәфи язмалары, кутгьязма җыентыкларда очрый торган әдәби табышмаклар — үзләренең җаваплары белән кызыклы.

Әхмәтжан Тубыли Идел буйларыннан Тубылгача булган күп укымышлылар белән таныш булып, татар ижтимагый тормышының үзәгендә кайнаган шәхесләрнең берсенә ошый. Уя Чпстайда Закир Камалов, Троицкидан Зәйнулла бине Хәбибулла, Казан янындагы Бакырчыдан Шәһиәхмэт Бакырчи, Тубылдан Гавазбакый Тубыли, Бәшир Тубыли һ. б белән хәбәрләшеп яшәгән. Аның фарсы, татар телләрендә шигырь язуы, исчам дине проблемалары буенча язмалары, Габяерәхим Утыз Имәни,Әхмәтжан Болгарилар мирасы, эшчәчл^ге белән танышлыгы Әхмәтжан Тубылиның тирән белемле, киң карашлы шәхес булуы турында сөйлиләр. Аның кулъязма календарьлары

Мирасханә, 39 кол., 1 тасвир, 444 эш.


394

шагыйрьнең астрономия, математика фәннәреннән хәбәрдар кеше булуын раслыйлар.

Әхмәтҗан Тубыли татар әдәбиятын Тубыл, Тара якларында үстерүче һәм пропагандалаучы буларак әһәмиятле мирас калдырган. Себер якларыннан аңа язылган шигъри хатлар шуның бер үрнәге.

Бер уңайдан шагыйрьнең әдәби псевдонимы турында да фикер белдереп китү файдалы булыр. Шагыйрь үзен әт-Тубыли, Әбеви, Самари, Болгари тәхәллүсләре белән атый. Без бу тәхәллүсләрнең беренчесен генә алдык. Чөнки ник дигәндә «Әби» авылы исеме инде күпләр өчен мәгълүм түгел, икенчедән Самараның монда катнашы юк, өченчедән Габдерәхим Утыз Имәнинең улы Әхмәтҗан — «Болгари» булып йөргәч, әлеге тә^әллүсне кабатлау буталчыклык кына кертәчәк. Шунлыктан иҗаты нигездә Тубыл шәһәре белән бәйле булгач, бу тәхәл-лүснең сирәклеген дә искә алып, кыскалык өчен дә әдәбият фәнендә шагыйрьне кыскача — Әхмәтҗан Тубыли дигән псевдоним белән йөртү кулай күренә.


395 ЙОМГАК

Татар әдәбиятының XX гасыр башына кадәрге тарихы

%

әлегә җитәрлек дәрәжәдә өйрәнелмәгән. Бу озын тарихлы дәверне тулырак ачу өчен басылып чыккан әдәби ядкарьләрнең текстлары гына җитми. Шунлыктан борынгы кулъязма китапларның һәм документларның әдәбиятыбыз тарихын өйрәнү өчен кыйммәте булуы бер бәхәссез фикердер. Әлбәттә, борынгы кулъязмалар безнең көннәргә кадәр халык кулында саклана киләләр әле, шулай да аларның шактый зур өлеше археограф^ лар тарафыннан фәнни үзәкләргә тупланды инде. Фәнни үзәкләргә кулъязмалар нигездә археографик экспедицияләр юлы белән җыелалар. Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән бу хезмәт археографик экспедицияләр юлы белән җыйналып, тасвирламалар язылып, текстологик хәзерләү һәм фәнни анализлар ясалган кулъязмаларны тикшерү тәҗрибәсе нигезендә язылды.

Археографик материалларны тасвирлаулар нәтиҗәсендә ал арга фәнни бәя бирергә мөмкин булды. Тулаем алганда археографик материалның борынгы татар әдәбияты, фәне, дине тарихы, мәгарифе, мәдәнияты тарихлары буенча чыганаклар системасы буларак зур кыйммәте бар. Ләкин тупланган кулъязмалар әүвәл дә халык кулында сакланган язма мирасның бик кечкенә өлешен тәшкир итүләрен да онытырга ярамый.

Үз дәүләтчелеген XVI гасыр уртасында югалтканнан бирле татарның мәдәнияте, язма мирасы коточкыч эзәрлекләүгә дучар булып килде. XX гасыр 30 нчы елларына кадәр Русиядә мөселманнарга карата уздырылган кысулар нәтиҗәсендә, мирас саклау урыны булып хезмәт иткән мәчет-мәдрәсә биналары да туктаусыз җимертелеп торды. Шунлыктан, археографын


396

материалларга тасвир язу процессында, кулъязма мирасыбызның нисбәте 1770 елга кадәргесе чагыштырмача аз, ә XIX гасырга караганы шактый бай булып күренә.

Эчтәлек ягыннан кулъязма мирасыбыз шактый төрле. Бу

*

рухи хәзинә мирасы, аның хуҗасы булган халыкның күп кенә халыклар белән мәдәни бәйләнештә яшәгәнлегенә дәлил булып хезмәт итә.

Татар халкының бабалары — төркиләр, татарлар үзләренең мәдәниятларын бик борынгы чорларда Кытай, Ь. индстан, соңы-рак мөселман илләре, Византия, Аврупа халыклары рухи казанышлары белән дә баета килгәннәр. Читтән алынган мәгънәви хәзинәләр татар тарафыннан механик күчерү юлы белән булмыйча, иҗади эшкәртү аша кабул ителгәннәр.

Әдәбият тарихыбыздагы шушындый багланыш эзләрен аныклау өчен, тикшеренүчегә тарихта бабаларыбыз белән аралашкан халыкларның әдәби-мирасын белү дә зарур булып тора.

Кулъязма мирасыбызны өйрәнү юлында да археография һәм текстологиянең тикшерү методларын үзләштерү хаҗәте туды.

Алар ярдәмендә бүгенге көндә әдәбият белемендәге мөһим мәсьәләләр чишелде, яңа жанрлар ачыкланды һәм билгесез татар шагыйрьләренең мираслары әйләнешкә кертелде.

1. XVIII гасыр уртасында Англиядә туган, әдәбият фәнендә «Оссианизм» дип аталган чир бик тиз арада Англия, Франция, Германия, Русия һәм кайбер башка илләргә таралып күп кенә «борынгыдан калган4 әдәбият ядкарьләре пәйда була. Әлбәттә, бу процесс вакытында прогрессив роль дә уйный, борынгы әдәбият белән кызыксынуны арттыра. Аның асылы нигездә мәгълүм булган бер кечкенә язмадан, аннан йөзләрчә мәртәбә


397

зур уйдырма истәлек ясаудан гыйбарәт. Татар әдәбияты

тарихында да моңар охшаш күренешләр XVIII гасыр ахырында Таҗетдин Ялчыголов иҗатында күренеп үтә. Ләкин бу чир татар әдәбиятынач яңадан да 1990 елларда килеп керде. «Шан кызы дастаны», «Бараҗ дастаны», «Җәгъфәр тарихы» кебек татар тарихын, әдәбиятын, фольклорын фальсификацияләгән әсәрләр шул «оссианизм» чире күренешләре булып торалар. Татар әдәбиятында «оссианизм»ның Таҗетдин Ялчыголовтан алып соңгы заманда килеп чыккан мисаллары археография һәм тарихи текстология методлары белән инкарь ителделәр.

2. Татар шәҗәрәләренең ярдәме белән Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый тормышларына караган материалларага анализ ясалды. Анализ өчен борынгы язма документаль материаллар, нумизматика, эпиграфика, тарихи география, археография, текстологиягә таянып Мөхәммәдьяр Мәхмүд хаҗи углы һәм Мәүла Колый биографиясенә бәйле дип саналган тарихи фактлар тәкъдим ителде. Таҗетдин Ялчыголов шәҗәрәсендәге Мир Галинең «Кыйссаи Йосыф» авторы булуы, аның болгар әмирләре нәсленнән түгеллеге исбатланды.

3. Татар әдәбияты тарихында тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән төрки ырым-догалар, фаллар системасы, китап хатимә-ләре, эпиграфик поэзия, васыятьнамәләр, әдәби табышмаклар, календарьлар, елъязмалар, хат калыплары, шигъри хатлар -әдәбиятта кече жанрлар дигән бер система итеп каралды, һәм һәрбер төркем күп санлы яңа табылган археографик материалларны текстологик эшкәртеп, анализланды. Бу кече жанрлар конкрет татар тарихы белән дә бәйләп өйрәнелде.

4. Татар әдәбитында озак еллар буе әдәби дастаннар барлыгы танылмыйча, бу жанр фәкать фольклор системасы


398

эчендә генә карала иде. Археографик эзләнүләр нәтиҗәсендә

әдәби татар дастаннарының билгесез версияләренең кулъязмалары табылды. («Таһир белән Зөһрә» — 4 кулъязмада, «Түләк белән Сусылу» — *2 кулъязмада, «Хурлуга белән һәмра» — 1, «Гүр углы» — 1, «Кыйссаи Сәйфел мөлек» — 1, Һ. 6.). Яңа табыл-

*

ган дастан текстлары татар әдәбиятында мәгълүм булган сюжетларның тарихын өйрәнүгә өр—яңа сәхифәләр өстәделәр һәм татарның әдәби халык дастаны жанры барлыгын әйтергә нигез булдылар.

Яңа табылган дастан текстлары татар фольклоры белән дә тыгыз бәйләнгән. Алар XIX гасырның икенче яртысында Казанда басылган «Гүр углы», «Хурлуга белән һ. әмра' % «Кыйссаи Сәйфелмөлек», «Ләйлә белән Мәжнүн», «Искәндәр Зөлкарнә-ин»е сюжетларына караган китапларның турыдан туры татар халык китабы булып йөргәнлекләре файдасына сөйлиләр. Татар әдәбияты мөселман төрки, гарәп, фарсы әдәбиятларында яшәгән дистәләрчә уртак сюжетларның милли версияләрен тудырып интернациональ төс алган.

5. Археографик экспедицияләр барышында татар әдәбиятында исемнәре һәм иҗатлары мәгълүм булмаган Габдессәлам,

—1_г-**^

^ Колмйхәммәд, Яхъя бине Сәфәргали, Әхмәтҗан Тубыли һ. б. *

шагыйрьләр табылды. Бу авторларның тормышлары хакында

беркадәр мәгълүмат ачылды һәм әсәрләре өстендә текстологик

^ V эш алып барылды. Алардан Габдессәлам, Колмөхәммәд, Яхъя

<-

бине Сәфәргали, Шәриф Хаҗитархани тормышларына багышланган материаллар белән матбугатта чыгышлар ясалды. У Габдессәлам, Кол^мөхәммәд, Шәриф Хаҗитархани, Әхмәтҗан Тубыли әсәрләреннән үрнәкләр басылып чыкты. Әлеге шагыйрьләрнең иҗатларында борынгыдан килгән мирас белән


399

бәйләнеш, шулай ук XVI, ХУ1П-Х1Х гасырларда татар җәмгыяте өчен мөһим булган ватан, иман, тормыш, мәгариф, азатлык, намус проблемалары күтәрелә.

Гомәмән алганда археография һәм текстология фәне 4000 гә якын кулъязма материалдан сайлап алынган ядкарьләр нигезендә генә дә татар әдәбиятының үткәненә зур сәхифәләр өсти.

ХЕЗМӘТТӘ КУЛЛАНЫЛГАН КЫСКАРТМАЛАР

Веч. Казань — Вечерняя Казань

Гос. — государственное

Пзд. — издательство

КУ — Казан утлары

КУН — Казан университеты нәшрияты

Нәшр. — нәшрият

СӘ — Совет әдәбияты

ТКИ — Татарское книжное издательство

ТКН ~ Татарстан китап нәшрияты


400

ХЕЗМӘТ АВТОРЫНЫҢ АРХЕОГРАФИЯГӘ ЬӘМ ТЕКСТОЛОГИЯГӘ КАРАГАН, БАСЫЛЫП ЧЫККАН ХЕЗМӘТЛӘРЕНЕҢ КЫСКАЧА ИСЕМЛЕГЕ

«

1973 ел

*

1. Кирәкле ядкарьләр//Социалистик Татарстан. 1973. -17 октябрь.

1974 ел

2. К вопросу о лексике татарских шеджере//Тезисы док-ладов III научной конференции молодых ученых. — Казань, 1974. — С. 7-9.

3. Тарих эзләреннән//Социалистик Татарстан. 1974. 30 август.

4. Туган ягыбыз тарихыннан//Коммунизмга (КПССның Арча райкомы ... органы). — 1974. 5, 8 октябрь.

1975 ел

5. Тарихи чыганаклар//Социалистик Татарстан. — 1975. -18 июнь.

6. Арча ягының борынгы тарихыннан/7 Коммзшизмга (КПССның Арча райкомы ... органы). 1975. — 12, 14, 17 июнь.

1976 ел

7. Эволюция татарских шеджере и их виды//Материалы IV конференции молодых научных работников. — Казань, 1976. — С. 130-132.

8. Борынгы кулъязмалар арасыннан//Җиңү юлы (КПССның Әгерҗе райкомы ... органы). — 1976. — 24 январь.

9. Олы Бәрәзә авылының борынгы тарихыннан // Комму-


401 низмга (КПССның Арча райкомы ... органы). — 1976. — 28, 31

август, 2 сентябрь.

10. Азнакай районы буйлап/ /Маяк (КПССньщ Азнакай райкомы ... органы1). — 1976. — 16 сентябрь.

11. Борынгы кулъязмалар эзләп//Хезмәт байрагы (КПСС-ның Әлмәт шәһәр комитеты ... органы). — 197*3, — 17 сентябрь.

12. Тәрбия эшендә татар шәҗәрәләреннән файдалану // Совет мәктәбе, — 1976. — N 10. — Б. 9-10.

13. Татар халкының килеп чыгышы турында җитди хезмәт/ /Совет мәктәбе. — 1976. — N 12. — Б. 55-56.

1977 ел.

14. Өбрә хәзинәсе/ Татарстан яшьләре. — 1977. 11 январь.

15. Борынгы кулъязмалар эзләп/ /Җиңү юлы (КПССның Әгерҗе райкомы ... органы). — 1977. — 28 июль.

16. Әгерже районы шәҗәрәләре хакында//Җиңү юлы (КПССның Әгерҗе райкомы ... органы). — 1977. — 24 ноябрь.

1978 ел

17. Сохранено народом//Советская Татария. — 1978, -15 января.

18. Татар шәҗәрәләре һәм аларның — 1978. — N 3. — Б. 147-152.

19. Җәүһәрләр эзләп/ /Социалистик Татарстан. — 1978. — 5 апрель (Ә. Шәрипов белән берлектә язылды).

20. Кайбыч якларының тарихи истәлекләре/ /Йолдыз (КПССның Апае районы комитеты ... органы). -19 76. 20 июль.

21. Общннное шеджере//Источниковедение и история тюркских языков. — Казань, 1978= — С, 45-50.


402

1979 ел

22. «Ләйлә белән Мәҗнүн» кыйссасының татарча варианты //КУ. — 1979. — N 6. — Б. 170-171 (М. Гайнетдинов белән берлектә язылды) '.

, 23. Әгерҗе районы шәҗәрәләре//Совет мәктәбе. — 1979. -N 11. -Б. 51.

24. Халык ядкарьләре//Социалистик Татарстан. 1979. -

12 декабрь.

1980 ел

25. Халык хәзинәсе//Татарстан яшьләре. — 1980. 17 май.

26. Рукописи рассказывают//Советская Татария. — 1980. -

13 июня.

27. Археографик экспедиция//Маяк (КПССның Азнакай райкомы ... органы). — 1980. — 31 июль.

28. Туганнарча багланыш//Социалистик Татарстан. -1980. 10 август.

29. Татар шәҗәрәләре//Маяк (КПССның Азнакай райкомы ... органы). — 1980. — 12, 14, 16 август.

30. Педагог Сәйфуллиннар//Совет мәктәбе. — 1980. -N 11. — Б. 49.

31. Чәчән Газимә Гәрәйшина шигырьләре//Азат хатын. -1980. — N 11. — БЛ7.

32. Авыларга — 200 ел//Коммунизмга (КПССның Арча райкомы ... органы). — 1980. — 18 ноябрь.

33. Из лаборатории археографа//Советская Татария. -1980. — 7 декабря.

34. Туганнары, якыннары, замандашлары сөйли // Ьади Такташ турында истәлекләр. Казан: ТКН,1980. Б. 11—28.


403

35. Древнетатарские личные имена в родословных записях

//Исследование языка древнеписьменных памятников. Казань,

1980. — С. 124-136.

с

1981 ел

36. Яңа археографын табышлар//Урта гасыр татар әдәбияты тарихыннан. — Казан, 1981. — Б. 68-84.

37. Исследование татарских шеджере в источниковедческом и лингвистическом аспектах (по источникам XIX—XX вв.). Автореф. дис... кан д» филолог. Наук. Алма-Ата, 1981. — 25 с.

38. Такташ Һади. Әсәрләр, өч томда. 2 т. ~ Казан: ТКЙ,

1981. — 477 б.

(Л. Р. Гайнанова белән берлектә: томны төзүче һәм искәрмәләр авторы),

1982 ел

39. Рукописи пережившие века//Советская Татария. -

1982. — 14 марта.

40. Кадерле истәлекләр//Социалистик Татарстан. — 1982. — 27 апрель.

41. Такташ хатлары//КУ. — 1982. — N 8. -Б. 158-166. (Д. Баһаветдинова белән берлектә).

42. Мәгърифәтче С. Кукляшев турында яңа мәгълүматлар // Совет мәктәбе. — 1982. — N 8. — Б. 61.

43. Бракка китеп кара ... //Татарстан яшьләре. — 1982. -23 декабрь.

44. Такташ тормышын өйрәнүгә яңа материаллар//Ь. ади Такташ — яңа тормыш җырчысы (фәнни конференция материаллары). — Казан, 1982. — Б. 96—102.


404

45. Нади Такташ — яңа тормыш җырчысы (фәнни конференция материаллары). — Казан, 1982. — 159 б. (Җыентыкны төзүче М. И. Әхмәтҗанен).

*

1983 ел

46. Эзләнүләр табышы/Социалистик Татарстан. — 1983. -10 февраль.

47. Поэт Абдульманих КаргалыйХ/Вечераяя Казань. -1983. — 28 февраля.

48. Фольклор җыелмасының яңа томы//Социалистик Татарстан. — 1983. — 25 март.

49. Письма из древности//Совотская Татария. — 1983. — 4 декабря.

50. Гафур Коләхметов эзләреннән//Гафур Коләхметов: революционер язучының 100 еллыгына багышланган мәка-ләләр җыентыгы. — Казан: Т*^кй»,нәпгрч, 1983. — Б. 136-146. (И. Абдуллин белән берлектә).

51. Акмулла шигырьләре Фатих Әмирхан күчермәсендә/7 Мәгърифәтче шагыйрь Акмулла. Тууына 150 ел тулуга багышланган юбилей тантаналары һәм фәнни конференция материаллары. — Казан, 1983. — Б. 138-145.

52. Кулъязмалар арасыннан // Мәгърифәтче шагыйрь Акмулла... — Казан, 1983. — Б. 181 -186.

(Ә. Б. Булатов белән берлектә).

53. О лексике татарских эпитафий ХУН-ХУШвв. / / Исто-рико-лингвистический анализ старопиеьменных памятников. -Казань, 1983. — С. 75-83.


405

1984 ел

54. Риза Фәхретдинен шәҗәрәсе//Квәвн у-ммри. — 1984. -N 1. — Б. 164-168.

55. Мәҗит Гафуриның яңа томы//Социалистик Татарстан.

1984. — 17 март.

56. Иске кулъязма битләреннән. //Социалистик Татарстан.

1984. — 13 июль.

57. Г. Кандалыйның яңа табылган әсәрләре/ /Кеван уфлары.

1984. — N 9. — Б. 185-187.

58. Бибигайшә Терегулова//Азат хатын. N 10. — Б. 16-17,

59. Габдессәлам//Татар әдәбияты тарихы, алты томда. 1 т. Урта гасырлар дәвере. — Казан, Т^кдач,н»*&&., 1984. -Б. 404-411.

1985 ел

60. Халкыбызның шигъри елъязмасы//Социалистик Татарстан. — 1985. — 3 март. (А. Фәтхи белән берлектә)

61. Листая старинные книги/ /Вечермяя Казань. — 1985. -18 декабря.

62. Шагыйрьнең балачагы //Татарстан яшьләре. — 1985. -31 декабрь.

(һ.. Такташ турында)

63. Татар әдәбияты тарихы, алты томда. 2 т. XIX йөз татар әдәбияты тарихы,Казан: ТАЗ^КЕНЧ-НӘШ-Р*, 1985,Б. 69-73.

' г

(Авторларның берсе буларак)

64. К этнолингвистическим процессам в бассейне р. Ик (по материалам шеджере) //К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. — Казань» 1985, — С. 58-75.


406 1986 ел

65. Зыялылар нәселеннән. Ф. Әмирханның тууына — 100 ел //Татарстан яшьләре. 1986. — 9 январь.

66. Язучының тормыш хроникасыннан//Татарстан яшьләре. — 1986. — 11 январь.

67. Есть еще адреса... // Советская Татария. — 1986» -12 января.

68. Ф. Әмирхан архивыннан//Каввя утларш. — 1986. — N 1.

Б. 76-79.

69. Көндәлектән бер сәхифә//Совет мәктәбе. — 1986,-N 1. — Б. 29-30.

*

70. Рухы белән көчле//Татарстан яшьләре. — 1986, — 15 февраль.

71. Кадерле ядкарьләр (Тукай турында яңа мәгълүматлар) //Татарстан яшьләре. — 1986. — 10 июнь.

72. Воспоминания о классике/ /Вечершм Казань. — 1986. -17 июня.

73. Халкыбызның күңел энҗеләре. Кулъязмалар ни сөйли //Татарстан яшьләре. — 1986. — 9 сентябрь.

74. Күренекле педагог, дәреслекләр төзүче (Габдулла Фәйзинең тууына 100 ел тулу уңае белән//Совет мәктәбе, — 1986. -N 9, — Б. 57.

75. Мәүла Колый кем ул?//Совет мәктәбе. — 1986, — N 10.

Б. 17-19.

76. Тукай шәҗәрәсе хакында//Татарстан яшьләре. — 1986.

-16 октябрь.

77. Ташларның яңа серләре//Татарстан яшьләре. — 1986. -20 декабрь,

78. Кыйммәтле мирас//Социалистик Татарстан. — 1986. -


 

407

23 декабрь.

79. Фатих Әмирхан хакында туганнарының һәм дусларының кайбер истәлекләре//Фатих Әмирхан турында истәлекләр. — Казан: ТечСкнзчнәшр*, 1986. — Б. 91-97.

v «*

, 80. Әмирхан Фатих. Әсәрләр, дүрт томда. 4 т. ~ Казан: Тм5,кнт>ңәдар»., 1986. — 339 б.

(Китапны төзүче, матбугатка хәзерләүче һәм искәрмәләр авторы М. Ә. Әхмәтжанов),

1987 ел

81. Галимҗан Ибраһимовның автографлы китабы/ / Каоап утлары. — 1987. — N 3. — Б. 81.

я-

82. «Таһир белән Зөһрә» дастаны//Квэан утжфм, — 1987. -N 4. — 179-186 б.

83. Татар әдәбияты тарихына яңа исемнәр//Мәгърифэт һәм азатлык өчен көрәш (XX йөз башы татар әдәбияты тарихыннан). — Казан, 1987. — Б. 76-95.

84. О языке новонайденного текста «Тахир и Зухра» //

$Г Анализы текстов по истории ттарского литературного языка. -

Казань, 1987. — С. 120-129.

1988 ел

86. Шәхесләр кире кайта//Татарстан яшьләре. — 1988. -13 март.

86. Тарихчы Әхмәров//Социалистик Татарстан. — 1988. -10 июль.

87. Әдипкә лаек хезмәт//Социалистик Татарстан. — 1988. — 21 май.

88. Из опыта анализа лексики древних татарских заговоров


408

1 /Татарская лексика в семантик ө-грамматическом аспекте. -

Казань, 1988. — С. 98-107.

1989 ел

89. Кыйммәтле табылдык-х / Социалистик Татарстан. -1989. — 25 февраль.

90. Светлый праздник науруз/ 'Вечеряяя Казань. — 1989. -18 март.

91. Шиһабетдин Мәрҗани шәҗәрәсе//К&в&н утлары. -1989. — N7. — Б. 155-15 7.

(Н. Ильясова белән берлектә)

92. «Сорнай» моңы//Идел. — 1989. — N 2. — Б. 34.

93. «Рус-француз сугышы бәете»нең яңа табылган варианты//Социалистик Татарстан. 1989. — 3 сентябрь.

94. Милли матбугатыбыз турында/ /Казан утааджг. -1989. N 10. — Б. 170-172.

95. '«Таһир белән Зөһрә» дастанының тагы да бер билгесез кулъязмасы//Эзләнүләр; уйланулар, табышлар. — Казан: Т*^кт»>нәйҗ., 1989. — Б. 67-72.

96. Тексты татарских языческих заклинаний//Формиро-вания татарского литературного языка. — Казань» — 1989. -С. 56-61.

97. Тукай эзләре буйлап//Эзләнуләр, уйланулар, табышлар. — Казан: ТЙЧЕЧКЙ^НӘШ^, 1989. — Б. 18-84.

98. Фатих Әмрхан тормышына бәйле документлар//Язучы биографиясенә яңа чыганаклар, — Казан, 1989. — Б. 41-48.

99. Ф. Әмирханның фонды һәм язучы тормышы белән бәйле аз билгеле истәлекле урыннар'/ Идейно-эстетическое наследие Фатиха Амирхана, — Казань, 1989, — Б. 116-124,


409

1990 ел

100. Нәүрүз котлы булсын//Идел. 1990, — N 2. -Б. 56-57.

101. Яңа Кенәр//Социалистик Татарстан,-1990. 12 июнь.

102. Габдерәхим әл-Болгари мәзәкләре//Яшь ленинчы. -199О. 13 июнь.

103. Мәгърифәтче Шәмсетдин Күлтәси хакында яңа мәгълүматлар//Квэа» у тулары. — 1990. — N 7. — Б. 172—174.

104. Рукописи пережившие века//Татинформ. — 1990, -декабрь.

105. Аның да үз урыны бар. Сабир Габделмәнов//'Яшь ленинчы. — 1990, -15 декабрь.

106. О двух булгарских словак из эпитафийных надписей //Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татар-ской письменности. — Казань, 1990, — С. 113-117.

107. О происхождении топонимов Кенәр, Йөрек, Шөн, Сөн //Материалы татарской диалектологчан. -Казань,!990. -С. 79-81.

108. Тукай в свете данных археографических изысканий// Поэт свободы и правды. Материалы Всесоюзной научной конфе-ренции юбилейных торжеств, посвященных 100-летию со дня рождения Гадуллы Тукая, — Казань: Таз^кптшпопцр. > изд-во 1990. — С. 256-261.

109. *'Хурлуга һәм Ьәмра» дастанының татар версиясе// Әдәби мирасның яңа катламнары. — Казан, 1990. — Б. 23-42.

110. Фонд Шигабутдина Марджани в Институте языка, литературы и истории им, Г. Ибрагимова//Марджани: ученый, мыслитель, просветитель. — Казан: Тадчкн-ижуизя—»«, 1990. -

*»«« ^

С. 180-186,

1991 ел 111» Нократ иделе// Шәһри Казан. — 1991, -15 январь,


410

112. Әдәби ядкарьләр//Социалистик Татарстан. — 1991. ~

16 январь.

113. Мирасыбыз сәхифәләре/ /Шәһри Казан. -1991. -

5 февраль.

114. Билгесез ядкарьләр7/Шәһри Казан. -1991. -8 февраль.

я

115. Унике еллык хайван календаре фал намәсе //Шәһри Казан. — 1191. — 26 февраль.

116. Такташ турында уйлар//Сөембикә. -1991. ~Ы 2. -Б. 6-7.

117. Хәбәрдарлык чорында язылган хезмәт //Каван

уч-лвры. — 1991. — N 3. — Б. 160-162. «?

118. Кәлҗемәме, кәләвәме? // Шәһри Казан, — 1991. -

27 апрель.

119. Берьяклы караш-тайгак юл//Шәһри Казан. — 1991. -5 май.

120. Нократ иделе//Офык. — 1991. — N 4, — Б. 44-45.

121. Төш юрау китабы — «Тәгъбирнамә»//Шәһри Казан. -1991, — 28 май.

122. Төш юрау //Шәһри Казан — 1991. — 4 июнь.

123. Мәгърифәтче кабызган йолдыз//Шәһри Казан. -1991.» 2 июнь.

124. Толстой Л. Солдат хикәяте//Сабантуй. — 1991. — 28 сентябрь.

125. Тирсә ташы//Мирас. — 1991. — N 1. — Б. 84-86.

126. Исмәгыйль Гаспринекий турында Фатих Әмирхан истәлеге//Әдәби мирас. Беренче китап. — Казан: Тй^кн^. нәйщ., 1991. Б. 21-24.

128. Татарские шеджере (Исследование татарских шедже-ре в источниковедческом и лингвистическом аспектах по епи-скам Х1Х-ХХ вв.). — Казань: Та^кжнж!, из-ц=«в, 1991. -152 с.


 

129. Поэма Галимзяна Шарафа. «Зодчий»//Әдәби мирас: эзләнүләр, табышлар, — Казан, 1991. — Б, 67-75,

130. Неизвестные списки произведеник Алишера Навои// Әдәби мирас: эзләнүләр, табышлар. — Казан, 1991. — Б. 98— 100.

131. Идел-Җаек арасы/ /Идел. -1991, N 10-11,Б. 63-65.

132. Между Волгой и ЯЙком//Идель»N 10-11. — Б. 82-84.

1992 ел

133. Шәҗәрә //'Татарстан хәбәрләре. — 1992. — 9 гыйнвар.

134. Минһаҗ Кадермәти// Татарстан хәбәрләре. — 1992. -11 гыйнвар,

185. Бизмәнгә салсак... //Шәһри Казан. — 1992. — 5 март.

136. Сабирҗан акын/ /Казан утлары. — 1992. — N 2» -

«4

Б. 1. 69-1 71.

137. Күренекле мәгърифәтчеләр/ /Мәдрәсәләр дә китап киштәсе. — Казан, Твггукданнәпгрь 1992. — Б. 212-218.

138. Татарлардан беренче фотограф //Татарстан хәбәрләре. — 1992. — 21 апрель.

139. Үткәннәрне таш сөй ли/ /Татарстан хәбәрләре. — 1992. ~ 23 апрель.

140. «Буби шәкертләре дөньяга туп-туры карыйлар» // Татарстан хәбәрләре. — 1992Г6 май.

141. Татар халкы оешуда нугайларның катнашы/ /Идел. -1992, — N 3-4. — Б. 58-65.

142. Иске кулъязма битләреннән//Татарстан, — 1992. -N 4. Б. 53-54.

143. Казанский список дастана «Туляк и Суелу»// Старо-татарский литературный язык: исследования и тексты. -Казань, — 1992. — С. 89-97.


412

144. Шәҗәрәләр. Акчуриннар шәҗәрәсе//Сөембикә. -1992. — N 6. Б. 2-3.

145. Барый Баттал//Татарстан. — 1992. N 5-6. Б. 28-29.

146. Фикер* мирасыбызның кыйммәтле ядкаре. Милли мохтарият: Эчке Русия мөселманнары өчен милли—мәдәни мохтарият әсаслары//Татарстан. — 1992. — N 5-6. — Б. 89-100.

147. Кыйблаң кайда — юл шунда//Татарстан хәбәрләре. -1992. — 2 июль.

148. Гасыр башы чордашлары. Төрки халыкларга ара-дашчы//Татарстан хәбәрләре. — 1992. 2 июль.

149. Бу Апанаен бай булмаган//Татарстан хәбәрләре. -1992. — 9 июль.

150. Төш юрау китабы. — Казан.: Тат. газета-журнал нәшр.,

1991. — 44 б.

(Текстларны туплап, текстологик яктан хәзерләүче М. И. Әхмәтҗанов).

151. Нәрсә ул «җир кәсе»?//Татарстан. — 1992. — N 7-8. -Б. 72-73.

152. Татар балалар язучысы һәм шагыйрь Сабир Габдел-мәнов //Әдәби мирас. Икенче китап. — Казан.;Та^ кит* нәвщ^,

1992. — Б. 202-206.

153. «Илдан белән Гөл дан» дастаны хакында//Әдәби мирас. Икенче китап. — Казан... 1992. — Б. 43-69.

154. Татар халкы оешуның урта гасыр дәвере//Мирас. -1992. — N 9. — Б. 58-62.

155. Исемнәре мәңгелеккә күчә//Шәһри Казан. — 1992. -4 ноябрь.

156. Алтын Урда тарихы — безнең тарихыбыз ул// Ватаным Татарстан. — 1992. — 11 декабрь.


413

157. Экспедиция тавышларыннан: Искәндәр Зөлкарнаин хакында XVIII гасыр хикәяте; Шәмсетдин Зәки әсәренең билгесез кулъязмасы//Әдәбият чыганаклары һәм текстлар. -Казан, 1992. — Б. 4-12.

• 158. Закир Кадыйри // Татарстан хәбәрләре. — 1992. -26 декабрь.

1993 ел

159. Аңлашылмый торган әлифба//Татарстан хәбәрләре. -1993. — 6 гыйнвар.

160. Васыятьнамә//Татарстан. — 1993. — N 2. — Б. 58-59.

161. Хат калып лары//Каваяутлары. — 1993. — N 4. — Б. 178-181.

162. Ялганның аягы кыска, яки без ничек «бетле татар» булдык. //Идел. — 1993. — N 5. — Б. 61-65.

163. Малов Ефимий. «Бездән имана, сездән иман» (Чукындыручы көндәлегеннә) //Идел. — 1993. N 5. — Б. 71-77; 1993. -N 6. — Б. 50, 53, 60; 1993. — N 7. — Б. 53-62; N 8. — Б. 58-63.

(Кереш сүз язучы, текстлар хәзерләүче, искәрмәләр авторы. — М. Ә., аңа булышты Мулла Морад Уфалы).

164. Малов Ефим. Крестом как мечом... Из дневника миссионерах/Идель. — 1993. N 5. С. 48-52; N 6. — С. N 7-8. — С. 61-66.

(Кереш авторы, текстларны хәзерләүче, искәрмәләр авторы. — М. Ә. һәм аңа ярдәм итте Мулла Морад Уфалы).

165. Ту русы на колесах. или о новых фальсификациях в истории татарского народа/ҮИдель. — 1993. — N 5. — С. 53-57.

166. Сәламәтлек мирасыбызның сәхифәләренә//Шифа. Ислам табиблары «Шифа» берләшмәсе. — 1993. — 29 сентябрь.


414

167. Энҗеләр эзләгәндә//Татарстан. -1993. N 9. -Б. 86-90,

168. Габдулла Турсай һәм Тимәй бай//Татарстан. — 1993. -N 9. — Б. 75-76.

(Н. Таиров белән бергә).

169. Күпме ялганларга мөмкин//Мирас, — 1993. — N 9. -

*

Б. 113-116.

170. Кара йөрәкле шаһит//Идел. 1993. N 8. — Б. 63-64.

171. Правдивый свидетель//Идель. 1993. N 8. С. 66-67.

172. Нугай Урдасы һәм аның татар этник тарихына мөнәсәбәте//Идел. — 1993. — N 12. — Б. 62-70.

' 1994 ел

173. Кулъязма китапларда кече жанр лар //Казан утлары. -1994. — N 3. — Б. 164-181.

174. Тарихи чыганаклар//Идел. — 1994. — N 2. Б. 64-65.

175. Ногайская ор да и ее роль в этнической истории татар //Идель. — 1994. — N 3-4. — С. 32-40.

176. Малов Ефимий «Бездән — имана, сездән иман»// Идель. — 1994. — N 6. — Б. 34-35; N 9. — Б. 56-61.

(Кереш сүз язучы, текстларны хәзерләүче, искәрмәләр авторы — М. Ә.).

177. Малов Ефимий. Крестом как мечом... //Идель. -1994. N 6. С. 42-46.

(Кереш сүз язучы, текстларны хәзерләүче искәрмәләр авторы — М. Ә.).

178. Ьәр ялтыраган алтын тугел. //К&8вн утлары. 1994. -N 7. — Б. 177-180.

179. Тамгачы Ибраһим ватаны... //Идел. — 1994. — N 8. -Б. 44-46.


415

180. Шагыйрь Вакыйф Җәлал эзләреннән. // Мкрас. — 1994. N 9. ~ Б. 76-77.

181. Мирасханәдәге табышлардан: Идегәй дастанын ейрәнү

*

тарихыннан; Тыкб кулъязма китап лары. //Әдәбият чыганакларын барлаганда. — Казан, 1994. — Б. 15-24.

182. Шагыйрь һәм педагог Вәсим Солтанов. //Мирас. -1994. — N 10. — Б. 97-100.

183. «Татар әдәби теле тарихы». //Татарстан хәбәрләре. -1994. — 4 ноябрь.

184. Татар елъязмалары//Татарстан. — 1994. — N 9-10. -Б. 53-62.

185. Тыйб гыйлеме сүзлеге. //Мәгариф. — 1994. — N 11.

Б. 27-28.

186. Казан ханнары тарихыннан. //Идел. — 1994. — N 11. -Б. 60-65.

187. Татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә чыганак буларак кулъязма китап. //Китапка хитаб. — Казан, 1994. — Б. 46-60.

188. Археограф һәм язучы (Н. Яушев). //Мирае. — 1994. -N 11-12. — Б. 94-96.

189. Фикри хәзинәне барлаганда. //Каза* урявры. — 1994.

N 12. -Б. 171-173.

1995 ел

190. Каурый каләм язган — тарих бзглып калган//Татарстан хәбәрләре. — 1995. — 11 гыйнвар.

191. «Мәҗмугыл-хикәят» китабы басмасы//Татарстан хәбәрләре. — 1995. — 25 гыйнвар.

192. Шагыйрь Сәхаутдин Миңлекәй. //Мирас. — 1995. -N 1-2. — Б. 129-133.


416

193. Хаҗитархани Шәриф. Казан вилалтенең җиңүе. //

Идел. — 1995. — N 1. — Б. 12-16.

194. Каһарман Катил. //Идел. 1995. -Ы 2. Б. 22-28; N 3.

Б. 32-36; N 4. -Б. 53-57; N 5. — Б. 38-44; N 6. Б. 66-70; N 7.

Б. 49-52; N 8. -Б. 32-38; N 9. Б. 20-22; N 10. Б. 28-32.

*

(Тектыы басар эчен хәзерләде. — М. Ә.).

195. Тарихка кечкенә сәяхәт. //Татарстан. — 1995. — N 1-2. Б. 102-106.

196. Яхъя бине Сәфәргали иҗаты. //Шәһри Казан, -1995. 26 май.

197. Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихе Болгария» әсәре хакында. //Иман нуры. — 1&95. — N 3. — Б. 30-39.

198. Шагыйрь Габдессәлам. //Касван уйлары. — 1995. — N 6.

Б. 157-169.

199. Шәриф Хаҗитархани. // Шәһри Казан. — 1995. -28 июль.

200. Татар этнонимын кемнәр таккан. //Мәдәни җомга. -1995. — 11 август.

201. Туз китап. //Идел. — 1995. — N 7. — Б. 20.

202. Татарская берстяная книга. //Идель. — 1995. — N 7-8.

С. 39.

203. Гаделлеккә сусаучылар, сезгә яңа дәреслек. // Татарстан яшьләре, — 1995. — 29 август.

204. Шагыйрь һәм дин галиме (М. Иманколын). //Мирас. -1995. — N 9. — Б. 78.

205. Сәйед Шакуловлар шәҗәрәсе. //Мәдәни җомга. 1995.

6 октябрь.

206. Каһарман Катил дастаны//Идел. — 1995. — N10. -Б. 33-37.


417

207. Мөхәммәдър//Идел. — 1995. — N 11. — Б. 51-52.

208. Татар шәҗәрәләре. Беренче китап. — Казан: ТКН,

1995. — 127 б.

*

209. Журналист, педагог һәм шагыйрь. //Мирас. — 1995. -N 11-12. — Б. 97.

210. Татар кулъязма календаре // Татарстан. — 1995. -N 9-10. — Б. 42-52.

211. Татар кулъязма календаре // Татарстан. — 1995. — N 11-12. ~ Б. 108-113.

212. Урал ягы татарлары тарихы//Идел. — 1995. — N 12. -Б. 45-49.

213. Уральскне татары: кто они?//Идел. 1995. N 11-12.

Б. 48-53.

214. Без тарихта эзлебез//Идел. — 1996. — N 2. — Б. 54-59.

215. Тагын китап музее турын да//Мәдәни җомга. — 1996.

N 11. — 15 март.

216. Мәлхәмә китабы//Татарстан. — 1996. ~ N 2-12.

217. Магнус картасы//Идел. — 1996. — N3. — Б. 40-41.

218. Галим һәм шагыйрь Җәвад Алмаз//Мирас. — 1996. -N 4. — Б. 65-68.

219. «Каталон атласы»//Идел. — 1996. — N 4. — Б. 46-47.

220. Арча төбәгенең эпиграфик истәлекләре (кабер-ташлар). Арча төбәге тарихы. — Казан: ТКН, 1996. — Б. 39-52.

221. Барон Сигизмунд һ. ерберштейн картасы//Идел. -

1996. ~ N 6. — Б. 36-37.

222. Халкыбызның тыйб әдәбияты мирасыннан//Татарстан

1996. N 7. — Б. 47-53.

223. «Җөмҗөмә дастаны» тәрҗемәсе Җәвад Алмаз. Җөм-җөмә дастаны//Әдәби мирас. Өченче китап. — Казан: ТКН,


418 1996. — Б. 41-56.

224. Пири Рәис харитасы//Идел. 1996. — N 9. — Б. 62-63.

225. Инглиз сәяре Антоний Дженг-кинсон харитасы// Идел. — 1996, — N 11. — Б. 50-52.

'226. Татарда күрәзә ысул лары//Идел. — 1996. — N 12. — Б. 71-73. V» 227. Шагыйрь Әхмәтҗан Тубыли//Квявя у-ряв^кг. — 1997.

N 1. — Б. 147-153.

228. «Тарихнамә-и Болгар»ның яңа табылган бер кулъязмасы//Гасыр лар авазы. — 1996. N 3-4. Б. 25-29.

229. «Сездән иман, бездән имана»//Идел. ~ 1997. — N 1. -Б. 58-61.

230. Халкыбызның урта гасыр сәнгате тарихына яңа сәхифәләр//Татарстан. — 1997. — N 2. — Б. 48-55.

231. Милли тарихыбызны бозмыйк//Мирас. 1997. — N 3.

Б. 72-78.

232. Авыл исемнәре ни сөйли? Татарстан. — 1997. — N 3. -Б. 20-26.

233. Идриси харитасы//Идел. — 1997. — N 3. — Б. 30-31.


ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ^

УРЫС ТЕЛЕНДӘГЕ ӘДӘБИЯТ

1. Абдуллин И. А. Описание первых произедений боль-шеңистской печати на ттарском языке периода революции 1905-1907 годов. — Казан: ТКИ, 1986. — 220 с.

2. Абилов Ш. Ш. Творчество татарского поэта Мухам-медьяра (XVI в.) //Автореф. дис ... канд. филол. наук. — Казань, 1960. — 16 с.

3. Алеева А. Х. Путешествие Исмагил ага в Индию (Исследование языка татарских путевых записок ХУШ в. «Исмагил ага саяхатнамәсе»). — Казань, 1993. — 166 с.

4. Алишев С. Взгляд из сегодняшнего дня//Веч. Казань. -1990. — 5 января.

5. Аль-Булгари Абдулбари ибн Хабибулла. Любовь неистрибима//Болгар иле. — 1990. — апреля.

6. Анализы текстов по истории татарского литературного языка. — Казань 1987. — 139 с.

7. Английские путешественники в Московском государстве в XVI веке. — М, 1937. — 306 с.

8. Аристов В., Ермолаева Н. Все началось с путеводителя. Поиски литературные и исторические. — Изд. Казан. уивер., 1975. — 220 с.

9. Аристов В. В путешествие за прошлым. //Веч. Казань. -1983. — 16 августа.

10. Аристова Г. Первая в Казани?//Веч. Казань. — 1984. -13 апреля.

11. Археография и лингвистическая текстология Южного Урала. — Уфа, 1977. — 157 с.


420

12. Арциховский А. В., проф. Древнерусские миниатюры

как исторический источник Издание МГУ, 1944. — 213 с.

13. Ахметгалиева Я. С. Исследование тюркоязычного

*

памятника «Кисекбаш китабы»,М.: Изд. Наука, 1979. 189 с. ' 14. Ахметшин Х. Д.» рабочий КамАЗа. Письмо трудящихся города Набережные Челны//Болгар иле. 1990, — апреля.

15. Ахметьянов Р. Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. — М., Из. Наука, 1981. — 143 с.

16. Багрянородный К. Об управлении империей. — М.: Изд. Наука, 1989. — 493 с.

17. Барадж дастаны ~ Сказание о Барадже//Болгар иле. -1990. ~ апреля.

18. Бартольд В. В. Сочинения. Т. VIII. М.: Изд. Наука, 1973. — С. 350-361.

19. Барахта БГод лошади//Правда. — 1989. — 30 декабря.

20. Бахши Иман. Джагфар тарихы. Свод булгарских летописей 1680 года. Том первый. — Оренбург, 1993. — 393 с.; Том второй. — Оренбург, 1994. — 154 с.

21. Башкирские шежере. -Уфа: Баш. книж. изд., 1960. -303 с.

22. Башкирское народное творчество. Т. 1. Эпос. — Уфа: Баш. книж. изд., 1987. — 539 с.

23. Беркутов В. М. Народный календарь и метрология булгаро-татар. — Казань; ТКИ. 1987. — 93 с.

24. Брагинский И. С. Иранское литературное наследие. -М.: Изд. Наука, 1984. — 294 с.

25. Булгари Р. Слово к читателю //Болгар иле. — 1990. -апреля.

26. Ваисова X. Ваисов и его движения/7Веч. Казань. -— &

•^аңЛ


421

27. Васильев М. Материалы по фольклору//Труды общест-

ва изучения Татарстана. Том первый. Казань, 1930,С. 85-90.

28. Вельтман А. Атилла и Русь IV—V века. Свод. Исто-

*

рических и народыых преданий. М.: Университетская типография, 1858. — ЫХ. 1-219 с.

29. Вельяминов-Зренов В. В. Исследование о касимовских царях и царевичах. Ч. 1-1Ү. — СПб.: В типография Импера-торской АН, 1863-1887.

30. Воззвания и переписка вожаков Пугачевского движения в Поволжье и Приуралье. — Изд. Казан. университета, 1988. — 463 с.

31. Времека года. Православный народный календарь. -Премь: Изд. Урал-пресе, 1992. — 287 с.

32. Галкин Л. Монеты к новому году^/Вокруг света. -1990. — N 12. — С. 41.

33. Галяутдинов И. Г. — «Тарихнамаи булгар» Таджетдина Ялсыгулова. — Уфа, 1990. — 238 с.

34. Гарипова Ф. Г. Исследования по гидронимии Татарстана. — М.: Изд. Наука, 1991. — 293 с.

35. Гарифуллин Д. Переплывший море истории// Веч. Казань. — 1985. — 7 июня.

36. Геродот. История в девяти книгах. — Л.: Изд. Наука, 1972. — 599 с.

37. Герцоглы Туркненекий героический эпос. — М.: Изд. Наука, 1983. 804 с.

38. Грязжов М. П. Древнейшие памятники героического эпоса народов Южной Сибирии//Археологический сборник. Выпуск 3. — Л.: Изд. гос. Эрмитажа, 1961. — С. 7-31.

39. Гуруглы. ТаДжнкский народный эпос. — М.: Наука,


422 1987, — 702 с.

40. Дмитриева Л. В. Описание тюркских рукописей Института востоковедения. III. — М.: Изд. Наука, 1980. — 261 с.

41. Документы по истории Казанского края из архивохранилищ Татарской АССР (Вторая половина XVI-середина ХУП в.) — Изд. Казан. уиверситета, 1990. — 204 с.

42. Древняя русская литература. Хрестоматия. — М.: Изд. Просвещение, 1980. — 398 с.

43. Жирмунский В. М. Тюркский героический эпос. — Л.: Изд. Наука, 1974. — 726 с.

44. Забиров В. А. Предварительное сообщение о работе археографической экспедиция АН СССР//Исторический сборник. — 1935. — N 4. — С. 269-281.

45. Заезды и судьбы. — Екатеринбург: фирма «Гранд -Восток», 1993. 363.

46. Известия венгерских миссионеров о монгола-татарах и Восточной Европе (Х1П в.) //Сборник документов по истории СССР. Часть 1. — М.: Изд. Высшая школа, 1970. — С. 226-235.

47. Исследование языка древнеписьменных памятников. -Казань1980. — 159 с.

48. Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. — Казань, 1983. — 163 с.

49. История всемирной литературы. Том второй. — М.: Изд. Наука, 1984. — 672 с.

50. История русской литературы Х-ХҮИ веков. — М.: Изд. Просвещение, 1980. — 461 с.

51. История СССР. Том 1. С древнейших времен до конца XVIII века. — ОГИЗ, Гос. изд. полит. литер., 1947. — 744 с.

52. Источники по истории Татарстана. -Казань,1993. -160с.


423

53. История Татарии в материалах и документах. — М.: Гос. соц. эк. изд., 1937. — 503 с.

54. Каримулин А. Г. У истоков татарской книги (от начала возникновения дв 60-х годов XIX века). — Казань: ТКИ, 1971. — 222 с.

55. Календарьные обычаи и обряды Восточной Азии. Годовой цикл. — М.: Изд. Наука, 1989. — 359 с.

56. Климович Л. Наследство и современность. — М.: Изд. Советский пиеатель, 1971. — 383 с.

57. Ковалевский А. П. Книга Ахмеда Ибн-Фадлана о его путешествии на Волгу в 921-922 гг. — Харьков: Изд. Гос. университетат, 1956. — 345 с.

58. Крачковский И. Ю., академик. Избранные сочинения. Т. 2. — М. -Л.: Изд. АН СССР, 1956. — 702 с.

59. Крестьянская война под предводительством Степана Разина. Сборник документов. Т. 2, ч. 1. М.: Изд. АН СССР, 1957. — 664 с.

60. Кто навязал нам имя «татары»?//Болгар иле. — 1990. -апреля.

61. Курбанмамедов А. Эстетическая доктрина суфизма. -Душанбе: Изд. Дониш, 1987. — 108 с.

62. Курышжанов А. К. Исследование по лексике старо-кыпчакского письменного памятника XIII в. — «Тюркско-арабского словаря», — Алма-Ата, 1970. — 232 с.

63. Кушев В. В. Афганская рукописная книга (очерки афган-ской письменной культуры). — М.: Изд. Наука, 1980. — 191 с.

64. Левин Ю. Д. Оссиан в русской литературе. Конец ХУШ-первая треть XIX века. — Л.: Наука, 1980. — 202 с.

65. Липкин С, Бухарин, Сталин и «Манас»//Огонек. -


424 1989. — N 2. — С. 22-24.

66. Марджани: ученый, мыслитель, просветитель. Казань: ТКИ, 1990. — 189 с.

67. Материалы Всесоюзного рабочего совещания по проблемам восточной археография. Ленинград, 1-4 марта 1989

я

г. — М., 1990. -203 с.

68. Моштакова Е. И. Турецкая литература конца XVII-начала XIX в. — М.: Изд. Наука, 1984. — 203 с.

69. Мельников С. Акты исторические и юридические. Т. 1. — Казань, 1859. — 231 с.

70. Микаиль-Башту Ибк Шамс Тебир. Сказание о дочери Шана 882 г. — Истанбул: Типография «Аджар», 1991. — 419 с.

71. Миннегулов X. Татарская литература и восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики). — Изд. Казан. Гос. университета, 1993. — 382 с.

72. Мирбадалева А. С. Туркменский дастан «Хурлуга и Хемра». Автореф. дис.... канд. Филолог. наук. — М.: Наука, 1962. — 16 с.

73. Миронов Н. Клад в архиве//Правда. — 1975. — 13 мая.

74. Мэвла Колый. Татарский поэт. Вторая половина XVII века. Хикметы//Поэзия народов СССР. 1Ү-Х111 веков. — М.: Изд. худ. литературы, 1972. — С. 490-492.

75. Навои Алиш ер. Стена Искандера. — Ташкент: Изд. Фан. Узбек. ССР, 1968. — 414 с.

76. Наджиб Э. Тюркские рукописи в Пекине//Народы Азии и Африки. — 1966. — N 3. — С. 133-138.

77. Наджиб Э. О памятнике XIV века «Нахдж ал~-фарадис» и о его языке/ /Совет. тюркология. — 1971. — N 6. — С. 56-68.

78. Небольсин П. И. Очеркы Волжского низовья. — Б. м. и


425 б. г. — 198 с.

79. Нурутдинов Ф. Кто он, сказочный див?//Веч. Казань. -1987. — 7 апреля.

80. Нурутдинов Ф. Г. — X. Родиноведение (Методическое пособие по истории Татарстана). — Казань, 1995. — 228.

«

81. Описание царского архива XVI века и архива Посольского приказа 1614 г. — М., 1960.

82. О подлинности и достоверности исторического источ-ника. — Изд. Казан. гос. университета, 1991. — 131 с.

83. Письменные памятники Башкирии (Иеторико—филоло-гические исследования). — Уфа, 1982. — 174 с.

84. Повесть временных лет. Часть первая. — М. Л.: Изд. АН СССР, 1950, — 404 с.

85. Поппе Н. Н. Золотоордынская рукопись на бересте. -М. Л.: Изд. АН СССР, 1941. — 59 с.

86. Потомки булгар (о жителях поселка «Янгы Булгар») //Красная Татария. — 1927. — 22 июня.

87. Поэт-гуманист Кул Гали. Материалы юбилейных тор-жеств и научной конференция ... — Казань: ТКИ, 1987. — 263 с.

88. Поэт-просветитель Акмулла. Материалы юбилейных торжеств и научной конференции, посвященных 150-летию со дня рождения. Казань, 1983. — 199 с.

89. Принципы издания эпистолярных текстов. Вопросы текстологии. Вып. 3. М.: Изд. Наука, 1964. ~ 305 с.

90. Проблемы научного описания оукописей и факсималь-ного издания памятников письменности. Материалы Всесоюз-ной конференции. — Л.: Изд. Наука, 1981. — 262 с.

91. Происхождение казанских татар. Материалы сессии ... 25-26 апреля 1946 года в г. Москве (по стенограмме). — Казань:


426

Татгосиздат, 1948. — 158 с.

92. Рейсер С. А. Основы текстологии. — Л.: Изд. Просвеще-ние, 1978. — 174 с.

*

93. Рукописная и печатная книга Е Дагестане. Сборник статей. — Махачкала, 1991. — 187 с.

94. Рукописная книга в культуре народов Востока (Очер-ки). Книга первая. М.: Глав. ред. восточной литер., 1987. 550 с.: Книга вторая. — М.: Глав. ред. восточной литер., 1988. 547 с.

95. Рыбаков Б. А. Язычество древней Руси. — М.: Изд. Наука, 1988. — 782 с.

96. Рычков П. И. Ощ>1т Казанской истсрии древних и средних времен. — Спб., 1767.

97. Рычков П. И. История Оренбургская (1730-1750). -Оренбург, 1896. — 69 с.

98. Сапунов Б. В. Книга в России в Х1-ХШ вв. — Л.: Изд. Наука, 1978. — 229 с.

99. Сказание о Маджнуне из племени Бену Амир. Перевод Д. Самойлова. — Изд. Художественной литер., 1976. — 85.

100. Сказание о царстве Казанском. — М.: Гос изд. Худ. литер., 1959. — 525 с.

101. Старотатарская деловая письменность XVIII века. -Казань, 1981. 170 с.

102. Старотатарский литературный язык: исследования и тексты. — Казань, 1991. — 112 с.

103. Султанов Т. И. Письмо золотоордынского хана Улуг-Мухаммеда султану Мураду11//Тюркологический сборник 1973. — М.: Изд. Наука, 1975. — С. 53-61, 282-283.

104. Сутт Н. И. «Слово о полку Игореве». (К 750-летию его создания) //Новый мир. — 1938. — Май. С. 252-259.


427

105. Сысоев И. Под знаком змеи//Веч. Казань. — 1988. 20

декабря.

106. Татары Среднего Поволжья и Приуралья. — М.: Изд. Наука, 1967. — 536 с.

< -107. Тримингэм Дж. С. Суфийские ордены в Исламе. — М.: Изд. Наука, 1989. — 326 с.

108. Тугушева Л. Ю. Древние уйгурские стихи// Совет. тюрокология. — 1970. — N 2. — 102-106 с.

109. Тугушева Л. Ю. Древнеуйгурская поэзия//Совет. Тюркология. — 1970. — N 4. — С. 101-107.

110. Умурзаков С. У, и др. Словарь географических названий Киргизской ССР. — Фрунзе: Изд. Илим, 1988. -211.

111. Урманчеев Ф. Героический эпос татарского народа. -Казань. 5 ТКН, 1984. — 308 с.

112. Усманов М. О языковых особенностях надписи из Нового Сарая/уСовет. археология. — 1963. — N 3. — С. 246-248.

113. Усманов М. А. Татарские исторические источники ХҮП-ХҮШ вв. — Изд. Казан. университета, 1972. — 221 с.

114. Усманов М. А. Методика организации сбора ЕОСТОЧ-ных рукописей среди населения Поволжья и Приуралья. // Южно-уральский археографический сборник. Выпуск 1. — Уфа, 1973. С. 170-175.

115. Усманов М. А. Жалованные акты Джучиева Улуса Х1Ү-ХҮ1 вв. — Изд. Казан. гос. университета, 1979. 317 с.

116. Усманов М. А., Шайхиев Р. А. Некоторые итоги и задачи археографических экспедидий Казанского университета по выявлению восточных рукописей (1963-1982 гг.) //Страницы истории Поволжья и Приуралья. — Изд. Казан. гос. университета, 1984. — С. 147-162.


428

117. Фазылов З. И. Дидакткческая поэма Махмуда

Мухаммедьяра «Нур-и Садур» из рукопксной коллекции Башкирии//Письменные памятники Башкирии (Иеторико-филологические исследования). — Уфа: 1982. С. 163-173.

118. Фасеев Ф. С. «Тарих намэ-и булгар» Таджетдина Ялчигулова//Историко-лингвистический анализ старописьмен-ных памятников. — Казань, 1983. — С. 140-159.

119. Фахрутдинов Р. Г. Очерки по исторки Волжской Булгарии. — М.: Изд. Наука, 1984. — 214 с.

120. Фильштинский И. М. Словесное искусство арабоз в древности и раннем средневековье. — М.: Изд. Наука, 1977. -289 с.

121. Фильштинский И. М. Арабская литература ХИ-1Х веков,М.: Изд Наука, 1978. — 254 с.

122. Фирдоуси. Шахнаме. Т. 1-Ү1. — М.: Изд. АН СССР, 1957-1989.

123. Фукс К. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношения. Краткая история города Казани. -Казань: Фонд ТЯК, 1991. — 210 с.

124. Хакимзянов Ф. С. Язык эпитафий волжских булгар. -М.: Изд. Наука, 1978. — 205 с.

125. Хаков В. Х. О татарских летописях и их языке//Структура и история татарского языка. Изд. Казан. гос. уиверситет^1982. — С. 100-109.

126. Хвольсон Д. А. Известия о хазарах, буртасах,болгарах, мадьярах, славянах и руссах Абу-Или Ахмеда бен Омар Ибн. Даста. — Спб., 1869. — С. 1-127.

127. Хрестоматия по древней русской литературе. (XI-XVII вв.). — М.: Изд. Учпедгиз, 1935. — 391 с.


429

128. Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства.

М.: Изд. Инсан, 1991. — 318 с.

129. Хурлукга и Хемра. Саят и Хемра. Туркменский героический эпос. — М.: Изд. Наука» 1971. — 415 с.

130. Хусакнов Г. Б. Новонайденные рукописные хикметы Мавля Кулуя/уПисьменные памятники Башкирии (Историко-филологические иеследования). Уфа, 1982. — С. 152-162.

131. Цыбульский В. В, Лунно-солнечный календарь Восточной Азии с переводом на даты европейского календаря (с 1 по 2019 г. Н. э. К — М.: Изд. Наука, 1987. — 382 с.

132. Челеби Эвлия. Книга путешествкя. Выпуск 2. — М.: Изд. Наука, 1979. — 286 с.

133. Черных В. А., Халидов А. Б. Полевые исследования книжнок традкдии на восточных языках//Археографический ежегодник за 1985 год. — М.: Изд. Наука, 1986. — С. 331-382.

134. Шпилевский С. М Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. — Казань, 1877. -585. — 1-ХУ1 с.

135. Южноуральский археографический сборник. Выпуск 1. — Уфа, 1973. — 405 с.

136. Юсупов Б. Г. О роде князей Юсуповых, собрание, жизнеописание их грамот и писем к ним Российских государей. Часть 1. — Спб., 1866. — 191 с.; Часть II. — Спб.. 1867. 421 с.

137. Юсупов Г. В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику— М. -Л.: Изд. АН СССР, 1960. 322 с.

138. Язык утилитарных и поэтическихъ жанров памятников татарской письменкости. -Казань, 1990. — 139 с.


431

15. Борынгы татар әдәбияты. Казан: ТКН, 1963. — 577 б.

16. Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары. — КУН, 1981. — 245 б.

17. Бәхтияров В. Тукай турында кайбер истәлекләр // Тукай турында истәлекләр. — Казан: ТКН, 1986,Б. 76—83.

18. Бәширов К. Хат язмак ысулы. — Казан, 1913. — 28 б.

19. Владимирова О. Куян елын ничек каршыларга// Соц. Татарстан. — 1986. — 30 декабрь.

20. Газизова 3. 18 йөздәге халык хәрәкәтләрендә татар шәкертләренең, катнашы//Мәгариф. — 1927. — N 12. — Б. 91-93.

21. Гайнуллин М. Х. Татар әдәбияты. XIX йөз. — Казан: ТКН, 1968. — 689 б.

22. Гали М. Өмми Камал китабы // СӘ. — 1941. — N 5. -В. 41-63.

23. Гали М. Пугачев хәрәкәте турында кайбер әдәби мате-риаллар//СӘ. — 1948. — 9. — Б. 98-107.

24. Галиев М., Хаҗиев В., Нуруллин И. Тарих истәлекләре /7 Соц. Татарстан. — 1981. — 27 март.

25. Ганҗәви Низами. Ләйлә белән Мәҗнүн. — Тат. Гос. издат, 1950. — 183 б.

26. Гариф Н. Хәлфә бабай//Ватаным Татарстан. — 1993. -30 март.

27. Гариф Н. Хәлфә бабай // Мирас. — 1994. — N 2. -Б. 109-111.

28. Гарифуллин Д. Кулъязманың яңа нөсхәсе // Ватаным Татарстан. — 1992. — 17 апрель.

29. Госманов М. Тарих эзеннән//Соц. Татарстан. ~ 1965. -22 март.

30. Госманов М., Мөхәммәдьяров Ш., Степанов Р. Яңа


..

 


ЩЩЩЩЦПЯ-^————'—————————————————————

432 ярлык // КУ. — 1965. — N 8. — Б. 146-150.

31. Госманов М. Кандалыйның билгесез поэмалары//КУ. -

1967. — N 6. — Б. 135-138.

32. Госманов'М. Тагын Ибраһим хан ярлыгы турында// КУ.. 1967. — N 6. — Б. 151.

33. Госманов М. Мәрҗани турында берничә сүз//КУ. ~

1968. N 1. — Б. 116-121.

34. Госманов М. Тарихтагы тирән эзләрдән//КУ. — 1970. -N Б. — Б. 160-172.

35. Госманов М. Каурый каләм эзеннән. — Казан: ТКН, 1984. — 286 б.; (Икенче басмасы) Казан, ТКН, 1994. — 462 б.

36. Госманов М. Игелекле мирас//КУ. — 1987. — N 5. -Б. 164-168 (С. Вахиди турында).

37. Госманов Миркасыйм. Үткәннән киләчәккә. — Казан: ТКН, 1990. — 470 б.

38. Дәүләтшин К. С. Мәүла Колый хикмәтләренең поэтикасы һәм тел үзенчәлекләре//Татар теле һәм әдәбияты. Бишенче китап. — Казан, 1976. — Б. 203-214.

39. Елларың имин булсын буат//Ялкын. -1984. ~N 1. -Б. ЗО.

40. Закир М. Гасырларны кичкән дастан//Татарстан хәбәрләре. — 1992. — 15 апрель.

41. Исәнбәт Н. җыйнамасы. Татар халык дастаны Идегәй //СӨ. — 1940. — N 11. ~ Б. 39-76; N 12. — Б. 34-82.

42. Исәнбәт Н. Татар халык эпосы «Идегәй» дастанының 500 еллыгы//СӨ. — 1940. — N 11. — Б. 77-92; N 12. — Б. 83-98.

43. Исәнбәт Н. Казан ханлыгы чоры әдәбиятыннан Мөхәммәдьяр Мәхмүд углы әсәрләре//СӨ. — 1941. — N 4. — Б. 68-79.

44. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. 1 том. — Казан: ТКН, 1959. — 913 б.; 2 том. — Казан: ТКН, 1963. — 959 б.;


433 3 том. — Казан: ТКН, 1967. — 1013 б.

4Б. Исәнбәт Н. Бу шигырьнең шагыйрәсе кем?//КУ. -1967. N 1. — Б. 147-148.

*

46. Ишмөхәммәтов Г. Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсе материалларыннан//СЭ. ~ 1954. -Н 11. -Б. 110-114.

47. Кандалый Габделҗәббар. Шигырьләр һәм поэмалар. -Казан: ТКН, 1988. ~ 558 б.

48. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. (Йосыф турында кыйсса). -Казан: ТКН. 1983. — 540 б.

49. Коләхмәтов Гаф^р. Яшь гомер. Сайланма әсәрләр. -Казан: ТКН, 1981. — 383 . 6. (Төзүче: искәрмәләр. Биографик хроника, кыскача библиография Искәндәр Абдуллин тара-фынан эшләнде.)

50. Кулъязмалар янмый, дастаннар югалмый//Казан КУ. -~ 1992. — N 5. — Б. 189.

51. Кыйссаи пәһлуан Каһарман Катил — Казан: Матбагаи

Кәримия, 1918. — 87,6.

•&

52. Кыйссаи Сәед Баттал газый. (Урыны, елы юк.) — 59 б.

53. Кыйссаи Ьәмра Хосрау падиша. — Казан университетының табгыханәсе, 1898. — 40 б.

54. Кәримуллин Ә. 90 түгел, ә 120 ел//СӘ. — 1961. N 3. -Б. 154-155.

55. Кәримуллин Ә. Кулъязма мирасыбызның кайбер мәсьәләләре//КУ. 1968. — N 2. — Б. 140-144.

56. Лихачев Д., академик, Шмидт С. СССР Фәннәр академиясенең археография комиссиясе председателе... Чал тарихка хөрмәт//Соц. Татарстан. — 1973. — 27 сентябрь.

57. Максудова 3. Онытылган шагыйрьләребез //КУ. -1968. — N 1. — Б. 96-100.


434

58. Максудова 3. Шагыйрь Вәлиулла Чүпрәле//КУ. 1970.

N 8. — Б. 156-157.

59. Мингалиев И. Бәхәстән читләшү. // Соц. Татарстан. -1990. — 19 июнь. *

60. Миңнегулов Х. Ю. Сәйф Сарайның яңа әсәрләре // КУ.

«

1972. — N 6. — Б. 129-139.

61. Миңнегулов Х. Ю. Котб иҗаты... — Казан, 1976. — 76 б.

62. Миңнегулов X., Садретдинов Ш. XIX йөз татар әдәбияты ядкарьләре. — КУН, 1982. 142 б.

63. Миңнегулов X., Садретдинов Ш. XIX йөз татар хрестоматияләре. — КУН, 1982. 133 б.

64. Миңнегулов X. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар. — КУН, 1988. — 196 б.

65. Миңнуллин Җ. Утызынчы елларда//КУ. — 1989. N 6.

Б. 178-181. (Археограф Вәли Зәбиров хакында.)

66. Мулланурова Р. Сарык белән кәҗә. //Соц. Татарстан. -1990. — 30 декабрь.

67. Мәгърифәт һәм азатлык өчен көрәш. — Казан, 1987. -141 б.

68. Мәлхәмә. Казан: Вячеслав табгыханәсе, 1891. 183 б.

69. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Типография Б. Л. Домбровского в Казани,1897. 264 б.

70. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Икенче кисәге. — Казань: Типо-литография Император-ского Университета, 1900, — 368 б.

71. Мәхмүтов X. Кечкенә булса да, төш кенә. — Казан, 1980. — 123 б.

72. Мәхмүтов Х. Ш. Ел тәүлеге — 12 ай. (Халык календаре битләреннән). — Казан: ТКН, 1991. — 126 б.


435

73. Мәхмүтов һ. &нз$. Мирас өчен көрәш тарихыннан. //

Мирас. — 1993. — N 7. — Б. 36-51.

74. Мәүла Колый//Татар Поэзиясе антологиясе. Казан: ТКН, 1956. — Б. 69-74.

75. Мәүла Колый//Татар поэзиясе антологиясе. Беренче китап. — Казан: ТКН, 1992. — Б. 179-182.

76. Мәүла Колый//Миңнегулов X., Садретдинен Ш. Урта гасыр һәм XIX йөз татар әдәбияты. Урта мәктәпләр һәм гимназияләр... өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 1994. — Б. 152-159.

77. Мәүлед шәриф. -Казан: М. Яхин басмаханәсе,1861. -90б.

78. Мәҗмугыл — хикәят. Борынгы татар прозасы. 1 китап.

Казан: ТКН, 1994. — 446 б.

79. Мөхәммәдьяр//Татар поэзиясе антологиясе. — Казан: ТКН, 1956. — Б. 55-57.

80. Мөхәммәдьяр. Төхфәи мэрдан. Нуры содур. Поэмалар.

Казан: ТКН, 1966. — 148 б.

81. Низаметдинова Л. Китап дөньясына сәяхәт//Шәһри Казан,1992. — 14 апрель.

82. Нуриев X. Экспедиция яңалыклары//Соц. Татарстан. -1971. -11 ноябрь.

83. Нәҗип Ә. XIV йөз шагыйре Сәйф Сарай һәм аның заманы//СӨ. — 1957. ~ N 4. — Б. 92-97.

84. Нәҗип Ө. Татар әдәбиятының һәм әдәби теленең кайбер онытылган истәлекләре турында//СӘ. -1957. — N 12. -Б. 77-88.

85. Нәҗип Ә. «Котадгу белег» әсәренә 900 ел//КУ. — 1969.

N 2. — Б. 142-147.

86. Пенза мишәрләренең авыз иҗаты//Нур (Чаллы шәһәре). — 1991. — 28 февраль.


436 ЕТ. Пургин В. Шәрык ку лъязмалары//Соц, Татарстан. -

1980. 11 декабрь.

88. Ризаэтдин бине Фәхретдин. Асар. Икенче җөзьә. -Оренбург: Мөхәммәд-Фатих Гыйльман углы Кәримов басмаханәсе, 1901. 88 б.

89. Ризаэтдин бине Фәхретдин. Асар. Дүртенче җөзьә. -Оренбург: Мөхәммәд — Фатих ... Кәримов табгыханәсе, 1320. -Б. 161-205.

90. Ризазтдин бине Фәхертдин. Асар Алтынчы җөзьә. — Оренбург: ... Кәримов табгыханәсе, 1904. — Б. 264-389.

91. Рисаләи тәварихе Болгария фи зикри Мэүләна хәзрәти Аксак Тимер вә хәрабе Шәһри Болгар. — Казан универететы табгыханәсе, 1283. — 40 б.

92. Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы. Борынгы дәвер. — Казан: Татарстан дәүләт нәшрияты, 1923. — 244 б.

93. Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы. Феодализм дәвере. Икенче басма. — Казан: Татарстан матбугат һәм нәшрият комбинаты, 1925. — 313 б.

94. Рәхимов Җ. Чормадагы хәзинә//Татарстан хәбәрләре.

1992. — 8 июль.

95. Сабиров X. Музей хәзинәләре. //Татарстан яшьләре. -1971. -12 январь.

96. Садретдинов Ш., Гайнетдиноз М. XIX гасырның 1 яртысында татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый. КУН, 1978. -35 б.

97. Салахов И^ра&шф. Фәхретдин бине Мифтахетдин. // КУ. — 1968. — N 8. — В. 124-132.

98. Саттаров РЬмеф. Шагыйрьнең исеме кем?//КУ. — 1966.

N 1. — Б. 135-139.

99. Сыеоев И. Елан елы. // Соц. Татарстан. — 1987. —


437

16 декабрь.

100. Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы. Казан: Татарстан дәүләт нәшр., 1926. — 300 б.

101. Сәгъди' Г. Беренче дәвер татар әдәбиятыннан материал лар. //Мәгариф. — 1927. — N 4. — Б. 64-72. (Мәүла Колый хакында).

102. Татар поэзиясе антологиясе 1 китап. — Казан: ТКН, 1992. — 543.

103. Татар теле һәм әдәбияты. -Казан: ТКН, 1959. — 322 б.

104. Татар теле һәм әдәбияты. Бишенче китап. — Казан,

1976. — 293 б.

*

105. Татар теле һәм әдәбияты. Алтынчы китап. — Казан,

1977. — 156 б.

106. Татар фольклоры. — Казан, 1978. — 137 б.

107. Татар халык иҗаты. Бәетләр. — Казан: ТКН, 1983. -350 б.

108. Татар халык иҗаты. Дастаннар. — Казан: ТКН, 1984. 382 б.

109. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 1 т. Урта гасырлар дәвере. — Казан: ТКН, 1984. — 566.; 2 т. XIX йөз татар әдәбияты. — Казан: ТКН, 1985. — 573 б.

110. Татар әдәбияты тарихына материаллар. Җөмҗемә солтан. — Казан, 1970. — 67 б.

111. Татар әдәбияты тарихыннан студентларның практик дәресләре эчен уку материалы. Хәзерләүчеләр: Х. Госман һәм З. Максудова. — Казан, 1967. — 99 б.

112. Таһирҗанов Г. Тарихтан-әдәбиятка. — Казан; ТКН, 1979. — 167 б.

113. Тукай Г. Әсәрләр. Биш томда. 1-5 т. — Казан: ТКН,


1985-1986.

114. Турилов А. Казан карлыгачы,ХУ1 гасырда рус телендә басылган китап табылды//Соц. Татарстан. — 1984. — 22 декабрь.

115. Төш юрау китабы. Казан: Татар, газета-журнал нәшр., 1991. — 46 б.

116. Урта гасыр татар әдәбияты тарихыннан. — Казан, 1981. 130 б.

117. Фәтхи А. Азатлык өчен көрәшләрнең яңа бер әдәби документы. Салават бәете. //КУ. — 1967. — N 5. — Б. 121-125.

118. Фәтхи А. Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланыш: лар. //КУ. 1968. N 2. — Б. 103-122.

119. Фәтхи А. Кулъязмалар тасвирламасы. V чыгарылыш.

-Казан. 1960. 62 б.; X чыгарылышы. — Казан, 1962. 47 б.; XII чыгарылыш. — Казан, 1968. — 83 б.

120. Фәтхи А. С. Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары. КДУ Фәнни китапханәсенә 1959-1969 елларда кергән кулъязмаларның тасвирламасы. — КУН, 1986. — 161 б.

121. Фәхретдинов Равил. Мондадыр безнең бабайлар. -Казан: ТКН, 1992. — 175 б.

122. Хаков В. Х. Татар әдәби теле тарихы. — Казан: КУН, 1993. — 324 б.

123. Халиди Ф. 25 еллык адресный календарь. Казан университеты табгыханәсе, 1898. — 129 б.

124. Хикәйәте Гүр углы солтан. — Казан университеты табгыханәсе, 1894. — 90 б.

125. Хикәйәте Җөмҗөмә солтан фи нәбүвәти Ильяс галәй-һиссәлам. — Казан униереитеты табгыханәсе. 1872. — 16 б.

126. Хисамов Н. Бөек язмышлы әсәр. — Казан: ТКН, 1984.

333 б.


439

127. Хисмәтуллин X. Шагыйрь Мәүла Колый иҗаты // Борынгы татар әдәбияты. — Казан, 1963. — Б. 480-503.

128. Хәбибуллин М. Ханнар тарихы. // Мирас. — 1992. -N 6. — Б. 97-106; >? 9. — Б. 63-70.

Д29. Цивирко Н. «Башту» поэмасының кясе якташыбыз. //Ватаным Татарстан. 1992. — 22 апрель.

130. Шакир С. Ерак араларны якын итеп. //Соц. Татарстан. — 1971. — 5 ноябрь.

131. Шәрипов Ә. Бәһасез җәүһәрләр/ /Соц. Татарстан. -1977. — 8 март.

132. Ысуле инша вә китабәт. — Казан: Матбагаи Кәримия, 1904. — 32 б.

133. Юзеев Н., Фәтхи А. Уралда сакланган әдәби хәзинә-ләр. //СӘ. 1963. — N 12. — Б. 117-124.

134. Юзеев Н. Олы ачышмы, әллә... //Ватаным Татарстан. — 1993. — 7, 12 май, Текстның алдаткыч тозаклары. // Әдәбият чыганакларын барлаганда. — Казан, 1994. — Б. 4-10.

135. Юлбарыс чираты. //Соц. Татарстан. 1968,1 январь.

136. Язучы биографиясенә яңа чыганаклар. — Казан, 1990.

121 б.

137. Яхин А. Г., Бакиров М. Х. Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе (Мәзәкләр, бәетләр). Казан университеты нәшр., 1979. — 196 б.

138. Әбелгазый Баһадир хан бине Гарәб-Мөхәммәд хан әл-Җингизи. Өл-Хавәризм. Тарих шәҗәрәи төрек (Г. Фәез-ханов тәрҗемәсе). — Казан университеты табгыханәсе, 1891. -2226.

139. Әдәби мирас. Беренче китап. — Казан: ТКН, 1991.

205 б.


РРШИ

440

205 б.

141. Әдәби мирас: эзләнүләр, табышлар, — Казан, 1991.

\

101 б.

142. Әдәби мирасның яңа катламнары. — Казан: ТКН, 1990. — 117 б.

143. Әдәбият чыганакларын барлаганда. — Казан, 1994.

102 б. ^

144. Әдәбият чыганаклары һәм текстология. — Казан, 1992. — 109 б.

148. Әл-Башгыри Таҗетдин бине Ялчыгол. Рисаләи Газизә. — Казан: Матбагам Кәримия, 1910. — 256 б.

146. Әл-Болгари. Утыз Имәни Габдерәхим. Шигырьләр, поэмалар. — Казан: ТКН, 1986. — 397 б.

147. Әмирхан Ф. Әсәрләр. Дүрт томда. -4 том. — Казан: ТКН, 1986. — 389 б.

148. Әмирхан X. Тәварихе Болгария. ~ Казан, 1883. -886.

149. Әхвали Җингиз хан ЕӘ Аксак Тимер. — Казан, 1819.

86 б.

150. Җәләй Л.? Байков С. Әдәбияттан дәреслек-хресто-матия. — Казан, Татгоеиздат, 1940. — Б. 8-21.

151. Ьади М. Псевдонимнар хакында берничә сүз. -// КУ.

-1969. -Ы 1. -Б. 168-171. ^^

152. Ьәзә китабы фасыл дастал^Чингиз хан вә Аксак Тимер... — Казан: Кукубин табгыханәсендә, 1882. — 45 б.


441

ТӨРКИ ТЕЛЛӘРДӘГЕ ӘДӘБИЯТ

АЗӘРБАЙҖАН ТЕЛЕНДӘ

1. Азәрбайчан әдәбияты инчиләри. Даетанлар. Бакы: Язычы нөшр., 1987,569 б.

2. Кәнчәви Низами. Искәндәрнамә. — Бакы, 1967. 278 б.

3. Физули. Ләйлә вә Мәҗнүн. — Бакы: Азәрбайҗан ушак вә гәнҗәләр әдәбияты нашр., 1958. — 255 б.

ТӨРЕК ТЕЛЕНДӘ

1. Дастане кийек//Мәүлүд шәриф. — Ширкәте тохафир Госмания, 1303. — Б. 25-29.

2. Кабаклы Әхмәт. Төрек әдәбияты. I җилд. — Истанбул, 1994. — 620 б.; II җилд. — Истанбул, 1994. — 904 б.; III җилд. -Истанбул, 1994. 771.

3. Тоган З. В. Казан ханлыгында ислам төрек культуру // Ислам теткикләри дергиси. // җ. — Истанбу7!, 1963.

4. Тәрҗемәи Табари. Эл—җилд әс—еани. Чинбарли таш 1290. — 463 б.

5. Хикәяте Таһир илә Зөһрә — Мәгариф нәзарате, 1266.

6. Таһир илә Зөһрә. Дүртенче табагы. — Истанбул: Мәгариф, 1928. — 79 б.

7. Физули. Ләйлә вә МәҗнүнХ/Ләйлә вә Мәҗнүн. -Истанбул: Хөршид матбагасы, 1315. — Б. 228-348.

8. Акдес Нимет Курат. Казан ханлиги//Анкара универ-ситиси Дил вә тарих, география факультеси дергиси. 1954. -Җилт XII. Сайы (саны) 3-4. — Б. 227-246.


442

УЙГУР ТЕЛЕНДӘ

1. Дастанлар. — Алмута: Жазушы нәшр., 1982. — 269 б.

%

2. Уйгур фольклориниң антологияси. Алмута: Казак, ССР Наука нәшр., 1988. — 347 б.

3. Уйгур хәлик егиз иҗадийити. — Алмута: Казак, ССР Наука нәшр., 1983. — 262 б.

4. Уйгур әдәбиятиниң кискичә тарихи. — Алмута: Казак ССР Наука нәшр., 1983. — 185 б.

ТӨРЕКМӘН ТЕЛЕНДӘ 1. Молланепес. Зөхрә-Тахыр. — Ашгабат, 1959. — 166 б.

КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ ТЕЛЕНДӘ

1. Бекиров Дж. Кърымтатар халкъ агъыз яратыджылыгъы.

Ташкент: Укитувчи, 1988. — 278 б.

2. Әдәбият хреетоматиясы. — Ташкент: Укитувчи нәшр., 1971. — 431 б.

ҮЗБӘК ТЕЛЕНДӘ

Лг-

1. Абдулласе В. А. Узбек адабиёти тарихи. Иккинчи китаб.

Тошкент, 1967.

л*

2. Ахмед В. Узбекларнинг келиб чикиш тарихидан. -Тошкент, 1962. — 76 б.

3. Бобир, Захириддин Мухаммад. Бобирнома. — Тошкент: Узбек. ССР ФА нашр., 1960. — 512 б.

4. Зумрад ва Киммат. — Тошкент, 1988. — 319 б. Ь г А *-/? 4л> </2л А,Ц КалүШ Л — «777^и< хм&т ' 77^41 о -


•ЯР

 


443 В. М. Ильина в Ташкенте, 1328. — 203 б.

6. Каһрамон//3умрад ва Киммат.... — В. 25-33.

7. Кошгарий Махмуд. Девону луготит турк. Т. 1 — Тошкент: Үзбек ССР' Ф. А. нашр., 1960. — 498 б.;Т. 2. — Тошкент... 1^61. — 427 б.; Т. З. — Тошкент ... 1963. — 460 б.

8. Маллаев Н. М. Узбек адабиети тарихи. Биринчи китоб (ХУП асрагача). — Тошкент: Укитувчы нашр., 1976. — 662 б.

9. Муборак мактублар: Хорезми. Мухаббатнома... -Тошкент, 1987. — 300 б.

10. Узбек халк кҗоды. Куп томлик. Таһир ва Зухра, -Тошкент, 1974. — Б. 5-48.

11. Фирдавсий А. И. Шохнома. Танланган достанлар. -Тошкент: Гафур Гулом намидаги Адабиет ва санъат нашр., 1984. 687 б.

КАЗАК ТЕЛЕНДӘ

1. Бердибаев Р» Казак эпосы. — Алматы: Казак ССРиның Гылым баспасы,, 1982. — 229 б.

2. Гашык-наме. Алматы: Жазушы баспасы, 1979,468 б.

3. Искаков М. Халык календары. — Алматы: Казакстан баспасы, 1980, — 318 б.

4. Келимбетов Н. Казак әдәбиятини ежелги дәүири, -Алматы: Мектеп баспасы, 1986. — 212 б.

5. Огыз-наме. Мухаббат-наме. — Алматы: Казак ССРиның Гылым баспасы, 1986. — 206 б,

6. ХҮ-ХУШ гасырлардагы казак поэзиясы* — Алматы: Гылым баспасы, 1982. — 237 б.


444

КЫРГЫЗ ТЕЛЕНДӘ

1. Акындар чыгармачылыгынмы тарихынын очерктери. -

*

Фрунзе: Илим, 1988. — 651 б.

*

БАШКОРТ ТЕЛЕНДӘ

1. Башкорт әдәбиятында жанрзар системалы. — Өфө, 1980. — 116 б.

2. Башкорт әдәбиәтында метод һәм стиль. — Өфө, 1982. -116 б.

8. Башкорт әдәбиятының текстологияһы мәсьәләләре. -Өфө, 1979. — 157 б.

4. Башкорт әдәбиәты тарихеннән. — Өфө, 1976. — 256 б.

5. Башкорт халык иҗады. Эпос. Өсөнсө китап. — Өфө: Баш. китап нэшр., 1982. — 341 б.

6. Харисов Ә. Башкорт халкының әдәби мирасы (XVIII-XIX быуттар). — Өфе: Баш. китап. нәшр., 1965. 415 б.

7. Хөсәйенов Г. Быуаттар тавышы. — Өфө: Баш. китап нәшр., 1984. 298 б.

ЧУВАШ ТЕЛЕНДӘ

1. Палнай. Чаваш халах хайлавечем. — Шупашкар: Чаваш кенеке издательстви, 1973. — 230 б.


1

 


445 СҮЗЛЕКЛӘР

1. Баранов Х. К. Арабско-русский словарь. — М.: Гос. изд. иноетранных и национальных словарей, 1962. 1186 с.

. 2. Гордеев Ф. И. Этимологический словарь марийского язы-ка. Т. 1 А-Б. — Йогпкар-Ола: Марийекое книжн. изд., 1979. -264 с.; Т. 2. В-Д. -Йошкар-Ола: Мар. книж. изд., 1983. 287 6.

3. Древнетюркгкий словарь. Л.: Изд. Наука, 1969. —676 с.

4. Изысканный дар тюркскому языку. Грамматический трактат XIV века на арабеком языке. — Ташкент: Изд. Фан. Узбек. ССР; 1978. — 450 с.

Б. Наджип Э. Н. Историко-сравнительный словарь тюрк-ских языков XIV века. На материале «Хусрау и Ширин» Кутба. Книга 1,М.: Гл. ред. восточной литературыД979. -478 с.

6. Персидско-русский словарь в двух томах. Т. 1. М.: Изд. Сов. энциклопедия, 1970. — 782 с.; Т. 2. — М, ..., 1970. — 847 с.

7. Русских П. М. У Русских П. Я. Русско-удмуртский словарь. — М.: Центриздат, 1931. — 186 (?)... с.

8. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. 1 т. А-И. — Казан: ТКН, 1977. — 475 б.

9. Татарча-русча сүзлек. — М.: Сов» энциклопедия нәшр., 1966. — 805 б.

10. Турецко-русский словарь. — М., Изд. Русский язык? 1977. 966 с.

11. Туркменско-русский словарь. — М.: Изд. Оов. энциклопедия. 1968. — 832 с.

12. Хәмзин К. З.. Мәхмүтов М. И., Сәйфуллин Г. Ш. Гарәп-чә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. -Казан: ТКНД965. -853 б.

13. Чувашско-русский словарь. М.: Гос. изд. иноетранных и национальных словарей, 1961. — 63О с.